Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ

Татар халык мәкальләренең аерым үрнәкләре рус теленә әле узган йөзнең беренче яртысында ук тәрҗемә ителә башлаган иде. Күренекле фольклорчы И. Снегиров үзенең «Русские в своих пословицах» исемле китабында (I том, 1831 ел), рус мәкальләрен башка халыкларның мәкальләре белән чагыштыру максатында, татар халкының да 42 мәкален урнаштыра. Беркадәр соңрак профессор И. Березин «Народные пословицы турецкого племени» дигән мәкаләсендә һәм аңа бирелгән кушымтада 400 гә якын татар мәкаленең русча тәрҗемәләрен китерә. Татар халкының афористик иҗаты үрнәкләре атаклы тюркологлар В. В. Рад- лов һәм Н. Ф. Катанов хезмәтләрендә дә күп очрыйлар. Совет чорындагы басмалардан иң әһәмиятлесе итеп «Пословицы и поговорки народов Востока» җыентыгын (Мәскәү. 1961 ел) күрсәтергә кирәк. Аңа татар халык иҗатыннан 745 мәкаль һәм әйтем керте/.гән. Әмма, татар мәкальләре русчага шактый күптәннән тәрҗемә ителеп килсәләр дә, әле безнең мәкальләрнең рус телендә махсус җыентык булып басылганы юк иде. Ниһаять, күптән түгел без шундый беренче җыентыкны кулыбызга алу бәхетенә ирештек: Мәскәүдәге «Детская литература» нәшрияты 100 мең данә тираж белән татар мәкальләрен аерым китап итеп бастырып чыгарды Күләме ягыннан зур булмаса да, җыентык илебездә яшәүче халыкларны татар мәкальләренең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру бурычына җавап бирерлек итеп 1 Татарские пословицы. Төзүчесе. X. Ярин. Тәрҗемвчесе Р. Моран. Т тезелгән. Ул халкыбызның тугаи ил, хезмәт, батырлык, дуслык, күмәклек, акыл, белем турындагы мәкальләрем эчемә ала. Бу мәкальләр, эчтәлекләрениәи чыгыл, 9 тематик бүлеккә аерып урнаштырылган. Җыентыкның моңа кадәр дөнья күргән басмалардан тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге бар: андагы мәкальләр сүзгә-сүз түгел, ә шигъри тәрҗемәдә биреләләр. Афористик әсәрләрне бер телдән икенче телгә күчерү никадәр кыен булуы мәгълүм нәрсә. Гомумән алганда, тәрҗемәче бу аәыр эшне уңышлы башкарып чыккзн. Үз тәрҗемәләрендә ул оригиналга хас булган фикер тирәнлеген, тапкырлыкны, җыйнаклыкны, сурәтлелекме саклый алган. Мәсәлән: Иленнән аерылган — Канаты каерылган. Вез родины милой Будешь птицей бескрылой. Башта хезмәт. Аннан хермәт. Сначала труд. А почести потом придут. Игътибар итегез: өченче юлда тәрҗемәче «егет» сүзен төшереп калдырган һем үзеннән «герой* сүзе өстәгән. Нәтиҗәдә мәгьиә үзгәргән. Халык телендә бу мәкаль батырлык, геройлык турында сүз барганда түгел, бәлки кыз яучылаганда, кияү сайлаганда кулланыла. Әйтик, кызның отменнее, егетнең ярлылыгын сылтау ител, киреләнел-икеләнеп торсалар, тәҗрибәле яучы бик тиз генә шушы мәкальне китерел әйтә. Ягъни, егетнең ярлылыгына бик игътибар итмәгез, иң мәһиме аның үзенең яхшы кеше булуында ди. Бу мәкаль мәгънәсе белән русның «С милым и • шалаше рай* дигән мәкаленә якын тора. Тәрҗемәдә мәгънәне төгәл саклау, һичшиксез, мәҗбүри шарт. Шул ук вакытта бу мәгънәнең татар фольклорында нинди сурәттасвир чаралары ярдәмендә белдерелүен күрсәтү дә әһәмиятле Бу таләл бигрәк тә традицион образлар кулланылган мәкальләргә кагыла. Кызганычка каршы, тәрҗемәче моны вакыт-вакыт онытыл җибәрә. Дол дә бүләк Той мә дә бүләк. Тәрҗемәләрнең сыйфаты турында сүз алып барганда, аларда татар мәкальләренең ритмик тезелешенә, рифмалар системасына кагылышлы күп кенә үзенчәлекләр ачык күренүен әйтергә мемкин. (Мәкаль юлларының цезуралар ярдәмендә ритмик буыннарга бүленүе, аларда иҗекләр санының һәрчакта да тигез булмааы. эчке рифмаларның киң кулланылуы һ. 6) Слово сказать — как ломоть отрезать. Не приставишь иааад. Добрый попутчик — в пути сподручник. С плохим отправишься — состаришься. Для лежебок И солнце всходит но о срок. Әлбәттә, югарыда әйтелгәннәрдән тәрҗемәченең хезмәте кимчелекләрдән ботенлей азат икән дип нәтиҗә ясарга ярамый. Мәсәлән, кайбер очракларда русча текст оригиналның мәгънәсен төгәл ачып бирә алмый. Идәне җнр. Ишеге җит булсыи. Эмма егете ир булсыи. Пусть и пол земляной. И иетср мә щели дверной Выл бы он сам мужчина, герой. Н лошадь подарок. И ложка подарок. Сүз дә юк. тәрҗемә татар мәкаленең зчтолеген — бүләк кешене якын ител бирелә, шуңа күрә аның зуры да, кечкенәсе дә. кадерле, дигән фикерне ачык аңлата. Ләкин анда «доя* һем «теймә* урынына, күрәсең, аваздаш булулары өчендер, «лошадь* һем «ложка* алынгач. Монда рус укучысы ечеи бер нерсо билгесез булып кала: дея һем төймә белән чагыштыру татар халык иҗатында зурлык һем кечкенәлек төшенчәләрен капмакаршы куел күрсәтү очен үзоно күрә бер Эталон ролен үти. Моның мисалларын башка мәкальләрдә, хәтта табышмакларда да күрергә мемкин: «Эше теймәдой, шау-шуы деядәй*. «Үзе бара деядәй, »е кала теймәдәй* (таян) һ. б. Соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирок: татар мәкальләренең рус телендә аерым китап булып чыгуы бик күңелле күренеш. Бу беренче карлыгач артыннан, озак коттермичә. яңа. зуррак күлемле җыентыклар да деиья күрер. тәрҗемәләрнең сыйфаты тагын да ахшыра барыр дип ышанасы килә.