МЕЩАНЛЫК БӘХЕТЕНӘ КАРШЫ
Юныс Әминовның моннан ике ел Ю элек дөнья күргән җыентыгынаVI дүрт пьеса кергән: «Умырзая чәчәкләре», «Гөлчәчәк», «Тамырлар» һәм «Язылмаган законнар». Укучылар хәтерлидер. заманында аларның һәркайсы зур сәхнәләрдә куелды. Нәкъ шушы әсәрләре Ю. Эминовны сәләтле драматург итеп танытты, аңа дан-шөһрәт китерде. Тыштан караганда, бер-берсеннән никадәр генә аерылмасыннар, бу пьесаларның һәммәсенә хас ?ртак сыйфатлар да байтак. •Гөлчәчәк» белән «Язылмаган закон- нарины алыйк. Аларның икесендә дә мәхәббәт һәм гаилә, шәхес һәм коллектив, шәхеснең җәмгыятьтәге урыны турында сүз бара. Бу әсәрләр сюжетлары, образлары белән дә үзара шактый якыннар. «Тамырлар-да да нигездә шул ук мәсьәләләр күтәрелә, тик монда алар күбрәк комик планда хәл ителәләр. «Умырзая чәчәкләре» темасы, язылышы, жанры ягыннан алдагы өч әсәрдән шактый аерылып тора. Биредә без сыйнфый көрәш вакыйгалары, көчле характерлар белән очрашабыз. Безнең күз алдыннан гражданнар сугышы елларындагы яшь көрәшчеләрнең умырзая чәчәкләредәй кыска гомерләре уза. «Умырзая чәчәкләре» — кискен конфликтларга корылган әсәр. Илдә гражданнар сугышы бара. Сыйнфый көрәш авыл җирендә дә үзенең иң көчле, иң кискен ноктасына күтәрелә. Авыл халкы капма- каршы ике лагерьга бүленә. Баррикаданың бер ягында — ярлылар комитеты председателе Максут һәм аның иптәшләре. Икенче ягында — алпавыт улы поручик Давыт Гаянов, авыл мулласы Әхмәдиша, кулак Нуретдин, урман промышленнигы Сәмигулла, сәүдәгәр Малтабар, фельдфебель Кадыйрлар. Шул ике лагерь вәкилләре арасында кискен көрәш бара. Максутлар, бер сынык икмәккә тилмерүче эшчеләргә җибәрү өчен, авыл байларыннан икмәк даулыйлар. Кулаклар исә бар ашлыкларын яшерәләр. Тоз, сабын, шикәр кебек әйберләрне сатмыйча яшереп ятып, халык арасында коткы VI Ю. Эминов Дүрт пьеса. Казан. 1970 ел. таратырга, бунт чыгарырга өметләнәләр, террорга әзерләнәләр. Фронт һаман якынлаша бара. Озакламый, аклар авыл янына ук килеп җитәләр. Нишләргә? Җыелган кадәр икмәкне баржага озатырга да, кызыл частьларга кушылып, чигенергә була. Исән-имин калу өчен бердәнбер юл шул. Ләкин бу җиңел юл. Максутлар бу юлдан китмиләр, китә алмыйлар. Чөнки илдә ачлык, илдә тиф котырына. Гомерләрен куркыныч астына куеп булса да, икмәк җыюны дәвам иттерәләр. Җыеп бетерәләр, әрәм-шәрәм итми, Таштамак пристанендагы баржага озаталар. Әмма үзләре, ак фетнәчеләр кулына эләгеп, һәлак булалар. Драма җыйнаклыгы, эмоциональ тәэсир көченең зурлыгы белән аерылып тора. Эур иҗтимагый вакыйгаларга геройларның шәхси язмышлары килеп кушыла. Максут белән Фирүзә арасындагы мәхәббәт хисләре, урта хәлле крестьян Мирсәетнең каршылыклы язмышы, фельдшер Фәһимә белән аның кызы Фәния әсәрне тагын да тормышчанрак, тагын да җанлырак итәләр. Вакыйгаларның гел үсештә бирелүе, персонажларның киеренке шартларга куелуы, сәнгатьчә таби.-ыйлек һәм кыскалык авторның осталыгы турында сөйли. Героин көрәш вакыйгаларын тулырак күрсәтү өчен, драматург шартлы, романтик алымнарга мөрәҗәгать итә: романтик пролог, Җир-ана образы, җыр һәм шигъри сөйләм, чын барлык һәм хыял һ. б. Болар пьесага шигъри яңгыраш, романтик пафос бирә. Вакыйгалариын зур, масштаблы булуы геройлар санына да тәэсир итми калмаган, билгеле. Әсәрдәге персонажларның саны берничә дистәгә җитә. Автор аларның Һәркайсын истә калырлык, җанлы, тормышчан характерлар итеп бирергә тырышкан. Ярлылар комитеты председателе, коммунист Максут һәм авыл мулласы Әхмәдиша образлары аеруча җанлы чыккан. Автор Максутны җаны-төне белән революция эшенә бирелгән чын коммунист итеп сурәтли. Ул көчле ихтыярлы, принципиаль табигатьле кеше. Иптәшләреннән дә шуны ук таләп итә. Мечә аның тоткынлыкка эләккәч ак офицерларга биргән җавабы: «Икмәк өчен нигә шул кадәр тартышасыз дисең, Давыт әфәнде. Салам түбәләрен күтәрә алмыйча кыйшайган бу йортлар урынына колач җитмәс тәрәзәләре белән балкып таш йортлар күтәрелсен өчен!.. Гәрәбә бодай кыры өчен... Кешеләр тигез булсын өчен тартышабыз без...» Ләкин Максут барысын да җиңә алучы гадәттән тыш шәхес түгел. Шатланудан бигрәк, аның ачынырлык көннәре күбрәк Авыл кулаклары, Әхмәдиша муллалар аның һәр эшенә аяк чалып торалар. Урта хәлле Мирсәет исә «Микулай вакытында рәхәтрәк иде, тозы бар иде, ичмасам» дип, ярасына тоз сала. Ни дисен ул аларга, ничек җавап бирсен! «Их, Ленин, күрше авылда гына яшәсәң соң... Ат менеп, хәзер үк киңәш сорап кайтыр идем» дип өзгәләнә Максут андый чакларда. Әхмәдиша образын эшләгәндә, автор персонажның үз-үзен фаш итү алымыннан оста файдалана. Әхмәдиша мулла сердәше ак офицерга менә нинди киңәш бирә: «һе, мелла Давыт, миндә коралның кылыч, камчыдан да куәтлесе. Менә ул «Корьән!» Кылычыңны кылыч белән, камчыңны намчы белән бәреп төшерерләр. Ә моны туп белән дә ала алмыйсың. Кылыч белән атна буе йөрел тә бер пот икмәк таба алмассың, ә Корьән ятимә хатынның чирле баласына дип сакланган соңгы тавыгын да суйдырыр. Менә нәрсә ул Корьән! Сугыш беткәч, кылычыңны куй да Корьән ал. Көчле дә. бай да булырсың». Коръәнне корал дәрәҗәсенә күтәргән мәкерле Әхмәдиша хатынын, авылдашларын атарга фатиха бирүче мәрхәмәтсез бер зат булып истә кала. Шундый капма-каршы шәхесләр, характерлар бәрелешен автор шактый оста бирә алган. «Умырзая чөчәкләреянең зур уңыш казануы очраклы һәм көтелмәгән бер хәл түгел иде. Аңа кадәр автор, күп кенә иҗат тәҗрибәләре ясап, осталыкка ейрәнә килде. «Гөлчәчәк» — шундый пьесаларның берсе. Әсәрнең сюжеты артык катлаулы түгел. Үзәктә Гөлчәчәк образы тора. Вакыйгалар барышында без аның тормышы, эше, язмышы белән танышабыз. Автор үзенең герое Гөлчәчәкне кыен хәлләргә куя, утлар-сулар аша чыгара. Менә ул, язгы пычракларга, салкын сулы елгаларга да карал тормыйча, авырып яткан лесничий Илшат янына (ул аның сөйгәне дә) ярдәмгә ашыга: операция ясап, аны үлемнән коткара. Әмма бу батырлыгы аңа бик кыйммәткә тешә. Гөлчәчәк үзе авырып егыла. Ул дәваланып ятканда, Илшат Сөмбел дигән тол хатын белән танышып ала. Гөлчәчәкне бөтенләй оныта. Ул да түгел, Илшат яңадан авырып китә. Менә ул тагын операция өстәлендә. Тиешле группа кан бирү белән генә аны үлемнән коткарырга мөмкин. Андый кан Гөлчәчәк белән Сөмбелда геие бар. Сөмбел кан бирергә риза булмый. Гөлчәчәк, авыру булуына да карамастан, уз канын бирә, үзе үк аңа операция дә ясый. Әмма соңыннан Илшатның мәхәббәтен кабул итми. Әсәрдә психологик тирәнлеге белен аерылып торган урыннар байтак Мәсәлән Илшатның Сөмбелгә әйләнергә рехсөт сорап килгәч сөйләгән сүзләрен Гөлчәчәк ялгыш аңлый, аның ул сүзләрен үз адресына кабул итә. Монда классик «ялгышу» алымы бик отышлы кулланылган. «Гөлчәчәк» — авторның элеккерәк әсәре» Шуңа булса кирәк, анда ясалма урыннар да очрый. Ремаркаларның артык куп булуы күзгә ташлана. Илшатка кан кирәк булгач. Гөлчәчәк белән Сөмбелнең генә каны очраклы рәвештә I А группалы бульт чыга. Без Сөмбелнең кан бирмәячәген да, Гөлчәчәкнең җиңеп чыгачагын да алдан ук белеп торабыз. Нәтиҗәдә, әсәрнең кызыксындыру кәче. тамашачыны, «ни булыр» дип. кыл остеидә тотып тору кече нык кими. Әсәр кызыксызлама. барысы да әзер схема буенча бара башлый. •Гелчөчәк» әсәре белән башлаган сүзен автор «Язылмаган законнар» драмасында дәвам ите. Шәхес һем коллектив, мәхәббәт һәм бәхет мәсьәләләренә багышланган бу есернең конфликты гаилә эчендәге каршылыкларга корылган. Колхозның алдынгы тракторчысы Шәйхенур бер заман масаеп китә. Эчкечелеккә бирелә. «Үзем мал табам, эшләмә, җыелышларга барма, хатын-кызга ни кирәк тагын, ир ир урынында булырга тиеш» дип, хатынын коллективтан, эштән аерырга тели. Җиңел карашлы фельдшер Назлыбикә белән өйләнешеп, семьясын ташлый. Назлыбикә исә аның бар мал-мөлкәтен туздырыл бетерә, авыру әнисен кыерсыта башлый, Шәйхенурны бөтен авылдашлары алдында көлкегә, аяныч хәлгә калдыра, Әхлак нормаларын — язылмаган законнарны бозган бу кешеләргә авыл халкы да кырын карый башлый. Тора-бара Шәйхенур язылмаган законнар белән санашырга мәҗбур була. Ахырдан уз гаиләсе белән берләшә. Әсәрнең төп сюжет сызыгы шуннан гыйбарәт. Язучы тормыш күренешләрен, тормыштагы вакыйгаларны гади теркәп баручы гына түгел. Ул аларны гомумиләштерергә, кирәк икән күпертебрәк, калкурак итеп сурәтләргә тиеш. Тик бер шарт белән, чама тойгысын югалтмыйча, тормыш чынлыгына зыян китермичә. «Язылмаган за- коннарлда урыны-урыны белән автор шул нәрсәне — чама тойгысын онытып җибәрә. Шуңа берничә мисал. Психологик драмада (әсәр сатирик комедия түгел) Назлыбикә белән Майлыбикә образларының, өлешчә Шәйхенур образының да карикатура формасындарак куертылуы жанр ягыннан акланмый. Назлыбикәнең эче алынмаган тавык пешерүе, «бер айда егерме тавык йотуы» һәм башка дуамаллыклары, безнеңчә, сәнгатьчә куертылудан узып киткән. Шул рухтагы арттырулар башка урыннарда да очрый. Алар тамашачыны көлдерү өчен генә кертелгән. Автор көлдерүгә ирешсә дә, психологик драма күтәргән мөһим проблемалар шактый гадиләштерелә. «Бер тиенлек куян — биш тиенлек зыян» булып чыга. Әсәрдә шактый сентименталь язылган урыннар бар. Мәсәлән, Шәйхенур болай сөйли: «Шуның өчен дә мине язылмаган законнар коточкыч газапка хөкем иттеләр. Ярый, Фәридә, моннан соң гафу үтенеп сине борчымам... Бер генә тапкыр, бәлки соңгы тапкыр, улымны кулыма алып сөяргә рөхсәт ит (Фәридә баланы бирә). Балам. Йөрәк бәгырем, мин синең алдыңда бик зур гаепле. Гафу ит мине (үкси)». Билгеле, гаилә җимерелү, баланың атадан аерылуы. сөйгән кешеңне югалту җиңел эш түгел. Ул тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Әмма автор тамашачының бу «йомшаклыгыннан» артык күп файдалана. Төче сүзләр күбәеп, елаулар кабатлана башлагач, аларның артыкка китүе сизелә башлый. Сүз нечкә кылларга тимәү турында түгел, ә алар белән саксыз шаярырга ярамау турында бара. «Язылмаган законнарпның уңай ягын күрми үтү гаделсезлек булыр иде. Әсәрдә бүгенге авыл, хезмәт кешеләре күрсәтелә. Алдынгы сыер савучы Фәридә, аның әтисе Фазыл, әнисе Җәмилә, комсорг Хатыйп, фельдшер Әминә, үткен телле, гадел сүзле Саматлар, Былбыллар берберсен тулыландырып. ачыклап киләләр. Дөрес, аларның күбесе эпизодик күренешләрдә генә катнашалар. шулай да үзләренең көчле бер коллектив вәкилләре булуларын сиздереп торалар. Сәхнәдән тыш зур дөнья барлыгын, коллектив, авыл халкы барлыгын һәрвакыт тоеп була. Авторның максаты да коллектив көчен күрсәтү, һәм ул аңа нигездә ирешә. Ю. Әминовның иҗат үзенчәлекләрен тулырак күзаллау өчен, бу китаптагы бердәнбер комедиягә—«Тамырлар»га да тукталу кирәк. «Тамырлар»ның темасы, идеясе — яңача, заманча яшәү. Бүгенге яшьләрнең яңача, заманча тормыш итәргә омтылулары турында ул. Әсәрнең комик конфликты аерым хуҗалык психологиясеннән аерылып җитмәгән колхозчылар Гап- саттар карт. Хәерниса абыстай белән аларның балалары Саҗидә, Илдарлар, авыл яшьләре, алдынгы колхозчылар арасындагы комик каршылыкка корылган. Бүгенге көндә, колхоз авылындагы яңалыкларга каршы барып, искелекне яклап калырга тартышу көлке күренеш. Әмма авторның көлүе мәрхәмәтле, юмористик. Чөнки көлү объекты итеп алынган Гапсаттарлар, Хәернисалар үзләренең «гөнаһлары» белән сатирик көлүгә лаек түгелләр. Әсәрнең соңында алар хәтта яңа тормыш белән килешеп яшәргә мәҗбүр булалар. Масайган карт егет Зиннәт образы да күбрәк юмористик чаралар белән бирелгән. Әсәрдә мәхәббәт һәм гаилә кору мәсьәләсе шәхес һәм коллектив проблемасына тУРЬ|дантуры бәйләнештә ачыла. Бөтен халык алма бакчасы утырту белән мәшгуль. Монысы зур коллектив тормышы. Аннан читтәрәк тагын бер кечкенә дөнья— Галсаттар белән Хәерниса тормышы бар. Гапсаттарның «мунча түбәсенә булыр» дип ферма салучы осталарның кадакларын кыстырып кайтулары, көтүен ташлап, үзенә утын әзерләп йөрүләре, Хәернисаның мунчама дил мүк җыйганда сазлыкка кереп батулары, булачак кияве Гомәрне кортлы алма белән «сыйлавы», мал алу теләге белән туң күңелле Зиннәткә кызларым бирергә ризалыкларын белдереп договор язышулары кебек вакыйгалар, көлке детальләр, ситуацияләр аша автор шәхси милекчелек ваклыгыннан, саранлыктан бик оста көлә. Комедия искелек яклыларның көлкеле җиңелүләре белән тәмамлана. Әсәр Галсаттар сүзләре белән тәмамлана: «Яңа заман — яңа үлчәү. Анасы, бар, алып кайт балаларны, икесен дә чакыр... Гаеп бездә диген...» Автор бу комедиясендә дә авыл кешеләренең образларын тормышчан итеп күз алдына китереп бастыра һәм халык күңелен, гореф-гадәтен, фольклорны яхшы ук белеп эш итүен күрсәтә. Ниһаять, истә калырлык (Зиннәт, Гомәр. Саҗидә, Гап- саттар, Хәерниса) образлар иҗат итә. Мәсәлән, бу әсәрдәге Гомәрне инде сез башка бер генә образ белән дә бутый алмыйсыз: «Гомәр. Шадра Сәкинә малае бит мин, Гомәр... Сама знаешь, Хәерниса тетя, әти- өни оҗмахта, йорт йозакта, паспорт алмаштыру өчен каеткан идем Постой, син кортлыны бирәсең. (Алма өзә.)» Саранлыгы, хис-күңел ярлылыгы белән танылган Зиннәт үзен башкачарак тота: «Зиннәт. Минем, иптәшләр. тәкъдим, иптәшләр, ягъни, иптәшләр. Гапсаттар абзыйга, иптәшләр, аңлату эшләре, иптәшләр, җитми, иптәшләр. Катырак итеп, иптәшләр, аңлатырга, иптәшләр, кирәк, иптәшләр». Әсәрдә шундый матур урыннарны күп табарга мөмкин. Әмма шул ук Гомәр образында логик эзлексезлек тә сизелә. Үзсүзле, тәкәббер Гомәр Гапсаттар абыйдан менә ничек итеп кыз сорый: «...Зинһар, бик, бик үтенеп сорыйм, ризалыгыңны бир Гапсаттар абзый... Озын берлекләр ззләп биш ел гомеремне җилгә очырдым. Хәзер бик үкснәм дә. тик үткәннәр кире кайтмый шул. Менә нәтиҗәсе- өем терәүлс, капкам кыйшайган, мунчам түбәсез, миче җебеп таралган Тавыгым да юк. Кеше рәтенә басасым килә кеше буласым килә, Гапсаттар абзый..» Бу күренештә Гомәр мескенләнеп, җебеп төшкәндәй була. Образның бөтенлегенә шактый зыян килә. Гапсаттарларга килен булып тешкәйдә яшь фельдшер Нәзирә дә кеше ышанмаслык сүзләр сөйли: «..Әйе. мин ярлы.. Бары тик улыгызга карата олылау, ихтирам, аңа карата күкрәгемдә мәңге кимемәс йөрәк ялкыным гына бар. Әйе, мин ятим..» — ди ул ярсый-ярсый. Шул ук фикерне башкача да әйтә алыр иде бит ул. Ниһаять, Ю Әминов әсәрләренең жанрлары хакында берничә сүэ. Билгеле булганча, бер үк тормыш материалы драматургиянең теләсә кайсы жанрында бер дәрәҗәдә уңышлы, отышлы чишелә алмый, ә үзе өчен уңайлы жанр сайлауны таләп игә. Алар белән санашмый чын сәнгать әсәре иҗат итеп булмый. Әйтик, «Умырзая чәчәкләре»нең нигездә героик драма жанрында эшләнүе ул әсәрнең көчен нык арттыра. Әмма калган өч әсәр жанрлары ягыннан бик үк ачык түгел. Безнеңчә, «Гөлчәчәк» белән «Язылмаган законнар» психологик драма буларак камилләшергә тиешләр. Моның өчен әсәрдә психологизм тагын да тирәнрәк булырга һәм геройларның эш- хәрәкәтләре тагын да ышандырырлык мо- тивлаштырылган булырга тиеш иде «Тамырлар» исә лирик комедиягә дә. сатирик комедиягә до тартым. Язучының бу әсәрдә кулланган көлү төсмеренә һәм конфликтның чишелешенә карап, ул лирик комедиягә якынрак тора. Тагын шунысы бар. автор үзе бу җыентыкка кергән бер генә әсәренең дә жанрын анык билгеләмәгән. Барысы да пьесалар Хәлбуки, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт кебек өлкән драматургларыбыз. хәзерге жанрлар әле формалаша башла> ан елларда ук, әсәрләренең жанрларын бил, еләп. я көлке, я фаҗига, я драма дип язып куйганнар. Ю Әминов пьесаларының жанрын укучы режиссер үзе генә билгеләргә тиеш булып чыга. Без моңа игътибар юнәлткәндә драматург бетенләй жанр йөзе булмаган әсәрләр бир өн димибез, ә аның бу мөһим мәсьәләгә принципиаль карашта булуын гына телибез Чөнки бу мәсьәлә бүгенге дрэмагургиябезнең кон тәртибендә тора. Без драматург иҗатының иң характерлы ннларын гына күрергә омтылдык һәм шуңз кайбер мисаллар кигердек. Йомгаклап шуны әйтик- әйе. безнең Юныс Әминов дигән үзенчәлекле драматургыбыз бар. Егерме еллык иҗат юлы — аның үсү юлы. Бүген аның иҗатына күз ташлаганда, без Ю Эминовны «Язылмаган законнар», «Тамырлар» авторы буларак кына түгел, е иң башлап «Умырзая чәчәкларе» авторы буларак беләбез һәм яңа иҗади уңышлар телибез