Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАВЫЛДА

Ерак диңгез буендагы Саскылах поселогыннан шомлы радиограмма килде: «Жылы киемнәре булмау сәбәпле берничә аучының кул-аягы өшеде. Берсе, давылга эләгеп, өйгә кайтмады. Эзлибез». Райпотребсоюз председателе, үзенең ярдәмчесе Шамил Исмәгыйловны чакыртып, радиограмманы укып күрсәтте дә: — Хәзер үк Саскылахка барып, андагы эшләрне тикшереп кайтырга кирәк. Шунда беррәт- төн кешеләр ошү мәсьәләсен дә ачыкларсыз. Квартал бетәргә нибары бер ай вакыт калды. Саскылахтан тиренең җүнләп килгәне юк, сыйфаты да әллә ни түгел,— диде. — Аяк-кул өшетү сирәк була торган хәл инде ул... Эшләп бетермәгән кәгазьләр бар иде бит, менә син, ә... Барырга кирәк булгач, нишлисең инде,— дип, Исмәгыйлов ризасыз гына сөйләнеп куйды. — Кәгазь качмас. Кешеләрнең хәлен ачыклап кайтырга кирәк,— диде председатель. — Мин әле мондагы күп нәрсәне белеп бетермим, Тихон Егорович, гафу итегез: безнең болан белән эттән башка транспортыбыз да юктыр әле,— диде Исмәгыйлов. Ул моны барасы юлының шактый ерак булуын күздә тотып әйтте. — Кызганычка каршы, юк шул. Болан да этләр генә... Исмәгыйлов райпотребсоюзда яңарак кына эшли башлаган иде әле. Эшне ничектер җайга салырга кирәк дип борчылып йөри иде. Шуңа күрә председательнең бу тәкъдиме бер уйлаганда урынлы да булды кебек... Ә менә хатыны Наилә аның тота-каба дигәндәй ашыгыч кына ерак юлга чыгарга җыенуын өнәп бетермәде. — Килеп җылынып җитмәгән — әллә кая җәһәннәм астына җибәрәләр. Үзең атлыгып торасыңдыр әле,— диде. — Шулай кирәк, җаным. Эшем шундый бит. Аннары, ул тирәләрнең табигатен дә, кешеләрне дә күреп кайтырмын,— диде Исмәгыйлов, хатынын юаткан сыман. — Алайса, җылырак киен,—диде хатыны, йомшый төшеп.— Менә боларны ки,— дип, иренә дәү киез итекләр белән толып китереп бирде. Ишек төбенә пар болан җиккән нарта килеп туктады. Өстенә башлыклы болан туны, аягына камус ‘ кигән каюр - килеп керде. Аның башында бала башлыгына охшашлы бүрек, кулларында уч төбе ярыклы бияләй — барысы болан тиресеннән. Каюр өйгә килеп керү белән: — Исәнмесез, иптәш Исмәгыйлов! — дип шаулап исәнләште дә: — Боланнар әзер, юлга чыгарга мөмкин,— диде. — Яхшы,— диде Исмәгыйлов, киенә башлап. Каюр, идәндәге толып, итекләрне күргәч, кычкырып көлеп җибәрде. Табак бите тагы да җәелә төшкән сыман булды, чем-кара күзләре кысык кына булып желтерәп тора башлады. — Ә-әй, иптәш Исмәгыйлов, мондый итек белән тундрада юлга чыгалармыни? Тагы бу толыпны да кисәгез, тирән карда атлый да алмассыз!.. — Менә бит. Әйттемме мин сиңа, ә? — диде Шамил хатынына. Хатын: — Мин бит ни...— дип, ык-мык итә башлаган иде дә, каюрның капчыктан мех киемнәр чыгара башлавын күргәч, тынып калды. — Мәгез, менә боларны киегез. Бик әйбәт булыр,— диде каюр Тит. Шамил киенеп бетеп, башына бүрек кенә киясе калгач, Наилә, елмаякөлә, аның бүрек бавын бәйләште. — Менә хәзер син чын котып аучысы булдың инде, Шамил. Мылтыгың гына юк. — О! Мылтык бар, патрон да җитәрлек! — диде Тит. Кар өстенә саргылт төс иңдереп, ерактагы офыктан беренче кояш нурлары күренде. Боланнар бик җитез бара, нарта артында кар тузаны бөтерелеп кала. Тундрадагы кар яланнарының иге-чиге юктыр кебек. Ара-тирә генә куаклыклар, төркем төркем кәрлә наратлар очраштыргалый. Аларның ботаклары кар авырлыгыннан сыгылып төшкән, кояшта ялтырап-ялтырап китәләр. Ап-ак кар сахрасында бу агачлар диңгез уртасындагы көймә төсле генә күренәләр. Күк йөзе чалт аяз — иксез-чиксез тундраны зәңгәр гөмбәз белән каплап куйган шикелле. Исмәгыйлов авыз эченнән генә ниндидер көй көйләп барды- барды да кинәт тынып калды. Янында таныш түгел якут кешесе булгач, татарча җырлап баруны яхшысынмады. — Җыр тыңларга яратам мин. Ник туктадыгыз? — диде каюр. — Минем туган як җырлары ул, Тит дускай, сезнең тундрага килешеп бетмәс бит. Тит боланнарны шул ук тизлек белән чаптыра биреп, озын колгасы белән әле уңга, әле сулга таба юл күрсәтә-күрсәтә, аларны куаклыклар арасыннан уздырды. — Безнең котып ягында да яхшы җырларыбыз күп, әкиятләребез, дастаннарыбыз бар. Шулай дигәннән соң, Тит якутча җыр сузарга кереште. Ул җырлап бетергәч, Исмәгыйлов: — Ни турында җырладың? — дип сорады. — Баһадир Олонхе турындагы атаклы җыр бу,— диде каюр. Якутлар матур җырлый икән. Мондагы табигатьнең үзеннән туган шикелле, җырларында беркадәр кырыслык та, моң-сагыш та бар. Сөйләшеп бара торгач, вакыт узганы сизелмәде дә. Боланнар акрынрак бара башлады. Кәрлә урман, куаклар сирәгәя-сирәгәя, • Камус — болан тиресеннән теккан аяк киеме. 1 Каюр — юл йөртүче. бөтенләй күренмәс булды. Хәзер инде алда урыны-урыиы белән иңкү, урыныурыны белән калку, ялангач кар сахрасы гына иде. Кай арададыр күк йөзен болыт каплап өлгергән. Боланнар да акрын бара. Каюр ара-тирә озын колгасы белән аларның сыртларына төрткәләп ала. Тит боланнарның ачыккан, өшәнгән икәнлекләрен, колга белән куып кына барып булмаслыгын белә. ♦ — Тит-Лрыга барып җитә алмабыз, ахры: боланнар арыды, бу < тирәдә азык барын да сизә башладылар. Кунарга туры килер,— ч диде каюр. 1 — Ялан кыр уртасындамы? — дип гаҗәпләнеп сорады Исмә S гыйлов. — 0! Аның бер куркынычы да юк. Палатка корып куябыз, юртадан да әйбәтрәк булачак. — Ничек итеп, каян алып? х — Безнең бөтен әйбер бар. Әнә артта тимер мич, безнең аста < гына утын. Әнә, күрәсезме, күктә аллы-гөлле боҗралар пәйда була. * Төньяк балкышы диләр аны. Озакламый давыл буласын белгертә.— = диде Тит. н Исмәгыйлов башын күтерәп офык ягына күз салды: анда, чын- 2 нан да, аллы-гөлле төсләргә кереп балкып торган катлы-катлы боҗралар хасил булган. Аларның балкуы отыры көчәя бара, шәүләләре - инде кар өстендә чагыла башлаган иде. Исмәгыйлов үз гомерендә = беренче тапкыр күргән бу могҗизадан күзен ала алмыйча, сокланып “ карап торды. Аллы-гөлле төсләрен балкытып уйнаган шул могҗиза яктысында боланнар мөгезендәге бәс һәм сыртларына оешып каткан борчак- борчак боз кисәкләре дә әкияттәгечә энҗе бөртекләредәй булып тоелды. Боланнар, буран буласын сизенеп, башларын бутыйлар, әледән- әле туктыйлар. Каюр кашларын җыергалап: — Таён белән очрашырга туры килмәгәе,— дип куйды. — Кем ул? — дип сорады Исмәгыйлов. — Таен — хуҗа дигән сүз. Сезнеңчә әйтсәк — давыл була. Шул вакытта Тит, Исмәгыйловка терсәге белән төртеп, читкә таба күрсәтте: — Әнә килеп тә җитә инде. Күрәсезме — әнә анда өерелә-өерелә кар күтәрелә. «Таён» ул. Койрыгы шактый озын булыр, ахры. Шулай дигәч, Тит тимер очлы кыскарак таяк алып, нартаның табан тоташтырмалары арасына карга батырды да тезгенне тартты. Боланнар шундук башлары белән нартага таба борылдылар. Тит юлдашына: — Аркагыз белән борылыгыз, бияләй бауларыгызны киегез, югыйсә, җил очыртып алып китәр,— дип әйтеп кенә өлгерде — кар өермәсе бөтерелеп битләргә китереп бәрде. Тирә-юньне буран каплап китте. Исмәгыйлов җылы кухлянкасына төренә төште, башлыкның йөз ягындагы тар гына ярыктан мышнап сулу ала башлады. Җил, аны нартадан төртеп төшерердәй булып, аркасына басып-басып этә. Берни күрерлек, берни ишетерлек түгел. Әллә нинди тавышлар белән сызгырып-улап кар өермәләре генә котырына. Вакыт-вакыт нарта урыныннан кубып китәр төсле тоела. Җил, шаккаткыч бер кодрәт иясенә әйләнеп, тоташ кар ташкынын куып тора иде. Җилнең көче йомшарган араларда. Тит, юатырга тырышкандай, юлдашын аркасыннан каккалап ала иде. Шулай да Исмәгыйловның эченә курку төшә бара. Әйтерсең җил аларны куптарып алган да һавадан очыртып бара. Исмәгыйлов алга таба бөгелгән дә шул килеш утыра бирә. Каюрга эндәшеп карады. тик үз тавышын үзе дә ишетмәде. Үзләрен кар астында күмелеп калган кебек хис итте. «Бетүебез шушыдыр, күрәсең!» дип уйлады. Җил бераз йомшый төшкән арада, авыр-авыр сулап: — Тит! Нишлибез? Харап булабыз бит! — дип кычкырды. — Бик әйбәт! Буран арттан бәрә бит! — дип җавап кайтарды каюр, берни булмаган кебек. «Исе дә китми. Бик зур батырлык бит бу!» — дип уйланды Исмәгыйлов һәм үзе дә бераз тынычлана төште. Кар давылы сәгатьтән артык котырынды. Шуннан соң җилнең көче йомшап, кинәт басылып та китте. Күктә, болытлар арасыннан, ий килеп чыкты. Сыек кына ай яктысында тез тиңентен карга батып басып торган боланнар күренде. Нарта күренми — калган бөтен нәрсәне кар күмеп киткән иде. Исмәгыйлов өс-башындагы карларны каккалады да башлыгын ача төшеп, тирә-ягына күз салды. Алар Тит белән бил тиңентен кар эчендә утыралар. Алда тоташ бер стена булып соргылт-кара болыт китеп бара, болыт артыннан күк аязып килә иде. Каюр ком шикелле каты кар эченнән тиз генә чыкты да, Исмә- гыйловны да торгызышкач, җиңел сулагандай әйтеп куйды: — Ярый, зыянлы булмады. Тизрәк азыклы урынга барып җитәргә кирәк. Күп булса биш чакрым ара калгандыр. Шунда җиткәч, палатка корырбыз,— диде. Исмәгыйлов әле Титка, әле өсләрендәге карларны кагынып сел- кенгәли башлаган боланнарга карап: — Бер чакрым да бара алмаслар алар хәзер! — дип әйтеп куйды. — Баралар! Хәзер алар туңганнар, ул урынны да беләләр. Бик әйбәт барачаклар. Аннары, яңадан да давыл булуы ихтимал. «Таен»ның энекәшләре дә булмагае: койрыгы бик озын иде,— диде Тит, колгасын күтәрә башлап. Нарта уңлы-суллы авышкалап кузгалып китте. Калкулык түбәсенә менделәр. Җил андагы карны бөтенләй себереп алып киткән иде. Тит, карлырак җирләрне сайлап, боланнарны әле уңга, әле сулга боргалады. • Бу якларда халыкка тормыш итүе авырдыр, салкынына да, бураннарына да түзеп яшиләр. Шулай да һәркемгә туган ягы газиз. Нинди булса да башкага алыштырмыйлар»,— дип уйланды Исмәгыйлов. Үр түбән боланнар сикереп чаба башладылар, аннары бераздан — каюр нартадан җиргә сикереп төшүгә — шып туптадылар. — Җитәр, шушында кунарбыз,— дип, Тит юлдашына көрәк тоттырды. Исмәгыйлов урын әзерләп кар көрәгән арада, каюр, җыелган палатканы сүтеп, терәкләр какты һәм палатканы корып, бауларын тарттыра башлагач, кисәк кенә каты җил китереп бәрде. — Тизрәк бул! Менә бу ыргакларны эләктер, югыйсә, эш харап! — дип кычкырды Тит. Исмәгыйлов ыргакка үрелергә өлгермәде — көчле җил аны каты кар өстеннән шудырып алып китте. Бер мизгелдә ул Титның кул болгавын гына күреп калды, аннары бөтен тирә-ягын тоташ кар пәрдәсе, караңгылык каплап алды. Исмәгыйлов кул-аяклары белән каты карга ябышырга тырышып карады, чокыр сыман җиргә башын төртеп, давыл узганын көтәргә кирәк дип уйлады. Әмма көчәйгән- нән-көчәя барган давыл өермәләре аны нартадан читкә таба шудырып бара иде. Исмәгыйлов нишләргә дә белмәде, йөрәгенә шом, курку төште, бу мәхшәр давылы аны үлемгә таба өстери кебек тоел ды. һәм ул ярдәмгә чакырып ачыргаланган тавыш белән кычкыра башлады. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгарга җитешеп тибә, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, бите-башы шыбыр тиргә баткан, битенә сарган кар бөртекләре эреп, муенына агып төшә иде. Давыл аның бер кулындагы бияләен дә йолкып алып китте. Каюрның ярдәмгә килүеннән өмет өзеп, хәлсезләнеп, шуышып ♦ барганда Исмәгыйлов каты бер нәрсәгә орынып киткәнен тойды һәм < шундук ике куллап әлеге әйбергә ябышты: кар астыннан чыгып торган таш кисәге иде бу. Исмәгыйлов бөтен көче белән шуңа ябыша ты. Җил йомшабрак киткән араларда карга чокыр кебек нәрсә ка- < зып азапланды. Сыенырлык булгач, шунда башын төртте. Аның ялангач кулы туңып, берни тоймас хәлгә килгән. Колак төбендә, бө- ♦ тен җир өстен себереп алып китәрдәй булып, давыл ажгыра иде. а Бераздан җил тыйлыга төште, ул да түгел, давыл кинәт тынып 2 калды. Җир өстен ай яктыртты. Ләкин Исмәгыйлов поскан җирен- < нән чыгарга ашыкмады, әлеге мәхшәр давылының яңадан кузга- “ луыннан курыкты, кайдадыр еракта дөп-дөп иттереп ике тапкыр х мылтык аттылар. «Тит булырга тиеш! Миңа сигнал бирүе»,— дип, Исмәгыйлов, сөенеп, үзалдына сөйләнеп куйды һәм таш артыннан » торып, кулын селкә-селкә: £ — А-ау! Тит! Мин монда!..— дип кычкырды. L Давыл котырынган чакта Исмәгыйловны таба алмаслыгын бе- = леп, Тит нарта яныннан китмәгән, үзен бау белән нартага бәйләп = куйган иде. Менә хәзер ул юлдашын эзли китте. Давылның юнәлеше буенча чамалап. Исмәгыйловның эзенә басып диярлек барды һәм аны үзләре туктаган төштән шактый еракта эзләп тапты. — Искәрмичәрәк килсәгез, менә шулай да була ул, иптәш Исмәгыйлов,— диде Тит, аны күргәч. Исән калуына чиксез сөенгән Исмәгыйлов, сүзләрен көчкә оештырып: — Бик зур рәхмәт сиңа, Тит. Мине үлемнән коткардың,— диде. Башын күтәреп күккә карагач, анда тагын кара болыт килгәнен күрде... м Алар яңадан палатка корырга керештеләр: бау очына бәйләнгән тимер чөйләрне җиргә кактылар, уртага терәк утыртып, палатканы корганнар һәм кырыена кар өеп кенә өлгергәннәр иде — яңадан каты җил китереп бәрде. Тит, биленә бау бәйләп, бер очын Исмәгыйловка тоттырды да шуышып диярлек нарта янына барды, нартаны палатка ишеге төбе нә тартып китереп, андагы бөтен әйберне палатка эченә кертте һәм юеш битләрен бияләе белән сөртә-сөртә: — Инде куркасы юк. Давыл дулый бирсен. Менә хәзер тимер мичне ягып җибәрәбез, палатка эче мунча булачак,— диде. Җил катырак бәргән саен палатка терәкләре шыгырдап-сыгылып китә, брезенты киерелеп тартыла. Исмәгыйлов куркынып шунда карана. Палатка менә-менә авып китәр кебек тоела аңа. — Хәзер аны ат белән дә кузгата алмассың,— диде Тит. мичкә чәйнек куеп. Гаҗәпләнерлек тә шул! Тышта ажгырып-сызгырып кар давылы котырына, ә монда палатка эче торган саен җылына бара. Бүрек, башлыкларны салып куйдылар. Хәзер инде алар чәй эчеп утыралар. Исмәгыйлов туңып өши язган кулын болан мае сөртеп бәйләп куйды. — Давыл кузгалганчы туктарга булмый идеме? — дип сорады ул. бая кичергәннәрен исенә төшереп. — И агай, очраган бер җирдә туктый башласаң, ике көндә дә барып җитә алмассың. Әгәр мин алай йөрсәм, балаларымны ач кал- дырам бит. Кешеләр дә көләр үземнән. Аннары, ул Таённың хикмәтләрен белеп тә бетермәссең: кайвакыт читләтеп, канат очы белән генә сыйпап китә. Менә шуннан бел син аны,— диде Тит, чәй чөме- рә-чөмерә. Ашап-эчеп алгач, Тит, биленә бау бәйләп, икенче очын Исмә- гыйловка тоттырды да боланнар муенына кыңгырау тагып керде. Шуннан соң чишенеп, йокы капчыгы эченә керде һәм гырылдап йоклап та китте. Каюрдан күреп, Исмәгыйлов та чишенде, йокы капчыгына кереп ятты. Тик байтак вакыт күзенә йокы төшмәде. Башында төрле уйлар чуалды. Бүген давылда кичергәннәрен исенә төшерде, хатынын, балаларын күз алдына китерде. Ул йокыдан уянганда каюр палаткада юк иде. Тимер мичтә шарт-шорт утын яна иде. Бераздан чәйнек капкачы шалтыраганы, тышта кыңгырау чыңлаганы ишетелде. Тамагын кыргалап, палаткага Тит килеп керде, ишек төбенә ап- ак төлке ташлады да: — Тозакта берничә көн яткан булырга тиеш. Аучысы авырып киткәндер. Алмасаң — бүреләр ашар. Пунктка тапшырырбыз. Анда кем тозагы икәнен беләләрдер,— диде. Иртән көн аяз, салкын иде. Тагын бер тундра полосасын узганнан соң каюр: — Тит-Арыга җитеп киләбез,— диде. Исмәгыйлов, офыкка таба текәлеп-текәлеп караса да, поселокка охшашлы нәрсә күрмәде. Шул вакыт Тит нартадан ялт кына сикереп төште дә тезгенне тартты. — Ни булды? — Күрәсезме — карда бүре эзе! Яңа гына узганнар: бүген төнлә йөргәннәрдер. Берәр каза ясамый калмаганнардыр: тук икәнлекләре күренеп тора. Әнә, ничек эре-эре сикереп барганнар! — диде Тит, күзләрен елт-елт йөртеп. Бүреләрнең монда төньякта болан хуҗалыгына зур зарар китерүләре турында Исмәгыйловның ишеткәне бар иде инде. — Әнә! Әнә берсе сикереп-сикереп чаба. Мин аны хәзер!.. — дип, каюр тиз генә мылтыгын алды да гөрселдәтеп атып җибәрде. Бүре, сөрлегеп китеп, борыны белән карга төртелде, ләкин шундук сикереп торды да тагы йөгерә башлады. — Тимәде!..— диде Тит, кулын селкеп, һәм мылтыгын нартага кире куйганда: — Алар боланнарны буудан бигрәк, куркытып качырып бетерәләр. Аннары тундрадан эзләп кара син аларны — бик ерак китәләр, хәтта бөтенләй юкка да чыгалар...— дип сөйләнде. Исмәгыйлов, Титны тыңлый-тыңлый, тирә-юньгә каранды. Боланнар үрне менүгә, алда ике кеше күренде. Алар да өсләренә болан тиресеннән теккән җылы тун, аякларына камус кигәннәр, чаңгылары да бар, иңнәренә мылтык асканнар иде. Каюр боланнарны туп-туры аларга таба юнәлтте. — Көтүчеләрдер, боланнарын эзлиләрдер,— диде Тит. Чыннан да көтүчеләр булып чыкты. Әйтүләренә караганда, бүреләр җиде боланны буганнар. Егермеләбе көтүдән аерылып киткән. Шуларны эзләп йөрүләре икән. Тит, аларның хәленә кергән кебек: — Ай-ай! — дип башын чайкап куйды, аннары: —Ярхан сырты янында бүре эзләре күп, шул тирәдән эзләп карагыз,— дип киңәш итте. Көтүчеләр, Титның киңәшенә күңелләре булып, Ярханга таба китеп бардылар. Болытлар ертыгыннан, кылчык сыман нурлары белән күзне камаштырып, кояш килеп чыкты. Тит боланнарны уңга борды. — Әнә теге озын мачтаны күрәсеңме? — диде ул, колгасын сузып. Тит-Ары радиостанциясе ул. Исмәгыйлов та мачтаны күрде. Озакламый кара төртке сыман нәрсәләр дә шәйләнә башлады: болары яртылаш карга күмелгән ♦ йортлар икән. Бераз баргач, морҗалардан чыккан төтеннәр дә күренде. Кызыл флаг эленгән бер йорт янына боланнарны китереп туктаткач, Тит: — Килеп җиттек, иптәш Исмәгыйлов. Моннан ары этләр белән илтерләр, күп ара калмады,— диде һәм башлыгын төзәтебрәк киде дә: — Хатыныңа хат язасыңмы? — дип сорады. Исмәгыйлов ашыкмый гына нартадан төште. Аның Титтан аерыласы килми иде. Шулай да, уйлана торгач, каюрның үз эше бар, минем — үз эшем, дигән нәтиҗәгә килде. Титка рәхмәт әйткәч, өйдә чакта юлга уйный-көлә генә дигәндәй җыенуларын хәтерләп, әйтте: — Хатынны бик куркытма инде син анда. Бик әйбәт барып җитте, диген. Исмәгыйлов Тит-Арыда ике көн булды. Аучыларны җыеп сөйләште, мондагы хәлләр белән танышты, ниләр җитмәвен, нәрсәләр кирәк икәнлеген белеште. Байтак кына аучыларның юл йөрергә ни этләре, нн боланнары юк. чаңгы белән көненә утызар чакрым җир йөриләр, аннары дары- ядрә кебек иң кирәк нәрсәләрне дә вакытында җибәрмиләр икән. Бер аучы шуны әйтте: — Ичмасам, кургаш дигән нәрсәне җитәрлек итеп бирсеннәр иде. Ядрәне без үзебез ясыйбыз. Үзебез койган әйбәтрәк,— диде. Исмәгыйлов, хәлне әйтеп, районга радиограмма сукты. Тиреләрне район базасына озатканчы складта ничек саклау, базага җибәргән чакта ничек төяү турында күрсәтмәләр биргәннән соң, иң аргы пунктка — Саскылахка юл тотты. Хәзер инде ул болан түгел, тугыз эт җигелгән нартага утырып бара. Алдагы эт башлык булып санала икән. Шунысы кызык: башка этләр юлда барганда гына түгел, туктагач та башлыкны тыңлыйлар икән. Тегесе бер ырылдауга, башкалары шундук койрыкларын кысып, аның күзенә генә карап торалар. Каюрдан үзгә буларак, эт йөртүченең кулында озын колга түгел, чыбыркы икән. Борылырга кирәк булса, сүз белән генә әйтә: «төк-төк» дисә — уңга, «цокцок» дисә, сулга була. Эт йөртүче Семён — таза гына егет — бик аз сүзле якут булып чыкты. Өстәвенә, русча белүе дә чамалы икән, Исмәгыйлов исә якутча бөтенләй белми әле. Шул сәбәпле, бу юлы шактый күңелсез иде аңа. Бу тирәләрдә инде тундра үзгәрәк. Әледән-әле яссы-җәлпәк ташлар очрый. Кайберләре шактый зур булып, кар астыннан кыя таш сыман калкып торалар. Таш күбрәк төшләрдә аучылар алардан куыш сыман нәрсәләр корып куйганнар: таш араларын тире белән каплап, түбәсен япканнар да юрта шикеллерәк бер нәрсә килеп чыккан. Шундый куышларның берсендә төн кунарга да туры килде. «Йортның» хуҗасын күреп, сөйләшә башлагач, Исмәгыйловның аңа исе китте. Чал сакаллы бер карт иде ул. Аның инде оныкларын багып, мич янында гына утыра торган чагы, ул әле һаман ауга йөри, җәнлек ата икән. Русча әйбәт белүенә дә исең китәр: бик дөрес, бик төзек итеп сөйли, тыңлап утыруы бер рәхәт. НИГЪМӘТ ИХСАНОВ ф ДАВЫЛДА — Революциягә кадәр без монда ау айларында гына килә идек, ә хәзер бөтенләйгә шушында торып яшибез,— ди.— Бала-чага мәктәптә укый, бер өлеше — Тит-Арыда, бер өлеше — Күсүрдә,— ди.— Авырсак, фельдшер килеп карый. Кызыл чум 1 аша газета-журнал- лар алдырабыз. Фактория безгә бөтен кирәк-яракны биреп тора. Кыскасы, без бик канәгать. Элекке замандагы кебек түгел,— ди.— Элек, тире налогын түләмәсәң, кыйныйлар да иде. Менә шуның эзе,— дип, карт битендәге җөйне күрсәтте.— Начальник камчысы белән суккан иде.— Шуннан соң ул дәртләнебрәк китеп: —Язга менә радио кертәселәр. Аннары безнең тормыш тагы да күңеллерәк булачак,— диде. Иртән соң гына тордылар. Исмәгыйлов урамга чыкты. Кояш нурында кар өсте күзне камаштырып җемелди иде. Семен этләрне ашата, нарта бер читтә тора иде. Исмәгыйлов бу хәлгә беркадәр гаҗәпләнде, чөнки Семен гел ашыга торган иде, ә бүген вакытында аны уятмаган да, хәтта этләрне дә җигеп куймаган. — Кузгалырга кирәк, Семен,— диде Исмәгыйлов. — Кузгалу кирәкми: зур давыл буласы,— дип җавап бирде егет. — Нинди давыл? Әнә бит көн нинди, чалт иткән кояш. Саскы- лахка бүген аучыларның җыелышын җыярбыз дип хәбәр иткән идек бит. Халык көтәр-көтәр дә таралыр, аннары яңадан җыеп йөрербезме? Ара әллә ни ерак түгел — утыз чакрым гына. Семен, каршы килергә кыймыйча, этләрне җигәргә кереште. Кузгалырга әзерләнеп беткәч, таш «йорт»тан хуҗа карт чыкты, һавага күз салып алды да Семенга: — Этләрне кызганма, бик каты ку. Давыл кузгалмагае. Бу тирәләрдә гел ялан җир, тотыныр-сыеныр урын юк, диңгезгә хәтле очыртып алып китәр,— диде. Аннары, акыл өйрәткән бер төс белән, якутча нидер әйтте. Семен бер сүз дә җавап кайтармады, ярар-ярар дигән шикелле баш кына каккалады. Картның бу сүзләреннән соң, Исмәгыйлов икеләнә башласа да, кире чигенәсе итмәде, шүрләде дип уйлаулары бар. Саскылахка барып җитәргә инде биш чакрым чамасы гына ара калгандыр. Кояш болытлар артына кереп качканга да байтак вакыт инде. Сул кулда, әллә ни ерак та түгел, диңгез култыгының зәңгәр бозлары күренә, ә диңгез үзе бераз арырак иде. Беренче тапкыр очрагандагы кебек, давыл бу юлы да кинәт башланды. Этләр беркадәр ара нартаны җилгә каршы тартып бардылар да, кинәт давылга артлары белән борылып, җиргә яттылар. — Нартага яхшылап тотын, юкса, җил диңгезгә алып китәр үзеңне.— диде Семен, кулы белән диңгез ягына ишарәләп. Шуннан соң ул нартадан төште дә чыбыркысы белән этләрне торгызырга кереште. Исмәгыйлов, давылга аркасы белән борылып, әйбәтләп нартага тотынды. Тирә-юньне сызгырып-улап торган кар өермәләре басып китте. Алда Семенның этләргә кычкырганы, этләрнең чиный-чиный өрүләре ишетелә. Нарта әле кисәк тартылып китә, әле бөтенләй туктап кала. Исмәгыйлов борылып алга карауга, битенә, күзләренә энә очыдай чеметтереп, каты кар килеп бәрелде, һәм ул Семенны да, этләрне дә күрә алмады. 'Кызыл чум — кызыл почмак. Давыл сәгатьтән артык дәвам итте. Тик Исмәгыйлов бу юлы инде элеккесендәге кебек курыкмады. «Үтеп китәр. Тегесеннән исән калдык, бусы да шуннан артык булмас»,— дип уйланды ул. Бераздан этләр дәррәү өрергә тотындылар, нарта җилдертеп тау түбән төшә башлады. Семен йөгереп барышлый нартага ауды да: — Яхшы! Озакламый этләр сине дә, мине дә коткара,— дип кычкырды. Чыннан да, бераздан читтәрәк эт өргәне ишетелде, һәм аннары нарта бер йорт янына килеп туктады. Саскылахның кырый бер йорты иде бу. Бераз вакыттан соң Исмәгыйлов белән Семен бүлмәдә җылы мич янында утыралар иде инде. Саскылахта нибарысы утызлап йорт бар, халкы ау белән генә көн күрә икән. Моннан бер көн элек аягы-кулы өшегән аучыны табып поселокка алып кайтканнар. Исмәгыйлов, фельдшер белән киңәшкәннән соң, махсус нарта җиктереп, авыруны район больницасына озат- тырды. Райпотребсоюз председателенең: «Менә үз күзегез белән күреп ышанырсыз, тундра җирләрендә бу йомшак алтынны бик авырлык белән табалар» дигән сүзләрен Исмәгыйлов тагын бер тапкыр исенә төшерде. Ерак сәфәрдән кайтып күрешкәч тә. Тихон Егорович аңардан: — Я, ничек булды? — дип сорады. — Бик яхшы! — диде Исмәгыйлов.— Барысын да үз күзең бе лән күрми торып, эшне дә дөрес оештырып булмый, кешеләрне дә җитәкли алмыйсың. — Хикмәт тә шунда шул,— диде председатель. — Кеше түгел — алтын алар! Хәйлә, алдау дигән нәрсәнең әсәре дә юк аларда. Намуслы, тырыш, кыю кешеләр. Ә сез аларның нинди сабыр булуларын, үз эшләрен яратуларын күрсәгез икән... Исмәгыйловның дәртләнеп сөйләргә керешүен күреп, Тихон Егорович елмаеп куйды һәм аны сөендерергә теләгәндәй: — Сез больницага китерткән аучының кул-аяклары исән, баш бармагын гына кистеләр,— диде