Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШЧАНЛЫК ӨЧЕН

Соңгы елларда хикәяләргә кытлык турында күп сөйләнелә. Язучыла- рыбыз да, тәнкыйтьчеләребез дә, җыелышларда булсын, матбугат битләрендә булсын, хикәя жанрының үсеше өчен борчылуларын әйтеп торалар. Газета-жур- налларыбызда да чын сәнгать әсәре югарылыгында язылган хикәяләргә ихтыяҗ зур. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, бу өлкәдә сәләте барлыгын күрсәткән һәр каләм иясе безнең өчен кадерле. Шуңа күрә дә Миргалим Харисовның «Ватан нидән башлана" XXVIII исемле хикәяләр җыентыгын мин бик кызыксынып кулга алдым. Китап, әллә ни калын булмаса да, ике бүлектән тора икән. Бер бүлеккә «Хикәяләр» дип, икенчесенә «Юмористик хикәяләр» дип баш куелган. Гадәттә, җыентыкка бер рух белән сугарылган, бер жанрда язылган әсәрләрне туплый торганнар иде. Күләме дүрт табактан артмаган кечкенә китапчык өчен, миңа калса, бу бигрәк тә шулай булырга тиеш иде кебек. Югыйсә, авторның аерым китап итеп җыярга ни лирик хикәяләре, ни юмористик хикәяләре җитмәгән дә. шунлыктан ул, күләм тулсын дип, бар язганын кырып-себереп шушы китапка тутырган төсле тәэсир кала. Ә бит, кагыйдә буларак, китапка язучының иң уңышлы, иң яхшы әсәрләрен туплыйлар. Ярый, шулай да булсын, ди, авторның терпе жанрларда язылган әсәрләре бер китап итеп чыгарылсын, ди. Моның белән килешергә була. Чөнки, ахыр чиктә, хикмәт хикәяләрнең жанр төрлелегендә түгел, ә бәлки аларның сыйфатында, әдәби кыйммәтендә. Хикәяләрне укып чыкканнан соң. чыннан да, Миргалим Харисовның каләме өметле икәненә ышанасың. Ул әдәбият теориясен белеп, хикәя кануннарын истә тотып язарга тырышкан. Җыентыктагы күпчелек хикәяләрнең сюжеты оста гына корылган. аларда композиция бөтенлеге бар. Шактый шома яза автор, китапта абынып- сөртенеп торырлык урыннар очраштыргз- ласа да, алар күп түгел, хикәяләр җиңел укыла. Уңышлы чагыштырулар, оста тасвирлаулар да очрый. Димәк, Миргалим Харисовның яхшы хикәяләр язарга мөмкинлекләре бар. аңа таләпнең зурысын куеп була. Инде шул зур таләпләрдән чыгып, беренче сорауны бирик: нәрсә турында яза автор? Бу хикәяләре белән нәрсә әйтергә тели? Укучыларны кая өнди? XXVIII Миргалим Харисов Ватан нидән башлана: Казан. 1971 ел. Беренче карашка, автор бүгенге тормыш. бүгенге кешеләр турында яза кебек. «Ватан нидән башлана» дигән хикәя шушы елларда ил чигендә булып узган хәлләргә ишарә ясый. «Акчарлак» исемлесендә Кама ГЭСы телгә алына. Әмма, кызганычка каршы, заман сулышы шул «телгә алыну» белән чикләнә. Әсәрләрдә хәзерге заман кешесенең тынгысыз тормышы, уй- борчулары, омтылышлары, кичерешләре күренми диярлек. Геройлар — шактый беркатлы, кызыксыз кешеләр. Күп урыннарда автор сөйләгәннәр укучыны ышандырмый, чөнки тормышчанлык җитми. Мисалга «Ватан нидән башлана» исемле хикәяне алыйк. Биредә сүз чик буенда яшәүче хәрби кешенең гаиләсендәге үзара мөнәсәбәтләр турында бара. Офицер Айдарның хатыны Гөлнар, кулында бик шәп һөнәре булуга карамастан (ул укытучы), яңа урында тиз генә эшкә урнаша алмый. Автор хатынның өйдә «эшсез» утыруы өчен бик көенүе турында яза. Нәни бала карауны, ни сәбәптәндер, автор да. Гөлнар да җаваплы эшкә санамыйлар. Айрат — взвод командиры — кайчакларда көннәр буе өенә кайта алмый. Шундый көннәрнең берсендә: «Чик буенда тынычсыз икән, дигән хәбәрләр дә ишетелә». Ул да булмый, икенче бер офицер хатыны (анысы коеп куйган кире тип) «сугыш башланган» дип коткы тарата. Болай да туган ягын сагынып зарыккан Гөлнарга шул сүз җитә кала, ул, беркем белән сөйләшми-нитми, хәтта күршеләренә дә әйтми, ашык-пошык чемоданына әйбер-карасын тутыра башлый. Ә бу вакыт аның ире Айрат, гадәтенчә, «С чего начинается Родина?» дип җырлый- җырлый һәм «Чынлап та. Ватан нәрсәдән башлана соң?» дип уйланауйлана, ееиә кайтып килә. Айратның бу уйлары — хикәянең үзәге. Әсәрнең идеясе шунда ачылырга тиеш иде. Биредә автор совет ке С шесенең тугай илеие булган олы мәхәббә- те турында сейләргә тели. Әлбәттә, Айрат кебек совет офицерларының Ватанны яратуларына бернинди шик юк. Ләкин кеше Ватанны яратуы турында, Миргалим Харисов күрсәткәнчә, беркатлы уйлыймы икән? Беренчедән, «Ватан нәрсәдән башлана'» дигән сорау татарча бетенләй мәгънәсе) яңгырый. Ченки, гәрчә русчадан сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән булса да, рус телендәге мәгънәсе сакланмаган. Хәер, сейләшкәндә. димәк, уйланганда да, руслар үзләре дә «С чего начинается Родина?» дипсейләми- ләр, бу җәмлә, бары матур сүз тезмәсе буларак, мәгълүм җыр ечеи генә ятыша. Икенчедән, балигъ булган кеше изге хисләре, олы мәхәббәте турында Миргалим Харисов язганча тәчеләнеп уйламыйдыр Ватанны ярату газиз анаңны ярату кебек ул. Халыкның, бу ике тошеичоне берләштереп, Ватан-ана диюе юкка гына түгел. Ә бит «Ана нәрсәдән башлана?» яисә «Ни эчен мин анамны яратам?» дип уйланып йерү мәгънәсезлек булыр иде! Без, яшъ язучылар, геройларыбызны халыкча сейлә- тә, табигый уйландыра белмибез. Айратның бу уйланулары да, аның хатыны белән күрешүен тасвирлаган юллар да ясалма булып, кеше ышанмаслык булып чыккай. Сугыш башлануын ишетеп коты алынган хатын офицер ирен менә ничек каршы ала: «Голнар. Айратның кергәнен сизмәгән иде булса кирәк, сискәнеп артына борылды һәм шунда ук аягүрә басты. __ Китәм мин,—дип пышылдады ул, бераз күзгә-күз карашып торганнан соң. — Казангамы. Мәскәүгемо. Минэеләгә табамы? — дип шаяртуында булды Айрат. — Чынлап. Айрат... Зәһрә дә ките... Бетен кеше китә икән». Бу эпизодны укыганда, «автор сугышның нәрсә икәнен белеме икән соң'» дигән сорау туа. Хәер, китапка бирелгән ан- нотациядә: «М. Харисоеның бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Ул сугышның кешеләргә кайгы-хәсрәт. ачлык- ялангачлык алып килүче кара бер коч икәнен тоеп үсе-..» —дип язылган. Ул гына да түгеп. Миргалим Харисов үзе армиядә ике ел хеэмет иткән икен. Шуңа карамастан, ул бу эпизодны чын сангатъчә итеп күрсәтә алмаган. Офицер хатыны, сугыш башлануым ишеткәч, һәрхәлдә, чемоданы турында гына уйламас. Ул иле ечен дә борчылыр, ире эчен дә ут йотар, һәм инде шундый киеренке минутта кайтып кергән ирен эчендә җаны бар хатын «китәм» дип каршы алмас. Гелнарның, Казанга таба үкчә ялтыратмыйча, чик буенда, офицер ире янында калуын автор бик изге эш. хәтта батырлык итеп күрсәтергә тырыша тесле. Монда нинди изгелек булсын? Сугыш башланмады, хатынга эш табылды, бары да үэениәи-үэе җайланды бит. Хикәяне укып чыккач, моның белән автор ии әйтергә теләде икән? дип аптырап утырасың. Миргалим Харисов бу әсәрне әйтер сүэе булганга түгел, сан ечеи яэгаи кебек тәэсир кала. Ясалмалылык, тормышчан булмау да шул сәбәптән килеп чыга. Мин бу хикәягә топ игътибарны юнәлттем, ченки ул миңа авторның иң нык эшләнгән хикәясе кебек тоелды. Максатсызлык, авторның әйтергә тело- ген фикере ачык булмау, ясалмалылык җыентыктагы хикәяләрнең байтагыма хас. Ләкин арада аеруча эчне пошырганы ■Авыртмас башка тимер тарак» исемләсә булды. Анда яңа солдатка алынган ике татар егетенең, якташларның, бер частъка эләккәч, бер-берсе артыннан шымчылык кылып, ничек тә булса бер-берсеи кеше алдында хур итәргә, бер-бәрсенә этлек эшләргә тырышып йерүпере бик тәфсилләп тасвирланган. Автормы бу хәл борчымый, ул укучыларда мондый адәмнәргә нәфрәт уятырга омтылмый. Материал сайлауда талымсызлык, фикер ярлылыгы юмористик хикәяләрдә да сизелә. Арада берсе — «Гаҗәеп кон» д-геие сюжет борылышы белән шактый кыэыкпы. ләкин автор аны тиешемчә эшләп җиткермәгән, ашыккан. Йомгаклап шуны әйтәсем киле һәмме- без кебек үк, Миргалим Харисое та яхшы хикәяләр язарга тырыша. Әмма яхшы хикәяләр язу ечен тырышлык кына җитми, күрәсең Автор, язучы буларак, үзенең максатын, фикерен, тормышка карашым, кешеләргә таләбен ачыкларга тиеш. Шул вакытта гына аның чын мәгънәсендә әдәби әсәрләр иҗат итүенә емет баглап булачак