ЕЛЛАР, ЯЗМЫШЛАР
Биографик парчалар
Тәнкыйтьчедән мондый әсәрләргә Киресенчә була гел бәя: Чәчмә итеп язсаң — поэзия, Тезмә итсәң—гади хикәя... Ни булса — ул, салдым тезмәгә. Ошар әле бәлки сезгә дә. Олыгайган саен Үткәннәрем Искә ешрак төшә, мин анда Сары чәчле бер шук малай идем, Туры килдем гаҗәп заманга: Шауладылар: «Милләт! Хөррият! — дип,— Көн килде.— дип,— бәни исламга!» Гаскәр җыеп йөрде «Яшел байрак»: «Коралланыйк форсат кушканда! Без аклар да, кызыллар да түгел, Максатыбыз — изге газават!» Унбиш яшьлек Закир абый алды Мылтык һәм ат — булды азамат! Әни каршы иде, качып китте. Качып кайтты дүрт-биш атнадан. Башындагы кара папаханың Бөдрәләре күзен каплаган... Кайда ул ат, мылтык һәм азамат?!. Борын тартып тора таптанып. Әни аны башта тиргәсә дә, Кочаклады соңра шатланып. Кызылларга чыккач, коралларын, Атын алып, акыл биргәннәр: «Сөйләшербез бераз усә төшкәч, Бар, кайтып тор әле»,— дигәннәр. «Яшел байраки-фәлән кебекләрдән Халык бик тиз йөзен чөерде: Бөек көрәш ташкынына эләккән Төрле чүп-чар читкә чөелде. Агылдылар безнең кала аша Анненковлар, Дутоалар... чиксез... Ә без йолдыз тактык күкрәкләргә,— Тик кызыллар яклы идек без! Ленин исеме җиңүчеләр белән Байракларда килде, җырларда, Яңгырады илдә яңа моңнар, Яңа көйләр яңа кылларда. Күкрәп торды анда «Марсельеза», «Бәйнәлмиләл» илне уятты, Елатты бу моңнар берәүләрне, Берәүләрне сөеп юатты. Җыелдылар яшьләр нардомнарга,— Тоталмады дин дә, гадәт тә: Сусаганнар икән иркенлеккә, Яши торгач гел бер халәттә. Мәскәүгә юл тотты Закир абый, Үз йолдызын шунда тапты ул: Яза иде горур йөрткәнлеген Кызыл курсант дигән атны ул. Гражданнар сугышы давыллары Күкрәп узгач безнең якларда, Әни китте Омбы каласына ', Съездга дип, утырып атларга. Сөйләде ул кайткач шундый итеп: Чуен коя торган мичләрне, Сәхнәдәге гүзәл аккошларны... Ә Коллантай телдән төшмәде! Татар хатыннары фай күлмәктән, Чиккән калфаклардан килгәннәр. «Буржуйкалар түгелдер бит, нигә Киендегез болай?!» дигәннәр. Күрсәткәннәр болар Коллантайга,— Ул бик зәвык белән киенгән! — Бөтен җире балкып торган аның, Әйтерсең лә туйга дип килгән. Европада Жан Жореслар2 белән Турне ясап илләр гизгән ул. Халыкларны азатлыкка өндәп. Күп азаплар чиккән — түзгән ул... Алыштырган гаиләсе бәхтен Халыклар һәм илләр бәхтенә, Алыштырыр өчен патшаларны Азатлыкның бөек тәхтенә. Мин сабыйның шуңа хыялында Кызыл байрак тоткан Жореслар, Коллантайлар иде каһарманнар — Париж таңнарына варислар. Соңга таба Марат, Робеспьерлар, Мәктәп җәдвәлләре аркылы Күтәрелеп басты күз алдына. Париж коммунасы ялкыны 1 Омбы — Омск каласы. ’Жан Жорсс — француз компартиясе җитәкчесе. Алсуланды безнең күңелләрдә. Шулай булды безнең язмышлар: Агач мылтык асып, хәнҗәр тагып, Шаулап үстек татар Гаврошлар. Закир абый кайтты, винтовкасы Үзе белән бергә — янында,— Илдә әле һаман диверсия, Заговорлар барган чагында. Мин шлемын киеп абыемның Малайларның күзен яндырдым, Каешын да бирде, ә мылтыгын... Киләчәккә диеп калдырды. Ул киләчәк чынлап килеп җитте. Бу турыда ләкин соңыннан. «...Каркаралга, Уком комсомолга Дигән кәгазь килде Губкомнан. Кәрәкәүнең 1 сәйран далаларын Алыштырды шулай таш таулар. Шул тауларда, ахры, уяндылар Иҗат серен аңлый башлаулар!.. Онытасым юк ямен Каркаралдан Кызыльярга7 кайту юлының. Дүрт-биш тапкыр үтел чыккан идек Без кичүен Нора суының. Нора суы ука булып яткан Тугайларга, дала өстенә. Тарих монда ерак бабайларның Кичерешләрен искә төшерә. Ә Күкчәтау! Тулган айлы булып Истә калган никтер кышлары. Бер мәктәп бар иде безнең анда — Татарларның изге штабы: Җыела идек шунда бәйрәмнәрдә Кичәләргә. Шушы төп йортта Олы җанлы ватандарлар булдык, һәм җитештек балигъ булып га. ' Кврекәу— Коряков, Павлодарның борынгы исеме. • Кыэыльяр — Петропавловск каласының твркичесе. Күкчәтауның яшел мәктәбеннән Озатканда әни Казанга: — Бабаларың йортын бәйнә-бәйнә Онытма син,— диде,— язарга. Казан, сине беренче кат күрү Истә әле, истә хәзер дә: Таулыүрле сәер урамнарың, Алма исең килә хәтергә. Беренче кат таныш манараңны Күрдем, Казан, вокзал турыңнан. Таныш: ишетеп, рәсемнәрдән күреп, Укып бөек Тукай җырыннан. Шул манара төпләрендә элек Корбан булган күпме каһарман. Хатирәгә кабер ташлары да Сакланмаган хәтта алардан... Рус патшалар белән алышынган Татар тәхте — татар ханнары: Тик халыкка төшкән бар шомлыгы, Күккә ашкан аның аһ-зары... Шуңа Уралдамы, Себердәме, Урта Азиядәме... кайда да Уртак уйлы татар, ул табынган Ирек дигән тик бер аллага. Кешелекле, тугры, батыр халкым Күтәрелгән шушы нигездән, Октябрьда беренчеләр белән Давылларда атлап бер эздән, Юлбашчыбыз Ленин өндәвенә Бар халыклар белән кушылган,— Гасырларча изгән коллыгыннан Ул котылгы тапкан шушыннан. Шул Казанда, сәнгать мәктәбендә Үткәргәндә яшьлек елларын, Мин таныдым пәйгамбәрләр итеп Италиянең бөек улларын: Леонардоны, Микель, Рафаэльне... Мин охшарга теләп аларга, Илһам эзләп, Идел буйларына Чыгып китә идем таңнарда. Илһамланып кире кайткан чакта, Идел манзарасы урнына, Яңа язган бер мәхәббәт шигыре Була иде минем куйнымда. Үзем уйлый идем: Мадонналар Иҗат иткән бөек рәссамнар, Нигә инде батыр Спартакка Язмаганнар рәсем-дастаннар?!. Дәрдмәндне, Тукайларны яттан Белә идем. Менә Такташны Беренче кат күрдем мин урамда. Аның сыны, аяк атлашы, Елмаюы... бөтен хәрәкәтен Таныш кебек тойдым күптәннән. Ә күзләре! Шигъриятен Такташ Шул күзләрдән, ахры, үткәргән. Мин шуннан соң күпме көзгеләрдән Үз күзләрем серен эзләдем: Юләр яшьлек! — бик борчыла идем Табалмагач шагыйрь күзләрен. Баксаң, үзенчәлек канун икән Карашларда, моңда, йөрәктә... Шулай да мин Такташ күзләренә Карыйм әйбәт шигырь кирәктә. Менә җитте абый әйткән теге Мылтыккылыч алыр киләчәк: Мин сугышка киттем үзем теләп, Күрик, язмыш нәрсә бирәчәк?!.— Идел йорттан Суомига * җиттем, Беренче кат дары исләрен, Янган атлар, туплар, калаларның Көек исен шунда иснәдем. Кар илендә беренче кат белдем Вәхшилекнең нәрсә икәнен: Дәүләт, милләт дигән төшенчәләр Акыллыны ахмак иткәнен!,. Еллар үтте. Шомлы кырык бердә, Су буенда безнең төркемне, * С у о м и — Финляндиянең финн» аталышы. Кинәт баскан хулиганнар төсле, «Сугыш!» дигән хәбәр өркетте: Хатын-кызлар никтер елаштылар... Ә мин гаҗәп бер хис кичердем,— Өйләнмәгән хатыным һәм тумаган Балаларым искә төшердем... Мин, Финдәге кебек, бусында да Теләп китмәк булган идем дә,— Кырт кистеләр: «Ватан сафка баса! Нәүбәт җитәр, егет, синең дә». Без — өч туган идек, әни безне: «Өч терәгем — алтын баганам!» Дия иде, җайсыз була иде Моны ишетү горур анадан... Алай алтын белән тиңләшерлек Кайсыбызның булды зур эше?! Хәер, әни өчен булса гына... Менә чыкты ватан сугышы: Зилзиләдән алтын баганалар Кузгалдылар шунда барсы да: Өч арыслан булып ташландык без Фашист дигән ерткыч каршына. Закир абый, батыр солдат булып, Ятып калды Мамай Курганда... Ә Хәйретдин, фашистларны куып, Барып җитте ерак Болгарга. Скрипкада татар моңы уйнап Юанган ул, илен яд иткән. Шуңа аның Болгариядән кайткан Кушаматы — «Мюзик капитан». Колшәрифләр, Япанчылар кебек ’, Тәвәккәлгә салып башымны, Төрле милләт солдатлары белән, Үз иркенә куеп ачуны, Кан түктем мин сугыш кырларында; «Без җиңәргә тиеш!» дидем мин,— Кышкы сарай алган армиянең Бер солдаты кебек идем мин. XVI йөздә ил өчен сугышта һәлак булган каһарманнар. Ерак түгел Муса, Фатих йөргән.— Минем кебек утта, пехотта: Сарайның күпме варислары Башын салды шушы походта... Верещагин өйгән тау — таумыни!1 Менә безнең заман яулары Уздырдылар: болытларга җитте Сөякләрдән өйгән таулары!.. Бергә мәйдан тоткан дуслар белә. Яклаганда Ватан, Ил хакын,— Тугрылыкта нәкъ Пиладтай † ‡ тугры, Аттай чыдам татар солдатын! Кайчагында басып алуларны Бозык тарих тырыша акларга: Прогресс кирәк, ярдәм кирәк, имеш, Җәһаләттә калган якларга. Шул «ярдәмне» күпме миссионерлар, Күпме яулар өләшеп йөргәннәр: Берәүләре алдзп, берәүләре Кылыч айкап басып кергәннәр. Кол булганнар, яки бөтенләйгә Югалганнар илләр, халыклар! Югалганнар: Шумер һем Бабилләр Таер, Болгар... Кемнәр аныклар — Тагын күпме һәлакәтләр булган?! Шуңа охшаш хәлләр гөл безне Озатып килә әле бүгенгәчә: Талый, буа көчле көчсезне... Ничә мең ел элек нинди булса,— Кызганыч, ул шулай хәзер дә... Уйлаганда ерак үткәннәрне Бөр вакыйга төшә хәтергә: • Танылган рус рәссамының «Сугыш апофеозы» исемле картннэсыиа «шара. ‡ Грек мифындагы Орест дусы Пилад исеме Европа халыкларында бае« тугрылың 1аолы булып йери. ‘ Ш у м е р — Вавилон кул.|урасына вур тезсир ясаган халык Бабил — Зааиаон. Рим котырган чакта илләр басып, Понт җиренә яулар кул сала. Мин кызганам әле дә агу эчкән Митридатны, патша булса да: Лукуллдан соң Помпей басып керә Триумфатор көтә РимСенат. Хыянәт итә Тигран белән Фарнак§ ,— һәлак була ил дип Митридат. Безнең чорның үзенең хаиннәре — Фарнаклары булды булуын: Власовлар, бандерчылар чыкты... Тик фидакарь ватан улының, Җан түзмәслек авыр вакытларда Какшамады рухы, төшмәде! Ачы яшьләр кайчак эчсә дә ил, Митридаттай агу эчмәде. Безнең әни, барлык аналардай, Илбасарлар явын каргады: «Сугыш» дигән җәрәхәтле сүзне Сыкранмыйча әйтә алмады... Сугышлардан ике улы кайтты. Закирын да кичтә, сәхәрдә Көтте байгош... көтте — ышанмады Кара пичәт суккан хәбәргә. Бик күрәсе килеп сагынып яшәү Өмет бирә икән кешегә: Акбүз атта, һаман исән булып Закир керә иде төшенә... Шул өмете белән дөнья куйды: Ал байраклы гаҗәп заманда Коллантайлар белән бергә типкән Йөрәк тынды шәһри Казанда. Кешелекнең инде акылы камил, Күптән төшеп яшел бишектән, Миллион чакрым ераклыктан серле Планеталар тавышын ишеткән, 1 Безнең эрага кадәр яшәгән Рим полководецлары. ’ Митридатның кияве белән улы. Алтын айга менеп, ай туфрагын Җирдәгечә таптап, актарып, Космос юлы ачып йөргән чакта, Үз эшенә үзе таң калып, Атом көчен канатлы ат итеп, Гарешләргә кадәр ашканда, Җир йөзендә берни булмагандай, Җәһаләт үз эшен башкара... Африкада, Азия күкрәгендә, «Азат» Европаның түрендә Ирек өчен канлы сугыш бара... Гаҗәп түгелмени... бүген дә1 Берәүләре океан артларыннан Баскан яулар белән тартыша, Тетри дөнья бомбалардан, искә Безнең баштан кичкән дау төшә... Берәүләре җимерек шәһәрләрдән Сахраларга алып башларын, Мәрхәмәтсез кояш асларында Сусын итеп эчә яшьләрен... Берәүләре бөек сугыш бетеп, Төзәлсә дә тәндә яралар Кайталмыйча туган илләренә, Җан ярасы белән яналар... Әйе, хәлләр шулай, мин чыннан да Туры килдем гаҗәп заманга: Бер карасаң — ул бик мәгърифәтле, Бер карасаң — җаһил һаман да!.. Шул җәһаләт белән алышканда Чакыр безне сафка, илебез, Теге Гаврошлардан үсеп җиткән Коммунарлар хәзөр инде без! Бөек Ленин бездән риза булсын, Гел елмайсын — эштә, җырларда, Ул теләгән изге теләкләрне Алып барыйк чиксез елларга! 1972