ЗУР ТАЛӘПЛӘР ЮГАРЫЛЫГЫННАН
Татарстанда яшәүче рус азучыларының иҗаты үгенге әдәби хәрәкәтебезгә, язучыларыбызның бүгенге иҗатларына бәя биргәндә, КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби ят-сәнгать тәнкыйте турындаогы карары безнең ечен кыйммәтле кулланма булып тора. Анда тәнкыйтьнең әдәбиятыбыз үсешендәге уңышлы һәм кимчелекле якларны даими рәвештә яктыртып барырга, тәнкыйтьчеләрнең әдипләребез иҗатына карата игътибарлы һәм шул ук вакытта таләпчән булырга тиешлегенә басым ясап әйтелә. Бу мәкаләдә без Татарстанда яшәүче рус язучылары тарафыннан узган елда иҗат ителгән кайбер әсәрләрне әнә шул таләпләр югарылыгыннан торып бәяләмәкче булабыз. Шунда ук тагын бер сорау туа: гомумән, язучының теге яки бу чордагы иҗатына нәрсәдән чыгып бәя бирергә соң? Беркемгә дә сер түгел, бездә әле язучыларның иҗади хезмәт нәтиҗәләрен илдәге экономик уңышлар, икенче төрле әйткәндә, турыдан-туры сан ягыннан булган үсеш күрсәткечләре ноктасыннан карап бәяләү тенденциясе яшәп килә. Сан ягыннан ирешелгән уңышлар турында без төрле җыелышларда булсын, отчет докладларында булсын, әледән-әле ишетәбез. Ә бит, ныклабрак уйлап карасаң, иҗат эшенең үз критерийлары, үз кануннары бар. Заводның планда каралганнан тыш илле машина артык эшләп чыгаруы бер нәрсә, язучыларның шул ук чорда, әйтик, биш роман тудыруы, я булмаса, шәһәрдә яңа театр ачылуы исә бөтенләй икенче нәрсә. Монда инде игътибарны әлеге романнарның идөяхудожество сыйфатына, яңа ачылган театрның нинди эстетик югарылыкта торуына юнәлтергә кирәк. Иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак туган теге яки бу әсәрнең әһәмияте аның эстетик көче, идея- художество сыйфаты белән билгеләнергә Узган әдәби елыбыз турындагы сүзне документаль характерда язылган әсәрләрдән башлап китәсе килә. Республикабыздагы рус язучылары очерк жанрында даими рәвештә эшләп киләләр. Ләкин алынган теманы, күтәрелгән проблемаларны башыннан ахырына кадәр эзлекле яктыртуга корылган бер бөтен очерк китабының дөньяга чыгуы бездә алай еш була торган күренеш түгел. Узган ел исә шундый характердагы ике китап —Геннадий Паушкинның «Чаллы җирендә» һәм Юрий Белостоцкийның «Сугышчан канатлар» дигән китаплары басылып чыкты. Бу китапларның беренчесе аеруча игътибарга лаеклы. Камадагы промышленность комплексы төзелеше республикабыз тормышына өр- яңа үзгәрешләр алып килде. Г. Паушкинның «Чаллы җирендә» дип исемләнгән әдәби-документаль китабы әнә шул үзгәрешләрнең ничек башлануы турында сөйли. Г. Паушкин андагы күренешләрне өстән-өстән генә сурәтләп узу белән чикләнми, үзе тасвирлый торган материалга, Б кешеләргә мамкин кадәр якынрак килергә тырыша. Ул яшьлек дусты, Чаллы якларында туып үскән Зыя Закиров белән очрашуы турында язамы, комсомол төзелеше штабы начальнигы Валерий Стеколь- шиковның көндәлекләрен китерәме, алар- ның һәркайсын зур кызыксыну белән укыйсың. Кыскасы, Геннадий Паушкинның бу китабы темасы белән генә түгел, тормыштагы фактларны сайлап алуы һәм аларны әдәби яктан эшкәртүе белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Ләкин моның әле «башлангыч эшкәртү» генә булуын да ачыктан-ачык әйтеп үтәргә кирәк. Автоо материалны тирәнтен өйрәнүгә караганда, аны киңрәк мәйданда колачларга омтыла. Шуның нәтиҗәсендә безнең күз алдыбызда, производство һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр урынына, тезелешнең гомуми панорамасы гына гәүдәләнә. А. Приставкин һәм В. Росляковның «Новый мир» журналы битләрендә басылган очеркларында тозелеш эшләренә бәйләнешле проблемаларның ничек тормышка ашырылуы тасвирлана. Әйтеп үткәнебезчә, Г. Паушкинга хәзергә әле нәкъ әнә шул җитми. Ләкин монда аның КамАЗ тезелешенә беренче булып мөрәҗәгать иткән автор икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Башка авторлар исә аның артыннан баралар. Геннадий Паушкин моннан егерме ел элек. республикабызда «кара алтын» ургыла башлаган көннәрдә, нефть темасын күтәреп чыккан шикелле үк, бүгенге яңа тема һәм материалга беренче булып юл ярды. Ләкин бу юлы Г. Паушкин ул вакыттагы кебек зур темага юл ярып кына калмасын һәм яңа җирдә башкарасы эшләрен башкаларга мәкләмәсен иде. Әлбәттә, язучыга нинди дә булса күрсәтмә бирү кыен һем тәнкыйтьченең моңа хакы да юк. Шулай да Геннадии Паушкин үзе ачкан теманы киләчәктә киңрәк яктыртсын иде, диясе килә. Лирик характерлы прозаикның иҗат мөмкинлек ларс әнә шул юнәлештә эшләгәндә тагын до тулырак ачылыр шикелле Бу тема аңа тагын шуның белән күп нәрсә вәгъдә итә. Чаллы яклары Г. Паушкинга бала чактан ук таныш һәм якын Менә шуңа күрә дә автор Чаллы темасы өстендә эшләвен дәвам итәр, үзен» якын һәм кадерле булган материалны яртылаш үзләштергән килеш калдырмас дип ышанабыз. Дөрес, боз бу язучының Бәок Ватан сугышы темасына нык бәйләнгәнлеген дә яхшы беләбез. Үзара сөйләшкәндә, иптәшләре, Геннадий моннан утыз ел элек сугышчан постка ничек баскан булса, хәзер дә шул урыннан кузгалмый, дип юкка гына шаяртмыйлар. Әйе, бу темага тугрылыклы булып калуы, авыр сугыш елларын бергә кичкән дусларын онытмавы белән Г. Паушкин укучыларның тирән ихтирамын казанды. Алар тарафыннан авторга язылган күп санлы хатлар әнә шул хакта сөйли. Бу бик сөенечле күренеш, әлбәттә Шуның белән беррәттән, «Чаллы җирендә» китабындагы Зыя Закиров турындагы бүлекләр сугыш истәлекләренең, Чаллы һем КамАЗ темалары белән бергә үрелеп, тагын да көчлерәк яңгырый алуын күрсәтә. Юрий Белостоцкийның «Сугышчан канатлар» исемле китабы сугыш героикасына бәйләнешле материалларга нигезләнеп язылган. Бу документаль хроникада Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хезмәт ияләреннән җыелган акчага тезелгән самолетлардан торган 202 нче авиадивиэия- нең сугышчан юлы турында сөйләнә Китапның сәләтле һәм тәҗрибәле автор тарафыннан язылганлыгын сиземләү авыр түгел. Юрий Белостоцкий дистәләрчә кешеләрнең биографияләрен һәм сугыш эпизодларын чагылдырган фактик материалларны җыеп эшкәрткән Дөрес, бу әсәренде автор, язучы булудан бигрәк, журналист буларак чыгыш ясый. Фактларны гомумиләштерүгә ул артык әһәмият бирми, хикәяләү алымын бары тик ара-тирә генә куллана. Әмма мондый китапларның кирәкле һәм файдалы булуы бәхәссез. Беек Ватан сугышының елъязмалары әнә шундый әсәрләр ярдәмендә туа. Художестволы проза китапларыннан иң элек ветеран язучы А. Булгаковның «Төньяк җиле» җыентыгын күрсәтеп үтәсе килә. Егерме ел буе тәзүче-инженер булып эшләгәннән соң А. Булгаков менә ике дистә елга якын инде әдәби әсәрләр язу белән шегыльләнә. Аның былтыр Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Теньяк җиле» җыентыгына »Без яшәя««ок- без» исемле повесте һәм күп кенә хикеә- ләре тупланган. Дәрес бу повесть һем хикәяләрнең беренче талкыр басылуы түгел Әгәр нәшриятның бер үк әсәрләрне кабат-кабат чыгаруга бик fit ашкынып тормавын искә алсак. А Булгаков әсәрләренең яңадан чыгуы үзе үк аның язучылык хезмәтенә әйбәт бәя булып тора ала Әйтергә кирәк. А. Булгаков әдәбиятта да тезүче булып калды Монда эш теге яки бу әсәрде вакыйганың тезелешләрле баруында гына түгел. Әлеге әсәрләрнең уңай ягы аларда авторның төзелеш коллизияләрен һәм проблемаларын тормьвичан һәм ышандырырлык итеп тасвирлый алуында. Моны бигрәк тә «Язылып бетмәгән кәгазь», «Юбилей» һ. б. кайбер хикәяләргә карата әйтергә кирәк. Алардагы геройларны төзелеш узе хәрәкәткә китерә. Төзелеш барышында хәлиткеч роль уйнаган вакыйгалар персонажларның эчке кичерешләре белән үрелеп үсә. «Без яшәячәкбез» повестенда да игътибарны, барыннан да элек, ерак тайгадагы төзелешнең колориты, андагы хезмәт атмосферасы үзенә җәлеп итә. Биредә автор тормышның безгә әле таныш булмаган якларын ача. Укучы өчен әсәр шуның белән кызыклы да. Ә инде төзелеш мәйданын ташлап, геройларның эчке дөньяларына производство проблемаларыннан башка гына үтеп керергә тырышу А. Булгаковны ясалмалылыкка сөйри. Төзелештән аерып алынган кешеләрнең хисләре сүрелеп, күркәмлеге югалып калгандай була. Геройларга алдан ук әзерләнеп куелган билгеле бер схема буенча характеристика бирү аларга карата булган игътибарны бермә-бер киметә. Авторның әйтергә теләгән фикерен алдан ук белеп торганлыктан, укучы әсәрнең кайбер битләрен актарып кына уза. Бездә А. Булгаков повестьлары кебек производство коллизияләренә нигезләнеп язылган әсәрләрне еш тәнкыйтьлиләр. Ни әйтсәң дә, аларда тәнкыйть өчен азык җитәрлек. Хәлбуки, В. Ажаевның «Москвадан еракта^ романыннан башлап, мондый әсәрләр совет әдәбиятында үзләренә тулы хокук яулап алдылар. А. Булгаков шул традицияне дәвам иттерүе белән республикабызда яшәүче рус язучылары арасында аерым урын алып тора. «Төньяк җиле» китабы — әнә шуның ачык бер дәлиле. А. Булгаков әдәбиятыбызда хаклы рәвештә ветеран булып саналса, Н. Орешина һәм Г. Бикушев әле яшьләр исемлегендә иериләр. Ләкин инде аларны да бу исемлектән күчерергә вакыт җиткәндер шикелле. Аларга бирелгән «сынау чоры» күптән үтеп китте. Хәзер без аларның иҗатларына бернинди ташлама ясамыйча бәя бирергә тиешбез. Н. Орешина һәм Г. Бику- шевның иҗатлары уңышлы башланды. Беренче тәҗрибәләре үк инде аларның укучыга әйтер сүзләре барлыгын күрсәтте. Моны аеруча «Бүген дә, иртәгә дә» исемле тирән эчтәлекле повесть язган Г. Бику- шевка карата әйтәсе килә. Бу әдипләрнең әсәрләрен укучы яратып кабул итте. Тәүге адымнарыннан ук аларга өлкән каләмдәшләре ярдәм кулларын суздылар. Әдәби тәнкыйть тә алардан җылы сүзен кызганмады. Болар барысы да бу яшь каләмнәргә киләчәккә бирелгән аванс иде. Аларга хәзер әлеге авансны гүләр вакыт җитте. Узган ел Н. Орешина икенче китабын, Г. Бикушев өченче җыентыгын бастырды. Ул җыентыкларга кергән әсәрләр нинди югарылыкта торалар соң? Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, безнең уебызча, әдипләрнең үзләренә бирелгән авансны әлегә кадәр түләп бетерә алганнары юк. Бу, әлбәттә. Н. Орешина һәм Г. Бикушев әсәрләре гел кимчелекләрдән тора икән дигән сүз түгел. Ул китаплар, һичшиксез, үз укучыларын табачаклар. Монда без Н. Орешина һәм Г. Бикушев әсәрләренең уңышлы яклары турында сөйләүдән бигрәк, ул әсәрләрнең кимчелекле, җитешсез якларына тукталмакчы булабыз. Н. Орешинаның яңа китабына ике повесть урнаштырылган. Аларның икесендә дә сүз яшь кешенең тормышка беренче талкыр аяк басуы, андагы каршылыклар белән беренче тапкыр йөзгә-йөз очрашуы хакында бара. «Зәңгәр кояшым» повесте балалыктан әле яңа чыгып, буйга җитеп килгән яшүсмер кызның кичерешләренә корылган. «Җирдәге адым» әсәре исә «Зәңгәр кояшым» повестеның дәвамы рәвешендә язылган һәм анда без героиняның тормышта үз урынын табуын, җиргә үзен хуҗа итеп тоюын күрәбез. Н. Орешина яшь буын вәкиленең эчкерсез хисләрен, күңел сафлыгын, олы тормыш юлына аяк басканда аның үз-үзенә куйган әхлакый таләпләрен шактый тулы чагылдырган. Ләкин укучыга хәзер болар гына җитми. Соңгы элларда рус прозасында тормышта үз урынын эзләүче яшьләр турында бер-берсенә охшашлы күп кенә повестьлар язылды. Ул повестьларда бүгенге чынбарлык тормыш тәҗрибәсе бөтенләй диярлек булмаган яшь геройның кичерешләре аша гәүдәләнә. Мондый әсәрләр яңа кеше, яңа характерлар тәрбияләүдә билгеле бер дәрәҗәдә уңай роль уйнадылар, әдәбиятыбызны җанландырып җибәрделәр. Ләкин үзләренә таләпчәнлекнө киметкән авторлар, яшь кешегә багышланган әсәрләрен язганда, әзер өлгедән файдалануга, стандарт буенча эш итүгә күчтеләр. Н. Орешина да беренче- әсәрләрен нәкъ әнә шундый үрнәкләргә ияреп язды. Бу апым, күрәсен, аңа шул кадәр уңайлы булып тоелган, ул әле хәзер дә уз-үзен кабатлавын дәвам итә. Ә бит яшьләр ечен язылган повестьларның иң яхшы үрнәкләрендә герой үзе яши торган тормышка аек акыл, ачык күз белән карый. Бу тормышта ул үзе өчен генә түгел, безнең эчен дә ниндидер яңалык ача. Проза жанрында барлыкка килгән әлеге яңа төр әсәрләрнең әһәмияте дә шунда. Н. Орешина повестьларына нәкъ өнә шул китешми Алардт автор үзе дә, аның героинясы да укучы өчен бернинди ачыш ясамый. Автор башкалар һәм үзе тарафыннан инде күп тапкырлар кулланылган стандартка ияреп, яшьләр прозасында болан да зз булмагл* йомшак якларны гына ишәйтә. Артык уйланып тормастан, безнең чынбарлыгыбызга бәя бирүне, тормышта аерым вакыйгаларга нигезләнеп нинди дә булса гомуми бер нәтиҗә ясауны ул үзп- нең япь-яшь геройларына йөкли. Үзе ис» әнә шул тәҗрибәсез геройлары артына яшеренеп, гади бер күзәтче булып чип» кала. Болай эшләү, билгеле, автормы иа-- бер авыр проблемаларны хәл итүдән ко-- кара Шуның белән бергә. асорно дә тирен эчтәлектән, тәлле фииерлордаи мәхрүм итә. Чынбарлык һәм андагы каршылыклар Н. Орешина иҗатында остон-өстән гена чагылдыры ла. Андагы ситуацияләр һәм конфликтлар схемага, тртфтретка әйләнәләр Беренче карашка, Н Орешина тор мыштагы аакыйга-күроношләрио үзенчә яктыртырга омтыла кебек, чынлыкта ис» моның бөтенләй киресе килеп чыга. Мәсәлән, аның беренче повестенда тип конфликт итеп әсәрнең топ героинясы белән Княжим арасында булып узган и, ңслсез мөнәсәбәтләр алына. Әмма бу конфликтны чишкәндә язучы моңарчы инде башка әсәрләрдә күп тапкырп . рендә Р, Кутуйиың элеккеге поэтик темаларысугыш елларына туры килгән бала чак, ятимлек, тол калган ана язмышы һ. б. лар яктыртыла. Еллар үтү белән шагыйрь гомумкешелеккә кагылышлы темаларга мөрәҗәгать итә. Сугышка бәйләнешле истәлекләрен ул башкалар белән уртаклаша, кырыс чорның ут-ялкыны көйдергән гади кешеләрнең эчке деньясьгна тирәнрәк үтеп керергә тырыша. «Капка». «Ана», «Карчыкларны ешрак тыңлыйм» кебек шигырьләрендә аның поэтик фикерләве тагын да югарырак баскычка күтәрелә. Китапның икенче бүлеге «Кайтаваз» дип атала. Биредә тормыш турында, илнең үткәне һәм бүгенгесе, үзенең һәм кешеләрнең язмышы турында уйланулар рәвешендә язылган шигырьләр тупланган. Шагыйрьнең поэтик фикерләве, лирик хисләре, җирнең ерак киңлекләренә ишетелеп, кайтаваз булып яңгырый. Ләкин Р. Кутуйиың яңа шигырьләрендә бетинесо дә ал да гел дип әйтеп булмый. Образ һәм детальләрне элеккечә катлауландырырга, бер-берсонә оеп бирергә тырышу аның кайбер шигырьләрендә хәзер дә үзен сиздерә. И лес. ипи просто п опте Нод просекой крыльца . Бу юлларның мәгънәсе укучыларның күлчелегенә аңлашылып җитмәячәге кен кебек ачык. Озаклабрак уйласаң, авторның нәрсә әйтергә теләвен аңлап та булыр иде Ләкин безнең хис-тойгылврыбыз- га турыдлн-туры тәэсир игәргә тиешле поэтик образның шулай катлаулы булуы үзе үк шигырьдән читкә этәрә. «Өзәңге турында баллада»сындагы кораб трюмында «йөзеп» барган атлар образы да бик авыр аңлашыла. Балладада менә дигән әйбәт строфалар да бар, югыйсә Әмма ул строфалар шигырьдәге тәп фикерне ачып бирү эчен хезмәт итмиләр Монда да укучы гаепле түгел, авторның тенденциозлыгы гаепле. Аның иҗатындагы бу тенденциозлык еш кына очракларда авторны индо күптән әйтелгән иске фикерләрне кабатлауга илтә. Мәсәлен, аның »Вакыт1 Сентябрь..» дип башланган шигыре болан нәкъ шундый хәл килеп чыккан. Ләкин мондый кимчелекләрнең шагыйрь иҗатында кими баруын искәртеп үтмәү гаделсезлек булыр иде. Аның яңа җыентыгында, уңышсыз шигырьләргә караганда, уңышлы шигырьләр, һичшиксез, күбрәк. Моңа мисал ител китапның икенче бүлегенә урнаштырылган «Урманнардай без дә югалтабыз...» кебек шигырьләр-е алырга мөмкин. Икенча бүлектәге шигырьләр чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрне лирик «мин» аша чагылдыруга нигезләнеп язылган булсалар, «Акварельләр» дип аталган өченче бүлектә теп нагрузка поэтик картиналарның һәм тормыш күренешләренең үзләренә йөкләнә. Билгеле, китапка кергән шигырьләрне болай ике төргә аерып карау шартлы нәрсә. Өченче бүлектәге шигырьләрдә дә авторның лирик уйлануларына, лирик кичерешләренә шактый урын бирелә. Тик шулай да андагы шигырьләрдә поэтик сурәтләү уза өстенлек итә Дәрестән да, ул шигырьләрдәге картина һәм детальләр акварельдәге шикелле ачык күзалларлык итеп язылганнар. Бүлекне ачып җибәргән «Картина*, «Авыл». ■Шагыйрьнең этенә» исемле шигырьләр — әно шуның матур дәлиле. Болариың барсы да Рөстәм Кутуй иҗатының җитлегүе, аның диапазоны киңәю хакында сөйли. Аның яңа җыентыгындагы шигырьләре, интонацияләре буенча да. сурәтләү чараларының төрлелеге ягыннан д« элекке шигырьләреннән бик нык аерылып торалар. Узган ел басылып чыккан икенче бер китапка — А. Вольное җыентыгына да о таграк тукталырга туры килер шикелле. Әмма бу очракта инде бөтенләй икенче сәбәп аркасында. Безнең уебызча, бу җыентыктагы шигырьләрне укучыга тәкъдим итми торырга кирәк булгандыр Безнең әдәбиятта бик күпләргә хас булган бер кимчелек бар. Мин ул кимчелекне «тышкы охшашлык» буенча әсәр язу дияр идем Вакытлы матбугат битләрендә булсын әдипләробез- нең аерым җыентыкларында булсын, ул үзен еледен-әле сиздереп тора. Менә шуя тышкы охшашлык әле бик үк сизгер булмаган укучыларны гына түгел. кайбер ноширларны һәм тәҗрибәле редакторлариы дә алдый. А Вольиоаның китабында нәкъ әнә шундый охшашлыкка корылган шигырьләр тулып ята Беренче карашка, үл шигырьләрдә поэзия эчен кирәк бупгя'н нәрсәләрнең бөтенесе дә бар шикелле: аерым кызыклы фикерләр до өйгәлә, рифмалар да матур яңгырый, шигырьнең үлчәвенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Ә ныклабрак карасаң, аларда әдәби әсәрдән таләп ителгән төп нәрсә — образлар ярдәмендә уйлау, фикерне шул образлар аша әйтел бирү җитми. А. Вольнов шигырьләрендә образлы картиналар, образлы фикерләр юк. Аның «иҗат алымы» рифмалаштырылган строфаларны бер-бер артлы тезеп чыгуга кайтып кала. Сүзләр тукымасы шул чаклы ясалма ки, ул нинди дә булса әһәмиятле эчтәлеккә ия була алмый. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен, аның теләсә кайсы шигырен укып карарга мөмкин. Мисалга «Август» шигырен алыйк. Җыентык үзе дә шушы шигырь исеме белән аталган. Шигырьнең беренче юлларында ук автор тарафыннан кулланылган образлы чараларның ясалма, уйлап чыгарылган булуы күзгә ташлана. Бу шигырьдә суз бер аучы турында бара. Ул, автор әйткәнчә, йөрәгендә туган дәртне басар өчен, август аенда үрдәккә ауга чыгып китә, һәм берничә үрдәк атып ала. Менә шунда инде ул кинәт кенә үз һөнәренең миһербансыз һөнәр икәнлеген аңлый. Сүз дә юк, авторның әйтергә теләгән фикере матур. Ләкин шигырьдә өстәнөстән генә сөйләнелгән вакыйгалар әхлакый һәм психологик кичерешләр аша дә, логик уйланулар аша да сурәтләнмәгән. Бер сүз белән әйткәндә, шигырь эчтәлектән бөтенләй мәхрүм. Ә бит һәр әсәрнең эчтәлеге анда сөйләнгән теге яки бу фактка түгел, ә бәлки поэтик фикергә нигезләнгән булырга тиеш. А. Вольнов шигырендә исә фикер поэтик чаралар аша ачылмаган. Аның башка шигырьләрендә дә эчтәлекне тотып алу бик авыр. Шуңа күрәдер. ахры, шагыйрь үзе дә ниндидер билгесез хәлләр эчендә яшәве, аның белән ниндидер серле көчләр идарә итүе турында бертуктаусыз кабатлый. Аның шигырьләрендә без менә мондый юлларны бик еш очратабыз: «Хет үтерегез, ни өчендер, тагын белмим...», «Мине тагын билгесез көч били...» Аны хәтта туган якларына да «билгесез көч» алып кайта. Болар барысы да шагыйрьнең, чынбарлыкны поэтик фикерләр. табигый сурәтләүләр аша ачып бирәсе урынга, үз йөрәгендә туктаусыз казынуы белән мәшгуль булуы турында сөйли. А. Вольнов шигырьләренә карата әйтелгән сүзләр кайберәүләргә, бәлки, артык кырыс булып тоелыр. Ләкин бу кырыслык кирәкле һәм урынлы. Шул ук 1971 елда Татарстан китап нәшрияты укучыларга А. Плеяченко һәм В. Панюковның «Заговор» исемле китабын тәкъдим итте. Әзер, шаблон сюжетка корылган, психологик яктан ифрат примитив һәм сәнгать алдына куелган иң элементар таләпләргә дә җавап бирә алмаган бу китап нәшриятның үзе чыгара торган әсәрләргә карата талымсыз булуын күрсәтә. Дөрес, нәшрият планына кертелгәннән соң әлеге кулъязма әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрелә язган. Ләкин беркадәр генә. Бу авторлар китапларының дөньяга чыгуы өчен Тихон Җуравлевка мең кат бурычлы. Әмма шунысы кызганыч, шушы чиле-пешле әсәрне тиешле конденциягә китерү өчен, өлкән яшьтәге язучыга күлме вакытын һәм көчен сарыф итәргә туры килә. Сорау туа: макулатурага тапшырыр өчен генә яраклы булган бу әйберне планга кертү һәм аннан башкалар кулы белән әдәби әсәр ясау нәшриятка нәрсәгә кирәк булды икән? Татарстан китап нәшриятын биредә мин юкка гына телгә алмыйм. Нәшрият республикабызда яши торган рус язучылары- ның әдәби эшчәнлегендә зур роль уйный. Алар өчен ул төп әдәби трибуна булып хезмәт итә. Мәскәүдә яисә илебездәге башка шәһәрләрдә рус телендә чыга торган журналларда басылу безгә, кайберәүләр уйлаганча, җиңел эш түгел. Шуңа күрә бездәге рус язучыларының әсәрләрен башта журнал битләрендә бастыру практикасы юк. Алар үзләренең иҗат җимешләрен турыдан-туры нәшриятка күтәреп барырга мәҗбүрләр. Әлбәттә, Татарстан китап нәшриятының бу өлкәдәге эшчәнлеге гел кимчелекләрдән генә тормый. Г. Пауш- кинның КамАЗ турындагы китабы, А. Булгаков әсәрләренең яңа басмалары, Р Ку- туйның яңа шигырьләр җыентыгы, Н. Орешина һәм Г. Бикушев китапларының басылып чыгуы нәшриятның безгә үгисетеп карамавын раслый. Ләкин бары тик китап нәшрияты мөмкинлекләреннән генә файдалану безгә көннән-көн авырлаша бара. ...Без монда язучыларыбызның республикабыздан читтә басылган әсәрләре турында сөйләүне үзебезгә бурыч итеп куймадык. Шулай да М. Зарипов һәм Г. Ахуновның Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында күптән түгел басылып чыккан «Мы с Волги, из Казани» китабы хакында бер-ике сүз әйтәсе килә Бу — безнең республикабызның табигый, экономик байлыклары, аның кешеләре турында сөйләүче әдәби, документаль-публицистик әсәр. Дөрес, анда авторларның яңа, үз күзәтүләре артык күп түгел. Әмма ул бик күлләрне кызыксындырырлык вакыйгаларны һәм биографияләрне пропагандалый. Шуның белән бергә, аның оста язучы каләме белән иҗат ителгән булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Республикабыздагы рус азучыларының иҗади эшчәнлегендәге тагын бер якны искә алып китү зыян итмәс. Алар каләмдәш татар дусларыбызның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү эшен бер генә минутка да туктатмыйлар. Узган елгы тәрҗемәләр турында сүз барганда, барыннан да элек, Н. Беляев исемен телгә алып узу урынлы булыр. Аның тәрҗемәләре укучыга инде байтактан таныш. Озакламый Н. Беляев тәрҗемәсендә И. Юзеевның шигырьләр җыентыгы, С. Хәкимнең »Кыры- гынчы бүлмә» поэмасы басылып чыгачак. Н. Беляев үзен талантлы, оригиналь шагыйрь буларак та, безнең әдәбиятыбызда кирәкле һәм күптән көтел алынган оста тәрҗемәче буларак та кеннән-кон ныграк таныта бара. Республикабыз тәнкыйтьчеләре былтыр үз иҗатларында мактанырлык активлык күрсәтмәделәр. Рус һәм татар азучыларының иҗат тәҗрибәләрен гомумиләштерү турында әйткән дә юк. Узган ол безнең тәнкыйтьчеләребез хәтта яңа чыккан ки- тапларны да күрмәмешкә салыштылар. Без монда 1971 елда укучылар кулына инде барып кергән әсәрләр турында сүз алып бардык. Әлбәттә, иҗади хезмәт нәтиҗәләрен аерым бер вакыт арасы белән үлчәү бик кыен. Узган ел дөнья күргән китаплар аннан алдагы еллардагы хезмәт белән туган әсәрләр. 1971 елда да азучыларыбыз кул кушырып утырмады. Якын киләчәктә укучыларны безнең әд>*пләре- безнең өр-яңа әсәрләре кете «Молодая гвардия» нәшриятында А. Булгаковның «Домината» романы* М. Скорохедовның яңа повесть һәм хикәяләр җыентыгы тәкъдим ителде. Г. Паушкин һәм Н. Беляев үзләренең яңа әсәрләрен Татарстан китап нәшриятына тапшырдылар. Озакламый, Т. Жураолевның хәрби повестьлары. Ю. Бе- лостоцкий һәм Я. Винецкийның проза әсәрләре, В. Синевның шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак. Бүгенге кендә Татарстанда рус әдипләреннән ике дистәләп кеше Язучылар союзы члены булып тора. Башлап язучы- ларыбызиың саны Да артканнан-арта. Киләчәктә аларның тагын да күбрәк, уңышлырак әсәрләр тудырачагына безнең тулы нигезебез бар.