Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЧЛЕ РУХЛЫ ШАГЫЙРЬ

(Рахим Саттарның тууына 60 ел) атарча укырга, язарга яхшылап ейрәи. Туган телне белмәсәң, бер телне да яхшы белмәссең». Бу юллар шагыйрь Рәхим Саттарның 1942 елда -- фронттан улына язган хатыннан алынды. Әйе, Рәхим Саттар туган толен, туган халкын, туган илен чын күңелдән яратучы кешеләрнең берсе булган. Амың сугышка кадәр язылган шигырьләре дә, сугыш вакытында язылганнары да Ватанга чиксез мәхәббәт тойгылары, патриотизм рухы белән сугарылган. Фашист әсирлегендә коточкыч газаплар кичергән шагыйрьнең йе- рәк тавышын без күп еллардан соң гына ишеттек. Тоткынлыкта язган шигырьләре белән Р. Саттар бик хаклы рәяәштә Муса Җелил кебек патриот шагыйрьләр сафына басты. Тәрбияләдең мине горур итеп. Баш имәдем әле буй җитеп Бер дошманга, иркен тын алам. Кулда богау, капка йозакта. Ләкин рухым иркен, хор кала,— ди шагыйрь «Рухым гали» дигән шигырендә Совет ватанына мәрәҗәгатъ итеп. Рәхим Саттар 1912 елда Башкортстанда туа. Боек Ватан сугышына киткәнче яшьләр газетасында зшли. 1942 елның 27 маенда Кенбатыш фронттагы каты сугышпао- ның берсендә яраланып дошман кулына әлеге. Язучы Абдулла Алиш үзенең бео хатында: «1942 елның азагында Берлин янындагы лагерьда шагыйрьләрдән: Муса Җәлилне һәм Рәхим Саттарны («Кызыл яшьләр» газетасыннан) очраттым»,— дип язган иде. Рәхим Саттарның концлагеоьдэн качуы турындагы хәбәр дә безгә Абдулла Алиш хатлары аша билгеле. Ләкин, кызганычка каршы, батыр йврәкле шагыйрь үзебезнең якка исән-сау чыгып җитә алмаган... Рәхим Саттарның «Җыр дәвам ите» дигән китабы 1966 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Журналның бт санында без шагыйрьчең моңарчы матбугатка чыкмаган ике шигырен урнаштырабыз. Р. Саттар Сөям мин Wap бураны булсын, тәне булсыти. Яратам миң шушы җир естек. Тугай илем, синең күкрәгеннән Яшәү кече алып мин үстем. Т Тирән хисле тугая телгә рәхмәт. Көчле итеп мине яраткан. Җылы, нәфис җанда зур мәхәббәт, Әрәм итеп юкка таратмам. Гыйшык тулып күңелемдә минем, Җылы яңгыр булып агылсын, Ташкын кече кебек дәрте белән Синең кылларыңа кагылсын! Сөям сине гаҗәп сею белән. Сөйгән кебек туган илемне, Таң томаны кебек хыялыңда Тибрәт мине, бәгырем, сөй мине. 1940 Күптән түгел, үткән көннәремдә Кем кешегә мине санады! Тормыш корган һәрбер скопидом Миңа бер чуп итеп карады. Гомер кышы килеп, күңелемә Җылы эзләп йөргән көннәрдә, Әйтегезче, җылы бер суз ишетел, Җылы караш күрдем кемнәрдән! Мин бүгенге көнне көрәшләрдә Сугышып алдым, кечем кызганмый. Ватып барам тормыш дәрьясында Юлларыма яткан бозларны!..