КИЕВ ВАКЫЙГАСЫ
Галимҗан Ибраһимоа Киевка ките. Китәр алдыннан ул | “верситетлы шеһәрлерд сөл- ман студентларын таныштырыр өчен алар белән языша башладык Съезд чакыр? мәсьапәсо до менә шуннан килеп чыкты. Съездда без тик аң-белем таратуга, экономикага бәйләнешле мәсьәләләрне генә тикшерәчәк идек, сәяси мәсьәләләргә кагылырга уебызда да юк иде дигән алар. Жандармнарның аерым корпусы подполковнигы Вахнин Галимҗан Ибраһимоетәк беренче допросим 18 апрельдә ала. Киевле мөселман студентларының түгәрәгеме мөнәсәбәте турында сораганда Галимҗан, бик тотнаклы гына итеп, уйлап куолгәе риваятен сөйли: | Галимҗан Ибраһимоә Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан кечкенә бер хатирә Казан 1922 ел. 21—22 битләр. ордерсыз ярамавын...— дим. Күрсәтә. Мин тәмәке яндырам да тирән креслога утырам » 1 Тентү таң аткайчага кадәр дәвам итә. әмма околоточный надзирательнең тупас. ы җаһил теле белән язылган протоколы бик кыска була. Тентү беткәннән соң Галимҗан Ибраһимовны Киев шәһәренең Бульварный дип s атала торган участогына алып китәләр. Бу вакытта инде җыелышта кулга алынган *" бөтен студентлар да монда китерелеп ябылган була. Кызларны, ягъни Гөлсем Ахтямова белән Сона ханым Ахундованы, хатыннар камерасына, бу төнне тотылган фахи- шәлор янына ябалар. Икенче кенне Галимҗаннан башкаларны полициянең Бульварный бүлегеннән алып китеп башка бүлекләргә — участокларга урнаштыралар. Галимҗанны исә допроска алып китәләр. — «Мөселман студентлары җыеннар, мәҗлесләр ясыйлар дигән нәрсә моңарчы миңа мәгълүм түгел иде, тик менә кичә мине кулга алып участкага япканда гына мөселман студенткаларын һәм курсисткаларын җыеннары вакытында полиция тотып япканын белдем. Ләкин бу җыен нинди максат белән җыелганы миңа мәгълүм түгел. Мөселман студентлары белән очрашкалаган вакытта аларның үз түгәрәкләрен легаль- ләштерергә теләүләрен ишеткәләгәнем бар» дип җавап бирә ул. Тентү протоколына караганда, Галимҗанның квартирыннан бик күл китаплар, газеталар, кулъязмалар алынган. Кулга алу белән допрос арасында бер генә тәүлек үтүгә дә карамастан, жандармерия бу китапларны һәм кәгазьләрне, өстән-өстән генә булса да, тикшереп-карап чыгарга да өлгергән икән: Галимҗанның китаплары арасындагы яшерен таратыла торган революцион газеталарны, брошюраларны бик тиз табып алганнар. Алар арасында чит илдә басылып, Россиядә яшерен таратыла торган «Знамя труда* газетасының 13 саны, «За народ» газетасының бер саны, ул заманнарда Россиядә патшалык иткән Романовларга каршы язылган «Дом Самозвановых» дигән сәяси брошюра-памфлет һәм Киев студентларының гектографта басылып, идән астыннан таратылган прокламацияләре дә була. Ул прокламациядә дә Романовларның 300 ел дәвамында кылган золымнары саналган һәм Киев студентлары Романовларга багышланган тантанада катнашмаска тиешләр, дип әйтелгән. Шуның өчен дә подполковник Вахнин беренче допрос вакытында, я «аталарча» вәгазьләп, үгетләп, я жандарм ларча куркытып, бу тыелган әдәбиятны каян алганын Галимҗаннан әйттерәсе килә. Ләкин Галимҗан аңа алданмый: «Миңа күрсәтелгән «Знамя труда» газетасының унөч саны һәм бер данә «За народ» газетасы (бу газеталарның басылып чыккан көннәре һәм саннары күрсәтелә—Г. М.) минем квартирымнан алындылар. Бу газеталарны мин Романовлар йортының өч йөз еллык юбилей бәйрәме көнне урамнан табып алдым. Миңа күрсәтелгән «Дом Самозвановых» исемле брошюра да «Знамя труда» һәм «За народ» газеталары төрелгән төргәктә иделәр»8 9 10 ,— ди ул подполковник Вахнинга. Галимҗанның бу җавабы подполковникны, әлбәттә, канәгатьләндерми һәм допрос дәвамында ул бу мәсьәләгә кабат кайта. Галимҗан исә үзенең беренче әйткән сүзендә нык тора, шуннан һич тайпылмый: «...Эченә «Знамя труда», «За народ» газеталары һәм «Дом Самозвановых» брошюрасы төрелгән төргәкне кемдер, Софийский собор янында бугай, халык арасына ташлаган булган. Кайчан икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм» 3 ,— ди. Подполковник Вахнин Киев мөселман студентлары түгәрәгенең протоколлары, Галимҗан тарафыннан язылган программалары белән танышып өлгермәгән булса да, Галимҗанның яшерен түгәрәк әгъзалары белән якыннан аралашып йөргәнен шымчыларның донослары буенча яхшы белә. Шуның өчен ул Ибраһимовның «мөселман студентларының яшерен түгәрәкләре турында бер нәрсә дә белмим, ә бу яшерен әдәбият минем кулыма очраклы рәвештә килеп керде, дип әйтүенә, әлбәттә, ышанмый. Ләкин әйберләтә дәлилләр табып, Галимҗан Ибраһимовның гаебен аның үзеннән танытыр өчен, аның квартирыннан алынган һәм җыелыш җыелган квартирда табылган бөтен материалларны җентекләп тикшереп чыгарга кирәк булачак, һәм бу эш озакка сузылачак икәнен яхшы белә подполковник. Шуңа күрә Галимҗанны участоктан ала да төрмәгә яптыра. X «Чын кешеләр» белән аралашып, бигрәк тә алар белән бергә патша хөкүмәтенә каршы революцион көрәш ачарга хәзерләнеп йөргәне өчен, жандармерия башыннан сыйпамаячагын Галимҗан бик яхшы белә. Шуңа күрә төрмәдә бер кешелек камерага (одиночкага) утыртылуына да артык аптырамый ул. Аны икенче нәрсә: жандармерия кулына төшкән кулъязмаларның, аеруча «Казакъ кызы» романы кулъязмасының, яэмы- 8 УССР ҮДТА Фонд 274. Язма 1. Саклау берәмлеге 3151. II бүлек. 318 бит. • УССР ҮДТА Фонд 274. Язма 1. Саклау берәмлеге 3151. Бүлек II. 318 бит. 10 Шунда ук, 319 бит. шы борчый. Ул романның кулъязмасы аңарчы инде бер тапкыр басарга дип биргем җирендә, Кәримовлар нәшриятында, жандармерия кулына төшеп югалган булган. Инде менә кулында калган караланмасы буенча яңабаштан эшләп чыккан нөсхәсе дә Киевтә жандармерия кулына эләгә. Галимҗанны борчыган икенче бер нәрсә була: ул узенең төрмәгә ябылу хәбәре яраткан әнисенә ишетелмәсә ярар иде дип хәвефләнә. Моның шулай икәнлеге иптәш- 11 ләре Шәһит белән Заһитка 1 төрмәдән язган хатында бик әйбәт сизелә. Татарча язар- 3 га рөхсәт булмагач, рус телендә язган бу хат тагын бер ягы беләи әһәмиятле. Аида < Галимҗанның ул заманнарда ук рус телен һәм орфографиясен бөтен нечкәлекләре Н белән белгәне күренә. Хат Шәһит белән Заһитның кулына тапшырылмыйча, жандармериянең кәгазьләре < арасында батып калган. Ул хатта менә мондый юллар бар: «Шәһит вә Заһит! Киев губерна төрмәсеннән сезгә үземнең беренче сәламемне җибәрәм. Минем ы кулга алынуым, мөгаен, сезгә билгеледер. Ләкин сезгә минем үземнән дә берәр 2 нәрсә ишетү зарар итмәс дип уйлыйм. Бөтенесе бик гади булып чыкты. 17 апрель * тән сәгать 12 дә, Киев жандармерия идарәсенең карары буенча, минем бүлмәдә тентү ясалды. Татар, рус һәм терек телләрендәге бик күп китапларым алынды. Шулай а ук бөтен хатларымны, рәсемнәремне, хәтта альбомнарны һәм, барысыннан да биг- о рөк, бөтен кулъязмаларымны алдылар: алар арасында планнар, язмалар, газета эчен язылган мәкаләләр, кечкенә хикәяләр һәм, иң мәһиме, бөтен кыш буенча эшләп чын- g кан теге бәхетсез «Казакъ кызы» бар иде Хәзер мин тик кулъязмалар турында гына s уйлыйм: әгәр миңа шуларны кайтарсалар, башкалары ул кадәр үк түгел!.. Мине участокка китергәннән соң, анда 12 мөселман студентын һәм җитмәсә тагы э икенче камерада ике курсистка — берсе уфалы Ахтямова, икенчесе кавказлы Сона 3 ханым — утыртылганнарын күреп, чиктән тыш хәйран булдым, Бу студентлар арасында у Казаннан, Петербургтан, Мәскәүдән (Көримовның энесе) һәм башка университетлы •* шәһәрләрдәге мөселман студентларының вәкилләре бар иде. Без бөтенебез бергәләп шунда тон кундык, ә иртән мине төрмәгә, аларны каядыр Э озаттылар. Менә инде ялгызым утырган бүлмәдә, ягъни камерада, көи-теи арлы-бирле атлавыма тулы бер атна үтел китте. Минем белән янәшә (камерада) кавказлы студент Рустамбеков утыра. Ул да безнең белән бергә кулга алынган Минем кебек бер кешелек камерада ялгыз утыра. Шәһит (ул Казанда булмаса) яки син Заһит Уф губ Стерлетамак Уршакминск вол., д. Султанмуратово, Шакиржану дигән адрес буенча минем абыйга кичектермичә хәбәр итегез... Соңыннан, һәм бусы иң оһәмиятлесе. Шаһит, мин сиңа этимологиянең икенче басмасы турында эш тапшырам: «Гасыр»’ белән сөйләш Үзең ничек отышлы л лП тапсаң, шундый шарт куй. Зинһар, игътибарлы бул. һәммә нәрсә турында тәфсилле языгыз. Барчагызга сәлам. Хәзергә хушыгыз. Галимҗан» . Хатның читенә: «Абый хатын русча язсын һем ул минем турыда ойдәгеләрг» бер нәрсә дә әйтмәсен Шунысы да бар бит. эшебез уен түгел, ул округ судына ук барып җитәр төсле күренә».— дип язылып куелган. Галимҗанның кулъязмалары турында борчылулары бушка булмаган. XI Галимҗан Ибраһимовның бүлмәсендә тентү буяган чакта жандармерия нинди «» таплар, брошюралар кулъязмалар, хатлар табып алган! Бу сорауга Казан жандармнарының аерым корпусы подполковнигы Добродеев тарафыннан бик җентекләп язылган 10/5$ номерлы протокол тулы җааап бире 11 Щеһит белән Заһит — Галимҗанның якын дуслары — Шеһит Әхмедиеә һем Заһит Нуркин. « «Гасыр» —ул чордагы нәшрият. 3 УССР УДТА. Фонд 274 Язма 3 236 эш. 1—2 битләр. Подполковник Добродеев ул протоколны язар өчен башта ике шаһит алдында һәм тәрҗемәче штабсротмистр фон Трентовиус ярдәме белән 19 көн буена Галимҗаннан алынган китап-язуларны тикшереп утырган. Галимҗаннан алынган китапларның, кулъязмаларның эчтәлеге турында сүз башлаудан элек, аларның ни өчен Киевтан Казанга килеп төшүләре турында бер-ике сүз әйтергә кирәк. Эш менә нәрсәдә: кулына төшкән татар, әзәрбәйҗан, төрек телләрендәге китапларны, газеталарны һәм кулъязмаларны уку өчен Киев жандармерия идарәсендә бу телләрне белгән агентлар табылмаган. Ә жандармерия бу китапларда һәм язмаларда төрмәгә утыртылган студентларның «йөзләрен ачып бирә торган», «фетнәле» идеяләр язылган булуы ихтимал дип уйлаган һәм, шуны ачыклау өчен, аларны терек-татар телләрен белүче тәрҗемәчеләре булган Казан губернасы жандармериясе идарәсенә юллаган. Шунда алар ул елларда төрек-татар телләре буенча тәрҗемәче булып эшләп маташкан кешегә —15 нче татар улан полкының штабс-ротмистры А. Ф. фон Трентовиуска тапшырылган. Галимҗаннан алынган төрек һәм татар телендәге китаплар гына да 130 дан артык була. Боларның күбесе (80 нән артыгы) матур әдәбият. Араларында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Сәгыйт Рәмиев, Укмасый әсәрләре дә бар. Стамбулда төрек телендә басылган китапларның күбесе — Абдулхак Хәмиди әсәрләре. Төрек телендә язылган китаплар арасында Максим Горькийның «Ана» романы тәрҗемәсе дә бар. (Тәрҗемәче — И. М. Мөхетдин 1327 ел һиҗри. Стамбул.) Әдәбият тарихы һәм әдәбият белеме буенча да 15 ләп китап булып, алар арасында Габдерахман Сәгъди, Җамал Вәлиди, Әхмәт Риса, Кюпрюлю Задә һәм башкаларның хезмәтләре бар. Тарихи китапларнын саны да 15 тән ким түгел. Алар арасында Г. Ибраһимовның үзенең Уфада басылган «Борынгы ислам мәдәниятенең тарихы» дигән китабының да исеме күрсәтелә. Болардан тыш, протоколда бер-ике фәлсәфи китапның исеме дә телгә алына һәм бик күп татарча һәм русча газетажурналларның исемнәре санала. Менә бу мәгълүматлар яшь язучы Галимҗан Ибраһимовның ул заманнарда ук әдәбият, филология мәсьәләләре белән генә түгел, тарих, фәлсәфә, иҗтимагый хәрәкәт мәсьәләләре белән дә бик якыннан кызыксынып, бу мәсьәләләрне мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнергә, тикшерергә тырышканлыгын бик әйбәт раслап торалар. Хәер, бу хосусиятен ул актыккы гомеренәчә саклап килде. XII Күреп үткәнебезчә Галимҗан Ибраһимов Шәһит белән Заһитка төрмәдән язган хатында, тентү вакытында матбугатка чыкмаган мәкаләләре, кечкенә хикәяләре һәм теге «бәхетсез» «Казакъ кызы»ның кулъязмалары жандармерия кулына эләгүен әйтә. Бу хәл подполковник Добродеев тарафыннан язылган протоколда да раслана. Анда иң элек «Казакъ кызы» романының 75 битлек кулъязмасы телгә алынган. Шунысы кызык: ни өчен Галимҗан «Казакъ кызы»н «бәхетсез» дип атый соң? Архивта 1911 елның май ае башларында Галимҗанга язылган бер хат сакланган. Менә ул: «Кадерле борадәр Галимҗан әфәнде! Тентү вакытында алынган әйберләрнең берсе дә, шул исәптән «Казакъ кызы» да, кире кайтарылмады. Кайчан кайтарылачагы мәгълүм түгел. Сезнең «Мөләхаза» исемле мәкаләгез «Шура» журналында басылып чыккан, имеш. Фатих Кәримов. 2 май, 1911 ел»12. Бу уңайдан 1923 елны гына дөнья күрә алган «Казакъ кызы» романына Галимҗан Ибраһимов үзе язган «Мөхәррирдән» дигән кереш сүзне искә алырга кирәк: «Казакъ кызы»,— дип яза ул анда,—1909 елның җәендә Уралның Миасс заводында языла башланып, 1911 елда Казанда тәмам булган иде. Шул заманнарда бу әсәрне Оренбургтагы «Вакыт» нәшрияты идарәсе басар өчен алса да, дөньяга чыгара алмады. Фатих Кәримовның миңа язган хәбәренә караганда, типографиягә бирелгәч (яки бирелергә торганда) Сарапул өязендә башланган мәгълум ябулар дулкыны 12 УССР УДТА Фонд 274. Саклау берәмлеге 3151. Бүлек 1. Язма 1. 615 биг. (Хат срхивтагы русча тексттан татарчага тәрҗемә итеп бирелә — Г. М.) башка шәһәрләргә дә күчеп, Оренбургтагы тентүләр чагында, бу китап жандармерия кулына эләкте дә кайтмады. Кулымда караламасы бар иде. Шуның буенча 1912—1913 елларда мин моны яңадан аклап чыктым. Ләкин тагы казага очрады: шул елның язында, Киевта булган мәгьлүм хәрәкәт эчендә, апрель 17 сендә үземне ябып, китапларымны, барлык кулъязмаларымны охранка алды, унбиш айлар үткәч, куп нәрсәм кире кайтса да, «Казакъ ♦ кызылның җитмеш бите тагы югалды...я13 14 — дип яза ул. 3 Бу вакыйгалардан соң 53 ел үткәч, Украинаның Үзәк дәүләт тарих архивында < сакланып яткан документ Г. Ибраһимовның бу сүзләрен ботен тулылыгы белән рас- Е лады. Аерма тик шунда гына: жандармерия романның 70 битен түгел бәлки 75 битен £ кайтармаган. 75 битлек бу кулъязма кайда югалып калган икән? Подполковник Добродеев язган протоколда, «Киргизкаяның (штабс-ротмистр Трен- ы товиус «Казакъ кызылн шулай тәрҗемә иткән) һәм «Яшь куәтләр» дигән мәкаләнең х кулъязмаларын, уку өчен бик читен булганлыктан, тәрҗемәче тәрҗемә итә алмады, . дип язган. Ләкин ул канцелярия күсесе эшне болай гына калдырмый, кулъязмаларны җыя да Казанның матбугат эшләре буенча вакытлы комитетына җибәрә, һәм үзенең 10/55 номерлы протоколына шундый белешмә дә беркетеп куя: «„.2) 33 нче пунктта күрсәтелгән һәм бер-берсенә тегелмәгән 75 биттән гыйбарәт булган татар телендәге «Киргизка» исемле һәм шул ук телдәге унбиш битлек «Яшь куәтләр» исемле кулъязмалар, аларда политик яктан гаепкә алырлык берәр нәрсә юкмы дип карап чыгар •чен һәм, андый нәрсә булган хәлдә шул урыннарын тәрҗемә итәр эчен, Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитет председателенә җибәрелде» ’. Моңа каршы, вакытлы комитет рәисенең урынбасары А. Фролов, 1913 елның 2 июлендә: «Бу кулъязмаларда һичбер терле гаепкә алырлык һәм җинаятьчел нәрсә юк», дип җавап бирә. Ләкин комитет бу кулъязмаларны Казан жандармериясенә кайтарып биргәнмс-юкмы, бу турыда архивта берторле дә документ сакланып калмаган. Тик бер нәрсә ачык билгеле: алар Киевка кайтарылмаганнар. Бәлки, Галимҗанның кулъязмалары бүгенге көнгәчә матбугат эшләре буенча вакытлы комитетның яки Казан губерна жандармерия идарәсенең архивларында ята торганнардыр. «Казакъ кызы» романының язмышы менә шундый була. «Яшь куәтләр» исемле кулъязманың да язмышы шуңа бик охшый. Архивта Риэаэтдин Фәхретдиноаиың 1912 елның 24 октябрендә Галимҗан Ибраһимоока язган хатының русчага тәрҗемәсе сакланган. Хатта: «Хөрмәтле Галимҗан әфәнде... «Яшь куәтләр» дигән мәкалә бик кызыклы, аны ничек кенә булса да бастырырга кирәк, ләкин «Шура»да бастырырга рөхсәт юк, шуңа күрә аны үзегезгә кайтарабыз»15 ,— дип әйтелә. 1915 елның 8 февралендә «Йолдыз» газетасында басылган бер мәкаләсеннән башка, Галимҗан хезмәтләрендә «Яшь куәтләр» дигән бер мәкаләсе дә юк бугай. Ләкин бу мәкаләнең дә тулы исеме: «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр». Бу мәкалә 1915 елның әдәби хисабате рәвешендә язылганлыктан, 1912 елга да, 1913 елга да аның һичбер төрле мөнәсәбәте юк. 1913 елның башларында Киев мөселман студентлары рус телендә чыга башлаган «Мусульманская газөта»га ачык хат язып, бу газетаны яратып укуларын һәм аңа үзләре дә язышырга теләгәнлекләрен белдерәләр. Бу уңай белән Р. И. Нәфигоа иптәшнең сүзләренә кушыласы килә. Бу хат турында ул болай яза: «-1913 елның февраль аенда татар язучысы Галимҗан Ибрзһимов Киевта иде. Шундый бер сорау туа: Киев мөселман студентларының хатына аның мөнәсәбәте булмадымы икән? Сакланып калган архив материалларына караганда, Галимҗан Ибраһимов Киев мөселман студентларының хәрәкәтенә актив катнашып, .ларның түгәрәкләрен алдынгы революцион идеяләр белән рухландырып торганын күз влдыидз тотсак,—бу бик була торган хәл кебек күренә16 ,—ди. • Галимҗан Ибраһимов Сайланма әсәрләр Т. 2 Казан. 1957 ел. 259 бит * УССР ҮДТА Фонд 274. Язма 1 Саклву берәмлеге 3151. бүлек II. 6-2 бит. 15 Шунда ук, 619 бит. , « Р. И. Нәфигов. Формирование и развитие передовой татарской обществоичо- политическои мысли. Казан. 1964 ел. 395 бит. 10. «К. У.» № 8. ГӨЛСЕМ МОХӘММӘДОВА Чыннан да, Галимҗанның жандармериядә югалып калган «Яшь куәтләр» дигәк мәкаләсе, Киев студентларының хәрәкәте һәм газетага язган ачык хатлары арасында нинди дә булса бер бәйләнеш юкмы икән? Шул ук 10/55 номерлы протоколдан Галимҗанның квартирыннан охранканың тагы башка кулъязмалар да алганы аңлашыла. Ул протоколның 12 нче пунктында агач тартма эченнән бергә беркетеп тегелгән дурт дәфтәр чыгуы һәм шул дәфтәрләрнең берсендә татар телендә язылган кулъязма булуы да әйтелә. Ләкин, кызганычка каршы, штабс-ротмистр фон Трентовиус ул кулъязманың тулы тәрҗемәсен дә, исемен дә әйтми, тик: «Монда, башка нәрсәләр арасында, мәдрәсә (мәктәп) тормышы тасвирлана һәм шунда ниндидер яңа бер мәдрәсәдә фетнәле чорда (кай җирдә икәне күрсәтелмәгән, ләкин сүз 1904—1905 еллар турында бара булса кирәк) җыелышлар ясалуы турында әйтелеп үтелә. Ул җыелышларда ниндидер Кызылбашевның күренекле роль уйнаганы күрсәтелә, аның исеме берничә тапкыр телгә алына. Моннан тыш, автор, ягъни Галимҗан Ибраһимов, социалистлар белән фикер алыштым, дип әйтә. Ә калган өч дәфтәрдә гаепкә алырлык бер нәрсә дә юк» *,— дип кенә искәртеп китә. Галимҗанның денья күргән әсәрләрендә Кызылбашеа исемле каһарман булмаганы мәгълүм. Галимҗанның «тентү вакытында минем берничә хикәяләрем, мәкаләләрем жандармерия кулына төште» дигән сүзләренә нигезләнеп, бу дүрт дәфтәрдә татар шәкертләренең беренче революция чорындагы тормышлары, көрәшләре тасвир ителгән бер хикәя булгандыр дип уйларга кирәк. Ләкин бу хикәя дә, «Дустыма» дигән икенче бер хикәясе кебек, жандармериянең яки матбугат эшләре буенча вакытлы комитетның архивында югалып калган булырга тиеш. 10/55 номерлы протоколда «Дустыма» дигән хикәя турында да сүзләр бар. Анда: -■ — ди. Әмма самодержавиегә каршы революцион көрәш идеясен пропагандалавы турында авызын да ачмый. 1 УССР ҮДТА. Фонд 274. Язма 1. Саклау берәмлеге 3151. Бүлек II. 261—-264 битлер Киев тирмәсеннән чыккач төшкән рәсем Сулда — Хәлилулла Еникеев, уңда — Галимҗан Ибраһимов. 1913 ел. мак бслан гене санарлык булганлыктан, мөселман студентлары арасында башланган бу хәрәкәт бик үк куркыныч саналмый. Галимҗан Ибраһимов бу турыда бик дөрес әйтә: «Киев жандармериясе өчен мөселман куркынычы социал-демократларның, социал-революционерларның идән астыннан алып барган эшләре, латышлар, украинлылар, еврейләрнең революцион хәрәкәтләре кебек коточыргыч түгел»,— ди ул үзенең «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан кечкенә бер хатирә» дигән китабында. Әмма, шулай булса да, Киев жандармериясе мөселман студентлары оешмасының иң эшчән һәм шикле кешеләреннән ’изрәк котылырга — Киевтан ераграк куарга ниятли. Менә шуңа күрә жандармерия оешманың төп максаты — патша хөкүмәтенә каршы революцион көрәш ачу икәнлеген ачыктан-ачык раслап торган документларга да күз йома һәм, алдан үзе ясаган нәтиҗәләргә капмакаршы килеп, түбәндәге карарны чыгара: Мөселман яшьләренең бу җыелышында фәкать мөселман халкының экономикасын, мәдәният-мәгърифәтен күтәрү мәсьәләләре турында гына сүз алып барырга ниятләнүен, сәяси характерда булган мәсьәләләр программадан алып ташланганын, шулай ук ул җыелышның башта ук — председательлек итүче Талышинский- ның котлау сүзеннән соң ук фаш ителүен һәм, ниһаять, җыелышта катнашучылар: Ахундова ике айга, ә башкалар исә берәр айга кулга алынганлыгын исәпкә алып, югарыда исемнәре саналган 16 кешегә карата эшне нәтиҗәсез калдырып, бу турыдагы язышуны туктатырга кирәк һәм, дәүләт куркынычсызлыгы турындагы положениегә нигезләнеп, бу язышуны Киев губернаторының карамагына җибәрергә кирәк дип санар идем. Полковник Шредель» Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк: төрмәдә Сона ханым гына түгел, башкалар да икешәр ай утырганнар. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов төрмәгә 1913 елның 17 апрелендә утыртылып, шул елның 13 июнендә генә чыгарыла. Полковник Шредель үзенең карарында, бу эшне төрмәгә утыртылган кешеләргә карата нәтиҗәсез калдырырга мөмкин дип санаса да, Галимҗан Ибраһимов белән Хәлилулла Еникеевне сәяси иминлектән барыбер мәхрүм итәләр. Төрмәдән чыгарылган көненнән башлап, Галимҗан Ибраһимов артыннан яшерен генә түгел, ачыктанУССР ҮДТА. Фонд 274. Язма 1. Саклау берәмлеге 3151. Бүлек I. 222 бит. ачык күзәтү башлана. Ул яшәгән җиреннән башка берәр шәһәргә китә башласа шум* да ук аиын артыннан жандармерия телеграммалар сугып, хатлар язып хәбәр бире. Аның һәр адымын күзәтеп торалар һәр әйткән сүзен, әллә нинди мәгънәләр биреп, язып алып, жандармериягә җиткерәләр, үзе язган хатларны да. аңа килгән хатларны да башта ачып укыйлар '. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов та Февраль революциясенә кадәр охранка алдында сәяси яктан ышанычсыз кеше булып саналып килгән. Әлеге архив материалларыннан күргәнебезчә. Киев меселман студентларының хәрәкәте жандармерияне зур тәшвишкә салган. Моңа бик мөһим сәбәпләр дә булган. Бу хәрәкәттә катнашучылар, башлангыч хәлдә генә булса да, иң зур максатмы — «патшалык хакимиятенә каршы русларның һәм Россиядә яшәүче башка милләтләрнең революцион куәтләре белән бергә кушылып көрәшергә кирәкьлекне үз бурычлары итеп куйганнар. Дөрес, хәрәкәткә катнашканнарның күпчелеге алларында торган бу көрәшнең соңгы нәтиҗәсе нинди булырга тиешлеген тиешенчә аңлап җиткермәгәннәр Алар Россия мөселманнары арасында аңбелем тарату, уку-укыту эшләрен реформалаштыру кебек максатларны гына күздә тотканнар Шуны онытмаска кирәк: студент түгәрәкләрендә лекцияләр укып йерүче грузин- большевик, бөтен гомерен революция юлына багышлаган мәңгелек студент — Агаш кебек кешеләр Киев мөселман студентларының оешмасына бик якын булганнар. Тора-бара бу кешеләр, әлбәттә, киевлы меселман студентлары оешмасының членнарына тәэсир итәрләр иде, алариың билгеле бер өлешен аңлы революцион көрәш юлына алып керә белерләр, е иске карашлы, тар милләтчелек рухы белән сугарылганнарын үз араларыннан иләп аерырлар иде. Кыскасы, бу кешеләр Киев мөселман студентларының оешмасына да, Галимҗан Ибраһимовның үзенә дә туры юлга чыгуда ярдәмләшкән булыр иделәр. Ләкин бу хәрәкәт, провокатор «Теоретик» (Хәнәфи Кай- бышсв)ның һәм провокатор «Житольпнең (Төхфәгулла Мамлеевның) донос лары нәтиҗәсендә яралгы дәверендә үк харап ителгән. Үренте бирергә өлгергәнче үк охранканың тупас итекләре белән таптал ташланган. Шуның өчен дә Галимҗан Ибрапимоа үзенең «Тагар студентлары хәрәкәте тарихымнан кечкенә бер хатирә» дигән китабында бик әрнеп гүбәндәге сүзләрне язган .Реакция вакытында бездә бердәнбер яшерен хәрәкәт булган Киев вакыйгасы — кәгазьләре, планнары, эшләргә дигән карарлары, эләккән протоколлары буенча бик зур мәсьәлә тудырырлык бер нәрсә иде. Ләкин эшләгән эше, тудырган нәтиҗәсе белән чыннан да бер миф. бер тәтем тавы иде». ' Бу турыда Н. Таҗетдиновның «Совет әдәбияты» журналымда (1964 елгы 11 санның 122—126 битләре) басылган мәкаләсендә шактый тулы язылган, шунлыктан а«ы кабатлап тормыйм.—