Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА ЗУР СӨЙЛӘШҮ Башкорт шагыйре Нажар Нәҗми: Казанга самолет белән. тимер юлдан һэы су юлыннан барып була, ләкин юлларның ин турысы, иң якыны —дуслык юлы. дигән иде. Менә шундый юл буйлап июнь аенда Мәскәүдәи. Уфадан. Ижевскидан, Чебок- сардан, Саранскидан. Йошкар-Оладан. Саратовтан. Новосибирскидан Казанга бик күп язучылар килде Алар Идел буе әдәбиятларында хәзерге заманның чагылышы турында сөйләшү- өчен РСФСР язучылар союзы идарәсенең күчмә Секретариаты у тырышына җыелдылар. 20 июньдә Казанның Актерлар йортында Секретариат утырышын РСФСР язучылар союзы председателе. Ленин премиясе лауреаты Сергей Михалков ачты Ул үзенең чыгышында. Идел буенда яшәүче язучылар алдында торган бурычларга тукталып, без бик әһәмиятле теманы тикшерәбез, чөнки хәзерге заман темасы ул иң элек совет кешесенең хезмәте дигән сүз, ә совет кешесе үзенең эшләрен дөрес яктыртуыбызны таләп итә. аның таләбен тормышка ашыру — безнең язучылык һәм гражданлык бурычыбыз, диде. Секретариат эшендә катнашучы язучыларны КПССнын Татарстан өлкә комитеты. ТАССР Верховный Советы Президиумы Һәм ТАССР Министрлар Советы исеменнән партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре М Вәлнев котлады. Ул республикабызның бүгенге көне, аның промышленносте. авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге уңышлары турында сөйләде. Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нури, халыклар арасын да дуслык хисләре тәрбияли торган китаплар язарга кирәк, диде. Хезмәтнең матурлык. шатлык чыганагы булуын раслаган әсәрләрнең күбрәк язылырга тиешлеген әйтте. Ф Хөсни. Г. Бәшнров. Б Камалов. Г Паушкин. М. Хәбнбул.пзннарнын сонгы елларда ижат ителгән повестьларына тукталып. аларнын нәкъ менә шул планда язылуларын сөйләде. РСФСР язучылар союзының тәнкыйть секциясе председателе В. Дементьев Идел буе халыкларының әдәбиятына гомуми обзор ясады Тәнкыйтьче II Ростовцева. Идел 6ve поэзиясендә булган уртак тенденцияләргә тукталып. С Хәким. X Туфан. М Кәрим. И. Нажми шигырьләрен анализлады. Р Мостафин Идел буе өлкәләрендәге тәнкыйтьнең унай якларына тукталды һәм алдагы бурычлар турында сөйләде РСФСР язучылар союзы секретаре А Ананьеа авыл темасын яктыртудагы проблемаларга. М Прилежаева. А Алексин балалар әдәбиятына. «Сибирские огни» журналының баш редакторы А. Смердов Идел буе һәм себер халыклары әдәбиятының үзара бәйләнешенә. Б Камалов татар прозасына кагылышлы проблемаларга тукталдылар. РСФСР язучылар союзы секретарьларыннан П. Нилин башкорт язучысы Ф Исән* головның <Арыш башагы» һәм Ә Еникинең «Рәшә» әсәрләренә. Ю. Бондарев башкорт прозаигы X. Гыйләжевнен «Погонсыз солдатлар» романына, тәнкыйтьче В. Ра- зумневнч Р. Мостафинның «По следам поэта-героя» китабына. А. Коптяева. И. Гази. Г. Ахунов. Ә. Бнкчәнтәев романнарына тулы анализ ясады. Мостай Кәрим әдәбиятта форма Һәм эчтәлек мәсьәләләренә, язучы Ф Хөсни. Мәскәү тәнкыйтьчесе С. Шуртаков. РСФСР язучылар союзы секретаре Д Кугультмнов- лар милли үзенчәлек проблемаларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар. Секретариат утырышларында Чувашстан язучылар союзы председателе Н. Дедушкин. башкорт шагыйре М. Гали. Пошкар- Оладан тәнкыйтьче Ким Васин, Мордва язучысы В. Горбунов, шагыйрь С. Орлов. Мордва язучылар союзы идарәсе председателе И Девин. «Волга» журналының баш редакторы Н Шунднк. Мәскәү шагыйре М Львовлар чыгыш ясады. РСФСР язучылар союзы секретариаты утырышларында Татарстан Министрлар Советы Председателе урынбасары М Хәсәнов. партиянең Үзәк Комитет инструкторы Н. Жильцова, партиянең Татарстан өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М Мусин. Казан шәһәре башкарма комитеты председателе урынбасары И. Хәбнбуллнналар катнашты. Секретариат үз эшен зур әдәби кичә белән тәмамлады Ул кичне консерваториянең актлар залы шигырь яратучылар белән шыгрым тулы иде. Бу кичәдә рус. татар, башкорт, чуваш, калмык, мари, мордва, удмурт шагыйрьләренең шигырьләре көчле алкышлар белән каршы алынды. Кичәне Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь С. В Михалков алып барды. Казанга килгән кунаклар шәһәребезнең промышленность предприятиеләрендә, пионер лагерьларында. КамАЗда. Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булып, куп санлы укучылар белән очраштылар. ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белән Казанга Советлар иленең' төрле почмакларыннан поэзиянең яшь вәкилләре ж.ы- елды. Бу форум 10 июньдә Төзүчеләрнең культура сараенда зур шигырь бәйрәме белән ачылып китте. Анда Мәскәү шагыйре Николай Зиновьев, Белоруссиядән И. Федю- ковнч, Молдавиядән Анатолий Чокаиу, Латвиядән Янис Рокпелнис, Литвадан комсомол жырларынын республика фестивале лауреаты Витаустас Бараускас, Әр- мәнстаннан Армен Мартиросян. Грузиядән Тагу Мебурншвилн, Бакудан Әзербәйжан Ленин комсомолы премиясе лауреаты Ильяс Таптыг, АлмаАтадан Казагыстан Ленин комсомолы премиясе лауреаты Надежда Лушникова, Казагыстаинан Мөх- тәр Шаханов. Үзбәкстаннан Абдулла Арипов, Фрунзедан Кыргызстан Ленин комсомолы премиясе лауреаты Турар Ко- жомберднев, Төркмәнстаннан Алты Акма- медов, Уфадан Сәлам исемендәге премия лауреатлары Шәриф Биккол һәм Абделхак Игебаевлар, Чебоксардан Раиса Яковлева, Саранскидан Мордовия Ленин комсомолы премиясе лауреаты Сергей Кинякнн. Ижев- скндан Удмуртстан Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Флор Васильев һәм Олег Поскребышевлар, Татарстаннан Муса Жәлил исемендәге премия лауреаты Равил Фәйзуллин, Татарстан шагыйрьләре Рәдиф Гатауллин. Тәүфикъ Камалиев, Мөдәррис Әгьләмов. Лидия Григорьева, Әхмәт Рашитов, Гәрәй Рәхим. Николай Беляев, Зөлфәт Маликов, Шамил Маннаповлар чыгыш ясадылар. Шундый ук кичәләр М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында. Казан шәһәренең культура сарайларында үткәрелде. Шагыйрьләр КамАЗ төзүчеләре, Түбән Кама, Әлмәт. Бөгелмә. Леннногорск яшьләре алдында чыгыш ясадылар. Партиянең Татарстан өлкә комитетында республикабыз җитәкчеләре белән очраштылар. Казан шәһәренең Актерлар йортында татар язучылары катнашы белән яшь поэзиянең үсеше турында семинар үткәрелде. ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты һәм Язучылар союзы катнашы белән уздырылган бу фестивальдә Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нури, Язучылар союзының ижат эшләре буенча секретаре Ренат Харисов. ВЛКСМ- ның Татарстан өлкә комитеты һәм ВЛКСМнын Казан шәһәр комитеты секретарьлары катнашты. АЛТАЙДА ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышлап, Алтай өлкәсендә совет әдәбияты декадасы үткәрелде. Илебезнең төрле республикаларыннан килгән жнтмешләп күренекле язучы Алтай өлкәсе хезмәт ияләре алдында күп санлы чыгышлар ясадылар РСФСР язучылар союзы делегациясе составында барган Гариф Ахунов Барнаулда декада ачылу уңае белән оештырылган дуслык кичәсендә, яна ТЭЦ төзелешендә. Посели- ха районының машина сынау станциясендә. Колывань таш кисү заводы культура сараенда, Зменногорск шәһәре культура сараенда, «Россия» колхозында. Рубцовск шәһәре эшчеләренең культура сараенда һәм Барнаул телевидениесеннән чыгышлар ясады. ПУШКИН БӘЙРӘМЕ Июнь башында илебез бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнен зур бәйрәм белән билгеләп үтте. СССР язучылар союзы оештырган бу бәйрәмгә чит илләрдән дә кунаклар килде. Алтынчы Бөтенсоюз Пушкин бәйрәменең үзәге елдагыча Псков өлкәсенең Михайловское авылы янындагы зур яшел аланда булды. Бу аланга Советлар Союзының төрле почмакларыннан меңәрләгән шигырь сөючеләр җыелган иде. Чит илләрдән килгән кунаклар һәм Советлар Союзында яшәүче төрле милләт шагыйрьләре тамашачылар алдында чыгыш ясадылар. Кунаклар шулай ук Ленинградта, Псков өлкәсендәге тарихи урыннарда һәм Пушкин заповеднигын- да, Новгород шәһәрендә булдылар. Бәйрәмнең соңгы аккорды Мәскәүнен Чайковский исемендәге залында яңгырады. Бу зур бәйрәмдә татар шагыйрьләреннән Гәрәй Рәхим һәм Рәдиф Гатауллин катнашты. Шагыйрь Гәрәй Рәхим Михайловское авылы янындагы яшел аланда Татарстан язучылары исеменнән чыгыш ясады һәм шигырь укыды. ҮЗБӘК ДУСЛАР ЯНЫНДА Быел Үзбәкстанда әдәбият үсешенә һәм аны пропагандалауга кагылышлы берничә ижат бәйрәме уздырылды. Тугандаш әдәбиятлар атналыгында катнашырга Татарстаннан шагыйрь Зәки Нури барды һәм, Ленинград, Кыргызстан. ' Латвия, үзбәк язучылары белән бергә, Каракалпак автономияле республикасы. Хорезм өлкәсе авыллары һәм шәһәрләрендә күп санлы укучылар белән очрашты. Танылган үзбәк язучысы Камиль Яшенга 60 яшь тулуга багышланган ижат кичәсендә катнашып, юбилярны Татарстан язучылары исеменнән котлады. ТӘҖРИБӘ УРТАКЛАШУ Безнең илебездә социализм төзү тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Татарстанга Англия коммунистлар партиясе вәкиле Идрис Кокс, Филиппин компартиясе вәкиле Филипе Малайя, Суданнан ко.ммунист Госман Махҗүб иптәшләр килде. Алар республикабызда милли культураның үсеше белән аеруча кызыксындылар. КПСС өлкә коми- тетынын культура бүлегендә нжат оешмалары AHT.iK4C.iane Нәҗип Җиһанов. Харнс Якупов. Зәки Нури, культура министры Булат Гыйззәтуллнн. кинофикация һәм киностудия башлыклары аларга, мисаллар һәм саннар белән нигезләп, әдәбият һәм сәнгать турында сөйләделәр. Кунаклар исә Татарстанда күргәннәре һәм ишеткәннәре турында Прагада чыга торган <Социализм һәм тынычлык проблемалары» дигән журналда мәкалә бастырырга булдылар. Республикабызның Балык бистәсе районында язучылар катнашы белән үткәрелгән әдәби кичәләр еш була. Бу районда туып үскән драматург Сәет Шәкүроа һәм прозаик Вакыйф Нуруллин июнь аенда якташлары янына кайтып, куп кенә колхозларда булдылар һәм аларга татар әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләделәр. Әзербәйҗан ашугы Әлэскәрнец тууына 150 ел тулу юбилее бөтен ил күләмендә билгеләп үтелде. Бакуда 9 июнь көнне М. Ф. Ахундов исемендәге Әзербәйҗан дәүләт опера һәм балет театры бинасында олы юбилейга багышланган тантаналы утырыш булды. Анда шагыйрь Сөләйман Рөстәм. Мәскәү шагыйре С- Васильев, украин шагыйре С. Телинюк. Кабарднно- балкар шагыйре 3. Тхагазитов. Ленинград шагыйрәсе Н. Полякова һ. б. иптәшләр чыгыш ясадылар Юбилейда Татарстаннан Ә. Баянов катнашып. тантаналы утырышта. Баку нефть эшкәртү заводында һәм телевидение аша чыгышлар ясады. Юбилей халыклар дуслыгы бәйрәме булып әверелде. Кунакләр кабул итү кичә сендә Әзербәйжан язучылары союзының беренче секретаре Мирза Ибраһнмов Муса Җәлил кебек бөек шагыйрь Һәм геройны биргән татар халкына соклануын әйтте һәм сәламнәр тапшыруны үгенде... «Литературная газета» редакциясе Грузия язучылары союзы идарәсе белән берлектә май ахырларында Тбилисидә «Күп милләтле совет әдәбиятында заман темасын яктыртуда новаторлык сыйфатлары» дигән темага багышланган кинәшмә үткәрде. Киңәшмәдә барлык союздаш республикалардан һәм Мәскәүдән килгән язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты Бу киңәшмәдә Татарстан тәнкыйтьчесе Ф. Мусин чыгыш ясады. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР Җәй айларында язучыларның Г. Тукай исемендәге клубы үэенек эшен тагын да җанландырып җибәрде. Июнь-июль айларында гына да республикабыз мәктәпләрендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары. балалар китапханәләренең мөдирләре һәм башка республикаларда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашхләр бчлып үтте. Бу кичәләргә X. Туфан. С. Хәким. М. Әмир. Г. Бәшн- ров. Г. MMTICKIH . Г. Клшшаф. Л Ихсано- вә. 111. рәкыйпов. ШГалиев. Б Камалов. Р Ишморат. А. Расих һ. б. язучылар үзләренең әсәрләреннән өзекләр укыдылар, нжат планнары белән таныштырдылар. Әлмэттә 12 нче номерлы мәктәп каршында Эрнст Тельман исемендәге дуслык клубы эшләп килә. Пионерлар чираттагы очрашуга Социалистик Хезмәт Герое — нефтьче Шакир Галиев һәм шагыйрь Әдип Маликовны чакырдылар. Шакир Галиев балаларга үзенең хезмәт юлы турында сөйләде. Әдип Маликов халыклар дуслыгына һәм нефтьчеләргә багышланган шигырьләрен укыды. Кичә ахырында укучылар нефть якларында яшәүче рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен, алар сүзләренә язылган җырларны башкардылар. 27 майда шагыйрь Әдип Маликов һәм драматург Юныс Әмннов Әлмәт шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучылары белән очраштылар. Балаларга яна әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары белән танышгыр- дылар. ЯҢА КИТАПЛАР Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовнын исеме казакъ укучыларына бик күптәннән таныш һәм якын. Аның «Казакъ кызы». «Тирән тамырлар», «Алмачуар» дигән роман һәм повестьлары казакъ теленә тәрҗемә итеп басылган иде. Быел Алма-Атаның «Жазушы» нәшрияты Галимҗан Ибраһнмовнын «Безнең көннәр» романын 29 мен тираж белән басып чыгарды. Китапны казакъчага АбнгайАгы- гаев тәрҗемә иткән. Ташкентта Гафур Голәм исемендәге әдәбият һ»м сәнгать нәшриятында Кави Нәжмннен «Язгы җилләр» романы басылыи чыкты. Романны татарчадан үзбәкчәгә Азат Шарафетдинов тәрҗемә иткән. Китапның тышлыгын художник Б. Җаләлов ясаган. Татар халкының революцион үткәнен сөйләүче бу әсәр 75 мең гараж белән басылган. Алма-Атаның «Жазушы» нәшриятында Роза Хафнзованың «Курай-малай маҗаралары» да аерым китап булып басылды. Китапны казакъ азучылары Сәйдәммәт Берднкулов һәм Машкар Гомәривлар тәржеыә иткән. ДУСЛЫК КИЧӘСЕ СССР төзелүгә 50 ел тулу унзе белән. Уфаның Актерлар йортында Татарстан сәнгать осталары катнашы белән зур кичә үткәрелде. Кичәне Бөтенроссия театр жзм- гыятенең Башкортстан бүлеге председателе РСФСРнын һәм БЛССРныц халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатова алып барды. Уфа тамашачылары РСФСРнын һәм ТАССРнын халык артистлары Г. Шамуков. А. Аббасов, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яшь артистлары Р. Хнсамова һәм И Хәйруллин. Качалов исемендәге Зур драма театры артистлары Л. Волкова һәм Б. Любимов. Муса Жәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары Р Нуриева. И. Хәкимова, Н. Сәрвэров, Г. Әхмә- товларның чыгышларын яратып тыңладылар. АВТОРЫБЫЗНЫҢ УҢЫШЫ «Казан утлары» журналын укучылар аның тышлыгына басылган фоторәсемнәрне кызыксынып караулары турында әйтәләр. Республикабызның кешеләре, аның истәлекле урыннары, бөек төзелешләре турындагы бу фотоларның авторы — геология- минералогия фәннәре кандидаты, яшь язучы Эдуард Хәкнмов. Аның фотолары күп кенә халыкара күргәзмәләргә куелды Ав торның Ленинград күргәгмәсенә куелган фотоларыннан берничәсе «Нева» һәм «Аврора» журналларында басылып чыкты. ХАЛЫКАРА КИТАП ЕЛЛЫГЫ Май аенда КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йорты бинасында китап күргәзмәсе ачылды. ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсе, Татарстан китап нәшрияты һәм Таткниго- торг оештырган бу күргәзмә СССР төзелүгә 50 ел тулуга һәм халыкара китап елына багышланды. ХЕЗМӘТКӘ-ХӨРМӘТ Балаларга бнк күп талантлы әсәрләр язуы өчен һәм 80 яшь тулу уңае белән язучы С Радзиевская партиянең Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан Министрлар Советы Почет грамотасы белән бүләкләнде. ТАССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫНДА Татарстан Верховный Советы Президиумы Председателе С. Батыев бер төркем фән эшлеклеләренә. колхозчыларга, юл төзүчеләргә. журналистларга, медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Алар арасында «Казан утлары» журналының 50 еллык юбилее унае белән бүләкләнгән иптәшләр дә бар иде. «ТАССРнын атказанган культура работнигы» дигән исем журналның жаваплы секретаре, язучы Ләбибә Ихсановага һәм журналның хатлар бүлеге мөдире, язучы Вакыйф Нуруллинга бирелде. Журналның редколлегия члены, филология фәннәре кандидаты Нил Юзиев, тәнкыйть бүлеге мөдире Фәрваз Миннуллнн. журналнын машинисткасы Мәгъмүрә Шарафетдинова һәм техник редакторы Роза Нәбнуллиналарга ТАССР Верховный Советының Почет грамотасы тапшырылды.