Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Сибгат Хәким Үлгәннәргә хәтта моң кирәк е Сезгә эндәшми мин кемгә Эндәшим, өянкеләр? Җитте минем дә сезнең күк Картайдым дияр көннәр Күбәйде миндә дә тутлар Сездәге тутлар кебек. Ул тутлар учакта сүнеп Бетмәгән утлар кебек. Кайда ул бергә шаулаган. Бергә ашкынган көннәр, Кимедәге өянкеләр, Сезгә баш ияр кемнәр? Фермада яз. Туып тора бар да, Яшәртә яз, язның бер ими Телефоннан сөйләшергә кайчак Вакыт тапмый ферма мөдире. Тышында яз, ферма эчендә яз, Менә кайда язын бәйрәмнәр; Телефонда бәрән тавышлары, Трубкага керә бәрәннәр Тавышлары ачы, склероздан Чыңлаган күк чыңлый карт башың. Кинәт алар тынып кала шундо. Киереп ачкач ферма капмасын. © Тугайда көтү Тугайда Яшь бер мари — көтүче, Көтүчә бер үк вакытта Туган якның күкесе Ятам, ял итәм, күзәтәм Болын, зәңгәр күкне дә, Мари урманы түреннән Хәбәр салган күкегә Кайтара җавап көтүче, Сәлам ягъни күкедән; Калын мари урманнарын Мин дә синең күк беләм. Болында тугай, тугайда Йөри утлап көтүләр. Серле урман теле белән Сөйләшәләр күкеләр. Сугышты... Каты күңелле Дөнья шактый йомшады, Немецлар яттан укыйлар Хәзер безнең Мусаны. Берлинда февраль, анда да Бездәге күк кар оча, Укыйлар, аерым сүзләр тик Дотлар кебек карыша. Сүзләрне әйләнеп, читләп Телемнән алалар күк. Укыйлар, шигырь юллары Тегелгән яралар күк... Зур бу дөнья, гаҗәп киң бу дөнья, Узар әле анда күп давыл, һич охшамас ләкин дөм караңгы, Ташлап чыккан иске йортка ул. Зур бу дөнья, гаҗәп киң бу дөнья, Давыл җиңәр көче бар аның, Сукмакларда һич өзелмәс кеше, Үлән басмас ишек алларын. Зур бу дөнья, гаҗәп киң бу дөнья, Җылы хәбәр китер, хат калдыр, Өйдән өйгә, илдән илгә ашык, Соңга калма, ашык, шатландыр. Дугадан соң Тезәтелгэн вариант Дугадан соң чирек гасыр. Дуга. Белгородка кабат кул бирдем, Тәрәзәмне ачтым, мәңгелек ут Карап чыкты эчен номерның, Карап чыкты бөтен почмакларын, Янәсе кем яши? Ут: таныйм... Мин дә таныйм, солдатларның таныш Йөзен күрдем шушы утта мин. Чайкала ут, бәргәләнә, сугыла, Тынып кала кинәт. Җил тына... Тагын уйный, кисәк-кисәк булып Солдатларның җаны йолкына. Кылган уйный утта, сагыш уйный, Йокы керми, чөнки юк тынгы, Зур кытыршы теле белән шул ут Ялап алды бөтен йокымны. Бүлмәм эче якты, тышта якты, Син әз генә калкыт башыңны, Тәрәзәдән суырып алыр төсле Солдатларым. Харьков таш юлы. Таң алдында, юл чатында, утта Күреп алып үзен Исламның, Кычкырамын соңгы тапкыр шунда: Очрашмасак, Ислам, исән бул! Казан егете, Казан ломовое, һаман да яшь, яшәр еллары... Тавышы утны калтыратып чыкты, Тәрәзәләр минем зыңлады. Номерда ут, мәңгелек ут, якты, Утлар белән хәзер очрашам, Янам бергә, ул солдатлар белән Янсаң да жәл түгел, ичмасам. Карловы Вары шигырьләре Туган җнргә рәхмәт, мәңге рәхмәт, Ләззәт алдым күпме чишмәдән! Тагын нинди яңа бер чыганак Калды икән авыз итмәгән? Бар Карловы Вары, ләкин ерак, Юлы авыр... Кирәк чыдамак, Гете эчкән чыганактан эчәм, Кайда да бер безнең чыганак. Монда син ят, телсез, өнсез, монда Бернәрсәгә синең хакың юк, Сукмак-юллар, таулар Гетеныкы, Монда Гете итә хакимлек. Карловы Вары парадныйларыннан Кыймый атлый безнең аяклар, Баш өстендә—ишек өсләрендә Әйтерсең лә сүрәаятьләр: «Моннан Гете кереп-чыгып йөргән», Уңда, сулда, җирдә, күктә ул... Вакытлыча түгел, бу якларга, Бу җиһанга килгән күпкә ул. Төшенмәгән кешеләр арасында, Еракларда, читтә телемнән, Мин кирәксез; аерылган да җаным Туган җирдән — үзенең тәненнән, Бер бушлыкта эшсез әйләнә күк, Авырлыгын тоймыйм гәүдәнең!.. Бер ай читтә . Үкси, сыза күңел. Урын тапмый, шундый бәндәмен. Чех җирендә чехлар, словаклар... Горурлыктан бәхәс чыкканда: Сездә Фучик булса, бездә—Җәлил, Иң зур дәлил — Җәлил чехларга. Кая гына, нинди төбәкләргә Барып керми безнең бу җырлар, Тукайны мин запастарак тотам, Каплау өчен кирәк козырьлар. Тоям артта бөек Идел барын, Тоям артта Ватан, чик барын, Телләреннән Фучик тавышын тыңлап Арасында йөрим чехларның. Телләреннән миңа рәхәт, шат тел, Үзләренә тагы рәхәттер, Яратамын: горур булсын халык, Тик булмасын гына тәкәббер. Азат халык... Тауларына карыйм, Күрә алмам килер җәйсез дип. Кешеләрнең... хәтта тауларның дд Йөзләренә чыккан бәйсезлек. Файдасы күп кайнар суларының, Шифасы күп, эчтең — газап юк! Саулык кирәк, сәламәтлек кирәк, Барыннан да бигрәк—азатлык! Чикләр аша көнбатышка узам, Күренешләрнең зурынвагын да Терки күңел, төрле халыкларның Музыкасы яңгырый вагонда. Тиле уйлар килә шунда башка, Тәрәзәмне ныклап ябам да Күзләремне йомам, күзем бәйләп, Җибәрсәләр мине яланга, Табармынмы үз җиремне? Табам! Ориентирга оста җайлаштым! Иделемә мин чыгармын барып Көй-моңнары буйлап Сәйдәшнең. Урны ачың түрдә, югарыда, Баш иям дә тынам эчемнән, Зур заллардан орган тавышлары Ишетелә томан эченнән. Миңа гармун, гармун җитми читтә, Юлларыма ятар таң нуры, Яңгырасын иде Европаның Уртасында татар гармуны. Яңгырасын иде бер минутка Европада «Арча», «Сарманинар, Түзмәс, торыр татар егетләре Сугышларда башын салганнар Түзмәс, торыр татар егетләре Аларнымы туфрак, кар каплар! Иярерләр шул гармунга алар Германия һәм Польша, Карпатган... Күрүгендә «Кара урман» шаулый. Юллар авыр, юллар бормалы, Сикәлтәле, үз язмышы кебек Бу татарның бөтен моңнары Азат итә. сугыша, һәлак була Батырларча типкән мең йөрәк, Алар һаман шул гармунны сагына. Үлгәннәргә хәтта моң кирәк. 1971—1972 Мөдәррис Әгъламов Каурый Алтын каләм белән язганнар да Мәңгелеккә җирдә калмыйлар... Коелган соң нинди канатлардан Мәңгелек җыр язган каурыйлар? Ул каурыйны койган каз булган, Табучылар барыбер аз булган. Таулар күп ул... Мостай ага Кәримгә Азиягә чыгам синең аша, Европага кайтам синең аша. Таулар күп ул, аларга да кыен, Берсе белән берсе тоташмаса. Җилләр ашый аны, еллар ашый,— Җир йөзендә ялгыз калу яман. Күрәсем бар сезнең ирәннәрне, Азиягә таба үтеп барам. Көтә кебек мине Шәйхзадә, Юлым илтә сыман Акмуллага. Өлкәннәргә «ага» диләр бездә — Хөрмәт сүзе. Гомер дә бит ага. Кая ага, ничек, кемнәр белән, Әллә ялгыз барып кушыламы? Ага, ага, дибез... ага торгач, Балык була күрмик чит судагы, Борын-борын заманнардан Шәрык Россиягә узган Казан аша... ...Таулар күп ул, аларга да кыен. Берсе белән берсе тоташмаса. Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре, Йөрәгемдә сагыш бәйләмнәре. Офыклардан ары бу киңлекләр, Бу киңлекләр — безнең мөмкинлекләо. Тамырларда яшь кан сулык-сулык, Күкрәгемдә сәер бер моңсулык. Аргамаклар кешни каударланып, Йөгереп чыгам әллә каян танып, Тыңлап багам... Тояк тавышлары Тынып калган инде, киткән ары — Нигә соңга калып сискәндерә Еллар шаулап узып киткәч кенә. Кинәт бөтенесен җиргә бәреп, Соңга калган өчен өзгәләнеп Каршы алам чәчәк бәйрәмнәрен, Өзеп ташлыйм сагыш бәйләмнәрен — Офыклардан ары бу киңлекләр... Ул киңлекләр — безнең мөмкинлекләр. Бар иде заманнар Бар иде заманнар, чыгасың болынга. Ярсу бар йөрәктә, чалгы бар кулыңда. Бар иде каерып, каерып чабулар, Эш беткәч, кыз-кыркын артыннан чабулар. Төн буе сүнмичә яндылар учаклар, Теләсәң учак бар, сөйгәнгә — кочаклар. Шатланып елады, елады бөтнекләр... Яшьлеген югалтып елады бик күпләр. Өелә өемнәр, куела кибәннәр.- Куенда кош кебек талпына сөйгәннәр. Бар иде тартыну, картлардан куркулар. Печәннәр өелде, калыкты курпылар. Ике җан бер булып болыннан кайтулар. Авылның башыннан башлана, һәй, туйлар! Егетләр түгел дип кем безне яманлар, Калыкты курпылар... Бар иде заманнар!.. Без дигәнчә генә барса икән, Булса икән без дигәнчә генә. Тимер1,енең чүкечедәй, сиңа Килеп төшә тормыш, яньчө генә — Барса икән без дигәнчә генә. Шагыйрь шигырь язып йөрмәс иде, Зур хирург, табип булыр иде, Яруын да ярыр, ә кем тегәр? Яручыны табып булыр иде — һәркем шулай табип булыр иде. Әгәр шулай хөкем итә калсаң, Юләргә дә мөмкин әйләнергә, «Ник бу агач кире үсә?» — диеп, Табигатькә мөмкин бәйләнергә —■ Даһига да мөмкин әйләнергә. Бәлки, әллә кемнәр чит ноктада Гомерләрен юкка үткәрәдер, Кычкырырга кирәк, бәлки, аның Чикләвеге чынлап юкәдәдер — Ә ул читтән эзләп үткәрәдер. ...Сез дигәнчә генә булса икән, Барса икән сез дигәнчә генә... Тимерченең чүкечедәй, бер көн Килеп төшә вакыт, яньчә генә — Барысы була ул дигәнчә генә. Матчага элгән силә Әнидән башланып киткән Туган тел, туган илем — Халкымда булган сәяхлек Канымда булса минем, ул шуңардан.» Буй җитеп, яуларга китеп Кире кайтмаса бала. Аналар өйдә, бишекләр Чормада ятим кала, чормада... Законы каты сугышның! «Матчага бишек асма!» Өй юган саен бишекне Юа иде дә Әсма, уйлана иде: ««Ир-егет өчен ятимлек Бер килми калмый, Килә. Баласыз, ятим калмасын Аналар гына менә, аналар гына...» Ә бүген кышкы бураннар Котырган чакта шашып, Бала күтәргән яшь ана Керде дә тып-тын басып, керде дә... Бары тик барыр ягына Бураннар бүлгән юлын. Чормадан кузгалдың, бишек, Беткәндер күптән җылың, беткәндер... Оета бугай бишекне Баланың җылы пары. Бала йоклаган, тик Әсма Сизми дә гүя аны, тирбәтә... Идел-йорттан Берлингача Сузылган киңлек, ишет! Ил исән булса, беркайчан Чормада ятмас бишек, ил исән-сау булса! ...Тирбәлә бишек, моңлы җыр, Моңлы җыр агыла өйгә... Сыкранып аваз бирә дә Матчага элгән силә, тирбәлә. Аз да түгел И фәрештә, мин мөкиббән, Ымыңны сиздер генә. Аз да түгел, күп тә түгел, Бары бер мизгел генә. Суырып үпсәм дә сулмассың, Тор разый булып кына .. Аз да түгел, күп тә түгел, Бары бер минут кына. Назланулар әүвәлгедән Калган бер гадәт кенә, Аз да түгел, күп тә түгел, Бары бер сәгать кенә. Әнкәңне кунакка җибәр, Теләсәң кемгә генә, Аз да түгел, күп тә түгел, Бары бер көнгә генә. Дөнья буйлап җитәкләшеп Барасы иде менә, Аз да түгел, күп тә түгел, Бары бер гомер генә. Учак урыннары 1970 Болыннарда калган Учак урыннары, Атларымны эзләп Йөри идем бары... Учак урыннары, учак урыннары... һәр кишәрлек саен Алар төрле якта, Яңа иңеп төшкән Кабер кебек ята,— Алар төрле якта, алар төрле якта... Болында көз көне Шул кадәр күп алар, Сонгми күк алар, Орадур күк алар,— Шул кадәр күп алар, шул кадәр күп алар. Җир шарына тәңгәл Болын шундый чуар... Монда синең Болгар, Монда синең Суар,— Болын шундый чуар, болын шундый чуар. Учак урынына Тишелмәгән курпы,— Минем яшь йөрәгем Урыныннан купты: Тишелмәгән курпы, тишелмәгән курпы... Нәфрәт кисәгедәй Тешен кыскан кисәү, Сонгмилар калка, Калка әллә ничәү — Тешен кыскан кисәү, тешен кыскан кисәү... Көз көне яланда Учак урыннары, Атларымны туплап Йөри идем бары — Учак урыннары, учак урыннары...