ҮТКӘНГӘ СӘЯХӘТ
Лирик репортаж л көнне мин Казаннан бик иртә кузгалдым. Җитез су трамвае тукталышларга кагыла-кагыла, җәйрәп яткан киң Идел буйлап, без пассажирларны түбәнгә алып төшеп бара. Аның артыннан сузылып калган дулкыннарда ялтырап, кояш нурлары күзләрне чагылдыра. Күк йөзе чипчиста. һава саф, сулаган саен сулыйсы килеп тора. Якшәмбе иртәсендәге бу рәхәт минутлар хәтергә тагын да ныграк сеңеп калсын дигәндәй, безнең «Москвичпка каршы килгән өч палубалы мәһабәт теплоходтан, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, таныш музыка — Чайковский- иың беренче концерты яңгырый. Безнең трамвайдагы кешеләр, әлеге музыка тәэсиренә бирелеп, тын гына уйланып баралар. Минем Печищөга барыш. Ул авылда Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купала үз гомеренең соңгы елын үткәргән. Ниятем — шагыйрь эзләре буйлап йөреп кайту. Идел киңлекләренең кояшлы манзарасы да, көтелмәгәндә генә Чайковский белән очрашу дә бүген миңа яңа тәэсирләр вәгъдә итә шикелле. Кичә Янка Купала шигырьләренең татарчага тәрҗемәләрен укып утырган идем. Аның шигырьләре минем туган телемдә дә, белорус һәм рус телләрендәгечә үк, ачык һәм матур яңгырыйлар икән: Нужа чиктем — күп тимәде миңа гыйлем, Мәктәпләргә бик күп йөри алмадым мин. Халкым уен һәм халкымның туган телен Әнкәм җырын тыңлап белдем, аңладым мин. Шигърият һәм музыка! Апа белән сеңел шикелле, алар бер анадан — халык авыз иҗатыннан туган. Янка Купала шигырьләре турында уйлана торгач менә мондый фикергә килдем: аның шигърият чыганагы белорус халык җырларына һәм көйләренә, әкиятләргә барып тоташкан булса кирәк. Белорус шагыйре Максим Танк сөйләгән бер гаҗәеп легенда искә төште. Борын- борын заманда бер белорус егете яшәгән. Жалейка дигән уен коралында уйный икән бу. Шундый матур итеп уйный икән — ул уйнаганда кояш та HI грэк яктырта, агачлар да, ботакларын иеп, яфракларын да селкетмичә тыңлап тора, бәпкәгә утыртып куелган көлтәләр дә биешә торган була. Бер вакыт патша үзенең хезмәтчеләренә шул егетне тотып алып килергә боера. Ләкин тегеләр, күпме генә эзләсәләр дә, егетне таба алмыйлар. Кая барсалар да, җырын ишетәләр, әмма егет үзе күренми икән. Патша хезмәтчеләренең берсе, аптырагач, кеше түгелдер бу, җендер, дигән. Икенчесе, юк, үләннәр шулай моңлы итеп шаулый булырга тиеш, ди икән. Алар шулай байтак бәхәсләшкәч, өченчесе әйткән боларга: «Туганнар! — дигән. Белдем мин моның серон: җир үзе шушылай җырлый лабаса!..» У Бу шигъри легеиданы ишеткәч, мин, белорус әдәбияты әнә шул легендадан башланмады микән, дип уйлап куйдым. Белорусларның җыры кул гасырлар кыерсытылып, кысылып килгән. Крепостной Бахрым Павлюкның җыры да кыюсыз гына яңгыраган. Шулай да аның жалейкасын ■атканнар, җырын кысрыклаганнар. Янка Лучина һәм Богушевич уз җырларын бераз кыюрак һәм ышанычлырак җырлаганнар. Аларның иҗатлары үз җирләречә бәйле булган. Ләкин белорус әдәбиятының әлеге легендар егетнеке шикелле матур җырлары бәген дөньяга ишетелсен өчен, Янка Купала һәм Якуб Коласларның дөньяга килүе кирәк булган. Бу шагыйрьләр иҗатында белорус җире, чыннан да. «җырлап җибәрә*. Халыкларны һәм аларның җырын азат иткән Бөек Октябрь революциясеннән соң ул җыр аеруча көчәеп китә. Дусты һәм каләмдәше Якуб Колае Янка Купаланың шигъриятен, белорус җиренең бөтен матурлыгын туплаган чәчәкле гүзәл бакча, дип атаган. Янка Купала шигырьләрен укыганда ул хуш исне һәр даим сизеп торасың һәм, гәрчә сиңа беркайчан да Белоруссиядә булырга туры килмәсә дә, шагыйрь туган җирнең үткәнен дә. хәзергесен дә инде күптан беләсең, күптән яратып йөрисең сыман тоела, һәм син үзеңә Янка Купала шигырьләренең Габдулла Тукай шигырьләре кебек үк тирән тәэсир итүен ачыграк аңлый башлыйсың. Синең ил турындагы — безнең зур социалистик илебез турындагы — төшенчәңдә бу данлы исөмнәр, күрәсең, күптән беррәттән урын алган булса кирәк. Янка Купаланың кыяфәтен күз алдыма ачыграк итеп китерәсем килгән иде. Монда. Печищега барасы булгач, киңаш сорап язучы Гази ага Кашшафның өенә килдем. Ул миңа әле сугышка кадәр үк Янка Купала бәлән очрашулары турында сөйләде. «Без — диде ул,— 1939 елда очраштык. Ул елны илебез җәмәгатьчелеге, әрмен халкы бәлән бергәләп, халык эпосы «Давид Сосунскийпның 1000 еллыгын билгеләп үттеләр Шул тантана уңае белән барлык республика һәм өлкәләрнең язучыларыннан вәкилләр кояшлы Ереванга җыелды. Чит илләрдән дә кунаклар килгән иде Татарстаннан шагыйрь Хәсән Туфан белен мин бардым Тантанада белорус халык шагыйре Янка Купала да бар иде. Туфанның да, минем дә бу атаклы ша'ыйрь белен сәиләшәсебез бик килә иде. Ләкин бу. дөресен генә әйткәндә, җиңел булмады. Янка Купала һәрвакыт иске дуслары белән сөйләшеп йөри, күзго артык күренмәскә тырыша. Ә бәзгә, табигый, аның янына барып, сүз кушу уңайсыз иде Шулай да җае чыкты. Бер көнне боз ашханәдә утырганда Янка Купада белән Сергей Михалков килеп керделәр. Без еларга үз яныбызда урын тв-ьдим игтөе. Утырышкач үзара гәпләшеп киттек. Сүз. әлбәттә, әдәбият турында барды Башта без еларга татар шигърияте турында сөйләдек, русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрнең кайберләрен укып күрсәттек. Үзенең шигырьләре дә татарчага тәрҗемә ителгәнен һәм ул шигырьләрне безнең укучылар яратып укыганын әйткәч Янка Купала аеруча җанланып китте. Нинди шигьръләро тәрҗемә ителүен сорады. Аннары сүз Сергей Михалковның «Дядя Стбпа«сына күчте Ул чакта бу әсәр дә татарчага тәрҗемә ителгән һәм нәни укучыларыбыз аны инде яратып та өлгергәннәр иде Михалковка шул турыда да әйттек. Купала молаем елмаеп, бии зур игътибар болей тыңлады әмма үзе сүзгә бик аз катнашты. Боз аны Казанга чакырдык Ул Иделдә йөрергә. Ленин укыган. Горький үзенең университетларын узган Казанны күрергә толәеән әйтте һәм килергә вогъдә итте.» һем әлего сөйләшүдән соң ике еп үткәч, ул. чыннан да. Казанга килде. Ленин бу очрашу шатлыгын без тиешенчә татый алмадык — илнең кыен көннәр кичергән чаты, Ватан сугышы барган көннәр иде Безнең Габдулла Тукай клубы ул чакта эвакуацияләнгән язучылар белән шыгрым тулы. Алар арасында көнбатыш илләреннән килгән антифашист «тучылар да байтак иде Алар барысы да Янка Купаланы хөрмәт иттеләр, аңа бик игътибарлы булдылар. Ләкин мин Купаланың беркемнән бернәрсә сораганын нндан бупса да зарлануын хәтерләмим. Сугыштагы фаҗигале хәлләрне ул тирәнте- эченнән генә кичерә иде. Гадәтенчә, һәркайда тыйнак булды һем күзгә бәрелеп тормаска тырышты Аннары шәһәрдән авылга - Бөек Идел буендагы Печищега күчеп яши башлады.. Сугыш! Аның авыр шартлары Янка Купаланы минем илемә — Татарстанга алып килгән, Ә хәзер, шагыйрь исеме белән бәйле Печище поселогына килеп җиткәндә, мин тик бернәрсә турында гына уйлыйм: сугыш елларында шушы поселокта яшәгән Янка Купаланы күреп белгән берәр кешене очрата алырмынмы, шагыйрьнең минем күңелемдәге рәсеменә аз гына булса да яңа сызыклар өстәрлек берәр нәрсә табып булырмы? Дебаркадердан ярга чыгам. Яр буенда ук диярлек Печище он заводының корпуслары калкып тора. Шулар тирәсендә генә зур торак йорт. Йортның стенасында мемориаль такта. Анда 1941 елның октябреннән алып 1942 елның июненә кадәр бу йортта Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купаланың яшәгәнлеге әйтелгән. Кечерәк кенә ике бүлмәдән торган квартирага керәм. Шагыйрьнең тормыш иптәше Луцевичның язуына караганда, Янка Купала монда бик куп язган. Зур игътибар белән газеталар укыган, географик карталарны караган, радио тыңлаган. Совет солдатларының фронттагы героик көрәше, Белоруссия партизаннарының батырлыгы турындагы хәбәртер аны аеруча нык дулкынландырган. Ул шулар белән рухланып яшәгән. Белоруссия ССР фәннәр академиясе сессиясендә сөйләячәк «Ватан сугышы һәм белорус интеллигенциясе» дигән зур күләмле докладын да Янка Купала шушында язган. 1942 елның 18 январенда Белоруссия халкы вәкилләренең Казанда үткәрелгән радиомитингысында сөйләгән речен шулай ук монда әзерләгән. Белоруссия халкының үткән юлын дәтерләп, ул речендә Купала менә Болай дип әйткән: «Безгә билгесез һәм билгеле геройлар буыннан-буынга кояшка һәм йолдызларга таба юл сала килгәннәр. Тормышыбызның авыр минутларында без бәла-казаларны һәм кайгыларны батырларча кичердек, ләкин беркайчан да баш иеп, бил бөкмәдек... һәм, ниһаять, без бәхеткә ирештек. Безнең җиребез бөтен матурлыгы һәм байлыгы белән балкып китте. Белорус чабата һәм тула оектан котылды. Белорус үзенең милли дәүләтендә, бөек совет халыклары семьясында тигез хокуклы хуҗа булып калды». Тагын бер деталь. Аны Янка Купала иҗатын тикшерүче Евгений Мозольков: «Казан полиграфистлары Янка Купаланың «Белорус партизаннарына» исемле атаклы шигырен бастырып чыгардылар.— ди.— Кечерәк кенә зәңгәр листовка. Шигырь башына кызыл йолдыз ясалган, аның ике ягына «Татарстан хезмәт ияләреннән кызыл партизаннарга» дип язылган. Шагыйрь бу листовканы — белорус һәм татар халыкларының якын дуслыгы билгесен — үзенең китап һәм кулъязмалары арасында аеруча кадерләп саклаган». Мозольковның язуына караганда, бу листовкаларны вакытлыча дошман кулында калган белорус җирләренә самолетлардан ташлаганнар. Анда аларны агачларга, коймаларга ябыштырганнар, телдән-телгә сейләп, кулданкулга күчереп язып йар>ткәннәр. Партизаннар, партизаннар. Белорус егетләре. Турагыз сез дошманнарны, Тунагыз сез шакшы җанны — Кара сугыш этләрен. ...Алыгыз сез туган җирнең, Янган икмәкнең үчен, Газиз туганнар өчен, Куыгыз туган илдән! — Саз төбендә булсын гүре: Җавап канга — тик кан белән, Үлемгә — үлем белән! Мин бу юлларны Печищеда Янка Купала яшәгән бүлмәдә искә төшердем. Ләкин мине шагыйрьнең иҗаты гына түгел, аның мондагы тормышы, кемнәр белән аралашканлыгы да кызыксындыра иде. Шул турыда сораша торгач, Алексей Иванович Масленников, Кузьма Алексеевич Антоновларны эзләп таптым. Кузьма Алексеевичны поселок халкы Кузя абый дип йөри икән. Кузьма Алексеевич Янка Купаланы яхшы хәтерли. Тик ул аны Иван Доминикович дип атый. Кузьма Алексеевич Янка Купала белән еш очрашкан: шагыйрь аларның мунчасына юынырга килә торган булган. — Ул чакта,— ди Кузьма Алексеевич,— замаиалар авыр булды. Үзегез дә беләсез, тәмәке һәм шикәр дигән нәрсәләр бик кысан иде. Менә шул чакларда Иван Доминикович күргән саен мине үзләренә чәйгә яки тәмәке тартырга чакырмыйча калмый иде. Иван Алексеевич Масленников Янка Купаланы шулай ук зур хөрмәт белән искә ала. һәм миңа Сәхап Сәләхетдинов белән сөйләшергә киңәш бирә. Сәхап абзый шул ♦ елларда Печище он заводының баш технологы булып эшләгән икән. Ул миңа Янка s. Купала турында менә нәрсәләр сөйләде: «Янка Купала безгә гаиләсе белән 1941 ел- х ның ноябреида килде Безнең Почищены ошатты. Ул эшне бик ярата иде. Безнең § белән бик еш сөйләшә. Тәүлегенә 12 шәр сәгать эшләп, үзләренә тиешле булган U атнага бер көнлек ялдан да баш тарта торган гади кешеләрнең кыюлыгына һәм хеэ- 2 мәттәге батырлыгына соклана торган иде. Фронтка киткән ирләре, абыйлары-энеләре һәм уллары урынына ул чакта хатын- н кызлар эшләде. Алар сынатмадылар, завод үзалдына куелган бурычны уңышлы үтәт барды. Иван Доминикович еш кына завод эшчеләренең җыелышларына килә, анда • чыгыш ясап, халыкның рухын күтәрә торган иде Әле хәзергедәй күэ алдымда х 1942 елда безнең завод эшчеләре үз хисапларына танк колоннасы тезү эчен, 2 200 000 сум акча җыеп тапшырдылар. Аннары завод январь һәм февраль айлары < планын да вакытыннан элек үтәде. Менә шул уңышларыбыз белән котлап һәм рәхмәт х белдереп, 1942 елның февраль ахырында завод коллективы исеменә хөкүмәт теле- = граммасы килде. Ул телеграмманы заводта митинг җыеп укыдылар Митингта х Янка Купала да катнашты. < 1942 елның май башларында Иван Доминикович мине үзенең машинасы тора торган гаражга чакырды. — Карал карагыз әле шуны,— диде ул миңа.— Нигәдер чыгымлабрак тора. Мин аның машинасын бик тиз көйләдем Радиаторына су салдым да: х — Иван Доминикович, рәхим итеп, утырыгыз! — дидем. Машинасы шушылай тиз тезелгәнгә ул гаҗәпләнде һем бик нык сөенде Соңыннан без аның бу машина?ына утырып, Идел буйларына чыга торган булдык. Машинасын гел миңа йөрттерә иде ул. Иван Доминикович һарвакыт машинаны Казан яхшырак күренә торган җирдә туктаттыра. Озак-озак шәһәргә карап тора, аның турында миннән дә сораштыра. Шунда сүз арасында Минск шәһәре һәм үзенең туган җире — Полесье хакында да сөйли торган иде...» Сәхап агайга рәхмәт әйтел, Идел буендагы текә яр өстене килом Җирлә халыкның әйтүенә караганда, Янка Купала нәкь менә шушы тошко киләп, уйланып тора торган булган. Ниләр уйлады икән ул монда? Идел дулкыннарына карап торганда, ул, бәлки, бүтән елганы — Неман ярларын күз алдына китергәндер, һем беренче рус революциясеннән соңгы кара реакция елларында шул елга ярларында дусты Якуб Колае белән очрашкан вакытларын хәтерләгәндер. Ихтимал, ул заманнарда икесе бергәләп крестьяннарның авыр тормышы өчен кайгырып йерүләрен, шул хакта җырлар язуларын тагын бер кат күңеленнән кичергәндер. Бәлорус жалейкасының моңлы һәм кайгылы көйләрен ишеткән сыман булгандыр. Ә ул заманнарда менә монда, Идел буенда, шундый ук моңлы һәм хәсрәтле кой- ләрне белорусларның жалейкасыиа бик охшаш булган уен коралында—курайда уйнаганнар. Татар халкының моңын, уй-хнелерен чагылдырган ул кәйләрне татарның үз шагыйре — Габдулла Тукай тыңлаган. Янка Купала һем Габдулла Тукай Алар замандашлар булган Бер берен белмәгән- нар. Алар бер юлдан барганнар Бала чактагы авыр тормышлары дә бик нык охшаш, беренче шигырьләренең яңгырашлары да аваздаш Тегендә. Неман буйларында да. монда, Идел тирәләрендә дә, бер үк терле кайгы — халык кайгысы хөкем сергон. «Мужик ЙОКЫСЫ»Н Тукай әнә шул хакта борчылып язган. Янка Купаланың «Мужик» исемле шигыре шундый ук хис белан сугарылган. Рус халкы белен дуслык темасын Белоруссия поззиясендо беренче булып Янке Купала күтәрел чыккан булса, татар поэзиясендә шул ук мәсьәләне Габдулла Тукай алга сере. Патша ялчылары татар халкын солтан Торкиясенә куган бәр вакытта, Тукай бу вшнең мәгънәсезләгән фаш ител: Китмибез бех бсзг» анда мондагыдан эш кыен: Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион. ...Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл: Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез (гыйззе вә җәл|. Иң боек максат безем: — хөр мәмләкәт, хор Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ! — дип язган. Әйе. Тукай һәм Купала бер-берсен белмәгәннәр. Ләкин аларның иҗатлары аваз даш булган. Шунысы аеруча игътибарга лаек: бу ике шагыйрьнең иҗатын да Горьки әйбәт белгән һәм аларга зур өмет баглаган. Мәсәлән, ул 1907 елда Янка Купаланьи «А там кго идет?» («Ә анда кем килә?») исемле шигыренә югары бәя бирә һәм, үэ, тәрҗемә итеп, ул шигырьне беренче мәртәбә рус телендә бастырып чыгара. Шул у чорда, шул ук бөек Горький инициативасы белән Габдулла Тукай шигыре дә беренч< тапкыр рус телендә бастырып чыгарыла. Менә шулай ител, белорус һәм тата| шагыйренең иҗатлары үзара дуслашып, рус халкы каршына килеп басалар. ...Менә монда. Иделнең текә ярында утырганда, Янка Купала, ихтимал, үзене< чордашы һәм каләмдәше Тукайның язмышы турында да уйлагандыр. Әйе, шулайдыр Чөнки алар, читтән торып кына булса да, танышлар бит: 1939 елны «Давид Сосунский» ның 1000 еллык юбилее көннәрендә Ереванда очрашкан чакта Хәсән Туфан белә! Гази Кашшаф Тукай турында да сөйләгәннәр аңа. Хәтта шигырьләренең русча тәрҗе мәләрен дә укып күрсәткәннәр. Ә Купала ул шигырьләрне бик яратып тыңлаган. Ул елларда сугышның авырлыгы фронтларда гына түгел, монда — Печищеда д. сизелеп торган. Шул ук вакытта илебез халыкларының ныклыгын, дошманны җиңүп зур ышанычын да тойган Янка Купала. Шуңа куанып, рухланып яшәгән ул һәм дәртлә неп иҗат иткән. Бу хакта аның художник Елисеевка сөйләгән сүзләрен искә төшерег үтик. «Бер көнне.— дип сөйләгән ул Елисеевка,— Идел буенда һава сулап йөргәнд: миңа шушы як кешесе, бер татар очрады. Яныма ук килеп, баш иеп исәнләште. Ми> дә исәнләштем һәм үз юлым белән ары киттем. Борылып кайтып килгәндә бу кеш< тагын миңа каршы очрады һәм тагын шулай баш иеп исәнләште. «Гафу итегез,— дил тегеңә.— без синең белән кайда очрашкан идек соң? Мин һич хәтерли алмыйм*. Ә у» миңа әйтә. «Безнең беркайчан да очрашканыбыз юк һәм сез мине белмисез дә. Е мин сезне газетада басылып чыккан рәсемегез буенча таныдым. Сөз—Янка Купала!»— ди. «Әйе,— дидем моңа,— мин Янка Купала булам-. Менә, күрәсез, мин ялгышмаган мын,— ди теге кеше — Мин сезнең белән шуңа дустанә исәнләштем, чөнки шигырьле- регезне укыганым бар. Сезнең шигырьләрне татарчага тәрҗемә итеп бастырдылар бит. Шуңа мин сезне үземнең танышым дип саныйм». Шигырьләремне төрле телләр' гә, шул исәптән татар теленә дә. тәрҗемә итүләрен мин, әлбәттә, белә идем. Ләкит татар, үзбәк, әрмән, чуваш һәм башка халыклар мине үз танышлары итеп санауларыт нәкъ әнә шунда, Идел буенда гына аеруча ачык аңладым. Төрле милләт халыкларь минем Белоруссиямне нигә алай нык тырышып яклаганны әнә шунда тагын да тирәнрәк төшендем: бөтен Совет җире — безнең илебез ләбаса! Аның һәр почмагын яклаг калу өчен, шуңа безнең теләсә кайсыбыз корбан булырга әзер тора. Безнең көчебе: әнә шунда. Шуңа мин үземнең Белоруссиямне тиздән элеккечә ирекле һәм чәчәк атыг утырган итеп күрәчәгемә ышанам...» Янка Купаланың бу сүзләрен искә алгач, шагыйрьнең туган илен яклап көрәшкә!- курку белмәс татар сугышчылары күз алдыма килде. Белорус җирендә фашистларга каршы сугышта бик күп татар көрәшчеләре катнашкан. Шуларның берсе — шагыйрь Зәки Нури. Белорус урманнарында сугышкан Заслонов отрядының разведчигы Зәк* Нури бер үк вакытта каләме белән дә дошманга каршы көрәш алып бара. Шул у» 1941 елда, Янка Купаланың дошманны тармар итәргә өндәп язган «Белорус партизаннарына* җавап биргәндәй, Зәки Нури менә болай дип яза: Агачларны давыл ексын, Чәчәкләрне — кырыс кышлар. Сине үлем җиңмәс, дустым, Безне пуля алмас, дуслар. Ачы булса, кайнар булса. Кабергә һич күмелмәс үч. Ярсып торса, ташып торса. Уттан куркып чигенмәс коч. Без бу сугышта араның Иң ерагын иңләүчеләр. Сакчысы Ватананаиың, пам шуңа без — үлмәүчеләр! Ә икенче бер шигырендә зур ышаныч белән; Бер урында йозләл шахта, Йезләп домна корырбыз. Изге тынычлыкны сайлап, Сизгер постта торырбыз,— дип язды. Авыр сугыш елларында безнең Казан янында, Идел буенда яшәгән Янка Купала да нәкъ шул турыда хыялланган: Бәйрәм киемнәрен кияр халык. Сүнәр җирдә сугыш ялкыны, Соеет әләмнәре элеккечә Безнәң кулда торыр талпынып. Һәм хәзер, утыз елдан соң. нәкъ менә шушы Идел ярында торганда әлеге ике милләт шагыйрьләренең һәм торле буын шагыйрьләренең фикерләр аваздашлыгын, «заманалар бәйләнешен», беек традицияләр бәйләнешен һәм илебез халыкларының мәңге какшамас дуслыгын тойдым мин Бу традицияләрнең тамырлары бик тирәнгә киткон. Алар безнең кемнәрдә до яшиләр һәм бу хел киләчәктә дә шулай булачак. Халыклар үлемсез булган кебек үк, ул традицияләр дә мәңгелек Ул конне мин Печищедаи, иркенләп йерап. Казанга соң'ы рейс белән гене кәДт- үым. Кояш баткан. Идел остенә кичке Эңгер иңгән, табигать тынып кал.әи иде Леями иртән миңа хәерле юл теләп киткон музыка — Чайкоаекийның гаҗәеп музыкасы гә- аышы киң Идел естеидә әле һаман яңгырый сыман иде