Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИДЕЛ »нең ЯҢА САНЫ

Идел инешләрдән башлана. Яшь язучыларның әсәрләрен берләштергән «Идел» альманахы әнә шундый инешләрдән тора. Ниһаять, аның икенче саны китап-журнал киштәләрендә урын алды. Альманахның беренче битләре поэтик әсәрләр белән ачылып китә. Ут элешәм! Кемнәр сугышмый! Кемгә изге туган Җиребез! Ут өләшәм! Гадел Кешеләр! _ Ут өләшәм! Миңа килегез! Кадыйр Сибгатуллин «Утлар» дип исемләнгән зур күләмле бу шигырендә бүгенге жир, кешелек язмышын, дәвернең четерекле, катлаулы тирбәнешен чагылдырырга омтыла. Ләкин шигырьдә бу гуманистик идея тулысынча ачылып бетмәгән. Прометей образын кертү генә фикер киңлеген үстерә алмый. Бу тема үзеннәнүзе югары стильне сорый. Р. Фөйзуллинның «Көрәшчеләрме һәм «Гадиләргә гимн»ы моңа ачык мисал. Ирексездән, чагыштыру җәһәтеннәнме, Маяковскийның «Война и мир» поэмасын искә аласың. Ша-ыйрь Җир шарын учына алган. Ул үзе Прометей. Ә Кадыйр Сибгатуллинның «Миңа килегез!» дип дәшүе исә нечкә бер аваз гына булып яңгырый. Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрендә кеше күңеле һәм табигать халәте аерыл- ...Бишәрләп, бишәрләп кенә өзелә яфраклар. Җилпенә сыман күгемдә яраланган канатлар. («Көз») Шигырь салмак моң белән агыла. Шагыйрь үзе дә, сүзләре дә сизелми. Бары илаһи аваз гына килә. Сине ярсыта, моңландыра, бәгъреңә кагыла. Үз хәлеңә кайткач кына, шагыйрьгә сокланасың. Аны тавышсыз алкышлыйсың. . Тынгысыз җилләр йөрәккә нртө дә. кич тә керә. Җил дә җил... Чаганнар түгел. заманнар аягүрә. («Җил до җил») Заман катлаулылыгын тоеп, борчылып, үзенең битараф түгеллеген искәрткән бу юлларны Мөдәррис Әгъләмов язган. Монда без Мөдәрриснең элеккерәк чорда язылгач шигырьләре белән очрашабыз. Хәер, әйбәт әсәр искерәмени, уңамыни?!. Ләкин бер нәрсә бар. Шагыйрь әдәбиятта үз юлын тапкан кебек, җәмгыятьтә дә үз урынын табарга тиеш. Шагыйрь һәм шәхес гармоник үсештә булмаса, иртәмесоңмы иҗади үсеш эзлеклелеген югалтырга мемЗөлфәтнең халык җырларына вариацияләре матур гына тәэсир калдыра. Бераз сәеррәк тә: давыллы йөрәкле Зөлфәтнең шигырьләре тау чишмәсе кебек йөгерек, шашкын, югары көчәнешле булуына күнеккән идек, ә болары тыйнак кына, тын гына, моңсу гына агышлылар. Шагыйрь халык авыз иҗатына изге ядкарь итеп карый. Үз йөрәге аша үткәреп, аңа яңа аһәң өсти. ...Мәхәббәтне зәңгәр яулык итеп бер агызгач зәңгәр суларга. әй. сылу кыз .. Агымсуны кире боралмассың. кирәк түгел ямансуларга. әй. сылу кыз... (»Сек> җыры») Казан университетында укучы яшьләрнең «Әллүки» берләшмәсе членнары газе- Ti-журнал битләрендә сирәк кенә күренеп киткәлиләр иде. Бу альманахта да алар үзләренең барлыкларын раслыйлар, тавыш бирәләр Фәннүр Сафин, Рәшит И Бәшәров, Роберт Миңнуллии, Рошет Низа, миевларның лирик шигырьләре күңелне иркәләрлек, образлы, сәнгатьле. Түбәи Камадан торып язучы «Кама таңнары* әдәби берләшмәсе әгъзаларына дә альманахта урын бирелгән. Авторлар гаять күп. Ә шигырьләр аз. Бер-ике шигырь белән генә шагыйрьнең йөзен, эстетик принципларын билгеләү кыен. Шигырьләр санын, бәлки, күбәйтергәдер? Яшь язучы Альберт Сафинның «Тагын мәхәббәт хакында» дип аталган хикәясе, һичшиксез, альманахта иң шәп әсәрләрнең берсе. Хәйдәр — авыл укытучысы — үзенчәлекле образ. Аның яшьлеге тессез, томанлы узган. Гамьсез, боек уздырган еллары ечвн ул үзенә түгел, ә дөньяга үпкәләгән кебек. Мәхәббәткә карата аның үз фәлсәфәсе бар: «...Гомумән, бездә мәхәббәт дигән нәрсә була алмый, ә бары ниндидер теләк, омтылыш, кайвакытта соклану һәм боларның барысын да югалткан тәкъдирдә көнләшү генә бар...» Хәйдәр сүлпән, аның күңелен тузан баскан. Мондый характерлар, әлбәттә, безнең арабызда бар әле. Автор аны социаль каршылыклар белән бәйләми. Ченки монда шәхес үзе гаепле. Хәйдер тышкы дөньядан ниндидер күренмәс тышча әчене яшеренгән. Ни ечен? Шулай ук тирә-юньдо ул таянырдай, якын итердәй ксшо юкмыни?! Күрше кызы Мәрьямнең Кереп йөрүен искәрмимени ул? Мәрьямнең озакка, Ташкент якларына китүен белгеч, аны сагыш баса, күңелендә кемгәдер үпкә уяна. Димәк, бөтенләй үк битараф түгел икән. Еллар үткен, Мәрьям кайтып төшә. Нәкъ элеккечә Хәйдәрләргә елмаеп килеп керә. Хуҗа карчыкның сөйләвеннән ул аның тормышка чыгуын белә. «...Хәйдәр бу сүзләргә исә китмәгән тесло тәрәзәгә борылды һәм озак ител саргая башлаган моңсу агачларга карал торды. Аның иреннәре кызганыч рәвештә елмая, ә бите буйлап яшь ага иде...» Еллар үткәч, Хәйдәр өйләне. Автор нечкә штрихлар белән генә аның күңелендә җуелмас хатирә калганлыгын искертеп үтә. Альберт Сафин эчтәлеккә ярашлы моңсу тол белән. матур сурәтләүләр аша ышандырырлык итеп яза алган. Өметле каләм! Ирек Бәдретдиновиың «Караңгы төшкәч» хикәясе тирән кичерешле. Укучыны үз пульсына яраштыра. Әсәрнең канвасы итеп гыйбрәтле вакыйга алына. Яшьлек хатасы. Үкенү хисләре... Әсрар Галиевның һәм югарыда исемнәре телгә алынгач ике авторның да хикәяләрендә сагыш артыбрак китә Өчесендә дә үзәк геройлары — ир кешеләр. Өчесе дә хикәя соңында елап калалар. Әйтерсең, сүз берләшкәндәй, хор белан елыйлар. Бер үк журналда иңгә-иң торган хикәяләрнең мондый уртак ягы булу күңелсез тәэсир тудыра. «Тальян гармун» бөтенләй башка. Кояшлы. Җиңел гена, бераз юмор сирпетел язарга яратучан Фаил Шәфигуллин үзенә хыянәт итмәгән. Очерк — әдәби публицистик жанр. Шул таләпләргә җавап бирерлек, вакыт уңдыра алмый торган очерклар гына альманахта урын алырга тиеш. Минвагиз Эәйнетдиноа- ның альманахка кергән язмасы («Бәйрәм кичендә») һич тә очерк була алмый. Бернинди проблемасы, күтәргән яңалыгы юк. Публицистика бүлегендә тәнкыйтьчә Р. Мостафинның «Офыклардан офыкларга» дигән баш астында яшь шагыйрьләр иҗаты турында уйланулары бирелгән. Җитди һем кирәк әйбер. «...Чын шагыйрь нәрсәдән башлана соң? Минемчә, шагыйрь, иң элек, үзенең деньяга карашын ачыклаудан башлана. Аның халыкка җиткерергә теләген сүзе, үз темасы, үзен борчый торган һәм әйтми калырга мемкин булмаган уйфикорләре булырга тиеш— Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов иҗатларында мин менә нәкъ өнә шундый сыйфатларны күрем...» һәм тәнкыйтьчә бу ике яшь шагыйрьнең үзләроне генә хас якларын, характерларын ачып бирә Спектакльдә актер тамашачы белән сәхнә арасым бәйләсә, әдәбиятта тәнкыйтьче — арадашчы — азучы белән укучы арасын якынайта. Тәнкыйть мәкаләсе вакытында чаң сугарга тиеш. Әмма альманахтагы бу әйбернең элегрәк язылган булуы сизелә. Идел буе терки халыкларының үткән гасырларда рәсем сәнгате ничек үскен, нинди торышта булган! Галим Мирквсыйм Госманоа «Зур сәнгатьтән кечкенә истәлекләр» диген хезмәтендә тирән фикер белән, акыллы нәтиҗәләр асал, бу турыда тәфсилләп күрсәтә алган, ■—моңарчы гыйльми хезмәтләрдә, эләк татарлар арасында сурәтчелек сәнгате бетенләй булмаган, ченки ислам д—■ рвсем ясауны катгый рәвештә тыйган, дип аңлатып килделәр. Бу — билгеле дәверләр өчем дөрес аңлату, әлбәттә. Ләкин аны бөтен чорларга, барлык мөселман илләренә карата куллану, фикеребезчә, тарихи конкретлык таләпләренә җавап биреп җиткерми кебек...» һәм галим шушы фикерләрен ышандырырлык итеп раслый да. Ул зур хезмәтенең фрагменты булган бу кечкенә '■енә бүлегенә бай эчтәлек сыйдырган. Рәсемнәр белән бирелүе — бер яктан, укучыда күзаллау, бәяләү мөмкинлеген арттырса, икенче яктан, альманахны төрлеләндерә, баета. Өлкәнрәк язучыларыбызның һәм галимнәребезнең яшьләр табынына кушылуы, үзләренең җитди хезмәтләрен уртага салулары альманахның абруй-дәрәҗәсен күтәрә генә. Бу бик куанычлы күренеш. Альманах ахырында Туфан Миңнуллин- ның кемгәдер махсус төбәп адресланган пародияләре бирелә. Хәер, нигә төбәп әйтү, сарказм белән язылган шигырьләр үзләре үк корбаннарын табарлар. Алар үткәнгә генә түгел, бүген һәм иртәгә туачак талантсыз әсәрләргә багышланганнар. Альманахның бизәлеше, эшләнеше турында берничә сүз. Тышкы кыяфәте беренчесенә карый бераз яктырак, көләчрәк. Ләкин альманах ябыграк чыккан. Аны рухи һәм матди яктан үстерү, киңәйтү өчен повесть жанры кертү бик урынлы булыр иде. Яшьләр журналы булгач, аның рәсеме дә яшьләрчә, хәрәкәтчән булырга тиештер. Ләкин художник Степан Кульбака рәсемнәре «Әлифбахга ясаган сыман. Артык гади, сүлпән эшләнгәннәр. Казан дәүләт университеты яшьләре дигән рубрика өстендә тырма тотып эшкә баручы колхозчылар сурәтләнә. Студент халкы елның күп өлешен аудиторияләрдә, гыйльми кафедраларда үткәрә ләбаса. Республикабызда яшь язучылар саны елданел арта бара. Бу бик табигый. Хә- рәкәт-үсеш, зур төзелешләр дәвере. Шәхеснең офыгы, фикерләве, карашы киңәя. Ул инде үз эченә генә бикләнеп калмый, тар масштабларга гына сыя алмый. Кечкенә генә альманахның зур кораб шикелле әкрен, озак килүе яшь иҗатчыларны, әлбәттә, канәгатьләндерә алмый. Инешләр бүәлеп тормасын, бергә кушылып Идел булсын иде