Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛКӘННЕ ҖИЛЛӘР ЕКМАГАН!

Исәнмесез, Фәнис абый! Бу хатны мин Сезнең «Җилкәнне җилләр еккач-' дигән повестегызны укыгач язарга булдым. Фәнис абый, минем сезнең турыда ишеткәнем бар иде. Кайбер шигырьләрегезне дә укыдым. Ләкин мин анарга игътибар бирмәгәнмен. Ә бүген мин анарны кабат укып чыктым. «Җилкәнне җилләр еккачв миңа ошады Аеруча Фәнияр образы ошады, Минем Фәнияр кебек нык рухлы буласым килә. Миңа уналты яшь хәзер. Тугызынчы класста укыйм. Бик күпләр кебек мин дә батырлык турында хыялланам. Сезнең әсәрне укыгач, мин уйлана башладым. Әгәр дә мин Фәнияр хәлендә калсам, чишләр идем! Юк, мин түзә алмам кебек. Мии Сезнең д» Фәнияр кебек булуыгызны, шундый хәлдә урта мәктәп, университет тәмамлавыгызны белам. Сезнең д® авыруны җиңүегезне бсләм. Сезгә мин чын-чынлап сокланам. Фәнис абый, шундый батыр да, горур да, кочле дә кеше образы тудырган ечен рәхмәт сезгә! Мин тагын шуны әйтергә телим: Фәнис абый, җилкәнне җилләр екмаган, ексалар да, ул икенче егылмаслык булып торгызылган. Икенче егылмас бит ул, мин ышанам. Кайнар комсомол сәламе белән