Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАГЫН КАРАИМНАР ЯНЫНДА

Ккучыларыбыз хәтерлиләрдер, «Казан утлары» журналында (1968 елның 1 саны) караим шагыйре С. А. Фирковичның иҗаты турында шагыйрь Мостафа Ногман мәкаләсе басылган иде. Бу мәкалә укучыларда зур кызыксыну уятты, редакциягә бик күп хатлар килде. Укучылар караимнарнең тормышы, әдәбияты, фән эшлеклегәре турында тулырак мәгълүмат бирүне сорап яздылар. «Казан утлары» журналы Польшада академик А. Зайончкоаский кулына эләгә. Тюрколог галим журналда басылган бу мәкаләгә уңай бәя бирә, аның авторына хат яза. Түбәндә без шул хатны һәм М. Ногманның караимнар тормышы белән киңрәк таныштырган яңа мәкаләсен урнаштырабыз. Хәрмәтле коллега! Сезнең 12 июльдә язган хатыгызны һәм китабыгызны шушы арада, курорттан (Чехословакиядэн) кайткач кына алдым. Сезнең иҗатыгыз белән танышып һәм Тра- кай караимнары турындагы эчтәлекле мәкаләгезне укып, бик канәгать булдым, игътибарыгыз эчен рәхмәт. Хәзерге вакытта мине Көнчыгышны өйрәнүнең башка мәсьәләләре кызыксындырса да, элегрәк мин Литва караимнарының теле һәм әдәбиятына бәйләнешле фәнни мәсьәләләре белән дә шактый күп шөгыльләнгән идем. СССРбагы каләмдәшләрем белән бергәләп язган караим теле сүзлегенең (русча- полякча тәрҗемәсе) чыкканын түземсезлек белән көтәм. Инша алла дигәндәй. 50 еллык хезмәттән соң фәнни җимешләремне күрермен дип өметләнәм. Казан татарларының теле һәм татар культурасы миңа бик якын. Минем иң якын каләмдәшләремнең берсе —мәрхүм профессор Рәһмәти Ават (алла рәхмәт әйләсен!) үзе Казан татары иде. Үземнең кечкенә генә булса да рәхмәтемне белдерү өчен, сезгә Шаһнамә турындагы мәкаләмне җибәрәм. төрекләр әйтмешли, карынча-кадәренчә. Киләсе айда, 21 августта, үзебезнең Академия эшләре һәм Азия халыклары институты белән хезмәттәшлек итү уңае белән мин Мәскәүгә барып чыгарга тиешмен. Әгәр август азакларында сез дә Мәскәү яки Ленинградта була алсагыз, сезнең белән очрашуыма бик шат булыр идем. Минем адресны Азия халыклары институтыннан белешә аласыз. Ориенталистика өлкәсендәге зур традицияле атаклы Казан университетында эшләвегез белән мин бик шатмын. Кызганычка каршы, минем анда булганым юк, минаны әдәбият буенча гына белэм. Дусларча кайнар сәлам белән А. Зайончковский. Литва җирендә урнашкан гүзәл Тракай шәһәре. Аның әйләнә-тирәсендә күлләр җәйрәп ята Бу тирән күлләрдә ел саен бөтен Союз күләмендәге су спорты ярышлары үткәрелә. Күлләрнең иң зурысы Гальвә дип атала. Күл уртасындагы атауда Литва князьләренең борынгы хәрби крепосте урнашкан булган. Анда хәзер — Литва тарих музееның филиалы. У Тракай — элек-электән караимнар яшәп килгән шәһәр. вч тәрәзәсе бегәм урамга юраган бер катлы караим өйләре шәһәрнең башка йортларыннан аерылып тора. Караимнарның көнчыгыш архитектурасы белән тезелгән гыйбадәгхамәләое бар Алар аны гарәптән алынган суз белән икинеса» дип атыйлар. Тракайның үзәк урамына караим этнографик музее урнашчан. Анда кечкенә терки ф халыкның тарихына, тормыш-көнкүрешенә караган бик кызыклы экспонатлар саклана. Алар барысы да диярлек көнчыгыш халыкларының көнкүреш әсбапларын хәтерләтә. Гаҗәеп бер маһирлык белән ясалган бу зиннәтле әсбапларны тирән дулкынлану белән карыйсың. Караим шагыйре Семен ага Фириович бу әсбаплар турында аңлатмалар биреп бара. Соңыннан шәһәр клубына юл тоттык. Халык шыгрым тулы. Аида Польша Фәннәо академиясенең хакыйкый члены профессор Ананьян Александрович Эайончксзсиийны искә алу кичәсе икән. Варшава университетының фәннәр докторы т.орколог Александр Дубинский (ул үзе дә Тракайда туып үскән караим) галимнең тормыш юлы. гыйльми хезмәтләре турында кызыклы лекция укый. А. ЗАЙОНЧКОВСКИЙ Ул караим семьясында туып, балалык елларын шушы гүзәл Литва җирендә үт кәргән, Вильнюс гимназиясен тәмамлаганнан соң, Краков университетында укыл, < мосегман йончыгыш филологиясе буенча гыйльми эшче булырга хәзерләнә. Укуы • Я тәгәлләгоч, терки телләрнең чагыштырма грамматикасы темасына караган диссер- Q тация яклый. Соңыннан Германиядә, Франциядә һәм Терииядә белемен камилләштерә х Чит илләрдән кайткач, яшь галим Варшава университетында зшпи һем караим теле < буенча гыйльми хезмәт язып бастыра. & 1933 елларда А. Зайончковский университетта гарәп, фарсы, терек филология- < сеннон лекцияләр укый, госманлы төрек әдәбиятын тиронтеи өйрәнеп, гыйльми и хезмәтләр яза. 1945 елда А. Зайончковский профессорлык исемен ала һәм Варшава унияерсите- “* ты каршындагы канчыгышны ейрәнү институтының директоры ител билгеләнә. Ул, барлык терки халыклар ечен уртак әдәби хәзинә булган «Хөсрәү ае Ширин* әсәрен тәрҗемә итеп, текстологик анализ ясый, аның сүзлеген тези һем бу хезмәтен оч томда бастырып чыгара. Безнең Казан университетында да «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы А. Зайончковский текстларыннан күчереп бастырылды, һәм бу китап студентларга, аспирантларга кыйммәтле кулланма булып хезмәт итә. Көнчыгыш телләре галиме тюркологик хезмәтләр белән генә чикләнеп калмый. Аның Иран әдәбиятына караган гыйльми хезмәтләре де бар. Ул аларны Польша һәм Иран матбугатларында бастыра. Әдәби тәрҗөме елкесенде дә А. Зайончковский зур осталык күрсәтә. Бөек поляк шагыйре Адам Мицкевичның сонетларын карвмм теленә күчерә, Иран шагыйре Хафиз Ширазиның алтмышка акын гахәлеи поляк теленә тәрҗемә итеп, кереш сүз һәм аңлатмалар белән бастырыл чыгара. А. Зайончковский 1961 елда Польша Фәннәр академиясенең хакыйкый члены — академик итеп сайлана һәм академиянең ориенталистика бүлегенә җитәкчелек итә. Ул үз гомерендә 250 дән артык гыйльми хезмәт бастыра. Профессор А. Зайончковский көнчыгыш һьм көнбатыш телләрен яхшы үзләштергән. киң эрудицияле, дөньякүләм танылган галим һәм югары культуралы күркәм кеше иде. Ул Берлиндагы Гумбол»д исемендәге университетның, Манчестер һем Тбилиси университетларының почетлы докторы итеп сайлана һем совет галимнәре белен һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. А. Зайончковский көнчыгышны ейрәнү буенча үткәрелгән халыкара конгрессларга да даими рәвештә катнашып килә. Үткән ел май аенда А. Зайончковский Рим шәһәренә тюркологларның халыиарт конгрессына Польша Фәннәр академиясенең вәкиле булып бара. Кызганычка каршы, бу аның соңгы сәфәре булган икән — мәшһүр галимнең тынгысыз йөрәге чит җирләрдә тибүдән туктап калды. Vtflinnu .IVHIUIVIVH HRJVX Тюркология фәне дөньякүләм зур вәкилен югалтты. Караим халкы исә үзенең бө1ен дөньяга танылган талантлы угылыннан мәхрүм булды. Польша галиме А. Дубиискийның бу мәшһүр галим турындагы тирән эчтәлекле докладын без дулкынлану белән тыңладык. Яшь галим үзенең сүзен, А. Зайончков- ский профессор Т. Ковальскийның талантлы шәкерте иде, дип төгәлләде. Т. КОВАЛЬСКИЙ «Казан утлары» журналында (1971 елның 9 саны) Марсель Бакиров «Шигырь тарихына сәяхәт» исемле мәкаләсендә Т Ковальскийның «К вопросам формального изучения поэзии турецких народов» (Әзербәйҗан дәүләт университеты көнчыгыш факультеты хәбәрләре— 1926 ел) дигән фундаменталь хезмәтенә ишарә ясый. Билгеле булганча, Т. Ковальский да Литва караимнарыннан икән. Ул бик күп еллар Варшава университетының Көнчыгыш филологиясе профессоры вазифасында эшләгән һәм тюркология буенча кыйммәтле хезмәтләр язып калдырган галим була. М. В. КОБЕЦКИЙ Тагын шуны да әйтергә кирәк, караим халкы профессиональ революционерлар да үстергән. 1903 елдан партия члены, В. И. Ленинның эмиграциядә вакытындагы якын көрәштәшләреннән берсе М. Кобецкий РСДРПның Баку, Екатеринослав, Петербург комитетларының революцион эшендә актив катнашып килә. 1906 елда полиция тарафыннан кулга алына. 1908 елдан башлап М. Кобецкий Колен) аген шәһәрендә политэмигрант булып яши. Партия кушуы буенча ул большевикларның чит илдә басылып килгән «Пролетарий» газетасын һәм соңга таба РСДРПның үзәк органы булган «Социал-демократ» газетасын яшерен рәвештә Россиягә үткәреп тору эше белән шөгыльләнә. («Известия». № 95. 22 апрель. 1967 ел. «Ясность и простота».) 1910 елда Копенгагенда II Интернационалның конгрессы була. Бу конгресста В И. Ленин да катнаша. Анда барыр алдыннан В. И. Ленин М. Кобецкийга хат язып, шәһәрдә үзенә туктар өчен уңайлырак бүлмә хәзерләп куюын үтенә. Шул вакытта Ленин берничә көн торып киткән бу өй хәзергәчә сакланган икән. Анда хәзер мемориаль билге куелган. («Известия». № 216. 13 сентябрь. 1969 ел. «Есть в Копенгагене старый дом».) М. Кобецкий эмиграциядә тугыз елга якын гомер кичерә. Шул дәвердә ул В. И. Ленин, Н. К. Крупская белән хатлар аша даими рәвештә бәйләнеш тота, алар- дан киңәшләр алып тора. Бөек Октябрь революциясеннән соң М. Кобецкий партия, совет органнарында җаваплы эшләрдә эшли, озак еллар чит илләрдә Совет дәүләтенең дипломатик вәкиле булып хезмәт итә. 1971 елда М. Кобецкийның тууына 90 ел булды. Без шушындый аз санлы бер төрки халыктан — караимнардан талантлы галимнәр, революционер, дипломатлар үсеп чыгуына чын күңелдән сокланабыз.