Логотип Казан Утлары
Повесть

МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ

Фәһимәнен йокысы качкан иде Күзләрен карангы түшәмгә төбәп, кулын баш астына куйган килеш, энесе Салихны уйлап ятты. Әле канчан гына әнисе итәгенә тагылып йөргән малай бит. Инде менә егет булып килә. Начар да укымый үзе. Тик сонгы вакытта анын әллә нинди малайлар белән дуслашып китүе, бер дә юкка карышып, әнисенә хәтта кычкыргалап куюы Фәһимәне борчый иде. «Жиңги боза, жиңги узындыра».— дип уйлады ул һәм. авыр гына бер көрсенеп алгач, икенче ягына әйләнеп ятты. Йокы барыбер кермәде. Инде анын күз алдына Зөлфәт килеп басты. Озын кара керфекләр. Кискен дә, серле дә итеп карый торган акыллы күзләр. Милиция формасы берәүгә дә ул хәтле килешмидер. Икәү генә булганда ул һәрвакыт кызыл читле фуражкасын салып кулына тота да елмаеп кына Фәһимәгә карап тора. Бүген ул моңарчы әйтелмәгән сүз әйтте: — Әйдә, Фәһимә, язылышыйк... Фәһимә дәшмәде, аны курку биләп алган иде. Әгәр тагын уңмаса, тагын аерылырга туры килсә?.. Ул гашыйк булып кияүгә чыкты. Беренче ире Дамир да аңа: «Бик- бик яратам»,— ди торган иде. Ә үзләре өйләнешеп ярты ел да тормадылар, аерылыштылар. Әгәр Зөлфәткә чыгып та шулай булса? Кайнар күз яше иреннәренә агып төште Яшьли ятим калып, ата-ана иркәсеннән мәхрүм үскәнгәме, ул Да- мирнын иркәләп әйткән һәр сүзенә эреп китә иде Дамир аңардан биш яшькә олы. ул инде институт тәмамлап эшли башлаган, ә Фәһимә укый гына иде әле. Дамир аны укуы беткән сәгатьләрдә институтка килеп каршы ала, озатып куя... Ай. ул бәхетле минутлар!.. «Кара аны. Фәһимә, берәр егет белән институт ишегеннән чыкканыңны күрсәм, үзенә үпкәлә»,— ди торган иде. Бу сүзләр Фәһимәгә бик ошый иде. Кенли, димәк, ярата.Туйны зур итеп уздырдылар. Кунаклар күп булды. Мона кадәр, әйтик, театрда-мазарда Дамирның эчкәләгәнен белсә дә, Фәһимә аңа сүз әйтми — гомумән, әһәмият бирми иде. Ә менә туй көнне исергәнче эчте Дамир. — Бәхет, мәхәббәт шәрабен эчәм, дуслар! Мин бәхетле, мин шәһәрдә ии матур кызны алдым. Ул хәзер минеке генә! — дип, әллә нинди сүзләр сөйләп бетерде. Аһ. уйламаска иде ул көннәрне, онытырга иде барысын да! Тик хәтер дигәнен сине тыңлыймыни? Шул көннәр искә төшкән саен, әрнүдән йөрәк кысыла, күзгә яшь килеп тыгыла... Беренче төннән сои Дамир, уянып киткәч, ак мендәргә озын кара чәчләрен тузгытып, яныңда ягкан хатынына карады да: — Үтер, валлаһи, берни хәтерләмим,— диде.— Кайчан яттым соң мин? Син дә, ичмасам, «эчмә» димәгәнсең... Фәһимә оятыннан бөрешеп калды, күзләрен чытырдатып йомды, иренә җавап кайтармас өчен чәчен йомарлап авызын томалады. Дамир аны кысып кочаклап алды, ләкин бу — наз да түгел, иркә дә түгел, бу— тс-таш газап, интегү генә иде: Дамир уйнапмы, чынлапмы, сүзен тагын кабатлады: — Чынлап та хәтерләмим: минем белән йокладыңмы соң син? — диде. Ләкин иң коточкычы берничә айдан сон булды. Бер төнне ул Фәһимәне иркәләп, чәчләреннән сынпый-сыйпый, әкрен генә сорады: — Фәһимә, әйт әле, назлым: син ниме... миңа кадәр башка егет белән... булмадыңмы? Фәһимәнең йөрәгенә пычак кададылармыни! Дамир гафу үтенеп тә карады, уйнап кына әйттем дип юатырга да теләде. Тик Фәһимә мондый кимсетүне күтәрә алмады, кинәт авырын больницага керде. Явыз телләр. — Матур егет килешмәде кызыйга. Атасыз-анасыз бер ятим шундый шәп егетне эләктерсен әле!..— диделәр. Биш кенә ай торды Фәһимә Дамир белән. Аз гына да яратмыйча, газапланып торды. Фәһимә бу хакта бер кешегә дә сөйләмәде: аның, бердәнбер абыйсыннан башка, якын кешесе дә юк иде. Ләкин абыйсына да бу хәлләрне сөйли алмый иде ул. Шулай да бер көнне абыйсы эшли торган җиргә барды да үксеп елап җибәрде. — Абый бәгырем, кире сезгә кайтыймсана. Яши алмыйм мин ул Дамир белән. Яратмыйм мин аны... Ул матур да, акчасын да күн ала Нигә аның акчасы, үзе кеше булмагач... Әниләре, үлгән чакта, Заһитка васыять итеп әйтеп калдырды: «Балакаем, бердәнбер сеңелең Фәһимәне ташлама, тәрбиялә, әнисе-әтисе юклыкны, ятимлекне сизмәсен. Укытып, үстереп, адәм рәтле кешегә кияүгә бир, яме»,— диде. Заһнт үтә дә якын итеп сеңелесенең күзләренә карап торды да: — Үзен хәл ит, туганым. Телисең икән, хәзер ук машина чакыртам да өйгә алып кайтам,— диде. Шул ук кичне, киемнәрен генә салган чемоданын кулына тотып, Фәһимә абыйлары өенә кайтты, унбиш ел йоклаган караватына капланып, онытылып бер елады да пичектер тынычланып йокыга китте. Ул йоклады, ә җиңгәсе Мөршидә үзен-үзе кая куярга белмәде: — Үләм, билләһи, үләм! Хурлыгымнан кая барыйм? Уңган-булган нинди егетне ташлап кайтты бит... Уйлар шул урында бүленде: коридордан ишек ачылганы ишетелде. Фәһимә урыныннан сикереп торды да коридорга чыкты. Салих аңа бармак селекте. Дәшмә, янәсе, әниләрне уятасың. Тик өйдә әле берәү дә йокламаган иде, шунда ук Салихның әнисе Мөршидә килеп чыкты. — Кайда йөрдең, малай актыгы, ә? Кара инде син аны. сәгать бер тулган бит! — дип тазыш куптарды. Салих, берни дә әйтми, ваннага кереп китте. Аның йөзе ап-ак, куллары калтырый иде. Ул үзенең бу хәлен әнисенә сиздермәс өчен краннан су агызып, битен юа башлады Аның артыннан ук әнисе килеп керде. ♦ Әллә эчкән дә инде? Эчкән шул, эчкән! Кара инде син аны. унал- з ты яшьлек малай, тугызынчы класс укучысы, эчеп кайткан! — Ул улы- = нын битенә чалтыратып сугып җибәрде.— Әйт. кайда булдың? Әйт. $ адәм актыгы! ' « Озын таза гәүдәсен туры гына тотып, Заһит та килеп чыкты. Ул 5 ваннадагы хәлгә бераз карап торды да тыныч тавыш белән: 4 — Ягез әле, барыгыз да урыннарыгызга кереп ятыгыз. Төн уртасын- 5 да нинди тавыш ди ул? Күршеләрдән яхшы түгел: беләсез бит. стена =* аша сулаган да ишетелеп тора. Ә Салих белән иртәгә сөйләшербез.— п диде. Хатынын култыклап, йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Фәһимә = дә. бераз энесенә карап торгач, түзә алмады: — Буш баш та инде син. Салих, ә! Төннәр буе йөргәнче — кнтап карар идең, ичмасам! Уку башланырга бер генә атна калып бара, әле * синең китапларың да җитеп бетми,—диде. — Җиткән, бар да җиткән,—диде Салих, Фәһимәгә кулын селтәп — £ Бар. әнә, бүлмәңә кер дә йокы симерт. Синең шикелле тол калгач, мин х дә өйдә 1енә утырырмын. а 2 х я Лейтенант Шәкүров төнге унбердә участогын әйләнеп кайтты Бү- « генгә улбу юк. Шөкер. Ялгызлыктан файдаланып, өстәл лампасы як- £ тысында эшләнеп бетмәгән документларын күздән кичерә башлады - Күнеле тыныч иде. Ләкин озак та үтмәде, чырае качкан кыз җитәкләп килеп кергән милиция лейтенантын күргәч, ялт итеп аягүрә басты, йөзе капыл үзгәреп китте: димәк, алар участогында ниндидер бер күңелсез хәл булган. Лейтенант Мәрдәнов аңа берничә сүз белән генә вакыйганы аңлатып бирде. Унбиш яшьлек Гөлинә Галләмова иптәш кызларына телевизор карарга барган. Мавыгып, вакытның сон икәнен онытып җибәргән. Аны ике квартал узганчы иптәш кызы озата килгән Үзе генә калгач, кемдер артыннан килеп кочаклаган да авызын томалаган. Якындагы капка эченә өстери башлаганнар. Шуннан башка бернинди сорауга да җавап бирәсе килмәде кызның. Тик башының бик нык авырта башлавын һәм Зөлфәттән тизрәк өйгә озатып куюын гына үтенде... Шәкүров. телефонны алып, уголовный розыск инспекторын чакырды Участок ишеге төбенә выжылдап милиция машинасы килеп туктады. һәм алар, бүлекчәдән килүче оператив группа кешеләре белән, вакыйга булган җиргә киттеләр. Тан атканчы әнләнә-тирәне тикшереп чыктылар,‘Шул тирәдә яшәүче кешеләр белән сөйләштеләр, ләкин күнел тынычланырлык өмет күренмәде, җинаятьчеләр суга баткандай юкка чыккан иде. 3 Фәһимә соң гына торды. Өйдәгеләр инде чәй эчеп, һәркем үз эшенә тотынган. Җиңгәсе кухня.ia савыт саба юып йөри, ә абыйсы түр диванга арка терән утырган да, каршысына бастырып, Салихны тирги иде. — Нигә теленке йоттың, ә? Кичә бик гайрәтле идең бит, я, кайда | булдың, кемнәр белән йөрдең’.. Салих әйтерсең лә аның сүзләрен ишетми, башын игән дә сүзсез калган. Уналты яшенә җитеп, әнисенең аңа сукканы юк иде. Бүген беренче мәртәбә янагына сукты, әтисе беренче мәртәбә алдына бастырып допрос ала. Оят та, хурлык та. Аның колагы уттан яна, чалбар кесәсенә тыккан куллары калтырый. — Әти алдында ничек торасың, ә? Ал кулыңны гиз генә! Инде җавап бир!.. Юк, әтисенә җавап бирми котылып булмаячак. Тик нәрсә дияргә? Әйе, иң яхшысы — дөресен сөйләргә, киңәш сорарга... Ул, әтисенең күзләренә туры карый алмыйча: — Ну. Тәлгат белән, Галим белән булдым,— диде. — Тәлгатен беләм, ә Галиме кем?.. — Ну... — «Ну»сыз гына сөйлә! — Заводта эшли, слесарь. — Кайсы заводта, фамилиясе кем? — Заводын да. фамилиясен дә белмим. Исеме Галим. Заһит диваннан сикереп торып, Салихның борын төбендә бармак уйнатып алды. —■ Әгәр дә син моннан ары да фамилиясез малайлар белән йөреп, өйгә аз гына да эчеп кайтсаң, мин сине утлы табага бастырырмын. Бел аны! Ул бераз тынычланырга теләп, тәрәзә янына килеп басты, тәмәке кабызды. Ул. ата буларак, улы белән башта ирләрчә сабыр гына сөйләшеп утырыр! а, соңгы көннәрдә улының холкында һәм үз-үзен 1 тотышында булган үзгәрешләрнең сәбәбенә төшенергә ниятләгән иде. күңеленнән хәтта үтемле генә сүзләр дә әзерләп куйган иде. Ләкин улының үзе каршында кулын кесәсенә тыгып, салынкы гына карап торуына йөрәге түзмәде—ачуы өскә бәреп чыкты. Ул суырылып бетмәгән тәмәке төпчеген тәрәзә төбендәге гөл төбенә төртте дә, яңадан улына борылып: — Хәзергә шул: өйдә утырасың. Беркая да чыкмыйсың!—диде.— Аннары хатынына дәште —Ишеттеңме, Мөршидә? Кара аны, өч көн беркая да чыгарасы булма! Салих җиңел сулап куйды: димәк, шуның белән җил-давыл узып китте. Кулын сөртә-сөртә әнисе кухня яктан килеп керде. Ул инде барысын да: кичә кызулыгы белән улының яңагына сугуын да, төне буе газапланып, йоклый алмый ятуын да оныткан иде. «Нинди сылу булып үсеп җитте бит. балакаем!» дип, улының сузылып үсеп килгән буена, дулкынланып торган кара чәчләренә сокланып карап торды да йомшак кына итеп аркасыннан этәрде: — Бар. гафу үтен. Әтием, моннан сон беркайчан да сезнең рөхсәтегездән башка йөрмәм, соңгысы булыр, диген... Салих әнисенә үпкәләп карап алды да. әтисе кереп киткән бүлмә ишек төбенә килеп: — Ну, әти... гафу ит мине. Ну... моннан соң, мин соңга калып кайтмам.— диде. Борылып, Фәһимәгә телен күрсәтте дә. шкафтан калын гына бер китап алып, аякларын бөкләп диванга утырды. Мөршидә кухняга чыгып, һәр ялдагыча, көндезге ашны пешерә башлады Фәһимә идәннәрне юып чыгарды. Ләкин барыбер кичә кузгалган күңелен тынычландыра алмады. Зөлфәт бүтен аңардан җавап көтә. Ни кылырга, ни җавап бирергә’ Абыйсы риза да булсын ди. Әмма җиңгәсе риза булмаячак. Әллә анык ризалыгын сорап та тормаскамы? Юк, җиңгәсе чын күңеленнән Фәһимәгә бәхет тели бит. Аның ризалыгыннан башча килешми.. Ул. эшләре беткәч, кыяр-кыймас кына жингәсенен жил кәсеннән кочып алды да: — Җиңги, әйдә әле, бүлмәгә керик әле, сүзем бар,— диде. Мөршидә аның күзләренә сыный төшеп карады. Бик чәчрәп китмичә генә, Фәһимә артыннан бүлмәсенә кереп, урындыкка утырды. — Милиционерың турында булса, җанкисәгем, баштан ук әйтәм: > тыңламыйм да, сөйләмә дә. — Җиңги,—диде Фәһимә, ялварып,— тыңла инде сүземне, селтәмә кулларыңны. Син биг минем әнием урынына калган кеше. Син дә киңәш бирмәгәч, кемнән сорыйм, кем белән сөйләшим?! Җиңги, мин Зөлфәтне яратам... — Куй, ишетәсем дә килми шуны. — Җиңги җаным, аңла: аның күңеле матур. — Ачып карадыңмы әллә? Үзен дә инде — тапкансың, билләһи! Шул матурлыгың, шул укымышың белән, адәм көлкесе! Егет булуына кызыктыңмы әллә? Син үзен дә кызларга биргесез. Мин сине үзем менә дигән доктор белән таныштырам. Үзе тол, үзе бала-чагасыз... — Кирәкми миңа доктор. Мин Зөлфәтне яратам. — Алайса, үзеңә кара! —диде Мөршидә. урыныннан торып.— Абыең белән киңәш. Ә мин — каршы. Минем рөхсәтемнән башка чыгасың икән, туеңа да бармыйм, өеңә дә аяк атлап кермим. — Җиңги, син ни сөйлисең? — дип кычкырын җибәргәнен сизми дә калды Фәһимә. Ишектән Заһит башы күренде. — Нәрсә бар монда? Нигә кычкырышасыз? Инде сезне яңакларга кирәкме? Бүген ял көне, берәр яры йөрергә чыгып керербезме дисәм — монда күз яше. нервы... — Сөйләш әнә сеңелең белән,— диде Мөршидә.— Милиционерга кияүгә чыгам, ди. Мин риза түгел, дим. — Ник? — Мин бит аның бәхетле булуын телим. Ирдән иргә йөрү һөнәрмени ул?..— диде Мөршидә һәм сулкылдап елап та җибәрде.— Берсеннән кайт, икенчесеннән кайт. Кеше пи әйтер? Җиңги тәрбиясе, абый тәрбиясе шулай инде ул, диярләрме? — Тукта әле, Мөршидә. нигә син алай Фәһимәне, кияүгә чыкмас борын, аера да башладың? Кайдан килә мондый начар уй синең башыңа?— Аның йөзе бер агарды, бер кызарды —Нигә әле син тумаган тананың тиресен туныйсың? Телефон шалтырады. Кечкенә генә бүлмәдә өч кеше. Телефон трубкасын берсе дә алырга кыймады. Ләкин телефон, аларның өйдә булуларын белеп, бертуктаусыз шалтырый бирде. Ахырда Фәһимә аңга килеп, йөгереп барып трубканы алды. Телефонда Зөлфәт Мәрдәнов иде. 4 Зөлфәт эштән соң. сөйләшкәнчә, туп-туры бакчага китте. Ашыга- ашыга барды. Күкеле тыныч түгел, йөрәге ашкынып тибә иде. Нинди жавап алып килер икән Фәһимә?.. Кире какса, әнигә ни диярмен? Мине тиң күрмәде, кимсенде диярменме? Әни дә: «Әйттем бит!» — диячәк... Зөлфәт бакча читендәге ялгыз эскәмиягә килеп утырды. Озак утырды. Инде өметен өзә башлаганда, бакча капкасыннан кызу-кызу атлап кереп килгән хатынкызны күрде. Зөлфәт аяк өсте басты. Фәһимә аңардан бер-ике адым арырак туктады. Аның җавабы әзер иде. Ләкин ничек игеп Зөлфәтне рәнҗетми генә әйтергә соң?.. Ул РӘИСӘ ИШМОРАТОВА ф МИЛИЦИЯ ЛЖИТКНАНТЫ бармакларын авыртканчы кысты, чәчен рәтләгәндәй итеп, башын иеп уйланып калды. Тукта, андый жавап бирергә аның ни хакы бар? Җиңгәсе рөхсәт итмәгән өчен генә, Зөлфәтнең милициядә эшләгәне өчен генә мәхәббәтеннән ваз кичәргә тиешмени ул?.. Юк, юк! Тагын бер уйларга кирәк. Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис, дигәннәр. — Беләсеңме, Зөлфәт... Зөлфәт аңа төбәлде, йөрәге кысылып килде. Фәһимәнең үз тавышы түгел иде бу — ят тавыш иде Менә ул хәзер аның йөзенә бәреп... юк, бәрмәс, жайлапкөйләп кенә әйтер Кавышмыйк, дияр. Инде ничә ай буена зарыгып көткән сүзне бүген, ә бәлки мәңге ишетә алмас күк тоелды ана. Ул Фәһимәдән күзен алмый көтте. Озын кара керфекләре арасыннан очкын сибеп, елмаеп карый торган зур коңгырт күзләре бүген боек иде аның. — Беләсеңме, Зөлфәт... Нәкъ шул вакыт болар яныннан шаулаша-шаулаша бер төркем яшьләр узып китте. Алар арасында Салих та бар иде. Фәһимә аны күрү белән урыныннан ук сикереп торды. i — Салих! Кил әле монда Салих, иптәшләреннән аерылып, теләр-теләмәс кенә апасы янына килде — Нәрсә? — Кая барасың әле болай? — диде Фәһимә. — Өйгә кайтам,— диде Салих, апасы янында басып торган Зөлфәткә текәп кенә карап алды. — Әле кайда булдың? — Су кердек. Көймәдә йөрдек. Фәһимә гажәпләнеп башын селкеде, шелтә белән энесенә карады да, кулыннан тотып, бер чнткәрәк алып китте. — Иртә белән әтиең сина нәрсә диде? Кем рөхсәте белән өйдән чыктың'-’ Әтиеңнән рөхсәт сорадыңмыни? — Әни жибәрде лә мине. «Әтиең кайтканчы өйдә бул», диде.— Аннан бераз Фәһимәгә елмаеп карап торды да, күзен кысып, Зөлфәткә ымлады: — Шулмыни инде теге, әни яратмый торган милиционерың? — Бар. тизрәк өйгә кайт... Салих калынаеп килгән тавыш белән: — Малайлар, көтегез мине! — диде дә иптәшләре артыннан йөгерде Зөлфәт сискәнеп китте. Ирексездән Салих киткән якка бер-ике адым атлап куйды. — Зөлфәт, ни булды сиңа? —Фәһимә аның кулыннан алды.—Ник кинәт дулкынландың? — Юк, Фәһимә, болай гына .— Зөлфәт яңагын сыйпап торды.— Кинәт тешем сулкып китте. ! — Әйдә, бераз йөреп килик,— диде аңа Фәһимә.— йөрегәч, бәлки, басылыр — Әйдә, алайса. — Ул Фәһимәне култыклап алды. Алар әкрен генә бакча буйлап йөрделәр. Зөлфәтнең уйларын кичәге вакыйга биләп алды: таныш тавыш . Кичә шул бит: «йөгерегез!» — дип кычкырды.— Шул үзе. шул... Фәһимә аның кинәт сүзсез калуын аңлап житкерә алмыйча: — Ярый, Зөлфәт, мин кайтыйм инде, суыта да башлады,—диде. Башка чак булса, Зөлфәт аны, тагын бераз гына торыйк инде дип, туктатып та калган булыр иде, ләкин бүген каршы килмәде. Фәһимә белән барыбер рәтлебашлы сөйләшә алмаячак иде. Ул аңа иркәләп карады да: — Алайса, сөйләшүне иртәгә калдырыйк, яме? Нәкъ шушы урында, шушы ук сәгатьтә. Вәгъдәме?..— диде. — Вәгъдә,— диде Фәһимә сүлпән генә. Зөлфәт авын иңбашыннан йомшак кына итеп кочып алды да. нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты. Ләкин әйтергә теләгән бик изге, бик кыйммәтле сүзләрен әйтә алмады. Капма-каршы ике уй.— берсе кичәге җинаять, икенчесе мәхәббәт,— икесе бергә, бер минутта аның башына төшеп, бер-берсенә юл куймадылар. Икесе дә бик мөһим иде, берсе аның хезмәте, икенчесе — киләчәк тормышы Ул тизрәк Фәһи- ♦ мәне озатып куярга да, таркалган уйларын туплап, тиз генә бер чара күрергә ашыкты. Гадәтенчә, Фәһимәне өйләренә кадәр озатып куйды — Менә килеп тә җиттек, сине көтәләрдер инде Энегез кайтып: «Апаны бер милиционер белән күрдем», дигәндер инде. — Кайтмагандыр әле ул. — Нишләп? Әллә соңлап йөри торган гадәте дә бармы? — Төрлечә була. Егет кисәге бит — Ничәнче класста укый әле ул? — Быел унынчы класста укыячак. — У, егет икән шул!.. Ул башкача сорашмады, артык кызыксынуын сиздерүнең кирәге - юк иде. < Зөлфәт участогына кайтып, үз бүлмәсенә керде дә. өстәл лампасын о кабызып, урындыгына килеп утырды һәм, гадәтенчә, иягенә таянып. кн- чәге хәлне башыннан азагына хәтле күз алдына китерде Колак төбен- о. дә генә «йөгерегез!» дигән |авыш тора иде. Әйе, «йөгерегез» дип ° кычкырды да үзе капкага кереп китте. Буе шул. Өстенә нәрсә кигән * иде соң әле ул? Тавышы да шул... Ләкин ничек итеп тыныч кына | тикшерергә? Әгәр, белер-белмәс көе. энесеннән шикләнүемне Фәһимә " сизенсә,— бетте, урамнарыннан да узма! Ул әле хәзер дә сизенде булса 2 кирәк: сүзне кайту ягына борды Нишләргә? Ул, торып, бүлмә буйлап х йөренә башлады. Озак кына тәрәзәдән каран торды Кичә, йоклама 2 гаялыктан, башы авырайган, фикерләрен туплый алыр .хәлдә түгел иде. 5 Маһруй әби көч хәл белән өйләренә кайтып керде дә, шәлен дә салмыйча, диванга килеп утырды Бнк кыенлык бе.ин генә читеген салып, аягын диванга ук күтәреп кунды — Әй авыр да соң бу картлык көннәре,—дип үз-үзенә сөйләнә башлады Күр инде, һич көтмәгәндә, нинди хәлләр килеп чыкты бит. Көненә ничә мәртәбә мснеп-төшеп йөрим ләбаса шул дүртенче катларга. II раббем, киленнең саулыгын бир, ходаем' Ул сау чакта оҗмахта яшим икән, оҗмахта. Бар да әзер —пешкән дә төшкән . Улы Арслан бер генә атна элек Кырымга ялга китте Килене: «Үз бакчабыз бар. ел саен курортларда акча туздырып йөрен булмас, без монда улым, кайнанам белән бакчада гына ял итәрбез» дип калган иде дә, булмады Арсланы китеп өч көн дә үтмәде, аягын сындырып больница) а керде. Менә шулай Маһруй әби килененә ашарга илтергә дип больницага барган җиреннән арып талып кайтып кергән иде. Каты итеп шалтыраган телефон тавышы аны сискәндереп җибәрде. Ул, үзенчә җәһәт кенә торырга теләп, «хәзер, хәзер, барам» дип, диваннан кузгалганчы телефон шалтыравыннан туктады «>би трубканы колагына'куеп, «әллү, әллү» дип эндәшкәләде дә. «ярар, кирәгем булса, тагын шалтырарсың әле», дни. кухняга кереп чәй кхярга җыенды. Телефон тагын шалтырады «Хәзер, хәзер, элми тор' .» Ул тагын кабаланып трубканы алды, тагын берәү дә эндәшмәде. Әби трубканы элгәч, тиз-тиз генә чәй кайнатып, җиләкләп, вареньелап кына чәй эчәргә утырган иде, ишектәге звонок зыңлап шалтырап куйды. МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ «Әй, рәхмәт төшкере, кемдә булса бер бәхетле тамагы килә, бигрәк мактап йөри икән»,— дип, ишекне барып ачты. Анда муеннарына тимер-томыр аскан яшь кенә ике егет басып тора иде. — Исәнмесез, әби. Керергә ярыймы? Без телефон станциясеннән, телефоныгызны тикшерәбез. — Керегез, улым, керегез. Әй, рәхмәт төшкерләре! Әллә нәрсә булган телефунга, үзе шалтырый, үзе •сөйләшми. Күрәсең, ватылгандыр. Әнә, карагыз, тикшерегез үзен, узыгыз түр якка. Егетләр ишек төбендә аякларын һәйбәтләп сөрттеләр дә түргә уздылар, жәһәт кенә аппаратны сүтеп ташладылар, аннары: «Станция, станция! Мине ишетәсезме? Әйе, тикшердек, булды, төзәттек Отлично эшли. Да, да! » — диештеләр дә чыгарга ишек төбенә килделәр. — Булды, әби. Телефоныгыз отлично эшли хәзер, төзәттек! — диде берсе. Аннан бүлмәгә күз йөртеп алды.— Әллә, әби, бер үзең генә шундый зур квартирада торасың инде? Әби тезепме тезеп китте. Улының курортта, килененең булнистә, оныгы Тәлгатнең Казанка буендагы бакчаларында кунып-төнеп ятуын сөйләп бирде. Е1етләргә савыт тутырып алма китерде. Кесәләренә көнбагыш салды. Аркаларыннан сөя-сөя, мең төрле матур теләкләр тели- тели, ишектән озатып калды. Ләкин әби сервант өстендәге вазадан ике егерме бишлекне шушы ике чибәр егетнең алып китүен белмәде. Бер сәгатьлек киңәшмәдә башлыкларының яңа күрсәтмәләре, планнары белән танышканнан соң, Зөлфәт Мәрдәнов үз участогына юл тотты Салих белән сөйләшергә, малайның кылын тартып карарга кирәк. ӘЯлә башта Фәһимәдән сорашыргамы? Андый уйны башына да кертергә куркып, эченнән һаман «юк, моның булуы мөмкин түгел» дип кабатласа да, шикләнүдән арына алмады Нигә соң әле ул бу хакта Шакуров белән сөйләшми? Шакуров Фәһимәләр гаиләсен яхшы белә ич. Фәһимә белән Зөлфәт арасындагы дуслыкны да белә. Аннары ул Мәрдәновтан өлкәнрәк, тәҗрибәсе дә күбрәк. Әйе, хәзер үк аны күреп сөйләшергә кирәк. Мәрдәнов адымын кызулатып Шакуров участогы ягына бара торган авТобус тукталышына китте. Биш катлы йорттан берсе кулына кечкенә чемодан, икенчесе муенына телефон чыбыклары ураган ике егет ашыгып килеп чыктылар. Каршыларына очраган бер хатынга бәрелеп, кулындагы сумкасын чак төшермичә, кире якка китеп бардылар. Зөлфәт тукталып калды. «Нигә шул кадәр ашыга бу егетләр, ханым кешене бәреп ега яздылар, гафу да үтенүне кирәк тапмадылар. Кайсы телефон станциясендә шундый тәртипсез кешеләр эшли икән?» Егетләр бик тиз күздән югалды. Шулай да чандыр гәүдәле, чәчен «подгоршок» алдырган кечерәк башлысын Зөлфәт хәтерләп калырга өлгерде. Ул егетләр чыккан егерме икенче йорт янына килде. Бу йорт аның участогына керә иде. Монда торучы һәрбер семьяны яхшы белә ул. Эче пошып китте аның: әллә нинди сизенү, шикләнү туды күңелендә. Кемнәрдә телефон? Барлыгы җиде. Әһә! Бу подъездда инженер Бадам- шиннарда гына бар. Ул үзе ялда, хатыны больницада, әби бер үзе... Лейтенант Мәрдәнов ике атлыйсын бер атлап, дүртенче катка менеп китте. Маһруй әби авызына китергән чынаягын кире куеп, аксый-аксый ишекне килеп ачты. Зөлфәтне күргәч, шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. — Әйдүк, улым, әйдүк, күптән күргәнем дә юк үзеңне! Әйдә уз, утыр, бер үзем күңелсезләнеп чәй эчеп утыра идем әле. Ни хәлләрдә яшисен? — Әкрен генә яшәп ятабыз, әбкәй. Тиз генә телефон шалтыратырга кирәк иде дә, менә кердем инде сезне борчып... — Шалтырат, шалтырат, улым. Әле яна гына төзәтеп чыгып киттеләр. Ике егет килгән иде, минут эчендә телефон эшли башлады. Зөлфәт телефоннан номер җыйнады. — Ислам абый, синме бу? Китми тор әле, яме. Хәзер мин синен янга барам.— Ул трубканы куймый гына тагын номер җыйнады. Ремонт бюросыннан нинди заказ белән ... телефон төзәтергә җибәрүләрен сораштырды. Ремонт бюросыннан бүген андый заказ булганы юк, днп җавап бирделәр. Зөлфәт трубканы кулына тоткан килеш бераз уйланып торды да. Маһруй әбине хәвефхафага төшермәс өчен, анардан артык берни дә сораштырмыйча, әби ясап куйган бер чынаяк чәйне эчеп, тыныч кына саубуллашып чыгып китте. Подъезд төбендә тукталып, телефонлы бүтән квартираларны да исенә төшереп чыкты. Бәлки әле, аларга да кергәннәрдер?.. Тиктомалдан гына берәр квартирга килеп керү Зөлфәт өчен дә. өй хуҗалары өчен дә көтелмәгән хәл түгел иде. Бу участокта ике ел эшләү дәверендә ул ун меңгә якын кешене белеп бетерә язган иде. Ул аларның хәләхвәлләре белән кызыксынып тора, кайвакыт өйләренә дә кереп чыккалый. Кешеләр дә аны ихтирам итә. Өйләрен бикләп ку- рортка-мазарга киткән чакларында аңа әйтеп китүне тиеш табалар Хәзер дә аның берничә минут эчендә җиде квартирга сугылып чыгуы бер дә гаҗәп тоелмады Ул кайберләреңә кереп телефоннан шалтырат ты. кайберләреннән әлеге егетләрне сораштырды Егетләр башка квартирларга кермәгән иде. Шәкүров участогына барып кергәндә. Ислам бер ир кеше белән сөйләшеп утыра иде. Ул ым белән генә Зөлфәтнең утыруын үтенде. — Менә шул, туганкай.— диде Шәкүров янына килгән ир кеше. Зөлфәткә игътибар да итмичә — Озын сү шен кыскасы, табып бирегез мина ул сволочьларны! Җитәр, ике көн узды! Сез монда булчәгездэ тыныч кына утырган арада, алар инде тагын берәр кызга бәйләнеп өлгергәннәрдер. Кызым бичарам, ике көн инде, урамга чыгу түгел, тәрәзәдән карарга да курка Гомерлеккә шулай нервный булып калса?.. — Гаеп үзегездә дә бар. абзый кеше. - диде Шәкүров — Унбиш яшьлек кыз баланы нигә сез төнге уникегә кадәр йөртәсез? Укучы балага режим кирәклекне белмисезмени? Ул сәгать унда өйдә булырга тиеш... — Аклану эзләмәгез, лейтенант.— дип, әлеге ир тагын кызып китте — Каян чыккан ул закон? Төнге уннан соң өйдән чыкма, имеш. Ниндидер паразитлардан куркып, барасы җиреңә барма, имеш. Баланың каникулы, рәхәтләнеп йөреп калсын. Менә уку башлангач, кусаң да, өйдән чыгарып булмый аларны Үзебезнең телевизор ватылган чакка туры килүен лә әйт син апын! Ә шимбә көнне, яхшы тапшыру була дип. кызы да буынга төште. Төпчек бит. каршы килмәдек. Аны кем шулай соң кайтыр дип уйлаган. Ул бик авырлык белән генә кузгалды Зөлфәт аның бер аягында протез икәнен шәйләп алды да. ярдәм нтмәкче булып, урыныннан торды —- Зарар юк. үзем дә ярыйсы кыймылдыйм әле мин,—диде ир.— Озак утырып торсам гына оеша башлый — Аннары кесәсеннән папирос алып кабызды — Сволочьлар. күрсеннәр иде алар без күргән нужа- хәсрәтләрне! Шулар дөньяда рәхәт яшәсен, укысын, рәхәтләнеп уз җиребездә йөрсен дип. унтугыз яшемдә аяксыз калдым мин Ә алар синең газиз балаңны мыскыл нтмәкче Тоткач та миңа хәбәр итегез, барып бик кагы итеп битләренә төкерәм. шунсыз җаным тынычланмаячак. РӘИСӘ ИШМОРАТОВА ф МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ Ул, аягы белән дә, таягы белән дә шак-шок басып, ишек катына килде, сау булыгыз дип тә әйтмичә чыгып китте. Милиция лейтенантлары — Мәрдәнов белән Шакуров беравык сүзсез утырдылар. Шәкүровныц бит урталары кызарып, маңгаена тир бәреп чыккан иде — Суга баттылармыни! Эзләренә һич төшеп булмый. Ике тәүлек узды бит инде... — Ислам абый, минем сиңа бер киңәшем бар. Шакуров өстәл кырыена төшеп калган тәмәке көлен кәгазь кисәге белән себереп алды да, тәрәзә янына барып, форточканы ачты. — Тыңлыйм, Мәрдәнов. Зөлфәт әлеге ир сүзләреннән бик дулкынланып, тагы да борчыла төшкән иде. Калтырар дәрәжәгә житеп. Шәкүровка Фәһимә энесе Салихтан шикләнүен сөйләп бирде. Шакуров кинәт тынып калып, өстәле янына барып утырды. Аның юантык гәүдәсе кечерәеп киткәндәй булды, әле яше кырыкка да житмәгән булуына карамастан, чаллана башлаган кара чәчләрен сыпыргалап алды да, Зөлфәтнең йөзенә күтәрелеп карамыйча гына, бераз үпкә катыш тавыш белән әйтте: — Ялгышасың, Зөлфәт, бик нык ялгышасың! Мин ул семьяны синнән әйбәтрәк беләм. Ә син Фәһимәне генә беләсең, синең әле бер канчан да аларда булганың юк, Заһит абый белән сөйләшеп утырганың юк. Киңәш итеп әйтәм: тиз көндә үзләренә кереп, Заһит абый белән таныш. Ул үз гомерендә беркемгә начарлык эшләмәгән, кешегә һаман яхшылык кына теләгән, кешеләрнең әйбәт яшәвенә ихлас шатлана торган кеше. Чын мәгънәсендә коммунист ул. Җитмәсә тагын, булачак хатыныңның абыйсы. Ташла юк-бар уеңны... Бу — минем участок, һәм мин әйтәм ул семьяда җинаятьче үсүне мин башыма да китерә алмыйм. — Тәмам аптырадым инде,— диде Мәрдәнов.— Әллә кичтән ишетелгән тавыш шулай колакта яңгырап калган, хәтерләтә бит шуны. Ул малайның «Туктагыз, мине көтеп торыгыз» диюе булды, бөтен тәнемне электр тогы суктымыни!.. Ислам Шәкүров, тагын урыныннан торып, гадәтенчә, кызу-кызу йөренеп алды. — Әгәр чыннан да син уйлаганча булса, Зөлфәт, эшләр харап. Мин пичәмә еллар юкны бушка аударып йөргән булып чыгам. Лейтенант Шәкүров хезмәттәше Мәрдәновның үз эшенә һәрвакыт житди һәм зур жаваплылык белән караганын яхшы белә, шул ук вакытта ул аның искиткеч кешелеклелеге белән гыныч холкын да күреп тора иде. Фәһимәсе өчен утка-суга ташланырга әзер йөргән бер вакытта. аның туганына үзе ышанмаган яланы ягу түгел, гаепләре күренеп торган кешеләр белән дә ул ипләп кенә, такт белән генә эш итәргә тырыша иде. Шуның өчен Шәкүров иптәшенең шикләнүләрен игътибарсыз калдырмады. Алар озак кына сөйләшеп-киңәшеп утырдылар да, икесе бер фикергә килеп, конкрет план корып аерылыштылар. Алар моңарчы, гадәттә, һәр көн иртән район милиция идарәсендә генә күрешә торган булсалар, моннан ары, бу җинаятьнең очына чыкканчы, бергә эшләргә булдылар. Инде төш вакыты да узып бара иде. Зөлфәт кайсы ашханәгә керим дип уйларга да өлгермәде, Фәһимәнең тагын егерме минуттан көндезге аш сәгате бетүен исенә төшереп, аңа шалтыратырга дип үз участогына ашыкты. 6 Фәһимә беренче каттагы кечкенә лабораториягә керде дә ишеген бикләп үк куйды. Монда көн буе рәхәтләнеп эшләргә була: тыныч та. салкынча да. Аның хәзер эшенең иң күп, иң җаваплы көннәре — ми нимумнарын тапшырып, диссертациясен яза торган чак Эш күп. ләкин ул шул кадәр дәртләнеп, бирелеп эшли. Мондый минутларда ул аруның нәрсә икәнен дә белми. Төрле төстәге сыекчалар тулган мензуркалардагы анализларны, үэе тапкан химик составларны журналга язып утырган чаклардан да бәхетле минутлар юктыр, мөгаен. Әле бала чакта, жиле классны тәмамламас борын ук. фармацевтлар техникумына ке- ♦ рәм. дип нинди өзгәләнде бит ул. Төрле авыруларны дәвалый торган з даруларны үз кулың белән ясау ин жаваплы. иң кызыклы эш булып = күренә иде аңа. Ләкин жингәсе авызын да ачтырмады.— Әнкәйнең ва- 5 сыяте шулай, сине югары белем алганчы укытырга кушты. Белем алырга сәләте дә. теләге дә зур булган Фәһимә карышын Ё 1 ормады. укыды. Химия-технология институтын тәмамлагач, аны зур 4 бер завод каршындагы лабораториягә эшкә калдырдылар 5 Фәһимә урындыкка утырган килеш, башын артка ташлап, унга 3 калды. | — Их. тыныч кына, бер нәрсә өчен дә борчылмый гына эшлисе 1 иде. Ун сәгать, унбиш сәгать буена лабораториядән чыкмый эшләргә ДӘ риза уЛ I I -!еТ\ * күңелен төшерә, кәефен ала анык. * «Әй. Салих энекәем Тол хатын дип үртисен. Мнн аны үзем теләп □ алганмыни? Үземчә тормыш корып, яраткан кешем белән яшисем н килмимени минем? Ә ул жиңгигә ни кирәк? Ул бит Зөлфәтне бөтенләй* белми: күргәне дә. сөйләшкәне дә юк. э үзе бик жәелеп. үзенә-үзе о ышанып, кешеләрне д.) ышандырырлык итеп, анын данын сата Мили- * пионерына артык ышанасын, имеш, авызың бер пешкәч, салкын суны =• да өреп кабарга кирәк, имеш». Фәһимә ярты елга якын Зөлфәт белән таныш, дус булган, аның бе- £ лән бергә уздырган минутларын күз алдына китереп, уйланып утырды s Зөлфәтнең апа беркайчан да хәтер калырлык сүз әйткәнен яки сак- ? сыз кыланганын хәтерләми Анын колагында кинәт җиңгәсенең ярым шаяртып әйткән сүзләре яңгырап киткәндәй булды. — Егетләр алар өйләнгәнче хатыннар белән йөрергә ярата, өйләнергә булса, кыз кирәк аларга Фәһимә урыныннан сикереп торды да. кулына ике мензурка һәм калын журналын алып, ишеккә ташланды. Бу сүзләрдән качып китмәкче иде бугай, ләкин күңел түрендәге уйлары аны кире урындыкка утыртты «Юк1 Зөлфәт намуслы егет. Әй. нәрсә дип әле мин акланып торам? Үз акылым, үз фикерем юкмыни минем? Яратам мин аны Яратам* Яратам! Минем бу изге хисемә тыкшынырга кемнең хакы бар5» Төрле төстәге сыекчалар салынган мензуркалар, яшел, зәнгәр. кызыл төсләр бергә кушылып, тәрәзәдән төшкән кояш нурларында хйнау- лан өстәл өстендә гажәеп бер матурлык пәйда булды Халык көнкүреше өчен, яшәү өчен кирәкле 6} матдәләр үзләренең нәгижә жи- мешләрен шундый матур итеп бирерләрме? Кайчакларда тышкы матурлык алдаучан да була бит «Зөлфәтем, ышандыр мине! Синең белән бергә атлап барыр сук» магым бәхетле була алырмы..» 7 Гражданнар кабул итү сәга • ' " --пасына утыр ган олы яшьтәге ханым белән сөйләшеп бетергәндә генә телефон шалтырады. — Тыңлыйм.— диде Мәрдәнов. Телефонда Шәкүров иде. — Әле яңа гына дружинник Габитов шалтыратты «Безнең егет> икенче берәү белән синең участок каршында басып тора икән. Тәрәзәң* нән кара әле. китеп өлгермәделәрме икән?.. — Рәхмәт, Ислам абый. Зөлфәт трубканы элде дә, өстәл янында утырган апага, бер генә минутка дип, урам як тәрәзәгә килде. Каршы якта яшел агач ябалдашы астында ак күлмәк, соры чалбар кигән Салих басып тора Кулын кесәсенә тыккан, гамьсез, һич нәрсәгә исе китми. Зөлфәт кинәт Фәһимәсен күргәндәй булды. Салихның кай ягыдыр Фәһимәгә охшаган иде. Ә иптәше кайда? Ислам абый икәү диде бит... Өстәл янында утырган ханым: — Ярар. алайса, мин китим, сез әйткәнчә, иртәгә гариза язып килермен,— дип, урыныннан торды. Ьу ханым күршесеннән зарланып килгән иде. Өч гаиләгә бер кухня, ди. Бер күршем белән бик тату, ди, ә менә икенчесе, алла үзе сакласын, каберең якын булмасын, шундый әшәке телле хатын, ди. Ханым сөйләнә-сөкләнә чыккан ишектән зифа буйлы, ак күлмәкле үсмер егет килеп керде. — Мөмкинме. Зөлфәт абый? — Әйдә, Тәлгат. узып кара.— диде Мәрдәнов, Маһруй әбинең оныгын баштанаяк күздән үткәреп — Я, хәлләрең ничек? Әниең янына больницага барасыңмы? Тәлгат маңгай астыннан гына Зөлфәткә карап тын гына тора бирде. Нидер әйтер сүзе дә бар шикелле. — Сөйләп жибәр, ни йомыш? — диде Мәрдәнов. — Ни... сез бүген безгә кереп чыккансыз икән... — Кергән идем шул. — Әби өйдән илле сум акча югалткан, базардан алма сатып жый- ган акча иде Шуны миннән таптыра, син генә алгансың, ди. Мин алырга булгач, базардан >к алып кайтмаган булыр идем. Өйгә керүче дә юк... Кая киткән, белмим, аптырадым... Зөлфәтнең күз алдына шундук бая Тәлгатләр өеннән чыккан ике егет килеп басты. — Я, лейтенант абый, нәрсә әйтәсез? Югыйсә, әби, әниеңә әйтәм, ди.. Мин алмаган акчаны ничек табыйм ди хәзер. «Димәк, әби теге ике «монтерның» керүе турында Тәлгаткә әйтмәгән,—дип уйлады Зөлфәт.—Оныткан, күрәсең. Карчык кеше шул, склероз барын да оныттырадыр». Мәрдәнов үзе дә ул егетләр турында Тәлгаткә әйтүне кирәк тапмады. Ул сөйләгәннәрне бер кәгазьгә әйбәтләп язып куйды да урыныннан торды: — Ярый, борчылма, Тәлгат. акчаңны табарбыз,— диде. Тәлгат чыгып китү белән үк тәрәзә янына килде. Агач төбендә басып торган Салих Тәлгатне каршы алды. Аннары алар сөйләшә- сөйләшә китеп бардылар. Якындагы кафе алдында тәмәке тартып торган егерме яшьләр чамасындагы егет — дружинник Габитов та алар артыннан атлады. Кабул итү сәгате беткән иде. Мәрдәнов үзе дә, тиз генә бер карарга килеп, храмга чыкты һәм. Салихларны күздән югалтмаска тырышып, артларыннан китте. Салих гамьсез адымнар белән генә атлый, ул бер нәрсә дә уйламый кебек, ә Тәлгат башын аска игән дә очраган кешеләргә күтәрелеп тә карамыйча бара. Аның бик нык эче поша булса кирәк. Ә алар артыннан күз яздырмый барган Мәрдәнов жиргә түгел, энәгә баскандай, тигезсез адымнар белән атлый. Ул яшүсмерләрнең бозык юлга керә башлаганнарын белсә, һәрвакыт борчыла. Ә бу юлы? Эш дәверендә әле анын мондый авыр хәлгә очраганы юк иде. Үзенә ин якын кешеннен энесен, бәлки, тиз көндә булачак якын туганыңны, жинаять- че түгелме дип күзәтеп йөр инде! Намуска тия бу, жанны мәсхәрәли. Әллә, чыннан ла, ялгышамы сон? Әнә Шакуров әйтә бит, кулымны кисмәгә бирәм, син ялгышасын, ди. Ә шулай ла үзе дә икеләнде. Шулай булмаса, иң әйбәт дружиннигы саналган Габитовны бирер идемени? Габитов бүген иртәдән бирле Салих артыннан күзәткән, ләкин һичбер шикләнерлек сәбәп тапмаган... Егетләр киң проспект читендәге эскәмиягә барып утырдылар. Биш минут чамасы узгач, Габитов та, кулына газета тотып, алар янына килеп утырды. Зөлфәт исә шуннан ерак түгел, каршыдарак торган автомат телефон будкасына керде дә Салих белән Тәлгатне дикъкатьләп күзәтә башлады. Юк, тыныч түгел иде егетләр. Бер-берсенә ачуланалар идеме, үпкә катыш бәхәс итәләр идеме? Шул чак алар янына яшь кенә бер егет белән нык кына бизәнгән, җилкәсе аша кызыл сумка аскан җирән чәчле бер кызый килеп туктады. Алар кул биреп күрештеләр. Зөлфәткә дә инде, шалтыраткан булып, озак тору мөмкин түгел иде. Җитмәсә, автомат ишеге төбенә бер-ике кеше дә килеп басты. Ул чыкты да, блокнотыннан яна номер эзләгән булып, Салихларны күзәтүен дәвам иттерде. Ул арада әлеге егет белән кыз китеп тә барды. Зөлфәт үз күзләренә үзе ышанмады. Егете — иртәнге якта өстенә иске тужурка, муенына тимер чыбык төргәге асып. Маһруй әбиләр подъездыннан атылып-бәрелеп чыкканнарның берсе иде. Аның өс-башы танымаслык булып үзгәргән, ләкин пөхтә итеп «подгоршок» алынган чәче, кечкенә түгәрәк башы Зөлфәтнең хәтеренә сенеп калган иде. Зөлфәт алар артыннан баруны кирәк тапмады. Егетнең кем икәнлеген Тәлгаттән дә белеп булачак иде Менә Салих белән Тәлгат тә. урыннарыннан торып, икесе ике якка китеп бардылар. Зөлфәт уенча, алар хәзер бер кая да бармыйча, өйләренә кайтып китәргә тиеш. Шуның өчен дә, эскәмиядә утырып калган Габитовка, урыныңнан кузгалма дип, кулы белән ишарә ясады ди юл аша аның янына чыкты. Габитов аңа Салих белән Тәлгатнен, икәү генә утырганда, урланган акча турында гына сөйләшеп утыруларын, ә инде бу егет белән кызның (егете Коля исемле икән) Галим исемле бер иптәшләренең туган көненә бергәләшеп барабыз дип, боларны да чакырып китүен әйтте. — Тәлгат: «Бәлки барырбыз», дисә дә. Салих: «Галим белән башка беркайчан да очрашырга теләмим», дип әйтте, диде Габитов. Зөлфәт инде Салихның шикле кешеләр белән бәйләнешкә керә башлавына шикләнмәде. Аңа бик кыен булып китте. Берничә көннән, ә бәлки, берничә сәгатьтән. Салихны алар милиция идарәсенә алып килерләр, шунсыз булмас. Шәкүровка шалтыратырга да әйтергә кирәк. Миннән булмый, миннән башка гына Юк. башта Фәһимәгә шалтыратыйм. Ул хәзер, мөгаен, өенә кайтып җиткәндер. Әгәр кинога чакырсам?.. Шунда барсын да сөйләшербез . Зөлфәт бөтен көчен җыйнап трубкага үрелде Ләкин шул хәлендә тукталып калды Иртәгә Галимнең туган көне Тәлгат барырга риза Димәк... Ул үз участогындагы күзәтү астында тора торган, эчәргә яратучы кешеләрнең барсының ла исем-фамилияләрен хәтеренә төшереп чыкты. Юк, Галим дигәне юк алар арасында, бәлки, бу —кушаматыдыр? Бәлки, аны Ислам абый беләдер? Ул Шәкүровка шалтыратыр өчен кире будкага керле. — Хәерле кич. Ислам абый! Нинди яңалыклар бар? — Габитов минем янда утыра. Вакытың булса кил. — Пөгепдем. Ләкин Галим исемле шикләнерлек кеше Шәкүров участогында да юк булып чыкты. — Анысын иртәгә иртәнге летучка вакытында районның барлык участокларыннан тикшереп алырга да була,—диде Шәкүров Аннары Мәрдәновпыц күзенә текәлеп карап торды да. — Мина Габитов яна мәгълүматлар бирде. Шикләнүләреңнең дөрес булуы ихтимал...— диде. Мәрдәнов маңгаена кинәт бәреп чыккан тирен кулъяулыгы белән сөртеп алды. — Нишлисен бит? Салих та адәм баласы! Димәк, ялгышкан, дөресрәге: әтиәниләре, шул ук Фәһимә дә ялгышкан булып чыга. Кай урындадыр, кан вакыттадыр игътибарлары җитмәгән. Ә Салих шуннан файдаланган... Лейтенант Шәкүровның муен тамырлары бүртеп китте, ике күзен дә сөрем томалагандай булды, биш көн буена сузылган бу күңелсез вакыйга аның нервысын байтак сүткән иде. Әгәр чыннан да үзенең бик хөрмәт итеп йөргән Заһит абыйсының бердәнбер малае җинаять юлына баскан булса?.. Ул әлегә кадәр лейтенант Мәрдәновнын шикләнүләренә ышанмаса яки ышанырга да телә.мәсә, бүген инде Зөлфәт: «Тәлгатләр өеннән акчаны Коля урлаган, ә Коля Салихның да, Тәл- гатнен дә дусты» дип кырт кисеп әйткәч, Габитов та яна материаллар өстәгәч, ышанмый булдыра алмады. Ул, ни Заһит абыйсын, ни үзен якларлык сүз таба алмыйча. — Мин сина ихластан әйтәм, Зөлфәт, бу очракта Салих ялгышлык эшләсә дә, бу аның беренче ялгышуы Әлегә кадәр анардан шикләнерлек хәл булмады Белом бит мин үз участогым кешеләрен,— диде. 8 Мөршидә белән Заһит институтның беренче курсыннан башлап бергә укыдылар. Биш ел буе якын дус, сокланырлык иптәш булып йөрделәр. Яхшы мөнәсәбәтләр бара-тора мәхәббәткә әверелеп, аларны мәңгегә бәйләде. Эшләвен дә икесе бер заводта эшли башладылар. Яшь хатынның дөньяда иң бәхетле көне кайсы дисәләр, Мөршидә, мөгаен, балага узган көнем, дияр иде. Беренче кабат, оялып кына, үзенең йөкле икәнен әйткәч, Заһит, чиксез шатланып, хатынын озак итеп кочып торды. Әкрен генә колагына пышылдады: — Кем булыр икән кызмы, улмы? Исемен ничек кушарбыз икән?.. Шул көннән башлап алар дөньяда өчәү яши башладылар: өчәү эшкә бардылар, өчәү кире кайттылар Заһит Мөршидәнең һәр хәрәкәтен, һәр адымын күзәтеп, саклап кына йөрде. Теләгән бер нәрсәсен ашатты ул Мөршидәгә. «Улыбыз я кызыбыз өчен кирәк бит», диде. Ләкин, көннәр узган саен, аларның бу чиксез бәхетен кара күңелсезлек каплап алды, һич уйламаганда, төн уртасында, Мөршидә авырып китте. Врач чакырдылар. Тик врачлар килеп җиткәнче, ул дүрт ай ярым гына элек яралган үле ир бала тапкан иде инде. Заһит кинәт картаеп китте Мөршидә җылады да җылады. Мондый хәлнең кабатлану ихтималын ишеткәч, бөтенләй һушсыз булды. Икенче баласын ул зур газаплар белән жиде айга кадәр күтәрде. Ләкин больницага баланы саклап калу өчен ятарга барган көнне тагын да баланың карында ук үлгәнлеге билгеле булды. Мөршидәнең ата-анасы да, туганнары да моннан соң газапланып авырга узып йөрмәскә киңәш бирделәр. Заһит та: — Бөтенләй баласыз яшәгән кешеләр дә бар. Әле бит минем сеңелем — Фәһимә бар. Ул кияүгә чыгар, аның бәбәе булыр. Шул бәбәйне багарбыз. Моннан соң балага узу турында уйлама да, борчылма да,— диде. Мөршидә барыбер моңа риза булмады. Ул врачлар киңәшен тотты. Нык дәваланды һәм өченче тапкыр да шундый фаҗигане кичермәс өчен, алдан ничәдер ай баланы саклап больницада ятты, һәм врач- ларның зур ярдәме белән өченче бала булып Салих туды Өч килолы малай түгел, дөньяга аңлатып булмый торган бер илаһи көч туды. Гаиләгә якты көн, якты төн булып беренче өйләнгән көннәрендәге зур бәхет, кайнар мәхәббәт кире кайтты. Шуның белән бергә борчуы да килде. Салихның әз генә температурасы күтәрелсә дә, Заһит белән Мөршидә кая барырга урын тапмыйлар — балага карап үзләре авы- ♦ рый, балага карап үзләре сызлана иде. Әби-бабайлар, туганнарының з телендә Салихтан башка нәрсә булмады да. = Бик авыр булса да, Мөршидә бала хакына яраткан эшен ташлады, = өйрәнгән коллективыннан аерылды. Бөтен тормышын баласына бирде. “ Салих уку яшенә житкәнче, шулай өйдә утырды. Баланы ничек тәрбия 5 итәргә кирәклекне Мөршидә дә, Заһит та бик яхшы белә, ләкин күп 4 вакытта ул кагыйдә ничектер онытыла иде. Мөршидә, барлык эшне дә S үзе эшләп, бар нәрсәне үзе әзерләп, Салихның иренчәк булып үсүенә Э төп сәбәпче булды. ’ г Алтынчы класста укыган чакта класс җитәкчесе Мөршидәгә: - — Салих сәләтле укучы, ләкин актив түгел. Кушсаң эшли, кушма- * сан, үзе башлап бер нәрсәне дә эшли белми,—дигән иде * Мөршидә ул вакытта укытучыга үпкәлисе итте. Ә Заһит авыр * сулап: о — Нигә аңа үпкәлисен? Салихны шулай итеп үзебез үстердек. Хә- J* зер менә шуның нәтиҗәсен үзебез күрәбез. Без бит аның сәламәтлеген * генә кайгырттык, бик каты яраттык. Инде хәзер күздән ычкындырмаска 2 кирәк,— дигән иде. Сигезенче классларда укыган чакта Салих бик нык үзгәреп китте. | Әнисенең артык дәрәжәдә кайгыртуы хәзер аның ачуын гына китерә “ иде. Хәзер ул еш кына ® — Әллә мин баламы, әни? Нәрсә һаман мине бала урынына күреп х тикшереп торасың? — дн башлады 2 Мөршидә аның үзе сайлаган малайлар белән генә дус булып йөрү ен тели иде. Ә Салих әнисенә Макаренко китапларын укырга киңәш бирде. Балаларны төрле бала белән аралашудан тыймаска кирәк, мондый аралашу аларның характерлары формалаш) өчен зарур нәрсә дигэи сүзләрен әнисенә укып күрсәтте. Заһит, инде улының үсеп җиткәнен күреп, Мөршидәгә: — Үзенә юл куярга кирәк, үзе теләгән иптәшләре белән йөрсен, аралашсын, ана инде унбиш яшь тулды, хәзер аның үз характеры, тормышка үз карашы булырга тиеш,— диде. Ләкин Мөршидә анык саен: — Мин кем белән дуслашырга кушсам. Салих шулар белән генә йөрер! Ана иң һәйбәт малай — Тәлгат. Әти-әниләре дә яхшы кеше, йөрсеннәр бергә. Тәлгат белән кунып төнен ятса да, сүзем юк, — дип үзенекен тәкърарлады. 9 Талгат Галим белән кызык кына танышты Пһлай вер кенне Бауман урамыннан кызу гына барганда, аны моны уйлап та тормыйча, йөгереп кенә каршы яктагы кибеткә чыкты Чыкты, ләкин шунда ук аны милиционер туктатты, кулын козырегына куеп. — Егет кеше, күрсәтелмәгән жирдән урам аша чыгарга ярамаганны белә торгансыздыр Нигә тәртип бозасыз? — дни фамилиясен, кайсы мәктәптә укуын сорый башлады. Тәлгат, нәрсә дияргә дә белмичә, кызарынып басын торды Башын түбен игән килеш, кызу-кызу кесәләрен актара башлады, ә кесәдә бер тиен дә акча юк икән. Шул чак, боларга игътибар итеп, озын гына буйлы, ачык чырайлы, ялан баш бер егет бер-нке минут эчендә җыйналып өлгергән халык арасыннан килеп чыкты да көр тавыш белән: — Менә миндә бар, юк акчанны эзләмә, мәгез,— дип, милиционерга бер сум акча сузды. Тәлгат бу рәхимле егеткә күзләрен тутырып карады да, бер сүз дә әйтми, янадан күзләрен җиргә текәде. Ә милиционер егет сузган акчаны кире этәреп: — Мәшәкатьләнмәгез, гражданин, сезнен ярдәм кирәкми монда, юлыгызда булыгыз.— диде. Шунда ук җыйналган халыкка карап: — Иптәшләр, берни дә булганы юк, таралышыгыз, таралышыгыз. Бар. егет, син дә юлында бул, кара аны, тагын икенче кабат йөри белми йөрсәң, болан гына котылмассың, кулыннан тотармын да мәктәпкә, илтәшләрең, укытучыларың янына ук алып барырмын,— дип, Тәлгатне шелтәләп озатып җибәрде. Тәлгат, башын түбән иеп, китеп барды. Ул ара да булмады, кемдер берәү аның җиңеннән килеп тартты: — Я, ничек, ычкындыңмы? Бу баягы егет иде. — Ычкындым . Кесәдә акча булса, берни түгел иде дә, түләп киткән булыр идем, болай уңайсызрак килеп чыкты. Алар сөйләшә-сөйләшә бергә киттеләр. — Укучы малайлардан штраф түләтми алар,— диде Тәлгатнең яңа танышы Әнә нәрсә ди бит: мәктәбенә хәбәр итәм, ди. Итәр дә. Аңа нәрсә? Тик минем яклаганны күргәч кенә тынып калды. Беләм мин аларны!— Ул Тәлгатнен җилкәсенә кулын салды:—Әйдә, милициядән котылу шатлыгыннан кинога керәбез!.. — Рәхмәт. Күрдең бит, акчам юк. Бу яхшылыгың өчен сине мин үзем кинога алып керергә тиеш.— Ул кинәт кенә: — Әйдә, безгә, өйдә акча бар минем,— дип, яңа танышына карады. — Пустяк. Бу юлы булмаса, икенче юлы син алып керерсең. Әйдә, таныш булыйк — Ул шәм шикелле шома кулын Тәлгаткә сузды: — Мин Галим исемле булам, заводта слесарь. Тәлгат аңар ихтирам белән күтәрелеп карады. Ул бит үзе дә унны тәмамлагач заводта токарь булып эшкә керү турында хыяллана. Ә кичләрен университеткамы анда, кая да булса математика факультетына керү өчен хәзерлек курсында укырмын дип уйлый. Алар кинога керделәр. Су эчтеләр, мороженое ашадылар һәм шул көннән бирле алар еш кына очрашып, дус булып йөри башладылар. Тәлгатнең әти-әнисе дачада чакта — алар шәһәрдә, ә әтиләре шәһәрдә чакта — алар дачада булды. Көннәр шулай үтә торды. Тәлгатнең әтисе курортка китеп, әнисе больницага кергәч, дачада Тәлгат бер үзе калды. Бакча эшенең очы- кырые юк иде Менә шундый авыр чакта Галим, синең өчен эштән отпуска алдым дип, Тәлгаткә ярдәм итә башлады Унөч төп алмагачның алмалары кызарып пешеп утыра. Кая куеп бетерер хәл дә юк. Галим нәкъ әнә шулармы урнаштырырга ярдәм итте дә инде. Көн саен таңнан торып, иң эре алмаларны гына җыеп кәрзингә сала иде дә базарга илтеп сата иде. Тәлгаткә күренеп йөрергә кушмады, мәктәп укучысына базарда алма сатып йөрү килешми, диде. Хәер, ул үзе дә алма сатып утырмады, сөйләшеп куйган кешесенә файда калырлык птеп тапшыра иле дә кайта иде. Аның үзенә дә кәрзин башына файда тия барды. Ә калганын Тәлгаткә кайтарып бирде. Кичләрен алар кинога баралар, шул акчага мороженое ашыйлар, кайчагында сыра, я җи- нелчә генә — кызлар эчә торганын гына — вино да эчкәләп куялар иде. Юк, исерерлек, кешегә сизелерлек түгел, әз-мәз генә. Бу компаниядән Тәлгатнең дусты Салих та читтә калмады Аларга Галимнең күренеп торган тыйнаклыгы, тырышлыгы ошый, әмма алар аның төрмәдә утырып чыкканын белмиләр иде. Ә бер көнне алар өчәүләшеп Тәлгатләр дачасында кичкә кадәр карта уйнадылар. «Сухое» дип аталган ун гына градуслы вино эчтеләр. Бераз кызмача хәлгә килеп, күңеллеләнеп алгач, Галим җәзалы уен тапты: — Әйдәгез, бер кызык эшлибез! — диде — Менә карта. Сез минем оста уйнаганымны беләсез. Икәүләшеп уйнасагыз да, бишәү уйнаса- ♦ гыз да, мине дурак калдыра алмыйсыз. — Икәү бергә уйнасакмы? Без сине айн момент калдырабыз! — диде Тәлгат, масаеп. Аның сүзен Салих эләктереп алды — Алайса,— диде Галим,—әйдәгез, бәхәсләшәбез: әгәр дурак калдырсагыз, сез миңа теләсә нинди җәза бирә аласыз. — Бәхәс!—диделәр берьюлы Тәлгат белән Салих.— Ләкин баштан ук нинди җәза икәнен сөйләшеп куябыз. — Теләсәгез нишләтегез.— диде Галим, бер дә исе китми генә.— Сез мине барыбер дурак калдыра алмыйсыз. Сезнең кебек чибәр егетләр белән байтак уйнаганым бар минем.— Ул аларны юри кыздыра иде.— Әгәр мине отсагызмы, егетләр? Туктагыз әле, бу уенны берәр стакан вино эчмичә башлап булмый Ягсз әле, сезнең җиңү * өчен берәрнс күтәрик әле! Салих белән Тәлгат бер-берсенә караштылар: күпкә китә бит, £ Салихның өенә дә кайтасы бар ь — Борчылма, дус,— диде ана Галим.— Без сине Тәлгат белән оза- о тып куябыз. Уен башланды. Иреннәре кипкән саен вино белән чылатып тордылар. — Әгәр отсагыз, беләсезме, нинди җәза бирәсез мина? —диде Га- ® лим, хәйләкәр генә елмаеп. = — Казанканы төн уртасында йөзеп чыгасың,— диештеләр Салих £ белән Тәлгат... — Шул да булдымы җәза!.. Казанканы түгел, Иделен дә эһ тә итми йөзеп чыгам мин .. Телисезме, сезнең күз алдыгызда беренче очраган кызны менә шунда ияртеп алып киләм Беләсезме, нәрсә? Мин суны да, урманны да яратам, тик менә кызларны яраткан кадәр бер нәрсәне дә ярата алмыйм Сез әле белмисез, ни әйтсәң дә, малайлар шул әле сез — борын астыгыз кипмәгән! — Безнеңме кипмәгән! Ха! Унҗиденче яшьтә кайбер егетләр өйләнеп тә куя,— диде Салих, башын күтәрә төшеп. — Шулап булгач, әйдәгез, бәхәсләшик. Әгәр отсагыз, бүген юлда очраган беренче кыз минеке. Теләсәгез—сезгә дә табам Галим кызлар турында сөйләп, тәҗрибәсез үсмерләрне тәмам шаштырды. , Ике-өч шешә вино бушагач, барсы да шактый кызгач. I алим чыилапмыюриме, дурак булып калды — бер генә дә түгел, рәттән өч мәртәбә. — Молодцы! — диде ул, башын кашып.— Тәки оттыгыз Инде җәзагызны теләсә канчан, теләсә нинди җирдә үтим Алар шәһәргә менеп киттеләр. Автобустан төшкәч, Галим егетләрне култыклап алды. Вакыт соң иде инде. — Авызыгыздан аракы исе килә, аякларыгыз да бик үк т\ры баса алмый, әйдәгез, айныганчы бераз урамда иөрнк. Әнә. чнткәрәк китеп утырып торырга да була,—дип, Галим егетләрне караңгырак бер урамга борып алып кереп китте Ләкин аларга озак йөрергә туры килмәде. Чаттан нөгсрә-йөгерә бер кызкай килеп чыкты. Аны күргән Галим: , — Әнә. бирим дигән колына— чыгарып куяр юлына' Карагыз аны, югалып калмагыз...—диде. милиция ЛЕЙТЕНАНТЫ Салих айнып киткәндәй булды, ул кинәт Галимнең кулына килеп тотынды. — Юк, мин бу эшкә катнашмыйм. Әйдә, киттек, Тәлгат! — Их, чүпрәк! Кайчаннан бирле дус булып йөрисен, ә үзен? Мин сине куркак куян дип уйламаган идем. Әле җитмәсә, карта уйнаган була. Ә карта уенында сүзне үтәми калу — хыянәт. Тәлгат тә бөтенләй бер нәрсә аңламый Галимгә карап тора иде. Галим аларның икесен дә, өстерәп диярлек, капка эченә алып кереп китте. Калганы бик тиз эшләнде. Кыз шул капка яныннан үтеп барганда гына, Галим атылып чыгып, аны үзләре янына тартып алды, шундый ук тизлек белән кызның авызын учы белән каплады. — Әйдә, тот култыгыннан, әнә шунда гына барабыз... Ә син арттан күзәтеп бар. Галим белән Тәлгат кызны култыклап күрше капкага таба киттеләр. Нәрсә булганын рәтләп аңлап та өлгерә алмаган Салих арттарак калды Минут эчендә аның башыннан мең төрле уй узды. Әллә хәзер үк барып, кулларыннан ул кызны йолкып алыргамы? Әллә «коткарыгыз» дип кычкырыргамы? Ләкин эчелгән аракы Салихның акылын томалап ихтыярын алган иде. Уйлары буталчык иде. һәм ул, артларыннан кеше килгәнен күргәч, үзе дә сизмәстән, «йөгерегез!» дип кычкырды да, коты очып, җан-фәрманга чабып китте. 10 Инде менә үз-үзенә урын таба алмый борчыла, өзгәләнә Салих. Кесәсенә кулын тыга да тәрәзә каршысына килеп уйланып басып тора; я кулына китап алып, укырга итеп карый. Ләкин китаптагы сүзләр башына керми, күзләре хәрефләргә текәлгән булса да, уйлары әллә кайда йөри Олыгаеп, җитдиләнеп китте ул бу көннәрне. Әнисе белән әтисенә илтифатлы булып, Фәһимә апасына да хәтер калырлык сүзләр әйтүдән тыелып кала. Әнисе, кинәт шулай җитдиләнеп киткән улына карап, шатланып бетә алмый, ә Заһит бер дә исе китми генә: — Шулай булырга тиеш тә: балалыктан егетлек чорына күчә торган авырлыкны кичерә малай. Кискен борылыш аның организмында. Төне буе урамда йөрүдән дә тәм тапмый башлагандыр,— ди. Ләкин, ни атасы, ни анасы улларының ни уйлаганын, вакыты-ва- кыты белән куркынып, кемнәндер, каядыр качып котылырга теләгән минутларын сизмәделәр. Ә Салих борчыла иде, Тәлгаткә дә үпкәсен әйтеп, ачуланып алды. Ә Тәлгат Галимне яклады: — Юкны сөйләмә, Галим —яхшы егет. Заводта начар кешеләр эшләми .. Ул исерек иде, шаярды гына... ■— Шаярды? Шаяргач кына, нигә ул кызның авызын томалады, каядыр алып китәргә теләде... — Эчмәскә кирәк иде безгә,— диде Тәлгат,—Эчмәгән булсак, син үзен дә бәхәскә катнашып, Галимгә ияреп китмәс идең. Барыбыз да гаепле монда... Бүген Салих. Тәлгат белән аерылышкач, йөгерә-йөгерә өенә кайтты да түземсезләнеп Фәһимә апасын көтә башлады. Аның белән киңәшергә кирәк. Әтиләренә белдерми генә. Ә Фәһимә апасы милиционеры белән сөйләшер. Фәһимә кайтып өс-башын да алмаштырырга өлгермәде, бүлмә ишеген шакып Салих килеп керде. Фәһимә энесенең моңсу күзләреннән күңелсез бер хәл булганын сизеп алды. Салих, ишек яңагына сөялеп, бер сүз дә дәшми басып торгач, кинәт: — Апа, алып бар әле мине иртәгә Зөлфәт абый янына,—диде. Фәһимә Салихның бу сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрде. Ләкин энесенең, бер дә шаярмыйча, туп-туры итеп күзләренә карап торуын күргәч, үзе дә җентекләп Салихка карап чыкты. — Йомышың бар идеме әллә, үскәнем? Салих бер генә секундка каушап калды, йөрәге еш-еш тибә башлады, ул куркынып китте — үз сүзләреннән үзе курыкты. Башына кинәт ♦ әллә нинди хәсрәтле уйлар тулды. «Кем соң ул Зөлфәт?» Шул ук милиционер. Барсын да сөйләтеп бетерер дә, барынны бергә җыйнап, төрмәгә утыртып куяр. Үземне генә гаепләсә бер хәл, бу бит иптәшләрне сату була. Юк, юк, ашыкмаска кирәк. Фәһимә аның иңбашыннан килеп кочты: — Нигә кирәк сиңа Зөлфәт абыең? — Болай гына,— диде Салих, авызын кыйшайтып.— Җизни белән ныгытып танышасы килгән иде. 11 Төнге вакыйгадан соң Галим, өйләренә кайтып, әнисен кисәтеп а куйды. Телефоннан шалтыратсалар — ул өйдә юк Ишек шакыгач, ко- ° ридорда аяк тавышы ишетелгән саен, үзен алырга киләләр, дип куркып < ятты. «Барсын да участок милиционерына барып сөйлим» дип, ничәдер с - мәртәбә урамга да чыкты, ләкин йөрәге җитмәде. Үзенә күпме ярдәм 2 иткән, лагерьдан соң эшкә урнаштырган кеше капитан Симагин янына, g мондый хәлдән соң, баруы да оят! Тәлгат белән Салих милициягә ба- - рып, барсын да сөйләгәннәрдер инде. Күз алдына төрмәнең шыксыз п караңгы биналары килеп, җанны өшетә... Әйе, әйе, әгәр алар куркак о булмасалар, гадел егет булсалар, алар икенче көнне үк милициягә ба “ рырга тиешләр иде. Галим бит аларны «сөйләмәгез» дип кисәтмәде ь Ни өчен соң ул һаман үз-үзен тыя алмый, ни өчен аракы эчүдән туктый алмый, ни өчен бозык егетләр, бозык кызлар аны күбрәк тарта? Нигә ул һаман кемгәдер ачу саклый, кемнедер кыйныйсы килә, ватасы, җимерәсе килә? Үз әнисе белән үги әтисенең аны читкә этәргәне өченме? Аларга ачу итәм дип, ни өчен ул үзен хурлыкка, һәлакәткә төшерә? Үз-үзенә хуҗа булса, заводтагы яшьләр, институттагы студентлар кебек, кешечә матур хыяллар белән канатланып яши алмас идемени? Әнә ашыгып-кабаланып әнисе кайтып керде. Ул гел шулай ашыгып йөри. Әллә ниткән ыгы-зыгылы кеше аның әнисе Бу, мөгаен, ирен югалту куркуыннандыр Ярата ул ирен, балаларыннан артык ярата. Юкса, Галимнең энесе Камилне авылда асрар идемени? Үги әти курортка китте. Ул ике путевка алган иде. Галимнең әнисе: — Үзең генә бар инде,—дип, курорттан баш тартты. — Улым дисен ииде? Да, аңлыйм, аңлыйм,—диде ире. мыскыллырак тавыш белән.—Ләкин, бел, син гомер буе төрмә сандугачын саклап утыра алмаячаксың. — Битәрләмәче шул балалар белән! Әле дә мәхәббәтебез хакына ничә еллар буе балаларымнан ваз кичеп яшим, шуның миңа газап Икәнен күрмисеңмени? Үләр идем дә, вакытсыз үлеп тә булмый бит—— дип үксеп елап җибәрде. Ире аны юатмады, һашиянең кайчандыр тулы, түм түгәрәк булган, хәзер инде ябыгып калган иңсәләре!'.', елаган чакта бик ямьсезләнеп киткән иреннәренә, нервыдай кызыллы-күкле таплар чыккан йөзенә карап торды да. нәфрәтләнеп, читкә борылды. Бу күренеш аның байтактан бирле һашиягә карата күңеленең салкыная баруын көчәйтте. Ул ясалма бео тавыш белән: милиция ЛЕЙТЕНАНТЫ — Бу көннен киләсен мин алдан ук белә идем Сип беренче прение дә, ике балан бар өстенә, һичбер кызганусыз ташладың, ә мине ташлау— чүп тә булмаячак сиңа.— диде. Иртәгәсен ул курортка китте, һашия үзеннән жиде яшькә кече булган, әле яна куәтләнеп, көчәеп килгән иреннән үлеп көнләшә иде. Яратуы көчәя барган саен, иренең читләшә баруын күреп, газабыннан бөтенләй ябыгып, картаеп китте. Ул авылда беренче иренең туганнарында яшәп яткан кече улы Камилне бөтенләй оныткан иде. Галимне дә чын аналар мәхәббәте белән яратмый, өстәвенә, ул аңардан курка да иде. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек фикере, иптәшләре, туганнары фикере белән дә аз булса да исәпләшми булмый. Аннары ул, әгәр ире ташласа, ялгызлыкка дучар булып каласын да, шул ике баланың ярдәме кирәк булачагын да белә иде. Ичмасам, картаймыш көнемдә улларым, оныкларым белән яшәрмен дип. үз күңелен үзе юаткан чаклары да була иде. һашия. кайтып керү белән, сумкасыннан бер төргәк алды ла: — Галим, кил әле бире.— дип. йомшак кына итеп улына эндәште. Галим иренеп кенә әнисе янына килде. — Киеп кара әле, улым, коңгырт төс сиңа килешә микән? Әгәр ошатмасаң, кибеткә барып икенче төскә алмаштырып кайтырмын,— дип. целлофан пакетка салынган нейлон күлмәкне улына сузды. Галим күлмәкне кулына алмый гына карады да: — Минем күлмәкләрем бар бит инде, әни. Нигә юкка акча туздырып йөрисең? — диде. — Иртәгә туган көнең бит. улым: егерме тула! — Рәхмәт, исеңә төшергәнең өчен,— диде Галим, әнисе яныннан читкә китеп. Туган көн! Кирәкме соң аны билгеләп үтү!.. Юк. үткәрергә туры киләчәк. Аның иптәшләре әллә кайчаннан бирле җыйналып йөриләр инде. Бу — сөйләнгән, килешенгән. Моннан баш тарту — иптәшләрне санга сукмауның да иң начары булачак. Коля моннан бер атна элек үк инде, туган көнеңне уздырырга кирәк, кызлар да көтә дип, аның алма сатканнан калган акчасын кырып-себереп алган иде. Коляның да, башка иптәшләренең дә характерларын яхшы белә Галим. Алар каты бәгырьле. Ике сөйләп тормыйлар... Галим кухня ишеге аша әнисенең йөзенә карап тора башлады. Әнисе, инде кырыгы тулса да, әле һаман да матурлыгын җуймаган, тик ябыккан гына. Элек күрсәң иде аның матурлыгын! Аның зәп-зәңгәр күзләренә Галимнең һаман карап кына торасы килә иде. Аннары ул көзге алдына барып, үзснен йөзенә карады. Аңа кешеләр һәрвакыт: «Әнисенә охшаган, бик матур егет булыр»,— диләр иде. Юк, нинди матурлык булсын бу йөздә? Егерме тулган егет, имеш! Чырае, авыру кешеләрнеке сыман, сап-сары, әнә чигә буйлап чәче дә агара башлаган. бераздан ап-ак чәчле бабай да булыр әле. Ул заводта үзе белән эшләгән егетләрне күз алдына китерде. Иртәгә шимбә көн. Алёша аны үзләренең компаниясе белән Мари урманына походка чакырды. Әллә шулар белән китәргәме? Әшнәләренең сасы бүлмәсендә тәмәке исе иснәп утырганчы... Ул баядан бирле чалбар кесәсендәге конвертны капшый иде. Әле кичә генә мәктәптә бергә укыган Евгений Тарасовтан килгән хат иде ул. Евгений аны Омскига үзе янына эшкә чакырган. Әллә шуның янына китәргәме? Колялар. Фәруклар аның артыннан ияреп бармас әле, тотарга да китәргә!.. Бу минуттагы хыяллары матур һәм өметле иде Галимнең. Шундый җаваплы адымны атлар өчен ныклы ихтыяр көче кирәк иде аңа. Ә Галимнең бармы соң ихтыяр көче? Юк. юк. юк! Булса, җил кайдан иссә шунда бөгелмәс иде. Бик кечкенә генә күңелсезлек тә аның өметен сындыра, әз генә шатлык та аны канатландырып җибәрә. Шатлык?ч Тукта. Нинди шатлык көтә иде сон әле аны? Ә-ә-ә, туган көне... Иртәгә туган көне бит. Камил дә кайтырга тиеш, дигән иде әнисе. Әллә заводтан бер-нке иптәшен чакырып, өндә генә үткәрергәме? Әйе, әйе! Иң яхшысы — өндә уздыру. Ул кухняга әнисе янына чыкты. диле У л> әйдә, минем туган көнемне үзебездә генә уздырыйк Иптәшләрем дә килер. «Иптәшләрем» дигәннән әнисенең йөзе каралып китте. Иптәшләрең?! Кемнәр сон алар синен «иптәшләрен»? Безнең өнгә китерергә ярынмы сон аларны? Болай-болай кыланып биеп, кыйммәтле келәмнәрне таптап бетермәсләрме? Келәмнәрне жыеп куярбыз микәнни* Мебельләр дә безнен, үзең күрәсең. Галимнең ике кулы хәлсезләнеп гәүдәсе буйлап салынып төште. Аннан акрын гына атлап бүлмәсенә керде дә мендәренә йөзтүбән һашия ханым аның артыннан керде. — Улым, сип үпкәләмә. Үзен уйлап кара әле... Галим урыныннан сикереп торды да чөйдән ялт иттереп пиджагын алып жилкәсенә салды. БУ минутта анын кыяфәте усал, күз канашларында бөтен нәрсәгә нәфрәт яна иде Шулай да үзен-үзе тыеп: — Борчылма, әни... Затлы мебелеңне бозмам, үзеңне дә борчымам,— диде дә йөгереп диярлек чыгып китте. 12 Лейтенант Мәрдәпов төнге өчтә генә эшеннән кайткан булса да, йоклый алмалы, борчылып, уфылдап ятты. Эшләр өсле-өсле килеп өелде аңа бу көннәрне. Тәртип бозучылар күп булды. Аның өчен иң авыры гаиләдәге низагларны тикшереп йөрү иде. Лссгафт урамында торучы Шәмсия исемле хатын, ничә көн рәттән килеп, елыйелый иреннән зарлана. Көне-төне эчә. эчеп кайткач кыйный, балаларымның инде коты чыгып бетте, зинһар өчен ярдәм итегез: я төрмәгә ябыгыз, я шәһәрдән үк куып җибәрегез, днп ялвара. Кичә лейтенант Мәрдәпов шул хатынның ирен участокка чакырды: — Әгәр эчүегезне туктатмасагыз, гаиләгезне һаман борчысагыз, мин сезне судка бнрәм,— диде аңа Зөлфәт. Ир, башкача эчмим, зинһар гафу итегез дигән булып, өенә дә кайтып киткән иде. Бер сәгать тә узмады, шау-гөр килеп, дулап, хатыны килеп керде. — Өч бала атасын судка биреп, төрмәгә утыртырга сезнең ни хакыгыз бар? Эшләгән акчасын алып кайта, анын акчасы булмаса, мин балаларымны ничек туйдырыйм? Ир белән хатын арасына тыгылып, дөнья бутап йөрисез, мин бит сезгә куркытыгыз гына днп әйттем! — дип. теленә ни килсә, шунын белән лейтенантны тиргәп чыгып китте. Зөлфәт үзен-үзе хөрмәт итә белмәгән бу хатынга нәрсә дияргә дә белми аптырап катлы Әллә хурланудан, әлл.» шул коточкыч сүзләрне тынлап торганга бите ут кебек яна башлады Хәзер дә шул ямьсез вакыйга күңелен тырпай, кәефен тәмам бозып җибәрде. Көненә ничә- шәр мәртәбә әнә шундый кешеләрдән үпкә, ачу сүзләре ишетә ул. Ә кайчакта үзләрен бәлаләп, күңелсез хәлләрдән коткарып калдырганы өчен рәхмәтләр әйтеп, кунакка чакырырга килгән игътибарлы кешеләрнең хәтере калмаслык сәбәпләр табып, кунактан баш тартырга да туры килә апа. Бу кварталда жиде җинаятьнең икесе ачылмый калган. Бер атнадан халык алдында чираттагы отчет җыелышы була, шунарга әзерләнергә кирәк. Тәлгатләр өеннән югалган илле сум акчаны кем урлаганы инде ачык- моны Тәлгатен лус булып борган иптәшләре алган. Телефон 6. «К. У.» № 0. РӘИСӘ НШМОРАТОВА ф МИЛИЦИИ ЛЕЙТЕНАНТЫ 81 станциясендә ул ике егетнен эшләмәве дә мәгълүм, димәк, акчаны кире кайтару юлы гына кала. Әлеге Салихларга бәйле вакыйга тулысымча лейтенант Шакуров участогына кагылса да, җинаятьне ачу Зөлфәткә бәйле иде. Фәһимә белән күрешмәгәнгә дә ике тәүлек узып китте. Дөрес, моңарчы да алар көн саен күрешеп тормыйлар иде. Күрешми торган көннәр кайвакытта атнага да сузыла иде, ләкин алар көн саен телефон аша бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар иде. Бу арада эш белән чабып, шалтырата да алмады. Дөресрәге, Салих эше белән бәйле булу аны шалтыратудан тыеп тора иде. Зөлфәт үзенең эшен-профессиясен уйлый башлады. Лвыр да, үзенчәлекле дә аның профессиясе, никадәр яшерен эшләр эшләнә анда. Кайберәүләрен кайчак үзеңнән дә яшереп йөрисең. Андый вакытларны, тәүлекләр буе эш артыннан йөреп, өеңә дә кайта алмыйсың, кайткач та әле семьяң белән уртаклаша алмаган сүзләр күп була. Ә эчеңдә күпме уй, күпме борчу! «Шундый инде менә син, Зөлфәт»,— диде ул үз-үзенә. Ә менә шундый булуыңны синең тормыш иптәшең — хатының аңлармы?! Ул күз алдына Фәһимәне китереп бастырды да, аның күзләренә озак кына карап торгандай итеп: «Фәһимә акыллым, аңларсыңмы син мине? Бәхетле була алырсыңмы син минем белән? — дип, күңеленнән аның белән сөйләшә башлады—Мин бит сине яратам, өзелеп яратам! Сиңа энә очы кадәр дә күңелсезлек китермәс өчен барын да эшләргә әзермен. Тик син дә минем авыр, бик җаваплы хезмәтемнең үзенчәлекләрен аңларга тырыш, акыллым. Мина кыен булган чакларда түземле бул, кыю бул, сыгылып төшмә. Көләч йөзеңне беркайчан да караңгылык томаламасын. Акыллы күзләреңә, нурлы йөзенә карап, алардан көч алып яшәсәм, синең саф мәхәббәтеңә лаеклы булсам, юлымда нинди генә авырлыклар, кыенлыклар очраса да, минем өчен алар җиңел булып тоелыр...» Сәгать иртәнге җиде тулып килә иде инде. Зөлфәт, авыр, йокысыз төннән соң башы каткан хәлдә, ваннага кереп салкын душ коенды Минут эчендә бөтен арыганлыгы бетеп, башы җиңеләеп китте: әйтерсең лә бик тыныч кына сигез сәгать йокы йоклаган иде. Соры костюм, эчтән ап-ак нейлон күлмәк киеп, көзге алдында чәчен тараган арада, Камилә апа өстәлгә йомырка тәбәсе китереп куйды. — Нигә кузгалдың инде, әни? Син уянмасын өчен песи кебек кенә йөреп маташам бит. — И балакаем, бу квартираларда песи кебек йөргәннәр дә ишетелеп тора шул,— диде әнисе.— Үзең дә төне буе йокламый яттың, син йокламаган чакта мин ничек йоклап ята алам? — дип сөйләнә-сөйләнә, улы каршысына килеп утырды.— Синең белән тәмләп чәй эчеп калсам, җаннарыма дәва була, улым, көне буе ашамый-эчми дә йөри алам,— дип. Зөлфәткә дә, үзенә дә алтын путаллы чынаякка чәй ясап куйды. Сагыну, ярату хисләреннән мөлдерәмә тулган әнисенә Зөлфәт нинди сүз әйтергә дә белмәде. Акча алган саен, ул аңа тәмле күчтәнәчләр, матур-матур бүләкләр күтәреп кайта, әнисенең шул бүләкләрне шат- лана-шатлана караганын күреп, үзе дә балалар кебек шатлана иде. Бик күңелле, бик рәхәт аларның тормышлары. Тик ана кеше көне буе,— юк, күп вакытта ярты төнгә кадәр,— улын көтеп өйдә ялгыз утыра Сөйләшергә кешесе юк. Зөлфәт әнисен кызганып куйды. Әйе, тизрәк Фәһимә белән аңлашырга кирәк. Тизрәк, тизрәк... Әгәр. . «сиңа кияүгә чыкмыйм» дисә!.. Күтәрә алырмы Зөлфәт бу кайгыны? Фәһимәдән башка беркем дә кирәкми ич аңа. Әнисе иркенләбрәк чәен эчеп бетерсен дип, вакыты бик аз булса да, Зөлфәт стакандагы чәен болгатып утырды. Әнисе бер чынаяк эчкәч туйса да, каршысында улы утыргач, тагын бер чынаяк ясап алып, әкренләп эчеп утыра бирде. 13 Маһруй әби Зөлфәтнең шул кадәр иртә килеп керүенә бераз гаҗәпләнсә дә, шатлыгын яшерә алмый, аксый-туксый аның каршысына килде. Әй. рәхмәт төшкере, кайдан гына килеп чыгасы иттең? Уз әле. * уз. балам. Бик аптырап тора идем... Менә мондарак утыр әле, бераз киңәшеп алыйк. Зөлфәт Маһруй әбинең җайлап кына диванга утырганын көтеп торды ла. өстәл янындагы урынлыкны тартып, каршысына утырды Өй ТУЛЫ алма исе: диван астында кып-кызыл булып пешкән әнис алмалары таралып ята иде. — Алмагыз күп булган икән, әбкәй. Сөйләмә инде, балакаем, артык күп булды, бер дә кирәкмәгәнгә күп булды. Тәлгатем алжып бетте, өйгә дә кайтара, базарга да илтеп сата, иптәшләренә дә тарата. Әле дә әнә бер кәрзин алып кайтты да базарга дип йөгерде, бу алмаларны гына сатам да. иптәш малайнын туган көпе, шуна бүләк алырга барам, ли. Бик кчрка.м. улым, иптәшләре күбәйле. Әнисенә лә әйтергә куркам: авырый бит. дәвасы дәва булмавы бар. Алмасы аның чәнчелеп китсен, әнисе дә шулай ли. тирә- күршеләргә бирегез, ли. Тәлгатебез алай-болай акча белән уйный башламасын лип куркам. Кичә лә кайтмалы, кунып калды. Әллә, улым, әтисенә телеграмма җибәрик микән, кайтсын микән әллә? Курортка икенче барыр иде әле. Зөлфәт әйләнә-тирәгә күз йөртте. Чыннан ла. эшләр четрекле Нишләргә? Өченче көн үк әби янына килеп, рәтләбрәк сөйләшеп утырырга кирәк булган, һаман шул оператив эшчеләргә хас булган җитдилек, тапкырлык җитеп бетми шул миңа дип, үз-үзен битәрләп аллы Жи наятьчене тотудан бигрәк, җинаятен булдырмау чарасын күрү бит £ безнең төп бурыч. Зөлфәт житдн бер карарга килеп, урыныннан торды да: — Әбкәй. шалтыратсам, рөхсәт итәсеңме? — Рөхсәт, балам, рөхсәт, сорап та торма Зөлфәт телефон янына килеп номер җыйнады. — Саша, сәлам дускай! Ял итәсеңме’ Бик утенәм синнән, вакыт табып минем янга килче... Әйе. хәзер үк. Зинһар Рәхмәг — Ул Сашага адресын әйтте. Тагын, тагын шалтыратып, өч-дүрт кешене үз янына чакырды Аннан ул кире Маһруй әби янына килде — Хәзергә, әбкәй. Арслан абыйга телеграмма сугып, яны борчымыйк. Син тыныч кына өйдә тор. киленен янына да барып кайт. Тик аңа бер сүз дә әйтмә Тыныч кына дәвалансын. Мондагы эшне мин үзем җанлармын. Тәлгат өчен дә борчылма, ул акылсыз малай түгел,—дип. әбине тәмам тынычландырып, чакырган егетләрен каршы алырга чыгып китте. Ярты сәгать эчендә дүрт егет җыелып та бетте. Сафа дигәне заводта слесарь, Саша да заводта эшли Калган икесе студент. Авыл хужалыгы институтында укыйлар Алар Маһруй әбиләр йорты каршындагы эскәмиягә барып утырдылар Ул арада бишенчесе дә килеп җитте. Анысы да заводтан иде. Егетләрнең шулай тиз арада җыелып өлгерүләреннән бик канәгать булган Зөлфәт яларга хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Ике төркем булып аерылыштылар. Зөлфәт үзе. Сафа белән Сашаны ияртеп, шәһәр үзәгендә урнашкан колхоз базарына китте. Базар. Нинди генә яшелчә, нинди генә хуш исле жиләк-жимеш юк монда. Грузин, әрмән йөземнәре, мандариннары белән беррәгтән. үзебездә үскән, береннән бере яхшы сортлы алма, яшелчә белән базар тулган. Көзге МҮЛЛЫК. Сатучысының да. алучысының да исәбе-хисабы юк. Лейтенант Мәрдәнов, юллашлары белән базарны аркылыдан-буйга ИСӘ ИШМОРАТОВА ф МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ йөреп чыкты; һәр алма сатучыны карап, барлап үтте. Ләкин Тәлгат тә, Салих та күренмәде. Инде дә эзләүнен мәгънәсе юк иде. Иптәшләренең вакытлары бик санаулы икәнен белеп, Зөлфәт кайту юлына юнәлде. Су эчеп чыгарга дип базар чатындагы кафега керделәр. Берәр кружка сыра алып, сөйләшә-сөйләшә, эчә генә башлаганнар иде, Зөлфәтнең күзе залның түрендәге өстәл янында тыныч кына сыра эчеп утырган дүрт егеткә төште. Алар арасыннан Тәлгат белән Коляны танып алды. Шунда ук, мөмкин кадәр алар күзенә чалынмаска тырышып, аларга арты белән борылды да иптәшләренә ымлады. Алар бик тиз аңлашып, тиз-тиз генә кафедан чыктылар да. өчесе өч якка китеп, өч урынга бастылар. Егетләр дә озак көттермәде, йөзләре кызарып, күңелләре күтәрелеп килеп тә чыктылар. Көлешә-көлешә, якындагы автоматка килделәр. Тәлгат будканың эченә кереп, телефоннан шалтыратты, калган өчесе, бер-берсенә мәгънәле генә карашып, кызу-кызу сөйләшеп алдылар. Өстенә соңгы мода белән тегелгән яхшы костюм, ачык зәңгәр күлмәк кигән ак чырайлы Галимне дә, көннең җылы булуына карамастан. өстенә болоньи плащ кигән курнос борынлы, юантык гәүдәле, яшькә барсыннан да олырак күренгән Фәрукны да Зөлфәт танымады. Тәлгат телефоннан сөйләшкәч, иптәшләре янына чыгып, нәрсәдер әйтте. Шуннан соң алар тиз-тиз генә киңәшеп. Тәлгат белән Коля бер якка, ә теге ике егет икенче якка китеп бардылар. Алар артыннан Саша белән Сафа, Тәлгатләр артыннан Мәрдәнов үзе китте. Тәлгат белән Коля бик кызу атлап бер квартал үттеләр дә троллейбуска утырдылар Зөлфәт тә. аларның эзен яздырмас өчен, артыннан килгән бер «Волга»ны туктатып, шоферга троллейбус артыннан барырга кушты. 14 Ял көнне, һәрвакыттагыча, Салихның әтпсе-әнисе. Фәһимә апасы — дүртесе бергә иртәнге чәйгә утырдылар. Заһит бүгенге планнарын сөйләп бирде. — Чәйдән соң бер-ике сәгать өй эшләрен караштырыйк та елга портына китәрбез. Бүген анда «Муса Җәлил» теплоходын каршы алырга халык бик күп төшәчә?;. Кыскасы, бик күңелле вакыйга булачак,— диде. Мөршидә белән Фәһимә берсүзсез риза булды. Тик Салих кына: — Үзегез генә барыгыз, сезгә ияреп йөрергә мин инде бала түгел. Тагын ике көннән уку башлана, үзем теләгәнчә йөреп каласым килә,— дип кырт кисте. — Ягъни мәсәлән, ничек инде ул үзең теләгәнчә? — Улының шундый тупас җавап кайтаруына әтисенең бераз ачуы килде. — Ну, кая барасым килсә, шунда барам...— дип, Салих сүзендә нык торды. — Син инде җәй буе үзең теләгәнчә йөрдең, шул да җитмәдемени? — диде әнисе, үз итеп. — Бу өйдә без синең белән ике ир кеше. Бәлки, мин сиңа компаньон була алырмын? — диде Заһит, улының күзләренә сыный карап. — Ярар инде, вакланма,— диде аңа Мөршидә.—Пәри икән, йөри бирсен. Ни кызык бар аңа безнең белән?.. Нәкъ шул вакыт телефон шалтырады. Салих кызу гына килеп трубканы алды. — Ярар, хәзер,—дип, ике генә сүз әйтте дә трубканы элде —Тәлгат шалтырата, чат бшында мине көтеп тора, мин киттем.—диде дә йөгереп чыгып китте. Заһит бер Мөршидәгә, бер улы чыгып киткән ишеккә карап баш селкеп торды да тәрәзәне ачып урамга күз салды. Ләкин анда Салих күренми иде. Ул бик нык үртәлеп: Тагын берәр кабат малай алдында мина кисәтү ясасан. мин сина үпкәләячәкмен,— диде. — Сон биг инде, картым, баланын һәр адымын санап утырып бул- * мый. Соңгы көннәре бит, йөреп калсын инде үзе теләгәнчәрәк. — Иртәгә үләргә җыенмый торгандыр бит? — диде Заһит кырыс кына.— Бүген анын сөйләшүендә дә, күз карауларында да бөтенләй яна галәмәт чагылып китте. Мөстәкыйль тормышының беренче көннәре әле башлана гына. Сөйләшеп куйыйк, моннан ары Салихны ул әле бала гына дип, бер нәрсә дә аңламый горган сабыйга исәпләмә. Ул инде егет кеше. Ләкин бу әле бар нәрсәне дә үзе хәл итәргә тиеш дигән сүз түгел. Бу яшендә без аңа карата аеруча сак булырга тиеш. Мин моны үземнең малай чагымнан беләм. Безнең киңәштән башка яшәү әле аңа авыр. Аннан шуны да аңла: әти сөйләгән сүзләр беркайчан да вак булмый. Ул, тыныч кына чәй эчеп утыруыннан туктаган сенелесенә дә. кулым өстәлгә куеп, иягенә таянып утырган хатынына да карамыйча, залдан чыгып китте. Мөршидә авыр сулап куйды. Аннары пышылдап кына Фәһимәгә әйтте: — Заһитның картаюы бу: һәрбер сүзгә бәйләнә, үпкәли башлады — Минемчә, абый дөрес әйтте, җиңги, ачуланырга ашыкма аны,— диде Фәһимә. 15 Тәлгат белән Коля Салихны Галимнең туган көненә чакыра килгәннәр иде. Кич сәгать җиделәрдә бер квартирада яшьләр җыйнала икән, бар да таныш-белеш, үз кешеләр, эшче яшьләр, ди. — Бармыйм,— диде Салих. — Галим үпкәләр, малай,— диде Тәлгат.—Ул бит. беләсең, эшче кеше, сез минем белән дуслашырга теләмисез, интеллигентлар дип ачулана башлар. Аннары күпме бергә йөреп, болан капыл гына өзеп тә булмый бит инде. — Мина әниләр рөхсәт итми. — Мөршидә апа белән үзем сөйләшәм, алайса.— диде Тәлгат. Әлегә кадәр сүзгә катышмый торган Коля Салихка кулын селтәде дә: — Нәрсә ялынасың, ялынма шу на. Подумаешь! Мамкин сыпок. Әнисеннән рөхсәт сорарга дисәң — кирәге юк. Куркак ич ул, саран. Өч сум акча кызгана. Салих кесәсеннән өч сум акча чыгарып Коляга сузды. — Мәгез! Акча кызганудан түгел, минем тик. .— Ләкин ул соңгы сүзен әйтеп бетермәде. Кинәт аның башына кызыклы бер ун килде. «Барырга! Кемнәр икән Галимнең дуслары? Гомумән, кем икән Галим үзе’ Бүгенгә Зөлфәт абый белән сөйләшми торам, ә иртәгә барсын берьюлы сөйләрмен...» , — Ярар, барам.— диде ул.— Кая барырга’ Әйтегез. — Сәгать җидегә Ирек мәйданы почмагындагы кибет янына кил. шунда без сине каршы алырбыз.— диде Коля — Ә акчаңны бир. без хәзер Тәлгат белән калган кирәк-яракларны алырга барабыз. Салих акчасын бирде дә өенә китте Уйлана уйлана кайтты ул. Кшык бер вакыйгага очрар шикелле тоела ите ана Гнэр.тк кич жит- сен иде. Фәһимә апасы мактап бетерә алмын торгач милиционеры да РӘИСӘ ИШМОРАТОИА ф МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ сизенмәгән бер җинаять эзенә төшәр сыман иле ул. Бик начар эшли милиционерлар. Безне тотарга да уйламадылар. Сыбызгы сызгырткан булдылар, чаптылар, йөгерештеләр. Ә икенче көнне бар да онытылды. Ярый әле. бәхеткә, милиционеры килеп чыкты. Әгәр килеп чыкмаган булсалар. Галим теге кызыкайны нишләткән булыр иде? Аның шушы уйдан да коты очып китте. «Шулай да милиционерлар начар эшли. Әни белеп әйтә: милиционерлар алар үзләре хулиганнар белән дус булып йөриләр, ди. Әнә Тәлгатнен өеннән илле сум акча урлаганнар бит. Өйгә Зөлфәт абыйдан башка кеше кермәгән. Кем белә... Шулай да үзләренә бер караклар компаниясе тотып бирсәм, и кызык та булыр иде!» Шулай хыяллана-хыяллана, Салих өенә кереп китте. Ләкин ул үзен лейтенант Мәрдәнов күзәтеп торганын башына да китермәде. Лейтенант Мәрдәнов. Тәлгат белән Коля күздән югалганчы, баскан урыныннан кузгалмады. Салих та өенә кереп киткәч, телефон будкасына кереп. Шәкүровка шалтыратты. Шәкүров, алдан сөйләшкәнчә, аның шалтыратканын көтеп утыра иде. — Иптәшләр шалтыратты, барасы өйләреиен адреслары билгеле. Сәгать җиденче яртыларга облава Барыбыз да шунда булабыз,— диде Шәкүров. 16 — Таныш булыгыз, минем яңа дусларым Салих белән Тәлгат.— диде Галим, кунакларны өйдәгеләр янына алып барып. Өстәл янындагылар. Колядан башкалары, аягүрә басып, алар белән кул биреп күрештеләр. Кайсы Жанна, кайсы Ниночка, кайсы Сережа дип кулын сузды. Салих белән Тәлгат уңайсыз гына бер читкә утырып, тирә-юньгә күз йөртеп чыктылар. «Дөрес килдекме соң без монда?» дигәндәй, бер-берсенә карашып куйдылар. Бүлмә тынчу. Тәмәке исе. аракы исе. стеналарның күгәрек исе — барысы бергә кушылган. Тырпайган чәчле, бизәлгән битле кызлар, аларнын чытлыкланып күрешүләре, шушы искә кушылгандай, косасы- ларны китерә. Фәрук дигәне, тышкы кыяфәте белән ыспай гына булса да. Галим сөйләгәнчә, завод эшчесенә бер дә охшамаган. Күзендә ниндидер мәкер, кыланышында дорфалык бар. Аның Коля белән ымлап сөйләшүе Коляга карата да шик тудырды егетләрдә. Салих Тәлгатнең колагына иелде: — Озак утырмыйк. Тәлгат. Мин монда буылам,— диде. Галим магнитофон уйната башлады. Жаннеталар. Ниночкалар музыка тавышына, урыннарында утырган килеш, иңсәләрен сИКертеп. аякларын тыпырдатырга керештеләр. Ә малайлар, иреннәрен очлайтып, береннәнбере калышмаска тырышып, сызгыра-сызгыра аларга кушылдылар. Галим: — Дуслар, музыка уйный торсын, әйдәгез, башкалар килеп җиткәнче, табын әзерли торабыз,— диде. Кызлар тиз генә төрле-төрле таплар тамган клеенка өстеннән, заманында ак төстә булып, хәзер инде саргаеп беткән ашъяулык җәеп куйдылар. Алар бу өй белән таныш булса кирәк, үзләрен хуҗаларча тотып. Галим белән бергә табын әзерләп ташладылар. Башта бик ярлы гына күренгән өстәл кинәт тулып китте. Ак һәм кара ипи янына кәбестәсе. кыяры, колбасасы, консервасы куелды. Алар янына дүрт-биш баш шешә «ак баш» белән ике-өч шешә кызылы да менеп утырды. — Чем богат, тем и рад. Сез инде — үз кешеләр, гаеп итМәгез,— диде Галим. Ул арала өйгә тагын ике егет белән ике кыз килеп керде. Кызлар күз явыңны алырдай чибәр иде. Аларны бик ачык чырай белән каршы алдылар Кочаклаштылар, гөрләштеләр. Яна кунаклар кесәләреннән эчемлек чыгарып өстәлгә куйгач, табын тагын да тулып китте. Мәҗлес тәжаялана төште. Яна килгән кунаклар Салих белән Тәлгаткә ошадылар. Алар тыйнак, мөлаем чырайлы кебек иде. ♦ Коля Галимнең егерме яше тулу хөрмәтенә кунакларга рюмка кү- 3 тәрергә тәкъдим итте. Салих Тәлгатнең янтыгына терсәге белән төртеп = куйды. Бу анын «эчмә» дигән сүзе иде. Башкалар зур гына рюмкага = салган аракыларын төбенә кадәр эчеп җибәрделәр. Салих белән Тәлгат “ авыз да тидермичә куйгач, Салих янында утырган зур кара күзле | кыз боларга елмаеп карап әйтте: — Болай ярамый, егетләр! Галимне хөрмәт итсәгез, беренче рюм- = каны гына булса да эчегез,—диде. Аннан Галимгә дәште: — Галимчик, = синең яңа дусларың эчми, алай прилично түгел, хотя бы беренчесен 5 эчсеннәр,— диде. Шушы компанияне оештырып, төрлесен төрле һөнәргә өйрәтеп тору- ♦ чы Фәрук янә барлык рюмкаларга аракы салып чыкты да < — Я, я, кыстатмагыз, эчегез! Без инде, күрәсез, икенче рюмканы а күтәрәбез.— дип, Салих белән Тәлгаткә карады ° — Без эчмибез, безгә эчәргә ярамый, әтиләребез ачулана.— диде < Салих, монда килгәненә ихластан үкенеп — А! Сез бик сабый икән шул әле! — диде Фәрук бер төрле мыс- s кыл белән.— Кая барганыгызны да. күпме эчкәнегезне дә әтиләрегез 3 белән киңәшеп йөргәч, булмады, безнен компания кешеләре түгел = сез... Әнә Жанна белән Ниночка — кызлар, шулай да алар әти-әнилә- ® ренә кая, кемнәргә баруларын әйтеп йөрмиләр. Чөнки алар да, без - дә — инде самостоятельный кешеләр. Әтиләр безнен кебек чакта рево * люция ясаганнар, кулларына мылтык тотып сугышканнар, ә без ата-анз х рөхсәтеннән башка иптәшләребез янына кунакка ла бара алмыйбыз, бер рюмка аракы эчәргә дә куркабыз! Позор! Позор' — диде дә кулындагы бер бәләкәй стаканның тамчысын да калдырмый эчеп бетерде. Башкаларда калышмады. Галим Салих белән Тәлгатнең ике арасына Утырып: — Яла якмагыз минем дусларга, алар да самостоятельный 1әмәке дә тарта, аракы да эчә, кызлар да кочалар!..— диде дә Салихның колагына гына пышылдады: — Янында утырган кызга да игътибар ит азрак, мәмәй булма, ул үзе бит сине сайлап утырды Чибәр кыз, имансыз! Унөченче мәктәптә укый. Салих кызга карап алды да башын түбән иде Ул бу минутта хәзер үк моннан чыгып китү турында уйлана иде. Шулай ла. кыстый торгач, алар берәр рюмка кызыл вино эчтеләр. Алар артыннан инде тагын бер- ие эчеп куйганнарын үзләре дә сизми калды. Кызыл винога ак аракы кушып биргәннәр икән, бик тиз башларына китеп өлгерде. — Әй, музыка! Радиолада пластинкалар бере артыннан бере алмашынып торган шикелле, Салихны да әле бер кыз. әле икенче кыз биергә чакырып кына торды. Кызларның һәркайсы бик оста һәм җиңел итеп твист бии. Салих та, аякларын чалыш-чолыш басып булса ла. биергә тырыша, ләкин ул башкалар кебек бии алмый, шунардан оялып, читкә китеп утырды да Тәлгатнең бер кыз белән бик оста биюен сокланып карап тора башлады. Кинәт аңа күңелле, бик күңелле булып китте, бер дә куркыр эш юк ич монда, ә ул көне буе эч пошыргыч уйларга бирелеп Йөргән була. Фәрук Галимне читкә чакырып алды да нидер әйтте. Аннары Салих белән Тәлгат янына аракы тулы стопка күтәреп килде: — Ярый, дуслар, соңгысын күтәрәм Сезнең белән дуслашу хөрмә тенә! Миңа китәргә вакыт. Сезгә уңыш телим, мәктәпне тәмамлагач, безнең заводка эшкә килегез,— диде. _ Салих белән Тәлгат тулы стопкаларны өстәлгә куйдылар да: , — Безгә дә китәргә вакыт, бергә китик,— дип, урыннарыннан кузгалдылар. — Юк, юк, сез утырыгыз, барыгыз да бергә китәрсез, — диде Фәрук һәм бик кызу чыгып китте. Салих аның тышкы яктан шалтыратып ишекне бикләгәнен ишетте. — Ач ишекне, Галим,— дип, Салих Галим янына килде. — Миндә ачкыч юк. Ул безне иртән ачып чыгарачак. — Алдама...— Салих ышанмады.— Бир икенче ачкычны. — Я инде, селәгәй булма, егет бул! — дип, Коля аны бер читкә этеп жибәрде.— Беребез дә китмибез. Таң атканчы утырабыз, күңел ачабыз. Шактый исерә башлаган Тәлгат аның Салихны этеп җибәргәнен күргәч: — Нигә син аны этәсен? Үзен чакырып алып килдең, үзең этәсең! Ач ишекне, Галим Без китәбез,— диде. Коля, йөзенә ачу чыгарып, анын каршысына килеп басты. — Әйттеләр бит бүген моннан китмибез дип' Дуслыкка хыянәт итәргә уйлыйсызмы5 Ике рюмка эчмәделәр, боламыкка әйләнделәр. — Безме боламык? Ах, син, шундый сүзләр белән хурлар өчен чакырып китердеңме5 Салих, давай ка —Тәлгат Коляны яныннан бәреп жибәрде дә Галим каршысына килеп басты. — Ач, Галим, ишекне, югыйсә... — Югыйсә, нәрсә? — диде дә соңгарып килгән чибәр егетләрнең берсе Тәлгатнен тез астына типте. Тәлгат, буынсыз калып, сыгылып төште. Фәрук чыгып киткәннән бирле, Галим идән уртасында баскан да, бер сүз дә әйтмичә, шушы ямьсез күренешне күзәтә иде. Бүтән көннәрне дә башына бер килеп, бер китеп йөргән уйлар хәзер, нәкъ шушы минутта, аны берьюлы бөтереп алдылар. Кем кемне кыйный? Нигә?.. Минем туган көндә ни өчен сугышалар? Колагында Фәрукнын киткәндә әйткән сүзләре яңгырады: «Бу малайларны җибәрмә, кызлар белән төи уздырсыннар, ә иртәгә үзләре үк безне эзләп килерләр. Безнең полкта ишәю булыр». Нинди ишәю? Минем шикеллеләрме? Фәрук белән минем сыман төрмәдән кайтып, бер эштән икенче эшкә күчеп, буталып йөрүчеләрме? Мин дә шулай башладым бит. Тәлгат белән Салих шикелле, берни белмичә, аңламыйча, билгесез кешеләр компаниясенә эләгеп, кызлар белән гулять иттем, эчтем, урладым... Бүлмә эче кинәт икегә аерылды. Бер якта Фәруклар, икенче якта Тәлгатләр. Галим, үзе дә сизмәстән, кычкырып жибәрде: — Нигә минем дуска суктың, ә5 — Чибәр егетнең бугазыннан алды: — Бетерәм! — Бар көченә кизәнеп сугып жибәрде. Бүлмәдә тавыш купты, чырылдап кызлар кычкырган, урындыклар ауган, савыт- саба ватылган тавыш ишетелде. Кемдер, ерткыч җанвар кебек, арттан Галимнең өстенә сикереп капланды. Котырышып, әүмәкләшеп, рәхимсез рәвештә сугыша башладылар. Моның азагы ни белән бетәр иде. кинәт ишек ачылып китте. Өйгә милиция лейтенантлары Мәрдәнов, Шакуров, дружиначы Саша, тагын биш-алты егет килеп керде. Бүлмә эче кинәт тып-тын булып калды. Әле генә ярсынып сугышкан егетләр, хәйран булып, канаган битләрен, борыннарын сөртәләр, милициянең бикле ишектән ничек килеп керүен аңламый торалар иде. Беренче булып Коля аңына килде. — Ни хакыгыз бар кеше квартирасына рөхсәтсез керергә? Без ял лтәбёз, иптәшебезнең туган көнен уздырабыз,— дип, алгарак чыгып басты Галим хәлсезләнеп урындыкка утырды. Анын тәненә салкын су койдылармыни. Ишек төбендә үзе яши торган урамның участок капитаны Симагин басып тора иде. Ул Галимгә карап башын селкеп ♦ куйды. Салих, Зөлфәт абыйсына күтәрелеп карарга да оялып, тәрәзә з янына арты белән басты. Ә Тәлгат. ин якын кешесен күргәндәй, шат- = лык очкыны белән Зөлфәткә текәлде. 2 — Җыеныгыз! — диде Шәкүров каты тавыш белән.— Сезне машина S көтә. § — Бу—башбаштаклык. Законсызлык! — диде Коля әкрен, әмма 4 усал итеп.— Без моны болай гына калдырмабыз. « — Разберемся.— диде лейтенант Мәрдәнов. Машина жнлдерә генә. Алты егет, дүрт кыз тыныч күнел белән, п ачык тәрәзә аша шәһәр өстенә, матур табигатькә сокланып барыр урын- ■= га, караңгы машина эчендә селкенә-селкенә баралар Сикәлтәле юл- . ларны узганда, берберсенә башлары, я гәүдәләре бәрелеп, сискәнеп * куялар. Әле генә бергә эчеп, бергә биеп-жырлап утырган кешеләр — * хәзер бер-берсенә ят, берсеннәнберсе чирканып, бер-берсенә күтәрелеп о тә карыйсылары килми бара. Тизрәк машина туктасын да, якты дөнья £ йөзен күрсеннәр иде. һәркайсы, башын түбән иеп, үзен акларга сәбәп ь эзли. о Коля машинаның ин түренә утырган да башын килешсез генә пиджак якасы эченә яшергән. Җансыз бер гәүдә кебек, бөтен нәрсәне онытып, уйга чумган. «Аракы эчеп утырган өчен дә, туган көн уздырган өчен дә кешене гаепләргә бер кемнең дә хакы юк. Галим чакырды, мин 2 килдем Башкасын белмим, Галимне генә беләм». «Ә Галимне каян х беләсеп?» «Узган кыш ресторанда таныштык, шуннан башкасын бел- 2 мим». «Ә Тәлгатләр өеннән урлаган илле сум?» Тәлгат үзе ул турыда бер мәртәбә дә сөйләмәде бит. Димәк, карчык әби үзе каядыр кунган да оныткан дип уйлыйдыр. Милиция идарәсендә, һичшиксез «Кайда эшлисен?» дип сораячаклар. Сорасалар, «эшкә урнаштырыгыз» дип, үзләрен кысып алырга кирәк. Ә Галим белән бер булып Тәлгатләр бакчасыннан алма сатып йөрүне зур гаепкә алмаячаклар «Салих белән Тәлгатне дә үз юлыгызга тарткансыз»,— дип гаеп итә башласалар? Алар эт түгел котыртканга иярергә! Хурланудан Салихның бите уттай яна. Ул битен, колакларын тотып карый, бар жире дә ут кебек. «Сәгать ничә бар икән хәзер? Әнидән дә, әтидән дә курыкмыйм. ачуланып көтеп торсалар да, кайтып күзләренә күренгәч, барысын да. барысын да онытачаклар. Тик менә Фәһимә апа күзенә ничек күренермен? Зөлфәт абыйдан да бик оят. «Эненне тәрбия итә белмәгәнсең, бергә үскәнсез бит» дип, мөгаен, Фәһимә апага әйтер инде. Фәһимә апа болай да, бер сүз әйтсәң, кып- кызыл булып кызара, күзеннән яшьләре чыгам-чыгам дип кенә тора. Бүлмәсенә бикләнеп елар инде. Нигә ул шулай бик тиз елый? Әллә әнисе булмагангамы? Анын күзләре шундый матур, коңгырт, юк. кара... Керфекләре дә озын... Исән-сау өйгә кайтсам, «таз хатын» дип тә үртәмәс идем үзен. Әтинең эшләгән жиренә язарлар инде, начар малай үстергәнсез, диярләр... Мәктәпкә язсалар, комсомолдан чыгарып куюлары бар...» Тәлгатнен күзеннән туктаусыз яшь ага «Галимне бит мин чын дус күреп, ышанып йөрдем Эшче егетләр алар саф күңелле, кешелекле була, дигән була әти. Шулмы инде кешелеклелек?! Туган көнем дип чакырды, ә үзләре үртәп сугыша башладылар..: Ярый әле, милиция килен керде Миннән никадәр акча алдылар. Табын әзерләргә, имеш, акча алгач та түләрбез, имеш. Колясы да, бурычка дип, аягыма ботин кам юк дип, кырык сум алды . Минем бу машинада кайтканны әби белсә, йөрәге ярылып үләр...» Бу минутта иң авыр хәлгә калган кеше, әлбәттә. Галим иде. Ул ике кулы белән башын тоткан да, гадәтенчә, аскы иренен нык итеп тешләгән. Үләсе килә иде аның бу минутта. Машинага утыртканда аларны өсләренә ап-ак күлмәк, матур костюмнар кигән биш-алты егет озатып калды. Алар дружиначылар, җәмәгать вәкилләре. Яшьләре белән дә Галимнән олы түгел, хәтта аңардан яшьрәкләре дә бар. Тәртип саклап йөриләр. Ә Галим инде менә пичә ел тәртип бозып йөри. Капитан Симагиннын кечкенә генә соры күзләре белән шелтәләп тә, кызганып та Галимгә карап куюы аны бөтенләй үтерде. Галим төрмәдән кайткач, ничә мәртәбәләр үзенең участогына чакырып, озак-озак аның белән сөйләшеп утырды. Ничә мәртәбәләр кайгыртып өенә килде. Аны эшкә урнаштырды, кичке мәктәпкә керергә ярдәм итте. Ә Галим анар «Төзәләм, башкача эчмим...» дип вәгъдәләр бирде. Ә үзе Симагин бер айга отпускага киткән арада нинди әшәкелекләр эшләде. Күз алдына суд залы килеп басты. Алгы эскәмиядә чәчләре агарган әнисе утыра. Судьяның тавышы: «Төрмә, төрмә!» ди. Юк, юк!.. Елап, егылып үтенер Галим- «Төрмәгә япмагыз, мин төзәлермен, мин гаебемне аңладым, үкенәм!» — дияр. Моннан ары Коля, Фәрук кебек әшәке егетләр — ресторан ябалаклары белән бөтенләй аралашмас. Характеристикага нәрсә дип язарлар икән? «Без аны белмибез. ул әле бездә эшли генә башлады». Цех башлыгы аны ярата иде. Егетләр белән сөйләшер дә, порукага алыйк, дияр. Их, шулай булса, ул көненә өчәр норма эшләргә дә риза булыр иде!.. Ул машинаның стеналарына елышты. Урамдагы тавышны ишетергә теләгәндәй стенага колагын куйды. Урамнан аларны берәмләп машинага кертеп торучы яшь кенә егетләрнең йөзләре күренә, көлүләре ишетелә кебек тоелды ана. Юк, көлмиләр, аларның да йөзләре кырыс, борчулы. Берсе хәтта, уф дип, тирән сулап та кунды түгелме? Әллә Галимнәрне кызгандымы? Әллә нәфрәтләндеме?.. «Юк, моннан ары болай яшәп булмый Тик утыртмасыннар гына иде... Моның өчен нишләргә тиеш соң ул? Кылган гаепләрне ничек йоларга? Башны менә шушы стенага бәрергәме?. Каты итеп, ә?.. Юк, моннан ары болай булмый. Сорау алганда барысын да яшермичә сөйләп бирергә кирәк. Теге кыз турында да. Тәлгатләрне гаепләмәскә. Барысы да минем аркада булды. Барысына мин гаепле...» Аның башы кысып-кысып авырта, аркасы манма тиргә батты. «Котылу юк миңа. Әгәр арттан кеше килмәсә, ул көнне ни булып бетәр иде... Фу, уйлавы да куркыныч. Ярый әле, арттан кеше килгән, ул, мөгаен, милиционер булгандыр, свисток сызгыртты бит...» Галим ишек шалтырап ачылганга сискәнеп китте. — Выходи! — диде милиционерның рәхимсез тавышы. 17 Покысызлыктаи күзләре кызарган һәм бик арыган булсалар да, үзләрен нык тоткан тыныч кыяфәтле милиция кешеләре каршыларына утырган егет һәм кызлардан — исем-фамилияләреннән алып бу компаниягә ничек эләгүләренә кадәр — барысын бәйнә-бәйнә сорашып, кәгазьгә язып баралар. Ике тәрәзәсе дә урамга караган зур гына бүлмәдә лейтенант Шакуров Салих белән сөйләшеп утыра. Салих бик нык каушаудан кайбер сүзләрен әйтә дә алмый, тотлыгып тора. Җебеп киткән борынын эле- дән-әле тартып куя, кулъяулык алыр өчен кесәсенә тыгыла да туктап кала, тагын борынын тарта башлый. Ул Галим белән кайчан һә^м ничек танышып китүеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр булганнарның барын да дөрес итен сөйләп бирде. Бер генә атна элек, карта уенында бәхәсләшеп. беренче очраган кызны алып китәргә теләүләрен дә, бер дә яшермичә, Шәкүровнык соравын да көтмичә, үзе сөйли башлады. Шакуров тиз генә Мәрдәновны чакырып кертте. Лейтенант тәрәзә янына барып басты да, игътибар белән Салихның йөзенә караган килеш. ♦ аның сөйләвен тынлап торды. а Мәсьәлә ачык, иптәш Мәрдәнов,— диде ахырда авыр сулап = Шакуров. Салихның атасы-анасы хакына, чыч күңеленнән мондый хәл- = нен булмавын, хәтта бу мәсьәләдә коллегасының ялгышуын теләгән ь иле ул. Ләкин... Аның йөзе караңгыланып, ямьсезләнеп китте. Күкрәге м бер төшеп, бер калкып, ешеш сулу алганы сизелеп тора иде Ачуына. 4 алдануына түзешә алмыйча, караеп, өстәл яныннан чыкты. Е — Заһит абый улы шундый хәлгә төшәр дип кем уйлаган?! Инде = нишләргә? — дип ялварып диярлек Мәрдәновка карады. — Анысын үзең хәл ит инде,— дип. Зөлфәт ишек янына килде.— г Малайларның әти-әниләре хафададыр, хәзер Тәлгат белән сөйләшеп ♦ бетерәм дә, өйләренә озатырга кирәк. Теге Ниночка дигән кызны да < Кеше көлкесе, нибары уналты яшь икән әле ана, ә үзенә егерме биш. ® утыз диярсең! — дип сөйләнә-сөйләнә, икенче бүлмәгә чыгып китте. ° Анда аның үз участогы егете Тәлгат утыра иде Тәлгат тә барысын да < дөрес итеп сөйләде. Тик Гөлинә турында гына бер сүз дә әйтмәде. Зөл- £ фәт ана төрле яктан китереп сорау биреп карады Тәлгат барыбер g яшерде. Аның саен Мәрдәнов Тәлгатнен характерын аңлый барды. 3 «Күңеле бик үк саф түгел моның.— дип уйлады ул.— Эшләгән жи- = наятең тыныч кына яшереп утыра белә. Әбисе дә. әнисе дә «Беркатлы. ° бик гади, бар кешегә лә бик нык ышана»,—диләр иде. Кешегә ышану д яхшы сыйфат, әлбәттә. Кешегә ышанырга кирәк. Гади булуы да начар » түгел. Әмма гаебен танымаска да өйрәнгән инде бу Кеше ялгышып °* куя. җинаять тә эшли, тик шуны соңыннан үзе аңлап, үзе ук төзәтергә тиеш! Шул чакны гына ул җәмгыятькә файдалы кеше була ала. Ә анламаса. я аңлап та, менә бу егет шикелле, үз гаебен үзе яшерсә, ул чагында — булмый. Киләчәге зур күңелсезлек, хәтта фажнга белән тәмамланачак. Башта укытучылары белән, әтисе-әнисе кайткач алар белән сөйләшергә кирәк... Зөлфәт узган шимбәдә төнен аларнын, Галим һәм Салих белән бергәләшеп, Гөлинә исемле кызга һөҗүм итү вакыйгасын үзе сөйләп биргәч. Тәлгаг куркуыннан калтыранып төште Сүзен әйтә алмас хәлгә килде. — Дөрес, әйе.. мин бит:., ни бит. Зөлфәт абын... Гафу итегез. Мин Галимне кызгандым. Ул бит ни бит .. Ул яхшы егет. Тик ул бәхетсез. Анын бер кеме дә юк. Ул миңа үз тормышын сөйләп күрсәтте инде. Сез Галимне төрмәдән чыккан дисез, менә анысын ул безгә әйтмәде... Инде тагын төрмәгә эләксә, бөтенләй начар була бит'.. Бу сүзләргә ышанмый ярамый иде. Боларын Тәлгат эчкерсез әйтте. Зөлфәткә ул шундук якынаеп китте. — Кешеләрне кызганып кына аларга ярдәм итеп булмый,— диде лейтенант Мәрдәнов — Снн. уналты яшьлек егет, иптәшеңнең җинаятькә адым ясаганын күргәнсең, ә аңа. тукта, ярамын, дияргә көч таба алмагансың. Бу инде, Тәлгат, синең ихтыяр көчең юклыгын, үз-үзеңне Хөрмәт итмәвеңне, шулай ук куркаклыгыңны күрсәтә — Мин бит.. Галим өчен Әйтегез әле. аны нишләтерләр инде хәзер? Кабат төрмәме?. — Анысын халык суды хәл итәр,— диде Мәрдәнов. Ишектән дежурный сержант керде: — Иптәш лейтенант, бүлекчәгә китерелгән кешеләр арасында өч үсмер егет һәм бер кыз мәктәп яшендә. Аларны өйләренә озатып куяр өчен машина һәм кеше бирикме? — диде — Бирегез,—диде лейтенант Мәрдәнов. сержант чыгып киткәч. Тәлгат ягына борылды.— Кабаттан без мондый рәвештә очрашмабыз дип уйлыйм. Сүз әле бетмәде. Иртәгә Маһруй әби янына кереп чыгасым бар. Акчагызны кем алганын әйтергә кирәк. Аны монтер булып телефон төзәтергә кергән егет — синен «дустын» Коля алган. Тәлгат тәмам аптырап, бетеп, коелып төште. 18 Тапатып килә. Көнчыгыш ягыннан искән жил саргая башлаган яфрак исләрен, киң Иделнен су салкынын тын гына йоклап яткан шәһәр урамнарына тарата. Сүнеп бетмәгән йолдызлар, зәңгәр күк йөзендә үзләре генә хуҗа булып, тонык кына җемелди. Алар да озакламый сүнәр. Офык тирәсендә ал пәрдә хасил булыр. Кешеләрнең күңеленә үзенең җылы, якты нурларын сибеп кояш чыгар. Биш катлы зур йортның өченче катындагы өч тәрәзәсеннән дә урамга электр яктысы сибелгән. Башка өйләрдә ут юк. Әллә инде болар шундый салкынча иртәдә тәрәзәләрен үк ачып куйганнармы? Бәлки эсседер? Әллә кунак җыйганнар. я туй булганмы? Бу — Фәһимә. Гәүдәсен яртылаш урамга чыгарып, тәрәзәдән карый. Төн буе өзгәләнеп Салихны көтте алар. Башына сулы сөлге урап, Мөршидә караватта ауный. Заһит бертуктаусыз ишекле-түрле йөреп тора. Кинәт Фәһимә бүлмәсеннән «ай!» дигән тавыш ишетелде. Заһит бүлмәгә ташланды. Сеяелесенен йөзе агарып киткән иде. — Абый җаным, анда...— Ул әйтеп бетерә алмады, кулы белән тәрәзәгә күрсәтте. Заһит тәрәзәгә йөгереп килде. Подъезд төбенә милиция машинасы килеп туктаган. Бер милиционер машинадан кемнеңдер чыкканын көтеп басып тора. — Нәрсә бу?.. Кем бу?.. Машинадан Салих чыкты да. милиционер белән рәттән басып, үзләренең подъездына таба атлады. — Улым...—дип. әти кеше стенага таянды. Аның башы әйләнеп китте, стена белән бергә идән такталары җиргә упты, бар нәрсәнең асты өскә килде. Ишектә звонок шалтырады. Ялан аяк, төнге күлмәктән, Мөршидә атылып килеп чыкты. Фәһимә анын юлын бүлде, култыгыннан тотып, кире бүлмәсенә алып керде. Звонок кабатланды Ишектән башта Салих, аннан милиция сержанты керде. Заһит та. . Ф.'һи.мә дә. өнсез калып, бер Салихка, бер сержантка карап каттылар. Сержант җитез хәрәкәт белән ун' кулын козырегына куеп: — Шушы повестканы тапшырырга рөхсәт итегез,—дип. Заһитка сарырак төстәге кәгазь сузды. Аннан тагын кулын фуражкасына куеп: — Сау булыгыз,— дип. җитез генә чыгып та китте. Заһит. кәгазьне тоткан килеш, ишек янында басып калды. Аннан көч-хәл белән генә зал!а керде. Аңарга каршы, өстенә халатын кия-кия, Мөршидә бүлмәдән чыкты. — Нәрсә булган? Ни бар?.. — Әнә улынны кадерләп кенә милиция сержанты китереп куйды,— диде Заһит. үзе кәнәфигә утырып, кулындагы кәгазьгә текәлде: «30 август. 11 сәгать 30 минутта 12 иче участокка, лейтенант Шакуров янына килергә.» Заһит, калтыранган кулы белән повестканы кесәсенә салып, улына карады. —- Я. сөйлә, нинди хәбәрләр белән безне сөендерергә уйлыйсын3 — Сөйләмәсен, бер нәрсә дә сөйләмәсен! — дип килеп кушылды Мөршидә. Әнә каеш ал да, ичмасам, шуның белән тиресен туна. Бу нинди әшәкелек, төне буе өйгә кайтмый йөрү! Сәгать унда кайтам. ♦ диден бит. Яхшылыкның, иркәләгәннең кадерен белми башладык, бө- з тенләй узындың!.. g Дүртесе дүрт жиргә басып, алар озак кына тын тордылар. Тәрәзәдән 5 өйгә таң нуры сирпелде. Төн буе керфек какмаган булсалар да, йокы “ качкан — йокы кайгысы түгел иде. § Салих, бер нәрсәне дә яшермичә, аларга башыннан узганнарны 4 сөйләп бирде. к Ата белән ана гамьсез яшәүләренә, бердәнбер улларының айдан Э артык вакыт җинаять сукмагында йөогәнлегеннән бер хәбәрсез булу- § ларына шаккатып, гаҗиз булып, өнсез утырдылар. Күңелсез дә, оят та | иде. Иртәгә Заһит нинди йөз белән участокка барыр? Әле бит белеп * булмый, Салихны нинди җәза көтә? * Шомлы тынлыкны Мөршидә бозлы. — Фәһимә акыллым, иртәгә иртүк Зөлфәтеңә бар да Салих турында £ әйт: ул безнең участок милиционеры Шакуров белән сөйләшсен, ичма- ? сам Абыеңның эш урынына, мәктәбенә дә җиткерсәләр — хурлык бит. ° валлаһи!.. Зөлфәтне кешелекле, һәйбәт кеше дисен бит, күрсәтсен менә шундый вакытта кешелеген... Заһит. ни әйтергә белми гаҗиз булып: — Ни сөйлисең син, Мөршидә, акылына кил!—диде.— Салих исән- ® сау кайтты. Безгә хәзер шунысы мөһим. Минемчә, барын да күреп. = аңлап кайткан. Әгәр менә бүген төнне лейтенант Мәрдәнов, безнең £ шикелле, эш сәгате бетү белән тыныч кына өенә кайтып йоклан ятса, бәлки, малаеңны бүтән күрмәгән дә булыр идең... 19 Инде бу якшәмбене ял итәрмен. Фәһимә белән бергәләп бакчаларда йөрермен дип уйлап кунса да, Мәрдәнов түзмәде, сәгать уннар тирәсендә милиция' участогына килеп утырды. Эче поша, күңеле тыныч түгел иде. «Бала тәрбиясендә кайсыдыр бер звенода өзеклек бар. Югыйсә, нәрсә инде бу? Ун ел буе укытабыз, пионер вәгъдәләре, комсомол антлары алабыз. Павел Морозов. Олег Кошевойларны гел тукып торабыз. Ә Галим урамда йөри. Ә Фәрук белән Коля үсмер егетләргә укытучылардан көчлерәк йогынты ясый алалар Нилектән? Эш юк үсмерләргә, гел вәгазь тыңлап тору туйдыра. Бала табигате шөгыль таләп итә. Фаруклар. Галимнәр үсмерләрне моңарчы күрелмәгән яңа вакыйгалар белән мавыктырып алып китәләр. Ә Галим үзе ник урамда? Нилектән ул җинаять юлына баскан?» Лейтенант Мәрдәнов. тәҗрибәле өлкән иптәше капитан Симагин белән бергәләп, Галимнең тормыш юлын өйрәнеп чыкты, сорау алган чакта катнашты. Үзе өчен ул менә нәрсә ачыклады. Галимнең әтисе юаш холыклы булган. Завод директорының урынбасары Унбиш ел гомер иткән беренче хатынын бала тапмаган өчен аерып җибәргән. Кырык яшенлә унтугыз яшьлек чибәр кыз һашиягә өйләнгән Яхшы квартира, мебель, завод машинасы һашияие бәхетле итә. Ул иренә икс малай - Галим һәм Камилне бүләк итә. Еллар уза. Галимнең, әтисе картая, һашня чибәрләнеп тула Галимнең әтисен инфаркт түшәк өстенә егып сала. Ул вакытыннан алда пенсиягә чыга. Чәче коела. һашия!ә күңелсез, ире белән сөйләшер сүзе юк, көннәр буе кайдадыр югалып иөри һәм, ниһаять, үзеннән яшьрәк бер инженерга кияүгә чыгып, баласын авыру иренә калдырып, китеп бара. Галимнең әтисе кайгыдан эчә башлый, семья таркала, тәртип тә, тәрбия дә бетә... Галим үз көнен үзе күрә башлый. Акчаң булмаса, акча бирә торган, бер кайда да эшләми, матур итеп күңел ача белә торган дуслар табыла. Дөнья гел кәеф-сафадан гына тормас бит. Унсигез яшендә Галим Рахманов суд эскәмиясенә эләгә. Гастрономда бер хатынның сумкасыннан акча урлаганга аны өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Амнистия белән бер елдан котыла. Капитан Симагин — милиция идарәсендә бүлек начальнигы — аны заводка урнаштыра. Бар да жай- ланды кебек, юк икән шул: ул өйдә югында әнисе яшь ире белән «ларның иркен квартирына кайтып утырган. Үги ата калын кара кашлары астыннан ана усал итеп карап йөри. Әнисе һашня, ирсез калудан коты алынып, гел үги ата җаеннан гына тора. Галимгә тагын көн юк. Ул кайдадыр читтә, бүтән кешеләр белән күңел бушлыгын тутырырга тиеш... Мәрдәнов уйларына күмелеп утырганда ишектән дружинник Саша Алексеев килеп керде. Гадәтенчә пөхтә киемле, әле генә парикмахердан чыккан: чәчләреннән җиңелчә одеколон исе бәреп тора. — Төне буе йокламадым, иптәш Мәрдәнов,— диде ул, Зөлфәт каршына утырып. Мәрдәнов аның ябыгып киткән аксыл чыраена карады. — Мин дә йокламадым. Белмим, безнең берәребез йоклады микән? Бик соң кайтылды бит, таң аткан иде инде. Душ алдым да, бер стакан куе чәй эчел, урамга чыктым. Бераз йөргәч, килеп утырдым әле менә...—Аннан Сашага карап алды: — Ә пигә килеп утырдым, үзем дә белмим... — Мин дә синең яныңа эч пошканнан килдем,— дип, Саша тагын көрсенеп куйды.— Бер уйласам, җәмгыятькә файда китерәм: тәртип урнаштырып йөрим. Хулиганнар куам, исерекләрне милициягә китерәм. Ә бит. икенче уйласаң, просто чепуха, туйдырды бу хәл. Чынлап әй- тәм, туйдырды! Кичә бит көнем исерекләр артыннан йөреп узды. Хатын ачулана: вакытыңны әрәм итәсең, ди. Беткән башлар артыннан чапканчы ял көнендә, ичмасам, театрга барсак, җан азыгы алыр идек, ди. Ә никадәр нервы бозыла? Шундый матур егетләр, кызлар Хурлык, билләһи! Этә-төртә машинага төйисең. Айнытып чыгарасың. Очыкырые буламы моның, юкмы? Нәрсә җитми ул кабахәтләргә? Киемнәрен кара син аларның! Нейлон да капрон, йон да ефәк.. Ашаганнары бал да май. Ни өчен кешеләрнең тынычлыгын бозып йөри алар? Кадерле минутларны урлыйлар? Канчакта, инде башкача дружинник булып йөрмим дип. дежурга да чыкмый калам. Иртән уянсаң — яна хәбәр: кемнеңдер бүреген салдырганнар, эштән кайтып килә торган кызны җәберләгәннәр. Чыдап булмый, тагын дежурга килеп, төннәр буе шулар артыннан чабасын. Сашаның үпкә сүзләре күп иде. Заводның алдынгы эшчесе, әйбәт гаилә башлыгы, заводта да, өендә дә мәшәкать җитәрлек аңа. Үзенен ике кызы, бер малае бар. Ул менә шулар белән үткәрәсе вакытын эт койрыгына тагып йөри. Саша күңеленә җыелганны ярсып, әрнешеп сөйләде-сөйләде дә кинәттән генә бик кискен нәтиҗә ясап куйды: — Артык гуманный кыланабыз. Аяусыз булырга, көрәшнең яңа методларын табарга кирәк. — Ягъни? — диде Мәрдәнов, ачыкларга теләп. — Кайсыдыр бер яна шәһәрдә участокларга овчарка биргәннәр. — Сон?!.— диде Мәрдәнов, гаҗәпләнеп — Соң, шул инде, төне буе унбиш-егерме дружинник телен чыгарып, шәһәр буйлап чабып йөрми, участок уполномоченные, овчарка эте һәм анын хужасы үз участокларын бик тыныч кына әйләнеп чыгалар. Төннең берендә капка-койма буйларында эшсез өелеп торган салагаларга бер генә сүз әйтәләр: «Балакайлар, өйгә кайтырга вакыт». — Кайталармы? — Хикмәт шунда да шул: әйтү белән кайтып китәләр. — Ник? — Эт бик гадел хайван, кушканны үти белә. Гуманист булып кыланмый. Ату нәрсә килеп чыга: ниндидер бер хулиган кисәге бөтен урамның тынычлыгын алып йөри, ә син ана замечание дә ясама, дөньяда юк сүз белән ул сине мыскыл итәчәк. Ана юл ачык хәзер, кешене түгел, овчарканы мыскыл итсен. — Юк, бу — бердәнбер чара түгел — Кем әйтә бердәнбер чара дип?! Мин моны кирәкле чараларның бер звеносы дип карыйм Ә менә шул яна шәһәрдә, беләсең килсә, кичләрен тәртип урнашкан, эшче халык милициягә рәхмәт әйтеп хатлар яза,—дип, ярсыныпкайнарланып сөйләде-сөйләде дә Саша, саубуллашып кайтып китте. Ул киткәч, лейтенант Мәрдәнов ледерин тышлы көндәлек дәфтәре белән киңәшеп, күңелендә туган уйларын шул дәфтәренә язып утырды. Бераздан ана полковник Борһанов шалтыратты. Хәл-әхвәлен сорашты. Кичәге эшләре белән танышуын әйтте — Ничек сон? — диде Мәрдәнов, сабырсызланып. — Нигезләвең әйбәт. Мина ошады. Берничә үсмерне бозык йогынтысыннан аерып алуын бигрәк тә яхшы. Хәзер шулармы күзәтү астыннан ычкындырмаска кирәк. — Ычкындырмабыз, иптәш полковник. Киңәшегез өчен рәхмәт — Иртәгә мина кереп чыгарсыз. Иркенләбрәк сөйләшербез. Хәзергә шул! Туктале, нишләп сез ял көнне участокта утырасыз, иптәш лей* тенант? — Бераз эшләрем бар иде. иптәш полковник — Хәзер үк участоктан чыгып кит! Ничәнче ял инде эшләп утырасың, йокы күрмисең! — Слушаюсь, иптәш полковник. Борһанов трубканы элде. Лейтенант Мәрдәнов трубканы бераз кулында тотып торды да көлеп жибәрде. «Ял ит,— ди, ә үзе ял көне дип тормаган, кабинетына килеп, минем материаллар белән танышып чыккан». ж Аның күңеле күтәрелеп китте. Дәфтәрен өстәл тартмасына бикләде лә. плащын, йолдызлы фуражкасын киеп, урамга чыкты. Сабыр да, рәхәт тә бер тойгы белән: «Бәлки әле Фәһимәне дә очратырмын», — дип уйлады.

1970-1971