Поэзия
Минем юл... Чәчәк белән түшәлмәгән минем юл. Төшми ана җылы кояш нурлары. Караңгы, ярлы кырлардан үтә ул. Шул кадәр күңелсез ул һәм бормалы! Үтә минем юл кап-кара төн аша, Як-ягы караңгылык, куе томан. Җитәр җирем алдыма килеп баса, Ирешмәслек әкият я бер теш сыман. Киртә кора юлга барлык дошманым, «Көчең беткән, йокла син юлда!» — диләр. Көчемә һәм киләчәккә иманым Тик һаман алга барырга өндиләр. Богаулы берәр туганым очраса, (Богауларын үзе мескен күрми ул.) «Юл тогасың кая*» — диел сораса. «Арырак!» — дим. Минем бөтен җааап шул. Буш комлыклар буйлап алга һаман да Атлармын мин бирешми (шул теләгем!). Алдымда ирек таңы балкыганда. Тибүеннән туктаганчы йөрәгем! 1011 __ toil Яз көнендә Нур сибеп җиргә Якты яз килде. Җир кышкы төшен Онытты инде. Бәхетләр ташый Йөрәккә ярсып. Яңгырый җырлар: «Йокламыйк артык!» Чаң булып күктә Шат җырлар гөрли. Дәртләнеп һәркем Тормышны зурлый. Халыклар шаулый Урманнар кебек. Бу шауда яңрый Йреккә өмет. Йокылар качкан — Күз сал бар җиргә... Йоклыйсың үлеп, Йлем, син нигә? Колмагым, кайда кышладың?. «Колмагым, кайда кышладың, Ярмыйча яфракларың? Кайларда, улым, йокладың, Чишенми аякларың?» — «Яшәдем бу кышларда мин Буран бураган җирдә. Йокладым сугышларда мин Уклар улаган җирдә». «Колмагым, син бөреләндең Кайсы яңгырсыз җирдә? Кайда, улым, җәй үткәрдең, Ризыклар капмый бер дә?» — «Корыда мин бөреләндем Эссе җил өргән җирдә. Җәйләремне мин үткәрдем Туплар үкергән җирдә». «Колмагым, ничек син түздең Эссе җәй, салкын кышка? Киттең, улым, нигә үзең Җыр җырлап ул сугышка?» — «Бәхетле булды язмышым: Салкынын һәм эссесен Кичердем мин җәен кышын Сугышып илем өчен!» 1919 Апеся Таң ата. Күке кычкыра Шаулатып Полесьены. Анасы сөеп тирбәтә Кызчыгы Алесяны. Төн җитә. Шаулый наратлар Полесье урманында. Җыр җырлап ана утыра Нәни бишек янында. «Йокладылар кошлар күптән, Син дә, чәчкәм, йом күзең. Әлли-бәлли, әлли-бәлли... Йокла, якты йолдызым! Йокла, көч җый рәхәтләнеп, Тиздән зур кыз булырсың. Басарсың тиздән аякка, Иң матур кыз булырсың. Кышларын, өйдә утырып. Эрләрсең җөпләр төндә Язларын бәхет көтәрсең Капкабыз төпләрендә...» Таңнарда күке кычкырды Шаулатып Полесьены. Анасы ләкин бөлмәде — Ни көтә Алесяны? Өнме бу, әллә төшме бу? Кызчыгы җитте үсеп һәм бер көн күккә менде дә Еракка китте очып. Китте очып, кулын болгап Самолеты эченнән Ирекле ил күге буйлап. Туган йорты өстеннән. Очты карап урманнарга, Елгаларга, күлләргә. Аннан, парашютын ачып, Төште яшел үләнгә. Кыр өстеннән тагын күккә Күтәрелде югары, Корыч канатлары белән Ярып ак болытларны. Анасы кояшлы күккә Карый тәрәздән көн дә, Күрмәмме Алесямны, дип, Шул кояш тирәсендә? Юкка кычкырмаган күке Урманда көйләп-көйләп. Юкка җырламаган ана Кызына бәхет теләп! 1935 ӘХМӘТ ИСХАК тарҗемалэре. Теләгем Халык белән һаман сөйләшергә һөм тыңларга халык йөрәген, һәм халыкка хаклык өләшергә,— Шундый минем изге теләгем. Шатлык җырын, әйдә, көйли бирим, һичбер өйгә керми үтмәм мин,— Мин бәхетнең тик шундыен телим, Тик шул чакта сагыш йотмам мин. Тап төшермим халык уйларына, Тап төшермим халык эшенә,— Бар өметем минем шунда гына, Тик шул язлар керә төшемә! Күгемнән мин һаман кояш күзлим һәм халкымны әйдим яктыга,— Мин бу җирдә тик шул юлны эзлим, Бүтән юллар бар да ят миңа. Әгәр үлсәм, илем өчен үлим,— Көрәшендә җиңеп илемнең,— Яшәүнең мин тик шундыен телим, Мин шундыен телим үлемнең. 1912 һәр якта җәй һәр якта җәй! Болын-кырлар Нурлы кием кигән. Тук башакларны басуда Җилләр җиргә игән. Иркәм, чык, иркенгә кара, Таң атканны күр син, Күркеңне күрел куаныйк. Безнең белән йөр син. Аяз күктәге кояштан Алтын җепләр ал да Нурлы итеп күлмәк тукы, Бераз манып алга. Өз матур зәңгәр чәчәкләр, Яшел үлән өз син, Таҗ үргән чакта шу ларны Берәм-берәм тез син. Энҗе сыман балкып торсын Синең башта көндез: Болындагы җем-җем чыклар, Күкләрдәге йолдыз. Балкы, иркә, матур булып, Бул син шундый көчле. Иң тылсымлы әкиятләрнең Бер гүзәле төсле. Күркеңне күрсәт дөньяга, Йөзең булсын якты. Ал таң итеп күрсен халык Синең туган якны! 1913 ЗӘКИ НУРИ гьрҗемьльря