Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК

ФРОНТ ДӘФТӘРЕННӘН

Немецлар чигенә. Безнекеләр алга бара Июль урталарында Идрица һәм Себеж шәһәрләрен алганнар иде, инде менә Латвия җиренә дә барып керделәр... һөҗүм итүчеләр артыннан, ниһаять, без дә кузгалдык. Без дигәнем — кечкенә генә бер взвод Унбиш кешелек кенә. Безнең эшебез — каравыл хезмәте, без боепрнпаслар складын саклыйбыз. Армиянең һөҗүмгә күчеп, дошманны кыра- кыра алга таба баруы безнең өчен дә көтеп алган иң зур куаныч ул. Без дә бит алга таба барабыз, сугышның ахырына — соңгы җиңүгә таба!.. Үзебезгә калса, без дә һәрбер башланып киткән һөҗүмгә кечкенә генә булса да өлеш кертәбез: дошман өстенә яначак снаряд-бомбаларны көне-төне саклыйбыз, ә бик тыгыз кызу көннәрдә, посттай кайткач, аларны машиналарга да төяшәбез Кайчагында әнә шулай ялсыз-йокысыз посттан эшкә, эштән постка йөрү атналап та сузыла, ләкин сыкрану юк, чөнки аңлыйбыз, беләбез һәм эт булып арысак та түзәбез. Тагын шуны да әйтергә кирәк, без барыбыз да нестроевойлар, ягъни алгы сызыкта сугышырга ярамый торган солдатлар. Безнең арада өч ел фронтта йөреп бер генә тапкыр да мылтык атып карамаган кешеләр бар. Болар «картлар», башта ук нестроевой хезмәткә алынган солдатлар: мәсәлән, казакълардан Өметбаев белән Байәхмәтов, үзбәк Ишмәмәт, яки менә руслардан Шумилов... Ләкин барыбер аларның өстендә дә соры шинель, башларында кызыл йолдызлы бүрек яки пилотка. Шулай ук безнең арада, алгы сызыкта булып, сугыш эченнән шактый өтелеп чыкканнар да бар Болар каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан сон, нестроевой булып, фронтка кире кайткан солдатлар. Шундыйлардан менә Хафиз Акшалов, Дурду Ходайбнрднн (икесе дә казакълар), минем якташлардан Төхфәт абзый белән чуваш Емелькин — бол арны ипле чын солдатлар дияргә була, тик сугышырга гына ярамыйлар .. Яудан имгәнеп чыккан батырлар!.. Шулай да мылтык тотарлык булгач аларны кайтарып җибәрмиләр, каравыл хезмәтендә булса да тоталар. Илдән күпме генә яңа көчләр килеп тормасын, барыбер җитәсе түгел — сугыш убыр ул!.. Ләкин без барыбыз да, тегендә алда булганнар гына түгел, ә менә монда арттарак торучылар да, сугышның дәһшәтле, рәхимсез ерткыч чыраен, әйтергә кирәк ки, шактый «әйбәт» күреп-танып өлгердек. Бигрәк тә баштагы ике ел дәвамында. Ул чакларда немецларның авиациясе безнең теңкәбезгә бик нык тиде. Кайда гына тукталмыйк, баш очыбызда шулар. Кара тәреле саргылт самолетлар, ала каргалар шикелле, түбәннән генә очып киләләр дә, безне җиргә сеңдереп, дөмбәсләргә тотыналар. Яраланучылар да, үлүчеләр дә була иде. Бомбежкадан һәлак булу бик начар нәрсә ул, чөнки җирдәге солдат һавадагы дошманына каршы берни дә эшли алмыйча иң үкенечле рәвештә үлә дә китә. Мин үзем дә бер-ике тапкыр кыл өстендә генә калдым. Шулай, кырык икенче елның кышында Баталино дигән станциядә торабыз (ул чагында әле мин ротада писарь булып утыра идем)... Яна гына килеп төпләнгән чагыбыз. Рота станция поселогына урнашты, ә мине кечкенә «кәнсәм» белән ни өчендер тимер юл буена караган бер кызыл йортка куйдылар. Ә тимер юлларда туп-тулы эшелоннар, җирдә тау-тау бушатылган йөкләр — немец самолетларының килеп «каплавын» көт тә тор. Ләкин ул чакта без әле чынлап куркырга да һәм сакланырга да өйрәнеп җитмәгән идек. һәм менә бер көнне миңа ниндидер кәгазьләргә кул куйдырыр өчен рота командирын эзләп табарга кирәк булды. Өстәлемне әзрәк җыештырдым да, папкамны култыкка кыстырып, өйдән чыгып киттем. Чыккач, кайдан эзләргә икән дип аз гына уйланып тордым, шулай да башта командирның торган квартирына барырга булдым, һәм поселокка таба атладым Станция белән поселок арасында мәйдан сыман киң генә буш ара — мин менә шул буш араны, һичбер нинди куркыныч якынлашуын сизмичә, тыныч кына үтеп барам. Ләкин өйдән чыгып, йөз-йөз илле адым китәргә өлгермәгәнмендер, күк йөзен тоташ каплап, һаман көчәя барган шомлы бер гүләү тавышын ишетеп алдым. Бу миңа бик таныш гүләү иде Шунда ук туктап, һавага күтәрелеп карадым һәм, ни күрим, поселок артындагы урман өстеннән генә безгә таба, өчәр-өчәр тезелешеп, немец самолетлары ашыкмыйча гына киләләр!.. Алар күбәү иде, билгеле бер ара саклап, гүя урман артыннан гына күтәрелгән шикелле, өчәрләп чыгып кына торалар. Бу бик куркыныч иде, бик дәһшәтле иде, мин ихтыярсыз артыма борылып карадым. Тимер юл буендагы кешеләр дә бу дәһшәтне инде күреп, тыз- быз чабарга, төрле якка сибелеп качарга тотынганнар иде. Мин дә коелып төшкән бер хәлдә нишләргә, качаргамы, кая таба качарга дип тәмам аптырап калдым. Шул арада, шактый соңга калып булса да, «чык платформадагы безнең кечкенә зенит туплары кабаланып, тотлыга-тотлыга ата башладылар. Ул да булмый, алдан килгән өч самолет пикка кереп (түбәнәеп), юллар өстенә авыр бомбаларын бер-бер артлы төшереп тә җибәрделәр. Шул секундта ук мин дә йөзтүбән җиргә капландым. Башта кыеклап очкан бомбаларның, чучка шикелле, яман чинап төшүләре ишетелде, аннары шуның артыннан ук барлык тавышларны да күмеп, бөтен тирә-якны тетрәтеп, гөрс тә гөрс шартларга тотындылар. Бер ишеләре ерактарак шартлаган кебек, ә кайберләре, чинаган тавышларына караганда, нәкъ минем өскә төшеп килә шикелле. Астымдагы җир олы бер җанварның сырты сыман калтырана һәм мине күтәреп-күтәреп җибәрә. Тирә-ягыма кар аралаш тузантуфрак ява, ара-тирә зур гына җир кантарлары да килеп төшә, ә мин ике куллап башымны учлаган килеш, җиргә тагы да ныграк сеңәргә тыры шып. йөзтүбән ятам да ятам. Шушы минутларда ни уйлавымны, нәрсә теләвемне һич белмим, хәтерләмим — акылым тәмам сүнгән иде. Бу мәхшәр бер ун минутка сузылгандыр. Самолетлар бер-бер артлы түбән кадалып, бомбаларын ташлап бетергәч тә, станция өстендә, авыр үкереп, әйләнә-әйләнә пулеметтан сиптереп йөрделәр. Бары шуннан соң гына киттеләр... Киттеләр, бәдбәхетләр! Дөнья бер мәлгә ♦ тып-тын булып калды. х Мин башымны жирдән сак кына күтәреп, бераз колак салып торган- § нан соң, ниһаять, әкрен генә торып бастым. Көн бөтенләй караңгыла- = нып киткән, тимер юллар өстендә тузан-төтен асылынып тора, ачык < кына бер нәрсәне дә күреп булырлык түгел, хәтта зур гына вокзал р бинасы да куе тузан эчендә иде. Әйе. шик юк ки. анда һәлакәт-каза, S кан-үлем күп булырга тиеш иде. § Барысыннан да элек минем үзем торган йортны кире кайтып күрә- ° сем килде. Ни булды икән анда? Минем «хуҗалык» ни хәлдә’. Рота- g ның бөтен эшләре, секрет кәгазьләре кечерәк кенә тимер сандыкта — ет аны мин башым кебек сакларга тиешмен Ашыга-ашыга киттем Порт- “ ка якынлашу белән үк инде мин кар өстендә аунап яткан берничә үлекне күрдем (Шуны әйтергә кирәк, бомбежкада яраланучылар күп * булмый, кеше күбрәк контузия ала яки бөтенләй һәлак була.) Килеп = җиткәч, ни күрим, йортның нәкъ мин торган башындагы бер почмагы f тәмам актарылган. Дөрес, бомба туп-туры йортка тимәгән, ул берничә = метр гына читкәрәк төшеп шартлаган, ләкин шулай да почмакны акта- “ рып ташлаган. Эшләр яман икән, дидем мин, һәм ашыгып өйнең эченә х уздым. Башлап күргәнем — кухня бусагасында үлеп яткан бер яшь * хатын гәүдәсе булды. Ул йөзтүбән ята иде, ләкин иелебрәк карагач, мин а. аны таныдым йа рабби, бу шушы йортта торучы хатын ич! Эчкәре = бүлмәләрнең берсендә өч яшьлек кызы белән генә тора иде ул. Кори- * дорга чыккан чакта мин аны гел кызчыгы белән бергә диярлек күргә- ли идем. Ләкин соңгы ике-өч көн эчендә алар күренмәс булдылар; ахрысы, хатын бу хәтәр жирдән кызын тынычрак урынга алып киткәндер дин уйладым. (Чөнки безнең хуҗаның да аны. кит. торма монда, тиле, дип кутанын ничектер ишетеп калган идем.) Ә хәзер менә шул егерме дүртегерме биш яшьлек чибәр генә хатынның җансыз гәүдәсе монда кан эчендә ята. Ничек кенә булды икән соң бу?. Берәр йомыш белән бүлмәсенә кайткан чагы булды микәнни бичараның’., һәм шунда ук тагын бер уй йөрәгемне өшетеп җибәрде: ә кызчыгы кайда соң моның, кызчыгы’.. Бәлки ул да... Юк, минем моңа ышанасым килмәде. Булмас, булырга тиеш түгел. Әнисе янында юк ич. коридорда да күренми, тавышы да ишетелми. Бәлки, әнисе, кызын калдырып, ялгыз гына кайткандыр—минем шуңа бик нык ышанасым килде. Минем хәтта кемнәндер шулай булуын ялварып сорыйсым килде. Бүгенге кебек фаҗигане бала йөрәге татырга тиешме соң. ходаем?!. Инде үз бүлмәмә килсәм, аның бикле ишеге каерылып ауган, аскы тупсасына гына эләгеп тора, ә үзе бомба кыйпылчыкларыинан яргаланып. тишкәләнеп беткән. (Бәлки хатынга да шушы ишекне тишеп узган бомба кыйпылчыгы тигән булгандыр...) Эчкәре кердем һәм мондагы тамашага хәйран калып, күпмедер вакыт баскан җиремнән кузгала алмыйча тордым. Бүлмәнең бөтен эче актарылган иде: түр почмагы шыр ачык, ике зур тәрәзә икесе дә рамнары белән үк каерылып очканнар, идән тулы пыяла ватыгы, өстәл-урындыклар чәлпәрәмә килеп, тәгәрәшеп яталар, кыскасы, бер бөтен җиһаз калмаган Тик идәндәге минем сандык белән тимер карават кына бөтен кебек .. Тагын әнә стена буендагы түгәрәк галанка мичнең калаен бомба кыйпылчык- лары тишкәлән бетергән. Ә мин бит шушы мич белән тәрәзә арасында утыра идем. Бары тик менә хәзер генә минем аңыма коточкыч хакыйкать килеп җитте; әгәр дә мин бу бүлмәдән бер-нке генә мннут чыгып китмичә торсам, миннән нәрсә генә калган булыр иде икән?.. Өстәленә иелеп, кыштыр-кыштыр нидер язып утырган күзлекле писарьдан, мин әйтәм?.. Нервлар бик киерелгән иде, хәлсезләнеп карават читенә утырдым.. Уйлыйм: мин бит бернинди хәтәр сизмичә чыгып киттем, әмма нәкъ соңгы чиктә генә кузгалганмын, бер генә минутка соңга калсам да, бүлмә эчендә булмаса, йортның тышында мин үлем тырнагына эләккән булыр идем... Кемнең генә догасы мине бу һәлакәттән йолып калды икән?.. Бәлки әнкәйнеңдер, бәлки әнкәй минем колагыма шыпырт кына: «Улым, тор, чык!» дип әйткәндер... Шулай. Гаҗәп икән бу кеше язмышының серләре — үлем килеп җиткәндә генә берәү чыгып китә, ә берәү әнә... кайтып керә! Миңа бомбежканың төрлесен — бүгенге кебек бик дәһшәтлесен дә һәм вак-төяген дә (әйтик, бер-ике генә самолетның көтмәгәндә килеп чыгып, хәтәр йөген кая эләксә шунда ташлап качканнарын да) шактый күрергә туры килде. Ләкин аларны сөйләп торасым килми, бусы да бик җиткән, тик шулай да бер бомбежка вакытында булган гаҗәеп бер хәлне генә сөйләмичә үтә алмыйм — ничектер жәл. Әйтергә кирәк, фронтта гомумән бик гаҗәеп, хәтта аңлавы читен хәлләр булгалап тора иде. Менә бу да шундыйларның берсе. Пено дигән зур гына авылда торган чакта булды бу... Безнең ротада Федько исемле бер шофер бар иде. Бик күп юл чапкан, утны-суны да күп кичкән, ләкин моңарчы әле бер дә бәла-казага юлыкмаган, үзе ваемсыз, узе җитез, русчалап та әйтсәк, шустрый гына егет иде ул Федько! Көннәрдән бер көнне рота командиры менә шул Федьконы, өч солдат белән бергә, станциягә азык алырга җибәрә. Баралар, тиешле урыннан кирәкле азыкны алалар, машинага төйи башлыйлар... Нәкъ шул чакта станция өстенә немец самолетлары килеп чыкмасынмы! Солдатлар төрлесе төрле якка йөгерәләр, ә Федько машинасына сикереп менә дә, тиз генә газ биреп, чаптырып китеп тә бара. Бомбежка бетеп, күпме вакыт узды икән? Ун-унбиш минут—шуннан да артык булмас, чөнки мин үзем дә йорт янындагы траншеядән чыгып, яңарак кына канцеляриямә кереп утырган идем. (Шуны әйтергә кирәк, бомбежканың нәрсә икәнен белеп алгач, без хәзер кая гына килеп урнашсак та, иң элек бусагадан атылып чыгуга сикереп төшәр өчен тар-тирән генә траншеялар казып куя торган булдык.) Кыскасы, озак та үтми, минем янга Федько килеп керде... Керде бу, бер сүз әйт- мәстән лып итеп табуреткага утырды, башыннан тапланып беткән бүреген алып, шуның эче белән буй-буй кара тир аккан битен сөртте, аннары бүрекне ни өчендер кулында әйләндерә башлады. Егет шактый сәер күренә иде, күзләре дә әллә ничек аларып киткән төсле... Нидер булган егеткә, шулай да мин аның сүз башлавын көтәм. Ә ул мине бөтенләй күрми дә шикелле, тик шунда бүреге белән мавыгып утыра, гүя бер эше дә, бер йомышы да юк кебек. Ахырда үзем дәштем: — Кайттыгызмы. Федько? Ләкин ул җавап бирү түгел, миңа күтәрелеп тә карамады. Бу инде шикле иде. Егетебез тәгаен бомбежкага эләккән булса кирәк. Алай дисәң, бар җире дә бөтен күренә. Әллә бераз чукракланып калганмы? (Бусы инде еш була торган хәл.) Шуннан тагы да кычкырыбрак дәш- хем үзенә: — Федько, әйт, ни булды сиңа? Моңа каршы Федько үзе миннән кинәт кенә: — Командир кайда? — дип сорады. — Командирмы?.. Белмим шул, парин!.. Ә нигә кирәк иде ул? Федько җавап биреп тормады, терсәгенә таянды да башын гына түбән иде. Тәмам аптырадым. Әллә минем белән санлашмый, әллә чынлап та ишетми, әллә инде әзрәк миңгерәүләнеп тә киткән5 Шул арада безнең командир үзе дә килеп керде. Солдат командир килеп кергән чакта торып басарга тиеш, ләкин Федько урыныннан да кузгалмады. Командир ана кырыс кына карап алды: — Федько, ә Федько! Федько сискәнеп киткәндәй булды һәм авыр гына урыныннан торды. Командир үзе дә егеткә нидер булганын сизеп алды, ахрысы, шунда ук йомшарып, ана утырырга кушты. Теге анламыйчарак торгач, иңбашын- ♦ нан басып диярлек утыртты һәм үзе дә каршысына утырды. — Я, сөйлә, ни булды? Федько кызганыч кына елмаеп, ана беравык карап торды, ләкин авызыннан сүзе чыкмады Командир ана иелә биреп кычкырды: — Ишетмисенмени?.. Мин синнән ни булды дип сорыйм. — Әллә ни булганы юк, иптәш командир!—диде Федько, һаман шулай елмаеп кына. — һе, булганы юк, имеш! Мин күрмимдер шул Бомбежкага кан төштә эләктегез? — Станциядә. — Китеп өлгермәдегезмени’.. Иптәшләрең кайда’.. Иптәшләрең кайда дим? — Иптәшләр .. ни, төрлесе төрле якка чаптылар. — Ә син? — Мин машина янында калдым. _ — Машинаң кайда соң? = — Машина чокырда. — Нинди чокырда’.. Нинди чокырда дим’ — Бомба чокырында . Машинаны барып чыгарырга кирәк, иптәш к командир. “• — Туктале син. алла колы! Әйбәт кенә төшендер — ничек итеп ул ~ алай машина бомба чокырына эләкте? я — Белмим.— диде Федько. гаепле бала сыман мөгрәнеп кенә. — Белмим?!.. Ничек инде белмисең? Машинаны ташлап китмәдем дисең бит!.. Әллә киткән идеңме? — Юк, китмәдем. To-есть, мин машинаны алып киттем. — Шуннан чокырга барып төштеңме’. — Юк, мин үзем чокырга барып төшмәдем. Командир ботын чабып, урыныннан сикереп торды: — Валлаһи, һичнәрсә аңлый алмыйм, хет суегыз! Писарь, син берәр нәрсә аңлыйсыңмы? Мин дә, билгеле, бер нәрсә аңлый алмыйча утырам, шуңа күрә иңбашымны гына җыерып куйдым. — Ну, Федько. Федько! — диде командир, башын чайкап, аннары яңадан шоферның каршысына утырып, ничек тә сабыр булырга тырышып, тагын сораша башлады — Кара әле, Федько, син башлы егет бит, сөйли дә беләсең, әйбәт кенә аңлат әле, зинһар!.. Ничек булды соң, ничек итеп син машинаң белән бомба чокырыңа барып төштең, наконец, ничек соң син үзең исән калдын?.. — Менә шуны, иптәш капитан, мин үзем дә белмим шул!—диде Федько, кулларын җәеп. Командир башын учлады: — Я хода, тагын «белмим>!.. Ә кем белә соң? — диде ул. кинәт кычкырып — Син бит шунда булгансың, син бит әле исән калгансың, һич югы, баштарак ни булганып беләсеңдер, хәтерлә! Федько чыннан ла пидер хәтерләргә тырышкандай кашларын җыерып. уйланып торды, бүреге белән тагын битен сөртеп алды, шуннан сон өзек-тәтек сөйләргә кереште: — Без азыкларны төяп бетергән идек инде, шул чакта фашист козгыннары килеп чыктылар. Бомбежка башланды . Карыйм, берәү БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК дә юк, качканнар... Мин — машинага... Тиз генә газ бирдем... Куам, куам, ә бомбалар төшәләр. Ну, каядыр артта. Мин инде ычкындым дип уйлаган идем. Федько сүзеннән туктап, көйгән иреннәрен ялап алды. Ахрысы, җеп очын югалтып җибәрде, озак кына дәшми торды. — Я, шуннан? — диде командир сак кына. — Шуннанмы? Шуннан, әллә унда, әллә сулда, әллә артта, ну якында гына, бик яман бомба шартлады. Кинәт дөнья караңгыланып китте, мин дә бер мәлгә анымны югалттым. Күпме вакыт узгандыр инде, бер заман күземне ачып җибәрсәм, мин бик әйбәт кенә кабинамда утырам, имеш! Даже мотор да эшли!.. Ну алдымда юл да юк, өйләр дә, юк, вообще, бер нәрсә дә юк, бары тик тау шикелле өелеп яткан кара җир генә... Шуннан, бу ни соң? дип чынлабрак карасам, ул тау түгел икән, ә тирән генә бер чокыр икән. Машина менә шул чокыр төбенә арты белән терәлеп, алгы тәгәрмәчләре белән югары карап тора, имеш!.. Нинди чокыр, кайдан килгән чокыр? — һич белмим, аңламыйм, шабаш!.. Ә алда чокыр юк иде — мин моны яхшы беләм. Булса, мин ул чокырга кадалып барып төшкән булыр идем, үзем дә, конечно, исән калмас идем. Ну, күрәсез, минем бөтен җирем дә үз урынында, аяк-куллар да, тик баш кына яман шаулый. — һәм колакларың бераз тыгылган, шулаймы?.. Ә машина ничек? — Машина да бөп-бөтен, тырналган җире дә юк. — Әллә нәрсә бу, шайтан белсен! — диде командир, тиз генә урыныннан торып.— Барып карамыйча булмый. Әйдә, Федько, киттек! Федько тагын үзенекен кабатлады: — Иптәш командир, машинаны чыгарырга кешеләр кирәк, мин шуның өчен генә кайттым. — Писарь,— диде командир миңа,—давай, ротада калган кешеләрне җый да алып бар. Мондый көнне кеше җиткереп буламы сон, барысы да тимер юл буенда. — Була, иптәш командир!—дидем мин дә җитез генә. Чокыр төбендә утырган машинаны барып карау минем өчен дә кызык иде, билгеле. Тиз арада ротадагы итекчене, тегүчене, кладовщикны, поварның берсен, тагын бер-ике очраган кешене җыеп, станциягә таба алып та киттем. Таш юл буйлап ашыга-ашыга атлыйбыз. Юл туп-туры, шуңа күрә без ерактан ук алда җыелышып торган кешеләрне күрдек. Килеп җиттек, һәм безнең күз алдыбызда менә нинди күренеш ачылды: нәкъ юл уртасында кечерәк кенә өй кереп утырырлык түп-түгәрәк, тирән бомба чокыры, һәм шул чокырның авыл яклап стенасында, тирес коңгызы шикелле. Федько машинасы ябышып тора. Нәкъ Федько үзе әйткәнчә, койрыгы белән чокыр төбенә терәлгән, ә алгы тәгәрмәчләре белән югарыга караган... һич шик юк ки. бу хәзер генә булып узган бомбежка эше: юлга зур фугас бомбасы төшеп шартлаган, һәм... машина шуның чокырына төшеп утырган! Әмма ничек итеп ул бу чокырга эләккән? — моны һич кенә дә аңлап та, күз алдына китереп тә булмый иде. Чынлап та, әгәр дә мәгәр, әйтик, бомба чабып барган машинаның борын төбенә төшсә, ул чагында машинаңны йөге-ние белән әллә кая ыргытып бәрер иде. Инде ерактарак төшеп шартласа, ул чагында Федько машинасын я туктатып өлгерер иде, яки, өлгерә алмаса, чокырга машинасының борыны белән кадалып барып төшкән булыр иде. Ә бит машина һавага карап утырып тора! Әллә чокырны очып чыга яздымы икән?.. Ләкин моңа да ышануы читен, чөнки ул чагында йөк төягән машина ватылмыйча калмас иде. Ә ул, шайтан алгыры, бөп-бөтен, бергенә дә сынганниткән җире юк!.. Безнең командир үзе чокыр комын ишә-ишә төшеп, машинаны кат-кат әйләнеп, астын-өстен дигәндәй, җентекләп карап чыкты, әмма бер бөртек ватыл- гаи жирен таба алмады. Федько да шуны ук әйтеп тора: машинага берни дә булмады, чокырдан чыгаргач та үз коды белән китәчәк, дн. Аннары ин хикмәтлесе шул: Федьконың әйтүенә караганда, бомба чабып барган машина алдында шартламаган, ул моңа чукына-чукына ышандыра, ул әйтә: бомба кайдадыр артта шартлады, ди. Димәк, машина алда торган чокырга түгел, артта калган чокырга барып төш- ♦ кән була?!. Әллә нинди пәри табышмагы бу!.. § Кыскасы, сүз күп булды, кычкырдылар, бәхәсләштеләр, көлделәр, g әмма ләкин бу табышмакның ачкычын табучы булмады. Тик ин ахырдан безнен командир, аптырагач-йөдәгәч, башын кашып, сорау рәве- < шендә генә әйтеп куйды: н — Ә бәлки шартлау дулкыны машинаны үзенә тартып алгандыр, $ ә?.. Федько, син шуны сизмәдеңме? — Кайдан сизим, иптәш командир?—диде Федько, хәтере калган-° дай,— Әйттем ич инде, шартлады, мин бер мәлгә аңымны югалттым, g күземне ачып жибәрсәм — чокыр төбендә утырам, менә шул. „ — Бик ипле төшеп утыргансың,— диде командир, көлемсерәп.— 2 Бомба үзе сине шулай сак кына төшереп утырткан инде, чын-чын! — Булмас ла. иптәш командир,—диде шунда солдатлардан бе- * рәү — Чабып барган машинаны кире артка тартып алыр өчен, ай-һай, = нинди көч кирәк! я — Ярты тонналы фугаскада көч житәрлек, паровозны да аударып я ташлый ул... Күргәнегез юкмыни?.. Монда хикмәт, минемчә, кире араu ның ераклыгында, ягъни бомба шартлаган чакта машина аңардан = нинди ераклыкта булган. Әйтик, бик якын шартласа, машинаны чәлпә- * рәмә китерер иде, ерактарак шартласа, бәлки, ана берни дә булмас а. иде, ә менә ул, дуңгыз түшкәсе, шундый бер төгәл ераклыкта шартла- = ган ки, безнең геройны машинасы-ние белән үзенең чокырына ипләп £ кенә суырган да алган... Нигә, булмас дисезме?.. Ә башкача моны ничек аңлатырга?.. Физика законнарын кем белә, писарь, син белмисеңме?.. — Белмим шул,— дидем мин, кыенсынып кына. — Белергә кирәк,—диде командир, өзеп кенә. Ләкин ничек кенә булмасын, командирның хәзер генә әйткәннәре, чынмыялганмы, физика законнарына туры киләме ул, юкмы, әмма Федько юлыккан бу гаять сәер хәлне берникадәр аңлаткан кебек булды. Машинаның йөген бушаттык, аннары бер унбишләп кеше аны чокырдан өстерәп тә чыгардык, йөкне яңадан төягәч, Федько кабинасына утырып, «үз ходы белән» китеп тә барды. ...Әмма ләкин дөньяның кайчак озак кына тынып торган чаклары ла була иде. Атналар буенча күк йөзе буш, кояш та йолдызлар гына, дошманның бер генә самолеты да өстебезгә ажгырып килеп чыкмый, тик бик сирәк кенә, бик биектән немецларның безнекелер «рама» дип атаган разведка самолеты гына, тилгән шикелле, каранып уза,— безнең зенитчылар күп вакыт ана ут та ачып тормыйлар .. Шушындый ук тынлык һәм тынычлык алгы сызыкта да хөкем сөрә булса кирәк, ул тарафтан да туплар гөрелтесе ишетелми, яралылар агылып кайтмый, тик ул тирәләрдә ишле каргалар көтүе генә әйләнә... Җир өстенә әкренләп талгынялкау тынлык жәелә.. Кеше һәм табигать, икесе бергә, вакытлыча гына булса да хәвеф хәтәрләрдән арынып, оеп. рәхәтләнеп дигәндәй, бер ял итеп ала. Солдат үзалдына әкрен генә мөгрә- неп, жырлап йөри башлый, бик дикъкать белән ертык-сүтеген тегәргә тотына, чолгауларын салкын суда юып киптерә, аулак урын табып, ялгызы, ашыкмыйча гына хатлар яза. Билгеле, ул рәхимсез сугышны бер генә минугка да онытып тормый, ләкин сугыш үзе дә бу чакта каядыр чигенеп, посып торган шикелле булып тоела аңа... Ул аның турында уйламаска тырыша, хыялы-күңеле белән икенче дөньяга кан да, үлем дә булмаган, печән, иген өлгергән, хатынлы, мунчалы, бала-чагалы ерак дөньяга күчә... Мин үзем бу килеп-килеп булгалый торган аз гына моңсу, аз гына сызландыручан, әмма бик кадерле, бик тансык тынлыкны каравыл хезмәтенә күчкәч аеруча нык тойдым. Шуны әйтергә кирәк, елдан артык писарь булып утырып, мин бу эштән бик туйган идем. Бәйдәге эт шикелле, бер урында бөкрәеп утырасың да утырасың, теләгән җиреңә ни чыгып китеп булмый, ни солдатлар белән аралашып булмый, ә солдат бит ул үзе кебек солдат белән ышкылып яшәргә ярата. Аңа әледән- әле кемгәдер эчен бушатырга кирәк. Ә мин күп вакытта ялгыз, рухым, җаным белән дигәндәй ялгыз... Инде яныма керүчеләр булса, алар дәрәҗәләре белән миннән өстен офицерлар — үзләре башлап сөйләшсәләр генә, минем сөйләшергә хакым бар. Дөрес, алар арасында бик гади, бик әйбәтләре очрый иде. Бер дә үзләрен өстен тотмыйча, тиң күреп сөйләшәләр, тәмәкеләре белән сыйлыйлар, хәтта берәр кайгылары булса, анысы белән дә уртаклашалар иде. Шундыйлардан берсен — азык-төлек складының начальник ярдәмчесе Николай Булгаков дигән өлкән лейтенантны һич тә онытасым юк. Көне-төне аяк өстендә чапкан бу кырыклар тирәсендәге түгәрәк битле, зур моңсу күзле кеше минем янга кереп, тәмәке пыскытып, әзрәк ял итеп утырырга ярата идс. Баштарак безнең арада юньләп сөйләшү дә булмый иде. Ул утыра, мин утырам, ник бер сүз дә әйтми бу дип эчемнән генә пошынам, ләкин сизәм: телсез утыруы мине санламаганнан булмаска тиеш. Я бик арыган ул, яки инде берәр төрле зур кайгысы бар. Соңрак, билгеле, аның теле чишелде. Ленинградтан икән ул үзе. Путилов заводыннан. Бабасы да. атасы да шунда эшләгән, үзе дә шуннан армиягә киткән... Ленинград фаҗигасен бик авыр кичерә икән, ләкин ул турыда күп сөйләргә яратмый. Хәер, аның хәлен болай да аңлап була — телдән әйтмәсә дә. сүз бит аның туып-үскән бишеге — аңа иң якын, иң кадерле, иң газиз шәһәре турында бара Ул үзе дә, Ленинград турында мин бер генә минут та уйламыйча тора алмыйм, ди. Шулай булгач, моны сөйләп бетерү мөмкинме соң? һәм кирәкме ул? Ә бер көнне Булгаков минем янга килгәч, гадәтенчә, озак кына дәшми утырганнан соң, кесәсеннән өч почмаклы бер хат чыгарды. Ләкин укып тормыйча аңлатып кына бирде. Бу хатны агасының ундүрт яшьлек кызы язган икән. Хаттан күренгәнчә, кызның әтисе дошман шәһәрне тупка тоткан чагында, заводка барышлый, һәлак булган, әнисе ачтан үлгән, әбисе дә шулай ук, ә Юрка, кызның уналты яшьлек абыйсы, тоткан да, мин передовойга барам, дип чыгып киткән, имеш. Исәнме-түгелмс, анысын белми икән. Ә япа-ялгыз калган балаларны «эвакопункт»ка җыеп алганнар, тәннәрендә җаны булганнарны әкренләп шәһәрдән озаталар икән. Бу үсмер кыз да шул «эвакопункт»та үз чиратын көтеп ята икән. — Житеп торырмы? — диде Булгаков, сәер бер җансыз тавыш бс1ән. Мин дәшмәдем. — Ә шулай да,—диде ул бераздан,— мин сезгә хатның бер генә төшен укып күрсәтим әле. Хаг аның кулында әкрен селкенә, әмма тавышын сынып китүдән саклагандай, сүзләрне юри хиссез итеп, өзеп-өзеп кенә укый: «Абыем, син мине күргәч,— дип яза кыз, балаларча беркатлылык белән,— танымассың да инде. Мин бик үзгәрдем, сөяк тә тире генә... Тук булу нәрсә ул, оныттым инде... Төшемдә гелән генә тәмле итеп ашаганымны күрәм. Кулыма китап эләксә, аның да ашау турында язган җирләрен генә эзләргә тотынам...» — Житәр булмаса,— диде Булгаков, башын күтәрмичә генә, һәм хатын ашыкмыйча гына кире өч почмак итеп бөкләде. Без шактый вакыт сүзсез утырдык. Эчемнән генә бик борчылып, бәлки аны юатырга кирәктер дип уйлыйм. Ләкин куркам, аның ярсу, газап, хәсрәт тулы бәгыренә кагылудан куркам, һәм сизенәм: аңа кызгану кирәкми, Гитлер башына нәләт яудыру да кирәкми — чөнки болар сүз, бары сүз генә! Чөнки бит ул үзе дә әнә бер генә сүз дә әйтми, бөтен ачык жирен яшергән керпе шикелле йомылып, тырпаеп тик уты- ♦ ра. Кагылып кара син ана!.. « Тик китәргә дип урыныннан торгач кына ул сабыр-тыныч кына § әйтте: = — Рапорт бирдем, китәм! — диде. < Мин аның кая, ни өчен китүен шунда ук аңлап алдым һәм бары: § — Жнбәрәләрме соң? — дип кенә сорадым. — Җибәрми карасыннар!—диде ул. әкрен-хәтәр итеп. Әйе, аны хәзер тотып булмаячак иде Шуны да әйтергә кирәк, ул 3 элек тә үз эшеннән бер дә канәгать түгел иде. Азык-төлек тирәсендә 3 ямьсез эшләр һәрвакытта күп була. Бигрәк тә көн саен вагонлап килеп торган һәм ачык кырга бушатып өйгән азыкны саклау бик читен эш. й Бомбежкадан да харап була ул, шул хәлдән файдаланып урлау, читкә озатулар да булгалап тора, һәм гомумән әрәм-шәрәм итүләр, кызга- * нычка каршы, жнтәрлек. Ленинград фажигасен белеп торган Булга- = ковнын моңа, әлбәттә, жаны бик сыкрана иде Хәтта кайбер зуррак z начальникларның ашау эчү мәсьәләсендә чамасыз кылануларына да х аның ачуы килә иде. (Үзе ул солдатлар өчен пешерелгән Казаннан м гына ашап йөри иде.) Кыскасы, бик гадел, намуслы һәм үтә тыйнак х бер кеше иде ул, мәрхүм! * Киткән чакта ул үзенең тәмәке уты төшеп бер чите янган одеалын х миңа «Мә, сержант, инде син ябынып ят!» дип биреп киткән иде. = Озак та үтми, без аның алгы сызыкта һәлак булуын ишеттек. Әйе, кешеләр бер-берсеннән бик нык аерыла Писарь булып утырганда миңа аларның төрлесен күрергә туры кялде Кеше язмышы кеше кулында. Фронт шартларында солдат өчен бу аеруча шулай. Менә минем монда писарь булып утыруым һич тә үземнән түгел. Кемдер куйган иде, кемдер чыгарып та җибәрергә тиеш. Безнең ротада ни сәбәптәндер командирлар еш алышынып торды. Шул ел ярым вакыт эчендә миңа бер-берсен алыштырган биш командирга буйсынып эшләргә туры килде. Биш командир — биш характер дигән сүз, һәркайсына җайлашырга, көйләнә белергә кирәк иде Кайберсе белән ара бик әйбәт булып китә, ул сиңа писарь итеп кенә түгел, кеше итеп тә карый. Менә бу Федько вакыйгасын сөйләгән чактагы командирыбыз, капитан Баранов, әнә шундыйлардан иде. Миннән күп белүне таләп итсә дә, ул бервакытта да мине кимсетмәде, юкка- барга кыерсытмады. Киресенчә, миңа үзенең якын бер ярдәмчесе итеп карый иде (һәм дөрес карый иде, чөнки писарь аңа рота хәле турындагы мәгълүматларны көн саен әзерләп кенә тора), сораша-киңәшә иде, хәтта еш кына: «Бел, син писарь гына түгел, ә ротаның штаб начальнигы!» дип, минем дәрәҗәне күтәреп тә жибәргәли иде. Ахрысы, шуңадыр, ул үзе үк миңа ара-тирә командирлар паегыннан өлеш тә чыгара иде, кием-салымның да яхшырагын бирә иде. Билгеле инде, мондый командирга эшең дә, жанын да жәл түгел. Ләкин аны да бездән ни өчендер алдылар. (Строевой командир дип хәрәкәттәге дивизиягә күчерделәр булса кирәк ) Инде аның урынына килгән командир бөтенләй икенче кеше булып чыкты. Бу да капитан иде, ләкин интендант хезмәте буенча, ягъни хәрби тәэминат кешесе. Фамилиясе—Сидоров иде. Шушы Сидоров ротага килүе белән үзен утә формалист, шунлыктан аеруча дорфа икәнлеген күрсәтеп өлгерде. Икенче көнне үк ул минем башымдагы бүреккә бәйләнә башлады: янәсе, ни өчен әле минем башымда командирлар бүреге? Кем бирде. кем рөхсәт итте’ Мин ни әйтергә белмичә аптырый калдым, чөнки моңарчы бер генә командирның, да, шулай ук безнен ротага килеп чыккан бер генә зур начальникның да минем бүреккә бәйләнгәне булмады. Әллә юри шаярта инде иптәш капитан дип, мин бары елмаеп кына куйдым Бу аның ачуын китерде. г — Мин сездән сорыйм,— диде ул, тавышын күтәрә төшеп.— Кем рөхсәт итте сезгә командирлар бүреге киеп йөрергә? — Элекке командир,—дидем мин, каушамыйча гына. — Нәрсә ул, армия тәртибен белми идемени?... — Юк, белә иде, ләкин ул үзе миңа бу бүрекне алырга кушты. — Димәк, белмәгән. Армиядә сержантка командирлар бүреге не положено. Барыгыз, хәзер үк солдат бүрегенә алыштырыгыз. Мин бераз дәшми тордым, аннары кинәт туган үжәтлек белән әкрен генә: — Әгәр бармасам? — дидем. Командир, колакларына ышанып бетмәгәндәй, миңа бик сәерсенеп карады. Күрәсең, минем тарафтан мондый тискәрелекне һич тә көтмәгән иде, сержант командирына каршы сүз әйтсен әле!.. Моның өчен бит... һәм ул, ниһаять, корыч тавыш белән өзеп әйтте: — Бармасагыз, сезгә биш тәүлек гауптвахта! Әлбәттә, буйсынырга кирәк иде, хәтта иң мәгънәсез боерыкка да буйсынырга кирәк, чөнки рәхимсез кагыйдәсе шул... Ачуымны һәм гарьлегемне йотып дигәндәй, мин үзебезнең старшинага киттем һәм сары тышлы, йомшак мехлы бик әйбәт бүрегемне катырак та, салкынрак та соры солдат бүрегенә алыштырып кайттым. Шулай да мин аны кырын салыбрак кидем. Әйдә күрсен, солдат бүреген дә йөртә беләбез без! Билгеле инде, башта ук безнең арадан мондый йолкыш кара мәче узгач, килешеп, тату гына эшләү мөмкин булмаячак иде. Шуңа күрә мин бу писарьлык эшеннән ничек кенә булса да ычкынырга ниятләп куйдым Дөрес, озак та үтми иптәш командир минем үзенә никадәр кирәкле кеше булуымны белеп алды, һәм, әйтергә кирәк, миңа карата бераз йомшара да төште. Ләкин барыбер писарьлыктан китү уе миндә кире сүрелмәде инде, чөнки ике арадагы боз калды, боз эреп бетмәде. Моны мин генә түгел, командир үзе дә бик яхшы сизә иде шикелле... Тик миңа авыр, миңа гел йомылып та сагаеп кына торырга туры килә. Ә ана нәрсә, аның эче пошмый миңа, ул бит үзен һәрвакытта хаклы дип санарга өйрәнгән кеше. Минем бәхеттән, озакламый, безнең ротага госпитальдән чыккан бер төркем солдатлар килде. Алар арасында элек укытучы булган Спиридонов фамилияле, миннән олырак бер Пенза кешесе дә бар иде. Командир аны минем янга утыртты. Бәлки ул моны билгеле бер максат белән эшләгәндер, ләкин мин моңа һич тә көенмәдем. Киресенчә, икенче писарьның булуы миңа моннан китү өчен юл гына ачачак иде. Шул Спиридонов белән без икәү бер ай ярым чамасы тату гына эшләгәннән соң, мин, ниһаять, командирга мине каравыл хезмәтенә күчерүен сорап рапорт бирдем. Командир рапортка күз йөртеп чыкты да миңа: — Нигә китәсең? — дигән булды. Мин аягүрә баскан килеш, бөтен шартын житкереп: — Иптәш командир,— дидем,— үзегез дә беләсез, безнең ротада штат буенча бер генә писарь булырга тиеш. Димәк, безнең беребез монда артык. Шуңа күрә мин сездән башка эшкә күчерүегезне сорыйм. — Ә Спиридонов үзе генә эшне алып бара алырмы соң? — һичшиксез!.. Иптәш Спиридонов шәп писарь булачак! Шуннан соң командир, бүтән бер сүз әйтмәстән, минем рапортказ «Боеприпаслар складының каравыл взводына җибәрергә», дип виза салды. Әлбәттә, мин анардан рәхмәт сүзе көтми идем, ләкин шулай да ул миннән күңел өчен генә: «Кая күчәргә телисез?» дип сорарга тиеш иде кебек. Безнен рота саклый торган төрле складлар күп, әмма шулар арасында иң хәтәре әнә шул боеприпаслар склады иде... Хәер, мин моңа артык борчылмадым, чөнки, беренчедән, минем шикелле солдат кеше язмыштан узмыш юк дип үзен юатырга өйрәнгән (чынлап та ♦ кемне кайда нәрсә көткәнен белеп буламыни?), икенчедән, боеприпаслар складында төрле милләт кешеләре күбрәк иде. Командирлары да мина яхшы таныш кыргыз егете—Нугайбәк Кулибаев дигән лейтенант... Әнә шулай ансат кына каравыл взводына күчеп, мин постка да йөри башладым. Постта торуның нәрсә икәнен сөйләрмен әле. ләкин хәзер бер унайдан шуны әйтеп калырга кирәк. Взводта командир ярдәмчесе һәм разводящий булып Акшалов дигән казакъ егете йөри нде. Бу — утны-суны кичкән яшь. тәҗрибәле солдат, каравыл хезмәтен дә яхшы белә, ләкин каты яраланудан сон бер аягы бөтенләй бөгелми диярлек. Бик азапланып кына йөри, ә разводящийның бөтен эше аяк өстендә — чокырлы-чакырлы сукмакларны ана көндезен генә түгел, төннәрен дә < ничәмә тапкыр әйләнергә туры килә. Әлбәттә. Акшаловка авыр, бик ~ авыр булгандыр. Менә шунлыктан лейтенант Кулибаев, озак та үтмичә “ мине, сержант та диптер инде, үзенә ярдәмче (ягъни помкарнач) һәм а разводящий итеп куйды. Ә Акшаловны солдатлар торган землянкага я даими кизү (дневальный) итеп билгеләде, һәрбер казакъ баласы шн- келле, ул да бик оста аш пешерүче булып чыкты. ® м х Без җимерелеп беткән бер зур гына шәһәр читенлә торабыз. Кышкы айларда бу шәһәр өчен бик каты сугышлар барды. Ал >м башкайларын ‘ монда күп салдылар — шәһәр әйләнәсендәге ачык кырда безнекеләрнең үле гәүдәләре сибелеп ята. ә шәһәрнең эче-тышы немец үлекләре белән тулы .. Кышын аларны жыеп та бетерә алмадылар, күбесе кар астында калды. Хәзер менә яз башы. Гаҗәеп якты, җылы-йомшак көннәр Күк йөзе бер офыктан алып икенче офыкка чаклы чалт аяз — бүрек кадәр генә болыт та юк, ичмасам! Ә дәртләнеп йөзгән яшь кояшка без яшьле күз кырые белән генә карап алабыз: ашыкма, китмә син безнең өстән, диясе килә үзенә... Рәхәт безгә, тән генә түгел, җан эри. җан һәртөрле михнәт-газаплардан арына кебек. Ә сон күптәнме әле без бу аяз күктән курка-шомлана идек, безнең өчен болытлыкараңгы көн яхшырак иде. Аяз көн булдымы — немец самолетларын көт тә тор. Еш кына безнең өстебезгә кояш нурлары белән бергә үлем ява торган нде. Ә хәзер инде алай түгел. Куркудан туйдык, ахрысы, куркасы килми башлады Аннары немец авиациясе соңгы айларда, кыйналган эт шикелле, койрыгын бөтенләй кысты диярлек. Баштагы кебек азына, котырына алмый инде ул. Бнк сирәк кенә килеп чыккалый, анда да күбрәк кире борылып сыза. Сызарга мәҗбүр. Әйе. адәм баласы сугышның үзен дә, аның дәһшәтләрен дә онытып торырга ярата. Хәтта менә бу җимерелеп, ишелеп беткән шәһәр дә аны ул хәтле шомландырмый һәм борчымый кебек. Чөнки шәһәр өстеннән сугыш өермәсе котырынып узган инде, ул да үзенең коточыргыч хәрабәләре белән язгы кояш нурларында тын гына коена, аның да исән калган почмакларына, ышыкланып торырлык ярыкларына, бүрәнә, кирпеч астындагы подвалларына кешеләр кайтып керергә өлгергән — шунда алар нидер кымшана, кага-суга. чүп-чардан тазарта, кыскасы, яңадан тамырланыр, яшәр өчен тырышып ята Бу хәрабәләр әйләнәсендә, бу патрон гильзалары, бомба, снаряд БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК кыйпылчыклары тулып яткан җирлә яңадан терелүнен гаҗәеп билгеләрен күрергә мөмкин. Шуның бер генә мисалы. Лейтенант Кулибаев башта мине тимер юллан шактый читтә ялгызы гына торган бер иске сарай янына постка куйган иде. Сарайга немецлардан калган снаряд, миналарны җыеп тутырганнар — мин шуларны сакларга тиешмен. Менә шул постка бара торган юл буенда, дүрт-биш адым гына читтәрәк, кар астыннан чыккан өч немец солдатының үлек гәүдәләре аунап ята. Мин көн дә аларны күреп узам. Беренче күрүемдә ихтыярсыздан чирканып, бик җирәнгән идем — алар инде бик ямьсез бүртенеп, чери- таркала һәм төчкелтем үләксә исе тарата башлаганнар иле. Безнең бәгырьләр бик каткан, фашистлар солдатын һич кызгану юк, ләкин шул солдатның үлек гәүдәсен күргәч, ул да бәхетсез бер адәм баласына әйләнеп кала Чиркана чиркана булса да ирексездән үзен кызганып узасың. Ә берничә көннән соң ни күрим, боларның чатлы-ботлы яткан гәүдәләре тирәсеннән, күм-күк битләренә ышкылып, ямьяшел үлән баш калкытып чыгып килә!. Ничектер бик серле дә, бик мәгънәле дә булып тоелды миңа бу асылда бик табигый күренеш. Җитмәсә, якты кырлар өстендә сабан тургайлары кояшка каршы талпынып-талпынып берөзлексез сайрыйлар'.. Чит-ят җирләргә килеп башларын салган, череп яткан шул бичараларның үзләренә дә узышлый: «Я, комрадлар, безнең Рәсәйдә яз матурмы?» — дип дәшәсе килеп китә. Әмма ләкин сугыш искиткеч явыз, мәкерле нәрсә икән. Канда гына сагаламый ул безне' Менә шундый тургайлар сайрап торган кояшлы көннәрнең берсендә безнең Ефимов дигән солдатыбыз яшь үлән каплап киткән минага туры килеп һәлак булды да куйды Ефимов транспорт взводында ат йөртүче (ездовой) булып эшли иде. Бер көнне командир аны, атын җиктереп, шәһәр читендәге үлекләрне җыярга чыгарып җибәрә. Аның белән тагын ике солдат та була. Алар юлсыз-нисез кыр буйлап йөриләр, берничә үлекне табып, арбаларына да күтәреп салалар. Ефимов дилбегә тотып, гел арбасы кырыннан бара, ә теге ике солдат бераз арткарак калып, үзара сөйләшә-сөйләшә атлыйлар. Шулай барган чакта кинәт коточкыч шартлау!.. Тузан-төтен... Арттарак килгән ике солдат, җил очыргандай, тәгәрәшеп китәләр. Ләкин аларга әллә ни зур зыян булмый — җиңелчә контузия генә алалар. Бераздан торып карасалар,— бу ни әкәмәт? — ат тора, ә арба юк! Арба, өстендәге үлекләре белән бергә, ваткаланып очкан... Бер читтәрәк ярты бите, ярты башы актарылган Ефимов җирдә чалкан ята,— хәтта кулыннан дилбегәсен дә ычкындырмаган. Ә ат тора, атка берни дә булмаган. Тагын үзенә күрә бер хикмәт! Ничек кенә булган соң бу болай?.. Теге ике солдат, ат янына килеп, тикшеребрәк карагач, ниһаять, беләләр: немецның тапкка каршы куйган минасы өстеннән ат басмыйча уза, арбаның алгы тәгәрмәче дә аңа ничектер туры килми, ә арткы тәгәрмәчнең берсе (Ефимов атын бераз каера төшкәндерме инде) минага килеп тә менә. Көчле шартлау, һәм кеше бер мизгел эчендә һәлак тә була. Я, нәрсә әйтәсең? Язмыш . Ләкин теге ике солдат өчен дә язмыштыр инде бу, әмма бәхетле язмыш, чөнки үзләре дә белмәстән арткарак калып атламаган булсалар, алар да шунда беткән булырлар иде... Әнә шулай көтмәгәндә сискәндереп, сугыш үзен вакыт-вакыт безнең исебезгә төшереп куя. Әйе, чүпләнмичә калган миналар очрый әле, очрый... Мәрхүм Ефимовны мин күптән белә идем. Бу ротага без бер вакыт- тарак килеп эләккән идек. Ул гәүдәгә базык кына, холкы белән дә басынкы-юаш кына бер кеше иде. Очрашканда мина: «Исәнме, писарь!» дип дәшмичә калмый иде. Үзе ул шушы якныкы иде. Моннан бер-ике атна чамасы элек кенә анын янына хатыны да бер генә кичкә килеп киткән булган. Ирен әйбәтләп сыйлар өчен хатын бакчасына күп кенә күчтәнәч тутырып, хәтта, чүпрәккә урап, агач бөке тыккан ике шешә самогон да китергән икән... Транспортчылар землянкасында унбишләп кеше тора иде. Ләкин солдатлар ул кичне барысы да дәррәү ятып, яман гырылдап, бик каты йокларга тырышканнар... Шул караңгы землянканың бер почмагында Ефимов хатыны белән тавыш-тынсыз гына утырып, төнне уздырып жибәргән. Авыр туфрагы җиңел булсын, бик тыйнак, кыюсыз кеше иде, мәрхүм! Җитеп торыр... Солдатның хәтер сандыгында бик күп нәрсә сак- 5 лана, барысын ла сөйләп бетереп булмас, хикәянең башына күчик. < Әйе, менә без Латвия җирендә. Машиналарда, йөкләр өстенә утырып, S тирә-якны бик ачык күзәтеп килдек, шул сәбәпле латышлар җирен g ничектер бик тиз танып алдык. Безнең Рәсәй җирләренә бер дә охша- п маган икән. Монда бөтен нәрсә — кырлар, басулар, урманнар—ч күләме белән шактый кечкенә икән. Шәһәрләре дә кечкенә, җыйнак я кына... Бездәге кебек зур-зур авыллар бөтенләй юк. бары бер йортлы, я күп булса, ике йортлы утарлар гына. .Алар бер-берсеннән чакрымф чакрым ярымда ялгыз гына утыралар. Бер утар—бер хуҗалык булса _ кирәк. Арада бик тазалары очрый: өе дә таштан, каралты-куралары да 3 таштан, түбәләре калай белән ябылган... Искергән, тузганнары да күре- = нә—болары инде агачтан, түбәләре дә каралып беткән дранча гына = һәммәсенең күпме-азмы иген басуы, печәнлеге, бакчасы шул утар тирәсендә — әллә кая китеп йөрисе юк. Барысы да якында, кул астын- ® да гына. Терлекләре дә шунда гына йөриләр. Әйтергә кирәк, бу утар- х лар безгә башта сәер-кызыклы да һәм ничектер күңелле ямьле дә “ булып күренде. Аларның хуҗалары үз көйләренә үз җайлары белән 2 эшләп, дөнья ыгы-зыгысыннан читтә, тук-тыныч кына яшиләрдер кебек » тоелды. Ләкин безнең солдатларның бу утарларга карап телдән әйткәннәре бөтенләй икенче нәрсә турында булды. Чын гаҗәпләнү белән алар: — Боларны колхозга ничек итеп оештырырлар нкән соң? — диештеләр.— Барысын да бер урынга җыярлар микән? Билгеле, алар фикеремчә, бу җирләргә яңадан Совет власте кайткач, колхоз да булачак, булмыйча калуы мөмкин түгел.. Аннары тагын бер нәрсә безне гаҗәпләндерде, монда шактый терлек күренә иде. һәрбер утар тирәсендә сыерлар, башмак таналар, сарыклар йөри. Бигрәк тә сарыкларны күргәч, безнең казакъларның исләре китте: — Ой-бой, монау латышта куйлар калган гой! Искитмәслек тә түгел, чөнки немец аяк басып киткән Рәсәй авылларында терлек бөтенләй беткән диярлек иде. Берән-сәрән сыер күрен* гәли, аз-маз дуңгыз бар, әмма сарык юк, сарыкларны ашап бетергәннәр. Ә монда пәрбер утар тирәсендә унлап, унбишләп сарык күренә. Чынлап та гаҗәп иде бу... Ләкин безнең солдатлар төрлечә юрап карасалар да, бу хәлнең серенә, билгеле, төшенә алмадылар. Безне кечкенә бер станциядән ике километр чамасы чнттәрәк торган урман буена китереп туктаттылар. Хәрби кирәк-яраклар склады шушы урман эчендә булачак нкән. Склад кешеләре бирегә килеп урнашканнар иде инде. Без дә тиз генә урнашу хәстәренә керештек. Нарат, каен, усак аралашып үскән бу урман шактый җепшек, сазлыклы нкән — торыр өчен шәп урын түгел. Җире калын юрган кебек йомшак, йөргәндә аяклар батып-батып китә. Мүк җиләге күп булырга тиеш монда. Ә менә землянкаларны кайда казырга? Немецлардан калган землянкаларга очрасак, безнең эш бик ансатлаша торган иде. (Немец землянканы гадәттә таза, иркен итеп сала ) Мина-мазар калдырып китмәгәнме дип тикшергәннән соң, шул землянкаларны немецларның төрле чүп-чарыннан тазартып, әзер «өнгә» генә керә торган идек. Чүп-чар дигәннән. ул фрицлардан нәрсәләр генә чәчелеп калмый'.. Төрле-төрле печатьле шешәләр, конфет, шоколад, сигарет кәгазьләре, ялангач хатыннар төшерелгән журнал битләре, оятсыз фоторәсемнәр, уен карталары, сынган тарак, ватык көзге, яньчелгән фляга — тагын әллә ниләр, санап та бетерерлек түгел. Баштарак безнең солдатлардан кайберәүләр шул чүпләр арасында эзләнергә ярата торганнар иде. Соңыннан без аларны бу эштән бик нык тыйдык. Командир үзе ташландык землянканы тикшереп чыкмыйча, аңа берәүне дә якын җибәрми, ә тикшергәннән соң бөтен чүп-чарын бер төшкә өеп, үз күзе алдында яндырта. lice дә калмасын. ди. Хәер, бу урманда безгә андый «трофейга» бай әзер землянка очрамады. Башта казыклардан һәм агач ботакларыннан бер өч куыш ясадык. эчләренә бик әйбәт итеп печән түшәдек. Сиртмәле караватың да кирәкми' Соңыннан инде, бераз баш-күз алгач, калкурак урында берсе кечерәк, берсе зуррак ике землянка да казырга тотындык. Бу якларның көн саен диярлек килеп торган яңгырыннан землянкасыз һич тә котылып булмый. Ә безнең солдатлар, әйтергә кирәк, «җир сараен» менә дигән итеп салырга өйрәнделәр. Түбәсе өч кат бүрәнәдән — трактор үтсә дә ишелмәс! Яна урынга күчеп урнашкан чакта эш гадәттә бик күп. бик тыгыз була. Килеп машинадан төшкәч тә алдан билгеләнгән пост нокталарына беренче часовойларны куябыз. Аннары калганнарыбыз тиз генә үзебезгә торыр җир әмәллибез, склад территориясен әйләндереп берничә рәт чәнечкеле тимер чыбык сузабыз, территориягә керә торган төп юлга шлагбаум белән кечкенә будка сыман нәрсә ясап куябыз. . Ул да булмый, складка вагон-вагон боеприпаслар килә башлый. Шул ук чакта, шул ук боеприпасларны алгы позициягә алып китәр өчен территориягә автобат машиналары килеп тула. Бу эшкә кагыйдә буенча каравыл хезмәтендәге солдатларны алмаска тиешләр. Ләкин сугыш синең кагыйдәләрең белән хисаплашып торамыни ул. Кыска гына бер боерык, һәм без. посттан азат солдатлар, барыбыз да вагон бушатырга яки машина төяргә китәбез. Күбрәк төнлә эшләргә туры килә, чөнки төнлә хәвефсезрәк. Ә боеприпас дигәнең ул әрҗәләргә тутырган конфет түгел, боеприпас ул тимер дә корыч, аларның (мәсәлән, авыр снарядларның) берсе-берсе сиксән кило тартканнары бар. абзыкаем! Менә шуларны инде безнең гарип-гораба солдатларыбыз кара тиргә батып, көчәнә-көчәнә күтәреп төшерә яки күтәреп мендерә. Кайчагында солдатның басып торырлык хәле дә калмый. Ә бит ана яңадан постка да барырга кирәк. Тыныч шартларда, әйтик, берәр хәрби объектны саклаучы яшь солдат постта бары ике генә сәгать тора. Каравыл хезмәтенең уставы буенча да ул шулай гына торырга тиеш. Ә монда безнекеләр тоташтан алтышар сәгать торалар. Чөнки кеше җитешми, һәр постка бары икешәр генә кеше туры килә. Менә шунлыктан көзге караңгы төннәрдә дә, кышкы салкын бураннарда да безнең әлеге карт солдатыбыз, мылтыгын бер иңенә асып, бер кулына алып, пост дип әйтелгән берәр агач төбендә алты сәгать буена таптанырга мәҗбүр. Утырып тору аңа рөхсәт ителми, арыса — басып кына торырга ярый. Дөрес, без аларны дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә дә алыштырып карадык. Ләкин солдатлар моңа риза булмадылар: кайтып тамак ялгарга да, йоклап алырга да вакыт җитми кала, алты сәгать торып, алты сәгать ял итү безнең өчен әйбәтрәк, диделәр. Үзләре шулай дигәч, билгеле, яңадан алар теләгәнчә калдырдык. Алты сәгать постта торуның нәрсә икәнен ничек кенә аңлатырга? Разводящий буларак мин моны яхшы беләм, ләкин шуның өстенә әле минем үземә дә каравыл взводына күчкән көннәрдә алтышар сәгать постта торып карарга туры килде. Күнекмәгән кеше өчен бу искиткеч авыр хезмәт. Япаялгыз тик бер урында торгач, шул озын төнгә охшаган вакыт һич кенә дә үтеп бетмәс кебек тоела. Арлы-бирле йөренгән дә буласын, авыз эчеңнән генә берәр көйне дә шыншырга тотынасын, фикерне читкә жибәрер өчен юк-бар нәрсәләр турында да уйларга ♦ тырышасын. Әмма мнение һаман бер нәрсә — күпме вакыт үтте икән дигән уй кимерә дә тора. Баштагы ике-өч сәгатьне шулай да җиңелрәк үткәрәсең, иллә мәгәр калган яртысын үткәрә алмыйча тәмам интегеп бстәсен Ахырга таба бөтен жирен — башын, күзең, аякларың — барысы да арый һәм шулкадәр арый ки, күзенә инде һичбер нәрсә күренми башлый. Смена килер алдыннан, үзең сәгать теленә әйләнеп дигәндәй, калган минутларыңны гына санап торасың. Минем беренче мәртәбә постта торуларым әнә шулай ифрат азаплы үтте. Ләкин адәм баласы, мәгълүм булганча, барысына да күнегә, һәм мин дә, билгеле, әкренләп күнектем. Тора-бара хәтта бу постта торунын үзенә күрә бер, ничек дим, унай-рәхәт ягын да тапкандай булдым: хыял диңгезендә йөзәр өчен бик шәп урын икән! Тик вакытны гына уйла- ф маска кирәк. Теләсә нәрсә турында уйлан, хыяллап, әнә сәхрәләр кич. ~ диңгезләр кич, һиндстанга барып чык, һималай тауларына менеп " төш, берәр һинд кызын урлап. Питрәчкә алып кант, иллә мәгәр вакыт х үтәме икән дип һич кенә дә борчылма!.. Ә вакыт үтә ул, үтә, алты = сәгать кенә түгел, алты мен елы да үтеп китә, әйдә, чәнчелсен!. Ул да _ булмый, смена килә, син алмашыңны дусларча елмаеп каршы аласың— ~ менә рәхәт ял вакыты сиңа да килеп житә. Землянкага кайтып, дне- * вальный борчак концентратыннан пешереп торган ашны ашыкмыйча * тәмләп кенә ашыйсың, ашап беткәч, кашыгыңны әйбәтләп ялыйсың, 5 котелогыңны жылы су белән чайкап куясың. Аннары бер утырып, урта А бармак юанлыгы итеп төргән махраны тәмен-ләззәтен белеп кенә, очына өргәләп кенә көйрәтәсең. Шуннан соң чолгауларыңны кибәргә куясың да печән түшәгән сәкегә, шинелең белән баштан ук бөркәнел, йокларга ятасың. Җылынып, изрәп, төшләр күрә-күрә... Нигә, рәхәт түгелмени? Хәер, безнең картрак солдатларга каравыл хезмәтенә күнегү болай ук авыр булмагандыр, чөнки, беренчедән, аларның берсе дә минем кебек жылы урыннан бу эшкә күчмәгәннәр, икенчедән, барысы да диярлек күптән инде каравыл взводында хезмәт итәләр. Әлбәттә, алар тизрәк күнеккәннәр дә, тизрәк ияләшкәннәр дә, сыкранмыйча гына постка баралар-кайталар, әмма ләкин аларга да барыбер жннел түгел. Бигрәк тә авыр йөк бушату эшеннән соң постка баруы һәм алты сәгать аяк өстендә торуы — ай-һай, күпме чыдамлык, күпме көч кирәк моның өчен!.. Мина аларның берсеннән дә каравыл хезмәтен мактап яки яратып әйткән сүзләрен ишетергә т>ры килмәде. Шуны да онытмаска кирәк: постта торучыга каты таләп тә куелган һәм зур хокук та бирелгән. Барысыннан элек ул, билгеле, һәр сәгатьтә, һәр минутта уяусизгер булырга тиеш Караңгы төндә дә, томанлы иртәдә дә, җилле яңгырлы көндә дә... һәм һич беркемне янына якын җибәрмәскә тиеш. Әгәр берәр кеше якын килә башласа һәм: «Тукта, кем килә?» дигән сүзгә җавап бирмәсә, солдатның аны ату белән куркытырга хакы бар. Хәтта килгән кешене ул таныса да, хәтта килүче үзебезнең берәр зур начальник булса да аңа: «Тукта, атам’» дияргә хакы бар. Туктамаса, атачак һәм солдатка берни дә булмаячак. Ике генә кешене ул үзенә якын җибәрә — каравыл начальнигын һәм разводящийны. Шулардай башка һич беркем, хәтта генерал, хәтта маршал да ана якын килә алмый. (Яки килсә дә каравыл начальнигына ияреп килә ала.) Әнә шулай кагы куелган ул каравыл эше! 3. «К. У.» М 9. 17 БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК Яна урында әзрәк баш-күз алдык шикелле. Безнен солдатлар үзләренә бер зур гына землянка да өлгерттеләр. Хәзер командир белән икебезгә аерым, кечкенәсен, төзеп яталар. Мин бит разводящий гына түгел, командирның ярдәмчесе дә, ары-бире киткән чагында аны алыштырам, шуңа күрә ул мине үз янында тота торган булды. Постларның сменалары да тәртипкә салынды. Казакъларны без бер сменага тупладык. Ни әйтсәң дә алар бер-берсенә җылышып, бергә сайрашып яшәргә өйрәнгән халык. Сменадан кайткач, бергәләп ашыкмыйча чәй эчә-эчә, озак кына гәпләшеп утыру алар өчен үзе бер хозур, үзе бер ял... Югыйсә, ялгыз казакъ бик күңелсезләнә, бик моная ул. Сменаларны тәүлеккә дүрт мәртәбә — иртән алтыда, көндез уникедә, кич алтыда һәм янә төнге уникедә алыштырабыз. Бусы инде минем эш. Сменага бер ярты сәгать калгач, мин солдатларга киенеп, әзерләнеп землянкадан чыгарга кушам. Төрле кеше төрлечә дигәндәй, монда да кайберсе бик тиз җыенып чыга, ә кайберләре (мәсәлән, Байәхмәтов) бик озак кыймылдый. Кабатлап, үтемлерәк сүз кушып, кычкырып та әйтергә туры килә. Ниһаять, кыштырдый торгач, барысы да чыгып бетәләр. Мин аларны сафка тезәм дә өс-башларын, мылтыккоралларын тәртиптәме дип тикшереп чыгам. Мылтыкларына сүз юк. чиста, әйбәт. (Чөнки көн саен диярлек чистартырга мәҗбүр итәбез.) Ә менә өс-башларына килгәндә инде, пөхтәлек — ташка үлчим! Кайсының төймәләре каптырылып бетмәгән, кайсының бил каешы буш — йодрык сыярлык, ә Ишмәмәт әнә пилоткасын башына аркылы кигән. Хәер, аның һәрвакытта шулай: я аркылы, я алдын артка кигән була — әйтерсең, пилоткасы башында әйләнеп йөри!.. (Гомумән, карт солдат — каткан тал кебек, аңардан чын солдат ясавы бик читен.) Тиешле төзәтүләрне ясаганнан соң, каравыл хезмәтенең кайбер кагыйдәләрен яңадан исләренә төшергәч, мин аларны сулга таба борам да: — Киттек, бөркетләр!—дип, үз артымнан җилле генә ияртеп алып китәм. Беренче пост — шлагбаум янында. Бирегә солдатның төзегрәген, үткенрәген һәм грамоталырагын куябыз, ник дисәң, шушыннан өзлексез машиналар да. кешеләр дә үтеп йөриләр. Аларның пропускларын карап үткәрергә кирәк. Шулай ук бу юлдан үтеп-сүтеп йөрүче төрле начальниклар да бер дә өзелми. Часовой монда штык шикелле торырга тиеш. Шуна күрә бирегә ни җитте солдатны куеп булмый. Хәер, карт солдатлар үзләре дә начальниклар күзенә алай бик кереп торуны яратмыйлар. Хәзер анда бер күзе пыяла, әмма буе-сыны бик килбәтле Шумилов дигән солдат тора. Сугышка чаклы ул кайдадыр май заводында бухгалтер булып эшләгән, имеш. Ахрысы, шуңадыр, һәртөрле кагыйдәләрне бик төгәл үтәргә ярата һәм кергән-чыкканнарның язуларын да ашыкмыйча бик җентекләп тикшерә. Менә хәзер мин аңа алмашка Җантимеров дигән солдатны китердем. Бу казакълар арасында иң яше, укый-яза белгәне, сугыштан өтелеп чыккан чын солдат, ышанычлы часовой... Сүз уңаеннан тагын шуны да әйтергә кирәк. Җантимеровның гаҗәеп бер сәләте дә бар: сандугач- былбыл булып искиткеч матур сызгыра ул. Агачлар арасына китеп, шундый чын, шундый өздереп чутылдарга тотына ки. ишеткәч, сандугач икәненә тәмам ышанып, сихерләнеп тыңлыйсың үзен... Ничәмә тапкыр ул безне шулай алдады. Казакълар да үзен бик яраталар. Без шлагбаум янына килеп җиткәндә. Шумилов боеприпаслар төягән дүрт «студебеккер» машинасын үткәреп тора иде. Үткәреп бетергәч, мин аңа якынлашып: — Я, Шумилов, эшләр ничек, бик арымадыкмы? — дип сорадым. — Әзрәк булды, иптәш сержант,—диде Шумилов, турая биреп. — Нәрсә, машиналарны күп үткәрергә туры килдеме? — Ничек дип әйтергә? Бик күп булмаса да, һаман килеп торалар, китеп торалар, так што шлагбаум киртәсеннән бер адым да читкә китәргә туры килмәде. * Бу складнын шунысы яхшы: моннан урлап чыгар нәрсә юк. Йөкләрне тикшереп тору кирәкми дә. барыбер артык ящикны эләктереп чыгарга тырышучы'табылмаячак. Ә менә азык склады каравыл өчен бик начар — анда инде машинада нәрсә барын карамыйча чыгару юк. Бигрәк тә аракы төягән булса, шоферның утыргычын да күтәреп карарга туры килә. Бездә часовойларны алмаштыру бик гади эшләнә. Берсе китә, икенчесе торып кала. Бушаганнарын мин үзем белән ияртеп йөрмим, шунда ук кайтарып жибәрәм. Аз булса да ял итә торыр. Кайберләре, бәйдән ычкынгандай, землянкага таба сыптыра гына. Шумиловны алыштыргач, мин, калган солдатларны ияртеп, чәнечкеле тимер чыбык буйлап сузылган тар сукмактан икенче постларга * китеп бардым. Солдатлар җитмәгәнгә күрә, пост аралары шактый ерак, s бик кирәк урыннарда гына тора Шлагбаумнан сон әле берсенә, әле - икенчесенә житеп, часовойларны алыштыра-алыштыра бара торгач, Z менә иң соңгысына да Ишмәмәт белән икәү генә килеп життек. Бу м постның урыны бик аулак, бик матур жирдә: урман кырые, каршыда х адәм аяк басмаган киң генә аланлык, чабылмыйча калган бил тиңентен < куе үлән — ул инде шулай утырган килеш саргаеп картайган, хәтта * чәчәкләре дә коелмыйча гына кипкәннәр... Монда ялгыз-ялгыз бик = мәһабәт имәннәр, каеннар үсеп утыра. Бирегә килгән саен мин эчемнән я генә, тукта, бу урын мина малайчактан ук таныш түгелме сон дим, бик * сәерсенеп уйламыйча калмый идем. Әнә, тимер чыбык буендагы ялгыз имән төбендә чуваш Емелькин басыл тора. Мылтыгына беләге белән таянып торышыннан ук күренә, дәдәебез бик арыган булса кирәк. — Ну, Емелькин,— дим мин аңа килеп җитү белән,—безне көтә- көтә зарыгып бетмәдеңме? — Бетмәгән кайда инде ул, парии? —лн Емелькин, урыныннан авыр гына кузгалып.— Алты сәгатенә түздек, алты минутка калгач түзүләре бик читен икән. — Шулайдыр шул... Синен пост ин ахыргы бит, көтмичә дә хәлең юк. Әллә якынрак постка күчерикме үзеңне? — Юк, кирәкми. Монда әйбәт. — Әйбәт дисең... Нәрсәсе белән? — Монда, парии, уйлавы рәхәтрәк. Мишәйт итүче юк. — Шулаймыни? Ниләр уйлыйсың сон син? — Барысын да... Әйтеп бетереп буламыни аны?! — Түтәйне дә сагына торгансыңдыр инде? — Аны да сагынам, парни, сагынам. Емелькин жнне белән юешләнеп торган күзләрен сөртеп аллы Мин сүзне икенчегә борыр өчен сораган булдым: — Тынычлыкмы, ул-бу юкмы’ — Нәстә булсын... Бер куян гына сикерә сикерә узып китте Атмак« чы идем дә тревога ясармын дип курыктым — Нигә атасың аны? — диде Ишмәмәт, ничектер кинәт кырыс кына. — Бәй. нигә дип, суеп ашарга. Тиресеннән бүрек тегәргә. — Харам ул! — Харам? Куянмы? —диде Емелькин, бик гаҗәпләнеп — Их, син, үзбәк, белмисең икән әле куян итенең тәмен, тавык итенә биргесез ул. F T9ЕЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК — Үтереп ашау харам... Җан иясен үтерергә ярамый, гөнаһ булады кү... — һе, таптын сүз! Кеше үтерергә ярый, куян үтерергә ярамый, имеш! — Кеше — явыз. — Кем, минме? — Емелькин анын өстенә үк бара башлады. — Я, я, җитәр сезгә! — дидем мин, араларына кереп.— Юк өчен әтәчләнмәгез. Кая, эшегезне бетерегез! — Ортак Емелькин аңламый шул,— диде Ишмәмәт, тыныч кына.— Мин аның кальбен аяп әйтәм, кальбе ташка әверелмәсен... — Аңламыйм шул мин сине, Ишмәмәт,— диде Емелькин да шактый йомшарып — Кальбе дисең, нәрсәдер инде ул, белмим, иллә мәгәр монда таш булырга кирәк, таш... ярар, кил әйдә, карт имәнгә терәл! Ишмәмәт Емелькин урынына басты һәм мылтыгын җиргә төшерде. Үзе дә мылтык буйлык бәләкәй-юка гына бер кеше инде ул. Чырае да сабыйныкы, күңеле дә сабыйныкы, чебен үтерергә дә кулыннан килмәс, ә шулай да мылтык тотып постта торырга ярын. Хәер, бу сугышта эшкә ярамаган кеше калмады. — Я, Ишмәмәт, әйбәт кенә тор инде,— мин әйтәм,— бик боекма, күбрәк йөргәлә... Мин синең янына килеп китәрмен әле. Ишмәмәт мөлдерәп туларга торган күзләре белән миңа моңсу елмаеп кына карый. Бик тә нечкә, йомшак бәгырьле кеше ул безнең Ишмәмәт. Чак кына җылырак сүз әйтсәң, әнә шулай эри дә китә. Җавап бирергә дә көче җитми. Аны хәтта безнең лейтенант та тирги алмый. Ә тиргәргә кирәк чаклар булгалый, чөнки ул, ничек дим, арада иң пешмәгән, иң тугарылып йөри торган солдатларның берсе. Әмма үзе бик чыдам, бик күндәм, кая гына куйсаң да тора һәм алты сәгаҮь түгел, ун сәгать тә тора ала, тавышын-тынын чыгармый. (Бүтәннәр, мәсәлән, ун гына минут артыграк торсалар да сукрана, сүгенә башлыйлар.) Аның дүрт баласы бар икән инде, ул шуларны бик сагына һәм гомумән илен-өен бик сагына булса кирәк, шулай сизелә. Әмма, әйткәнемчә, эчтән сүзсез генә сагына, бүтәннәр кебек тышка чыгарырга, уфтанырга яратмый. Үзенә күрә сәер, серле генә бер кеше ул... Минем аңардан сораганым да бар: — Ишмәмәт әкә, әйт әле, син үлемнән куркасыңмы? — Юк, курыкмыйм,— ди ул, тыныч кына. — Ник? — Минем береннән-бере кечек дүрттә балам бар! — һәм ул балаларының җирдән күпмегә биек булуын кулы белән күрсәтеп чыга: — Миңа үләргә ярамый, ходай мине саклаячак. һәм Ишмәмәт моны бик нык ышанып әйтә. Карт имән янәшәсендә генә чәнечкеле чыбыкның кечкенә чокыр өстеннән узган бер иркен урыны бар — без Емелькин белән шул төштән иелеп эчкәре уздык та тар гына сукмактан взводка кайтып киттек. Емелькин салган сукмак бу, иң туры, иң кыска юл... Минем арттан килә-килә ул миңа зур бер нәрсә итеп сөйли: — Куянның маңгаена туп-туры карап барсаң, парин, ул кача алмый. Ник дисәң, куян туры каршысына килгән кешене күрми, аның күзләре маңгаеның ике ягына чалыш утыртылган... Чапканда да ул башын бер уңга, бер сулга борып, алдына да, артына да карый-карый чаба Ышанасыңмы? Мин нәрсә дим?.. Куянның алай капканын һич тә күргәнем юк, ләкин Емелькинга «юк, ышанмыйм» дип әйтәсем килмәде. Чуваш агай куянны миңа караганда яхшырак белергә тиеш. Алданрак кайткан солдатлар землянка каршындагы тар өстәлдә дневальный сосып биргән борчак ашын котелокларыннан шөбердәтеп ашап утыралар иде инде. Емелькин да мылтыгын агачка терәп, билен нән каешып салып ташлады да кулын юып ашарга утырды Дневальный китереп биргән котелогына кашыгы белән тыгылгач: — Рәхмәт төшкере, бүген дә борчак икән,— диде — Каян алып җиткерәләр бу борчакны, әллә Әмернкәдән килә инде?! Солдатлар көлешеп алдылар. Арадан берсе: ф — Юк, булмас,— диде.—Борчак Американың үзенә дә җитми тор- х гандыр... ы — Нишләп? 5 — Нишләп дип, монарчы бит алар немецка каршы борчак кына < атып яттылар. н Солдатлар тагын көлештеләр. Сүзнең мәгънәсе аларга бик ачык:£ союзниклар (Америка беләнАнглия)ике-өч елбуена икенчефронтны о ачмыйча сузып килделәр. Безнең солдатларның бу хәлгә бик ачулары килә иде, шунлыктан җай чыккан саен Америкасына да. Англиясенә дә § тибеп узмыйча калмыйлар иде. Бик әшәке итеп сүккән чаклары да күп -о булды, ләкин хәзер тынычлана-басыла төштеләр инде, чөнки союзник- а лардан башка да немецны җиңеп чыгуыбызга ышана башладылар. ф Ашау-эчү бездә төрле вакытта төрлечәрәк була. Безне үзебезнең рота тәэмин итә. Әгәр ротага якын торсак, азыкның һәртөрлсссн вакытында “ алабыз, әгәр инде хәзерге шикелле ротадан ерак китсәк, үзебез алып = килгән коры-сары (концентрат, консерв, шпик) белән генә туенып то- « рабыз. Тик икмәкне генә без көн саен диярлек шушы склад келәтеннән алып кайтабыз. “ Башта әйткәнемчә, бу урынга күчеп килгәч бер-ике атна чамасы эш я бик күп, бик тыгыз булды. Әлеге дә баягы боеприпас дигән бик кадер- » ле нәрсәне төяшергә куалап, безне тәмам алҗытып бетерделәр. Зур һөҗүм вакытында гел шулай була инде ул: склад территориясенә йөзләрчә машина килеп тула, көнетөне анда кешеләр кайнаша, зур гына начальниклар сүгенеп, тиргәп, берөзлексез ашыктырып йөриләр. Ә төяп озатучылар барыбер җитешми. Менә шуннан соң инде посттан бушаган солдатка да чират җитә. Әлбәттә, каравылда торучыларга тияргә ярамый дип әйтүче юк. Ә арыган, өшәнгән солдат постында йокласа, башы белән җавап бирергә тиеш. Кыскасы, берьюлы икс камытны кияргә туры килде безгә . Бик арыдык, чиләндек, өс-баш та тетелеп бетте, ә соңга таба инде аякларны сөйрәрлек тә хәлебез калмады. Ләкин без бер нәрсәне белеп тора идек: дошман чигенеп, фронт ераклашса, безнең хәлебез дә җиңеләячәк. Бөтен теләгебез шул. бөтен өметебез дә шуңарда гына Чөнки ул чагында тылдан килеп торган боеприпасларны монда бушатмыйча алгарак, фронтка якынрак җиргә куачаклар. һәм шулай булып чыкты да ул: башта фронт моннан сигез-ун километрда гына иде, ә бер ун көннән инде автобат кешеләре фронтның 30—40 километрга ераклашканын әйттеләр. Хәер, без моны үзебез да сизеп тордык: сугыш бит ул. көчле күк күкрәве шикелле, акрынлап ераклаша һәм тоныклана бара. Менә безнең территориядә дә эш әкренләп сүрелә башлады, машиналарның килүе шактый кимеде, аннары зуррак начальниклар да китеп беттеләр. Бу инде яхшы фал иде. (Димәк, эшнең кызуы алга күчте дигән сүз.) Дөрес, машиналар һаман әле килгәләп тора, ләкин безне борчымыйлар иде инде. Шулай итеп, без янадан үзебезнең төп эшебез—каравыл хезмәтендә генә калдык һәм тынычланып, нормага кереп дигәндәй, солдат кешесенә хас көндәлек ашау кайгысы, йокы кайгысы белән генә яши башладык. Ашау дигәннән, безнең казакълар теге килгән чакта утарлар тирәсендә күренгән сарыкларны бер дә исләреннән чыгармаганнар икән. Шуны әйтергә кирәк, сухой паекны алар гомумән яратмыйлар, ирек- сездән көчләнеп кенә ашыйлар, ә шпикны инде бөтенләй авызларына да алмыйлар. Үзебезнең Россия жирен дә торган чакта, әгәр якын-тирәдә генә авыл булса, аларнын кайберләре, шул шпикны чүпрәккә төреп, авыл арасына чыгып китә иде дә берәр марҗадан бәрәңгегә яки сөткә алмаштырып кайта иде. Ничә тапкыр лейтенант үзләрен шуның өчен эт итеп тиргәде. Ләкин казакъ гаеплемени, нәфсе аның борынборын- нан ашап өйрәнгәнне сорый, йортына кермәгән чучканы ничек ашасын ул?1. Ә монда әнә сөйкемле куйлар утлап йөриләр... һәм менә бер көнне землянка алдындагы тар өстәл әйләнәсендә чәй эчеп утырган чакта Байәхмәтов шул сөйкемле мәхлукны кинәт кенә исенә төшергәндәй миңа әйтә куйды: — Анау латышның берәр куен алып чалганда жаксы булыр иде. ә, жулдаш сержант! Казан асып, казакъча бер мәҗлес кылып утырыр идек, ни дисез шуна? — Ни әйтим, Байәхмәт әкә, бик хуп күрәм мин бу эшне,— дидем мин дә аны-моны уйламыйча гына. Казакълар бердән җанланып киттеләр: — һа, сержант—үземезнең нугай, казакъның жоласын белә гой! Акшалов бөтенләй сикереп үк торды: — Эш нимәдә? Тотарга да алырга латышның куен... — Ничек итеп? — Сатып, сержант! Сатып... — Сатыр сиңа! Тот капчыгыңны! Байәхмәтов тагын ашыкмыйча гына үз сүзен кыстырып куйды: — Мондагы латыш частный адәм! Частный адәм сата ул, бәһасыннан гына тормаска кирәк. Мин моңарчы бу сөйләшүне бары уенга гына алып утыра идем. Гадәттәге бер хыяллану дип кенә... Ә хыяллану — куй турында да, кирәксә, кыз турында да — солдатка бик килешә ул! Ләкин Байәхмәтнең соңгы сүзләрен ишеткәч, мин бераз сагая калдым: әллә болар чынлап та латыштан куй алып суймакчылар инде?!. Кара син аларны!.. Әмма ләкин мондый эшнең булуына ышануы бик читен бит әле. Кем йөри аның артыннан, кем рөхсәт итә аны безгә?.. Аннары мондагы халыкны да без яхшылап белмибез әле. Дусмы-дошманмы дигәндәй, ниндирәк кешеләр алар?.. Бәлки, ул хутор иясе безгә куен түгел, чебешен дә сатмас. Шуңа күрә мин бары кул селтәп: — Булмас, юлдашлар! — дидем.— Юкка нәфсегезне сузмагыз! — Ой-бой, нимәгә булмас?!—диештеләр казакълар, бик гаҗәпләнеп. Ә моңарчы дәшмичә хәйләкәр генә елмаеп утырган Дурду кинәт минем алдыма ук торып басты: — Булмас дисеңме, сержант? . Менә сиңа кара сакалым, иртәгә үк мин синен алдыңа куйнын башын табакка салып китереп куям! Инанасыңмы? — Ай-Һай, Дурду әкә! — дидем мин. көләргә итеп.— Кем генә бирер икән сон сиңа куй башын? — Латыш үзе китереп бирер! Инанасыңмы, юкмы? Әйт, инанасыңмы? Мин икеләнебрәк: — Юк, ышанмыйм! — дидем. — Алайса, жирәбә тартабыз! — диде ул, миңа кулын сузып —Мин оттырсам, сиңа... бер мәскәүский! Булдымы? — Ә мин оттырсам? — Синнән дә мәскәүский!.. Сүз бәйләдекме? — Хуп мәйле! — дидем мин, аның сузган учына сугып — Ләкин белеп тор, Дурду әкә, әгәр дә мәгәр латышны рәнжетсэи. яки куен урлап алсаң, башын штрафнойга китәчәк! — Бу ниткән сүз?! —диде Дурду, кинәт караңгыланып —Кодай сакласын андый эштән! Әйттем гой латыш куен үзе апкилеп бирер дип. һәм ул тынычланыр өчен кесәсеннән кечкенә шешәсен чыгарып, тел * астына насбаен салды да бер читкәрәк китеп барды. Әнә шулай бетте бу уйламаганда гына килеп чыккан сүз. Ә безнең бәхәс чын булдымы, әллә юри генәме—мин моңа ышанырга да. ышанмаска да белмәдем. Ярый, көтеп карарбыз... Ләкин шуны әйтергә кирәк, Дурду утнысуны кичкән, бик үткен, бик хәйләкәр казакъ иде. Ин элек ул картада искиткеч оста уйный белә иде. Казакътан картежник! — башта бу минем өчен һич көтелмәгән бер яңалык булды. Әле кемнәр белән уйный диегез?.. Бары капитан, майор, подполковник кебек зур чиннар белән генә, чөнки алар үзләре буш вакыт табып картага утырдылар исә, тизрәк Дурдуны чакыртып алалар. (Невель янында торган чакта минем үземә аны, лейтенант кушуы буенча, посттан бушатып, начальниклар жыелган землянкага җибәрергә дә туры < килгәләде.) һәм кем белән генә уйнамасын. Дурду ул кешене чишен- _ дермичә калмый иле шикелле. Моның сере нәрсәдә? — хода белсен. х ләкин казакъларның шыпырт кына әйтүенә караганда, аның бармак- = лары картаны «күрә», имеш' , һәрхәлдә, бер нәрсә ачык билгеле — ~ Дурду акчалы кеше, аның гимнастерка астыннан зур яулыкка урап биленә бәйләгән утыз-кырык мең сум акчасы гел янында йөри, диләр. ® Шуның өстенә, тагын бу Кара-Калпак казагы (туган иле шунда * аның) төскәбиткә дә шактый чибәр кеше иле. Бите аның, бүтәннәрнеке = кебек, ипи каравае сыман түп-түгәрәк түгел, озынчарак та. җыйнаграк; з кечкенә генә кара сакал, куе гына кара мыек, ә иреннәре ак сызыклы — ° ачык беленеп тора. Буе сыны да аның ыспай җыйнак, тыгыз таза .. Ул теләгән чагында бик сөйкемле итеп елмая белә һәм кысыграк майлы- елтыр күзләре белән бик үткәзеп карый ала. Шуңадыр, ахры, кешеләр аңа тартылалар, аңа якынрак булырга тырышалар. Начальниклар да бит аны. юньләп русча сөйләшә дә белмәгән гали солдатны, тиң күргәндәй яннарына чакырып алалар. Хәтта очраган хатыннар да аңа, эчләреннән генә нидер уйлап, карамыйча узмыйлар иде. Кыскасы, Дурду — теләгәнен булдыра ала торган кеше. Ләкин мондагы латышны ул ничек итеп сихерли алыр икән? — монысына минем, дөресен әйтергә кирәк, күзем жнтми иде Ахрысы, ана сарык башы урынына «мәскәүский»не минем аллыма куярга туры килер. Ә «мәскәүский»не таба инде: станциягә бара да тылдан килгән машинистлардан ярты литрны биш йөз тәңкәгә сатып алып та кайта Моны берничә тапкыр эшләде инде ул... .. Бер көн узды, ике, өч көн узды, ә дүртенче көнне Дурду мине: «Бире килче, сержант, синең белән гәп бар», дип. бер читкә алып китте. Агачлар арасынарак узып, жирдә яткан юан бүрәнә өстенә утырдык. Аягын сузып, чалбар кесәсенә тыгылды бу; әллә «мәскәүскнйже чыгара инде, юк. насбай шешәсе икән... Шунардан уч төбенә бер чеметем насбай кагып төшерде дә сакаллы ияген күтәреп, тел астына салып та жнбәрде. Мәгълүм булганча, армиядә солдатларга насбай бирмиләр, насбайны Дурду үзе ясый. Бөрмәле капчыгында анык каяндыр табып алган бәләкәй генә табасы бар. Менә шул табасында ул чыршы ылысын һәм үзе генә белгән тагын ниндидер үләннәрне бергә бутап көйдерә дә. шуннан насбай сыман кара-яшькелт бер нәрсә килеп чыга Татарча әйтсәк, ит югында үпкә дә ярый? Дурду насбаен тәмләп суырып, бер төчкергәч, бик гади генә итеп мина; БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК — Сержант, без, аллага тапшырып, латышнын бер куен алдык! — диде. Мин, тиз генә сүз таба алмыйча, беравык ана сынап карап тордым, шаяртамы бу, әллә чынлап әйтәме? Әмма Дурду эчендәге тантанасын һич тә сиздермичә тыныч кына утыра иде. Ахырда үзем сорарга мәҗбүр булдым: — Ничек алдыгыз? — Сатып, сержант, сатып... — Күпмегә? — Мин латышка үземнең ике мен тәнкә хәләл акчамны чыгардым да бирдем! — диде бу, байларча гына. — Хәләл акча!.. Ну ярый, ә куегыз кайда соң? — Куй иясендә калды әле. — Нигә, китереп бирмимени? — дидем мин, ана төрттеребрәк. — Китереп тә бирер,—диде Дурду, бер дә исе китмичә генә, аннары мина елыша төште:—Беләсеңме, сержант, без лейтенантка әйтми торып куйны алып кайтырга курыктык. Лейтенантка әйтү кирәктер гой! — Әйе, аңа әйтмичә ярамый. Шуннан соң Дурду чибәр йөзенә әлеге сөйкемле елмаюын чыгарып, миңа йомшак кына болай диде: — Алайса син, чырагым, ана үзең яхшылап-жайлап кына әйтсәнче. — Туктале, ни өчен мин?.. Ни өчен син үзең түгел? — Юк, миннән булмый, мина ярамый... Син, чырагым, лейтенантка якын торасың, син әйтә беләсең, син грамотный адәм, яхшы атаның баласы... — Я, я, Дурду әкә, салам кыстырмыйча гына... Куйны сез алгансыз— жавабын да сез бирергә тиешсез... Шулай ул! — Кодавәндә! — диде Дурду, ачынып.— Лейтенант безне тыңламый гой! Анау Шумиловны тыңлый, чуваш Емелькинны да тыңлый, ә безне юк, тыңламый... Казакъны башкалардан аеру, якын итү була дип курка. Үзен дә беләсең гой! Әйе, бу дөрес, мин моны белә идем, һәм чынлап та лейтенантның эшне бозып куюы бик мөмкин иде. Хикмәт монда нәрсәдә?.. Лейтенант Нугайбәк Кулибаев милләте белән кыргыз, шуңа күрә казакълар ана бөтенләй үз кеше итеп карыйлар. Армия тормышында исә бу бик ярый торган эш түгел, армия ул ата белән баланы да аерып, һәркайсын үз урынына куя. Ә казакълар менә шуны һич тә аңларга теләмиләр, алар өчен Кулибаев гүя бертуган кече энеләре... Баштарак әле аңа туп-туры исеме белән генә дәшә торганнар иде; Нугайбәк тә Нугайбәк, ә кайчагында үзләренчә назлап, Нугайбәк чырагым да дип җибәрәләр. Билгеле инде, лейтенант моны ишеткән чакта бик уңайсызланып кала, хәтта ачуыннан бүртенеп тә китә торган иде. Хәер, соңрак ул аларны бу кадәр «якын» итүләреннән тыйды: — Житәр! Моннан киен «Нугайбәк» дип әйткәнегезне ишетәсе булмыйм. Мин сезгә командир, мина устав кушканча дәшегез! — диде. Кыскасы, лейтенант Кулибаев белән казакъ солдатлары арасында, ничек дим, милли якынлыктан туган әнә шундый бер каршылык яшәп килә иде. Бу каршылык күп вакытта үзен сиздерми дә кебек, ләкин кайчагында кискен генә бәреп тә чыга иде. Менә хәзер нәкъ шундый хәлнең булуы бик мөмкин. Казакъларның ана әйтмичә куй алып йөрүләрен белсә, ул моны, һичшиксез, үзе белән санлашмау дип караячак һәм кызган баштан бер сүз белән тегеләрнең эшен өзәчәк! Яшь командир өчен куйдан да битәр абруй кыйммәтрәк. Димәк, Дурдунын ялварып соравына колак салмыйча да булмый. Алларына килергә торган ризыктан аларны мәхрүм итү ярамастыр ипле. Нишлисең, минем кебек сержант кешегә кайчак шулай командир белән солдат арасында буфер хезмәтен дә үтәргә туры килә. — Ярый. Дурду әкә,—дидем мин, ниһаять,—лейтенант белән сөйләшеп карармын. — һай, чырагым, рәхмәт сиңа!.. — ...Тукта, рәхмәтен белән ашыкмый тор әле син... Әйтеп беткәнне көт Әгәр мин казакълар үзләре өчен куй алалар дип әйтсәм, лейтенант, мөгаен, мона риза булмас... — Нигә, ни кылып?.. Безнен хакыбыз юкмыни?.. Без үз акчабызга алабыз гой! — Хакыгыз бар. мәсьәлә анда түгел... Мәсьәлә менә нәрсәдә: сез. әйтик, биш-алты казакъ, аяк бөкләп, куй ашап утырганда башкалар нишләрләр икән? Иреннәрен ялап торырлармы? — Ой-бой,—диде Дурду, бик гаҗәпләнеп һәм борчылып.— Син. тамырым, казакъның жоласын белмәйсенме?.. Казакъ куй суеп, казан асса, берәүне дә өлешсез калдырмый ул... Безгә бер табын корып утыру житә гой! Шулай итеп, казакълар мине бу эшкә күндерделәр. Инде мин үз ф нәүбәтемдә командирны күндерергә тиешмен. Моны эшләп булыр _ кебек, чөнки лейтенант Кулибаев белән теләсәм нәрсә турында бер дә з курыкмыйча сөйләшергә хакым бар, сөйләшә алам һәм үз сүземне = үткәрә алуыма да ышанам. Тик анын характерындагы кайбер четерек- = ле нечкә якларны гына истән чыгармаска кирәк, һәрхәлдә, башта ук аны өркетмәс өчен әзрәк кенә хәйлә кормыйча да булмас. Бүген лейтенант склад начальнигы белән каядыр китеп, шактый и вакыт югалып торды. Кичке разводтан сон землянкага кайтып керсәм. * ул да кайткан, итеген, каешын салып, такта тапчанга чалкан сузыл- Z ган иде. Ф — Сәлам, лейтенант! — дидем мин,—күп тәпиләгәнсез, ахрысы? — Булды бераз. — Кайларда йөрдегез? — База начальнигында булдык. — Я, ниләр ишеттегез? — Хәбәрләр күп,— диде лейтенант, мина таба, сул ягына борылып.— Әнә бүгенге сводканы алып кайттым, карагыз. Солдатларга да укырсыз. — Була ул... — ...Фронт һаман алга тәгәри. Безнең армия дә Литва жиренә к₽р- гән икән инде... Шул кызулык белән барсалар, анда Германиянең үз жиренә—Көнчыгыш Пруссиягә дә ерак калмый. Сизәсенме эшләрне? — Сизмәгән канда инде! — Менә шулай... Чәй эчәсе иде бит, сержант! — Хәзер булдырырбыз аны. лейтенант! — Мин ишекне ачып кына Акшаловка чәй китерергә куштым — Алайса. без дә тиздән кузгалабыз? Лейтенант көттеребрәк жавап бирде: — Безне тиз генә кузгатмаслар, ахрысы. — Нишләп? — Монда, әнә, күрәсең, тау чаклы боеприпас өелеп ята Аларны хәзер күчереп торырга вакыт та юк. аннары транспорт та жнтешми. Барлык әвтобатларны алга куганнар. Шулай диде подполковник Агеев... Хәзер эшелоннарны да монда бушатмыйча туп-туры передовой- га габа куалар. Анда инде яна кыр складлары оештырылган.., — Ә рота кайда? — Рота да безне күптән узып киткән. — Без генә койрыкта торып калганбыз икән, кызганыч! — Хафа булма, сержант, безгә дә чират житәр. Әллә сугышны шушында бетерербез дип куркасынмы? БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК — Юк, анысы өчен курыкмыйм, лейтенант! Ләкин, үзен беләсең, армия алга ыргылган чакта, аңардан бер дә торып каласы килми биг. Аннары бер урында озак яту да туйдырып бетә гой, сезненчә әйтсәк... Менә бу хәбәрләрне безнең солдатлар ишеткәч, аларның да кәефләре бозылачак, рухлары төшәчәк. Солдатның бит бөтен хыялы алга бару, бары тик алга бару, шулай түгелме? — Анысы шулай инде,—диде лейтенант, җиңел генә сулап. Акшалов безгә калай чәйнек белән чәй кертеп куйды. — Карале, Акшал,— диде лейтенант аңа,— син ужынга берәр нәрсә таярлыйсыңмы? — Таярлап ятам, җолдаш лейтенант! — Нәрсә инде ул? — Тары боткасы. • — Алай икән. Маең бармы соң? — Мае эчендә. Концентраттан гой! Алар сөйләшкән арада мин снаряд ящигыннан гына корылган кечкенә өстәлгә эмаль кружкаларны һәм бөрмәле янчык белән шакмак шикәрне куйдым. Шикәр гадәтенчә бик дымлы иде. Лейтенант торып, ялангач аякларын салындырып, тапчан кырыена утырды. Акшалов чыгып киткәч тә мин бернинди кереш сүзсез туп-туры аңа әйттем: — Беләсеңме, лейтенант, менә бу якын-тирәдәге хуторлардан куй сатып алырга була икән. — Куй? —диде лейтенант, бал капкандай киң битен бик төче җыерып.— Куй! Булмас ла! Кайдан ишеттең? — Бүген станциядәге зенитчикларның берсен очраткан идем, шул әйтте. Без бер куй алып суйдык, икенчесен алырга җыенабыз, ди. — Ышанмыйм, алдаша торгандыр. — Ә нигә алдашсын ул? Бик гади эш бит бу... Үзегез дә күрәсездер, хуторлар тирәсендә куйлар йөри, хуҗалары, сатмыйча, аларны нишләтсеннәр? Лейтенант, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, дәшмичә, миңа ит баскан кысык күзләре белән бераз карап торды. Әлбәттә, сүзне бик тирәнгә җибәрмәскә һәм бу эшне ничек тә гади генә бер нәрсә итеп күрсәтергә кирәк иде. Иң мөһиме — лейтенантны төрле шикләр кимерә башламасын! Шуңа күрә мин ялгап: — Аннары без үзебез дә аны белә алабыз бит,— дидем.— Менә мин иртәгә үк якындагы берәр хуторга барып чыгармын, сорашып карармын, әгәр сатулары дөрес икән, берәр куйны җитәкләп алып кайтырга да була — Шунда укмы? — диде лейтенант, көләргә итеп. — Изге эшне китап озакка сузарга кушмаган,—дидем мин дә шаярткан булып. — Изге эш! Кызык кына сөйлисең әле син, сержант! Ә кем рөхсәт итәр икән безгә андый «изге эшләр» артыннан йөрергә? — Сезнең рөхсәт җитә, лейтенант! — дидем мин, өзеп. Бу аңа ошарга тиеш иде. — Ай-Һай! — диде ул, шулай да икеләнебрәк.—Миңа бит андый права бирелмәгән. — Аның каравы, сезгә солдатларның тамак ягын кайгырту правасы бирелгән. Күптән инде аларга суйган ит ашатканыбыз юк. Гел сухой паекта утырабыз. Бер куй алып чалган өчен беркем бер сүз әйтмәс, ә солдатлардан сезгә рәхмәт кенә явар! Лейтенант чәендәге шикәрен пычак очы белән болгаткан булып, бераз дәшми торды. Аннары сорады: — Ә акчасын кайдан алабыз? Син шуны уйладыңмы? — Солдатлардан җыябыз. — һе,—дип куйды лейтенант,—барысы да уйланган икән... Сол- датиы үз акчасына ашатабыз, алайса! Армиядә мондый эшнен булганы юк иде әле. — Ник булмасын,— дидем мин тиз генә, чөнки лейтенантның бу кинаясе хәтәр иде,— Солдат бит үз акчасына кирәк нәрсәсен сатып алырга хаклы. Оныттыгызмыни, безнең солдатлар авылларда торган чакта үз акчаларына сөтен, бәрәңгесен, тәмәкесен дигәндәй сатып алалар иде, беркем дә тыймый иде бит... Ә хәзер салышып алалар, бары шул гына. — Дипломат булып беткәнсең син, нугай! — диде бу миңа, чәнчеп.— Әллә үзләренә әйттең дәме? — Юк, нишләп әйгим, сезнең белән сөйләшмичә торып,— дидем мин, әз генә үпкәләгән булып. Лейтенант бераз уйга калды, һаман икеләнә иде шикелле, шайтан алгыры! Ләкин аңа икеләнергә дә, уйланырга да ирек бирмәскә кирәк иде, шуңа күрә мин сүзне тизрәк очлар өчен бик дусларча, әмма житди итеп әйттем үзенә: п — Сез, лейтенант, бу эшне миңа ышанып тапшырыгыз. Сүз бнрәм. л кирәксә менә ант итәм, мин барысын да бик законлы итеп эшләрмен, ф Хужа белән дә бик сак кына сөйләшермен, куйны да үз ирке белән _ сатса гына алырмын, шулай ук солдатларга да бу турыда артык шау- = ламаска кушармын. Я. фатихагызны бирегез, лейтенант! Ул миңа житди генә бер сынап карап алды. — Ә соңыннан берәр чатаклык килеп чыкса, жавабын кем бирер'1 ы — Ай алла, бик кирәксә, жавабын да үзем бирермен. Ләкин эш ® аңа барып житмәячәк. лейтенант, ышаныгыз! х — Ну... ярый алайса! — диде ул, ниһаять, һәм кинәт көлеп тә жи- ь бәрде.— Куйны. мин әйтәм, гаҗәп сагынгансың икән, ә, сержант? 5 — Кыргыз миңа караганда да ныграк сагынгандыр әле,— дидем S мин, елмаеп кына. Лейтенант дәшмәде, тик кул сырты белән авызын гына, гүя ихтыяр* сызлан, сөртеп куйды. Икенче көнне иртәнге разводтан сон без Дурду белән, ашап эчеп тә тормыйча, аллага тапшырып дигәндәй, куй хуҗасына киттек Шлагбаумны узгач та уңга каерылдык, бераз тар сукмак буйлап бардык, аннары икенче пост турысына житәрәк, Дурду сулга борылып, мине буш кырлар аша, юлсыз-нисез, алда күренгән бер утарга таба алып китте. Урман буйлары чабылмыйча калган куе үлән, ләкин ул саргаеп, кибеп беткән инде, атлаган саен кыштырдап сына, коела һәм аяк астыннан, бүрек бәреп куркыткандай, чикерткәләр сикереп китә. Бераздан урган җир өстенә дә чыктык, йомшак камыл таптап, кызу гына атлыйбыз. Ачык кырга чыккач, әллә ничек сәер булып китте: көз дә килеп житкән икән ләбаса! Игеннәр урылган, көлтәләр ташылган, кырлар буш. тын ята, бөтен тирә-юньгә сары, моңсу төс кергән Хәтта үзебезнең урман да моннан ничектер тавыш-өнсез, боек булып күренә икән. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе—богак тишеге, диләр. Шул урманда күпме яттык, күпме тапкыр кояш чыкканын каршыладык, күпме кошлар сайравын ишеттек, үләннәрен таптадык, черкиләреннән таландык, ә менә уй-хыяллар каядыр читтә, еракта булгач, җән узганын сизми лә калганбыз. Бер утарны читләтеп уздык, икенчесенә якынлашып киләбез. Дурду әйтә, куй хуҗасы шунда, ли. Без корал-мазар алмыйча гына чыктык, шулай да мин бик шәп трофей пистолетны шинель кесәсенә тыккан идем — белмәссең дөнья хәлен! Монда утар аралары бик якын — чакры.м чакрым ярым гына булыр. Менә килеп тә җиттек. Утар дигәнебез тип тигез кырда яна ялгыз утырДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК гаи бер хужалык: озынча итеп салынган, драпча түбәле иске генә өй. өйнең үзенә караганда шактый таза, нык каралты-куралар, әмма бернинди капка-койма дигән нәрсә юк. Дүрт ягы да кыр, тик өйнең кояш чыгышына караган башында гына берничә карт өянке үсеп утыра, ә кыйбла ягында рәшәткәләп алган кечерәк кенә бакчасы күренә. Анда бары тик чәчәкләр генә—төрле төстәге безгә билгесез бик эре. бик купшы, ләкин инде көзнең беренче салкын сулышыннан шиңә башлаган чәчәкләр! Безгә бик тансык тыныч тормыш галәмәте! Тагын нәрсә? Ә, әнә өй белән каралтылар арасында зур тәгәрмәч-чыгырлы коесы да бар икән... Бөтен ихатасында йокымсыраган тынлык һәм, ялкау гына тибенеп йөргән тавыкларны исәпләмәгәндә, бернинди жан иясе барлыгы да сизелми. Ләкин без якынлашуга, каяндыр эт өргән тавыш ишетелде. Мин туктала калдым — этнең тавышы шактый калын иде. Ш\л арада кулына сәнәк тотып абзардан чыккан хужа үзе дә күренде. Беравык ул безгә, без ана карашып тордык. Аннары хужа безгә якын килмичә генә: — Курыкмагыз. эт — биктә.— диде. Моны ишетүгә Дурду ачык тавыш белән кычкырып дәште: — Ә, хәзәин, исәнме-саумы!.. Менә без килеп тә життек. — Яхшы! — дип кенә куйды хужа. Без аның янына килдек. Мин дә аңа: — Исәнмесез, хужа! — дидем, кулны сузмыйча гына. Бу — яңакларын кара-жирән каты төк баскан, иллеләр тирәсендәге таза бер ир иде. Өсте-башы да бик хөрти — сәлперәеп төшкән свитер, ямаулы чалбар, тузып беткән галошлар, башында тишек эшләпә. Ул үзе башлап бер сүз дә әйтми, гел көтеп тора, ә саргылт күзләре куе кашлары астыннан салкынуяу карыйлар. Сүзне миңа яңадан, әлбәттә, гади-тыныч кына итеп башларга туры килде: — Өченче көн безнең ике солдат сездә булганнар икән. Берсе — менә шушы казакъ иптәш, таныйсыздыр? Х}жа таныйм дип башын гына какты. Русчаны начар белә, ахрысы, дип уйлап алдым мин һәм сорадым: — Сез латыш буласызмы? — Юк,—диде ул,— без староверлар булабыз. — Димәк, рус милләтеннән, үзебезнең Россия кешесе? — Без Россиядән күптән киткәнбез. Ләкин шуңардан башка өстәп бер сүз дә әйтмәде. Күрәсең, бу хакта да ул артык жәелергә теләми иде. Үтә саклык, нишләтәсең! Шуңа күрә мин төп мәсьәләгә күчәргә булдым. — Менә иптәшләр кайтып әйттеләр, сез бер сарыгыгызны безгә сат- макчы икәнсез, дөресме? — Әйе, шулай сөйләшкән идек. — Билгеле, үзегез теләп сата торгансыздыр инде? — Аңламыйм,—диде хужа, коры гына. — Минем әйтәсем килә: үзегез теләп сатсагыз гына без алырга риза. — Мине берәү дә көчләгәне юк. Аннары без килештек бит инде. Ярый, бу кырыс хужа алдында оста дипломат булып булмады, мать якасын!.. Алыш-бирешне тизрәк өзәргә кирәк. — Алайса сүз бетте,—дидем мин.—Димәк, сарыкны алып китәргә дә була? — Пожалысты!.. Җитәкләргә бавыгыз бармы соң? —диде ул, Дур- дуга карап. — Бар. бар,—диде Дурду, житез генә.— Куйларың кайда? — Куйлар абзарда. — Түлке, хәзәин, үзем сайлап аламын, Яктыга чыктык. Сарык чыннан да таза һәм яшь тә күренә иде. * Дурду маңгай тирен сөртеп: = — Вәт, хәзәин, безгә насыйбы шушы булыр! —диде. - — Ярый инде,— диде хуҗа,— ә шулай да сайлый беләсен икән! я Дурду мәгънәле генә итеп тамак кырып куйды, ә мин анын өчен: м — Белмәскә, куйлар арасында аунап үскән казакъ бит ул! — » дидем. * — Күрәм, күрәм! — диде хуҗа, Дурдуның елтыр-шома битенә җит- ь ди генә карап. Икебез дә ана хушлашыр өчен кул бирдек, рәхмәтебезне әйттек, „ тагы да күрешербез әле дидек. Хуҗа үзе дә бездән канәгать иде шикелле, һәрхәлдә, йомышыгыз төшсә, пожалысты, килегез дип әйтүне кирәк тапты. Ә хәзер китәргә дә ярый торгандыр. — Әйдә, җитәклә куеңны,— дидем мин Дурдуга. — Юк, алай бармый ул,— диде Дурду,— без аны менә болай итәбез.— һәм чүгәләп, башта сарыкның алгы-арткы аякларыннан тотып алды, аннары башын корсагы астына тыгып, тиз генә җирдән күтәрде. Сарык тыпырчынырга да өлгермәде. Ә Дурду муенына атландырган сарыкны ипли төшәр өчен бер-ике генә селкенде дә кызу гына китеп тә барды. Мин анын артыннан иярдем. Ихата аша узганда безгә коедан зур тәгәрмәчне әйләндерә-әйлән- дерә су чыгарып торган унжиде-унсигез яшьлек кенә кыз очрады. Шушы йортның кызыдыр инде ул... Өстенә бер кат ситсы күлмәк кенә кигән бу ялан баш, ялан аяклы кыз гәүдәгә искиткеч зифа-сылу иде. Турытыгыз аяклары, батыбрак торган нечкә биле, таррак кына тигез- төз аркасы, ике якка аерылыбрак караган груша сыман түшләре шул кадәр төгәл, камил, килешле иде ки, күрү белән мин ничектер югалып калдым. Әйтерсең күз алдымда бер мәлгә ак мәрмәрдән терелеп килгән җанлы сын пайда булды, әйтерсең колагыма гаҗәеп бер нәфис музыка чагылып узды... «Я хода,—дидем мин, тыным кысылып,—чыннан да могҗиза тудыра беләсең икән! Әмма ничек ул сакланып калган бу ялгыз утарда? Немей тырнагына ничек эләкмичә калган ул?..» Аннары әкрен генә Дурдуга дәштем: — Күрдеңме әнә үзен! Дурду сарык астыннан башын борып, коега таба карады да тирән генә сулап: — Их, сержант, без әле аны кичә үк күреп шаша яздык! —диде. — Шулай укмыни? — Беләсеңме, Акшалов нәрсә диде? — Белмим, ничек сайларсыз икән, мин тотып бирмәсәм,—диде хуҗа, ниһаять, көлемсерәп. — Әйдә керик әле абзарыңа! Өчәүләшеп иркен генә абзар эченә кердек. Сарыклар түр почмакта нидер көткәндәй сагаеп, башларын күтәреп, тик кенә өелешеп торалар ♦ иде. Дурду ишекне ябып, аркасы белән шуңа терәлде дә мина сарыкларны үзенә таба куарга кушты. Ә хужага. сез бер читтә карап кына торыгыз, диде. Мин түр башка узып, «һайт!» дип бер кул гына селтәгән идем, сарыклар өерләре белән кубып, тыпырдашып чабып та киттеләр. Башта барысы да өелешеп, аннары бер-бер артлы тезелешеп, абзарны әйләнеп чабарга тотындылар. Шул чакта Дурду үз алдыннан чабып узган сарыкларны берәм-берәм сыртыннан ике куллап эләктереп ала да күтәреп карый, эләктереп ала да күтәреп карый. Шулай бер биш-алты сарыкны күтәреп карап җибәргәннән соң, бу, ниһаять, берсен кулыннан ычкындырмады: «Безгә менә шушы куй ярый»,— диде һәм кесәсеннән элмәкле бау чыгарып, тиз генә сарыкның муенына да кидерде. БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК — Я, нәрсә диде? — Моның кебек ай-сылу очраган чакта башны учлап, җиргә кап* ланасы килә, диде. — Гаҗәп, нигә ул алай дип әйтә? — Тәкате беткәнгә күрә, сержант, сагынуы чиктән ашканга күрә! Төшенәсенме? Әйе, бу хәлне аңларга мөмкин иде. Еллар буенча хатын-кыз җылысыннан, хатын-кыз назыннан мәхрүм солдатның мәхәббәтне үлеп сагынуы, мәхәббәткә сусап тилмерүе гаҗәпмени сон,?!. Ә Дурду уңга-сулга карамыйча, бөгелә-сыгыла алдан сыптыра гына. Сыптырмас иде, җилкәсендә теге сарык утыра. Бу инде төшенә генә керүе мөмкин булган хуҗа кызы түгел, бу — көтмәгәндә кулга эләккән чын бер ганимәт—аны тизрәк үзебезгә илтеп җиткерергә кирәк. — Бик авыр түгелме? —дип сорыйм мин, артыннан чак өлгереп. — һе, куйның кандай авырлыгы булсын,— ди Дурду, кычкырып.— Менә миңа алаптай немец мәлгуньне өч чакрым күтәреп кайтырга туры килде, вәт шул чакта, сержант, күзләремнән хәтта тир бәреп чыкты. Мин моны аңардан беренче тапкыр ишетә идем. — Кайчан, нинди немецны? — Күптән. Передовойда чакта... Бик кадерле немец иде ул, сержант! Без аны оясыннан барып алдык. — Аңлап җитмим әле мин сине, Дурду! — Ну «телне» беләсең гой!.. Менә без, төнлә барып, бер «тел»не каптырдык... Ычкынып кача башлагач, старшина немецның аягына атты, ну шуннан киен, хош ни хош, миңа аны аркама атландырырга туры килде... Астында калып үләм дип торам!.. Ә бу куйны, чырагымны, без йөгертеп кенә алып кайтабыз! Солдат хәтерендә ниләр генә сакланмый, дип уйладым мин, һич көтмәгәндә менә шулай килә дә чыга. Ә сөйләнми калганы күпмедер әле аның?!. Дурду исә «йөгертеп кенә» илтә торгач, үзебезнең «лагерьга» китереп тә җиткерде. Шунда ук землянкадан казакълар чыктылар, сарыкны сырып та алдылар. Барысы берьюлы шауларга, сөйләнергә тотындылар: «Сөбеханалла!» диләр, «Куй яман имәс гой!» диләр, әле түшеннән, әле янбашыннан тотып-тотып, басып-басып карыйлар. Әйтерсең алланың күктән иңгән кашка тәкәсе бу — шулкадәр сокланырлар һәм куанырлар икән... Шул арада безнең янга лейтенант Кулибаев та килеп җитте. Сарыкны күргәч, ул да киң бите белән җәелеп елмайды. — Кара, алып та кайткансыз икән... Ә мин ышанмыйчарак торган идем. — Нигә, кулдан ычкынып китәр дип уйлаган идегезме әллә? — диде Дурду, көлеп. — Юк, синең кулдан ычкынмый инде ул, бер эләккәч... Хуҗасы сатмас дип уйлаган идем — Сатты, лейтенант, бик куанып сатты! Адәм баласы акчага барысын да — малын да, хәтта кызын да сата гой, әйтик, безнең казакъта... Казакълар дәррәү генә көлешеп алдылар. — Күпме түләдегез? — диде лейтенант, миңа карап. — Акчасын әнә Дурду түләде,—дидем мин, турысын гына әйтергә кыймыйча. Дурду шунда ук миңа ялгап: — Сорама да инде, лейтенант, сорама да! —диде хәйләкәр генә.— Кыйбат булмады бу хайван, чучка баласыннан да арзанга килде. Ризыкка яза күрсен!.. Инде син, лейтенант, безгә шуны әйт: кайчанрак моны, аллага тяпшырьш, нитәрбез, чалырбыз окәи? — Бүгеннән дә калдырмагыз,— диде лейтенант, борчыла башлагандай.— Ят адәмнәр күргәнче эшен бетерергә кирәк. — Бик хуп, лейтенант! Без үзебез дә шулай уйлаган идек. Алайса, тапшырдык? — Давай, башлагыз'.. Ә син, сержант, бөтенесенә күз-колак бул! Җавапкәрлек синен өстә. — Яхшы!—дидем мин, теләр-теләмәс кенә: тагын нинди «җавапкәрлек» кирәктер инде аңа. Лейтенант китеп барды, ә казакълар дәррәү генә эшкә дә тотындылар. Өметбай пычак кайрарга утырды. Акшалов савыт-сабаларын әзерли башлады, Шанаев белән Җантимеров урман эчендәге коега суга киттеләр. Байәхмәтов балта алып, таган асар өчен җәпле агачлар кисәргә тотынды. Ә Дурду исә иң зур эшне үтәгән кеше буларак, бу вак-төяк эшләргә катнашмыйча, бер түмгәк өстенә чүгеп, насбаен тел астына салып, шуңардан би хуш булып, дәм алып кына утырды. Мин дә шул арада землянкага кереп, әзрәк тамак ялгап чыгарга булдым. Ә бераздан Дурду, Өметбай, Шанаев пычак-бауларын алып, сарыкны муеныннан сөйрәп, землянкадан читкәрәк, агачлар арасына кереп киттеләр. Мин инде алар артыннан иярмәдем. Бу казакъларның үз эшләре, миңа анда булуның һич тә кнрәге юк иде. Гомумән, бу тирәдән “ минем нигәдер китеп торасым килде. Күз-колак булуның да һич хаҗә- = тен күрмим — барысын да үзләре бик әйбәт башкарып чыгарлар әле. = Шуңа күрә постларны бер тикшереп, йөреп кайтырга булдым. Тик “ китәр алдыннан Акшаловка шуны гына әйтеп китәсем килде: — Хафиз, син дневальный кеше, икенче сменаны да онытма. Аларга х дигән өлешне баштан ук алып куй, ярыймы? — Ярый, ярый, юлдаш сержант, хафа булмагыз, барысын да үзем ® эшләрмен. — Ә мин постларны йөреп кайтам әле, лейтенант сораса, әйтерсең. — Әйтермен... Тик нигә китәсез әле? Менә хәзер таганда чәй кайнатам, учак янында чәй тәмле була, чәй эчеп китәрсез! — Кайткач, Хафиз!—дидем мин һәм землянканың ишек яңагына элгән автоматымны алдым да үз юлым белән китеп бардым Иң элек Шумилов янында тукталырга булдым. Аның посты җанлы урын, хәзер дә әле үтеп-сүтеп йөрүчеләр, кнлгән-киткән машиналар булгалый, кайчагында берәр якташ та шунда очрап куйгалый. һәрхәлдә, күп кенә яңа хәбәрләрне без шул шлагбаум яныннан ишетеп кайтабыз. Очрашу дигәннән, бер кызыклы хәл искә төште әле. Килгән көннәрдә шушы шлагбаум янында мин бер Җаек татарын очраткан идем. Бу озын гына, арык кына бер агай иде. Сөйләшеп киттек. (Җаек белән Татарстан арасы шактый ерак булса да, без инде барыбер якташлар!) Ул миңа сер итеп кенә шуны әйтте: — Менә әле, туган, госпитальдән качып, үземнең чәсне эзләп барам. Монда боепрнпаслар төяп чыккан машиналарны көтеп торуым әле,— бер шофер үзе янына утыртмакчы булган иде. Азык та юк, тамак та ач — беда, парин! — Ә нигә качтың сон? — Түзеп булмады, туган, эч пошуга түзеп булмады! — Ә тотылсаң? — Тотылсам ни булыр? Мин бит тылга түгел, передовойга качып барам. Тотсалар да барыбер шунда җибәрерләр — башка юлы юк аның! — Дөрес чамалыйсын,—мнн әйтәм,—соң анда, передовойда, әйбәтрәкмени? — Ничек дип әйтергә?.. Булмаган кеше өчен — коточкыч, ә булган кеше өчен — ничава. әкренләп ияләшәсең... Мин инде биш тапкыр су ЬЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК гышка кердем, ә соңгысында бер ай буена передовондан чыкмадым. Әллә нихәтле кеше үлеп бетте, парин, әллә күпме пополнение килде, ә мин, ичмасам, бер генә тапкыр да ранен булмадым. Пулялар ышкы- лып-ышкылып уздылар, ну тешләмәделәр ничектер... Алла саклады... Тик минем эчтә язве бар, хәерсез, шул каһәрдән кап килә башлагач, мине көчләп дигәндәй госпитальгә җибәрделәр. Әмма, туган, мин андагы сасыга, андагы ыңгырашуларга түзә алмадым, тоттым да качтым менә!.. — Ә иленә кайтасың килмиме соң? — Килмәгәннәр кайда инде ул. туган! —ди агай, өзелеп сулап.— Очып кына кайтыр идем дә бит. булмый шул! Миңа, туган, икесенең берсе: я илгә, я персдовойга... Ату йөрәкнең януына түзәр хәл юк! Мин аны землянкага алып кайтып, калган ботка белән сыйладым, кулына да бераз икмәк бирдем. Агай бик канәгать булды. Ә озата чыккач, үзенә; «Бу юлы да пулялар тешләми генә узсыннар инде», дидем. «Иншалла!» диде ул, гади генә итеп. Агай үзенең исән-имин калуына бик ышанып китте бугай. Моның кебек һич уйламаган-көтмәгән кыска гына очрашып аерылышулар фронт шартларында солдат кешесе өчен бик табигый хәл. Ләкин бик күбесе онытыла икән. Бары аерым кеше үзе (әгәр аның кайсыдыр ягы күңелгә ошап калса) яки ул сөйләгән берәр кызыклы вакыйга гына ничектер әле хәтердә сакланып тора. Әмма күбесе онытылса да, көтелмәгән очрашу һәрвакытта ниндидер бер эз калдырып китә. Чөнки һәр солдатның күргән-белгәне үзе бер дөнья, шуның өстенә, әле аның бөтенесенә үз карашы, үз аңлатмасы, үз фәлсәфәсе дә була. Боларны син бер газетадан, бер китаптан да таба алмыйсың. Бүген дә менә, әлеге куй белән әвәрә килеп йөргәннән соң, нигәдер шундый бер очрашу табасы килеп китте. Яна кеше күрү, яңа сүз ишетү кайчагында бик кирәк була Ләкин урман эче буш, сукмакларда һичкем күренми, штабельләр ягыннан бер генә машина тавышы да ишетелми, тик мәһабәт-биек. шәрә наратларның чатыр ябалдашлары гына салмак селкенеп, үзенең ямансу-тонык гүләвен урман өстеннән каядыр еракка ашыкмыйча гына куалый. Ахрысы, кызык бетте безгә монда да... Мин килгәндә Шумилов шлагбаум киртәсенә күкрәге белән терәлеп, юл буена тик кенә карап тора иде. — Нихәл, Шумилов, кемне көтәсең’ — Ә. сержант,— диде ул, әкрен генә урыныннан кузгалып.— Кемне көтим, кем килсен безгә? Аякларга бераз җиңелрәк булсын дип кенә шлагбаумга таянып торуым.. Вакыт күпме әле? — Вакытмы’ —Мин сәгатемә карап алдым.—Унынчы ярты. — Шулай гынамыни!.. Күп торасы бар икән әле... Ник. мин әйтәм, бу вакытны теләгән чакта тизләгеп яки әкренәйтеп булмый икән, ә?!. — Вакыт — рәхимсез нәрсә. Аның йөрешен үзгәртерлек кодрәт юк дөньяда. Тик шулай да без аны төрлечә тоябыз: кайчакта үткәнен сизми дә калабыз, ә кайчакта үткәрә алмыйча җаныбыз чыга... Шулай түгелме? — Анысы шулай инде... Менә машиналар өзлексез килеп торган чакта алты сәгать вакыт ничектер тизрәк үтеп китә торган иде. Ә хәзер юк, барысы да тукталды. — Бүген килүчеләр бер дә булмадымыни? — Кайсыдыр станциядән зенитчиклар гына килеп, ике машина төяп киттеләр. — Аз икән шул. Я, ни сөйлиләр, берәр яңа хәбәр ишетеп калмадыңмы үзләреннән’ — Ә нәрсә ишетәсең алардан? — диде Шумилов, кулын селтәп.— Көнетөне күккә карап яталар шунда... Ә күк йөзе чип-чиста хәзер, немец адашып кына да килеп чыкмый, ичмасам. Койрыгын тәмам кысты, мин әйтәм... — Вакыттыр инде, житәрлек котырынды. — Вакыт, вакыт, бик вакыт! — диде Шумилов, бу сүзгә тагы да зуррак мәгънә салып.— Да, зенитчикларнын шоферы шуны сөйләп торды әле: немецлар, имеш, Балтик дингезенен ниндидер бер ярымата- ♦ вында тупланып, ныгып алганнар, имеш. Шунда хәзер бик каты сугышлар бара ди, ник дисәң, безнең мондагы тыл өчен бик куркыныч икән алар. — Нинди ярыматау соң ул, сорамадыкмы? — Курляндия диде шикелле. Әйе, Курляндия'.. Син, сержант, шуны әйт әле, дөресме икән бу, сводкада берәр сүз бармы ул турыда? — Белмим, тулы сводканы күптән инде күргән дә, ишеткән дә юк. — Рота да безне онытты,— диде Шумилов та, күңелсезләнеп.— Нишләп ятабыз сон без монда, кайчан кузгалабыз инде? — Алдан әйтмиләр бит аны,— дидем мин,— вакыты житкәч, капыл гына кубып китәрбез әле, гадәттәгечә... Ярый, Шумилов, мин киттем, тыныч кына көт сменаңны... — Көтәбез инде, көтәбез! Без көтәргә өйрәнгән,— днп калды Шумилов, арлы-бирле йөренеп. _ Шуннан мин өченче постка, Төхфәт абзый янына киттем. Төхфәт = абзый миңа якташ дидем шикелле — Баулы тирәсеннән ул. Монда = татарлардан без икәү генә, ә шулай да безгә эчләрне бушатканчы иркенләп сөйләшергә бик сирәк туры килә. Төхфәт абзый алты сәгать * постта торып кайта да, ашап-эчеп, тизрәк ял итәргә ята Аннары тагын х постка барыр вакыты житә. Мин дә төрле мәшәкатьтән, арлы-бирле °- чабудан бушый алмыйм. Шулай итеп, бер тәгәрмәчнең ике теше кебек Z янәшә әйләнәбез дә әйләнәбез. Әмма шуңа карамастан, без барыбер о эчке бер якынлык белән якташ булуыбызны гел генә тоеп яшибез. Баштарак Төхфәт абзый казакълар белән бер сменада иде. Казакълар аңа атлаган саен «нугай» диләр. Төхфәт абзый әллә белмичә, әллә белмәмешкә салынып: — Ә кем ул нугай? — дип сорый. — Кем булсын, син гой! —диләр аңа. — Юк, мин нугай түгел, мин саф татар,— ди Төхфәт абзый, күкрәк сугып. Тегеләр көләләр генә: — Без татарны белмәймез, без нугайны гына беләмез! Кайчагында шул юк кына нәрсәдән чак талашып китмиләр иде. Соңыннан бер авыз русча белмәгән Ишмәмәтне казакълар янына күчереп, аның урынына Төхфәт абзыйны куярга туры килде Хәзер бу сменада рус, чуваш, татар — үзенә күрә кечкенә генә бер интернационал. Төхфәт абзый аеруча чуваш Емелькин белән дуслашып китте — серләре килеште, күрәсең. Өченче пост бәләкәй генә бер калкулык өстендә тора. Өч ягы урман, каршы якта — ачык кыр. Төхфәт абзый шул калкулык түбәсендә әйләнеп йөрн-йөри үзенә түп-түгәрәк бер сукмак салып бетергән. Мин килгәндә дә шунда әкрен генә әйләнеп йөри иде. — Төхфәт абзый, бу мин әле,—дидем, аңа якынлашып. — Әйдүк, туган, рәхим ит! — диде ул, өенә чакыргандай бик ачык кына. — Кәефләр ничек соң? — Кәефләр шәп! — Шулай укмыни? — Көнен кара снн, көнен! Атланмай кебек бит. Җылы, тымызык, пәрәвезләр оча, әбиләр жәе инде бу... з. «к. у.» м 8. БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК 33 Бүген көн чынлап та гаҗәеп хозур иде. Күктә бер болыт әсәре юк, кояш үзе генә бик иркенләп, җәйгечә юмартланып кыздыра, каяндыр тагын әкрен генә нркә-йомшак җил дә искәләп куя — кыскасы, бу якларда, мондый вакытта бик сирәк була торган көннәрнең берсе иде. — Әле, туган,—диде Төхфәт абзый, нигәдер үзеннән-үзе җанланып,— эзли торгач, мин малай чакта атай мәрхүмнең җырлый торган бер көен тәки таптым бит. Күптән эзли идем инде мин аны... Ни хикмәттер, ул көйне хәзер җырламыйлар да. уйнамыйлар да. Белүче юк, ахрысы... «Агач башы» дип атала. Җырлап күрсәтимме? Аның бу көтелмәгән сәер куанычына мин бераз гаҗәпләнә калдым. Юри генә: — Постта җырларга ярыймы соң? — дигән булдым. — Сез рөхсәт итсәгез, ярый торгандыр. — Хәйләкәр үзең дә!.. Җырла инде, алайса. Төхфәт абзыйның тавышы көр, матур гына иде. Ул мылтыгына таянып, аз гына тынып торганнан соң, бер тамак кырып алды да каядыр югары карап, тавышын тыя төшеп җырлап та җибәрде: Агач башкайлары тәсбих әйтә, Әкрен искән жнд белән Сәвешеп-сәвешеп тә кауша алмаган Бер без генә түгел, ил белән. Җырның соңгы ике юлын бик хисләнеп, сузып-тибрәтеп бетерде дә аннары бәхетле елмаеп: — Я. ничек соң, малыкаем! — диде. — Әйбәт, бик әйбәт! — дидем мин дә әсәрләнеп. Юк, чыннан да, бу бер дә ишетелмәгән бик матур көй иде. Үзе бик борынгы да булса кирәк. «Агач башы» ... «Агач башкайлары тәсбих әйтә—» Гаҗәп, кешенең күңел хәзинәсеннән ниләр генә табылмый! Җитмәсә, менә монда, туган илдән ерак чит-ят җирләрдә!.. Хәер, язмыш кешене канларга гына ташламасын, күкрәгендә шул бер үк йөрәкне йөртә инде ул... Тик Төхфәт абзыйдан бер нәрсәне сорыйсым килде: — Ник син «сәвешеп... сәвешеп» дип җырлыйсың, мишәр түгел ич син! — Шулай тәмлерәк чыга ул,— диде Төхфәт абзый.— Атай мәрхүм дә шулайрак җырлый иде. Нигәдер ялгыз чакта үзе өчен генә җырлый иде ул аны, күрәсең, бәгыренә төшкән җыру булгандыр инде... Ә мин бәләкәй ул чакта, бер нәрсә аңлый да, уйлый да белмәгәнмен, ә шулай да күңелнең әллә кай җирендә генә сакланып яткан бит әле. Табылды, ходаның хикмәте! — Тагын югалта күрмә инде. — Юк, кайда ул югалту! Мин аны, туган, башлар исән булса, илгә алып кайтам әле, авылыбызга... Мәҗлесләрдә җырлыйм әле мин аны, алла бирсә, фашисттан тере калган җыр итеп... — Амин диген! — Амин алайса, амин! Бу сөйләшүдән соң мин инде башка нәрсәләр (әйтик, безне туйдырып бетергән каравыл хезмәте) турында сүз кузгатып тормыйча, Төхфәт абзыйны үзенең бәхетле табышы һәм күтәренке кәефе белән генә калдырып китәргә булдым. Тагын бер постка сугылып, тизрәк үзебезиекеләр янына ашыктым — анда ниләр бар икән? Кайтсам — тамаша! Казакъ агайлар, әйтергә кирәк, эшне бик кызу тотканнар. Землянкадан бер читтә зур гына таган ясап, астына ут ягып җибәргәннәр, шул таганга аскан ике чиләктә куй ите богыр-богыр кайнап, инде пешеп тә ята!.. Тагын иң гаҗәбе шул — учактан ерак Ләкин мин утырырга ашыкмадым. Бердән, аларга караганда мин дә _ бит әле шактый яшь кеше — өлкәннәр рәтеннән аяк бөкләп, ит килгәнне ~ көтеп утыру килешмәс, йолага сыеп бетмәс дип уйладым. Икенчедән. = ничектер лейтенанттан да яхшы түгел иде — казакъларның чин, дәрә- = және онытып торырга хаклары булса да, мин сержант башым белән “ онытырга тиешме?.. Әмма казакълар чын ихластан кыстыйлар: кил. ~ утыр да утыр! Бүген сип табынның хуҗасы!— диләр. Бигрәк тә Дурду. к җиргә учы белән суга-суга, үз янына чакыра: * — Килсәңме, кил!.. Бүген синең белән мина түрдә утыру хәләл гой!. f Законный... о Ахырда лейтенант та әйтеп куйды — Утыр, сержант! Казакъның әңгәмәсен тыңла, снңа бүтән эш юк монда. Билгеле, мин, артык кыстатмыйча, рәхмәтне әйтеп кенә Дурду янына урнаштым. Башта аякларны бөкләп утырган булдым, ләкин буыннар күптән катып беткәннәр икән инде, тизрәк кырын утырып, «тәртәләрне» читкә сузып җибәрергә туры килде. Казакъ агайларның әңгәмәсе бүленеп торган икән, мин утыргач та яңадан шуңа күчтеләр. Сүз ашау мәсьәләсе турында барган, ахрысы. — Я. сөйләп бетер. Дурду! — лиде Шанаев.— Ризык хакында нидер әйтмәкче идең... — Ә. нйе,— диде Дурду, селкенгәләп.— Кай төштә бүленеп калдык әле?.. — Госпиталь дип башлаган идең гой! — Тугры.. Менә шул, бу ротага килгәнче, мин бераз вакыт узем яткан пиленой госпитальдә эшләп алдым. Зур гына бер рус авылында торабыз. Көн дә передовоАдан атларда, машиналарда яралыларны китерәләр, без шуларны носилка белән өйләргә ташыйбыз... Авыр эш димәс идем, әмма җанга бик тия торган эш. Аннан-моннан гына марля ураган, кан саркып торган нинди генә яралыларны күрмисен анда' Күбесен алып керү белән өстәлгә салабыз. Докторлар, кассапчыдай, кулларыннан пычакларын төшермичә, ярып-кнсеп кенә торалар.. Каннан. үле истән тамакка тәмам ризык үтмәс булды, бушаган арада бары кайнар чәй генә эчәбез... Ләкин бер көнне шулап яралылар килгәч, уң аягы тездән түбәнрәк өзелгән бер солдатны носилкасы белән машинадан төшердек... һушында бу. ыңгырашмый ла. җитмәсә, әкрен генә нидер кимерә. Карасам— сухари! Кемдер моңа сухари тоттырган, бу бичара шуны кан эчендә кимереп жатыр'.. Күреп исләрем китте. Әстәгъфирулла, бу ни тамаша, мин әйтәм!.. Шул чакта адәм баласы а» 35 түгел чиста үлән өстенә плащ-палаткалар жәеп әзерләгән табын әйләнәсендә Өметбаев, Байәхмәтов, Шанаев кебек картрак казакълар аяк бөкләп, ашыкмыйча вәкарь белән генә үзара сөйләшеп утыралар, ә учак тирәсендә — кем диегез? — безнең лейтенант белән Акшалов тирләп-пешеп булэшалар. (Лейтенант каешын салып ташлаган, изүен чишкән, җиңнәрен сызганган, күренә —бнк дәртләнеп эшкә тотынган.) ♦ Монда хәзер чин, дәрәжә дигән нәрсә беткән. Тегеләре өлкәннәр сыйфатында, кунак шикелле, табынга ит килгәнне көтәләр, ә болары яшь булганга күрә дә алар алдына барысын да пешереп-төшереп китерергә тиешләр. Гажәп икән ул традиция дигән нәрсә! Башка чакта безнең лейтенант—үзенең шул кечкенә званиесенә дә зур әһәмият биреп, солдатлардан өстен торырга яраткан кеше — хәзер исә бөтенесен онытып, гади бер кыргыз егетенә әверелеп, шул ук солдатларга чын ихластан бик бирелеп хезмәт күрсәтә. Ә мин, жүләр, аны бүген куй тирәсеннән читтәрәк йөрер дип уйлаган идем. Табындагы казакълар мине дә, күрү белән, үз яннарына чакыра башладылар: — Ә, сержант, кил, утыр безнең янга! БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК өчен тамакның никадәр яман нәрсә булуына тагын бер мәртәбә иман китердем гой! Казакълар гаҗәпләнеп баш кактылар, аннары Дурду белән килешеп, дөрес шул, тамак яман нәрсә, ач тамак барысын да, хәтта өзелгән аякны да оныттыра диештеләр. Гомумән, солдатның моның ише искә төшереп сөйләр әкәмәт нәрсәләре күп була. Ышанырлыгы да, ышанмаслыгы да... Тик шулай да карт солдатлар артык тузга язмаганын тыңларга яратмыйлар, күбрәк гыйбрәтлесен генә тыңлыйлар. Менә Шанаев та башыннан кичкән бер хәлне сөйләгән булды. Имештер, ул кышкы төндә, кайдадыр бер урман авызында постта торган чакта, әрле-бирле йөри торгач, аяклары арып бер бүрәнәгә ял итәргә утырган булган. Яктыра төшкәч, утырган «бүрәнәсенә» караса, ни күрсен, ул туңып каткан немец гәүдәсе, имеш! — Вай-вай, атаңа нәләт! — ди Шанаев, шул чактагы куркуын, янәсе, исенә төшереп.— Тәннәрем эсселе-суыклы булып, арка буйларым кымырҗып китте гой! Ләкин аның бу әкиятенә берәүнең дә исе китмәде, көлүче дә булмады,— колак төпләреннән генә уздырдылар. Ышанмаудан түгел, мондый нәрсәнең булуы бик мөмкин, тик мәгънәсе юк, мәгънәсе булмагач, кирәге дә юк. Аннары, дөресен генә әйткәндә, алар Шанаевның еш кына борчак сибәргә яратуын да беләләр иде. Әмма безнең казакъларның иң яраткан эшләре — күргән төшләрен сөйләү һәм шуны юрау... Әйтерсең һәркайсы төш күрер өчен генә ятып йоклый һәм уянгач та хикмәтле төшен бик тәмләп, бик тәфсилләп иптәшләренә сөйли. Тыңлаган чакта, бу төшме икән, әллә үзе уйлап чыгарган берәр әкиятме диеп тә аптырыйсың. Чөнки бик тә инде җөе җөйгә килеп торган гаҗәп төгәл, бөтен бер вакыйга булып чыга. Андый төшне бик рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм җыйнаулашып юрыйлар. Билгеле инде, бары тик яхшыга. Шулай да араларында төшнең төрлесен күреп тә, сөйләп тә иң остарганы — Байәхмәтов. Әйткәнемчә, бу гәүдәгә зур-таза, мәһабәт казакъ иде. (Менгәндә, атның билен сыгып төшергәндер.) Бөтен җире эре аның — башы, бите, аяклары, куллары... Хәрәкәтләре салмак, тавышы да көр-калын... Нигәдер ул миңа токымы белән казакъның борынгы аксөяк түрәләренә яки ыруг башлыкларына барып тоташкан, хәзер инде бик сирәк очрый торган, санаулыга гына калган бер кеше булып тоела иде. Шуңа күрә аны саклыйсы да килә. Бездәге нестроевой- ларны карап үткәргән бер комиссия вакытында врач та аңа көлеп: — Син, агай, бу бүсереңне күз алмасыдай сакла, кайтсаң, шуның аркасында гына илеңә исән-сау кайтырсың,— дигән иде. Әлбәттә, ул казакъның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны күп ишеткән, думбыра чиертеп әйткән үләңнәрне күп тыңлаган булырга тиеш. Шуңадыр, ахры, аны бик яратып тыңлыйлар. Ул инде төшендә Сталинны да берничә тапкыр күрде, Рузвельтны да күрде, хәтта Гитлерны күрүдән дә куркып тормады. Ә аларны төштә күрүнең хикмәте бик зур икән: сугышның кайчанрак бетүен яки тагын күпмегә сузылуын аеруча шуларның төшкә ничегрәк керүләренә карап юрыйлар. Менә хәзер дә ул үткән төнне генә күргән төшен сөйләргә җыенды. Көр генә итеп бер тамак кырып куйды. Башкалар шунда ук тынып калдылар. — Төшем озын имәс,— диде Байәхмәтов, салмак кына сүзен башлап,— әмма хикмәтле булса кирәк. Шулай, бик күп халык кызыл эшелонга төялеп, үземезнең казакъ даласы буйлап китеп бара-җатырмыз икән. Яз башы, дала ямь-яшел, бихисап куйлар, жылкылар утлап йөри икән. Шул гаҗәеп тә хозур, сәйран сахраны тамаша кылып барганда, кинәт вагоннарымыз дөбер-шатыр сикерешергә, уңга-сулга яман чайка- лырга тотынды гой! Бу ни булды дип ишектән сузылып карасак, эше- лонымыз шпаллар өстеннән генә китеп бара-жатыр икән. Төшенәсезме, рельслар жук, шпаллар гына! Шул шпалларны вата-сындыра, мәтәлә- кадала, эшелон алга ыргыла гой! Туктау уенда да жук жен органның! Бөтенебез идәнгә тәгәрәшеп беттек, сикереп төшәр мәжәл дә жук. менә-мснә хәзер вагоннар авып, бер-берсе өстенә өелеп, барымыз да ♦ һәлак буламыз гой, дип үкереп-бакырып ятамыз. Шуннан киен күпмедер вакыт узгач, вагоннарымыз, кодайнын кирәмәте, чайкалмый башлады. Сикереп тордык, ишеккә жабырылдык, карыймыз— ярабби, эше- лонымыз яңадан рельслы юлга чыккан, шома гына, жилдереп кенә китеп бара-жатыр икән!.. Я куандык, я куандык, шатлыгыннан хәтта жылаучылар да булды. Якадан үземезнеңсәйран казакъ даласын, шунда утлап йөргән бихисап малларны тамаша кылып, хәйран булып бара- мыз икән. Аннан киен, озакламый эшелонымыз ак таштан салынган бик матур, бик мәһабәт бер станция алдына килеп туктады. Мәйданда ул халык, ул халык! — диңгездәй чайкалып тора. Бәйләм-бәйләм гөлләр тоткан казакъ кызлары, балаларын кулларына күтәргән казакъ әяллә- ре безне каршы алырга килгәннәр икән! Барымыз да вагоннардан шаулашып төшә башладык, шул чакта мин дә... уянып киттем. Әялемне бик күрәсем килгән иде, яңадан күземне жомып та карадым, ликин. җук шул, күреп булмады... я. ни диярсез? Казакълар барысы беравыздан: — Яхшы төш бу. яхшы төш! — диделәр куанышып. Дөрестән дә. Байәхмәтов күргән (әллә уйлап чыгарган) бу төшнен «хикмәте» бик өстә ята иде. Вагоннар аумаган, кешеләр исән калган, л һәм эшелон ак таштан салынган станциягә дә барып җиткән. Билгеле ~ инде, моның шунда ук тиздән сугыш бетүгә, барысының да исән-аман илгә кайтуларына юрадылар. Өметбаев белән Шанаев исә кулларын о күтәреп: — Амин, шулай булсын!—дип дога да кылдылар. Байәхмәтовның башка вакытта кергән төшләре катлаулырак та. кызыграк та була торган иде. (Тик аның шуны казакъча гаҗәп бай тел һәм казахча интонация белән сөйләвем генә биреп бетерүе мөмкин түгел, хәерсез!) Бу юлы ана төшнең шәбрәген «күрергә» нидер (мәсәлән, учак тирәсеннән килгән искиткеч тансык, тәмле ис) комачаулады булса кирәк. Ул арада куй да иешеп чыкты шикелле... Акшалов котелокта җылытылган суны китереп, үзе чамалап кына коя-коя, барыбызның да утырган җирдә генә кулларын юдырып чыкты. Ә лейтенант һәркайсы- бызга кул сөртергә иңендәге тастымал очын биреп торды. Бу да казакъның өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнә торган бер әйбәт йоласы икән. — Дурду әкә,—диде лейтенант,—инде син кубны бер күреп бак- саңчы! Алсак та буламы? Дурду торып учак янына барды да чиләктәге итне пычак очы белән чәпчепчәнчеп карады. — Булган гой! —диде ул. ләкин шулай да чиләкне утлы күмер кызуында әзрәк кенә тотарга кушты. Ит тәмам йомшарыи, сөягеннән аерылырлык булырга тиеш икән әле. Инде сүз дә бетте. Көтәбез. Тантана башланганны көткән шикелле сабыр гына көтәбез, һәркемнең алдында пычагы белән кружкасы. Ләкин берәү дә кашыгын чыгармаган. Шулай ук табында икмәк тә юк. Бусы мине бераз борчый: ашавын, казакълардан күрмәлн, кашыксыз да ашап булыр, ә менә икмәксез ничек ашарга? Мни үзем нтне түгел, ботканы да икмәксез ашый белмим. Акшалов бик әйбәтләп юган бер ящик капкачын китереп. Өметбай алдынарак куйды. Итне шуңа бушатырсыз, диде. Бездә, билгеле, зур БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК табаклар да. тәлинкәләр дә юк. Котелок, кашык, кружка менә безнең бөтен сервизыбыз шул. Кинәт Дурду Ишмәмәтне исенә төшерде: — Ишмәмәт кайда, нигә Ишмәмәт җук? — йоклап ятыр,— диде Акшалов,— уяттым, хәзер килер. Акшаловның әйтүе булды—землянкадан шинелен иңбашына салып Ишмәмәт үзе дә килеп чыкты. Ашыкмыйча гына табын янына килде, казакъларга сәлам бирде һәм минем яныма аякларын бөкләп, бөрешеп кенә утырды. — Син нәрсә, әкә җан,— диде Дурду аңа,— казакъларны санга сукмыйсыңмы әллә?.. — Нигә алай дисең? — Дәстерханга чыкмыйча йоклап ятасың гой! — Тугры әйтмисең, Дурду! — диде Ишмәмәт, сабыр гына.— Син, миһербанлы адәм булсаң, иң әүвәл минем хәлемне сорап белец. — Хуш, ни булды соң сиңа, әкә җан? — диде Дурду, шунда ук юмаланып. Ишмәмәт бераз дәшми торды. Аннары ничектер сабыйларча гына: — Өшим,— дип куйды.— Бизгәгем кузгалып тора, җылынмаммы дип яткан идем. — Алайса, без хәзер сине терелтәбез. Аракы эчәсеңме? — Юк, мин аракы эчмим. — Җәл,—дигән булды Дурду.—Аракыдан да шәп дару җуктыр, әкә жан! Шунда Байәхмәт сүзгә кушылды: — Без хәзер апа кайнар куй шулпасы салып бирербез. Шуны эчкәч тә җылынып китәр. — Рәхмәт, кардәш!..— диде Ишмәмәт, башын Байәхмәткә таба бөгеп — Яхшы сүз — җан азыгы, бүтән дару миңа кирәк тә имәс! Ниһаять, ике чиләкне дә таганнан алып, табынга китерделәр. Чиләкләр янына зур кастрюльне дә китереп куйдылар. Лейтенант, Өметбайга карап: — Ата, сез хуҗа булыгыз инде,— диде. — Нимә өчен мин? — диде Өметбай, гаҗәпләнгән булып.— Яны- мызда өлкән адәм Байәхмәт тә бар. аңа тапшырыйк. Ләкин табыидагылар барысы беравыздан: — Юк, ата, арабызда иң өлкәне син, әйдә башла! — диделәр. Шуннан соң Өметбай чиләкне үзалдына тартыбрак куйды, җиңнәрен кайтара төште, аннары бик әйбәтләп бисмилласын әйтте дә, пычак белән генә кадап, чиләктән зур-зур ит кисәкләрен чыгара башлады. Шуны әйтәм әле, бу казакъларда өлкәнгә буйсыну, өлкәнне хөрмәт итү бик тә нык сакланган икән. Менә Өметбаев карап торырга гап- гади бер казакъ, бүтәннәрдән һичбер өстен җире юк шикелле. Дурду- дагы чаялык та юк анарда, Байәхмәтов кебек осга сөйләүче дә түгел, киресенчә, бик аз сүзле, бик басынкы бер кеше. Ләкин аңардан алда табынга утырмыйлар, аңардан узып кашык сузмыйлар, чөнки ул барысыннан да өлкән, ата. аксакал дәрәҗәсендәге кеше — аңа күбрәк шулай «ата», «чал» дип кенә дәшәләр дә. Шуңадыр, ахры, аның әллә нидә бер әйткән сүзе дә хөкем урынына йөри диярлек. Атналар-айлар буена кешеләр бер-берсенә бәрелеп-ышкылып яшәгәч, алар арасында ы’згыш-талаш та чыгып киткәли, ләкин шул чакта Өметбайның каты гына бер сүз әйтеп куюы җитә — талашучылар шунда ук «шып» туктыйлар. Нн баш бирмәс Дурду да аны тыңларга мәҗбүр, безнең лейтенант та аңа бервакытта да каты бәрелми, хәтта руслар да картка хөрмәт йөзеннән: «Умутбай — это наш главный казах!» дип кенә җибәрәләр. Ике чиләктән дә такта капкач өстенә бушаткач, ит тау хәтле булды. Кабарып пешкән, тәмле булары чыгып торган бер еем ит! Акшалов зарлана: — Менә куйның башын пешерергә савыт булмады, башы калды,— ди. Казакълар да — гаҗәп — шуна үртәләләр: «Баш кирәк иде, башны калдырмаска иде»,— диләр. Өметбай ит өемен уртага этәрә төште. — Җәгез, кордаслар, җитешегез! Ләкин берәү дә сузылырга ашыкмый иде. Шуннан Өметбай лейтенантка: — Ж,әле, Нугайбәк карагым, син безнең командирымыз, сиңа хөрмәт, алың әле башлап! — Юк, ата,— диде лейтенант, елмаеп кына,— бу табында мин командир имәсмен, мин кече адәм, сез инде арамызда иң өлкән адәм, аксакалымыз, кичерегез, сездән уза алмаймыз! — Тугры әйтә лейтенант! — диештеләр бүтәннәр дә. Шуннан соң Өметбай: «Ярый, җоладан узмак жук»,— диде дә, үрелеп, бик зур кисәкне кулы белән генә алдына алып куйды. Аның артыннан Байәхмәт сузылды, аннары Шанаев белән Дурду, тик шуннан соң гына лейтенант та үрелде. Аның артыннан инде мин дә үрелдем. Ишмәмәткә шунда ук кайнар шулпасын да салып бирделәр. Менә изге бер эш үтәгәндәй, дөнья сүзләрен онытып, бик нпләп- бирелеп кенә мәрхүм куйны ашау башланды. Казакъларның һәркай- сында үткен пычак яки пәке, шуның белән итне җиңел генә калҗалап кисә дә пычак өстеннән төшермичә кабып та җибәрә. Бер калҗа артыннан икенчесен, өченчесен каба, аннары авызы тулгач, ашыкмыйча, озак кына итеп чәйнәргә тотына. Мин дә, алардан күрмәли, пәкемне чыгарып, кискәләп ашарга тотындым, ләкин беренче калҗадан ук икмәксез күңелгә авыр буласын сиздем. Акшаловтан икмәк сорагач, казакълар бик гаҗәпләнделәр: — Нимәгә нан? Итнең тәмен бетерәсең гой! — Гадәт, мин әйтәм, шулай өйрәнгәнбез инде. Үзләре инде алар, билгеле, калҗаның иң майлысын да чырай да сытмыйча голт иттереп кенә йотып җибәрәләр, һәм шул чакта бик хуш булып, Дурдуны куйның зурысын, симезен сайлый белгәне өчен, ә Акшаловны юмам җиренә җиткереп пешереп чыгарганы өчен мак- тап-мактап куйгалыйлар. Бүтән сүз юк, авыз да буш түгел, игътибар да пычак белән иттә генә. Ит белән эш тәмам булгач, кастрюльдән кружкаларына шулпа салып, шуны ашыкмыйча гына эчәргә тотындылар. Казакъча әйтсәк, бу тозлык та бик тәмле-үткер иде Аны эчкәч, карынга тулган ит бердән сеңгәндәй булып, күңел ничектер ачылып та китте. Шулай итеп, сүзе, мәшәкате шактый озынга сузылган бу латыш куен —урыны җәннәттә булсын! — ярты сәгать эчендә очлап та куйдык. Аллаһе әкбәр! Хәзер инде, бәлки, гадәт буенча, мул иттән соң аксакалларга әзрәк мендәргә таянып тору кирәк булгандыр, ләкин безнең лейтенант иң башлап урыныннан торды да сәгатенә карап — Постка барыр вакытыгыз җиткән, давай кузгалыгыз’ — диде һәм гимнастерка төймәләрен каптырып, агач ботагына элгән каешын алып биленә буды. Куй хөрмәтенә кыска гына вакытка килгән иске йола тәртибе бетте, чин. дәрәҗә, дисциплина — барысы да кире үз урынына кайтты, яшь Нугайбәк яңадан командирга, ә өлкән казакълар гади солдатка әйләнделәр дә куйдылар . Мин дә ашыгып урынымнан тордым — чыннан да, смена алыштырырга ярты гына сәгать калган иде. Ләкин ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ЕЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК казакълар ялварып диярлек әз генә чәй эчеп алырга вакыт сорадылар. — Тиз булсагыз гына! — дип кисәтте командир аларны. Акшалов ашыгып зур кара чәйнеген китерде, һәркайсының шулпадан бушаган кружкасына чәй ясап чыкты. Казакълар дегеттәй каты чәйне, кабаланып, өрә-өрә эчтеләр. Ә бер егерме минуттан соң инде мин тирләгән-пешкән, пух итеп торган агайларны сафка тезеп, өс-башларын, мылтыкларын тиз генә күздән кичереп, үз артымнан ияртеп постларга алып та киттем. Акшалов исә сменадан кайтучыларга, алар өлешенә калган итне пешерер өчен, яңадан таган аса калды. «Әбиләр» җәе дә үтеп китте, көннәр, ниһаять, бозылды, көзге салкын вак яңгырлар башланды. Монда, бу Латвия җирендә, яңгырлар бер башланса, һич тә туктый белми икән. Көне буе ява, төне буе ява, атналар буенча ява — әйтерсең бөтен дөньясын суга гарык итмәкче була, һавасында—су тузаны, агач ботакларында су агып йөри, ылыслардан тамчылар терекөмештәй өзлексез тәгәрәшә... Үлән арасыннан ун адым да үтәр хәл юк, шинель чабулары шунда ук юешләнә, ә юлга чыксаң, кара, үзле балчык итекне аяктан суыра... һавада йөзгән бу юешлек безнең өстебезгә сеңеп бетте, землянканың бөтен бүрәнәләренә сарылды, хәтта ашый торган азыкларыбызга үтеп керде. Иң әшәкесе тагын шул, солдат посттан кайткач, юеш землянкада өс-башын киптерә алмыйча интегеп бетә. Акшалов землянка уртасындагы кечкенә түгәрәк тимер мичне өзлексез ягып торса да, бердән, анын җылысы да аз, икенчедән, аның тирәсенә бары чолгауларны элеп, итекләрне генә тезеп куеп була. Ә плащпалатка, шинель кебек зур киемнәрне киптерергә, гомумән, бернинди дә мөмкинлек юк. Кайберәүләр шинельләрен мич өстенә салындырып, түшәмгә элеп куйган булалар, ләкин аңардан ни файда — шинельнең чабуыннан тамчы тамып, өстеннән пар гына чыгып тора. (Җитмәсә әле, солдат йоклаганда шул шинелен ябынып та ятарга тиеш.) Янадан постка барыр вакыт җиткәч, ул, солдат дигән кеше, тагын дымлы чолгавын урап, җылынып җитмәгән итеген, юеш, авыр шинелен киеп, яңгыр сеңеп беткән плащ-палаткасын бөркәнеп, караңгы, пычрак, салкын төн эченә чыгып китәргә мәҗбүр... Әмма иң гаҗәбе — шушындый хәлдә дә берәүнең дә авырганы юк, ичмасам, томау төшеп төчкергән кеше дә юк. Хәтта безнең Ишмәмәт — көзге чебеш — улда ник кенә бер зарлансын! Бизгәген дә җиңде шикелле... Ә бит аңа, эссе коры яктан шушы салкын юешлеккә килеп эләккән кешегә, күптән авырып егылу кирәк иде. Юк, егылмый, тора, бите йодрык хәтле генә булып калган, авызы-борыны күгәреп беткән, ә шулай да алты сәгатен «эһ» тә итмичә тора! Бер какланса каклана икән адәм баласы! Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, солдатларның кәефләре бик начар. Эчләрендә гел ачу кайный, нервлары бик тартылган, юктан да ызгышып китәргә генә торалар, плащ-палатка бавы чәбәләнсә дә, бик әче итеп сүгенергә тотыналар. Бу җәһәттән казакълар бик зәһәр икән. Бер сүгенә башласалар, Гитлерның җиде бабасына барып җитәләр... Билгеле инде, болар барысы да шушы бер урында һәм билгесез бер хәлдә каңгырып торудан килеп чыга. Әгәр кузгалып китә калсак, солдатларның кәефләре көне-сэгате белән үзгәрәчәк. Кайчагында лейтенант белән без дә «чәкәләшеп» алабыз. Мин ана: «Кайчан бу сазлыктан ычкынабыз инде, син. командир кеше, ник шуны белергә тырышмыйсың?» — дип бәйләнә башлыйм. Ә ул кызып: «Кайдан, кемнән беләсең аны? — ди. — Армиядә бервакытта да бернәрсәне дә алдан әйтеп куймыйлар. Может, иртәгә үк приказ килер. Безнең эш — көтү, сержант, көтәргә кирәк!» Аның урынына мин калып тордым. Служба шулай бер көйләнгән = көе бара да бара, таң ата да кич була, ләкин без хәзер барыбыз да * лейтенантның әйләнеп кайтканын көтеп яшибез. Минем исәбемчә, ул Z кимендә берәр атна йөрергә тиеш иде. Ротаны табасы бар, бер өч-дүрт ы көн торасы бар (кумасалар, нигә ашыгырга?), аласы нәрсәләрне ала- = сы бар — боларнын барысы өчен дә бер атна күпмени ул? Ләкин лейте- < нантыбыз өченче көн дигәндә әйләнеп кайтты да төште. Хәер, нәкъ * кайткан чагында гына мин взводта юк идем, территориядә йөри идем, х Бер заман землянкалар янына килсәм, солдатларның барысының да “ кулларында хат! һәркайсы аулаграк урынга китеп, я сөялеп, я чүгә- ° ләп дигәндәй, хат укып тора!.. Алай, лейтенант кайтып та җиткән икән. Бик шәп. Хат килгән көн бит ул, җан кисәкләрем, солдат өчен иң шатлыклы көн! Чын бәйрәм! Бигрәк тә айлар буе көткәннән сон... Иң элек мин Төхфәт абзыйга тап булдым. Бер агач төбендә бу борынын тартып, шыңшып утыра — кулында хаты. — Әллә җылынсын инде, якташ? — дим мин моңа, янында тукталып. — Җылыйм шул,— ди Төхфәт абзый, бер дә тартынып тормыйча. — Ник, әллә берәр кайгылы хәбәр язганнармы? — Юк, андый хәбәр юк, аллага шөкер! — Соң шулай булгач? — Мә, үзең укы,— ди бу, мина хатын сузып.— Башыннан ук укы’ Мин хатны алып, эчемнән генә укыйм: «Сезкн сөекле, дөньяда иң якын күргән кадерле абыем, сиңа безки туганың Шәрифәдән күңелемнең иң нечкә җирләреннән парланып чыккан ялкынлы саф сәламемне җибәреп, алма бакчаларында төрле матур гөлләргә кунып, тирән уйларга чумып сайраган сандугач-был- быллар санынча сагынып, саргаеп, абыем, синең нурлы йөзләреңне бер күрергә зар-интизарлар булып, өзелеп, күптин-күп сәламнәремне, абыем, сиңа бүләк итәм...» һәм тагын әнисеннән, Төхфәт абзыйның хатыныннан, балаларыннан. тугантумачаларыннан, күрше-күләннән шундый ук бик өзелеп, бик ялкынланып, шуңадыр, ахры, шактый керделе-чыктылы итеп язылган сәламнәр тезелеп киткән ... Шуларны укыгач, мин хатны кире Төхфәт абзыйга суздым — Бик матур язылган хат ич бу! — Менә шул шул! — диде Төхфәт абзый, учы белән күзләрен сөрт- кәләп — Кайдан гына сүзләрен табып бетергән, бәгырькәем, күз нурым! Ый-ый!. Димәк, көтәргә, көтәргә һәм, чуваш Емелькин әйтмешли, служба ны онытмаска!.. Минем эш билгеле инде — развод ясау һәм постларны әледән-әле тикшереп тору. Хәзер төннәр бик озын, постларны берничә тапкыр йөреп чыгарга туры килә. Әйтергә кирәк, безнең солдатларның һәркайсы бу дегеттәй төн эчендә, агач башындагы ябалак шикелле, бик уяу тора, якынлаша башлауга шунда ук: «Тукта, кем килә?»— дип кычкырып тавыш та бирә. Инде мин икәнне белгәч, ничектер куанып та китә. Үз кеше, җанлы сүз — менә хәзер аңа бик тансык бит ул, биш-ун минут кына сөйләшеп тору да аның күңелен күтәреп җибәрә, әзрәк кенә вакыты да кыскара төшкәндәй була. Ә бер көнне лейтенант, Акшаловны ияртеп, үзебезнең ротаны эзләп китте. Ротаның бездән каядыр алга таба бик ерак киткәнен ишетеп белә идек, ләкин урнашкан җире ачык кына билгеле түгел иде. Елга- вадан көнчыгыштарак диделәр... йомыш күп җыелды. Бу урынга килеп эләккәннән бирле хатлар алганыбыз юк (чөнки хатлар рота адресына киләләр), шулай ук үзебезнен бик кадерле солдат акчасын да (аена 32 сум) менә өч ай инде алганыбыз юк, аннары ротадан безгә азык-төлекнең дә яхшысы тия торган иде, кыскасы, лейтенант чакыру көтеп ятты-ятты да ахырда тәвәккәлләп китәргә булды. ВЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК —- Я, я, килешмәгәнне! — дигән булдым мин, китә башлап, ә үземнең бугазга шулай да төер килеп тыгылды, хәерсез!., һай, бу сагышлар! Солдатның күз яше күптән кибеп бетте инде, бер генә газаптан, бер генә бәхетсезлектән дә жылый алмый ул, ә менә сагыну яшьләре калган, сагыну яшьләре бәреп чыга. Гаеп итеп буламыни аны моның өчен?!. ж Мин ашыгып үзебезнең землянкага кердем. Лейтенант инде ялгызы гына җәелеп чәй эчеп утыра иде. Хәрби тәртип буенча мин аңа рапорт бирә башлаган идем дә, ул шунда ук мине бүлеп: — Ярый, сержант, беләм, барын да беләм, әйдә, уз, әллә кайда йөрисең! — диде. Бу инде дусларча үз итеп каршы алу иде. Димәк, лейтенантның кәефе бүген аеруча шәп. Шулай да мин сорадым аңардан: — Бик тиз әйләндегез, иптәш лейтенант, юлыгыз уңышлы чыктымы соң? — Әйтмә, юлыбыз жөдә уң булды, сержант! _ Шулайга охшый. Аның түп-түгәрәк кин бите чыгып килгән ай шикелле балкый иде. Ә өстәлдә күптән күрмәгән ризыклар: ак май, каклаган колбаса, печенье, хәтта берничә шоколад плиткасы да ята. Шуның өстенә әле лейтенант кыр сумкасыннан чыгарып, миңа ике пачка сигарет та сузды. — Мә, бусы сиңа күчтәнәч! Мин дөя сурәте төшерелгән бик матур пачканы әйләндереп-әйлән- дереп карадым: — Немецныкы, ахрысы? — Трофей бу, сержант. Безнекеләр Риганы алганда немецларның азык складларын бөтен килеш кулга төшергәннәр. Шуннан чыккан нәрсә бу. — Чигәргә ярыймы икән соң? — Ярый, ярый, безнең рота командиры үзе даим шуны чигеп йөри. Аннары ул миңа өч хат та чыгарып бирде. — Менә болар өчен сезгә, лейтенант, Алатау чаклы рәхмәт! — дидем мин, хатларга ябышып. Ләкин шунда ук ачып укый-башларга яхшысынмадым — мине сынлыйсы килеп, көтеп утырган командир белән ничектер санлашмау булыр иде. Шуңа күрә хатларның сызык астындагы адресларын гына карадым да хәзергә үзләрен чалбар кесәсенә генә салып куйдым. Әйдә, мине җылыта торсыннар! Лейтенантның бу тансык сыйлардан башка төяп алып кайткан яңа хәбәре дә шактый икән, мин чишенеп утыргач та ул шуларны сөйләргә тотынды. ...Безнең мондагы фронтларда зур үзгәрешләр булырга тора, диде. Балтик буеның күп өлеше немецлардан азат ителгән, сугыш хәрәкәтләре тиздән Польша җиренә һәм Көнчыгыш Пруссиягә (димәк, Германиянең үзенә) күчәргә тиеш, шул сәбәпле мондагы Совет гаскәрләренең күп өлешен бүтән фронтларга күчерүләре ихтимал, шулай булгач, безне дә монда озак тотмаслар, диде. Мин лейтенанттан, теге немец частьларының кайдадыр бүленеп калуы турында йөргән сүзләр дөресме? дип сорадым. Әйе. дөрес, диде лейтенант, фашист гаскәрләренең шактый зур группасы (утызлап дивизия, имеш) Курляндия ярыматавында бүленеп калган, шунда ныгып, безгә бирелергә теләмичә бик каты сугышып ята икән. Әлбәттә, ул группаны бетерү өчен монда безнең берничә армияне калдырырлар, ләкин барыбер күпмедер гаскәрне моннан икенче фронтларга күчерергә тиешләр. Шулай дигән рота командиры, офицерлар арасында шундый сүзләр йөри дигән, әмма кайчан, кайда? — бу кадәресе хәрби сер, берәү дә белми икән әле аны. Сыйлар тәмле, хәбәрләр кызыклы иде, ләкин күрәм, лейтенантка ял кирәк. Озын, авыр юлдан ватылган кеше әнә чәйдән сон изри дә башлады. — Сез ял итегез, лейтенант! — дидем мин. урынымнан торып — Әзрәк кенә кирәк шул,— диде лейтенант, тапчанына күчеп. Мин шинелемне кидем дә кесәдәге хатларны аулакта тыныч кына укыр өчен землянкадан чыгып киттем. Күңелле хәбәр иде бу... Шуннан соң өч-дүрт көн дә узмагандыр, ~ ниһаять, безнең рота командиры да килеп җитте. Үзе генә түгел, апыи = белән бергә Армия базасыннан майор Исаев һәм безгә таныш булма- = ган бер капитан да килгән иде Армиядә һәрвакытта шулай ул — берәр төрле эш башланса, бик = кызу тоталар. Рота командиры өлкән лейтенант Поляков безнең бсләи * күрешеп, әзрәк кенә хәл-әхвәлне сорашкач та әйтте: — Ну, егетләр, сезгә монда кызынып ятулар бетте. Иске-москыча- “ рыгызны җыя торыгыз, бер-ике көннән бу урманда сукыр тычканнар- © дан башка беркем дә калмаячак! Кыскасы, аның ярым шаяртып әйткәннәреннән шул мәгълүм булды: мондагы барлык боеприпасларны тиздән вагоннарга төяп, алгы позициядәге икенче бер армиягә алып китәчәкләр. Бу склад исә гомумән бетереләчәк Ул шунда ук лейтенант Кулибаевка постларны кыскартырга, бары шлагбаум белән штабельләр янында гына ике пост калдырырга кушты. — Ә сактан бушаганнарның барысын да — боепрнпаслар төяргә! — диде. Без моңа әйтеп бетергесез шат идек. Ниһаять, китәбез! Каядыр алга таба— Литва, Польша якларына таба китәбез' Ротабызга кайт кач, мунча керербез, күлмәк-ыштан алыштырырбыз, бәлки, әле җылы өйләрдә дә йокларбыз Солдатка тагын ни кирәк?! Шул ук көнне төштән сон биш «студебеккер» машинасы (зур, таза машиналар!) килде, һәм боеприпасларны шуларга төяп, ике чакрымдагы тимер юлга ташу да башланды. Безнекеләр җен урынына эшләделәр. Авыр снарядларны төяү-бушатудан бик җәфаланган чаклар да бар иде, ләкин бу юлы тансык бер эш итеп, ничек тә тизрәк бетерәсе килеп, ару-талуны белмичә эшләдек. Командирларыбыз да көне-төне гел яныбызда бутын тордылар. Безнең рота командиры, әйтергә кирәк, кешеләрне эшләтә белә иде. Теле белән дә, кулы белән дә. Гомумән, ул бик оптимист табигатьле, шаулап яшәргә өйрәнгән, тынгы белмәс кешегә охшаган иде. Дөрес, мин аны аз беләм. мин пнеарьлыктан киткән чакта, хәтерлисездер. рота командиры Сидоров дигән бер караңгы чырайлы интендант кисәге иде Ләкин ул да ни өчендер озак мантын алмаган, аның урынына менә шушы өлкән лейтенант Поляковны билгеләгәннәр. Бар 1ык командирларга караганда да бу гомерлерәк булып чыкты Менә елдан артык инде ул безгә командирлык итә. Күрәсең, эшне оста алып бара БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК ...Тагын җепшек, шыксыз, соргылт көннәр сузылды. Сугыш бар да кебек, юк та кебек, вакыт уза да кебек, узмый да кебек... Көтүдән дә әшәке нәрсә бармы сон?.. Ләкин, мең шөкер, бу юлы безгә шулай да бик озак түзәргә туры килмәде. Иң элек, көннәрдән бер көнне, безнең склад территориясендә ниндидер яна кешеләр күренде. (Погоннарына караганда, артиллерия офицерлары ) Алар склад начальнигы беләп берлектә төрле җиргә өелгән штабельләрне карап йөрделәр, территориягә керү-чыгу юлларын тикшерделәр, аннары сөйләштеләр-нитте- ләр дә китеп тә бардылар. Безнең лейтенант та гел аларга ияреп йөрде. Соңыннан мин сорагач ул, болар унынчы армиядән килгән кешеләр, боеприпасларны моннан чыгару турында сөйләштеләр, дип әйтте. белә торгандыр... Аннары бу инде сугышасын сугышкан кеше, күкрәгендә ничә тапкыр яралануын күрсәткән тасмалары да бар (шуларның икесе — сары төстә), ә карап торуга болай бөп-бөтен кеше кебек... Җөйләре күлмәк астында булса кирәк. Бер тәүлек эчендә без барлык боеприпасларны ташып, сигез пульман вагонына һәм җиде кечкенә вагоннарга төяп тә кундык. Склад территориясендә ватык әрҗәләрдән башка бернәрсә дә калмады. Соңгы ике постны да бетердек. Вәссәлам!.. Инде кайтып бераз ял итәсе дә моннан төялеп китәсе генә калды. Әлбәттә, үзебезнең ротага — шулай уйладык без. Ләкин кайтып ашарга-эчәргә өлгермәдек, безнең землянкага рота командиры үзе килеп керде. — Давай, лейтенант.— диде ул, гадәтенчә сүзне туп-туры башлап.— эшелонны озатырга кешеләр билгелә. Лейтенант аптырабрак урыныннан торды. — Ничә кеше? — Алты солдат, шуларга бер старший... Менә сержантны җибәрербез,— диде рота командиры, миңа ымлап.— Калганнарын үзең сайла! Әллә ничек көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бу, ләкин нәрсә әйтә аласың?.. Бернәрсә дә әйтә алмыйсың, абзыкаем!.. Китәргә икән — китәргә, мать якасына!.. Алгы позициягә чаклы — бу әле кызыграк та булыр. Рота командиры чыгып китәр алдыннан: — Әзерләнеп бетәргә ике сәгать вакыт сезгә,— диде.— Өч көнлек азык алыгыз, җылырак киенегез. Менә шул. Ике сәгатьтән үзем килермен! ...Ул чыгып киткәч, без лейтенант белән башларны кашыдык та яңадан өстәл янына утырдык. — Кемнәрне бирәсең, кемнәрне алыйм? — дип сорадым мин лейтенанттан. . — Син старший, үзең сайла,— диде лейтенант. — Хуп мәйле! Бер кәгазь кисәге алып, мин үзем теләгән солдатларның исемнәрен яза башладым: беренче итеп, билгеле, Дурдуны яздым — бу үткен-чая һәм ышанычлы солдат; аның янына үз казакъларыннан Шанаев белән Байәхмәтовны теркәдем; дөрес, Шанаев бәлачелрәк кеше, ләкин Дур- ду аны тезгенләп тота белә. Аннары Төхфәт абзыйны үземнән калдырасым килмәде. Аның янына чуваш Емелькинны да яздым — ике дусны ничек итеп аерасың?.. Бишәү булды. Алтынчыга кемне язарга?.. Акшаловны дигән идем дә, ләкин лейтенант «аны калдыр» диде. Бе- ләм, ул Акшаловны үзенең ординарецы сыманрак итеп йөртә. Шуннан аз гына уйлап тордым да алтынчыга әлеге бик күндәм, бик чыдам бәләкәй солдат Ишмәмәтне язып куйдым. Исемлекне лейтенантка күрсәттем. Ул бер күз ташлады да; «Ярый, булган!» — диде. — Алайса, әйтәм үзләренә. — Бар, әйт! Мин торып чыктым да солдатлар землянкасына кердем. Авыр эштән соң солдатларның күбесе тир, чолгау исләре белән аралаш дымсу һавалы, караңгы землянкада гыр-гыр йоклап яталар иде. Мин үземә кирәк кешеләрне генә төртеп уята башладым: — Төхфәт абзый, Дурду әкә, Шанаев, давай торыгыз әле, торыгыз! — Ой-бой, ни булды, сержант? — дип күзен ачты Дурду. — Китәбез, Дурду, моннан китәбез... — Кайчан? — Менә хәзер үк. Шулай дигәч, бер Дурду гына түгел, барысы да тиз генә торып, сәке читенә шуышып килделәр. Тик Шанаев кына гадәтенчә кычкырып сукрана башлады: — Бу ни эш бу. адәмнәргә дәм алырга да ирек бирмәйсез!.. — Шаулама! — дидем мин аңа, каты гына.— Командирның при- * казы бу. Ике сәгатьтән без. менә мин әйткән кешеләр, тимер юлда булырга тиешбез. Эшелон озата барабыз. Төшендегезме? — Төшендек, сержант, төшендек! — диде Дурду.— Ә бүтәннәр? — Бүтәннәр калып тора... Моны ишеткәч, алар ничектер тагы да җанланыбрак киткәндәй булдылар. Кузгалып китү солдатны һәрвакытта дәртләндерә, ә монда бүтәннәрдән алда, менә хәзер, бүген үк икән! һәркайсы шунда ук йокысыннан айнып, шытыршытыр кашына-кашына, кием-салымына да тотынды. Командирның әйткәнен искә төшереп, мин аларга җылырак киенергә куштым. Безнең взвод ротадан күбрәк аерылып яшәгәнгә күрә, солдатлардан кайбер җылы киемнәрне (мәсәлән, бүрек белән сырган чалбарны) җыеп та алмын идек. Көннәр суытып җибәргәч тә солдат аларны капчыгыннан чыгара да кия. Ә хәзер тышта ноябрь башы. = һава сөяккә үтәрдәй җепшек-салкын, көн дә диярлек карлы яңгыр 2 явып тора. х Акшаловтан мин үзебезгә дигән өч көнлек азыкны исәпләп алдым а Шул бер үк нәрсәләр инде: шикәр, тәмәке, борчак һәм тары концен3 траты, шпик урынына әзрәк ак май һәм Америкадан килгән колбаса * конссрвысы... Тик икмәкне генә склад кешеләреннән барып алырга а. туры килде. Шушы мәшәкатьләр артыннан йөреп, минем үземә җыенырга ва- п кыт җитәрҗитмәс кенә калды. Тиз генә землянкага кайтып, ни элек бритва, көзге, сабын кебек вак-төяк әйберләремне кыр сумкасына тутырдым, аннары яңабаштан әйбәтләп киенергә тотындым: искесен салмыйча, шуның өстеннән генә җылы күлмәк-ыштан кидем, аякларга чолгауны яңадан урап, итекләрне ипләп кидем, пилотканы бүрек белән алыштырдым. Бу эшләр дә беткәч, юл капчыгының бөрмәле авызын ныгытып бәйләдем дә пистолет белән автоматымны, ачып* ябып дигәндәй, тиз-тиз генә күздән кичердем. Пистолетны теләсә кемгә күрсәтергә ярамый, ул миңа тиешле нәрсә түгел, ләкин моның кебек асыл әйбердән, кулга бер эләккәч, аерылып буламыни?!. Шуңа күрә мин аны шинель кесәсендә генә йөртәм. Кыскасы, җыенып өлгердем. Солдатлар да әзерләнеп бетеп, билләрен буып, капчык-коралларын күтәреп землянка алдына чыкканнар иде инде. Тик Дурдуның гына эше бетеп җитмәгән икән. Ул агачлар арасына китебрәк, үзе генә белгән ниндидер үләннән һәм чыршы ылысыннан кечкенә табасында юллык насбай «көйдереп» маташа иде. Безнең лейтенант моны күргәч кинәт кабынып китте — Хәзер үк ташла бу эшеңне, югыйсә, табаңны тибеп очырам.— диде ул яман кычкырып. Башка вакытта анрн болай каты бәрелгәне юк иде, күрәсең, менә хәзер начальниклар килеп җитәр дип курыккандыр инде. Дурду. авыз эченнән генә нидер сукранып, кайнар табасын насбае белән бергә махсус тегелгән капчыгына тыкты да башкалар янына килеп басты. Емелькин аңа дусларча кайгырткан булып: — Юкка җәфаланасын, товарищ! — диде.— Менә миндә чуваш тәмәкесенең аюны үтерә торганы бар. шуны гына суырырсың! — Тукта, мин сипа суыртырмын әле, моннан китик кенә,— диде Дурду, күзләренең агы белән генә карап. Солдатлар бер кәефләнеп көлешеп алдылар. ЬЕЗ ДО СОЛДАТЛАР ИДЕК Ә бераздан сукмак буйлап безгә таба килгән рота командиры белән әлеге ят капитан да күренделәр. Мин солдатларны тиз генә сафка тездем һәм үзем дә алар белән бергә бастым. Тегеләр килеп җиткәч тә, безнен лейтенант рота командирына, солдатлар юлга чыгарга әзер, дип рапорт бирде. — Яхшы! — диде рота командиры, безгә вольный торырга кушты, аннары лейтенанттан;—Авырулар юкмы, яхшылап ашаттыгызмы, кирәк- яракларның барысын да алдыгызмы? — дип сорашырга тотынды. Лейтенант, ике кулын да бот буена сузган килеш, бик төгәл итеп җавап биреп торды. Шуннан сон өлкән лейтенант алгарак чыгып, безгә болай диде: — Сез, иптәшләр, боеприпаслар төягән эшелонны билгеләнгән җиренә чаклы озата барасыз. Эшелон станциядә, паровоз килгәнне генә көтеп тора. Боеприпасның нәрсә икәнен сезгә әйтеп торасы юк... Менә шул хәтәр йөкне бик уяу саклап, тиешле урынына илтеп җиткерергә кирәк. Онытмагыз, сез үтәсе юллар яңарак кына дошманнан әрчелде, анда посып калган диверсантларның да булуы мөмкин. Димәк, сезгә, иптәшләр, зур җаваплы эш йөкләнә, шуны сез чын солдатларча намус белән үтәргә тиешсез. Аңладыгызмы? Без дәшмәдек. Ләкин безнен аңа төбәлгән күзләрдән ул һәр әйткән сүзенең безгә бик яхшы килеп җиткәнен болай да күрергә тиеш иде. — ...Эшелон начальнигы булып менә шушы иптәш, капитан Судаков барачак,—диде командир, сүзен дәвам итеп.— Сез турыдап-туры ана буйсынасыз. Бөтен кирәкле боерыкларны сезгә ул бирәчәк. Бу, сержант, күбрәк сина кагыла, белеп тор! — Есть! — дидем мин, өзеп кенә. — Тагын шул. Эшелонны исән-сау илтеп җиткергәннән соң, сез үзебезнең ротага кайтырсыз. Капитан безнең ротаның кайда икәнен белә, ул сезгә маршрутны өйрәтеп җибәрер. Ә хәзер кузгалсагыз да була. Хәерле юл сезгә! Мин сафтан чыгып, үземнең алты бөртек солдатыма сулга борылырга команда бирдем, һәм без кирәк-яракларыбызны күтәреп, пычрак ера-ера китеп тә бардык. Командирлар безнең арттан иярделәр. Эшелон станциядән агачлык эченә сузылган тупикта тора иде. Килеп җиткәч, безгә шуның сигезенче вагонына урнашырга куштылар. Бу зур пульман вагоны иде. Авыр ишеген шылдырып ачтык; вагонның нке башына да, түшәменә чаклы, яшик-яшик снаряд өелгән, тик ишек турысындагы урта бер җире генә буш калдырылган иде. Башта мин, минем арттан Дурду эленеп торган тимергә басып, вагон эченә күтәрелдек. Иптәшләрнең кулларыннан капчыкларын, коралларын алдык, аннары үзләрен дә берәм-берәм өскә тартып мендердек. Ике яклап өелгән снарядларга карап, Шанаев: — Ой-бой, әҗәлнең үзе янында барамыз икән гой! — диде. Ә Дурду исе китмичә генә: — һи, снәрәд дигәнен! юаш нәрсә ул, аңа башны куеп йокларга да була,— диде, көлдерергә тырышып. Ләкин берәү дә көлмәде. Безнекеләр боеприпаслар янында торып күнегеп беткән булсалар да, менә болай хәтәр йөк белән бер вагонда барганнары юл иде әле. Шуңа күрә әзрәк кенә шомланалар да булса кирәк. Хәер, солдат шомлануын бервакытта да сиздерергә яратмый,— дөрескә чыга күрмәсен дип курка ул. Ярый, анысын куеп торыйк, менә монда вагон идәне шыр ялангач та. пычрак та икән—шунысы начар. Иптәшләр печәнме, саламмы табарга кирәк диләр. Озак эзлисе нәрсә түгел, әнә юл буенда гына киртәләр белән бастырган бер чүмәлә тора — барып, төбеннән генә йолкып, дүрт- биш кочак печән китердек тә идәнгә җәйдек. Шуннан сон солдатлар снаряд ящикларына аркаларын терәп, аякларын сузып, печән өстенә ял итәргә утырдылар. Бераздан безнең вагон янына эшелонны озата баручы әлеге Судаков дигән капитан килде. Мин аның каршысына сикереп төштем. — Я, урнаштыгызмы? — дип сорады ул миннән. — Урнаштык, иптәш капитан! — дидем мин, честь бирмичә генә. Капитан вагон эченә дә үрелеп карады: солдатлар тора башлаганнар иде, ул кулын селкеп, тормаска кушты. Командир-начальникларнын төрлесенә очрап, билгеле бер сизгерлеккә өйрәнгәнгә күрәдер инде, мин бу артиллерист погонлы, сүлпәнрәк хәрәкәтле, озын-чандыр капитанның форма таләпләренә артык игътибар итмәвен, солдатларга карата үзен гади генә тотуын чама чап өлгергән идем. Җинелазапсыз булыр кебек аның кул астында баруы... Хәер, алгы сызыктан килгән командирлар күбесенчә шундый булалар да. Ул минем фамилиямне сорады, мин аңа әйтеп бирдем. Шуннан соң беләгемнән алгандай итеп, вагоннар буйлап атлый-атлый, ашыкмыйча гына миңа үзенең боерыкларын бирә башлады. — ...Ин элек шул: составның ике очына ике часовой куярсыз. Бер- = сен паровозга якын тамбурга, икенчесен — койрыкка. Туктап торган 3 җирләрдә алар төшеп, ике яктан состав буйлап йөреп торырга тиеш- = ләр. Бусы аеруча кирәк... Тик менә часовойларны алыштыру мәсьәләсе... “ сезнеңчә, күпме вакыттан алыштырырга ярый’ — Ике постка алты солдат, иптәш капитан, дүртәр сәгать торсалар. х җитәр! — дидем мин. ь — Күп булыр,—диде капитан.—Тамбурда өшеп бетәрләр... Ике з сәгать, ну, өч сәгать, шуннан да артык тотарга ярамас. Аларны бит 2 эшелон туктап торган чакта гына алыштырырга туры киләчәк, шуңа күрә төгәл вакыт билгеләве дә читен. Сез үзегез моны чамалап хәл итәргә тиешсез!.. — Яхшы, иптәш капитан! — Аннары, сержант, вагон эчендә электр фонарьдан башка нәрсә яндыра күрмәгез. Шырпы сызу булмасын. Тәмәке тартуны онытыгыз... Туктап торган арада гына төшеп тартырга рөхсәт итегез. Аңладыгызмы? — Аңладым, иптәш капитан! — Хәзергә шул... Мин үзем паровозда булырмын, кирәксәм, шунда килерсез? — Яхшы, иптәш капитан!.. Ә паровоз тиз килерме икән? Капитан ике кулын җәйле: — Көтәбез... Күрше станциядән килергә тиеш. — Часовойларны хәзер үк куяргамы? — Тамбурга китәр алдыннан гына куярбыз. Ә хәзер ике патруль билгеләгез, состав буйлап йөри торсыннар. — Була, иптәш командир! Ул киткәч тә мин вагонга кире кайтып. Байәхмәт белән Ишмәмәтне беренче патрульләр итеп билгеләдем. Болар арада иң өлкәннәр, төнлә тамбурда баруы алар өчен читенрәк булачак, ә йөреп тору ярый, йөреп торганда кеше өшеми дә... Икесе дә мылтыкларын алып төшәргә әзерләнгәч. мин аларның берсенә составның бер ягыннан, икенчесенә икенче ягыннан йөрергә һәм вагоннарга читят кешеләрдән берәүне дә якын җибәрмәскә куштым. Ярый, бу ля булды. Бер яктан җан тыныч әле; менә күпме вакыттан бирле инде дошман авиациясенең тыны ла чыкмый. Ә тоташ болытлы көзге һавалар башлангач, гомумән, бу тирәләрдә бер генә разведчик* самолетнын да күренгәне юк... һәр начарның бер яхшы ягы була ■ЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК дигәндәй, көзге яңгырлардан интегеп бетсәк тә, элекке шикелле гел шомланып, һавага колак салып тормыйбыз. Бераздан солдатлар, чәй эчеп аласы иде бит, сержант, дия башладылар. Кирәктер шул, тик ятып өшеп тә киткәннәрдер, аннары иртәнгә чаклы ашау-эчү белән маташып та булмаячак. — Әйдәгез, алайса, яктырак чакта эчеп калыйк,— дидем мин үзләренә.— Син. Дурду, давай, кара чиләкне ал да су табып китер, ә без әнә агачлыкта ут яга торырбыз. Барыбыз да вагоннан төшеп, юл буендагы ватык әржәләрне җыештырып, агачлар арасына кердек тә кечкенә бер аланлыкта ут ягып җибәрдек. Дурду табып китергән суны чиләге белән кайнатырга куйдык, үзебез чатыр-чотыр янган учак әйләнәсенә чүгәләшеп, кәкрәйгән кулларны, тез башларын җылыта тордык. Солдатлар миннән һаман бер нәрсәне сорыйлар: кая барабыз, сержант? — Алга таба,— мин әйтәм. — Юк, син точкасын әйт! — диләр. — Точкасын паровоз гына белә, ә паровозның килеп җиткәне юк әле,— дигән булам. — Яшерәсең, сержант! Мин юри дәшмим, гүя сер саклыйм, имеш! Аннары бераздан: — Атагызның башы,— мин әйтәм,— сержант белсә, сез белми калыр идегезмени?!. — Тугры, тугры,— диләр тагын үзләре. Су кайнап чыккач, шуңа бер уч чәй бутап, аяк өсте генә алюмин кружкалардан пешә-пешә чәй эчтек. Төхфәт абзый, җаена мач китереп дигәндәй, такмаклап та җибәрде: — Чәй эчүнен шарты бар, бавырсак та коймак. Сары майга манып-манып кунак алдына куймак! — Кара мынау нугайны, бавырсакны белә икән гой!—диде Ша« наев, гаҗәпләнеп. — һе, белмәскә,—диде Төхфәт абзый, тел шартлатып.—Без ашарбыз әле шишара, ә син карап торырсың, бичара! Барыбыз да рәхәтләнеп бер көлештек. Калган чәйне алып кайтып, Байәхмәт белән Ишмәмәткә дә берәр кружка салып бирдек. Ишмәмәт кружкасын ике учына кысып, Дурдуга кат кат рәхмәт укый — гаҗәп бер тәүфыйк иясе безнең бу Ишмәмәт! Әмма бу паровозлары озак килмичә тәмам җилеккә үтте. Көтүдән дә әшәке нәрсә юк. Әллә кайчан караңгы төште, төн булды, ә без салкын вагон идәнендә утырабыз да утырабыз... Әледән-әле торып, ишектән башны тыгып карыйм — дегет шикелле кара төн, үлек дөнья, шылт иткән тавыш та юк... Тагын утырам, күкрәктәге фонарь белән вагон эчен бер генә минутка яктыртып алам: солдатлар аркаларын бер-бер- сенә терәп печән өстендә яталар — йоклыйлармы, әллә болан җылы саклап кына яталармы, хода белсен!.. Мин үзем дә аяк чәнчеп утырган килеш, әз генә черем итеп алырга тырышып карыйм, вакыт-вакыт башны төшереп җибәреп, яртылаш кына онытылып киткән кебек тә булам, ләкин шунда ук юк кына бер кыштырдаудан да сискәнеп, күзләремне чекрәйтеп ачам... һәм ни өчендер бүрегемне ике куллап тотып карыйм... Юк инде, юк, булмый, койрыгын да тоттырмый йокы!.. Әмма әйтеп куйган нәзерем бар: исән-сау илгә кайтсам, әнкәйнең түшәк-ястыкларына чумып, бер өч тәүлек тоташтан мәрткә киткәндәй йоклаячакмын, алла бирсә! Ниһаять, төн урталарында теге мөртәт паровоз килде шикелле — нәрсәнеңдер авыр итеп ухылдавы ишетелде. Сикереп торып, ишеккә ташландым; килгән икән шул, рәхмәт төшкере, әнә ике күзе ялтырап күренә. Ә бераздан ул безнең составка әкрен генә килеп тагылды, авыр вагоннарны шома гына кузгатып, тупиктан алып чыкты. Тагын күпмедер вакыт безне бер алга, бер артка сөйрәп, юлдан юлга күчереп йөртте, аннары туктап, тынып калды. Шул арада мин Төхфәт абзый белән Емелькинны аякка бастырдым. — Ягез, агайлар, тиз генә җыеныгыз, постка киттек! Алар сүзсез генә торып, кымшана башладылар. Мин ашыктырам, ә Емелькин сукрана: . . Куалама ул хәтле, сержант, бүрекнең колакларын гына төшереп бәйлик, тамбурда барасы бит! Ахырда әзерләнеп беттеләр, жиргә төштек. Фонарь белән юлны яктыртып, Төхфәт абзыйны паровозга таба алып киттем, ә Емелькинга вагон янында көтеп торырга куштым. (Аны койрыкка илтәсе.) Безгә ашыга-ашыга килгән капитан очрады; — Сержант, сезме бу? — Әйе, мин, иптәш капитан! — Часовойны илтәсезме? Ярый. Бер биш минуттан кузгалабыз, а Кешеләрегез барысы да яныгыздамы? — Әйе, иптәш капитан! — дидем мин һәм шунда ук Байәхмәт белән * Ишмәмәтне искә төшереп борчылып куйдым: алар кайда соң?.. Тупик - буенда торып калмасалар ярар иде. з Ләкин борчылырлык эш булмады. Алар да, Ишәй белән Кушай = шикелле, каяндыр юллар буеннан абына-сөртенә килеп чыктылар. Мин ы дә часовойларны илтеп куярга өлгердем... Ә бер-нке минуттан паровоз = кычкыртмыйча гына кузгалып, безне алга, сугыш барган якка таба * алып та китте. с. ...Инде бер җиңел суладык. Кәеф тә әйбәтләнеп, йокы да качты. = Җанланып, шаулашып, сөйләшеп тә алдык. Ләкин дөм караңгыда сүз озакка сузылмый — иптәшләр берәм-берәм әкренләп тындылар. Мин дә кырынрак ятып, башны снаряд ящнгына терәдем. Вагон бер көйгә салмак кына чайкала, ә колак төбендә генә тәгәрмәчләр өзлексез такылдыйлар... Аннары йокы барысын да йотты. ...Минем кечкенә балам бар икән, ләкин ул тавык күкәе эчендә, имеш. Мин шул күкәйне учымда сак кына тотып йөртәм. Ә бала күкәй эченнән бик ачыкнечкә тавыш белән: «Әти, мине төшереп җибәрмә!» дип әйтә, имеш... Борчылып, кая гына куеп торыйм икән үзен дип, мин иске, ватык жиһазлар белән тулы бер бүлмә эчендә тыныч, хәвефсез урын эзләп, бәрелә-сугыла йөрим икән... ...Кинәт вагон каты гына тартылып куйды — мин. сискәнеп, күзләремне ачып җибәрдем. Менә сиңа кирәк булса төш! Кайдан гына табыла диген, әкәмәт?!. Әмма күкәйне төшереп җибәрмәдем, юк, җибәрмәдем!.. Торып, вагон ишеген ачтым. Төн, бетмәстәй төн. әкрен генә сыекланып, офыкларга таба чигенә башлаган, иренеп кенә салкын-соры көн туып килә, ә поезд яңа төзәтелгән юлны үтә шикелле — бик сакланып кына китеп бара. Әйләнә-юньдәге күренештә дә үзгәреш юк диярлек якында һәм еракта утрауларга охшаган урманнар, урманнар арасында җыйнак кына басулар, басулар янында ялгыз утарлар, ләкин мондагы утарлар төзегрәк тә, баерак та икән!.. Алар әйләнәсендә ниндидер тын бушлык хөкем сөрә кебек — бер дә җан иясе барлыгы сизелми. Бу — Латвия җире... Безнең поезд вак-төяк станцияләрдә тукталып тормыйча шактый кызу барды. Тик юлның яна төзәтелгән яки төзәтелеп яткан урыннардан гына бик әкрен узды. Взкыт-вакыт ачык кыр уртасында туктап та торгалады. Мин инде, капитан кушканча, һәр тукталыштан файдаланып. часовойларны алыштыра килдем. Шулай бара торгач, без кичкә табан, ниһаять, бер зур гына «к. У» N 0. ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК 49 станциягә кплеп життек. Монда рәт-рәт сузылган юллар да күп иде, юлларга килеп тыгылган эшелоннар да күп иде. күмер, мазут, T®JeH исе дә житәрлек — ахрысы, бер узловой станция булса кирәк. Мин вагоннан төшеп, капитанны күрер өчен паровозга таба киттем. Биредә күпме торырбыз икән — шуны беләсем килде... Барышлый, состав буенда капитан үзе мина очрады. — Я. эшләр ничек, сержант? — дип сорады ул миннән, килеп жнтүгә. — Эшләр ярыйсы хәзергә, иптәш капитан! — Ярыйсы күренә шул,—диде ул, мине баштанаяк карап —Өс- башыгыз чиста, артык изелмәгән дә, спальный вагонда килгән шикелле... Инде мина карагыз! Чынлап та капитанның кыяфәте шәптән түгел иде: шинеле күмер тузанына буялып беткән, йөзендә дә кара таплар, үзе дә бик йончыганга охшый. — Әшәке нәрсә икән ул паровоз, моннан соң утырырга язмасын! — диде ул, кулын селтәп. — Әллә безнен янга күчәсезме, иптәш капитан? — Юк, булмый, ярамый,—диде ул сүлпән генә.—Хәзер мин комендатурага барып, шуның берәр почмагында әзрәк йоклап алмакчы булам. Теге җәһәннәм казанында бер бөртек тә күз йомарга туры килмәде...— һәм мин сораганны да көтмичә өстәде:— Без монда шактый торачакбыз әле. — Шулай да күпме?.. — Тәгаен әйтә алмыйм, һәрхәлдә, төн урталары житмичә җибәрмәсләр. — Иптәш капитан, ә сәбәбен белергә ярыймы? — Сәбәбен... Сәбәбен мин сезгә китәр алдыннан әйтермен. Ә хәзер сез дә бу вакытны файдаланып калырга тырышыгыз. Әйбәт кенә ашап- эчеп алыгыз, чиратлап ял да итегез — бу төнне безнең беребезгә дә күз йомарга туры килмәячәк. Менә шул. Үзегез эшелоннан бик читкә китеп йөрмәгез, солдатларны да таратмагыз... Ә мине, бик кирәксәм, комендатурадан табарсыз! — Яхшы, иптәш капитан! — Ну пока!.. Ул китеп баргач, мин аз гына уйланып тордым: төн уртасына чаклы монда торуның сәбәбе нәрсәдә икән?. Капитан ни өчендер әйтеп бетермәде, ләкин анын сүзләреннән ниндидер бер куркыныч барлыгы шулай да сизелеп калды. Нәрсә булырга мөмкин? Бәлки, тәгаенләнгән жиргә (алгы позициягә) барып житәргә күп калмагандыр, һәм безнеке кебек хәтәр йөкне ул жиргә бары төнлә генә илтеп җиткерергә ярый торгандыр. Тагын нәрсә?.. Хәер, юрап маташудан мәгънә юк, вакыты житкәч белербез. Вагонга борылып кайткач та мин солдатларыма: — Менә нәрсә, егетләр!—дидем,—без монда шактый торачакбыз икән әле... Әйдәгез, ашап-эчеп алу ягын карыйк. Бу зур станция, бәлки кайнаган су табарбыз. Моны ишетүгә Дурду урыннан сикереп торды: — һе, сержант, кая үзем генә табып килим булмаса! Ләкин минем аны ялгызын гына җибәрәсем килмәде. (Моның кебек зур жирдә аның үзенә кирәк «суны» да эзләп, мутланып йөрүе бар.) Шуңа күрә мин: — Әнә, Төхфәт абзый белән икәү барырсыз.— дидем. — Бер бидерә сугамы3 — дип гаҗәпләнгән булды Дурду. — Әйе. ике ягыннан тотып китерерсез, җиңелрәк булыр... Ләкин әллә кайларда йөрмәгез, туры станциянең үзенә барыгыз, тапсагыз, шул тирәдән табарсыз. өстенә сөлге каплап куйдык. Вагон идәненә плащ палатка жәеп, түгә- ® рәкләнеп утырдык. Капчыклардан ипине, шикәрне чыгардык, берничә 3 «сыер тушонкасыэн ачып куйдык. Бушатырга тәлинкә-мазар юк, пычак = очы белән генә казып, эләктереп ашый башладык. Емелькин шуның “ өстенә әле чүпрәккә төргән шпигын чыгарып, телем-телем кискәләп, = бик тәмләп кенә ашарга тотынды. Казакълар анардан җирәнәләр * — Кафер, кодайдан да курка белми! — диләр — Ә минем кодай башка!—ди Емелькин, шпигын чәйни-чәйнн. ® — Алла — бер,—дип куя Ишмәмәт, тыныч кына. в — Емелькәнең алласы, үзе кебек, чуваш гой! —ди Шанаев. — Гуй, гуй! — ди Емелькин, аны үчекләп,—Ә сезнен үз аллагыз юк, сез алланы татарлардан алгансыз. Ышанмасагыз, әнә. сержанттан сорагыз!.. Сержант, казакъны намаз укырга сез өйрәткәнсез бит? Мин көлеп җибәрәм— каяндыр, нидер ишеткән бит бу шайтан Емелькә!.. Гомумән, боларның ачусыз гына әрепләшүләре һәрвакытта шулай көлке килеп чыга һәм күп очракта көлешү белән бетеп тә куя. Ни бары белән ашап-эчтек... Эч тулды, күнел хуш булды. Төшеп, жиргә чүгәләп кенә тәмәке дә тарттык. Инде караңгы да төште, тагын озын, бик озын төн башланды. Безнең паровозда һичбер жан әсәре сизелми — күрәсең, торачакбыз әле— Солдатлар менеп печән өстенә ятканнар идс инде. Мин дә арлы-бирле йөрендем-йөренлем дә. менеп, Төхфәт абзыйның аркасына терәлеп кенә яттым. Ахрысы, якташның җылысыннан мин шунда ук йоклап та киткәнмен. Күпме вакыт үткәндер, белмим, менә бер заман вагонны;- селкенүен ничектер снзәм шикелле... Ләкин һич уяна алмыйм Ә акылның ниндидер бер ноктасы мина «уян. уян!» ди... Ахырда күземне ачып җибәрдем. Бу ни хикмәт? — китеп барабыз түгелме соң? Тиз генә торып, вагон ишеген ачып карыйм: ойбой, чынлап та барып ятабыз гой!.. Ә тышта ерып йөри алмаслык куе-кара төн! Күпмедер баргач, эшелоныбыз туктады Башны тыгып карыйм- карыйм, әмма яланмы-кырмы. берәр станция-мазармы — һнч кенә дә белеп булырлык түгел. Шул чакта состав буйлап килгән берәүнең башта аяк тавышы, аннары дәшкән тавышы да ишетелде — Сержант! Бу безнең капитан иде. Мин тнэ генә жиргә сикереп төштем. — Мин монда, иптәш капитан! Ул килеп, караңгыда бәрелешмәс өченме, мине капшап карагандай нтте, аннары әкрен генә; Солдатларның кайберләре: — Ж.ылы аш ашыйсы иде бит, сержант! — диделәр. Ашыйсы иде шул,— дидем мин, бик килешеп,—Ләкин кайда пешерәсең аны? Монда бит төшеп, ут ягарлык кыр-мазар юк, үзегез күрәсез!.. Ярый инде кайнар су тапсак... — Ә тапмасак? Ул чагында паровоздан алырга туры килер... Солдатлар чырайларын гына сыттылар. Паровоздан алган су чынлап та бик тәмсез ул... Берәр хәзәйкәдән булса да кайнатып алам! — диде Дүрду, бик кисеп. Мин инде каршы дәшеп тормадым. Алар Төхфәт абзый белән икесе, чиләкне алып, вагоннан төштеләр Дә составлар астыннан иелә-иелә чыгып, станциягә таба китеп бардылар. Шулай да безнең бәхет бар икән, озак та үтми, болар бер чиләк кайнар су белән кайтып та җиттеләр. — Кайдан таптыгыз? — мин әйтәм. — Кипәтүк алачыгыннан,—ди Төхфәт абзый. Чиләккә тиз генә бер әчмуха чәйне тондырдык та, суынмасын өчен, BE3 ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК — Әйдәгез, бераз читкәрәк китик әле,— диде. Без вагон буйлап читкәрәк киттек. — Менә нәрсә, сержант.— дип, сүзен башлады капитан, тыныч, әмма киеренке бер тавыш белән.— без хәзер юлның иң куркыныч өлешен үтәчәкбез. Куркыныч шул: без үтәсе бу арага немецлар авыр туплардан атып торалар... Шуңа күрә һәртөрле көтелмәгән хәлгә әзер булып торырга кирәк. Часовойларны да тамбурлардан алырга туры киләчәк. Барыгыз да бер урында булырга тиешсез. Ләкин курку булмасын. паника булмасын, нык тот үзләрен!.. Аеруча кисәтеп әйтәсем килә: бер генә бер тычкан уты да күренмәскә тиеш. Фонарегызны яндырмыйсыз. хәтта бер генә секундка да! Безгә кап-караңгы төн кирәк, аңлыйсыңмы? — Аңлыйм, иптәш капитан! — Юлның бу куркыныч өлеше озын түгел, бер өч километр чамасы гына, ләкин аны бик әкрен үтәргә туры киләчәк. Менә шул әкрен барудан файдаланып, кайберәүләрнең жиргә төшәселәре килер, ләкин сез моны һич тә рөхсәт итмәгез! Бары иң актык чиктә генә, ну әйтик, составка берәр снаряд тия калса гына, барыгыз да вагонны ташлап, жиргә сикерегез... Шуңа әзер булып торыгыз! Капитан авыр гына сулап куйды, ә мин тын да алмыйча аны тыңлап тордым. Эшләр әнә ничек икән!.. Нидер сорыйсы килә, ләкин сорар нәрсә юк. Әйтер сүз дә юк. Әллә ни каушамадым да шикелле, ә шулай да менә тел бәйләнде. — Ярый, сержант,— диде капитан, минем шул хәлне сизгәндәй,— тыныч булыгыз! Бәлки әле, шома гына үтеп тә китәрбез, юл үзебезнеке!.. Ә хәзер часовойларыгызны алыгыз. Ул китә башлагач кына мин кинәт исемә төшкәндәй сорадым: — Ә солдатларга әйтергәме, иптәш капитан?.. — Әйтергә кирәк, әлбәттә,— диде ул. Аның артыннан ук мин часовойларны барып алып кайттым. Вагонга менгәч, аз гына хәл жыеп тордым. Ничектер ашыкмыйча, тыныч кына әйтергә кирәк иде. Посттан кайтучылар да иптәшләре белән сүз алышудан, кыштырдаудан туктасыннар... Аннары сорадым: — Барыгыз да уяумы? — Уяу шикелле,— диде кемдер. Мин электр фонарен бер генә мизгелгә яндырып, вагон эчен «капшап» карадым. — Әнә теге кем ул, уятыгыз әле! Дурду аны төрткәли башлады: — Әй, Шанай, Шанай дим, торсаңчы!.. Сержантның безгә әйтер сүзе бар икән! Алар селкенешеп, мышнап тынгач, мин: — Хәзер генә капитан килеп китте,— дидем,—без алгы позициягә якынлашабыз икән... Дошман ерак түгел... Капитанның боерыгы шул: тугарылып ятмаска, бөтенесенә әзер булып торырга!.. Мылтыкларыгыз яныгызда булсын! Тыныч кына утырыгыз! Мин әйтмичә кузгалу юк, төшендегезме? — Төшендек, сержант! — диде Байәхмәт барысы өчен дә.— Әмма кая чаклы барамыз без, алгы позициягә якынлашкач, нигә туктамай- мыз?.. Шуны әйтеп бирсәңме безгә, сержант! — Билгеләнгән урынга тиздән барып житәргә тиешбез, тик юлның шушы... куркынычрак төшен генә үтәсе бар,—дидем мин, ләкин дошманның туптан ату ихтималын әйтеп тормадым. Әллә ата, әллә юк, дип уйладым. Баштан ук куркытып куясым килмәде. Солдатлар бүтән бер нәрсә турында да сорамадылар. Әмма бик тын калып утыруларына караганда, нидер сизенәләр иде шикелле... Поезд бераздан тавыш-тынсыз, шома гына кузгалып китте. Күпме- Мин идәнгә, ишекнең ябылып бетмәгән кырыена урнаштым. Нидер = көткәндәй, тын гына утырабыз... һаман бер уй борчый мине: ни өчен 2 без юлның бу хәтәр өлешен бик кызу гына үтеп китмибез, ни өчен бу = хәтле әкрен өстерәләбез?.. Күрәсең, кызу үтәр өчен паровоз топкасына “ гел күмер ташлап барырга кирәктер, күмер ташлагач, моржадан төтен я белән бергә чаткылар да оча торгандыр... Ә бу инде күзәтеп яткан * дошманга үзеңне сиздерү була, күрәсең... Шулай уйларга өлгермәдем, а, каядыр шактый еракта зур агач чүкеч белән нәрсәгәдер китереп суккан = шикеллерәк тавыш ишетелеп калды һәм шуның артыннан ук бер авыр * снаряд составтан уңдарак төшеп тә шартлады. Солдатлар сискәнеп киттеләр, ләкин ни булганын шунда ук аклап җиткермәделәр, ахрысы. Тик Емелькин гына: <Бусы тагын нәрсә?» — дип куйды. Мин жавап бирергә ашыкмадым, мин, тын да алмыйча, ату тагын кабатланырмы* юкмы дип көгтем. Бик озак тоелды бу көтү... Ниһаять, менә кинәт жил исеп киткәндәй булды, һәм тагын бер снаряд состав өстеннән очып, юлның икенче ягында ухылдап шартлады. Бу юлы инде берничә солдат беравыздан кычкырып жибәрделәр: — Бу ни тамаша? Нәрсә бу? — Шауламагыз! — дидем мин, тыелып кына.—Ишетмисезмени, немец атып маташа! — Немец ата?!. Лх, бәдбәхет! — Белеп атамы, белмичәме? — Бслмәсә дә ата инде ул,— дигән булдым мин, аларны әзрәк тынычландыру өчен.—Тик ятудан курка немец! — Үз башына булсын! — лнп куйды Төхфәт абзый. Шул арала өченче снаряд шактый якында төшеп шартлады. Бу юлы Дурлу сикереп торды. — Сержант, ата гой! Нишлибез? — Бернәрсәдә эшләмибез, тик кенә утырабыз! — дидем мин, һаман тышка колак салып. — Ничек ул алай?.. Мондый чакта тик кенә утырып буламыни? — Була, Дурду, була,— дидем мин, ачулана башлап.— Тик шыр җибәрмәскә кирәк! Солдатлар бер мәлгә тындылар... Хәзер мине (мине генә түгел, барыбызны да, билгеле) бер генә уй биләп алган иде: ни булып бетәр моның ахыры?.. Чынлабрак уйлаганда безнең хәл искиткеч мөшкел нде. без кыл өстендә, без һәлакәтнең кырында гына торабыз... Дөрес, боеприпаслар тулы составның шартлаганын безнең күргәне Лер вакыт ул кызу гына барлы, аннары әкренәя башлады... Әкренәя, әкренәя, һаман әкренәя, ниһаять, бөтенләй туктаган кебек булды.. Мин ишекне баш сыярлык кына ачып, тышка сузылып карадым, ләкин бу дөм караңгыла һич нәрсә күреп тә, белеп тә булырлык түгел иде... Барабызмы сон, туктап торабызмы?.. Чүгәләп, тәгәрмәчләргә колак салып карыйм: тәгәриләр булса кирәк, рельсның сыгылганы ничектер сизелгән кебек, ләкин һич бернинли ышкылган-ниткән тавыш чыкмый иде. /Ххырда төшеп беләсем килде. Җиргә сикердем дә баскан жиремдә туктап калдым: вагон минем яннан үтәме, юкмы?.. Үтә шул, үтә!.. Әмма шул кадәр әкрен үтә ки, хәтта жәяү атлап та бу кадәр әкрен барып булмас иде. Исем китте минем бу хәлгә!.. Состав очына карадым. Паровозны күрү түгел, аз гына шәйләп тә булмый иде. Ул әйтерсең бөтенләй юк! Якадан вагонга менеп, ишекне бер генә карыш ачык калдырып, кире шылдырдым. Дурду шунда ук сорап куйды: — Кайда туктап торамыз, сержант? — Туктап тормыйбыз — китеп барабыз! — Барамыз... Поезд шулай барамыни? — Бара икән шул!.. БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК без юк. ләкин моны күз алдына китерүе бер дә читен түгел. Әгәр шуннан бер генә снаряд берәр вагонга тия калса... Әмма коточкыч бу хәлне күз алдына китерүдән курыкмаган акылга каршы кешенең жанын, өметен саклый торган бик могҗизалы күңел дигән нәрсәсе бар әле: шушы иң хәтәр минутта да миһербанлы күңел мине һәм минем иптәшләремне, снаряд безгә тимәс, тисә дә, иң очтагы вагонга гына тияр, ул шартлаганчы, ана ияреп башкалар шартлый башлаганчы, без сикереп төшеп өлгерербез, без юл буендагы чокырга тәгәрәп өлгерербез, дип юатып кына тора... Бу инде, бәлки, мәгънәсез юанычтыр, әмма кирәк ул, кирәк, кирәк!.. Ә немец ата. төгәл бер интервал аша ата да ата. Без һәр снарядның кайдарак төшеп шартлаганын көтеп, тыңлап утырабыз. Дошман сукыр килеш, чамалап кына ата булса кирәк, күп кенә снарядлары безгә килеп җитмичә төшеп шартлыйлар. Тик кайберләре генә якын төшкәли- ләр. Ләкин берсе дә бит аның безгә бик җиткән!.. Мин, ишек ярыгына бер аягымны терәп утырган килеш, вагон эченә дә колак салгалыйм. Иптәшләр, җаннары учларында булса да, болай тып-тыныч кына утыралар. Тик Байәхмәт кенә авыз эченнән үгез шикелле һаман нидер мөгрәнә — белгән догаларын укып маташа, ахрысы. Кемдер әледән-әле тамак кыргалый, кайсыдыр, Емелькин булса кирәк, снаряд төшеп шартлаган саен «Ух, гад!» дип куя. Ә менә Ишмәмәтнең бөтенләй өне-тыны юк, бу галәмәт башланганнан бирле шулай тавышын чыгармый. Ни хәлдә икән ул, бичара?! ...Кинәт — мин сизми дә калдым — бик якында гына авыр снаряд яман гөрселдәп шартлады. Безнең вагон хәтта чайкалып куйгандай булды. Шул ук мизгелдә Шанаев әче тавыш белән кычкырып җибәрде: — Сержант, ач ишекне! Мин секундның күпмедер бер өлеше дәвамында аптырый калдым, хәтта аягым белән ишекне шылдырып җибәрә яздым, ләкин шул секундта ук сикереп торып, ишеккә аркам белән терәлдем: — Якын киләсе булма. Шанай! — Синен безне монда тотарга хакың юк!—диде Шанаев, отыры чәрелдәп. — Бар. паника куптарсаң, атарга да хакым бар! Шул арада Дурду, Шанайның чабуыннан тартып булса кирәк, аны шап иттереп кире идәнгә утыртты: — Бакырма, ишәк! Шанай ямьсез итеп шыңшый башлады, ә Байәхмәт гадәтенчә салмак кына: — Куйсаңчы, Шанай!—диде.—Әҗәлнең кайда икәнен белеп буламыни? Әллә жирдә, әллә монда, кодайның бер үзенә тапшырыйк! Ниһаять, барыбыз да әзрәк тынычландык. Шулай да нык икән әле безнен абзыйлар!.. Шанаевка иярү түгел, селкенеп тә карамадылар. Ә бит дөресен генә әйткәндә, вагон эчендә безгә йөз мәртәбә куркынычрак — моны һәркайсыбыз белеп торабыз. Әмма ләкин солдат психологиясенең гаҗәеп бер сере бар — нәкъ менә иң куркыныч, иң киеренке чакта ул иптәшләреннән аерылырга һәм теләсә кая ташланырга яратмый. Ни күрсәк тә бергә; — һәм шушы нәрсә аларны күп вакытта паникадан коткарып та кала. Теге котыбызны алган снаряд соңгысы булды, ахрысы, бүтән якын- тирәгә төшкәне ишетелмәде. Ләкин немец һаман ата иде әле. Поезд да шулай чак-чак кына шуышып бара. Иң җанга тигәне, иң ачуны китергәне—шушы әкренлек!.. Болай шуышып, кайчан гына без дошман уты астыннан чыгарбыз соң?!. Түзәргә инде, ничек кенә булса да түзәргә!.. һәм менә күпмедер вакыттан соң немец снарядларының каядыр составтан арттарак төшеп шартлаганы сизелә башлады. Мин бөтен игътибарымны җигеп, һәр снарядның каярак төшкәнен чамалап, тың лап кына торам. Юк, чынлап та отыры арттарак шартлый бит, отыры арттарак!.. Я хода, үтәбез, чыгабыз, котылабыз шикелле! Моны мин генә түгел, солдатлар да бик яхшы сизеп торалар иде. Алар жанлана төштеләр, селкенә, кыймылдый башладылар. Ә Дурду хәтта дәртләнеп: — Байәхмәт! — диде.— Тагын бер аять әйтсәң, котыламыз гой!.. Давай, туктап торма! Ә бераздан инде без вагон тәгәрмәчләренең кызурак тәгәри башлавын сиздек. Минем мона чынлап ышанасым килде. Шауламаска кушып, мин тәгәрмәчләр тавышына бик нык колак салып тордым. Әйе, алар кызурак тәгәриләр, рельс ялгаулары өстеннән ешрак сикереп узалар... Ләкин шулай да бу әле чынлап торып кызулап китүгә охшамый иде. Ә дошман снарядларының якында гына түгел, артта шартлаганы да ишетелми башлады. Туктады, ахрысы, мөртәт! Хәзер инде ишекне ачып, юл буена карарга да ярый торгандыр. Әллә азрак кына сабыр итәргәме? Кинәт поезд тартылып куйды, вагон буферлары шакылдашып алдылар... һәм менә паровозның авыр сулап алга омтылуы ишетелде. Мин түзмәдем, ишекне бөтен көчемә шылдырып ачып жнбәрдем. Тизрәк сузылып паровоз ягына карадым. Паровоз чаткылы төтенен ишеп чыгарачыгара алга ыргыла иде. Отыры кызурак, кызурак!.. Бу инде котылу иде, котылу!.. Мин, бүрегемне баштан сыдырып алып, вагон эченә кычкырдым: — Иптәшләр, бетте, котылдык! Барысы да ишеккә ташландылар — мине чак этәреп төшермәделәр. Сузылып-сузылып бер алга, бер артка карадылар. Кычкырдылар, шауладылар, сүгенделәр: — У-у фашист, атаңа нәләт! — Җиде бабаңның гүр тактасын... — Аллага мен шөкер! — Шанай, бар сикер, ник сикермисең?! Аннары бер-берсенә шап-шап суктылар, бсрсен-берсе төртеп төртеп жибәрделәр, ә Емелькин, чувашча такмак әнтә-әйтә. идән уртасында тыпырдап биергә үк тотынды... Шулай тилерешеп алдылар безнең карт солдатлар Тик бу галәмәт эчендә Ишмәмәтнен генә барлыгы сизелми иде. Мин электр фонарен кабызып, вагон эчен яктыртып каралым Бер почмакта, чәйханә сәкесендәге шикелле, аякларын бөкләп, тын гына һәм тик кенә Ишмәмәт утыра... Утыра, әйтерсең бернәрсәдә гаме дә, эше дә юк! Мин бик гаҗәпләндем. — Нишләп утырасың, Ишмәмәт әкә? — Тамаша кылып,—дн бу тыныч кына. — Нәрсәне тамаша кылып? — Менә бу адәмнәрнең тилерүен... — Алар бит шатлыктан тилерәләр. Нигә, спи исән калуына шатланмыйсынмынн? — Ә мин, ортак сержант, исән каласымны алдан ук белеп тордым,— ди ул, бер дә исе китмичә генә. — Кайдан, ничек итеп? — Минем береннән-бере кечек дүрттә балам бар кү! — һәм кулын идәннән күтәрә-күтәрә балаларын күрсәтә башлый Безнен бу сөйләшүне тынлап торган солдатлар моны ишетүгә, бердәм шаулап. Ишмәмәтне тиргәргә тотындылар; — Эх, син, дивана! — Шашкан адәм! — Колайның мәҗнүн колы? Әмма бу һич ачусыз, бары күңелләре ташудан тыела алмыйча гына тиргәү иле. Билгеле инде, үзенең үлемсезлегенэ ышанган безнен Ишмәмәт моның ише тиргәүләргә ниндидер, бер өстенлек белән, сабыр гына елмаеп карый..,