Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН РАСЛАГАНДА

Әдәбиятның мәйданы киң, тик талантлы кешеләр генә килсен, үзенчә килсен! Алтмышынчы еллар азагында Сибгат Хәким тарафыннан әйтелгән бу теләк, кем әйтмешли, изге сәгатькә туры килде булса кирәк. Бүгенге көндә шигъриятебез мәйданына әледән-әле яшь көчләр килә һәм алар үзенчә килә. Шундыйларның берсе — Разил Вәлиев. Менә аның беренче мөстәкыйль китабы — «Зәңгәр кабырчыклар» ‡‡‡‡‡‡‡. Укыйбыз: Бу дөньяның мин бер кисәкчеге. Мин кечкенә генә материк Таулар да бар мнндә. упкыннар да. Батырлык бар мнндә. матурлык... Кайгыларым җир тетрәве төсле. Сагышларым — гүя ак томан. Чишмәләрем — чиста күз яшьләрем. Ә сүзләрем буран, жил сыман. Китерелгән юлларга күз салыйк: аларда Кешегә кагылышлы һәр штрих, һәр деталь гүя көч һәм куәт бөркеп тора. «Кайгылар — җир тетрәве төслә, сүзләр — буран, Җил сыман-. Болар лирик геройның ни дәрәҗәдә тирән һәм көчле хис итә алуы турында сөйлиләр. Дөрес, биредә сорау туарга мөмкин. Әйтик, әлеге детальләр лирик геройны ниндидер өреп тутырылган ясалма затка әйләндермиме? Юк, әйләндерми. Ул — бөтенләе белән җир кө- шөс*. Әгәр дә ул үз бәхетен кояштай якты, шатлыгын айдай нурлы итеп тоя, хис итә белә икән, димәк, бу безнең илдәге социальэкономик шартлар аның рухи һәм физик сәләтен ачкан, үстергән, камилләштергән дигән сүз. Хис көчен югары «температурамда тәгъбир итү — ул бары тик әнә шул тормыш хакыйкатен чагылдыру, башка һични түгөл. Ләкин Р. Вәлиев шигырендәге Кеше концепциясе болар белән чикләнми әле. Бу дөньяның мин бер кисәкчеге. Мин кечкенә генә материк.— ди автор. Күренә ки, биредә лирик герой, социалистик җәмгыять тудырган социаль тип булу белән беррәттән, индивидуаль шәхес тә. ‡‡‡‡‡‡‡ Ратпл Вәлиев. Зәңгәр кабырчыклар. Казан. 1971 ел. Шатлыклары дисеңме, кайгылары, сүзләре, бәхете... дисеңме — болар- ның һәркайсында әлеге шәхеснең үз төсмере, үз «мөһере» күренеп тора. Нәкъ менә шулар бәрабәренә лирик герой мөстәкыйль, үзенчәлекле шәхес, авторча әйтсәк, «кечкенә генә материк» булып тора. Әйтергә кирәк, империализмга хезмәт итүче буржуаз язучылар кешегә карата мондый карашны инкарь итәләр. Мәсәлән, Готтфрид Бэн, Стефан Андрее, Г. Носсак кебек Көнбатыш Германия язучылары үз әсәрләрендә әледән-әле бер фикер үткәрәләр: имеш, кеше — үз ихтыяры белән мөстәкыйль эшләр башкарырга сәләтсез. Ул — автомат, робот. Аңарда индивидуаль үзенчәлекләр юк, үзенә генә хас «мин» юк. Бу карашны алар гомумиләштерәләр һәм хәтта социализм илләре кешеләренә карата да кулланырга маташалар. Янәсе, мөстәкыйль шәхес буларак, Кеше биредә дә үлгән. Менә шушындый карашлар белән бәхәсләшкән кебек, безнең яшь автор үзенең әлеге шигырен болай тәмамлый: Күпме тырышсаң да булмый мине Хәят диңгезендә батырып! Әйе, коммунизм төзүче совет кешесен индивидуаль үзенчәлекләрдән мәхрүм итәргә, аны курчакка, роботка әйләндерергә мөмкин түгел. Чөнки бу җәмгыять Ә кешедәге иң күркәм сыйфатларның барлык индивидуаль төсмерләрен тарих күрмә*"®” үсеш баскычына күтәрүне үзенең изге максаты итеп саный. Ниһаять. «Кеше» исемле шигырь мисалында тагын бер нәрсә ачыклана: совет кешесе образын калку һәм тәэсирле итеп сурәтләү ечен, автор детальләрне табигатьнең үзеннән алган. Мәсәлән, ул «буран, җил» аша сүз качен ача, «җир тетрәү» белән кайгы тирәнлеген тәгъбир итә һ. б. Әйтергә кирәк, Разил Вәлиевкә хас сурәтле фикер йертү үзенчәлегенең бер ягын тәшкил иткән бу алым автор эчен бердәнбер түгел. Аның шигырьләрендә башка чаралар да шактый киң урын алып тора. Мәсәлән, укучыда мәгълүм бер тойгы, хис уяту, омтылыш тудыру нияте белән, ул сш кына төсләр гаммасыннан файдалана. «Диңгез белән саубуллашу» — шундый шигырьләрнең берсе. Кпра балчык — кызлар чәче. Кызыл балчык — таң кебек. Сары балчык — сагыну кук. Ак балчыгым — ак өмет Җирдә — шатлык җирдә җылы. Җир — Кояшның сүзе күк! Ә диңгездә акчарлаклар Канатлы сагыш кебек. Беренче карашка бу парча исеменә лаек түгел кебек. Әйтик, кайда биредә саубуллашу? Автор хәтта «сау бул» сүзен генә дә кулланмый ич. Чынлыкта исә алай түгел. Игътибар итик: шигырь ике кисәктән тора. Беренче кисәк укучыда якты тойгы- кичерошлор уяту вазифасын үти. Моның ечен автор тосләр сайлый һәм алариы кеше белен мөнәсәбәткә кертә. Кара балчыкта ул, мәсәлән, кызлар чәчен күрә, кызылында — таң, сарысында — сагыну, агында —ак өмет. Күз алдына китерегез: кара чәчле кыз һәм таң! Бу күренештән күңел күтәрелә, хисләр канатлана. Ә сагыну, өмет? Кем генә аларның тылсымлы көчен үзендә татымаган! Тесләрне кешенең рухи дөньясы белән бәйләү аша автор укучыда әнә шундый хисләрне хәрәкәтне китерә, һәм менә йомгак: Җирдә шптлык «ирдә — җылы. Җир — Кояшның сүзе күн! Моннан соң бу хис соңгы ике юлда тәгъбир ителгән сагышка каршы куела Менә шушы ике хиснең бәрелешеннән инде укучының омтылышы ачык юнәлеш ала. Ул хәзер күңеленнән «сау бул, диңгез, исенме, җир!» дип әйтергә әзер. Разил Вәлнсвко хас сурәтле фикер үзенчәлеге турында сүзне девам итеп, тагын шуны әйтергә кирәк. Үзенең байтак шигырьләрендә автор идея-эстетик эчтәлекне теге яки бу күренеш аша тәгъбир итәргә омтыла. Бу очракта фикер бөтенләе белән тоташ метафорага корыла. Мәсәлән. «Тормыш», «Мәхәббәт», «Алмагачлы өйдәнме син?» һәм башка күп кенә исемсез парчалар шушы алым белән язылганнар ЛәкиҢ бу алым автор тарафыннан әлеге җитәрлек үзләштерелмәгән Хәзерге хәлендә уя эчтәлекне калку һәм тәэсирле итеп укучыга җиткерү вазифасын үти алмый, киресенчә, аны томан эченә яшерә, башваткычка әйләндерә. Мисалга «Тормыш» исем- лесен алыйк. Шигырь диалог рәвешендә язылган, һәм һәр сорау-җавап мөстәкыйль бер күренеш хасыйл итә Автор кешенең тормыш юлын, үсеш баскычларым сурәтләргә тели. Менә беренче күренеш: - Колш ерып чынлы аланда таңипн нишләп яарнеен’ — Мин бит сабый мин урманда адаштым Биредә сүз кешенең бала чагы, гомернең «.аңы» турында бара. Бу яшьтә вдәм баласы үзенә мөстәкыйль тормыш юлы сайларлык түгел Ул адашу чорын кичерә. «Мин бит сабый, мин урманда адаштыманы укучы нәкъ менә шулай аңлый. Менә икенче күренеш; — Кояш таптап чәчәкле аланда иртән нишләп Ппрясек? Мин ишүсмер. җирне нар) ыЛм. Ярлы да ул саран да. Мин — яшүсмер мин урманда юл таптым Бусында «мин» инде кеше үсешенең икенче баскычына атлаган — гомернең «иртексө башланган, Хезер ул — яшүсмер. Аның дөньяга үз мөнәсәбәте (Җирне каргыйм: ярлы да ул. саран да) бар. үз юлы бер. Ниһаять, менә өченче күренеш: — Кояшны онытып ия ләктя еланда К»НДС I НИШЛӘП Ппрпсви’ — Мин бит гашыйк. Кояш таптым Мин бит гашыйк. . Мин бәхеттә, мин 1»рәттә адаштым. Күренә ки, биредә «мина буйга җиткән егет. Ул — ташыйк. Ләкин бу эчтәлекне укучыга тоташ метафора пәрдәсе артыннан өстерәп чыгарырга туры килә. Әле анда да күп детальләр ачыкланмый калалар Мәсәлән, беренче күренештәге «кояш ерып», икенчесендәге >ковш төятеп», ечен- чесендәге «кояшны онытып» кебек метафораларны ничек аңларга? Яки: «чыклы аланда», «чәчәкле аланда», «җиләкле аланда». Бу тезмәләрнең мәгънә йөге, эстетик вазифасы нидән гыйбарәт* Бигрәк тә укучыны борчыганы — «кояш». Мин бит гашыйк... Кояш таптым.— ди автор. Болай икърар итүдән чыгып караганда. «кояш» — сөйгән яр мәгънәсен аңлата шикелле. Ул чагында «кояш ерып, кояш таптап, кояшны онытыпвтагы — «кояш» ни белдерә? Шигырьнең соңгы дүртенче, бишенче күренешләре исә метафора пәрдәсенә шулай төренгәннәр ки, аның артындагы эчтәлекне һич ничек аңлап булмый. Хәер, әйдә, үзегез хөкем итегез: — Төнгә каршы сары аланнан кая болай ашыгасын? — Кояш артыннан. — Айны саклап. кара жнрдә. төнлә нишләп йөрисен? — Мин — кайтаваз. җирне зурлыйм; бик бай па ул. юмарт ral Мин — кайтаваз, мин кояшны югалттым. Кыскасы, авторның тоташ метафорага корылган сурәтләү алымы әлегә тиешле нәтиҗәләр бирерлек түгел. Аннары, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әйтик. Р. Вәлиев үзенең әлеге шигырэ белән колхоз клубында чыгыш ясый ди. Залда — савымчылар, игенчеләр, механизаторлар, күңелләрдә — коммунизм төзүгә бәйләнешле уйлар, проблемалар... Шушы атмосферада сәхнәдән шагыйрь тавышы яңгырый: — Айны саклап кара жнрдә төнлә нишләп йөрисен? Әйтәсе дә юк, биредә сурәтләнгән дөнья залда утыручылар ихтыяҗыннан никадәрле ерак, заман сулышыннан никадәрле читтә! Хәлбуки, халык тормышының бүгенге иҗтыяҗларына хезмәт итү, коммунизм тезүчеләрне алга, яңа матурлыкларга рухландыру — шагыйрь өчен иң мөкатдәс бурычларның берсе булып тора. Шигърияттә үз юлыңны сайлаганда, моны истән чыгарырга һич мөмкин түгел. Разил Вәлиев — эзләнүләр чорын кичерүче автор Аның бер генә үзенчәлеге дә ахырга кадәр кристаллашып, утырып җитмәгән әле. Хәер, андый «утраклык» хәлен автор теләми дә. Ул һаман хәрәкәттә: эзли, таба, яңадан юлга чыга. Әлбәттә, моның һич гаебе юк. Киресенчә, хәрәкәт, эзләнү — иҗади эшчәнлекнең мәңгелек юлдашы Ләкин шунысы бар: даими рәвештә алга омтылып, Р. Вәлиев урыны беләк материалны эшкәртүгә җитәрлек игътибар бирми башлый. Нәтиҗәдә, ул нәрсә раслый. нәрсә инкарь итә — болар укучы эчен проблемага әйләнә. Бу хәл бигрәк тә мәхәббәткә багышланган шигырьләрдә сизелә. Алыйк менә бу шигырьне: Шәп егет тә инде бу Кояш! Ә мин үзем, егет кеше була торып, бер кыз өчен күпме яшь коям. Мәсхәрә һәм оят! Игътибар итик: егет кешегә бер кыз өчен яшь кою — «мәсхәрә һәм оят»,—ди «мин». Автор бу карашны хуплыймы, әллә гаеплиме? Моңа җавап бирергә мөмкин түгел. Чөнки авторның үз карашы билгесез. Шигырьнең соңгы өлешендә дә ул ачыкланмый. Житте. йорәк. җитте, шашынма! Бүгеннән сон һәр кыз белән кызарынып исәнләшеп, кызарынып саубуллашырга! Шәп егет тә инде бу Кояш! Күрәсез, мәсьәләгә авторның үз карашы, үз позициясе биредә дә ачык түгел. Шуңа күрә дә шигырь ирония белдерәме, әллә сокланумы — безнең өчен сер булып кала. Разил Вәлиевнең эзләнүләр юлында тагын шундый хәл дә очрый: ул. мәсәлән, тормыш материалын үзенчә эшкәртергә алына, ләкин материал каршылыгын һәр очракта да җиңүгә ирешә алмый. Нәтиҗәдә, автор, каш ясыйсы урынга, күз чыгарып куя. Бу җәһәттән караганда, «Вәгъдә» исемле шигырь аерата гыйбрәтле. Ожмах вәгъдә итмим сипа... Бик тар әле чикләрем. Бир байлыгым — шигырьләрем Һәм дә кара икмәгем. Биредә лирик герой уңай кешеме, әллә аны автор хөкем итәме? «Бар байлыгым — шигырьләрем һәм дә кара икмәгем» кебек детальләргә таянып фикер йөрткәндә, безнең алда — уңай кеше кебек. Бу карашны кире кагарлык дәлилләр шигырьнең соңгы өлешендә дә күренми. Ышандык. Ул чагында инде түбәндәге юллар авторның уңай программасы булып чыга: Оҗмах вәгъдә итмим спиа... яки: Күкне бирә алмыйм сиңа... яки: Вәлия, бәхетле булмассың.. Бәхетсел дә итмәмен Ожмах бирәм димим сина Тәмугка да кертмәмен һ. Тентеш, /Л. Җәлил, X. Туфан, С. Хәким, Ш. Маниур, Н. Арсланов кебек зур талантлар раслаган мәхәббәтме бу! Юк. Китерелгән езеиләрде кол биләүче яки феодал-хаким авазы яңгырый. Аларда чиксез олы хис — мәхәббәт хуҗа һәм ялчы менәсәбәтенә әйләнә Хәлбуки, яшь автор мондый нәтиҗәне күздә тотмаган, киресенчә, ул мәхәббәтне хуҗа һәм ялчы менәсәбәтенә әйләндерүчеләрне камчыларга уйлаган булса кирәк Ләкин максатка ирешелмәгән Чәнки бу очракта автор материал каршылыгын җиңә алмаган. Үз теләгеңә капмакаршы булган нәтиҗәгә килү нәкъ менә шул турыда сейли. Разил Вәлиев күп очракларда ирекле шигырь формасыннан файдалана. Мәгълүм ки, бу форма шигырьне аваз тесмерләренә баета, аның яңгырау куәтен арттыра. Шушы сыйфаты бәрабәренә ирекле шигырь сей- леү — декламация вазифасын үз естеиә ала. Әйе, ирекле шигырь — ул ялкынлы оратор, темпераментлы агитатор. Аның табигате бүлмә кысымына сыеша алмый. Син аңар мейдаи бир. сәхнә бир. Моның эчен инде ул үзе дә зур эчтәлеккә, югары темпераментлы публицистик пафоска ия булырга тиеш. Равил Фәизуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гатауллин, нәкъ менә шушы сыйфатларны раслау ечен. үзләренең кайбер әсәрләрендә традицион шигырь кыршауларын алып ташлыйлар да. Разил Вәлиев бу юлдан бармый. Аның ирекле шигырьләрендә публицистик пафос юк. шулай ук зур эчтәлек тә юк. Иң беренче Уйчаи булуыңны сойдем пикни — нсоменне Аннан — сүлләреңне аннан — борыныңны, күзлороңно. соям диюеңне, минем янга һпгореп кнлгои чакта күкрәкләрең белән бергә биюеңне Хәтер исемеңне соймнм. бары исемеңне Ачу-ланма. исемеңне генә алыштырыйм исемеңне... кебек түгелме соң? һәрхәлдә әлеге шигырь эчен мәйдан кирәк түгел, сәхнә кирәк түгел. Аның урыны — бүлмә. Разил Вәлиеә шигырьләрен укыганда тагын бер нәрсә күзгә ташлана. Атап әйткәндә, ул — шигъри сейләм чатаклыклары. Әй, бай идем, шундый бай идем мии_ Ьер бчриетем иалды читлектә. Анысын да югалтыр дип уйлап. Тирәм артында соңгы чик кота.— ди автор «Мәхәббәттә алданганнар җырыа исемле парчада. Биредә соңгы иае юл бо- теиләй эшләнмәгән. Шигъри сейләмнән алар ерак, гади сейләм булырга яраксыз. Беренчесе ечен аларга сәнгатьчә камиллек җитми, икенчесе ечен мәгънәсезлек киртә булып тора «Анысын да югалтыр дип уйлап» —ди Р Вәлиеә Кем болей уйлый? Авторга ышансак, «Тәрәзә артында* котоп торучы «соңгы чик» булып чыга. Ләкин, ничек итеп -соңгы чик* уйлый алсын да. ничек ител ул «Тәрәзә артында» катал торсын икән? Кыскасы, әлеге юллардан акылга сыярлык реаль мәгънә табарга мемиии түгел. Алар бары тик «читлектә» сүзенә рифмадаш «чик кетә»не шигырь үлчәмәче урнаштыру ечен генә китерелгәннәр Шуңа күрә да бу очракта рифма бәр шигърият юк. Кызганычка каршы мондый мисаллар җыентыкта аэ түгел. Хәлбуки, шигырь табигате шундый — аның тукымасына аэ гына «буш токым», кечкенә генә фальшь кердеме ул шуида ук түбәнгә тәгәри, үзенең иде«-эстетик кыйммәтен югалта Шуңа иүре да шагыйрь булу — ул ү* эшеңнең иң югары остасы булу дигәи сүз. Билгеле, моның ечен автордай бия «үп нерсә таләп ителә. «Шагыйрьгә» исемле шигырендә Нури Арсланов болей ди.