Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧЕРК ГЫЙБРӘТЛЕ БУЛСЫН

Моңарчы күрелмәгән зур төзелеш. XXIV съезд куйган бурычларны тормышка ашыручы замандашларыбыз башкарган гаять зур эшләр әдәбият ишеген торган саен ныграк кага. Халкыбыз алдына куелган яңа бурычлар язучылардан тормышны тагы да киңрәк колач белән, тагы да тирәнрәк итеп чагылдыруны таләп итә Үзләренә ышанып тапшырылган зур эшләрне заманга лаеклы итеп башкаручы хезмәт кешеләренең язучылары- быз иҗат иткән әсәрләрдә үзләренә үрнәк булырдай замандашлары образын күрәселәре килә Бу бик табигый Зур әдәбиятның тулы хокуклы бер жанры булган очерк катлаулы тормыш вакыйгаларының килеп ишек шакуын гына кәтеп ята алмый. Очерк жанрын гадәттә, разведкага тиңлиләр Ә соңгы вакытларда бу жанрның әһәмиятен, бу жанрның зарурилыгын, аңарга игътибарның көчәйтелергә тиешлеген раслап, аны мәргән мылтыгына охшатучылар да күренә Димәк, тисә тиенгә, тимәсә ботакка түгел. Очеркның бурычы — сүз чын очерк хакында бара — биография анкетасындагы белешмәләрне теркәп чыгу түгел, аның максаты, тенденциясе булырга тиеш Бу — мәҗбүри Бу зур әдәбиятның һәр жанры өчен уртак таләп. Соңгы вакытта проблема, проблемалы очерк турында сөйләү модага әверелде. Аңлашылмый: проблемасыз әдәби әсәр була аламы икәнни соң?.. Бу сөйләнүләр проблема өчен проблемага кайтып кала башлады! Калын әдәби журналларда чыккан очеркларны, публицистик мәкаләләрне күзәтеп бару шуны күрсәтә: күп кенә авторлар «проблема чире- белән мазыгып. игътибарны бары тик бер нәрсәгә юнәлтә башладылар Фәлән министрлыкның, фәлән главканың, фәлән заводның, фәлән предприятиенең, фәлән авыл хуҗалыгы идарәсенең шундый-шундый кимчелекләре бар. Аларны бетерергә кирәк. Куйган проблемалар күбесенчә шулардан гыйбарәт була. Бу «проблема-ларны авторлар башлыча өлкә, республика, союз күләмендә үткәрелгән киңәшмәләрдә ясалган докладлардан табалар. Шул фактларны теркәп баралар да, объектларга килеп, докладларда күрсәтелгән кимчелекләргә кагылышлы вакыйгаларны язып кайталар. Менә сиңа проблемалы очерк, һәм аны журналга тәкъдим итәләр Басылып та чыга ул. Тик моның файдасы бармы соң?.. Тагын. Әйтик, очеркист объектка килә. Заводкамы, төзелешкәме, авыл хуҗалыгы идарәсенәме — эш анда түгел. Эш шунда: ул, проблема күтәрәм дигән булып, һәр төрле кимчелекләрдә казына. Шуларга таянып очерк яза. Басылып та чыга. Файдасы бармы?.. Мондый очракларны дәвам итәргә мөмкин Үз иҗатына кәсеп итеп караган авторларга мондый мөмкинлекләр күп. Әлбәттә, ул проблема күтәрә торган очеркист булып телгә керә. Ә ул сурәтләгән «кимчелекләр» шул өлкәдә эшләүче һәркемгә билгеле Белгечләр, җитәкчеләр. эшчеләр, җәмәгать оешмалары шул проблеманы хәл итү өстендә эшлиләр. Тән йокламыйлар, шулар турында кайгыртып, семьяларын, туганнарын, дус-ишләрен оныталар. Болар турында очеркта бер сүз дә юк. (Ә очерк нәкъ әнә шул турыда язылырга тиеш иде!) Үсештә гел була торган каршылыклар шулай итеп бер яклы гына сурәтләнә. М Юк, мин проблемага каршы түгел, омма ул гыйбрәтле булсын, зарарга булмасын! Хәзер республикабызда зур тезелешләр бара. КамАЗ тезелешен ботен деиья күзәтә. Бу тезелеш, әлбәттә, иң беренче чиратта, очеркларда үз чагылышын табарга тиеш. Үзәктәге гаэетажурналларда, радио һәм телевидение буеича да. безнең матбугатта да бу тезелеш, анда эшләүче кешеләр, ул кешеләрнең тормышлары, омтылышлары. эчке кичерешләре даими яктыртылып бара. Кама буенда бу гигант тезелеш башланган коннәрдә үк «Казан утлары» журналында мәрхүм Себбух Рафиковның автозавод турында зур очеркы басылып чыкты. Бу — тезелеш елъязмасына керерлек әһәмиятле әсәр Анда автор тезелешнең башлангыч чорын күп терле кешеләрнең язмышлары белән бәйләп һәм жирле мохитта, җирле фонда сурәтли Геннадий Паушкии, Рәхмей Хисмәтуллин. Тәүфыйк Сәгыйтовлариың журналда басылган очеркларын укып карасак, алерда без тезелешнең торле яклары, тезелешкә бәйләнешле терле кешеләрнең язмышлары гыйбрәтле ител, укучы күңеленә ятышлы ревеште сурәтләнүен күрәбез. Ә Диас Вәлиевиең журнзлның быелгы 1 санында басылып чыккан «Хәрәкәттә бәрәкәт» очеркында тезелешнең колачы, андагы кешеләрнең язмышлары, омтылышлары андагы кыенлыклар һәм мемкинлеклор шулай ук ышандырырлык итеп, тормышчан итеп бирелә Мондый очерк язу ечен авторга, әлбәттә, бер кон җитәкче машинасында утырып йәрү генә җитми. Андагы кешеләр язмышын үз язмышың итеп тою, аларның уи-теләклоре белән яшәү, катлаулы зур хезмәт кирек. Инде килеп, яшь автор Равил Велиев очерклары турында Бу егет, университетта журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң. Чаллыга бара да гади ташчы булып тезелешкә эшкә керә һем кәндәлеклер алып бара Менә «Казан утлары» журна лының 2. 3. 4 саннарында Раеил Вәлиевиең «Каурыйлар чыныкканда» исемле очерклар циклы басылып чыкты. Бу очерклар шуның белән характерлы: монда автор гастролер түгел, теге яки бу җитәкче машинасына утырып тезелештә естән-естән күргән очраклы күренешләр турында гына язмый, ул терле яктан килген терле милләт егетләренең һем кызларының үзара менәсе- бетләрен, үз омтылышларын, үз кичерешләрен сурәтли. Терле кыенлыклар терле каршылыклар кичерел, җиде ят кешеләр бер коллектив булып, кечле коллектив булып тупланалар. Бу процесс авторның тирә-юньгә моиәсәбәте, уй-хисләре, кичерешләре аша бирелә Шул ук вакытта анда коллектив һәм кеше шәхес һәм җәмгыять, тезелеш һәм коллектив, производство һәм кеше моиәсәбәте проблемалары куела Әмма проблема куелу бер иәрсә, ә аны хәл итү — икенче. Ә менә Равил очеркларында проблема куелып кына калмый, коллективның шул проблеманы хәл итүдәге тырышлыгы, шул процесста аның ныгуы сурәтләнә Бу очеркларны яшь авторның җитди уңышы дип әйтәсе килә. «Казан утлары» журналында узган ел утыз табактан артык очерк һем публицистик мәкале басылды Тематик яктән аларны түбәндәгечә классификацияләргә мемкин: Беренче Замандашларыбыэмың рухи день асын, социалистик тормыш тәхирендә туган яңа сыйфатларны, яңа меносебәтпер- не сурәтлеген очерклар Журналның узган елгы саннарында мондый характердагы очерклар дистәдән артыи. Р Хисмәтуллии- ның «Тирәннән чыккан шытымнар», М. Хес- нимәрденовның «Югары нокта», Ә Рәши- говиың «Өченче очрашу», К. Зариповның «Жәлил шәһәре» А Малоеның - Тәвәккәллек». М. Насыйбуллиииың «Эзләр «•■ илтә!» очерклары материалны тирән тән ейренеп, гыйбрәтле итеп язылганнар Икенче. Фән кешеләре. Фән һем тормыш турында җиде очерк басылган Өченче. Гражданнар сугышы. Беек Вотан сугышы батырлары, халык бәхете әчәч кереш үче ләрне сурәтләрен очерклар Мондыйлар сигез очерк Алар арасында Ш- Маннурның «һаман да исте» исемле язмалары. С Хәкимнең «Күңелдәй юылмаган эзләр» Диген истәлекләре. Ә Маяиковның «Куриль чәчәкләре» А. Месли- моаиың «3309 номерлы мандат» Р Хеирет- диноя белән Г Кәримовиың «Комиссар каны» исемле очерклары аеруча игътибарга лаек. Әлбетте. аларның һәрберсендә кеше язмышы сурәтләнә, кеше бүгенге катлаулы техника һәм фән казанышлары фонында бирелә Алерда замандашыбыз. хәзерге заманның катлаулы техникасына хезмәт күрсәтүче кешеләрнең рухи деньасы. кеше язмышының ил язмышы белән бәйле этаплары. геройның заманыбызга хас философик фикер кертүе гәүдәлене Очерк жанрына карата журнал редакциясе тоткан тел юнәлешләр бу очеркларда ачык күренә. Әлбәпә. очерк жанрының мөмкинлекләре зур. Югарыда телгә алынмаган, әмма укучылар кызыксынып укый торган башка төр материалларны да санал үтәргә мөмкин. Мәсәлән, Рафаэль Мостафинның «Оҗмахка сәяхәт», А. Скрипникның «Могҗизаның сере» исемле язмалары. Аларны да укучылар журналның бер матур сәхифәсе итеп кабул итәләр, кызыксынып укыйлар. Шулай ук журналда укучыларга тәкъдим ителгән кайбер тарихи материалларга да тукталып үтәргә кирәк. Университет укытучысы, тарихчы Сәвия Латыйпованың узган ел июль санында Ибраһим Хәлфин эшчәнлеге турында эзләнүләре басылып чыкты. Анда халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе Ибраһим Хәлфиннең күп кырлы хезмәте шул заманда ук инде Европаның күп кенә галимнәре өчен җитди чыганак булып хезмәт итүе яктыртыла. Бу хезмәтләрдән Фридрих Энгельсның да файдалануын автор ышандырырлык итеп исбатлый. Мондый характердагы материалларны журнал битләрендә әледән-әле күрергә була. Мәсәлән, тарихчы Сәлам Алишевның татар полковникларының Пугачев восстаниесендәге батырлыклары турындагы материаллары белән укучылар иң беренче журнал аша таныштылар. Мондый материаллар язучыларны роман, повесть, поэма кебек киң пландагы әсәрләр язарга илһамландыра. Очеркны зур әдәбиятның тулы хокуклы жанры дигән идек. Әмма, башка жанрлардан аерым буларак, аның үз кыенлыклары да бар. Очеркист, күп кешеләрдәге аерым сыйфагларны бер геройга туплап, образны типиклаштыра алмый. Ул, киресенчә, замандашларыбыз өчен типик сыйфатларны бер кешедән табарга тиеш. Аның адресы, яшәгән урыны, эшләгән җире конкрет, чынбарлыктагыча булсын. Шуңа карамастан, очерктан да, иң беренче, кешене сурәтләү, аның үзенә генә хас характер сыйфатларын, кешенең социаль мөнәсәбәтләрен. аның тирәсендәге социаль мохитны, кешәнең сәләтен, омтылышын, мөмкинлекләрен, әхлагын тасвирлау таләп ителә. Геройны коры сүз белән генә мактау яки яманлау җитми, тормыш вакыйгалары, эчке кичерешләр, аның тирә-як белән мөнәсәбәте аша җанлы итеп сурәтләргә кирәк. Ә аларны очеркта уйлап чыгарып кына язып булмый, ә сайлаган героеңның тормышыннан эзләү таләп ителә. Кыскасы, үз героеңның тормышын, эшчәнлеген, коллективтагы урынын, аның характерына хас уңай сыйфатларны, эчке асылын бәйнә-бәйнә өйрәнми торып, кызыклы, чын-чынлап гыйбрәтле очерк языл булмый. 1971 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан очерклардан Валентина Гудкова- ның «Эзләнү азимуты», Нигъмәт Ихса- новның «һәрвакыт юлда», Касыйм Фәсә- ховның «Сүзе алтын, эше ялкын», Рәхмәй Хисмәтуллинның «Тирәннән чыккан шытымнар», Тәүфыйк Сәгыйтовның «Галимулла аганың истәлекле көне» очеркларын, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, әнә шундый җитди таләпләрдән чыгып язылган очерклар диясе килә, 9 санда чыккан «Тирәннән чыккан шытымнар» исемле очеркны алып карыйк. Бу очеркында Р. Хисмәтуллин Чаллы районындагы «Гигант» колхозы председателе Зыя ага Закиров тормышындагы берничә вакыйгага туктала: Производство идарәсе начальнигы белен конфликт һәм председательнең тормышка, тәҗрибәгә нигезләнгән инициативасының җиңеп чыгуы; фашистларга каршы сугышып үткән юллар; артта калган, таркалу хәлендәге күрше колхозы белән берләшү; колхоз территориясендә гигант автозавод салу. Кыска гына очеркта менә шул вакыйгалар белән мэнәсәбәттө Зыя Закировка хас характер сыйфатлары да, тирә-юньгә, тормыштагы төрле хәлләргә аның мөнәсәбәте дә, семья хәле дә күз алдына килеп баса. Югарыда әйткәнемчә, очеркистның төп максаты кара күзлек киеп, чүп-чарда казынуда түгел; теге яки бу кимчелекләрне тискәре күренешләрне эзләүдән бигрәк, ул уңай башлангычны күрә белергә, аның үсеш мөмкинлекләрен, юнәлешен төсмерләргә тиеш. Очеркның тенденциясе шул уңай башлангычның үсеш процессын, җиңеп чыгуын өйрәнүгә, сурәтләүгә юнәлдерелгән. Ә тискәре күренешләр, тормышның караңгы яклары, кешеләр аңындагы искелек калдыклары белән күбрәк фельетон жанры көрәшсен! Кайбер тәнкыйтьчеләрнең очеркистан суд тикшерүчесе эшен таләп итүләре, әлбәттә, урынсыз. Проблеманы җитәкчеләр ясаган докладлардан гына түгел, урыннардагы объектлардан, төзелешләрдән, завод-фабрика цехларыннан, нефть промыселларыннан, югары уку йортларыннан, фәнни институтлардан, катлаулы табигать шартларында яшәүче, уңдырышсыз җирләрне культура лаштырып, иң алдынгы хуҗалыклар дэрэ- җасена ирешергә омтылучы колхоз һәм совхозлардан эзләргә кирәк. Соңгы елларда партиябез һәм хекүмәтебезнең авыл хуҗалыгына карата кул кенә мөһим карарлары чыкты. Очеркистларга аерым бер хуҗалык фонында бу карарларның эчтәлеген сөйләү генә җитми, ул карарларны тормышка ашыру процессын, шул процесста туган хезмәт батырларын, аларның рухи дөньясын сурәтләү, шул процесста әледән-әле барлыкка килгән тормыш каршылыкларын, табигать белән көрәш яки аңа яраклашу күренешләрен гәүдәләндерү зарури. Авыл хуҗалыгы кешеләре белән кызыксынучы очеркистлар төп игътибарларын авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр хезмәтен индустрияләштерүгә, хуҗалыкны үстерүне фәнгә нигезләү проблемасына, авыл кешеләренең культура таләпләрен канәгатьләндерү, культура зәвыкларын үстерү мәсьәләләренә юнәлдерсәләр, тормыш таләпләренә һем максатка якынрак килерләр иде. Ә болармы сурәтләү эчен ааыл хуҗалыгының һәр өлкәсен, белгечләрнең, механизаторларның эшен, фәнни хезмәтләрне җентекләп өйрәнү кирәк. Терпе хуҗалыклар белән язучыларның элемтәсен ныгытасы бар. Ә бездә соңгы елларда язучыларны авыл хуҗалыгы буенча республика күләмендә үткәрелгән киңәшмәләргә чакыру да бетте. Ә ун еллар элек мондый киңәшмәләргә махсус чакырулар килә иде. югары оешмалар язучыларга конкрет заданиелар тапшыралар иде. Моны авып хуҗалыгы буенча гына түгел, КамАЗга карата да, нефть районнарына, башка өлкәләргә карата да үткәрергә мөмкин бит. Танылган язучыларыбыэга мондый конкрет заданислор күптәннән җыелып килгән фикерләрен туплау, аларны укучыга җиткерү өчен этәргеч булыр иде. «Казан утлары* журналыннан тыш. «Аэат хатын», «Ялкын» журналлары. «Социалистик Татарстан». «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары да очеркларга, публицистик чыгышларга даими урын биреп килеләр. Яэучылары- быэдан Г. Баширов. Г. Әпселәмов. Н. Дәү- ли, Б. Камалов. Ш. Бикчурин, М. Маликова, К. Тимбикова, И. Низамов һ. б. ларның материаллары укучылар күңеленә аеруча ятышлы. «Социалистик Татарстан» газетасы редколлегиясе күптән түгел Р. Хисмәтуллинның «Якты ташкын», «Назлы җилләр искәндә», М. Рәфыйковның «Килен». «Ашлык фронты Газинурлары», М. Насый- буллинның «Кан таплары» очеркларын уэ- ган елда басылып чыккан иң яхшы материаллар дип билгеләп үтте. «Татарстан яшьләре» газетасы очеркларга, публицистикага киң урын бирә. Бу газета битләрендә басылып чыккан очеркларда республикабыз яшьләре тормышы, яшь игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең, тезүчеләрнең һәм эшчеләрнең, спортчыларның һәм сәхнә осталарының, галимнәрнең һем укытучыларның, партия-комсомол работникларының эшчәнлеге даими яктыртылып бара. Шунысы куанычлы: «Татарстан яшьләре» аша әдәбиятка, журналистикага аяк баскан күп кенә иптәшләр хәзер дә газета белән дуслыкларын дәвам иттерәләр Язучы Барлас Камалоаның бу газетада актив эшчәнлегеи аеруча билгеләп үтәсе килә. Аның республикабыздагы хеэ- мәт фронтының алгы сызыгыннан язган һәр очеркын «Татарстан яшьләре» газетасын укучылар яратыл каршы алалар КамАЗ тезелешендәге атаклы тезүчеләр бригадасы җитәкчесе Вазих Мәүлихоә турында күп язылды инде Укучылар аны Г. Лаушкинның «Чаллы җирендә» китабы буенча да, элек шушы бригадада ташчы булып эшлеген Равил Вәлиееиең ■ Казан утлары» журналында басылып чыккан очеркларын укып тә яхшы беләләр. Җ. Келимуллинның «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан «Таи держать. улым!» очеркы да В Меүлихов һәм аның бригадасына багышланган Автор материалга үэеичә килгән һәм уңышлы гына очерк иҗат иткән. Очеркны укыганда, без Шөмәрден станциясендә бу- лабыт, геройның ага-аиасы туганнары белән танышабыз, герой белән бергә Юдине эшчеләр поселогына күчәбез, аның, техник училищены бетереп, тезүче булып чыгуын һем аның катнашында салынган беренче эур йортны күрел, автор белән бергә куәОчерк Вазих биографиясендәге фактларны хронологик тәртиптә коры теркәп бару рәвешендә генә язылмаган. Аның эзлекле сюжеты Вазих язмышын гына түгел, бригада коллективының омтылышын, тезелештәге башка бригадалар белем бәйләнешен, менәсәбәтеи дә. эштәге герле кыенлыкларны да күз алдына китерел бастыра Меүлихов бригадасының тезелеште алдынгы булырга лаек икәнлегенә, бригадирның яңага юл ача белүче, зирәк «кыллы һем дәртле йөрәкле егет булуына ышанасың. Республика гаэета-журналларыннан тыш, узган елда Татарстан китап нәшрияты да дистәгә якын очерклар китабы чыгарды. Аларның иң мөһимнәре Ф. Мостафин- ның «Врач язмалары», Рәшит Ибраһимов- ның «Көмеш канатлар", Абдулла Сәләхетдиновның «Туган җирем Татарстан», Марсель Зарипов белән Рәис Сабировның «Кара алтын чишмәсе». Гариф Ахунов белән Марсель Зариповның «И кадерле туган як» китаплары. Әгәр дә Фаик Мостафинның врач икәнен, хирург икәнен белмәсәм, мин бу китапның авторын тәҗрибәле журналист икән дип уйлаган булыр идем Китапка кергән һәр очерк — стиле белән дә, җанлы теле белән дә. авторның кыска гына язмада куп материалны сурәтли алуы белән дә. эзлекле бер сюжетка корылуы белән дә — игътибарга лаек. «Профессиям турында» дип исемләгән автор кереш сүзен. Чын публицистик ялкын, үз һөнәренә тирән мәхәббәт белән сугарылган тирән эчтәлекле мәкалә ул. «Ач күзеңне, сабый» дигән кыска гына, алты битле очеркта Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншинаның бөтен тормышы, аның үзенә генә хас характер сыйфатлары, чыннан да герой булырга лаек икәнлеге күз алдына килеп баса. Ә «Бәхетле кеше« очеркында Фаик яшь галим, фән докторы, исеме бетен фән дөньясына билгеле Ди- ләвер Зөбәеров турында йөгерек тел, матур стиль, эчке бер җылылык белән яза. Галимнең эшчәнлеге фән дөньясы белән таныш булмаган кешеләр өчен дә аңлаешлы итеп, популяр формада ачыла. Автор һәр очеркында үэ-үзенә таләпчән килгән һем кызыксынып укырлык файдалы китап чыгаргеи. Очеркларда авторның һәр мәсьәләгә үз мөнәсәбәте ярылып ята. Укучының дөньяга карашын киңәйтүдә, белемен үстерүдә дә китапның әһәмияте зур. Рәшит Ибраһимовның «Көмеш канатлар» китабының да танып-белү, тәрбияви әһәмияте зур. Без бу китаптан очучының үз тормыш юлы белән генә түгел, авиация тарихы. Советлар Союзында авиациянең үсеше, атаклы очучылар, очучы хезмәтенең үзенчәлекләре белән дә танышабыз. Бу китап та эзлекле бер сюжетка корылган, җанлы тел белән язылган. Югарыда телгә алынган китап авторларының исемнәрен без газета-журналларда еш кына күрәбез. Алар икесе дә, үз өлкәләрендә тәҗрибәле белгеч булу белән бергә, оста журналистлар да. Абдулла Сәләхетдинов, Марсель Зарипов белән Рәис Сабиров, Гариф Ахуиов белән Марсель Зарипов китаплары да кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле. Аларда республиканың бүгенге казанышлары калку итеп сурәтләнә, ирешелгән уңышларның асылы бөтен тирәнлеге һәм киңлеге белән күз алдына килеп баса. «Туган җирем Татарстан» китабында Абдулла Сәләхетдинов әкият стиле белән язылган кечкенә-кечкенә новеллалар аша Магнитогорск геройлары, Ярослав Гашек- ның Татарстандагы маршруты, республика энергетиклары, нефть предприятиеләрендә эшләүчеләр, Бөгелмә галимнәре, Түбән Кама шәһәре. Апае яклары белән таныштыра, Китапка кергән очерклар публицистик пафос белән язылган, җиңел укыла. Әмма промышленность кешеләре турында кызыклы, мавыктыргыч итеп яза белгән автор авыл кешеләрен, бүгенге колхоз казанышларын сурәтләүгә күчкәч, таркаулана, өстән-өстән генә сөйләүгә күчә. Укучы сөрлегә башлый. Димәк. Абдулла Сәләхетдиновның амплуасы — промышленностьта эшләүчеләр. Ә бу өлкәдә эшләүче очеркистлар бездә бик аз. Сәләхетдинов кыюрак язсын, очерклар белән газета-журнал битләрендә ешрак күренсен иде. Гомумән алганда, Сәләхетдиновның бу хезмәте — аның җитди иҗат казанышы. Г Ахунов белән М. Зарипов китабы публицистик очеркка булган таләпләрнең барысына да җавап бирә дисәк, ялгышмабыз. Анда портретлар да бар, танып-белү әһәмиятенә ия булган фәнни ачышлар да сурәтләнә, укучы өчен гыйбрәтле булган фәнни һәм техник казанышлар популяр формада күз алдына килеп баса. Таң алды. Көртлекләр — гаять сак кошлар— скважина тирәсенә җыелышып туй итәләр. Китаптагы бүлекләрнең берсе әнә шундый сирәк очрый торган күренешләрне тасвирлау белән башланып китә. Нефть турында коры итеп язарга теләмичә, укучыны мавыктыру максаты белән, матур табигать күренешләрен фон итеп сурәтләргә телиләрме әллә авторлар? Юк, аның өчен түгел икән. Элек һәр скважинага дүрт кеше хезмәт күрсәткән, ә хәзер скважиналар тирәсендә кешеләр бөтенләй юк.— анда көртлекләр туй итәләр,— бер кеше 15 скважинага хезмәт күрсәтә. Ә автоматлар көртлекләр өчен куркыныч түгел. Менә шул рәвешчә, Татарстан күренешлә ре, республикадагы яңалыклар гади фотография рәвешендә генә түгел, аларнын асылы тирән, киң итеп, укучыларның аңына. йөрәгенә кереп урнашырлык итеп сурәтләнә. Китап бер үк вакытта республикабыз турында фәнни системалаштырылган белешмә ролен дә үти ала — авторлар кызыклы, әһәмиятле документларны, фактларны мул кулланганнар. Татарстан хезмәт ияләре яулап алган казанышларны, республикабызның атаклы кешеләрен авторлар халыкара хәлләргә, дөньякүләм әһәмиятле тарихи вакыйгаларга бәйләп, аларга капма-каршы яки параллель куеп тасвирлыйлар. Мәсәлән. Камай һәм Розбери. Камай һәм Черчилль. — яки Мөгаллим һәм Американың нефть җиһазлары җитештерү фирмасы президенты О. Коннор; — яки Корбан Вәлиев һәм Төмән. Мангышлак, Белоруссия нефть ятмаларын үзләштерүче белгечләр; — яки Әл/иет һәм Нобель. Әлмот һәм Көнбагыш Европа, Америка Кушма Штатлары; —• яки Түбән Кама һәм Аксак Тимер Безнең өчен күптән таныш, без гадәтләнеп беткән вакыйгаларның, күренешләрнең һәм безнең тирәдә яшәүче, эшләүче кешеләрнең, шул рәвешче, яңа мәгънәсе калку булып күз алдына килеп баса, боз аларның асылын тирәнрәк аңлыйбыз, авторлар белән бергә горурланабыз. Авторлар «И кадерле туган ян» кита- бында республикабызның йезен дә. рухын да, үткәнен до. киләчәген до күрсәтерлек калку, меһим моментларны сурәтләүне максат итеп алганнар һәм аларны, җәүһәрләр кебек итеп, бер җепкә тәзоп чыкканнар Кызыклы һем файдалы китап килеп чыккан. Җыелышларда да. матбугатта да очерк жанры артта бора, очерклар аз языла, дип чыгучылар еш очрый. Әмма мондый сүзләр чынбарлыкка туры килми. Күрәсез, очерклар шактый языла һем басыла. Аларның әдәби эшләнеш сыйфатлары да начар түгел. Дәрес, очерк язучылар ара- сында кесәләрендә СССР язучылары союзы билетын кертүчеләр бармак болен гоне санарлык. Моның сәбәбе шунда: әлеге кадер иҗат оешмаларында да. редок циялорд» до. Татарстан китап нәшриятында да очеркларга карата игътибар тиешле югарылыкта булмады. Журналистларны гына түгел язучыларны да очерк жанрында актив эшләргә чакыру — иҗат оешмаларының җитди бурычы. Әлбәттә, моның өчен кызыксындыру чараларын да онытмаска кирәк. Дөрес, «Социалистик Татарстан» газетасы ел саен очеркларга конкурс оештыра. «Казан утлары» журналы басылып чыккан иң яхшы очеркларга бүләк бирүне кон тәртибенә куйды. Документаль әсәрләргә 1972 елдан башлап Хәсәен Ямашев исемендәге премия бирелә башланды. Әлбәттә. бу чаралардан соң. язучылар, журналистлар арасында әдәбиятның иң сугышчан жанры булган очеркларга карата игътибар тамырдан үзгәрер Дип ышанасы килә. Республикабыз хәзер — бөтенсоюз күләмендәге гигант тезелеш фронтының алты сызыгы. КамАЗ тезелеше меңләгән кешеләрне яңа дорт. яңа омтылыш белән канатландырды Алар КамАЗ тезелешен социалистик Ватанга, халыкка хезмәт күрсәтү өчем, тырышлыкларын, омтылышларын, ихтыяр көчләрен максималь файда китерерлек итеп җигү эчен кереш аренасы итеп сайладылар Шул максат белой илебезнең терпе почмакларыннан безнең республикага, Чаллыга килделәр. Илебез тарихында зур этап булган Шатура, Диепрострой. Магнитогорск һ 6. тезелешләрдә дә бик куп кенә якташларыбыз үз исемнәрен бетен союзга таныттылар. Бетончы Мирсәет Ардуаиоека Березники шәһәрендә һәйкәл тора Днепрогэс тезелешендә эшләүчеләрнең очтай бере безнең Татарстан егетләре һем кызлары булган Магнитогорск тезелеше батырлары Галиуллин, Согъдиевпәрие кемнәр генә белми. «Батыр яуда сынала».— диләр КамАЗ тезелешендә дә аларга тиң хезмәт батырлары куп Аларның патриотик омтылышларын. фидакарь хезмәт үрнәкләрен киң катлау укучыларга ирештерү, әлбәттә. язучылар эше Бу гигант тезелешнең Днепрогэс. Магнитогорск, Комсомольск төзелешләре кебек үк килечектәге буыннар сагынып сойлорлек итеп әдәби елъязмасын булдыру, иң беренче чиратта, сугышчам жанр булган очеркларга йөкләмә. Шуңа күрә бу эшне бары тик очерк язу белен шөгыльләнүче берничә иптешко яки журналистларга гына калдырмыйча, шагыйрьпер дә. прозаиклар да. хетта тәнкыйтьчеләр да разведчиклар сафына кыюрак бассыннар иде!