Логотип Казан Утлары
Очерк

БАТЫРЛЫК КАЛАСЫ

БЕЗ ЮЛГА ЧЫКТЫК амолет аэровокзал каршына ук туктый Аквариум кебек үтә күренмәле вокзалның түбәсенә алыптай хәрефләр белән язылган «Магнитогорск» сүзләрен укыйсын. Монысы — Магнитканың һава капкасы. Ә кала үзе Урал буенда, елганың ике ярына сузылган. Шунда юнәләбез. Магнитогорски»ы кара металлургия башкаласы дип әйтәләр. Ватанның корыч йөрәге дигән исеме дә бар. Барысы да уйланып һәм урынлы әйтелгән. Магнитка илгә ип күп. нн арзан металл бирә. Монда корычның ин әйбәтен коялар. Илнең бөтен металлурглары Магнитка эшчеләренә охшап, рухланып эшләргә тырышалар. Магнитка совет индустриясенең янар йолдызы, аның исемен совет эшчесенең хәйран калырлык батырлыклары бизи. Корыч коючылар каласындагы киң проспектлар, скверлар, күп катлы йортлар, гаҗәп матур проект белән эшләнгән драма театры һәм кино театрлар — барысы да сокландыра, һәйкәлләргә күз төш^ белән, беренче төзүчеләрнең, беренче корыч коючыларның батырлыгын тоясын. Ут чәчеп эшләүче гигант комбинат----------------------------------үзе бер һәйкәл, дуслык һәйкәле. Магймтогорскины күп халык вәкилләре корган, хәзер шәһәрдә 80 милләт кешеләре яши, аның мәшһүр комбинатында, совет эшчесенең корыч семьясын тәшкил итеп, дистәләгән милләт кешеләре эшли, иҗат итә. Шәһәрне төзү Ленин исеме, Ильичның илне индустрияләштерү планы белән аерылгысыз бәйләнгән. В. И. Ленин, Совет властеның беренче елында ук, илнең табигый байлыкларын киң файдаланып, җитештерүче көчләрне моңарчы булмаган дәрәҗәдә үстерүне бурыч итеп куйган иде. 1918 елда Ленин күрсәтмәсе белән Халык Хуҗалыгы Югары Советы инженерларның Себер Җәмгыятенә Урал тау-металлургия промышленносте һәм Кузнецк ташкүмер бассейны, ип беренче чиратта. Магнит тавындагы гаять зур руда байлыклары буенча бердәм хуҗалык оешмасы булдыру ыәсьәләОЧЕРКЛАР сен эшләргә тәкъдим итә. ГОЭЛРО планында Уралда металлурги» промышленносте булдыруның зарурилыгы аерым атап күрсәтелә, j 1929 елның 15 январенда СССР Халык Комиссарлары Советы. Хезмәт һәм Оборона Советы Магнитогорск металлургия комбинаТыныц; беренче проектын раслыйлар. Илдә авыр промышленностьны кызу темплар белән үстерү бурычы проектка төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итә. 1930 елда партия Үзәк Комитеты комбинатның проект куәтен 2.5 миллион тонна продукция бирерлек игәргә, алга таба бу санны 4 миллионга җиткерергә карар чыгара. Шулай итеп, борынгы магнит тавы итәгендә Европада иң эре металлургия предприятиесе төзү өчен тиңдәшсез көрәш башлана. ТАТАР ЕГЕТЕ ОРДЕН АЛА Тау итәкләрендәге урман-әрәмәләрне аралап юл салган елга, таш араларыннан ургылып торган чишмәләрнең терекөмештәй саф суларын җыяҗыя. түбән таба йөгерә. Бер мәлгә ул сылу каеннар арасында утырган Березовка янына ук килеп чыга. Елдамлыгын киметмичә, аны әйләнебрәк үтә дә. Магнитная станцасын уң кулда калдырып, дала ягына борыла. Кайчагында аның ярларына җайдаклар килеп чыгалар. Тугаенда кымыз атлары утлый. Югарыда, таулар өстендәге зәңгәр бушлыкта, канат җилпемичә генә бөркетләр йөзә. Гүя гасырлар тынлыгын алар да бозарга теләмиләр... Бу күренешне Урал рәссамнарының полотнолары аша гына күз алдына китерәсең. Утызынчы еллар бусагасында менә шул Магнит-тау итәгендәге гигант төзелеш бөтен киңлегенә җәелә. Илебезнең төрле почмакларыннан кемнәр генә юл тотмый бирегә! Байтагын яшьлек дәрте кузгаткан, хезмәткә сусау китергән. Урта Россиядән килүчеләр арасында мыек та төртмәгән егет бар. Өстендә кырык ямаулы бишмәт, аягында киндерәләре тезгә кадәр уралган чабата. Картуз кигән. Аркада капчык, кулда бәләкәй генә тимер сандык. Ул — авыл егете, комсомолец Виктор Калмыков. Группаны плотина төзелешенә начальник итеп җибәрелгән Мәскәү инженеры Михаил Степанов каршылады. — Хуш киләсез, бөркетләр,— диде Михаил Николаевич. — Минем янга плотинага барасызмы? Беләсезме, ул ни өчен кирәк? Аңлатам... Виктор төзелеш начальнигын шаккатып тыңлады. Булачак могҗиза — завод тәүлеккә 70 миллион чиләк су «эчәргә» тиеш икән. Шул кадәр суны Урал елгасын бумыйча таба алмыйсың икән. Ул су шәһәргә дә кирәк булачак, ди. — Аңлыйсыздыр, плотина бүген иң әһәмиятле участок,— ди Степанов. басым ясап. Завод дигәнең шуннан башлана икән. Плотинада 40 ка якын бригадага берләшкән бер мең ике йөздән артык төзүче эшли. Буаны ике ярдан торып коралар. Виктор сулъяк ярдагы җир казучылар бригадасына эләкте. Эшкә кулы ята, жир эшен ярата иде. көрәкне уйнатып кына торды. Тырышлыгын күреп бетончылар бригадасына күчерделәр. Бу вакытта инде уңъяк ярдагы төзүчеләр арасында шактый танылып өлгергән татар егете Нурулла Шәйхетдинов та җир казучылар бригадасына җитәкчелек итә иде. Базык гәүдәле, какча битле, таза мускуллы егет ут чәчеп эшли. Ә язмышы Виктор Калмыков белән уртак: икесе дә авыл малайлары, бирегә икесен дә яшьлек дәрте, комсомол ялкыны китергән. Тиздән рус һәм татар егетенең исемнәре бөтен төзелешкә танылды. Чуваш авылыннан килгән Евгений Майковның штурм отряды, Соколовның балта осталары, Соловьевның җир казучылары, Розановның арматурачылары, Сәгъдиев бетончылары һәм башкалар ярыш байрагын* яулап алу өчен көрәш башладылар. Сентябрьнең икенче атнасында . күчмә Кызыл байракны Калмыков егетләре алды. Ләкин озакка түгел. * — Байрак бездә булыр'— диделәр каршы ярда эшләүчеләр һәм з сүзләрендә тордылар. Тиздән байрак Шәйхетдинов бригадасына күчте < Шәйхетдинов җитәкләгән бригадага бетон салу өчен котлован ка- < зырга кушылды. Җаваплы бурыч. Тиз һәм сыйфатлы башкарырга ки- рәк. Сузсаң, арматурачы һәм бетончыларның эшен тоткарлыйсың. 5 Бригада зур дәрт белән эшкә кереште. Менә смена төгәлләнер вакыт җитте. Ә.м.ма шәйхетднновчыларның - берсе дә төзү участогыннан китмәде. Эш кызганнан-кыза барды. Тан < атты. Ә егетләр һаман ару-талуны белмиләр. Алар туктаусыз 34 сәгать и эшләделәр һәм котлованны сроктан элек өлгерттеләр. Бик күп төзүче- ♦ ләр өчен хезмәт батырлыгы үрнәге иде ул. Бригаданың эш мәйданын- а да, җир казучыларның зур җиңүен күрсәтеп, Кызыл байрак җилфер- “ дәде. 3 Бу батырлык Магнитка төзелеше тарихына җуелмас сәхифә булып „ керде. Ул елны Уралга көз иртә килде. Сентябрьдә үк кар төште. Елга . өсте боз белән томаланды. Ләкин төзүчеләр, бер нәрсәгә дә карамын- “ ча, эшләрен дәвам иттеләр. Бу көннәрдә Кызыл байраклы Шәйхетдинов х бригадасы бетончылар өчен яңа мәйдан әзерли иде. Җил сызгыра. Биткә кар бөртекләре бәрә. Куллар туңган, бармак- < лар бөгелмәс булганнар. Нурулла иң кыен урында, дамба кырыена ь яткан хәлдә, лом белән туңган җирне чокый. Ә җил көчәйгәннән көчәя, а ә Нурулла да башын күтәрмичә эшли. Көтмәгәндә кулыннан ломы ычкынды да суга чумды. Нишләргә? Төзелештә лом кадерле, исәпле корал, туң җирдә ансыз берни эшли алмыйсың. Ә бетончылар эш мәйданы көтәләр. Аларның инде измәләре дә өлгерәдер, аны кая салырлар? Бетон туңар, төзелеш тоткарланыр. Нишләдең, Нурулла? Кешеләр ни булганын да абайламыйча калдылар, Нурулла өс киемен салып суга чумган иде инде. Башкалар «әһ» дияргә дә өлгермәделәр, ул бозлы судан калкып чыкты. Кулында — лом. Ярга күтәрелде дә, берни булмаган кебек, туң җирне тагын чокый башлады. Бригада кешеләре канатланып киттеләр һәм бетончыларга эш мәйданын срогыннан элек бирделәр. Шәйхетдн- новчылар бу көнне ике норма үтәделәр. Татар егетенең үз-үзен аямавы электр станциясе, домна миче һәм башка төзелешләргә шул ук сәгатьтә ишетелде. N н меңнәрчә эшчеләр аны батырлык дип кабул иттеләр, апа сокландылар. Магнитка төзелешендә һәм комбинатның 40 еллык тарихында төзүчеләрнең һәм корыч коючыларның геройлыгы, шәхси батырлыклары күп булды, ләкин Урал плотинасында татар егете күрсәткән батырлыкның үз урыны бар. Ул — авылдан чыгып эшчеләр сафына баскан совет кешесенең рухи күтәрелүе, анын Ватан һәм коллектив алдында җаванлылыгы үсүе, ирекле совет кешесенең характеры чыныгу иде Ул - совет индустриясенен флагманын корганда башкаларның йөрәгендә ут кабызган шәхси батырлык иде Ул- героизм үрнәге булды һәм илнең олы төзелешен тизләтүгә булышты ipa.i елгасы аша бер километрга сузылган тимер бетон плотина 74 көндә - срогыннан ай ярым элек өлгерде. Ә икенче чиршын - флютбетлар коруны Урал кышының кырыслыгына карамастан, язгы ташкынга хәтле-1931 елның 5 апре- ленә тапшырдылар. Шпунтлар арасына сонгы кубометр бетон салу хокукын яулаган Виктор Калмыков бригадасын яр буенда бетон коючылар каршылады. Калмыковчылар янына Шәйхетдинов егетләре, социалистик ярышта җиңүче башка бригадалар басты. Ә Нурулла Шәйхетдинов өчен плотина төзелеше тагын да истәлеклерәк булды. Совет хөкүмәте аны монда күрсәткән батырлыклары өчен 1931 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Бу — Магниткада беренче орден, ә Шәйхетдинов аңа лаек беренче эшче иде... Күп милләтле төзүчеләр семьясында татар егете һәм аның бригадасы кешеләре күрсәткән батырлыкка инде кырык елдан артык. Аны Магнит каласындагылар бүген дә онытмыйлар. Чөнки Магнит-тауны урап аккан Урал елгасы утызынчы еллар батырларының ихтыяр көче белән бу урында диңгезгә әверелгән. Без аның ярында йөрибез. Анда берничә километрга сузылып, Ленин исемендәге өч орденлы металлургия комбинаты утыра. Диңгез өстендә йөгерек дулкыннар уйныйлар, әйтерсең лә алар бүгенге буын кешеләренә төзүчеләрнең фидакарь эшләре турында сөйлиләр. ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ Магнитогорск ике материкка утырган. Урал елгасының сул яры — Азия, уң яры — Европа. Әмма климат бер: «дуслык климаты». Магнитка кешеләре моны шәһәрдәге 80 милләт вәкилләрен күз алдында тотып әйтәләр. Шәһәрнең Европа өлешен Бөек Ватан сугышыннан сон кора башлаганнар. Ул һаман үсә, колач җәя. Без яна микрорайон белән танышабыз. Матур проект белән эшләнгән биек торак йортлар. Кул астында гына кибетләр, балалар бакчалары. Урамның берсенә Сталевар исеме биргәннәр. Икенчесе Магнитостройга һәм комбинатка озак еллар җитәкчелек иткән «авыр индустрия командармы>А. П. Завенягин исемен йөртә. Бара торгач, Галиуллин урамына килеп чыгабыз. Ул яңа шәһәрнең берничә микрорайоны буйлап сузыла һәм Магнитка төзелешендә зур ихтыяр көчен күрсәткән кешегә мәңгелек һәйкәл булып тора. Зур каланың горурлыгы булырдай бу кеше совет металлургларының олы хөрмәтен батыр хезмәте белән яулаган. ...Уралның индустриаль үзәге булачак Магнитканың контурлары топограф карталарына һәм чертежларга төшерелгәндә Хәбибулла Галиуллин Мәскәү төзелешендә, атаклы совет инженеры Михаил Николаевич Степанов кул астында эшли иде әле. Инженер һәм жир казучы- бетончы шунда дуслашалар. Степанов Магниткага күчкәндә, артеле белән бергә Галиуллинны шунда чакыра. ...Коксохимкомбинат төзелеше. Галиуллиннар эшне шуннан башлый. Плотина корганда танылган Виктор Калмыков, Нурулла Шәйхетдинов, Арча егете Зариф Сәгъдиев, Егор Смертин, Петр Ульфский һәм башка бригадалар да бирегә күчкәннәр. Америка белгечләре, консультантлары коксохимкомбинат төзүгә ике ел бирәләр, ә совет эшчеләре бу срокны икеләтә кыскартырга сүз куялар. Атаклы «бетон спартакиадасы» башлана. Сәгъдиев җитәкчелегендәге бригаданың яшьләр сменасы 375 литр күләмле «Егерь» машинасында 8 сәгатькә 429 измә бирә һәм харьковлылар рекордын яңарта. «Бәхәскә» Смертин һәм Калмыковлар кушыла. Әмма яңа хәбәр: Мәскәүлең шарикоподшипник заводын салучылар сменага — 600, ә Харьков трактор заводы төзелешендә 800 измә биргәннәр. Коксохимда бу рекорд та яңара, Сәгъдиев һәм Галиуллин бригадалары шаккатырып эшлиләр, бетончыларның Бөтенсоюз ярышына тон бирәләр. Ниһаять, 1931 елның 27 июне. Бригада яңа рекорд куярга чыга. Көн 102 эссе. Казахстан далаларыннан коры жил исл. Ул төзелеш май- данында тузан күтәрә, күзләргә ком тутыра. Татарстаннан эшчеләр алып килергә киткән абыйсын алыштырган 18 яшьлек Хәмидулла Галиуллин бригада кешеләрен эш урыннарына куя һәм команда бирә: — Башладык! Өч коммунист һәм егерме ике комсомолец дәррәү эшкә керешәләр. * Мөхәммәт Зиннуров. Гариф Миңнуллин, Хәмит Мәжитов, Сафа Бор- 3 һанов, бертуган Мәннан һәм Малик Кадыйровлар, Юныс һәм Муса < Сиражетдиновлар, Нургали һәм Абдулла Әхмәтгалиевләр һәм башка- < лар тачкалар белән цемент, ком һәм чуерташны өзлексез китереп торах лар, «Егерь» барабаны туктаусыз әйләнә, ул 25 секунд саен измә бирә. х «Егерь» машинисты, украин егете Вася Сиренкога торна шикелле бер ? аякта гына торырга туры килә. Икенчесе тормоздан бушамый. Васяга з ике сәгать саен бияләй китерәләр, чөнки тишелеп эштән чыга бара. < Алдынгы бригадалар куйган рекордны өч сәгать дигәндә узалар ® Әмма төзелеш мәйданына китерелгән ком бетә, эшнен туктап калу ♦ куркынычы туа. Моны сменаларын төгәлләгән Артемкин бригадасы а комсомоллары ишетәләр һәм алар галиуллинчылар участогына өч “ платформа ком китерәләр. «Егерь» барабаны зырылдый, кешеләр ут чәчеп эшлиләр, сигез сә- ° гать киеренке хезмәт һәм... дөнья рекорды' Бригада сменага 1.196 измә ” бирә. Галиуллинчылар Бөтенсоюз социалистик ярышында күчмә Кызыл " байрак яулап алалар. Татарстанмын Апае районы егетләре Магнитка- ® да шулай яна удар темп тәкъдим итәләр. Төзелештәге иҗади киерен- х келекнең менә дигән үрнәге була ул. = Ә америкалылар моны башларына да китерә алмыйлар. Америка * «Мак-ки» фирмасының бетон эшләре һәм механикалаштыру буенча * баш инженеры — 1931 елның җәендә Советлар Союзына килгән Дэ- _. вис —үзенә аңлаешлы булмаган иҗади күтәренкелек турында сөйли л һәм, ниндидер татар эшчеләре бетон салуда, америкалыларны уздырып, бөтендөнья рекордлары куялар дип, аптыравын белдерә. Әмма ул совет кешесенең патриотизмын, аның эчке халәтен күрми, «ниндидер татарларның» Магнитка төзелешенә килгән күп милләт вәкилләре белән кулга-кул тотынып, дус коллективтан рух алып эшләүләрен тоймый, аңламый. Галиуллинчылар күп дуслары белән бергә иҗат итәләр. Эшче шагыйрь Александр Ворошилов бригада коллективының эшен сурәтләп, «Дөнья рекорды турында җыр» исемле поэмасын яза. ВаленIин Катаев Магнитка төзелешендә «Время, вперед!» исемле роман иҗат итә, анда бергә эшләп дуслашкан Егор Смертин белән Хәбибулла Галиуллин бригадаларының эшен сурәтли Без Магнитканың халыклар дуслыгы ялкынында тууын бу әсәрдә ачык күрәбез. Шул хакта башка күп документларда да басым ясап әйтелә Магнитка гиганты сафка баскан көнне үзәк газеталар да. шулай ук «Уральский рабочий», «Магнитогорский рабочий», «Роте фане», «Дейли уоркер» газеталарында Магнитостройда эшләүче 21 мнлләг вәкилләренең Советлар Союзының эшчеләр сыйныфына, дөнья пролетариатының алдынгы отрядына язган коллектив хаты басылып чыга. Бу хатта дөньякүләм тарихи җннү яула)да катнашкан күп мнлләг вәкилләренең зур нжадн хезм п фидакарьлеге тасвирлана. «Бетон салу буенча дөнья рекорды куйган Галиуллин, Сәгьдневләрнеи удар бригадаларын бөтен Советлап Союзы белә,— диелә анда —^тарник Буховцев. шәнхетдн- нов. Прокопенко. Богатырев. Слуцкий. Козлов. Женабаев. Калье. Ьльф- скин, Поух һәм социалистик төзелешнең башка ун меңнәрчә геройларын бөтендөнья пролетариаты белергә тиеш. Без монда. Магнитостройда, грандиоз төзелеш казанында к.тныйбы < М.Н и т;1.» шушы зур эшләрдә СССРны тагын дә нндчетрияләштерү өчен кнрәшк.* чык ДОН кадрлар чыныга ы КҮ П милтәт вәкн һәм. Советлар Союзын икенче Ватаннары дип т.т»ып. Магнитка тезе* лешендә катнашучы чит ил пролетарийлары да әйткән. Хатка Магнн- тостройда эшләүче татарлар исеменнән электросварщик-ударник Сабитов та кул куйган... Галиуллин бригадасының бетон салу буенча дөнья рекорды турында чит ил матбугаты да яза. Аның төзелештә зур яңалык булган хезмәт батырлыгы т>рында XVII Бөтенсоюз партия конференциясендә сөйлиләр. Бригадир һәм аның хезмәттәш дуслары үз традицияләренә тугрылыклы булып калалар, башка күп батырлыклар күрсәтәләр. Галиуллин үзе Магнитка төзелешендә һәм металлургия комбинаты цехларында Лен н ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы. Кызыл Йолдыз орденнарына. «СССРнын. иң яхшы төзүчесе», «Отличник» исемнәренә лаек булган. Монда ул, белемен үстереп, бетонит заводына, аннары алдынгы эш методларын пропагандалаучы инструкторлар группасына жнтәкчелек иткән, үзе кебек үк атаклы бик күп металлурглар тәрбияләгән. МУСА БАТЫР Урал иртәсе. Металлургларның күбесе домналаога, мартеннарга, станнарга ашыгалар. Аларның бер төркемен КПССнын А1агнитогорск шәһәр комитетында да очратабыз: шәһәрнең танылган кешеләре, Магнитканың беренче төзүчеләре, исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган корыч коючылар, әтиләре эшен горурлык белән дәвам иттерүче алдынгы яшьләр. Алар бирегә Кама автомобиль комплексын төзүчеләргә хат язу өчен килгәннәр, барлык кыенлыкларны җиңгән һәм ил кушканны гел намус белән үтәгән эшче сүзен тугызынчы бишьеллыкның гигант төзелешендә катнашучыларга җиткерергә телиләр. «Кадерле иптәшләр! Магниткада илнең күп милләт һәм халык вәкилләре кулга-кул тотынып эшләде,—диләр алар.—Аңа бөтен ил ярдәм итте. ' Бездә гадәт шундый: бөек эшләрне ил өмәсе итеп бергә башкарабыз. бергә күтәрәбез. Сациалистик индустрияләштерү башлангычлары Днепрогэс, Магнитка, Турксиб һәм башка төзелешләрнең эстафетасын КамАЗ үзенә алды. Бүген КамАЗны да күп милләтле илебез төзи. Советлар Союзының биш мен. заводы һәм фабрикасы Кама автомобиль заводы заказларын үти. Бу бөек төзелеш — сезнең дә. безнең дә горурлыгыбыз. Ул — экономик куәтебезнең монарчы булмаган дәрәҗәдә үсүен, илебез халыкларының туганнарча семьясы көчен күрсәтә торган олы дәлил... Без сезне. КамАЗ төзүчеләрен, объектларны тизрәк сафка кертү, югары житештерүчәнлек һәм бик яхшы сыйфат өчен көрәшкә чакырабыз. Без КамАЗны металл белән тәэмин итәбез. Үзебезнең объектларны тизләтелгән срокларда төзү' буенча 40 елдан артык вакыт эчендә тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер — безгә кунакка килегез, эшләребез белән танышыгыз». Хатта башка бик күп теләкләр дә бар. Иң беренче булып аңа якташыбыз Мөхәммәт Зиннуров кул куя. Аның инде Магниткадан Татарстанга җибәрелгән икенче хатка кул куюы иде. Хатның беренчесе моннан күп еллар элек, беренче бишьеллыкның беренче рекордлары шаулаган вакытта була. Архив материаллары белән танышканда кызыклы документка очрадык. 1932 елның маенда дөнья рекорды куючы Галиуллин бригадасы «драена я татарин» газетасы аша Татарстанның яна төзелешләрендә эшләүчеләргә хат язган. «Нәкъ ел ярым элек, без, илле колхозчы Апае районының Кормаш авылыннан Магнитостройга киттек. Барыбыз да бөек ышанычны аклау, үсә барган төзелешкә ныклы ярдәм итү теләге белән килдек».— диләр Галиуллин егетләре Аннары Магнитка төзелеше, эшчеләрнең андагы героизмы, тормышлары турында язалар һәм Татарстандагы яна төзе- з лешләргә шефлык итү теләген белдерәләр, бригаданың иң яхшы < ударникларын Татарстанда эшләүче бетончылар, ташчылар, балта < осталары, җир казучылар бригадаларына җитәкче итеп җибәрергә “ вәгъдә бирәләр. Бу хатка Галиуллин бригадасының актив члены ком- | сомолен Мөхәммәт Зиннуров та кул куйган. Бүген Магнитка КамАЗга кул бирә. Хатка тагын беренче булып з Зиннуров имза сала. Әмма ул инде гади бетончы түгел, хәзер ул Дәү- < ләт премиясе лауреаты, новатор, «Почетлы металлург», күп орденнар "° кавалеры, ул «Магнитка йолдызы» һәм... «Муса батыр» ♦ Шушы кадәр хөрмәтле исемнәр анын данлы хезмәт юлы турында а сөйли. ‘ * Зөя буеннан Уралга килгән егет авылдашлары, бертуган Галиул- а линнар бригадасында бетон салу буенча дөнья рекорды куюда катна- ® ша. Алар кокс батареялары, домналар, мартен мичләре коралар. Ан- . нары Мөхәммәт Зиннуров, башка бик күп иптәшләре белән бергә, шул х агрегатлар янына баса. ® Мартен миче әкияттәгедәй үкереп, ут чәчеп тора. Бит алмаларын а яндыра. Шул ут давылын буйсындырырга, аңардан корыч алырга ки- s рәк. Зур осталык таләп итә бу эш. Ә Зиннуровның бик әйбәт укытучыө сы бар, ул—тәҗрибәле металлург, украин егете Иван Дьяченко. ь Бертугандай яшиләр. Мөхәммәткә корыч кою серен ул өйрәтә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Магнитогорск металлургия комбнл паты хөкүмәт заданиесеи ала: броня әзерләргә! Ул чагында яшь комбинатта броня һәм махсус снаряд корычы кою өчен корылган мичләр дә, слябинг та булмый. Ләкин ил язмышы моның белән исәпләшми, дошман техникасына каршы торырлык ныклы калкан кирәк анар. Магнитка металлурглары хөкүмәт заданиесеи үтәргә керешәләр. Июль ахырында калкан өчен яраклы корыч иҗат ителә Ләкин слябинг юк. Тагын кыю карар; табакларны блюмингта жәяргә! Соңгы сүз полигонда әйтелә, анда броняга пушкадан атып карыйлар. Сынау уңышлы уза. Урал бронясына танкларны киендерәләр, Магнитка корычыннан снарядлар ясыйлар. Урал бронясын иҗат итүчеләр арасында бу вакытта инде корыч коюда шактый остарган hast мөстәкыйль рәвештә эшләүче Мөхәммәт Зиннуров та була. Ул көннәрдә Мөхәммәтнең бик кайгылы вакыты була. Дусты һәм өйрәтүчесе Иван Дьяченко нәкъ сугыш башланыр алдыннан гына, сәламәтлеге какшау булганга, туган якларына кайтып совхоз директоры булып эшли башлаган иде. Менә шул дустын фашистлар җәзалап үтеруе турында ишетә ул. Мөхәммәт аның өчен дә эшли, фашистларны тизрәк дөмектерү өчен, хезмәттәшләре белән бергә, фронтка металлны күбрәк бирергә омтыла Бөек Ватан сугышыннан соң якташыбызның исеме бәген илгә танылды. Ул, Мариуполь металлургы Василии Кучерин белән бергә, тизләтелгән методлар белән корыч кою инициативасын күтәрде. Шушы хәрәкәт илебезнең бөтен металлургии заводларына күчте Зиннуров узе Кучерин белән ярышга җиңеп чыкты Ул еллык планын 19 ноябрь- да ук үтәде һәм сугыш яраларын төзәтүгә керешкән Ватаныбызга планнан тыш шактый корыч бирде. Бу 1946 елда иде Мөхәммәт Зиннуров, хезмәттәге дуслары Владимир Захаров һәм Иван Семенов белән бергә, яңа Бөтенсоюз ярышын башлап җибәрде. Өченче мартен миченең шушы өч новаторы хезмәтне иешчыруПп деталенә кадәр жентекләп тикшереп, елга 1 миллион сум акчаны янга калдырырга, планнан тыш 12 мең тонна корыч бирү өчен көрәш башладылар. Алар инициативасын комбинат парткомы, шәһәр һәм өлкә комитетлары. СССР Кара металлургия министрлыгы. Металлурглар профсоюзы Үзәк Комитеты яклап чыкты. Магнитогорскида туган бу иницивативаны бөтен ил белде, ана меңнәрчә металлурглар кушылдылар. Магнитканың үзендә югары экономия белән эшләү, продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен көрәш аеруча киң җәелдерелде. Ярышта комбинатның 29 цехы һәм 50 агрегаты, участок, бригада коллективлары катнашты. Алар планнан тыш 15 миллион сум экономия бирделәр. Ә корыч коючы Зиннуров, Захаров һәм Семенов йөкләмәләрен 28 ноябрьга үтәделәр, планнан тыш 16 мең тонна корыч койдылар һәм дәүләткә миллион сумнан артык экономия бирделәр. Шушы хезмәтләре өчен бу өч новаторга 1951 елда Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелде. Металлурглар якташыбыз Зиннуровны «Магнитка йолдызы» дип атадылар. Күренекле язучы Александр Фадеев шул елларда совет эшчеләр сыйныфы турында эпопея иҗат итәргә тели һәм Магнитогорскига килә. Даны бөтен илгә таралган өченче мартен миче коллективының эшен, тормышын өйрәнә. Язучы Владимир Захаровның семьясында торып эшли. Ул «Кара металлургия» исемле романын яза башлый. Без ул әсәрдә Павел Кузнецов. Коля Красовский. Муса Нургалиев һәм Иннокентий Сомов образлары белән танышабыз. Шушы әсәрнең геройларында (романның сигез бүлеге дөнья күрде) өченче мартен миче корыч коючылары Владимир Захаров. Иван Семенов. Мөхәммәт Зиннуров һәм ул чагындагы комбинат директоры. Дәүләт премиясе лауреаты Георгий Носовны тануы кыен түгел. Шулай итеп, безнен Мөхәммәт әсәргә Муса исеме белән керде. Кызганычка каршы, язучы үзенең романын төгәлли алмады. А. Фадеев дөнья куймаса, без эшче металлургларның. шул исәптән «Муса батырның» тулы образын, аның аша якташыбызның да менә дигән портретын күз алдына китерер идек. Авыл малае эшчеләр коллективында. Магнитогорскидагы күп милләтле зур семьяда менә шулай күтәрелде. Ул мартен цехында өзлексез 26 ел эшләде, һәм батыр хезмәте өчен ике мәртәбә Ленин ордены. Хезмәт Кызыл байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде. Соңыннан новатор Мөхәммәт Зиннуров мәктәбен күп металлурглар үттеләр. Алар арасында хатын-кызлардан беренче корыч коючы Татьяна Ипполитова да бар иде. Бүген дә өченче мартенның 18 һәм 19 мичләрендә Мөхәммәт аганың авылдашлары, шәкертләре—аталы-уллы Якуб белән Юныс Биккининнар һәм Шәяз Гафиятуллин корыч коялар. Почетлы металлург М. Зиннуров, пенсиядә булса да. дусларының эше белән якыннан кызыксына һәм аларга булыша. Галиуллин бригадасы членнары Сафа Борһанов һәм Мәннан Кадый- ров та нигезен үзләре салган Магниткада илнең танылган корыч коючылары булып үстеләр, бүгенге буын сокланырлык матур юл үттеләр. Зиннуров һәм анын хезмәт дуслары турында сөйләгәндә. Америкадан Магнитка төзелешенә киңәшче булып килгән Смит әфәнденең сүзләре пскә төшә. «Бу кешеләр бритва тота белмиләр, ә домналар турында хыялланалар. Көлке!» — дигән иде ул. Техниканы көрәктән башлаган саф табигатьле кешеләр бүген гигант домналар, мартеннар, станнар белән бик яхшы идарә итәләр, дөньяда ип арзан металл бирәләр. «Ватанның корыч йөрәге» тулы пульс белән тибә. Аның цехларыйда беренче төзүчеләр һәм корыч коючылар кабызган хезмәт ялкыны дөрли» УРАЛНЫҢ ӘДӘБИ ЦЕХЫ «Безиеп «чей вакыт бик кадерле, анык бер минутын ла бушка әрәм втарга ярамый. без хәл итәсе бурычлар - искиткеч зур. Советлар Сою . зы эшчеләр сыйныфы үзалдына куйган һәм хәл итә торган шундый авыр максатны һәм бурычларны әле моңарчы беркайчан да. беркем дә ? дөньядагы бер халык та куеп һәм хәл итәргә омтылып караганы юк < иде». г $ Бу юлларны без М. Горькийнын 1931 елнын августында Магнито- а строй эшчеләренә язган хатыннан алдык. Әйе. эшчеләр гигант пред- 2 приятиеләр кордылар, аны тизрәк сафка бастыру өчен көрәштеләр. Бер 5 үк вакытта алар илһамлана да белделәр, әдәбият белән кызыксынды- £ лар, белемгә омтылдылар. «Безнең бригадада 26 кеше: шуларнын Зсе а коммунист, 22 се комсомолец.— дип яздылар галиүллинчылар 1932 елда Татарстан эшчеләренә җибәргән хатларында — Алар барысы да татар * телендә өстәмә эшче белеме мәктәбендә укыйлар, политик һәм техник ® белемнәрен үзләштерәләр. Икебез әдәби түгәрәккә йөри һәм үз брига- х дабыз һәм бригадир Хәбибулла Галиуллин турында китап яза». - Моңа ничек сокланмыйсың: кешеләр төзелештә дөнья рекордлары п куйдылар, палаткаларда яшәп укырга-язарга (бригадада андыйлар да х бар иде) өйрәнделәр, шул ук вакытта ижат ялкыны белән яндылар. в- Төзелеш житәкчеләре, партия, совет органнары төзүчеләрнең ижат эше о белән шөгыльләнүләрен хуплыйлар һәм ярдәм күрсәтәләр иде. Магнитогорск металлургия комбинаты буенча 1934 елның 31 янва- о ренда комбинат директоры А. П. Завенягин тарафыннан язылган < приказ сакланган. Анда болай диелә: «Магнитогорск әдәби оешмасына 3 ел тулды 1930 елда оештырыл в ган һәм 24 кешесе булган «Буксир» әдәби группасы хәзер Уралда йөзгә якын кешене берләштергән эре әдәби оешма булып әверелде. Аларның күбесе Магнитогорск комбинаты цехларында эшче-ударннклар булып эшлиләр. Өч елда Магнитогорск әдәби оешмасы Уралда гына түгел, ә бөтен Союз җәмәгатьчелегенә билгеле язучылар тәрбияләп үстерде Магнитогорск язучылары повестьлар, шигырь китаплары, пьесалар яздылар. Машинист А. Авдеенконын «Мин сөям» исемле повесте Мәс- кәүдә басылды, немец һәм француз телләренә тәржемә ителде Мәс- кәүдә В. Ручьевнын «Икенче ватан» исемле шигырьләр китабы басылды. В. Макаров «Ярыш утлары» дигән шигырьләр җыентыгы бирде. Магнитогорск әдәби оешмасының үсүе пролетар культура үсешенең» Магннтострой һәм аның кешеләре үсешенең ачык чагылышы булып тора. Магнитогорск комбинатының күпчелек язучылары бүген дә әле монда эшлиләр». Комбинат директоры бу приказында, әдәби оешма чзеинарыннп зур хезмәтен билгеләп һәм аларның комбинат коллективы тормышыннан яхшы әсәрләр иҗат итүләренә ышанып, журнал чыгару, язучылар йорты. китапханә ачу өчен средстволар җибәрелүе, оешмамын язу машинасы белән бүләкләнүе, бер төркем актив язучыларга псрспнзпь бүләкләр (кыйммәтле әйберләр, ижат командировкалары) бирелү турында әйтә. Иҗат ялкынын менә шулай кабызганнар Ул корыч каласында хәзер лә дөрли 1970 елда комбинат буенча язылган >2 иче пр»1кз< б-.• • н танышсаң, моны ачык күрәсен Комбинат директоры А Д. Филатов кул куйган бу документта мондый юллар бар: «Кырык ел элек, 1930 елнын октябрендә. Магнитогорскида әдәби түгәрәкләр туды. Алар сонрак «Буксир» әдәби группасына берләште* ләр. Группага яшь эшчеләр һәм белгечләр керделәр. Алар үз иҗатларында Ватаныбызда кара металлургиянең беренче гиганты булган Магнитогорск металлургия комбинатының гуу һәм үсү тарихын чагылдырдылар. 30 елларда ук инде Магнитканың беренче эшчеләреннән чыккан шагыйрь һәм язучылары танылды. Алар Борис Ручьев. Александр Макаров. Александр Ворошилов, Александр Авдеенко, Владимир Хабаров. Михаил Люгарин һәм башкалар. Аннан соңгы елларда да Магнитка Уралның эре әдәби цехы, яхшы мәктәп, күп шагыйрьләр һәм язучылар өчен иҗат чишмәсе булып торды. Магнитогорск әдәби оешмасыннан А. М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Борис Ручьев. РСФСР язучылар союзы правлениесе секретаре Людмила Татьяничева, Александр Лозневой, Марк Гроссман, Александр Авдеенко. Михаил Люгарин, Николай Воронов, Станислав Мелешин кебек киң танылган шагыйрьләр һәм язучылар чыкты. Үзәк электр станциясенең турбина машинисты Владилен Машковцев та шагыйрь, СССР Язучылар союзы члены булды. Бүген комбинат цехларында буш вакытларын иҗат эшенә багышлаучы күп кенә яшь эшчеләр һәм белгечләр хезмәт итәләр. Алар шигырьләрендә, хикәя һәм повестьларында Магнитогорск металлургларының олы хезмәтен, хезмәт батырлыкларын һәм героизмын җырлыйлар». Приказда яшь эшче әдипләргә хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүдәге эшләре өчен рәхмәт әйтелә һәм аларны бүләкләү турында хәбәр ителә. Магнитканың беренче көннәрендә каләм осталары иң кайнар йөрәкле төзүчеләр булалар һәм зур батырлыклар күрсәтәләр. Александр Ворошилов Урал плотинасы төзелешендә үз-үзен аямыйча эшли. Иң авыр участокларда аны күрәләр. Ул көрәген куйгач, каләмен ала, шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Аның геройлары да. беренче укучылары да төзүчеләр булалар. Ләкин талантлы шагыйрьнең язмышы фаҗигале була, ул төзелештә салкын тиеп үлә. Аның җырын бетончы шагыйрь Борис Ручьев һәм башкалар дәвам иттерә. Бүген А. М. Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Б. Ручьевның күкрәген ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бизи. Туган шәһәре аны менә шулай күтәргән. Магнитканың домна һәм мартеннарыннан укучыга билгеле булган башка әдипләр чыккан, йөзләрчә яшьләр анда иҗат чыныгуы алганнар. Андагы беренче төзүчеләр белән Максим Горький тыгыз элемтәдә торган. Ул эшчеләргә берничә хат җибәргән. Магнитканың яшь әдипләренә Валентин Катаев, Демьян Бедный. Эммануил Казакевич. Александр Малышкин. Ярослав Смеляков, Вячислав Погонский, Исидор Шток, Николай Богданов, Лидия Сейфуллиналар күп булышты. Бер үк вакытта алар социалистик шәһәр төзүчеләр турында китаплар язалар. А. Малышкинның «Люди из захолустья», В. Катаевның «Время, вперед!», Н. Богдановның «Пленум друзей», Е. Воробьевның «Высота» әсәрләре данлы Магнитка җирендә туган. Әйткәнебезчә, Мәс- кәү һәм Магнитогорск язучылары Магнитканың күп милләтле эшчеләр коллективында (металлурглар шәһәрендә 370 меңгә якын кеше, шул исәптән 25 меңнән артык татар яши) хезмәт батырлыклары күрсәтүче татар эшчеләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Илебезнең күп милләт халыклары белән бергә. Ватанның корыч йөрәген тигез эшләтүче татар эшчеләрен һәм аларның хезмәттәш дусларын татар совет язучылары әсәрләрендә күрсәк, тагын да олырак куаныч тояр идек. Галиуллин бригадасы членнарының 1932 елда матбугат аша язган мәгълүм хатларында мондый юлларны укырга мөмкин «Магниткада яна кеше туа. Меңнәрчә колхозчы татарлар сыйнфый- анлы пролетарийлар булып үзгәрәләр, металлист, химик квалификациясе алалар. Бу — зур әсәр өчен тема түгелмени? Без ТАППтан дөньякүләм төзелештә булган татар эшчеләренең тормышын һәм көрәшен озак өйрәнү өчен язучы җибәрүне сорыйбыз. Монысы — безнең үтенеч». Кайвакыт матбугатта дистәләрчә ел югалып йөргән хатларның адресатына тапшырылуын укып елмаябыз. Бу хатны да шулай 40 ел буе югалып йөргән дип күз алдына китерсәк?.. Ә әдәби әсәрләр иҗат итү өчен никадәр чыганак, никадәр байлык бар анда! Дөрес, бертуган Хәбибулла һәм Хәмидулла Галнуллиннар, Сафа Борһанов, төзелештә һәм комбинатта танылган кайбер башка эшчеләр вакытсыз вафат булганнар, Нурулла Шәйхетдиновнын сонгы еллардагы язмышы билгеле түгел. Әмма ветераннарның күбесе корыч калада яши, аларныц уллары, оныклары — меңнәрчә татар эшчеләре, башка милләт эшчеләре белән бергә, хезмәт могҗизалары тудыралар. Хәбибулла Галиуллин гаиләсе — чын металлурглар семьясы. Аның дүрт улы, дүрт кызы, бер оныгы, ике кияве, бер килене Ленин исемендәге Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Семьяда рус. украин, белорус һәм башка милләт кешеләре бар. Оныклар тау-метал- лургия, медицина институтларында, музыка училищесында укыйлар. Хәмидулла ХәбибуллиН, Мөхәммәт Зиннуров һәм башка металлургла- рыбызныц балалары әтиләре традицияләрен дәвам иттерәләр. Алар, укучыларга үрнәк булырдай геройлар булып романнарга һәм повестьларга, драма әсәрләренә һәм поэмаларга керергә лаек булсалар да. татар язучылары өчен әлегә кадәр һаман да күтәрелмәгән чирәм булып кала бирәләр...