Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУНАЙ БОЛГАРСТАНЫ КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ ИЛЕ

Рделдәи чагыштырмача шактый еракта, Европаның Балкай ярымутравымда, Ц бер ил бар Бу илне «Болгария» дип, а анда яшәүчеләрне «болгарлар» дип атап йөртелер. Беренче ишеткәндә ук безгә бу ике исем ничектер якын һем үз тоела, күңелдә шундук үткән тарихыбызның гасырлар эчендә күмелеп калган кайбер сәхифәләрен тергезел җибәрә. Кайчандыр безнең ерак ата-бабалары- быэ да үзләрен «болгарлар» дип, ә туган җирләрен «Болгар иле». «Болгар» дигән исем белән йөрткәннәр бит. Берберсеннән шулай еракта яшәгән ике халыкка ничек һәм ни сәбәптән бер үк исем тагылды икән? Дунай болгарлары белән борынгы Идел буе болгарлары һәм аларның соңгы токымнары арасында нинди дә булса уртаклык бармы? Дунай болгарларының борынгы культурасы бу хакта ниләр сөйли? 1971 елның октябрч аенда, болгар коллегаларогмның ихтирамлы чакыруы буенча, егерме көн дәвамында бу гүзәл ил һәм аның тарихи истәлекләре белән танышып йөргәндә, мине бигрәк тә әнә шушы мәсьәләләр кызыксындырды. Болгариягә сәяхәтем вакытында алган кайбер тәзсирләремне мин журнал укучылары белән дә уртаклашырга телим Безнең самолет 1 октябрьдә һавага күтәрелеп. София вакыты белән шул ук кенне сәгать 12 дә Болгария башкаласына килеп төште Аэродромда мине борынгы болгар казылмалары бел-ече. күренекле галим, профессор Ст. Ваклинов һәм аның коллегалары — Болгария Халык Республикасы Фәннәр академиясенең археология институты хезмәткәрләре каршы алды. Профессор Ст. Ваклинов күл санлы гыйльми хезмәтләре белен миңа яхшы һәм күптән таныш булса да. моңарчы үзен күреп сөйләшергә туры килгәне юк иде әле. Ул шактый озын буйлы, пәхтә-чәндыр гәүдәле яше белән иллеләр тирәсендәге бер кеше булып чыкты. Аның биографиясе дә бик кызыклы. 1941 елның 22 июнендә ягъни фашистлар Германиясе Советлар Союзына мәкерле һәҗум башлаган көнне, ул Болгария комсомолы сафларына кергән һәм сугыш чорында немецларга каршы халык хәрәкәтендә актив катнашкан. Соңыннан ул Коммунистлар партиясенә алына һем Социалистик Болгариянең күренекле галиме булып таныла. Аның археология өлкәсендәге эшчәнлчгенә мисал итеп монда VIII— IX гасыр борынгы болгар каберлекләренә (Нови-Пазар. Плиска янындагы курган һ. 6.) һәм беренче болгар башкаласы Плиска тарихына караган гыйльми хеэмәтләран күрсәтеп үтәр'ә мөмкин. Хәзерге вакытта ул беренче Болгар патшалыгының мәркәзе Преслаеиы өйрәнү буенча алып барылган киң тикшеренүләргә җитәкчелек итә. Мин Болгария тарихы белән танышуымны София археология институты һәм аның янындагы археология музееннан башладым. Бу институт һәм музей әләмне мәчет к бинасында урнашкан. Болгария дүрт йез елдан артык Төркия хакимлеге астында яши, шуңа күрә анда бик күп элекке мечет биналары сакланып калган. Кайбер мәчетләр, бигрәк тә төрекләр куп яши торган Шумен, Бургасе кебек өлкәләрдәгеләре, хәзерге вакытта да үзләренең төп вазифаларын дәвам иттерәләр. Археология музеенда Болгария тарихының борынгы чорларына һәм урта гасырларга караган бик кызыклы экспонатлар тупланган. Монда шулай ук Европада иң борынгы саналган неолит, бронза дәверләре игенчелек культурасы материаллаоы (фәндә ул Каранов культурасы дип йөртелә) һәм борынгы җирле халыклардан Тракия кабиләләре культурасына караган экспонатлар да киң урын алган. Әмма музейның экспонатларга иң бай бүлеге — антик дөнья, әлбәттә, һәм бу бик табигый. Чөнки Балкан ярымутравының хәзер Болгария биләп торган өлеше элекке заманнарда борынгы Грециягә дә, борынгы Римга да чиктәш өлкәләр булган бит. Шуңа күрә монда куп кенә эре антик шәһәрләрнең хәрабәләре сакланып калган (Апполония, Одессос, Адрианополь, Сердика һ. б.) Одессостагы (хәзерге Варна шәһәре) мәһабәт терем калдыклары, Адрианополь һәм Мадарадагы борынгы виллалар, безнең эрага кадәр IV гасырда стеналарына гаҗәеп нәфис рәсемнәр уеп эшләнгән мәшһүр Казанлык төрбәсе — болар һәммәсе дә күңелдә җуелмас тәэсир калдыралар. Шулай до болгар халкының борынгы тарихына һәм Беренче болгар патшалыгы культурасына багышланган бүлекләр мине күбрәк дулкынландырды, һәм, әйтергә кирәк, бу бүлекләрдәге экспонатлар белән өстон-өстән генә танышу да Балкандагы борынгы болгар кабиләләре культурасы белән Идел буе болгарлары һәм аларның токымы — хәзерге татар халкы культурасы арасында шактый күп охшашлыклар барлыгын күрсәтте. Ләкин бу мәсьәләдә дәлилле киңрәк мәгълүмат туплау өчен миңа Болгариянең борынгы культура үзәкләренә сәяхәт ясарга туры килде. Минем сәяхәт Варнадан башланып, ахырда Мадара, Плиска һөм Преслав кебек борынгы болгар шәһәрләре буенча дәвам итте. Варна музее директоры Дм. Димитров, доктор Ж. Выжароеа һәм профессор Ст. Ваклинов бу сәяхәттә миңа юлдаш һәм экскурсовод вазифасын үтәп йөрделәр. Шушы уңайлы очрактан файдаланып, мин аларга журнал аша үземнең тирән рәхмәтемне белдерергә телим. Ә хәзер, әйдәгез, укучы белән бергә, борынгы Болгарстан буенча сәяхәтне тагын бер кат күздән кичереп үтик әле. Аны без Балкан ярымутравына беренче болгар кабиләләренең килеп чыгуы тарихыннан башларбыз. Бу тарихи вакыйга VII гасырның урталарында була. Кавказ алды һәм Азов буе далаларында борын-борыннаи болгар дигән төрки кабиләләр яшәгән. Соңга таба алар Кубрат исемле хан җитәкчелегендә зур кабилә берләшмәсе булып оешалар. Ләкин VII гасыр урталарында бу берләшмә таркала, һәм болгар кабиләләренең бер өлеше. Азов, Кавказ буе далаларын ташлап, Аспарух хан җитәкчелегендә көнбатышка таба юл тота һәм 670 еллар тирәсендә Дунай елгасына килеп чыга, ә 679—681 елларда, Византия императоры Константин IV нең гаскәрен тар-мар итеп, Балкан ярымутравының көньяк өлешен яулап ала. Монда болгарлар җирле славян кабиләләре белән тыгыз багланышка керәләр һәм озакламый уртак дәүләт берләшмәсе төзиләр. Бу берләшмә тарихта Беренче Болгар патшалыгы исеме белән йөртелә. Аның оешу елы итеп 681 ел. ә нигез салучысы итеп Аспарух хан исәпләнә. Хәзерге көндә болгар халкы шушы беренче болгар дәүләтенең оешуына 1300 ел тулу бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Борынгы болгар кабиләләренең Дунай буйларына һәм Балкан ярымутравына күченеп килүләрен археологик тикшеренүләр дә раслый. Алар арасында Нови-Пазар каберлеген тикшерү материаллары аеруча игътибарга лаеклы. Болгариянең беренче башкаласы Плиска шәһәреннән ерак түгел урнашкан бу каберлек VIII гасырга карый. Анда шул чорның гаскәри кешеләре күмелгән булырга тиеш. Аларны кайчакта атлары белән, ә еш кына сугыш кораллары — кылыч, балта, җәяуклары белән бергә күмгәннәр. Кабер казылмалары арасында шулай ук савыт-саба әйберләре — кувшин, чүлмәк ише нәрсәләр дә еш очрый. Бу савытларга су яки берәр төрле эчемлек салып күмә торган булганнардыр, күрәсең. Нови-Пазардагы кабер табылдыклары һәм мәет күмү йоласы безнең борынгы Идел буе болгарлары каберлекләрен тикшерү нәтиҗәләренә күп яклары белән тәңгәл килә. Аерым алганда, Ульяновск өлкәсенең Кайбела авылы һәм бигрәк тә Татарстанның Зур Тархан авылы янындагы борынгы каберлок- пардай табылган истәлекләр 1 Азов буйларыннан Дунай һәм Идел ярларына күченеп киткән ике геркем болгар кабиләләренең үзара якын һәм кардәш булганлыкларын исбатларга шактый нигезле д&лил була ала. Әлбәттә. Дунай буена күченеп киткән болгар кабиләләре ыруг-нәсел ягыннан бер бетен булгандыр дип уйларга ярамый. Чыганакларда, хосусан, Болгар имеинигы дип кертелгән язма чыганакта, борынгы Дунай болгарларының торле-төрле кабилә һәм ♦ ыруглардан торганлыгы әйтелә. Аспарух хан үзе, мәсәлән, «Дуло* кабиләсеннән бул- 3 ган икән; чыганакларда шулай ук «Вокил». «Угаин». «Ерми» кебек башка кабилә яки 5 ыруг исемнәре дә телгә алына. Соңгы елларда болгар археологлары (Дм. Димитров у Ж. Выжарова һ. б.) Болгария территориясенең шул ук теньяк-кәнчыгыш өлешендә әлеге без сейли торган чорга кагылышлы бик кызыклы казылма истәлекләр алкай- нар. Аларның кайберләре, мәсәлән, 1971 елда Ж. Выжарова тарафыннан Мадара § янындагы Кюлевча авылы каберле*ендә табылганнары, тулысынча Нови-Пазар кабер- _ леге калдыкларын хәтерләтә, ләкин арада бәтенгәй башка типтагы каберлекләр дә < бар. Мәсәлән, Варна округының Девня шәһәрчеге янында һәм башка урыннарда э» табылган каберлекләрне ейрәнү (Дм. Димитров тикшеренүләре) болгар кабиләләренең 4 кайсыларындадыр мәетне яндырып күмү йоласы булганлыгын ачык күрсәтә. Бу факт. ♦ бер караганда, әллә ни гаҗәпләндермәскә дә тиеш шикелле, ченки болгарлар килгән- » чо Балкан ярымутравының тел халкын тәшкил иткән славян кабиләләре де мәетне 2 һәрвакыт яндырып күмә торган булганнар бит. Ләкин бу бер үк йола тегеләрдә һәм х боларда бөтенләй ике терле чагыла. Девня каберлеге калдыкларыннан күренгәнчә. анда мәетне бер читтә киеме белән бергә яндырганнар, аннан соң җыелган келне х шул килеш яки махсус таш тартмага салят кечкенә чокыр-кабер төбенә урнаштыр- геннар да, янәшәсенә балчык савыт һәм ит кисәкләре куеп өстән туфрак белән күм- ы гоннәр. Славяннар исә бер читтә киемсез яндырылган мәег келеи, гадәттә, бапчык ~ тартмага — урнага салып күмгәннәр. Беренче йола Урта Идел һәм Кама буйларында л болгарларга кадәр яшәгән һәм тарихта Имәнкискә исеме белән йөртелгән җирле П кабиләләрнең мәет күмү йоласына бик охшаш. Татарстанның Лаеш районы Рождество авылы янындагы борынгы зур зират калдыкларын ейрәнү материаллары нәкъ менә шул хакта сейли. Әмма ул материаллар, әйткәнебезчә, V—VII йөзләргә, ягъни Идел буена болгар кабиләләре күчеп килгәнгә кадәр булган чорга карый. Моңардаи исә без шундый нәтиҗә чыгара алабыз: болгарларга кардәш кайбер кабиләләр Идел һәм Кама буйларында, күрәсең, Кубрат берләшмәсе таркалганга кадәр ун яшәгәннәр. Бу факт Татарстан тарихын өйрәнүдә пәм бигрәк тә терки телдә сөйләшүче җирле халыкларның чыгышын ачыклауда гаять әһәмиятле роль уйнарга мемкин, Ә инде борынгы Дунай болгарларында мәет күмү йоласының ике төре очравына килсәк, моны язма чыганаклар да раслый. Мәсәлән. X гасыр башында яшәгән күренекле гарәп географы Әл-Масуди, IX гасырның беренче яртысында Византия гаскәрләренә әсир төшеп, Балкан ярымутравын гизеп кайткан Мәслими-әл-Җәрми дигән кешенең сүзләренә таянып, борҗаннар т урында (шәрыкта Дунай буе болгарларын борҗаинар дип йөрткәннәр) болей яза: «...алар үлгән кешене тирән кабергә салып күмәләр. Кайсылары исә мәетне яндыралар...» Борынгы Дунай буе болгар кабиләләре нинди телдә сөйләшкәннәр, аларның көнкүреш һәм культура дәрәҗәләре нинди булган? Кызганычка каршы, бу сорауларга ачык җавап табу кыен. Шулай да Дунай Болгарстаны чорыннан сакланып калган кайбер язма истәлекләр борынгы болгар теле турында беркадәр мәгълүмат бирә шикелле. һәрхәлдә, ул үзенең сүзлек составы белән чуваш теленнән бигрәк хәзерге Казан татарлары теленә якынрак торган булырга тиеш Әле безнең гасырның башларында ук болгар галимнәре борынгы шәһәр калдыклар., тирәлегендә язулы таш баганалар — колонналар тапканнар. Баганалардзгы язулар VIII нөздә һәм IX йөзнең беренче яртысында булган теге яки бу тарихи вакыйга турында сөйлиләр 1арихи вакыйгаларны таш баганалар а шулай язып, теркәп калдыру терян кабиләләрнең борын- борыннан килгән тотрыклы бер традициясе ул. Бу традиция Терек каганаты таганнарына да, Идел буе болгарларына да хас күренеш, шулай ук ул үлгән кеше пэр-яң ' Бу хакта кара: В. Ф. Генинг, А. X. Халиков. Ранние болт ары на Волге. М., 1944. (Рус телендә) каберләоенә язулы таш кую йоласы рәвешендә Идел буе болгарларының турыдан- туры варислары булган Казан татарларында да гасырлар буена сакланып килгән. Дунай буе болгар колонналарының күпчелеге Омуртаг хан (814—831) һәм аның варисы Маламир хан (831—836) заманында куелган. Ләкин арада элегрәк чорга караганнары да бар. Шунд»1йлардан Тервел хан (702—718). Кормисош хан (740—756) колонналарын күрсәтергә мөмкин. Бу багана язуларында иң еш очрый торган сүзләр: ханның дәрәҗә билгесе — «хан ювиги» («хачымсолтаным» мәгънәсендә), башка түрәләрнең дәрәҗә билгеләре — «тархан», «баһатур», «олобоһатур», «баһаин», «боила» һ. б., шунда ук — барлык төрки кабиләләр өчен уртак мәҗүси алла исеме—«тангра» («тәңре»). «Белег» («билге»), «тояга» («таяк»), «каиш» («каеш») һәм башка шуның ише сүзләр дә борынгы Дунай болгарлары теленнән алынган дип исәпләнелә. Кызганычка каршы безнең тел галимнәребез бу мөһим мәсьәләгә әлегәчә тиешле игътибар бирмиләр. Ә бит борынгы Дунай болгарлары телен (шулай ук бүгенге болгар телен) татар теле белән тарихи үсештә чагыштырып өйрәнү кызыклы гына нәтиҗәләр бирә алыр һәм Идел буе төрки халыклары этногенезындагы кайбер мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итәр иде. Тел өлкәсендә топонимик эзләнүләр дә бик кызыклы. Берничә мисал гына китереп узыйк. Хәзерге Болгариядә әлегәчә шундый бер традиция саклана: алар сулыкларны капма-каршы кую принцибы буенча я «акка», я «карага» бүлеп йөртәләр ( Черна речка« — «Бела речка», «Черна места» — «Бела места», «Черна море» — «Бела море» һ. б.). Шундый ук күренешне без Идел буе болгарларында һәм аларның дәвамнарында очратабыз: «Актай» — «Каратай» («тай», тсай-— 'инеш» дигән сүз), «Ак чишмә»— «Кара чишмә», «Ак Идел» —«Кара Идел», «Ак яр» — - Кара яр» һ. б. Борынгы болгар кабиләләре яшәгән торак һәм шәһәр урыннарының, болыннарның Дунай буенда да, Идел-Кама буйларында да, гадәттә, кызларга бәйләнешле исемнәр белән аталып йөрүе дә кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Болгариядә: Девня (борынгы болгар каберлекләре урнашкан шәһәрчек исеме; «Кызлар каласы» дигән мәгънәне аңлата). Девичья гора (Шумен янындагы борынгы шәһәр урыны) һ. 6. Татарстанда: «Кызлар каласы», «Кызлар тавы», «Кызлар зираты», ■Кызлар уйный торган җир» һ. б. Моны борынгы болгарларда хатын-кызның чагыштырмача шактый зур хөрмәткә ия булуы белән аңлатырга кирәктер, күрәсең. Әлеге гарәп географы Әл-Масуди бу хакта менә болай яза: «Аларда (болгарларда — А. X.) янә шундый гадәт бардыр: мирас бүлгәндә хатын-кызга ирләргә караганда күбрәк өлеш чыгаралар» Ибне Фазлан да. 922 елда Идел буе болгарлары иленә килгәч, андагы хатын-кызларның мөстәкыйльрәк, иреклерәк яшәвен күреп гаҗәпләнә. Дунай буенда Аспарух хан төзегән беренче Болгар дәүләтенең мәркәзе Плиска булган. Болгар язма чыганакларында бу турыда менә болай диелә: «Той Исперих (Аспарух — А. X.) съэдаде велики градове. Той създаде и Плюска град». Болгариянең төиьяк-көнчыгыш өлешендә, хәзерге Шумен округының Плиска авылы янында, бу шәһәрнең әле булса җимерекләре саклана. 1899— 1900 еллардан башлап монда системалы казу-тикшерү эшләре алып барыла, ә 1937 елдан бирле археология музее эшли. Шәһәр, аның тирәлеге дәүләт карамагына алынып, резерват, ягъни заповедник (истәлекле урын) дип игълан ителгән. Борынгы Плиска шәһәре Дунай буендагы Провадия үзәненең тигез, урта бер җирендә турыпочмаклык рәвешендәге өч рәт концентрик ныгытма эчендә урнашкан булган. Туфрак өеп эшләнгән тышкы ныгытма-стеча 23 кв. м. мәйданны үз эченә алган, ә үзәк ныгытма эчендәге мәйдан */э кв. км га тигез. Тышкы ныгытма буйдан-буйга тирән чокыр — ур белән әйләндереп алынган булган. Әл-Масуди үзенең истәлекләрендә нәкъ менә шундый шәһәр ныгытмаларын күздә тотып яза булса кирәк: «Борҗаннарның өлкәсе (шәһәре ягъни — А. X.) кәз койма белән әйләндереп алынган; коймага агач тәрәзәләргә охшаш тишекләр тишелгән; бу койма канал кырыйларындагы диварны хәтерләтә. Авылларның андый коймалары юк». Плисканың үзәк ныгытмасы калын таш стенадан гыйбарәт; аның чат-почмакларына түгәрәк манаралар (башнялар), фронталь өлешләренә — биш кырлы, ә чыгып-кереп йөри торган капкаларына ике яклап дүрт кырлы манаралар ясалган булган. Планировкасы ягыннан Плисканың Рим шәһәрләре белән дә, Византия шәһәрләре белән дә бернинди уртаклыгы юк. Ә менә Идел буе болгар шәһәрләре белән чагыш тырганда андый уртаклыкны табарга мемкин. Плисканың планировкасы бигрәк тә борынгы Бүләр (X гасырдан башлап — Бөек Болгар) шәһәре планировкасына охшаган. Археологлар Плисканың үзәк шәһәрчек өлешендә Омуртаг хан заманында салынган зур таш пулатсарай хәрабәләрен казып чыгаралар. Алар астында тагын да зуррак икенче бер бинаның да (мәйданы 74 м X 60 м) җимерекләре табыла. Анысын Крум хан заманында төзелгән һәм 811 елда Плисканы сугышып алганда Византия нмпера- ♦ торы Никифор гаскәрләре тарафыннан җимерелгән сарай калдыклары дип исәплиләр. 3 Сарайларның һәр икесенең дә нигезләре юнып эшкәртелгән эре кисәкле ак таштан, ә ~ стеналары дүрткел формадагы кызыл кирпечтән салынган булган. Крум сарае форма- £ сы белән квадратка якын, Омуртаг сарае исә озынча дүртпочмаклыкны хәтерләтә. 7 Соңгысының төньяк урта өлешендә ярым түгәрәк стеналы апсидсыман эчке бүлмәсе — булган. Шундыйрак формадагы бүлмә безнең тарафтан 1971 елда борынгы Бүләр шәһәре җимерекләрен казыганда зур бер кирпеч бина эчендә табылган иде. Сарайлар каршында, бераз читтәрәк, мәҗүсиләр храмы булган, болгарлар < христиан диненә күчкәч, ул храм чиркәү ител үзгәртелгән. Шундый типтагы мәҗүсилек 5 храмнарының хәрабәләре шәһәрнең башка урыннарында да, шулай ук Мадарада һәм Дунай Болгарстанының икенче мәркәзе Преславта да очрый. Тышкы күренешләре ♦ белән алар берсе икенчесе эченә кереп урнашкан дүртпочмаклы биналар рәвешендә а булганнар. ° Үзәк ныгытма — крепость эчендә Кече сарай бинасының калдыклары казып чыга- s рыла. Бу бина озын җир асты юлы белән Зур сарайга тоташкан булган. Шушында ук чит-читләре таш белән түшәлгән түгәрәк яки дүрткел формадагы бассейннар, мунча х бинасы һәм берничә ярдәмче корылма урнашкан. Кече сарайның эчке мәйданы — 568 кв. м.; сарайдан ныгытманың тышкы ягына тагын бер җир асты юлы салынган, ы Мунча бинасы идән астына кирпечләр өеп ясалган махсус җылыту системасы ярдәмен- до җылытылган. Мондый система соңгы вакытларда борынгы Бүләр шәһәре урынын- * да тикшерелгән җылыткыч системаларын хәтерләтә. Аида да кирпечтән салынган п биналарны шул рәвештә җылыта торган булганнар. Плисканың эчке шәһәр территориясе суүткәртеч балчык торбалар челтәре белән капланган булган. Монда бары ханнар һәм феодаллар гына яшәгәннәр. Хан сарайларыннан тыш, эчке шәһәрдә боил һәм баһаиннарның торак йортлары, хан гвардиясе һәм гаскәриләр яшәгән казарма җимерекләре казып чыгарыла. Тышкы шәһәр территориясендә исә торак йортлар азрак очрый. Бу территориянең күп өлеше сугыш атлары өчен кәгүлек булып хезмәт иткән, күрәсең. Моны Өл- Масуди да искәртеп үтә. Атлар, ди ул. «ирекле рәвештә болыннарда утлап йерилер. «ларга беркем дә атланып йөрми, бу бары сугыш чорында гына рехсәт ителә. Әгәр берәрсе дөнья имин чакта атка атланса, аны үтерәләр». Шулай да тышкы шәһәрдә дә болгар урдасының гади кешеләре, һөнәрчеләр өчен аерым бистәләр һәм сәүдәгәрләр өчен кәрвансарайлар булганлыгы күренә. Мәсәлән, шундый кәрвансарайларның берсе эчке шәһәргә алып керә торган үзәк капканың көньягындарак урнашкан булган. Шәһәр халкының бер өлеше киез өйләрдә — тирмәләрдә яшәгәндер дип фараз итәргә мемкин. Ул тирмәләрнең калдыклары сакланмаган, әлбәттә; ләкин Давня янындагы борынгы Рим шәһәре Адрианопольнең амфитеатры урнашкан урында археологлар кызыклы бер тирмә моделе табып алалар; таштан эшләнгән бу модель үэечең тезелеше, формасы белән бездәге кыргыз һәм башкорт тирмәләрен бик нык хәтерләтә. Эчке шәһәрдән төньяк-кенчыгышка таба, бер километр чамасы ераклыкта, зур чиркәү хәрабәләре сакланып калган; элек аның урынында мәҗүсиләр ярамы булган дип уйпаныла. Бу урынга эчке шәһәрдән таш юл сузылган. Чиркәү үзе Византия сти- пендә —озынча өчпочмак рәвешендә (базилика) төзелгән, һәм катлаулы архитектурасы, зурлыгы белән ул әле дә гаҗәеп бер бина булып күренә. Аны IX гасыр болгар шәһәрләре бергәләшеп салганнардыр, күрәсең, чөнки колонналарның һәрберсенә теге яки бу шәһәрнең исеме язып калдырылган. Соңгы елларда базиликаның тенья- көнбатыш чигендә болгар ханнары һәм патшаларының каберлеге табыла Биш зур таш саркофаг казып чыгарыла; галимнәрнең фикеренчә. аларда Аспарух. Тервел. Крум, Омуртаг һәм Маламир кебек болгар ханнары күмелгән булырга тиеш. Ләкин саркофагларның дүртесе, кызганычка каршы, борынгы заманда ук инде таланган, бары берсеннен гене археологлар затлы кием һем корал калдыклары табыл алалар. Тышкы шәһәр аръягында, бигрәк тә көньяк юнәлештә, тигез рәтләр булып тезелгән сәер таш кисәкләре очрый. Җиргә вертикаль утыртылган һәм «девташлар» («ватык ташлар») исеме белән йөртелгән бу таш кисәкләрен галимнәр борынгы заманда читтә һәлак булган болгар сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәлләр дип уйлыйлар. Плиска янында борынгы зират, каберлек калдыклары да күп. Аларның берсен — Нови- Пазар каберлеген — мин инде телгә алып үткән идем. Аерым курган рәвешендә сакланып калган болгар каберлекләре дә еш очрый. Шундый бер курган әле күптән түгел генә ачып тикшерелгән. Бу курганнарның характерлы үзенчәлеге шунда: мәетләрнең үзәк кабердәгесе дә һәм аның тнрә-ягындагылары да яндырып күмелгәннәр. Тагын Әл-Масуди сүзләре искә төшә: «Әгәр борҗаннарда берәр ак сөяк кеше үлсә, алар аның яраннарын һәм хезмәтчеләрен дә җыеп... яндыралар һөм әйтәләр: теге дөньяда янмас өчен аларны без бу дөньяда яндырабыз, диләр». Плисканың материаль культурасында борынгылык әле шактый нык саклана. Бу бигрәк тә керамикада ачык күренә. Борынгы Дунай болгарларыннан монда ике төр савыт-саба әйберләре сакланып калган. Аларның бер төрен тышкы ягына дулкын- дулкын сызыклы орнамент төшерелгән чүлмәкләр, ө икенче төрен соры яки кызыл төстәге зур күләмле балчык савытлар тәшкил итә. Соңгыларының тышлары шомартылган һәм вертикаль-горизонталь сызыклар ярдәмендә үзенә бер төрле бизәкләр белән капланган. Мондый төрдәге савыт-саба әйберләре Идел буе болгарларына да хас. Сугыш һәм эш кораллары, бизәнү әйберләре формаларында да шундый ук уртаклыкны табарга мөмкин. Ләкин шуның белән бергә, Плисканың материаль культурасында славян кабиләләре һәм Рим-Византия культураларының да тәэсире шактый нык сизелә. Дунай буе Болгарстанына көнбатыштан дәһшәтле күршесе — Византия, ә төньяктан күчмә халыклар — печенеглар, соңга таба — кыпчаклар һәрвакыт сугыш белән янап торган. Шуңа күрә ул үзенең чикләрен хәрби ныгытмалар ярдәмендә сакларга тырышкан. IX—X гасырларда Дунай елгасының түбәнге уң як яры буйлап дистәләрчә чакрымнарга сузылган туфрак ныгытмалар ясала. Илнең көньяк-көнбатыш чикләрендә дә Византиядән саклану өчен шундый ук ныгытмалар барлыкка килә. Туфрак ныгытмалар янында, гадәттә, зур булмаган крепость калалар төзелгән. Мәркәз шәһәрләрдән аермалы буларак, бу крепость-калалар өчпочмак формасында салынганнар. Илнең үзәк өлешендә болгар авыллары, шәһәрләр һөм «хан ауллары» — ханнар яши торган мәркәзләр урнашкан булган. Аспарух хан өчен төзелгән Плискадан тыш, мондый мәркәзләргә мисал итеп тагын «Омуртаг хан аулын» күрсәтергә мөмкин. Ул Плиска белән Преслав шәһәрләре арасында, Тича елгасы бүенда урнашкан булган. Аның ачылу тарихы болай. XIX йөзнең ахырларында археологлар Чаталар дигән авыл янында язулы бер мәрмәр таш багана — колонна табып алалар. Язуда «хан ювиги Омуртаг»ның болгарча ел исәбе белән сигезенче елда («сигор елем»), ягъни 822 нче елда, «аул» салуы, шунда Плискадан үзенең гарнизонын күчерүе һәм, ниһаять, Тича елгасы аша күпер төзетүе турында әйтелгән була. Чыннан да, мәрмәр багана табылган урыннан ике километр көнбатыштарак әлеге «хан аулыиның хәрабәләре казып чыгарыла. Формасы белән ул тигез дүртпочмаклык рәвешендә. Тышкы ныгытмасы туфрак өеп эшләнгән һәм тирәли чокыр — ур белән әйләндереп алынган, ә эчкесе — таш; ул 100 мХ112 м мәйданны биләп тора. Эчке шәһәрдә таш һәм кирпечтән салынган казарма, мунча, хан сарае кебек биналарның җимерекләре табыла. Мадара — болгар тарихының икенче бер зур истәлекле урыны. Археология һәм архитектура истәлекләренең бөтен бер комплексын тәшкил иткән Мадара шул ук Шумен округында. Провадия тауларының Плискадан көньяктарак күтәрелеп торган кыялары тирәсендә урнашкан. Хәзергә вакытта бу урын тарих-археология заповеднигы булып исәпләнә, анда махсус салынган бинада музей оештырылган, туристик комплекс булдырылган. Мадераның тарихи истәлекләре арасында иң атаклысы — текә таш кыя битлегенә, егерме биш метр югарылыкка, рельефлы итеп эшләнгән җайдак сурәте, әлбәттә. Сурәт табигый зурлыкта ясалган һәм ат менгән җайдакның сөңге белән ерткыч арсланга һөҗүм итү моментын тасвирлый. Бераз арттарак аның эте дә бар. Тулаем сурәт җиңү тантанасын аңлата. Рельеф тирәли борынгы грек телендә уеп я >ылган язулар да шул хакта сөйли. Анда болгарларның Тервел хан (702—718) җитәкчелегендә дошман гаскәрләрен җиңеп, мөстәкыйль дәүләт булып оешулары һәм бу мөстәкыйль- Г.екиең Византия тарафымнан тйнылуы әйтелгән. Әлеге язмаларда Балканда беренч4 тапкыр «болгар» диген исем телгә алына. Сүз уңаеннан монда тагын шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Балканда бу исем нәкъ бездәгечә — «былгар» (българ) дип әйтелә. Рельефтагы башка язмалар исә Круместа яки Кормисош (740— 756), Омуртаг ханнар заманына карый һәм болгарларның шул чордагы яңа җиңүләрен бәян итә Гомумән, ат менгән җайдак сурәтен ясау Дунай һәм Идел буе болгарларының һәр ♦ ике төркеме өчен дә хас күренеш. Беренчеләреидә ул ташка төшерелгән сурәт рәвешендә (граффити) борынгы Плиска, Преслав табылдыклары буенча яхшы билгеле ә Идел буе болгарларында аны керамика яки металл асмалар бизәге рәвешендә очратырга мөмкин. Болгарларда шулай ук эткә табыну да бик нык таралган булган. Этнең болгарча борынгы атамасы «куче» хәзерге болгар телендә үзгәрешсез саклана, ә Казан татарларында «көчек» формасында әле булса да яшәаен дәвам итә. Идел буендагы борынгы каберлекләрдә (Тархан, Танкеево), шулай ук Нови-Пазар каберлегендә табылган эт сөякләре мәет күмү ритуалында этнең үзенә бер төрле урын тотканлыгын раслап тора. Идел буе болгарлары эт улавын яхшыга юрый торган булган- иар — моны без ибне Фазлан язмалары буенча беләбез. Эткә табыну йоласы Казанның салынуы турындагы риваятьтә дә чагылып үтә: Казан стеналары астына тереләй эт күмеп калдырганнар, имеш. Казан татарларында әле соңгы вакытларгача шундый бер кызыклы гадәт яшәп килгәнлеге билгеле- бала тугач, аңа «кечек күлмәге» кидерә торган булганнар. Аерым ыруг һәм кабиләләрнең килеп чыгышлары кайбер легенда һәм риваятьләрдә эт исеме белән бәйләнештә бирелүе дә игътибарга лаеклы. Ә IX—X гасырларда Урта Идел буе өлкәләрен шәрыкта еш кына «эттән туган леченеглар ило» («ит бечене») дип атап йөрткәннәр, ибне Фазлан исә Идел буе болгаоларын печенегча «сакалаблар», ягъни «эттән туган кешеләр» дип атый. Мадара рельефы тирәсендә археологлар шактый күп санлы культ корылмалары «чалар. Апарның беришесе суга табыну культы белән бәйле, беришссенең эчендә исә зур-зур таш кисәкләре табыла. «Даулташ» дип йөртелгән бу ташларны кыялардан кителеп төшкәндер дип уйлыйлар. Корылмалар үзләре берсе икенчесе эченә кереп урнашкан турыпочмаклыклар рәвешендә булып, Преслав белән Плискадагы борынгы мәҗүсилек храмнарын хәтерләтәләр Кайберләренең янәшәсендә таш бассейн җимерекләре ята. Бу бассейннарга су тау чишмәләреннән җыела торган булган. Мадараның культ корылмалары тезелешләре белән Бүлэрдәге борынгы гыйбадәтханәләрне искә төшерәләр. Бүләрнең изгеләр чишмәсе дип йөртелгән Балынгуэ күле янында, ислам дине кабул ителгәнче, ягъни IX гасырда ук. шундый турыпочмаклык рәвешендәге гыйбадәт корылмалары күпләп төзелгән дип уйланыла. Алар, күрәсең, терки кабиләләрнең уртак мәҗүси алласы Тәңрегә табыну урыны булып хезмәт иткәннәрдер Моны Мадерада табылган язма истәлекләр дә раслый. Шундый истәлекләрнең берсендә, мәсолән, IX гасырның беренче яртысында, ягъни христиан диненә күчү алдыннан, болгарларда мәҗүсилек гадәтләренең әле бик нык сакланган булуы әйтелә: «хан ювиги Омуртаг е от бога владотел... направих жертвоприношение на бота Тангри .» Мадера борынгы болгар тарихының гына түгел, бәлки Рим культурасының да истәлекле урыны санала. Монда II—V йөзләрдә римлеләр төзегән мәһабәт вилла хәрабәләре, V—VI йөзләргә караган торак урыны калдыклары бар Мәсәлән, Голяма (Олы) мәгарә дип йөртелгән урында зур склад бинасы һәм торак йорты җимерекләре табыла. Әлеге складта ашлык һәм башка азык-төлек әйберләрен саклау өчен һәрберсе 800 литр сыешлы гаять зур балчык савытлар торган Ниһаять, Мадара — тау башына салынган һәм таш стена белән әйләндереп алынган кала-крепость ул. Мадара заповед иигына шулай ук XI—XIV йөзләрдә төзелгән берничә чиркәү, шул исәптән таш кыя эченә кертеп эшләнгән монастырь корылмасы да карый. Бу монастырьның хөҗрәләре чиркәүләре һәм башка биналары һәммәсе до таш кыя эчендә урнашкан. Шундыйрак типтагы монастырь тагын Варнадан тоньяктарзк та бар Анысы XIII—XIV йөзләрдә тезелгән һәм «Аладжа монастырь» дип йортело («аладжа» — алача. чуар дигән мәгънәне аңлата, Гайна татарларында — «алачыбыр»). 864—В65 елларда, Борис патша вакытында, Дунай буе болгарлары христиан динен кабул игәләр. Шуннан бераз гына элегрәк Болгариядә ислам динен тарату омтылышы Ав булып ала. Борис патша янына көнчыгыш болгарларыннан миссионерлар килеп йөри, алар мөселман китаплары алып киләләр, патшаны ислам диненә күчәргә ендиАЛЬФРЕД ХАЛИКОВ ф ДУНАЯ ВОЛГАРСТАНЫ ләр Ләкин бу эш барып чыкмый. Христиан динен көчләп керту исә халыкның бер өлешендә, бигрәк тә борынгы төрки болгар нәселеннән килгән өлешендә, көчле ризасызлык тудыра, алар баш күтәрәләр. Ләкин каршылык тиз бастырыла, фетнәчеләрнең беришесе, күрәсең, «итәкчеләре — боиллар һәм баһаиннар, бөтен гаилә-нәселләре белән бергә Борис патша тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. Бу фаҗигале вакыйганың эзләре кайбер археологик табылдыкларда да чагылыш таба. Мәсәлән, күптән түгел археолог Димитров Девня шәһәрчеге янында Болгариядә христиан динен кертүнең беренче чорына караган зур бер борынгы каберлекне ачып тикшерә. Иңе 5,7 м, тирәнлеге 3.5 м чамасындагы түгәрәк чокырдан 74 хатын-кыз һәм баланың сөякләре казып чыгарыла. Тикшерүләр аларның анда тереләй ташланганлыгын һәм күбесенең кул-аяклары бәйле булганлыгын күрсәтә. Тагын шунысы характерлы: күпчелек баш сөякләре төзелешендә горизонталь юнәлештә ясалма үзгәреш (деформация) сизелә. Ә баш сөяге формасын шулай ясалма рәвештә үзгәртү борынгы төрки болгарларының бер өлешендә, бигрәк тә ак сөяк ыруглар арасында, тотрыклы бер традиция ул. Андый традицияне без һуннарда һәм һуннар белән аралашып яшәгән кайбер Урал буе кабиләләрендә дә очратабыз (Кушнаренко каберлеге). Димәк, Девня янындагы каберлекне Борис патша террорыннан һәлак булган кешеләр күмелгән гомуми зиратларның берсе булгандыр дияргә мөмкин. Симеон патша заманында (893—927 еллар) Беренче Болгар дәүләтенең үзәге Преславка күчерелә. Шул ук Шумен округында, Плискадан илле километр көньяк-көн- батыштарак, Планин дигән тау сыртының калку чтәгендә борынгы Преславның әле булса мәһабәт хәрабәләре ята. Әнә, Балкан капкасы дип аталган тарлавыкка илтүче юл буйлап, борыла-сырыла, туфрак өеп эшләнгән тышкы ныгытманың калдыклары сузыла, ә арырак эчке стена җимерекләре күренә. Бу таш стенаны һәм эчке шәһәрне Симеон патша егерме сигез ел буена төзеткән диләр. Хәзерге вакытта Преслав — Болгариядәге археологик заловедникларның иң эресе. Музей өчен монда бик шәп бина һәм башка ярдәмче корылмалар төзелгән. Алар һәммәсе дә Болгария Фәннәр академиясе карамагында торалар. Преславка нигез салыну вакыты төгәл билгеле түгел. Язма истәлекләрдә бу хакта бары «Симеон създаде градовелики по морето, и великия град Преслав той създа- де»,— дип кенә искәртеп үтелә. Шулай да галимнәр аны элекке хан «аулы», бу очракта Крум хан «аулы», урынында салынгандыр дип уйлыйлар. Тарихтан билгеле булганча, Крум хан (803—814) Омуртагның элгәре һәм IX—X гасыр болгар патшалары династиясенә нигез салучы булып исәпләнә. Мин Преславта чакта болгар археологлары крепостьның иң борынгы таш стенасын ачу эшенә керештеләр. Бу стена үзенең формасы һәм янәшәсендә урнашкан мунча, казарма биналары белән хан «ауллары», аерым алганда, Омуртаг хан «аулы» планировкасына һәм төзелешенә бик охшаган. Преслав, югарыда телгә алынган Плиска һәм Омуртаг «аулы» кебек үк, ике төп өлештән — тышкы һәм эчке шәһәрләрдән тора. Моннан башка тышкы шәһәр читендә. Тича елгасы аръягында, монастырьлар һәм феодалларның аерым-аерым йортлары урнашкан булган. Тышкы шәһәр үзенең чик сызыклары белән безнең борынгы Бүләрне хәтерләтә, ягъни ул да шулай бишпочмаклык формасында төзелгән. Шәһәр тирәли сузылган туфрак ныгытманың гомуми озынлыгы җиде километр. Ә инде Эчке шәһәрне иңе 3.25 м, биеклеге 10 метрлы таш стена әйләндереп алган. Крепостьның чат почмакларында түгәрәк манаралар күтәрелеп торган, ә төньяк һәм көньяк стеналардагы капкалар һәрберсе дүрткел формадагы дүртәр манара белән ныгытылган. Алар 15 метр биеклегендә булганнар. Крепость стенасының яхшырак сакланган көньяк-көнчыгыш өлешендә ташка тырнап ясалган рәсемнәр — ат менгән яки җәяүле кеше, ерткыч хайван сурәтләре һәм һәртөрле язулар күрергә мөмкин. Болар — крепостьны саклаучы эшсез гаскәриләр ясаган рәсемнәр дип уйланыла. Көньяк стенаның эчке ягына терәп һәрберсе квадрат формадагы унсигез сәүдә йорты салынган булган. X гасырда дошман гаскәре шәһәрне штурмлаганда стена ишелеп, бу йортлар күмелеп кала, шуңа күрә алар эчендәге әйберләрнең күбесе бүгенге көнгә кадәр шул килеш сакланган дияргә мөмкин. Археологлар анда төрле бизәнү, көнкүреш әйберләре, савыт-саба ватыклары, үлчәү шикелле нәрсәләр казып чыгарганнар. Эчке шәһәрдә сарайлар комплексы урнашкан — Зур сарай һәм Кече сарай Алар ак таштан салынган һәм тышкы күренешләре, архитектуралары белән Плискадагы сарай корылмаларын хәтерләтәләр. Сарайлар янәшәсендә төрле хуҗалык биналары һәм мунчалар булган. Шунысы кызык. Кече сарай эчендә, аның көньякка караган стенасы буенда, Плиска һәм Бүләрдәге сарай корылмаларындагыча, ярым түгәрәк формадагы өстәмә бүлмә бар. Ул йокы бүлмәсе хезмәтен үтәгәндер, күрәсең. Аның эче тирмәгә охшатып эшләнгән булган. Преславтагы сарай корылмалары (тарихта алар «сарай сри» исеме белән йөртелә) әле бүгенге көндә дә җуелмас тәэсир көченә ияләр. Алар- ны төзү өчен эре таш блоклар һәм квадрат рәвешендәге кирпеч кулланылган. Формасы һәм зурлыгы белән (27 X 27 X 4—5 см) бу кирпеч янә Идел буе болгарлары файдаланган кирпечне искә төшерә. Сарайларның стена, түшәмнәре рельефлы итеп төрле архитектура бизәкләре белән бизәлгән булган, ул бизәкләр арасында иң еш очраганы — үсемлек сурәте. Эчке шәһәр белән янәшә, аның төньяк-көнбатыш тарафында, чиркәүле зур монастырь җимерекләре ята. Бу монастырьның бүлмә идәннәре кайчандыр мозаикалап эшләнгән булган, ә төньяк өлешендәге җир асты төрбәләрендә күп гасырлар буе беренче болгар патриархларының (дин башлык ларының) табутлары саклэп тотылган. Тагын да бер чиркәү Эчке шәһәрнең көньягында урнашкан. Анысы «түгәрәк» яки «алтын» чиркәү дип йөртелә һәм борынгы болгар архитектурасының иң гүэәл җәүһәрләреннән санала. Ул 908 елда элеккеге мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе урынында төзелгән дип уйланыла. Чиркәү гаҗәеп матур рельефлы скульптуралар, күл санлы колонналар мозаикалар белән бизәлгән, идәннәренә төрле төстәге ллитәләр җәелгән, аның түгәрәк түбә — гөмбәзенә алтын йөгертелгән булган. Гомумән, X гасыр Болгария тарихының «алтын чоры» булып исәпләнә Бу чорда болгар (гомумславян) язуы туа, шул нигездә әдәбият барлыкка килә, рухи һәм материаль культура формалаша. Дунай буе болгарларының X—XI гасыр материаль культурасы буенча Преслав музеенда гаҗәеп бай материал тупланган. Алар белән якыннан танышкач, без бу культураның катлаулы синтез нигезендә, төгәлрәк әйтсәк, борынгы төрки болгарлары, славян һәм соңгырак дәвердәге Тракия кабиләләре культураларының үзара катлаулы аралашуы, берегүе, аннан соң урта гасырларда иң алдынгы илләрдән саналган Византия культурасының шактый көчле тәэсире нигезендә формалашкан булуын күрәбез. Ләкин бер үк вакытта анда төрки болгарлары культурасының күп кенә үзенчәлекле сыйфатлары да сакланып калган. Идел буе һәм Дунай буе болгарларының X—XII гасыр тарихларына караган археологик материаллар нәкъ менә шул хакта сөйли, Хан һәм патшалар яшәгән мәркәз шәһәрләрнең планировкаларын гына чагыштырып карыйк. Дунай Болгарстанындагы Плиска, Преслав һәм Омуртаг хан «аулы», зурлыклары ягыннан булсын, эчке һәм тышкы шәһәргә бүленүләре ягыннан булсын, Идел буендагы Бүләргә (Боек шәһәргә), Суарга, хәзорге Пенза өлкәсендә урнашкан Ошам (Ашлы). Юлово (монысы Буртас дигән борынгы мәшһүр болгар шәһәре булгандыр дип уйланыла) шәһәре хәрабәләренә бик якын торалар Шәһәр тирәли туфрак ныгытмалар, ил чикләре буйлап саклану линияләре төзү рәвешендә дә шундый ук охшашлык бар. Бу охшашлык төзү эшендәге кайбер традицияләрдә дә күренә. Дүрткел формадагы кирпеч куллану, биналарны дүртпочмаклык рәвешендә планлаштыру, торак йорт ларын идән асты җылыткыч системалары ярдәмендә җылыту, кирпеч вагы (хорасан) кушылган известь эремәсе белән ябыштырып эре ак таш блокларыннан стеналар кою. зур биналарның нигез асларын субайлар кагып ныгыту, югары катлау кешеләренең торак йортларына, тирмәгә охшатып, апсидсыман чыгынтылы эстәме бүлмәләр ясау һәм. ниһаять, гади халык өчен тезелгән өйләрнең турыпочмаклык рәвешендә һәм кирпеч яки таш мичле булуы, ә түшәм-түбәлоренең гөмбәз сыман, коимәле игеп ясалуы — болар һәммәсе дә өнә шул уртак традицияләрнең очык мисаллары булып торалар Дунай һөм Идел буе болгарларының тезүчелек эшендәге бу югары һем уртак культурасы аларның Тоньяк Кавказ һәм Азов буе далаларында шәһор-калалар салып яшәгән борынгы бабаларына ук барып тоташадыр, күрәсең Чыганаклардан күренгәнчә, болгарлар Азов һәм Кавказ тирәләрендә дә Боленджер, Фанагория, Семендер кебек шәһәрләр төзегәннәр бит. в. «КУ.» X» в. 1W АЛЬФРЕД ХАЛИКОВ ф ДУНАЯ БОЛГАРСТАШД Дунай буе болгарларында керамика сәнгате нигездә славян һем Рим — Византия традицияләре тәэсирендә формалашкан, әмма анда да Идел буе болгарлары керамикасына хас кайбер үзенчәлекләрне күрергә мөмкин (балчык савытларны бер үк ысул белән ялтырату, аларга кызыл төс бирү; кувшин, миски, зур чүлмәк, хум шикелле бер үк типтагы савытлар җитештерү; аларның тышларына дулкын һәм горизонталь сызыклы бизәкләр төшерү,* чүлмәк һәм кәсаләрнең тоткаларын үрдәк борынына охшатып ясау һ. б.). X—XI йөз Дунай буе болгарлары керамикасында шулай ук яшел глазурь йөгертелгән савытлар да еш очрый, ә XII йөздә өске кырыйлары чыгынкылап (ирнәл) эшләнгән зур күләмле савытлар барлыкка килә. Боларның һәммәсе Идел буе болгарларында да бар. Керамика сәнгатендәге бу уртаклык түгәрәк конус формасында ясалган савытларда һәм конус сыман бәләкәй савыт капкачларында да күренә. Ә инде чүлмәкләргә туры һәм дулкынсыман сызыклы бизәкләр төшерү мәсьәләсенә килсәк, борынгы төрки болгарларының бу уртак алымы Дунай буе савыт-саба производствосында X гасырның ахырларына кадәр дәвам итә. Дунай һәм Идел буенда кулланылышта булган металл савыт-сабалар да формалары һәм бигрәк тә җитештерү ысуллары белән бер-берсенә охшаганнар. Дунай болгарларында очраган агач савытсаба, йөзек кашы сыман тоткалы көмеш кәсаләр, бронза һәм бакырдан эшләнгән төрле бизәнү әйберләре шулай ук борынгы уртак традицияләренең дәвамлы бер чагылышы булып торалар. Болгарлар тимердән эш һәм сугыш кораллары ясауда искиткеч оста булганнар. Дунай һәм Идел буе болгарлары бу өлкәдә тимер эшкәртү ысуллары белән генә түгел, бәлки ясаган әйберләренең (сабан төрәннәренең, урак, чалгыларның, агач эшкәртү, тимерчелек коралларының, сугыш балталары һәм кылычларның һ. б.) формалары белән дә бер-берсен кабатлыйлар. Дунай болгарларында табылган борынгы тимер кораллар (Долгополь хәзинәсе) һәм Идел буенда табылганнар (Семеновск хәзинәсе) нәкъ менә шул хакта сөйли, һәр ике халыкта бер үк төсле цилиндрик тимер йозаклар һәм хайван кыяфәтенә охшатып эшләнгән бронза йозаклар очравы да кызыклы факт. Аерма тик шунда гына: Идел буе болгарлары үзләренең бронза йозакларын юлбарыска. ә Дунай буе болгарлары — капланга охшатып ясаганнар. Билгеле булганча, күп кенә халыкларда иң тотрыклы этник билге — хатын-кызның бизәнү әйберләре. Бу өлкәдә дә Дунай һәм Идел буе болгарлары арасында кайбер тәңгәллекләр бар (бер үк төрле үрелгән көмеш беләзекләр, бер һәм өч ләйсәнле чигә балдаклары һ. б.). 1971 елда Преславта шундый бизәнү әйберләре салынган таш тартмачык табыла. Ул борынгы бер йортның стена уемына томалап куелган була. Борынгы Дунай болгарларында өч ләйсәнле һәм шуларга өстәп имән чикләвеге яки күкәй сыман ташлар тагылган чигә балдаклары да очрый. Мондый балдаклар Идел буе болгар хатын-кызларының иң специфик бизәнү әйберләре булып саналган. Ләкин борынгы болгар һөнәрчелегенең һәр ике төркемендә аеруча күзгә ташланган нәрсә — ул да булса сөяктән әйберләр ясау. Болгарлар сөяктән һәм хайван мөгезеннән бик күп төрле әйберләр җитештергәннәр (пычак, камчы саплары, тараклар, бөтиләр шахмат фигуралары, комарлы уен сөякләре һ. б.). Ул әйберләр күп очракта үзенчәлекле орнамент белән бизәлгән. Экономика, дәүләтчелек һәм культура үсешенең үзенчәлекле шартлары нәтиҗәсендә Дунай буе болгарлары да, Идел буе болгарлары да тора-бара, берсе славяннар һәм Тракия кабиләләре белән, ә икенчесе башка төрки һәм угро-фин кабиләләре белән кушылып, үзләренә аерым, мөстәкыйль халык булып оешканнар. Аларның берсе славян телен кабул иткән, ә икенчесе төрки нигезендә үз телен тудыр'ан. Ләкин, шулай булуга да карамастан, алар борынгы бабаларыннан калган уртак элементларны әле бик озак саклаганнар. Алай гына да түгел, бер-берсен белеп, истә тотып яшәгәннәр булса кирәк. Дунай болгарлары христиан диненә күчеп, тәмам славянлашып беткәннән соң да ике халык арасында элемтә өзелмәгән. 970 еллар тирәсендә, Святослав гаскәрләре белән сугышта Идел буе болгарлары каты җиңелүгә дучар булганнан соң, зур бер төркем мөселман болгарлары Бүләрдөн Дунай буйларына, дөресрәге, Паннониягә, күченеп китәләр Аларны анда Биллу һәм Боксу дигән князьләр алып килә. Соңрак боларга Хәсән дигән кеше җитәкчелегегдә тагын бер группа Идел болгарлары килеп кушыла. Күченүчеләрне Паннониядә якты йөз белән, дусларча каршылыйлар һәм яш»ү «чем еларга Дунайның сул «к ярыннан Җир бүлеп бирәләр Озакламый бу урында Пешт дигән яңа шәһәр калкып чыга. Соңыннан, XII гасырның ахырларына кадәр, бу урында яшәгән мөселман болгарлары, финанс эшлеклеләре һәм сәүдәгәрләр буларак. Венгрия тарихында шактый әһәмиятле роль уйнаганнар Әбү-Хөмид эл-Гарнати дигән испан гарәбе 1150—1153 елларда, ягъни оч ел буе. әлеге мөселман болгарлары арасында торып кайта. Шунда торганда ул Византия ♦ хакимлеге астында интеккән Дунай болгарлары иленә дә барып чыккан булган, күрә- 5 сең. Менә нәрсә дип яза Гарнати: «Бу өлкә Бөек Румиядән алып Константииия чиклә- 5 ренә кадәр сузыла, һәм анда алтын еә көмеш табыла торган таулар бдр Бү ил — иң j бай, мул тормышлы мәмләкәтләрнең берседер» XII гасыр уртасын — Болгария тарихының караңгы, шомлы бер сәхифәсе дияргә мөмкин. Бу чорда Болгария дәүләте алдына Византиянең колониясенә әверелү куркь- § иычы килеп баса, болар өстенә, ил эчендәге болгар феодаллары арасында үзара _ талаш, ызгышлар да көчәя. Өл-Гарнатиның: «Хәзер күп шәһәрләр җимерелгән, чөнки < әмирләр (ягъни, князьләр, боярлар — A. X.) үзара җир өчен талашалар вә бер-берсенә э» каршы сугышалар».— дигән сүзләре нәкъ менә шул күңелсез хәлне күздә тотып еител- гөн булса кирәк. ♦ XII гасыр ахырында Икенче Болгар патшалыгы төзелү Болгариянең авторитетын ® янә күтәреп җибәрә. Шушы ук чорда көнчыгышта, ерак Идел буенда, икенче бер х болгар дәүләте дә яшәвен дәвам итә әле Әлбәттә, бу ике дәүләтнең хакимдарлары = бер-берсе турында хәбәрдар булганнардыр дип уйларга кирәк һәрхәлдә, «бай шәһәр калалары күп булган кодрәтле, шанлы ил — Бөек Болгар патшалыгына» борынгы венгр х токымнарын эзләргә дип сәяхәткә җыенган венгр миссионерлары иң элек Ассан Боогариясене, ягъни «барлык болгар һәм греклар патшасы» дигән титул маржой Иоан и Асень II Болгариясенә сугылуны кирәк табалар Бик ихтимал. Идел буе Болгар илеиә бару юлын аларга, бәлкем, нәкъ менә шунда өйрәткән булганнардыр 1236—1242 елларда Көнчыгыш Европа өстенә коточкыч афәт — монголлар урдасы Ч ябырыла. Алар белән тиңсез көрәштә беренчеләрдән булып Идел буе Болгар дәүләте яшәүдән туктый. Тиздән монгол гаскәрләре Дунай Болгариясенә дә барып җитәләр. Монгол походлары елъязмачысы — фарсы Рәшид-эд-диннең язуларына караганда, 1241—1242 елларда монголлар «башкортларның, маҗар һәм сасаннарның (хеигр моравияле, саксониялеләрнең—А. X) барлык җирләрен яулап алдылар һәм җәйне Тиса һәм Туна (Дунай — А. X ) елгалары буенда уздырдылар» 1243—1244 еллар дәвамында монголлар үзләренең җимергеч походларын яңадан кабатлыйлар пәм Дунай болгарларын ясак түләргә мәҗбүр итәләр XIV—XV гасырлар чигендә яшәгән мисыр тарихчысы Бәдретдин-өл-Айниның әйтүенчә, болгарлар аларга кон саен «1000 динар акча, ат, бер кол, бер җария һәм ау эте» түләргә тиеш булалар Шушындый ук язмышка Идел буе болгарлары да дучар ителә Шулай итеп, XIII йөзнең икенче яртысыннан XIV йөзнең беренче яртысы беткәнче ике болгар дәүләте дә. мөстәкыйльлекләрен югалтып, монгол һәм Алтын Урда ханнарының ясак түләүчеләре булып кала Бу чорның гареп язма чыганакларында (Ибн- Халдун, Әл-Асади. Әл-Омари һәм башкаларның әсәрләре) Алтын Урданың көнбатыштагы биләмәләре Константинопольгә кадәр сузылганлыгы әйтелә Ә Мисыр энциклопедисты Әл-Калкашандиның (XV йөз башы) язуына караганда. Алтын Урдага уи даүлет буйсынган булган, шулар арасында: «7) Идел-Чулман буе Болгар иле. мәркәзе Болгар яки Бүләрдер. 8) Валахия яки Болгария (Бургал), пайтәхете — Тыриоао ягъни Асень патша нәселендәге влах вә болгарлар иле». Болгар халыклары монгол баскыннарына каршы еш кына баш күтәргәннәр Шундыйлардан. мәсәлән, Идел буе болгарларының Баян. Җик, Бачман кебек җирле мор эалар җитәкчелегендәге чыгышларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шундый ук чыгышлар XIII йөзнең 70 нче елларында Идел һәм Дунай буйларында яңадан кабатланган Монгол-татар ханнары баш күтәрүчеләрне рәхимсез рәвештә бастыра килгән Сурия гарәбе Ибн-Кесир. мәсәлән, үзенең язмаларында Алтын Урда ханы Берненең 1263 елда Константинопольгә чиктәш җирләргә буйсындыру походына барып йөрүен һәм «зур бүлекләр, малмелкет» алгач кына ул җирләрне ташлап китүен әйтеп яза. Ә 1270 елның кышында Берке ханның варисы Менгу-Тимер. мисырлы Әннүәөйри дигән кешенең язуына караганда, Константинополь — Стамбулдан теньяктарак урнашкан өлкәләргә янәдән талау походына барып килә Әннүвәйри һәм Ибн-Халдун язмаларында тагын бер кызыклы вакыйга да телгә алына: 1300 елда Болгария патшасы (Георгий Тертерий булуы мөмкин) Алтын Урда ханы Нсгайның кайсыдыр бер кардәшенә өйләнә. Менә бер вакыт аның янына Ногай ханның Алтын Урдадан качкан улы Җик килеп төшә. Болгар патшасы аны, Җикне, «кулга ала һәм үзенең Тырново дигән крепостена яптыра, аннары шул хакта Токтуга (Алтын Урда ханына — А. X.) хәбәр җибәрә». XIV йөз урталарына таба Алтын Урда ханлыгының таркалу тенденцияләре сизела башлый. Бу исә, үз чиратында, Алтын Урдага буйсынган илләрнең азатлыкка омтылуларын тагын да көчәйтеп җибәрә. Шушы уңайдан Дунай болгарларының күтәрелеп килә торган Мисыр солтанаты белән дуслык мөнәсәбәте урнаштырырга тырышып йөрүләре аеруча игътибарга лаеклы. Бу хакта ӘлОмари болай яза: «Борын заманда серб һәм болгарлар хак диндә булганнар, ислам дине тотканнар. Хәзерге вакытта исә бу хак динне денсезлек алыштырган, алар тәрегә табынучы гавам котырыгы астында яшиләр. 1330 сәнәдә серб вә болгар падишаһы исеменнән язылган хат илә Мисыр солтаны галиҗәнаплары каршына алардан илчеләр килеп төште. Серб вә болгар падишаһы үзенең хатында Мисыр солтанына дуслык тәкъдим итәдер һәм аңардан биленә тагып йөрердәй үткен кылыч һәм үз дошманнарын тар-мар итәргә булышырдай байрак бирүен үтенәдер. Солтан падишаһның илчесенә олуг хөрмәт күрсәтте, аны сыйлады һәм аның белән бергә Серб вә Болгар падишаһы өчен ау күренешләрен гәүдәләндергән киемнәр — тиен эчле, тышы Искәндәрия тукымасыннан тегелгән һәм кондыз мехы белән каймаланган тун, алача бүрек, баш-башы чигуле янчык, алтын билбау, алтын каптырмалар, бизәкле үткен кылыч, алтын йегертелгән сары байрак биреп җибәрде». Сүрияле Фадлалах бин-Мөхәммәт нәкъ шушы ук вакытларда диярлек Мисырга Идел буе болгарларыннан да шундыйрак илчелек килгәнлеген әйтеп яза. Каһирә хөкүмәте Идел буе болгарларына Балкайдагы серб һәм болгарлар өстеннән хакимлек итү хокукы бирүне дә күздә тоткан, күрәсең. Әл-Калкашанди үзенең истәлекләрендә Мисыр белән Шәһре Болгар арасында хат алышулар булуын әйтеп, Идел буе болгар ханын «Әл-булгар (Булгар һәм болгарларның) һәм сербларның падишаһы» дип атый. Бер үк вакытта Дунай болгарларының да Идел буе болгарлары өстеннән хакимлеге танылган. Шунысы характерлы: бу замандагы географик тасвирламаларда Идел һәм Дунай буе болгарларының һәр ике тармагы турында да мәгълүматлар бирелә, алай гына да түгел, алар арасында якын багланыш, бөтенлек барлыгы әйтелә. Тик бу ике дәүләтнең уртак патшасы — ханы кем булырга тиешлеге һәм үзә< шәһәре кайда урнашканлыгы гына төгәл күрсәтелми. Баш мәркәз итеп күбрәк Бүләр (Шәһре Болгар), ә дәүләт башлыгы итеп серб-болгар патшасы китерелә. Бу ике дәүләтне шулай бер бөтен итеп карау, күрәсең, болгар халыкларының борынгы бабалары турындагы истәлекләргә һәм,— иң әһәмиятлесе,— Каһирәнең дәүләт интересларына нигезләнгән булгандыр. Ни дисәң дә, Каһирә аларны үзенең номиналь вассаллары итеп санаган бит һәм алар кушылудан сәүдә һәм башка мәсьәләләрдә үзенә киң мөмкинлекләр ачылыр дип уйлаган. Бүгенге Дунай болгарлары белән Идел буе халыкларының, беренче нәүбәттә — татар халкының, уртак бабалары булган борынгы болгарлар турындагы истәлекләр төрле формада соңрак дәверләрдә дә чагылыш табалар. Бу бигрәк тә этнография, антропология һәм тел материаллары нигезендә ачылырга мөмкин. Озак вакытлар буена күздән төшеп торган бу материалларны тирәнтен өйрәнү уртак бабалары ягыннан кан кардәшләре итеп саналырга хаклы әлеге халыкларның этногенезына һәм урта гасырлардагы тарихына бәйле күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Болгария Халык Республикасына сәяхәтем вакытында алган минем беренче тәэсирләрем менә шушылардан гыйбарәт.