Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҺАМАН СОЛДАТ

 

Өстәлдәге анкеталарның берсенә күзем тешу белән, хәтеремә Һади Такташның «Киләчәккә хатлар»ындагы юллар килде, «...Матур кызның йезенә караудан да Элек анкетасы карала». Юк, мин анкета иясенең кем баласы булуын белергә теләмәдем. Чыннан да бит, шагыйрь алдан күреп әйткәнчә, безнең «чорда, шиксез, социаль чыгыш Зур бер нәрсә итеп каралмас. Кемнең кемнән тууы, атасының Кем булуы гаеп саналмас...» Хәер, ул чыгышы белән дә әллә кем түгел икән. Бу турыда алдарак сүз булыр. Мине хәзергә кәгазьдәге сорауларга җавап язган кешенең бүләкләре хакындагы мәгълүматлар игътибарымны җәлеп итте. Анда документ теле белән бик кыска итеп: «Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены. III дәрәҗә Дан ордены, 7 медаль» дип язылган иде. Шугарны укыгач: — Оһо! — дигәнемне сизми дә калдым. СССР Махсус монтаж эшләре министрлыгының Кама автомобиль заводы тезү буенча Баш идарәсе парткомы секретаре Лерон Курамшин, ниндидер кәгазьләр актаруыннан бүленеп, миңа карады. — Шәпме? — диде ул, күңелле елмаеп.— Бездә мондый кешеләр аз түгел, иптәш.. Партком секретаре үз подразделениеләрендәге кадрлар белән горурлануын яшерергә теләми иде. — Танышырга мөмкинме бу анкета белән? — Сезгә, журналистларга, мемкин. Тамышыгыз. Аннары бая сөйләшкәннәргә үзегез үк йомгак ясарсыз... Дәүләтнең күпме акчасын тотып, инженер дипломы алгач, станокка баскан эшчене дә мактыйсыз сез кайчак. Янәсе, күрегез! Безнең гади эшчебез дә нинди! Бу. йомшак кына әйткәндә, җитди түгел. Ә менә гади эшчедән, әүвәлгерәк еллардагыча әйтсәк, кара эшчедән инженер булган кешене күккә чөеп зурласаң да җирендә. Ул инде кадр, үз эшенең бөтен баскычларын энәсеннән җебенә кадәр биш бармагы төсле белгән оста... Моңа кадәр кеше белән танышуымны анкетадан башлаганым юк иде. Хәерле булсын, партком секретаре үзе рөхсәт биргәч, мин бу кәгазьгә язылган белешмәләрне йотлыгып укырга керештем. Ә соңрак Зөфәрнең үзе белән дә таныштым. Зөфәр Садретдинов — алда аталган министрлыкның КамАЗ корылышындагы Баш идарәнең начальнигы — уртачадан аз гына калкурак буйлы, гәүдәгә таза гына кеша икән. Күзләре гел көлеп тора. ОЧЕРКЛАР V Гадәттә без, очерк геройларыбызның тыйнаклыгына басым ясарга теләп, үзе турында бик саран сөйли, күбрәк иптәшләре, коллектив хакында фикер әйтергә тырыша, дип язабыз. Зөфәр Садретдинов андый түгел. Кыю монтажчылар хакында бик күп матур сүзләр әйтү белән бергә, үзе турында да, семьясы хакында да, сугышта күргәннәрен дә җәелеп китеп сөйли, рәхим итеп тыңла гына! Әмма мин-минлек юк инде, шапырыну юк, үзен алгы планга куярга тырышу юк. Күпне күргән ирләрчә, ♦ төпле итеп, нигезле итеп, еллар узганнан соң байтак нәрсәне өр-яңача анализлап, бәя куеп сөйли ул. Турысын әйтим, аның белән очрашкан саен, мин күңелемә киртләп тсрдым: мондый иптәшләр белән әңгәмә корырга килгәндә, мин әйтәм, журналист алдан ук әзерлек күрергә тиеш. Югыйсә, төп башына утырып калуың да ихтимал. Техника яңалыклары белән атнаныкын-атнага танышып баралар. Агымдагы политикада кыйблалары бик туры. Синең сорауларың беткәч, акрынлап-җайлап кына әдәбият- сәнгать яңалыкларын сораштыра башлыйлар. Бик мөмкин, сине капшап караудан да түгелдер мондый хәл. Очрашкан икәнбез, мин дә белешкәләп калыйм әле, диюдәндер. Тик, ничек кечә булмасын, татар әдәбиятыннан һәм Академия театрының спектакльләреннән, фәлән яшь композиторның төгән әсәреннән башланган әңгәмә рус әдәбияты һәм сәнгатенә күчә, ул да түгел, инженер иптәш чит ил әдәбияты яңалыклары хакында сүз кузгата, Ля Скала театрының атаклы җырчысы репертуарындагы җырларны мактый һәм туксан яшь тулу уңае белән зур күргәзмә оештырган Пабло Пикассоның Е: хезмәт дәртенә соклана. Шахмат буенча дөнья чемпионы титулы өчен булачак кө- 5 рәшнсң нәтиҗәләрен күрәзәлек итә башлый. Әңгәмә куерып китеп, сәгатьләр үткәнен дә искәрмибез. Төзелеш колачы, көн х саен баш калкыта торган кыенлыклар һәм алардан арына бару хакында байтак сүз Q алып баргач, мин сорауларның Зөфәр Садретдиновның үзенә генә караганнарын < бирергә тырышам. ? — Сез минем анкета белән таныш бит инде,— диде ул һәм рәхәтләнеп көлеп < куйды.— Аңа нәрсә генә өстәрмен икән? Анкетадан тыш та байтак сайрадым бугай... я Әйе, мин анкета белән җентекләп таныштым. Анда язылганнарга таянып һәм Зөфәр үзе сөйләгәннәрдән дә чыгып, кайбер нәрсәләрне укучыга да әйтә алам. Зөфәр Садретдинов—тумышы белән Башкортстаннан, ярлы татар семьясында 1924 елда дөньяга килгән. Туган авылы — Каридел районында. Байкыбаш дип атыйлао аны. Зур авыл, матур авыл. Заманында район үзәге дә булып торган. Газиз әнкәсе янына, туган-тумача, кардәш-ыру һәм, гомумән, авылдашлары янына хәзер дә эзне суытмый ул, еш кайта. — Шунсыз тора алмыйм,— ди идарә начальнигы.— Аннары бит туган авыл хакында Габдулла Тукаебыз ничегрәк дигән әле? — Зафәр бер тынга гына күзләрен йомгандай итә. Сизем, шигырь юлларын хәтерләргә тели. «Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем: Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә. Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем»,— дип укыгач, миңа карый. Дөрес укыдыммы, янәсе. Мин «Әйе!» дип ым кагам. Ә бу дөньяда күргәннәре байтак аның! Садретдин агай Зөфәр бик яшь чагында дөнья куя. Әнисе Саимә апа. дүрт баланы канат астына җыеп, тол кала. Ул чагында Зөфәрдән яисә сеңелесе Хөлләдән ии өметләнәсең әле, хәтта олы балалар дигәннәре Тәслимә белән Нәфисәдән дә һич ни көтәр җай юк. Өстәвенә, еллары нинди иде бит! Кыскасы, Зөфәр җидееллыкны гына туган авылда тәмамлый Аннары туган-тумачалары янына Можга шәһәренә күчеп китәләр. Тәрәзәләрне аркылы-торкылы кадаклап, ишеккә йозак элеп, төп нигездән аерылуларның ни икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Китәләр, китми хәлләре юк. Кыз балалар, ачыксалар-тилмерсо- ләр дә. әниләренең күзләренә карауга, тып-тын калалар, ә менә гаиләдә бердәнбер ир бала — Зөфәр, тамырларында ир заты каны йөгергәнгәдер шул инде, тизрәк ачыга. ашый башласа да колагы селкенеп тора, кыстатырга исәбе юк. Уйный-уйный да Саимә түти каршына йөгереп керә — Өнкәй, аш тиз пешәме инде? Бик тә карыным ачты,— ди. УЛ ҺАМАН СОЛДАТ — Аш кичке инде, улкаем, кичке,— ди бүтән җавап таба алмаган енисе.— Бары, быз бергә утырып ашарбыз, балам... Можгада да чәчеп-игеп, урып-сугып куймаганнар инде. Алай да өлкән кызлар эшли башлагач, алай гына да түгел, Зөфәр үзе дә Сюгинск пыяла заводына өйрәнчек булып кергәч, өс-баш әллә ни бөтәймәсә дә, тамак туярлык акча керә башлый. «Тук кешенең уе бар, уе барның җае бар» дигәннәр борынгыда. Зөфәр дә килер көннәре турында уйлана. Пыялачы һөнәрен үз итә алмагач, бу эшкә җаны ятмагач, тракторчы булырга карар кыла. Тәгаен генә өздереп әйтә алмаса да, хәтерендә: туган авылының чирәмле урамына беренче киртләч эзләр салган трактор артыннан ул да, кыска балаклы штан кигән Зөфәр дә, таң калып чапкан иде. «Шәп машина икән! — диешкән- нәр иде авыл малайлары.— Алдыннан тартучы, артыннан төртүче юк, элдертә генә. Җитмәсә, сабан сөрә, ди әле ул. Ашаганы-эчкәне керосин, ди. Вәт әкәмәт!» Семьялары белән Свердловск өлкәсенең Озерск леспромхозына күчеп килгәч, корыч айгырны үзе иярләшә инде ул. Тракторы гөрләп эшләгәндә куанычы эченә сыймый иде. Урман эше гомергомергә иң авыр хезмәт саналган, тик авырлыклардан сыкрамады Зөфәр. Ул үзенең семья терәгенә әверелүеннән башы күккә тиярдәй булып йөрде. Егет хыяллары тыелгысыз, киләчәккә өметләре салават күпередәй матур иде. Ләкин чалт аяз көннәрнең берсендә, мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче июнендә, кояшны болыт каплагандай булды. Гитлерчылар өере туган илебезгә басып керде. Зөфәр шомлы хәбәрне кайтып әйткәч, түрдә чәйләп утырган Саимә апа авызындагы ризыгын чәйнәп йота алмый торды. — Илгә-көнгә афәт инде бу. улкаем! Асыл ир-егетләр башына купкан зилзилә! һай, муены астына килгере шул герман этләрнең! Без белгән гомердә генә дә икенче кат яу кузгаталар бит мәлгуньнәр! Инде ни хәлләр итәрбез, балакаем?! Ни хәлләр итәсен Зөфәр дә анык кына күз алдына китерә алмый иде. Шул ка- дәресе иртәгесен үк ачыкланды: әзмәвердәй агайларны сугышка алдылар. Бер смена урынына икене эшләргә туры килде. Эш артты, ә яңа техника кайтуы кимеде. Тракторлар берәм-берәм сафтан чыга торды. Ямаргаялгарга, төзәтергә һәм урман чыгаруның бермә-бер арткан планын һичсүзсез үтәргә кирәк иде. Зөфәр Садретдинов һәм аның яшьтәшләре, ирләрен алмаштырган хатыннар көнне тәнгә ялгап тырыштылар. Сырт сынса да сынатмаска, авыз тулы кан булса да төкермәскә, дошманга сер бирмәскә кирәк иде. Бөтенесе фронт өчен, барсы да җиңү өчен эшләнде. Беравыктан, 1942 елның җәендә, Зөфәр тракторы белән дә, әнисе һәм туганнары белән дә саубуллашты. Ул фронтка — ут эченә китте. Яшь егетне танкка утырттылар. Взвод командиры машинасында радист-укчы иде ул... Сугыш биографиясе бай аның. Орденнары һәм медальләре шуның шаһите, һәммәсен бәйнәбәйнә сөйли китсәң, үзе бер китап булыр иде. Сугыш юлы урау. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадагач та Зөфәр сафта кала әле, Германиядәге безнең гаскәрләр группасында хезмәт итә. Свердловск өлкәсенә ул 1947 елда гына кайтты. Җиңеп кайткан гвардия сержантын урман хуҗалыгында сагынып каршыладылар. Аны урман хуҗалыгы эшчеләре профсоюзының җирле комитеты председателе итеп, ә берничә айдан район комитеты председателе итеп сайладылар. Коллектив белән эшләүнең җаваплылыгын да, мәгънәсентәмен дә Зофәр Садретдинов шунда тоя башлагандыр. Җитәкче работникка хас сыйфатлар аның характерында әнә шул елларда бөреләнгәндер. Еллар үтә торды. Зөфәр Садретдинов леспромхозның транспорт бүлеге мөдире булып та. начальник урынбасары булып та эшләде. Склад мөдире булган чаклары да, базага җитәкчелек иткән вакытлары да булды. Тик аны бер нәрсә борчый килде — белемне үстерәсе бар. Шуннан соң ул, әнисеннән хәер-фатиха алып, Куйбышев өлкәсенең Ставрополь шәһәренә китте. Кичке мәктәпкә кереп укыды, өлгергәнлек аттестаты алды һәм Куйбышев индустриаль институтының кичке бүлегенә укырга керде. Тормышның үз законы, үз таләпләре бар. Дөнья куып күп вакыт узды, ә Зөфәрнең парлы тормыш корганы юк бит әле. Көннәрнең берендә Юрий Книпович белән (шәп дус, хәзер Тольяттида төзелеш трестының баш инженеры) парлап йөргән ике чибәрне очраттылар алар. Сүзгә кесәгә керәсе юк, егетләр чибәр Кызлар да сер бирә торган түгелләр. Очрашып киткән беренче көндә үк алар якын танышлар булып киттеләр. Тора-бара Саратов кызы, финансистка Надя (хәзер инде Надежда Васильевна) Зөфәрнең рухи канатына әверелде. Өйләнү — өйле булудан алынган сүздер Ә Зөфәр Садретдиновның ул вакытта торак шартлары мактанырлык түгел иде әле. — Тулай торактан китәргә кирәк иде,— ди ул, үткәннәрне искә төшереп.— Квартира юк. Ак мунча сатып алдым. Бер ел мунчада яшәдек. Үздигәнең белән куыш та җәннәт диләр дә соң... Җәннәт булмаса да, гаилә рәхәтен әйтеп бетерәсеңме?!. Инде хәзер өлкән кызым Ирина Куйбышев политехника институтының студенткасы, ә кечесе Лариса урта мәктәптә укырлык булгач, ул көннәр кайдадыр еракта калган төсле тоела... Аныц анкетасындагы кайбер язганнарны укыгач, бер мәлгә сәерсенеп калган идем: Куйбышев индустриаль институтының электротехника факультетын тәмамлап, инженер-энергетик булган егет, 1957 елда Куйбышевгидростройиың промышленность районы начальнигы булып эшләгән җиреннән кинәт мастер булып эшли башлаган. Сәбәп нәрсәдә? Әллә үз эше буенча ышанычны акламаганмы? Юк, алай түгел икән Үгетләүләренә, кыстауларына карамастан, институтта өйрәнгән уз һөнәре буенча эшләргә керешә ул. Әйе, хезмәт хакы да ким, персональ машина да юк, колач та элеккечә түгел. Әмма эш анда гына түгел бит. үз белгечлегең буенча эшнең иң нечкә серләренә төшенергә кирәк. Башта мастер, аннан прораб, тагын берникадәр вакыт үтүгә өлкән прораб ә 1960 елдан башлап РСФСР Төзелеш министрлыгының 426 нчы УНРында баш инженер... 1967 елдан исә Зөфәр Садретдинов Волга автозаводы төзү буенча Баш идарәнең баш инженеры һәм аннары начальнигы... Гади бер чагыштыру кулланыл әйткәндә, төзелеш генералы дигән сүз инде бу. Мәшәкать муеннан, авырлыклар берничә ир- иңенә дә чакка килерлек. Моннан тыш җәмәгать эшләре дә күп көч таләп итә Зефео Садретдиновны ике чакырылыш рәттән хезмәт ияләре депутатларының Тольятти шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар, шулай ук дүрт ел буена ул партиянең шәһәр комитеты члены булып тора. Сигезенче бишьеллыктагы эшчәнлегоно бәя биреп, хөкүмәтебез аиы илебезнең иң югары бүләге — Ленин ордены белән бүләкли Төзүче халкының бер генә урында тормаганын беләбез. Тугызынчы бишьеллык Зөфәрне Кама ярларына, автогигант корырга чакырды. 1971 елны аны СССР Махсус монтаж эшләре министрлыгының КамАЗны төзү буенча Баш идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр. Чаллыда ул зур дәрт, олы теләк белән эшкә кереште. Алиы-ялны белми эшли. Оештыру чоры аерата катлаулы булды. Хәзер ул җитәкли торган монтажчылар гвардиясе автогигант коруда төп эшләрне башкара Чын-чыилап гвардия! КамАЗ төзелешенә тартылган оешмаларны санап чыгарга гына да түземлек иирач Стапьконструкция тресты идарәсе, мәсәлән, двигательләр заводында һәм лресс-рам заводында металл конструкцияләрне монтажлый. Криворожстальконструкция тресты идарәсе, әйтик, тимерчелек заводында шундый эшләрне башкара. Главнефтьмонтаж- ның җиденче тресты автомобиль җыю заводында технологик металл конструкцияләрне, трубаларны һәм җиһазларны монтажлый. коммуникацией эстакадалар кора Глая- электромонтажның, Главсантехмонтажның һәм Главпромвентиляциянең ничәме ничә оешмасы эшли биредә! Ялыктырмый гына әйткәндә, Баш идарә карамагындагы монтажчылар кулы тимәгән бер генә участок та юк. — Күчеп йөрү туйдырмыймы? — дип сорадым мин идарә начальнигыннан. — Юк. Киресенчә, бер генә урында озак яшәү миңа күңелсез тоела Мин. мә солон, ВАЗның беренче чираты төзелеп беткәч, заводта кала ала идем Алай да үлчәп карадым, болай да фикерләп бактым да үэ-үземо әйттем, юк, мин әйтем, характерың андый түгел. Солдат холкыдыр инде Шулай дигоч, мин уйлап куйдым; әйе, Зофор Садретдинов төзелеш генералы һәм запастагы сержант, солдат кеше Ләкин солдат диюнең икенче бер могьнәсе, татын да тиренрәк аңлашыла торганы бар one. Ул партия солдаты. Валентина Гудкова ПРОФЕССОР МӨШТӘРИ ҺӘМ АНЫҢ МӘКТӘБЕ Аның биш елдан бирле Казанда булганы юк иде. Үзгәргән Казан* Университет бөтенләй башка тормыш белән яши. ул чын Совет вузына әверелгән. Таныш урамнарда яңа институтлар барлыкка килгән: химия-технология институты, төзелеш институты Якын арада тагын бер институт — авиация институты ачылырга тиеш. Әйе. математикларга эш җитәрлек. Ә Хәмит гади математик кына тугел, инде фәннәр кандидаты, атаклы академик Сергей Алексеевич Чаплыгин шәкерте! Яшь галим Хәмит Мөштәрине Казан коммуналь төзелеш институтында теоретик механика кафедрасы мөдире итеп профессор эшенә билгеләделәр. Беренче лекция. Менә аудиториягә озын буйлы, ябык гәүдәле, төз борыны естенэ күзлек атландырып куйган яңа укытучы керде дә, студентларга кырыс итеп караш ташлаганнан соң, артык сүз куертып тормастан, лекциясен укырга кереште. Кара тактага бер-бер артлы формулалар төшә торды, лектор аларга аңлатма бирә барды. Студентларга тагын күз ташлаган иде — акбур тоткан кулы ярты юлда тукталып калды: бер генә студент та лекцияне язып бармый... Студентлык елларыңны онытырга да өлгердеңме әллә син, Хәмит!.. Үзең дә конспект языл барырга өлгерә алмый күпме интектең. Әйе, студентларга конспект алып бару күнекмәләрен дә өйрәтергә кирәк... ...Югары белемгә ия булу өчен бик зур кыенлыклар кичәргә туры килде Хәмиткә. 1918 елның март ае иде. Казандагы икенче ирләр гимназиясе укучысы Хәмит Мөштәри чыгарылыш классыннан укуын ташларга мәҗбүр булды. Авылда укытучы булып эшләүче әтисе Мозаффар ага Мөштәри улына: «Яңа мәктәп ачтык,—дип хат язган.— Парталарны үзебез ясадык... Тик менә математика белән физиканы укытыр кеше юк». Ә Хәмит гимназияне бетергәч, университетта укырга уйлаган иде. Хәзер ярлы балалары өчен дә белем алу юллары ачык. Нишлисең, иң якын кешең—әтиең чакыргач, кайтмый булмый. Директор егетне озак үгетләп тормады, аның үзенә дә Мозаффар агайдан хат килгән икән. — Әйе, балаларга белем бирергә кирәк,— диде.— Имтиханнарны җәй көне экстерн тәртиптә тапшырырсың. Иделнең текә яры буйлап киткәч, Тәтештән ерак тугел, Келәнче дигән авыл урнашкан. Исеме җисеменә бик туры килә бу авылның: каралып беткән салам түбәле кыйшайган өйләр, җимерек каралтылар, коймалар. Әмма чабаталы бала-чага яңача укыты Кемнән укыдыгыз? Ә-ә, профессор Романовский шәкерте Беләм мин аны. Егоровта булдыгызмы соң? о Хәмит сөйләп биргәч, академикның калын кашлары тагын җыерылды, аннары ул = рәхә*ләнеп көләргә кереште. — Димәк, татарлар чүпрәк-чапрак җыючылар гына. Ха-ха-ха1 Математика алар ечен түгелЧаплыгинның йөзе кинәт Җитдиләнде, бу үзсүзле кь.ю егет кан ягы бәләкдер аңа ошап куйды. — Нинди телләрне беләсез* — Немец телен, француз телен. — Ә инглиз телен? — Юк. — Алайса, булмый. Мин инглиз телен белмәгәнне алмыйм. Академикның хатыны сәер кунакка теләктәшлек белдереп карап куйды Тыйнак киенгән. Ябык. Ягымлы. Мөгаен, бик тырыштыр үзе. Ул егетнең чәен яңартты, алдындагы җәймәне рәтләп куйды. Хатынының егеткә карага җылы карашын академик та сизде, университетта укуын, нинди программа буенча дәресләр алуын төпченеп сорашырга кереште. Күзе начар күрү сәбәпле, Академиягә керә алмавын ишеткәч, башын чайкап куйды. — Ничек яшәрсез соң? Аспирантларга стипендия бик аз бит. Бу сүзләр инде ризалык билгесе иде. Әмма ул шатлыгын йөзенә чыгармаска тырышты. Урамга чыккач кына Хәмит нинди әрсез адым ясавын күз алдына китерде. Уңайсызланып куйды. Шундый эшкә күмелгән, арыган, өлкән яшьтәге кеше, академик кадәр академикка кайгы-хәсрәтсңне, тормыш хәлләреңне сойләп, аның никадәр вакытын ал әле!.. Әмма ни булса булды — ул үз дигәненә иреште! Чаплыгин, яңа аспирантын сынарга теләгәндәй, аны эш белән күмде Җитмәсә тагын, инглиз теле! Академик механика буенча бары тик инглиз телендә чыккан китапларны укырга куша иде. Мәскәүдә ул елларда тормыш авыр иде. Әмма көнкүрештәге кыенлыклар Хәмит ечен вак-теяи булып күренде. Ул көндез дә. кичен дә китаптан аерылмады. Тәүлек тә җитми иде. Ниһаять, имтиханнар җитте. Бер ел эчендә академик шактый картайган кебек тоелды Хәмитне. Чаплыгин Хәмитне программа буенча инәсеннән җебенә кадәр төпченеп тикшерде. Әлбәттә, ул хаклы иде: фән өлкәсендә ярым-йорты белем белән әллә ни майтарып булмый. — Әзерлек курсы үттек дисәк тә була хәзер,—диде ул. имтиханнан соң —Сезне үземдә калдырам. Хәзер инде аспирантура башлана —һәм ул. егетне җитәкләп, үзенең бай китапханәсендәге киштәләр янына алып килде. — Кирәк китапны моннан ала аласыз. Әмма бер шарт белән: урынына куярга һәм бит араларындагы кәгазьләрне югалтмаска! Хәмит үз колагына үзе ышанмады Галим үзе өчен иң изге саналган әйберләреннән аңа файдаланырга рөхсәт итә! Ә бит ул аны үтә кырыс кеше дип йөргән идеВАЛЕНТИНА ГУДКОВА Мөштәри академикның эш урынында да, квартирасында да үз кешегә әверелде. Остазының ышанычын ул аклады: кандидатлык диссертациясен срогында яклады. Аңа Мәскәудә эш тәкъдим иттеләр. Юк, ул башкалада калмады, туган җире аңа якынрак иде... ...Докторлык диссертациясен язуны калдырып торырга туры килде: Хәмит Моштә- ригә авиация институтыннан тагын бер кафедра җитәкләүне йөкләделәр. Өстәвенә, институтның директор урынбасары итеп тә куйдылар. Ике институтта ике кафедра — бер кеше җилкәсенә, әлбәттә, күбрәк иде бу. Өстяаенә, тәҗрибә дә аз. Докторлык диссертациясе өчен җыйналган материал өстәл тартмаларына бикләп куелды, Хәмит Мөштәри укыту эшенә, административ эшкә күмелде. Авиация институтының беренче чыгарылышы. Яшь инженерларның барысын да диярлек Мәскәү заводлары үзләренә соратып алды. Чкалов, Байдуков. Громов очышлары бөтен дөньяны шаккаттырган еллар иде бу. Дөрес, Хәмит Мөштәри авиация конструкторы була алмады. Әмма бәтен дөньяны таң калдырган самолетларны ясаучы инженерлар аның шәкертләре бит. Теоретик механикадан, сопроматтан башка инженер булып кара син! 1937 елда Мөштәри остазы белән кабат очрашты. Бу юлы ул Мәскәүгә докторлык диссертациясе якларга барды. Сергей Алексеевич, Мөштәри хезмәтен укып чыккач, кулларын җәеп җибәрде: — Искитәрлек бу! — диде академик.— Шундый гади математик ысуллар белән гаять катлаулы техник мәсьәләләрне чишәргә мөмкин, ә!.. Шәкертенең фәндә үз урынын табуы чын галим өчен һәрвакыт куанычлы хәл. Чаплыгинның элекке аспиранты белән горурланырлыгы бар иде. 1938 ел. Хәмит Мөштәригә өченче кафедраны — химия-технология институтында теоретик механика кафедрасын җитәкләү эше йөкләделәр. Татарлардан беренче математика профессоры исемен алган галимнең оештыручанлык сәләтенә ышаныч зур иде. Фән дөньясында оештыручылар төрле була. Берәүләр, тышкы эффектка омтылып, үзләрен киң колач белән эшләүче итеп танытырга тырышалар Икенче берәүләрнең. чи1тән караганда, эшләре ул кадәр зур дә түгел кебек. Нәкъ менә шундыйлар, шау- шу куптармыйча, үз эшенә бирелеп, җиренә җиткереп башкарган галимнәр, фәндә тирән эз калдыралар. Хәмит Мөштәри дә оештыручы, ләкин ул тышкы эффект артыннан кумый, аның фәндә үз юнәлеше, үз мәктәбе бар. Профессор Мөштәрине якыннан белгән кешеләр аның үзенчәлекле төп сыйфаты итеп җаваплылык хисе тоеп эшләвен әйтәләр. Бу сыйфат аңарда, мөгаен, яшьтән үк, үзен фәнгә багышларга карар кылганнан башлап тәрбиялән-әндер. Ул бер вакытта да үзе өчен фәннең нәосә бирәсен, нинди уңайлыклар китерәсен уйламый, фәнгә үзе нәрсә бирә алачагын гына уйлый. Моннан утыз биш еллар элек ул Үзәк аэродинамика институтына командировкага барды. Шунда беренче мәртәбә сүрү теориясе белән якыннан танышты. Ул вакытта бу теориядә япон галимнәре хисаплап чыгарган ике формула хакимлек итә иде. Әмма япон галимнәре исәпләп чыгарган нәтиҗәләрдә теоретик яктан ялгышлык табылмаса да. Үзәк аэродинамика институты инженерлары үткәргән экспериментлар бу формулаларга туры килеп җитми иде. Ниһаять, татар галиме Хәмит Мөштәри үз формуласын тәкъдим итте. Ул бу турыда Үзәк аэродинамика институтының юбилей сессиясендә доклад ясарга тиеш. Сессия ике көннән Зур театр бинасында үткәреләчәк. Мөштәри үзе куячак мәсьәләләрнең дөреслегенә ышана: кат-кат тикшерелгән, кат-кат тәҗрибәләр үткәрелгән. Шулай да ул үз формуласы нигезендә тагын бер кат эксперимент ясап карарга теләп институтка китә. Экспериментны лаборант ясый. Нәтиҗә — ул көткәннең киресе! Докладтан баш тартыргамы?.. — Ашыкма,— ди ул үз-үзенә.— Үзең тикшереп кара! — Гафу итегез, үзем эшләп карыйм әле,— ди галим, лаборантны үпкәләтмәс ечен йомшак кына итеп. Инженер гаҗәпләнеп Мөштәригә карап ала да җилкәсен сикертеп куя: ихтыярыгыз, янәсе, нәтиҗә барыбер шундый булачак. Чыннан да, лаборант хаклы икән бит! ♦ Ашыкма, ашыкма,—дип юата үз-үзен галим,—барысы да дәрес иде бит. Кай- _ дадыр ялгышлык булырга тиеш. £ Ялгышлык табыла — үтә гади икән: лаборант прибор тоткасын ике бүлемгә юга- д рырак куйган. § Доклад уңышлы булып чыга. Ә ике елдан академик Чаплыгинга аның докторлык в диссертациясе тапшырыла. Исеме бик тыйнак: «Сүрү теориясен гомумиләштерүнең § кайбер мөмкинлекләре һәм аларны нык торучанлык мәсьәләләрендә куллану». У ...Югары биеклектә, үз артыннан тар ак тасма калдырып, самолет оча. диңгез €> естен күбекләндереп линкор йезә, гаять зур түгәрәк чанга нефть җыела, бөтен шәһәр- ? гә ямь биреп, пыяла һәм бетоннан салынган, түбәсе гөмбәгә охшашлы матур бина с тора. Илебезнең тынычлыгын тәэмин итүче күп төрле ракеталар, җирнең ясалма ♦ юлдашлары, космик корабльләр.» Казан профессоры Хәмит Мөштәринең аларның һәрберсенә мөнәсәбәте бар. ® Кәкре сызыклы сүрү теориясе. Очкычлар да, йөзгечләр дә теге яки бу формада- х гы сүрү белән тышланган. Самолет өчен дә, корабль өчен дә авырлык күләме төп 4 рольне уйный. Фюзеляж өчен, канатлар өчен тиешле ныклыкны тәэмин итәрлек u нинди калынлыкта тышча алынырга тиеш! Менә боларны исәпләп чыгарганда ион- » структор сүрү теориясе формулаларыннан чыгып эш итә. Зур резервуарлар, металл х трубалар ясаганда да, биек башнялар салганда да, ракета техникасында да, космик = кораблар төзегәндә дә Мөштәри һәм аның шәкертләре тәкъдим иткән катлаулы s теоретик исәпләүләр кулланыла. Алар чыгарган формулалар инженерлар эчен чыга- ы рылгян белешмәләргә кертелгән. Хәмит Мөштәри теоретик галим генә түгел, ул фәнни лабораторияләрдә ирешел- ° гәи нотиҗәләрне практик куллану чараларын да эшли. Шуңа күрә дә аңардан кеше е.телеп тормый: фән-техниканың төрле өлкәләрендә эшләүче инженерлар, галимнәр аның янына киңәшкә киләләр, планнары белән уртаклашалар. Казанда яңа цирк бинасы салыр алдыннан «Татпроект» вәкилләре — архитекторлар иң элек профессор Хәмит Мөштәри белән киңәштеләр: моңа кадәрле салынган биналар кабатланмасын, залда тамашачы өчен һәряклап уңай булсын! — Бер атнадан килерсез,—дип озатты аларны профессор. Үзе шунда ук бүлмәсенә фәнни хезмәткәрләрне чакырды: цирк бинасы ечен инженерлык расчетлары Өтерләргә! Фантастик әсәрләрдәге тәлинкә төсле гигант космик корабны хәтерләткән бу бина хәзер һәркемгә таныш. Эчендә аның 2500 урын, манежы һәр яктан да әйбәт күренә, тамашачыга комачаулый торган бер генә багана да. бер генә терәү дә юк. һәр җирдә — җиңеллек, гүзәллек. Зур тимер-бетон гөмбәз, колонналар да булмагач, нәрсәгә таянып тора соң? — Моңа ирешү ечен сүрү теориясен белергә кирәк.— ди бу сорауга каршы профессор. Кыскасы, профессор Хәмит Мөштәри үз эше белән никадәр генә мәшгуль бул- МӘСь<н, киңәш., «рдәм сорап килгән һәркем өчен вакыт таба. Галимнең һәм ул тәрбияләп үстергән коллективның производство к-рәкләреиә шундый мөнәсәбәте илебез шәһәрләрендәге фән эшлеклоләре арасында Казан физика-техника институтының абруен бик нык күтәрде. Ә бу институт моннан чирек гасыр элек оешкан иде. Университетның элекке геометрия корпусындагы ике бүлмәдә ул чагында сигез өстәл, сигез урындыктай башка берни дә юк иде Дүрт фәнни секторда бары тик сигез хезмәткәр булып, алар да университетта дәрес алып баралар иде. — Кадр дисәң кадры, бина дисәң бинасы юк. Дүртенче мәртәбә инде юктаи бар ясарга кушалар. Баш тартам бу эштән,—Дил уйланды Мөштәри бу юлы. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы президенты, академик А. Е. Арбузов профессорны бүлдерми генә тыңлады. — Утыз яшьтән директор урынбасары, утыз елга якын югары уку йортларында укытасыз.— диде ул, тыныч кына.— Институт оештыруны сездән башка тагын кемгә тапшырыйк? Мөштәри башын күтәрел академикка карады. Яшь түгел бит инде ул —алтмыш алты яшь аңар. Ә үзе бер институтны гына түгел, филиалны җитәкли... — Ышандырдыгыз. Александр Ерминингельдович. Миңа уңыш теләгез... Ә фәнни хезмәткәрләренә ул: — Үз бинабыз булганчы өйләрегездә эшләрсез! — диде. 1946 елның 24 январенда стенага приказ эленде: «Шимбә көннәрне көндезге сәгать 2 дән 4 кә кадәр фәнни хезмәткәрләргә эшләнгән эшкә хисап бирү өчен институтка җыелырга». Институтның кадрлар бүлеге профессор Миропольский квартирасына урнашты. Геология институты директоры үзе Мөштәри янына килде дә: — Үзем көне буе филиалда, университетта булам, минем бүлмәгә урнашып торыгыз,— диде... Ул көннәрдән соң инде күп сулар акты. Институтның эше күзгә күренеп яхшырды, күл кенә яңа кадрлар үсеп чыкты. Михаил Степанович Корнишин институтка лаборант булып килгән иде. Профессор аның сәләтен күреп алды, аерым тема бирде. Озак та үтмәде, кандидатлык диссертациясе барлыкка килде һәм ул доктор булырга теләген белдерде. Җитәкчесе аны хуплады. Ә хәзер физика-математика фәннәре докторы М. С. Корнишин сүрү динамикасы һәм статистикасы лабораториясен җитәкли. Көннәрнең берендә Иркутск шәһәреннән яшь кенә бер инженер килеп төште. — Сүрү теориясе буенча монографиягезне укып чыктым,— диде ул профессор- го.— Сезгә аспирант булып керергә телим. Әмма егет белгечлек буенча керү имтиханын уза алмады. Тагын профессорга кердә. — Хәзер алмассыз инде мине?.. Профессор гаҗәпләнүеннән хәтта күзлеген салды. Егетнең җирән бөдрә чәчләре астында озынча йөзе ап-ак булган, ө кыю күзләре очкынланып тора иде. — Ул хакта нинди сүз булуы мөмкин? Имтиханны бирә алмагансыз бит. Егет, ике кулы белән дә җирән бөдрәләрен учлап, башын аска иде. Шундый зур теләк, омтылыш булгач, аңардан рәт чыгар кебек тоелды профессорга. Әңгәмә вакытында киң карашлы тирән фикерле булуын да күрсәткән иде егет. — Ярар, иртәгә керегез, уйлашырбыз... Хәзер профессор Сергей Владимирович Прохоров — Йошкар-Олада, политехника институты деканы. Марат Илһамов та аспирантурага Мөштәригә керергә үзе сорап килә. Утыз биш яшь тулганчы ул докторлык диссертациясе яклый Профессор аны иң сәләтле шәкертләренең берсе дип саный. Казан университетында профессор Александр Васильевич Саченков — кафедра медире. Илгизәр Терегулов Югары инженерлык-команда училищесында кафедра җитәкли, Корбан Галимов — университет профессоры. Алар барысы да — Хәмит Мөштәри шәкертләре. Вадим Алексеевич Голеиищев-Кутузоа та профессорның яраткан фәнни хезмәткәрләреннән берсе. Вадим Алексеевич ике ел эчендә аспирантура бетереп, кандидатлык диссертациясен якларга өлгергән талантлы, шул ук вакытта бик тыйнак егет. Ерак бабасы фельдмаршал Кутузов булуын ул сезгә тиз генә әйтмәс. Моннан унбиш еллар элек Ленинградта Казан соборында бабасы — скульптор Воронихин иҗат иткән һәйкәл— белән беренче очрашканда кичергән хисләрен дә белдермәс, фельдмаршал табуты янында, баш киемен салып, озак кына уйланып торуы турында да сөйләмәс. Дөрес, аңа гомерендә бер мәртебә генә булса да туганлык бәйләнешеннән файдаланырга туры килә. Мәскәүгә командировкага килгәч, Кутузов проспектында художник Рубо язгач Бородино сугышы панорамасын ачкан вакытка туры килә ул. Команди- ровна вакыты бетеп килә, билет алырга мөмкин түгел. Администратор ишеге төбендә бик озак таптанып торгач, ниһаять, көч-хәл белән, тыйнаклыгын җиңеп, ишек шакь й. Көтелмәгән бу кунакка, әлбәттә, барысы да бик шат булалар. Бу турыда яшь физиклар хәзер дә көлеп сөйлиләр әле Профессорның эш көне минутына кадәр алдан исәпләнгән. Иртәнге 9 дан көндез S re 1 гә кадәр ул — институтта, һәр хезмәткәр бу вакытта аның янына туп-туры керә га ала. Әмма берәү дә аңа юк-бар йомыш белән керми. Аңа кергәндә һәркем белә; 3 Мөштәри йомышны тыңлап кына калмый, бер мәсьәлә буенча кат-кат йөрмәслек итеп 2 ахырына кадәр хәл итә. Тыштан кырыс күренсә дә. олы йөрәкле, нечкә күңелле кеше ул Хәмит ага о Мөштәри. Шулай бер көнне институтта бергә эшләүче фәнни хезмукәр аның дачасына е хатыны белән килеп төшә. Бакчадагы искиткеч матур астра чәчәкләрен күреп, «ах» итә £ әлеге хезмәткәрнең хатыны Хуҗа кеше моңа игътибар итмәгәндәй сүзне икенчегә С бора. ф Менә көз җитә. Профессор иртән институтка килгәч, иң элек, әлеге хезмәткәре < эшли торган бүлмәгә керә дә пакет суза. а — Чәчелә күрмәсен,— ди.— Астра орлыклары. Хатыныгызга бик ошаган чәчәк- 2 ләрнеке... ң Хәзер физика-техника институтының дүрт бүлегендә, алты зур лабораториясендә j* 300 дән артык фәнни хезмәткәр эшли. Институт физика һәм математиканың соңгы казанышларына җавап бирерлек җайланмалар белән җиһазландырылгаи. Физика-техника институтының һәр бүлеге аерым бер фәнни үзәк диярлек. — Радиоспектроскопия бүлеген физика-математика фәннәре докторы. 1944 елда Казандә н парамагнит резонансы күренешен ачкан Е. К. Завойский хезмәттәше Б М. Козырев җитәкли. Түбән температуралар белән эш итә торган криоген лабораториясе дә “ шушы бүлеккә карый. 1965 елның язында түбән температуралар буенча үткәрелгән * Бөтенсоюз конференциясендә академик П. Л. Капица Казан галимнәренең бу өлкәдәге уңышларына зур бәя бирә. Хәмит Мөштәри халык хуҗалыгы өчен мөһим булган һәр яңалыкны вакытында сизә, күрә белә. Аның тырышлыгы белән булдырылган электрои-хисаплау машинасы Казан өчен генә түгел, Мәскәү институты өчен дә яңалык иде. Күптән түгел биредә Советлар Союзында беренчеләрдән булып яңа лаборатория — квант акустикасы лабораториясе ачылды. Профессор Мөштәри, үзе механика буенча белгеч булса да. барлык бүлекләрнең эшенә актив катнаша. Нәкь менә шуңа күрә дә институтның барлык секторлары да бердәм, дус коллектив булып эшлиләр. Институт директоры «катып калган» математик кына түгел. Ул, буш вакытлары никадәр аз булса да, әдәбият яңалыклары белой дә даими кызыксына Матур әдәбият уку яшьлек дусты Һади Такташ, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов салып калдырган оеткы гына түгелдер, мөгаен. Бу мәсьәләдә улы Даниярның да йогынтысы бардыр. Ә Данияр исә бала чактан математика белән дә. матур әдәбият белән дә дус. Әтисеннән дә озынрак буйлы, әтисе кебек үк ябык Данияр етисе кебек үк аз сүзле, әмма үз сүзле егет. Ул бер дә гадәттәге профессор малайларына охшамаган: бернинди эштән дә тартынмый, гаҗәп хезмәт сөючән. Аңа карата чь.н-чынлап: «Алма агачыннан ерак төшми»,— дип әйтергә була. Данияр мәктәптә укыган вакытында ук Прагада үткәрелгән математик олимпиадага катнашып, медаль алып кайта. Университет курсын ул дүрт елда үтә. Аннан физика-техника институты турында ишетергә дә теләми. — Әти шунда директор булгач, миңа анда урын юк,— дип кырт кисә Аспирантурага керүдән дә баш тарта. Н. Б. Чеботарев исемендәге фәнни-тикшеренү институтына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә урнаша һә- аспирантурам э гына еч ел эчендә кандидатлык диссертациясе яклый. Егерме биш яшьтән ул инде —өлкән фәнни хезмәткәр. — Ярый эле миңа кермәдең,— ди аңа әтисе вакыт-вакыт.— Кече хезмәткәр булып бер биш ел гына йөрмәс идең... Әлбәттә, ул эченнән горурлана улы белән. Башкача ничек булсын! Данияр бала чактан ук кешегә салынырга яратмады, эштән баш тартмады, үзбаш фикер йөртергә, үзбаш эшләргә тырышты. Үзе өчен күп әйбер таләп итмәде, аздан да канәгать булды. Ә китапларны инде ул су урынына эчә. Матур әдәбият белән дә, музыка белән дә, рәсем сәнгате белән дә. спорт белән дә кызыксына. Профессордан сорыйм: — Данияр докторлык диссертациясен язамы? — дим. — Белмим,— ди Хәмит ага.— Ул турыда сорашканым юк. Кандидатлык диссертациясе яклавы турында да газетада чыккан белдерүдән генә укып белдем... Күптән түгел физика-техника институты яңа урынга күчте. Себер трактында яңа фән шәһәрчеге үсеп чыкты. КФТИның дүрт катлы яңа бинасы химия-технология институты бинасына килеп терәлә. Ә аннан Казан университетының электрон-хисаплау үзәге урнашкан бина башланып китә. Көн саен иртән ак плитәләр белән тышланган физика-техника институты бинасы янына зәңгәр оВолга» машинасы килеп туктый. Аннан озын буйлы, төз гәүдәле бер ир кеше чыга да шушы бина ишегеннән эчкә уза. Ул — РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры профессор Хәмит Мозаффар улы Мөштәри. Профессор үз бүлмәсенә үтә. Иң башта яңа килгән корреспонденцияне актара. Америкадан атаклы механика белгече, Советлар Союзы Фәннәр академиясенең почетлы члены яза. Ул сыгылмалылык теориясенең тарихы буенча монография әзерли икән, Мөштәридән хезмәтләрен җибәрүне үтенгән. Польша, Венгрия, Румыния, Голландия галимнәреннән килгән хатлар... Ә монысы Каһирәдән. Барысына да җавап язарга кирәк... Акрын гына ишек шакыган тавыш. — Керегез... Нечкә генә мыеклы, озын чәчле, зур күзлек кигән егет кыюсыз гына өстәл янына уза. Кичәге студент икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. — Хәмит ага, мин сездә аспирантурада укырга телим...

М. ХӘМИТОВ тәрҗемәсе