Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ЯК ЯМЕ

Республикабыз хезмәт ияләре даһи юлбашчыбыз фәрманы белән үзләренә автономия бирелүгә ярты гасыр тулу вакыйгасен 1970 елда тантана белән бәйрәм иттеләр. 50 яшь. Кеше гомере белән исәпләгәндә, бу — зирәклеккә ирешу чоры, тарих өчен бу бик аз вакыт, диңгездән бер тамчы гына. Әмма әһәмияте ягыннан караганда, бу илле еллык — гасырларга торырлык. Партиябезнең В. И Ленин васыять иткән милли политикасын эзлекле итеп тормышка ашыруы нәтиҗәсендә, илебездәге барлык тугандаш халыкларның эчкерсез ярдәме белән безнең Татарстаныбыз иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә алга таба могҗизалы сикереш ясады. Кем идек тә кем булдык? Туган ягыбызның бүгенге йөзе турында уйланганда алга ирек- сездән шушы сорау килеп баса. Кыйшаеп беткән өйләрдә зиннәт дип саналган керосин лампасы — һәм бөтен Союзда чыгарыла торган нефтьнең өчтән бер өлеше чамасын бирүче менә дигән промыселлар. «Сабын патшалыгы* (элекке юл күрсәткечләрдә Казан шулай дип аталган) — һәм республиканың данын күтәргән күп төрле продукция: самолеглар. төгәл приборлар, каучук, кинопленка, полиэтилен, бик катлаулы модификаторлар. Актерларның ишаннар ләгънәтенә дучар булган бердәнбер профессиональ труппасы һәм хәзерге заман сәнгатенең иң югары биеклекләре: театр, опера, музыка, рәсем сәнгате... Шушы гаять зур казанышларны конкрет мисаллар һәм язмышлар аша ачу, азат хезмәтнең кодрәтен күрсәтү, патриот һәм интернационалист сыйфатларын үзендә туплаган совет кешеләренең фидакарьлеген гәүдәләндерү, ирешелгән уңышларның чыганакларын ачып бирү, кыскасы, ленинчыл милли политиканың тантанасын пропагандалау җәһәтеннән соңгы елларда галимнәребез дә. язучы һәм журналистларыбызда иҗат активлыкларын арттыра төштеләр. Илебез һәм республикабыз халыклары тормышында зур вакыйга булган истәлекле юбилейлар да моңа зур этәргеч ясады. Әлеге уңай белән киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәрдәй байтак китаплар дөнья күрде. Алар арасында Гариф Ахунов һәм Марсель Зариповның кадерле туган як» исемле хезмәте дә бар. Сүзебез шул китап хакында. Татарстанның узганын һәм бүгенгесен тоемлы итеп күз алдына китереп бастыру өчен авторлар сәяхәт алымын файдаланганнар. Публицистика дөньяга килгән чордан башлап кулланыла ул алым. Бу — әлеге алымның колачы киң булудан, кирәк чакта, хәрби термин белән әйтсәк, маневр ясый алуыннан киләдер. Чәнки ул алым (авторы үзе яза торган объектны биш бармактай белгәндә, фантазиясе бай һәм йөгерек булганда, билгеле) бик күп язмышлардан һәм фактлардан иң кирәклеләрен, иң үзенчөлеклелөрен сайлап алырга, узганга да, бүгенгә дә, киләчәккә дә кыю караш ташларга мөмкинлек бирә. Бу — бер Икенчедән, сәяхәт алымыннан файдаланганда, автор үзе сурәтли торган вакыйгаларга, язмышларга, фактларга актив мөнәсәбәтен күрсәтә ала. Өченчедән, укучылар автор белән бергә сәяхәт кылгандай булалар. Гүя укучылар — кызыксынучан экскурсант, лар, ә автор — күпне белүче, туган төбәген яратучы киң күңелле гид. Әйтерсең лә ул экскурсантлар белән эчкерсез әңгәмә корып җибәргән. Укучылар авторны һәрчак янәшәсендә итеп тоялар. Бу, әлбәттә, әсәрнең эмоциональ тәэсир көчен арттырып җибәрә. Ләкин хикмәт сәяхәт алымын сайлауда түгөл (аны Г. Ахунов үзе дә, Ә. Маликов, А. Салахетдинов һ. б. республикабыз турында китаплар язганда кулландылар инде), ә кемнең ничек сәяхәт итүен* Р дә кайнап торган тормышыбызның берсен- нәнберсе бай рухи дөньялы кешеләрнең кайсысын сайлап алып, аларны ничек гәүдәләндерү осталыгында, икенче тәрле әйткәндә, объектив чынбарлыкның субъектив яктан ничек чагылдырылуында. Баштан ук әйтеп куйыйк: авторларның республикабыз буйлап аның үткәненә, бүгенгесенә, элешчә киләчәгенә сәяхәте уңышлы чиккан. Алар югарыда сүз алып барылган форманың бай мемкинлекләрен максатка юнәлешле ител оста файдаланганнар. сәяхәт вакытында киң катлау укучыларда зур кызыксыну уятырлык меһим вакыйгалар, фактлар, гыйбрәтле язмышлар «күрә» алганнар һәм күргәннәрен мавыктырырлык итеп сөйләп бирә белгәннәр. Хәзерге заманның нинди генә камил транспортында — һава корабындамы, тиз йөрешле поезддамы, М. Девятаев йөртә торган «Метеорпдамы — хәрәкәт итмәсеннәр, дилбегә һәрвакыт авторлар кулында. Иң мөһиме: язмаларда ааторларыбыэ- иың туган ягыбызны, аның кешеләрен яхшы белүләре, аларны ихлас яратулары тоелып тора. Шул ук вакытта алар мәгълүм фантларга, вакыйгаларга, кешеләрнең язмышларына үзләренчә якын килгәннәр, аларны үзләренә генә хас алымнар белән гәүдәләндереп гомумиләштерүләр ясаганнар. Күзгә бәрелеп тормаган җепләр иеләи берберенә бәйле очеркларны берләштергән бу китапның бер үзенчәлеге шунда авторлар — республикабыз тормышының кайсы өлкәсен генә алмасыннар — нигездә, хосусыйдан гомумига бару алымын кулланып эш иткәннәр Хосусый дигәнебез — аерым фактлар, вакыйгалар, күренешләр, кеше язмышлары; гомуми дигәнебез — иҗтимагый тормышның теге Vй бу тармагында Татарстан ирешкән казанышлар, иртәгә ул яулаячак яңа үрләр Әлеге принципны эзлекле үткәрү очеркларны конкрет һәм тоемлы иткән, чынбарлыкны образлар аша сурәтләргә мөмкинлек биргән. Бу исә китапны буш сүзлелектән, коры шапырынулардан коткарыл калган, аның дәлиллелеген, ышандыру көчен арттырган, кызыксынып укыла торган иткән. Китаптагы очеркларга герой итеп алынган кешеләрнең хезмәт ияләренең төрле катлаулары өчен типик булулары «Ир яэ- мышы — ил язмышы» дигән хакыйкатьне конкрет мисалларда ачарга булышкан. Шуңа күрә әсәрдә сурәтләнгән аерым яэ- лСышлар барысы бергә халык язмышы булып күэ алдына килеп баса. •И кадерле туган як» китабы «Елгалар» ның елгасы» исемле очерк белән ачыл^ъ Мәгърур Идел-ана турында ул. Бу очраклы түгелдер, мөгаен. Хикмәт Идел-ананың илебез. республикабыз язмышында гаятъ зур урын тотуында, барлык тарихи вакыйгаларның чал шаһите булуында гына да түгел. Безнеңчә, бу очракта Идел-ана Туган мл образына да ишарә сыман. Ул үзенә күп санлы инешләрнең суын җыйган, «балаларын багучы ана кебек меңләгән авыл, йөзләгән калаларга, олы һәм вак елгаларга сулыш биргән». Илебездә яшәүче милләтләр һәм халыкларның язмышын хәтерләтә бу деталь. Алар да бит бер йөрәктән сулыш алып яшиләр. Илебез, Идел-ана шикелле, йөзләгән милләт һәм халыкларга яшәү сулышы бирә (Идел-ана булмасә, вак һәм олы елгалар корып бетәрләр иде). Үэ чиратында Ватаныбыз да. Идел-ана кебек, тугандаш республикалардан көч һәм куәт ала (күп санлы елга-инешләр булмаса. Идел-ана да булмас иде, булса да — хәзерге кебек мәгърур булмас иде) Татарстан да Идел-анадан туена һем аңа үзенең мул суын бүләк итә торган бер ашкын елга булып аңлашыла. Республика язмышы ил язмышы белән аерылгысыз. Шагыйрь әйтмешли «без туган бер җепкә бергә теркәлеп». Туган якның кадере, аның бүгенге бәхете турында төпле сүз сөйләргә җыенганда, аның данлы узганына, каһарманнарының язмышларына күз ташламыйча, тарихка экскурслар ясамыйча мөмкин түгел. Кичәгедән башка бүгенгене, бүгенгедән башка иртәгене аңлавы кыен. һәр халыкның, һәр илнең бай тарихы, бигрәк тә аның социал-» һем милли азатлык өчен керешкә керткән өлеше фидакарь резолюционерларының якты гомерләре яшь буында патриотизм һәм милли горурлык хисләре тәрбияләрге ярдәм итә. Илебездәге башка тугандаш республикалар кебек үк. безнең Татарстан да революцион традицияләргә бай. «көч белен бергә гүзәллекне җыйган диңгезгә», «кул җитмәс йолдызга» тиң батырлары бар Без сүз алып бара торган китапның некъ менә тагын бер үзенчәлеге шунда, аның авторлары бу традицияләргә кайтә-кайта мөрәҗәгать итәләр, кичәгене һәм бүген-е- не бер җепкә бәйләп алып баралар, буыннарның девамчанлыгын ачып бирергә омтылалар Революцион традицияләр до аө- рым кешеләрнең язмышлары аша гәүдөләмелер. Авторлар туган ягыбызның азатлыгы ечен керәшкә тугандаш милләтләрнең алдынгы уллары һәм кызларст керткән гаять зур өлешне дә онытмыйлар, аны басым ясап күрсәтәләр. В. И. Ленинның олы бәясенә лаек булган беренче марксист Н. Е. Федосеев, рухи яктан Казанда туган А. М. Горький, республикабызны сыйнфый дошманнардан азат итү ечен җанын фида кылган атаклы комиссар Н. Г. Маркин турындагы очерклар, шулай ук бүтән язмалар әнә шуны раслый. Димәк, патриотизм һәм милли горурлык тойгылары интернационализм рухы белән сугарыла. Нәтиҗәдә, патриотизм һәм интернационализм диалектик бердәмлектә ачыла. Бу исә тарихи чынбарлыкка тугрылыкны тәэмин итә. Китапта тасвирланган бүгенге чынбарлыкка тарих сулышы самими килеп керә. Моның төп сәбәпләреннән берсе тарихи вакыйгаларга һәм язмышларга тукталганда авторларның сәяхәт алымыннан читкә кит- мәүләрендәдер, күрәсең. Ирек ечен көрәш вакыйгалары, азатлык өчен гомерләрен биргән баһадирлар халык күңелендә якты эз калдырганнар. Ул аларның истәлеген, исемнәрен шәһәр мәйданнарына, урамнарына, йортларга, парсхэдларга биреп мәңгеләштерә барган. Авторлар, әнә шундый изге урыннарга дә сәяхәт кылып, тарих белән бүгенге көн арасына табигый күпер салуга ирешкәннәр. Менә Россия халыкларының кайгы-хәс- рәтен гасырлар буеча үзенә җыеп саклаган Себер тракты. Моннан декабристларны сөргенгә куганнар. 1833 елны Казанга Пугачев вакыйгаларын өйрәнергә дип килгән А. С. Пушкин Себер трактына күзләрен талдырып озак карап торган. Казан аркылы А. И. Герценны Пермьгә озатканнар. Аннары Россия крестьяннарын балта алырга чакырган Чернышевскийның, народоволецларның, патшага каршы күтәрелгән эшчеләр, крестьяннарның Себер китәр чаклары житкән... Кыскасы, мондый сәяхәт маршрутлары байтак жыела бу китапта. Авторлар республикабызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәян иткәндә әледәнәле бөек юлбашчыбыз В И. Ленинга әйләнеп кайталар. Бу, әлбәттә, аның данлы якташыбыз булуыннан гына, Татарстанда аның якты истәлеген саклаучы изге урыннарның күплегеннән генә килмидер. Хикмәт изелгән халыкларның бөек дусты, иң зур интернационалист В- И. Ленинның Татарстан язмышында хәлиткеч урын тотуында, аның мәңге үлмәс идеяләренең, гадел милли политикасының тантана итүендәдер. «Безнең иң якты легендабыз —ул Ленин,— дип язалар авторлар.— Кичәге хакыйкать, бүгенге тантана һәм республикабызның киләчәк көне». Зирәк юлбашчыбыз һәм бөек якташыбызның якты образы аңа махсус багышланган очеркларда гына түгел, ә китаптагы барлык язмаларда да кызыл жеп булып сузылып бара. Әйтерсең авторлар бер очтан В. И. Ленинга аның васыятьләренең чынга әверелә килүе турында исәп-хисап та бирә баралар. Авторлар В. И. Ленин образының, аның идеяләренең кешеләр язмышында яшәвен тәфсилле итеп сурәтлиләр. Алар бу очракта да башта алган принциптан — тарихны һәм бүгенгене кешеләр язмышы еша күрсәтү принцибыннан читкә тайпылмыйлар. «Тормыш китабы» исемле очеркта аерата ачык күренә бу. 13 яшендә чагында ук «бөтен дөнья социалистик революциясенең бөек юлбашчысы белән күңеленнән килешкәнлеген» белдереп В. И. Ленинга хат язган, хәсрәт-сагышын бушаткан, бүгенге һәм иртәгәге көнгә булган ышанычөметләрен әйткән, ә хәзер Тәтештә яшәүче пенсионер Тихон Ильич Курков турында ул. Үз авылында беренче комсомол ячейкасы секретаре булган, аннары югары белем алып Мәскәүдә «Сельхозгизпда редактор булып эшләгән, Бөек Ватан сугышын иңендә күтәрешкән, яудан соң балалар йортында, партия райкомында, мәктәптә тәрбия эшләре алып барган Тихон Ильич юлбашчы белән «килешкәнен» гомер буе күңел күгеннән үткәреп яши. Бөек Ленин, Данко йөрәгедәй, аның тормышын һәм күңелен яктыртып бара. В. И. Ленин Т. И. Курковның гына түгел, башка очерк геройлары язмышында да хәлиткеч роль уйнаган, аларны революция, социализм эше өчен фидакарь көрәшкә һәм хезмәткә рухландырган, алар һәр нәрсәдә аңар охшарга тырышып яшәгәннәр. Ялкынлы революционер Мулланур Вахитов та, шул ук Николай Маркин да. грузчиктан атаклы галим булып җитешкән профессор Гыйлем Камай да, башка бик күпләр дә... Авторлар шушы олы идеяне тормышчан детальләрдә, гадәти ситуацияләрдә ачып бирәләр Китапның зур өлешен, табигый ки, Татарстанның Совет власте елларында яулаган казанышларын, экономика, культура һем кешеләрнең үсешен чагылдыра торгам очерклар били. Бу хактагы олы сүзне авторлар республикабызның нефть якларына сәяхәттән башлыйлар. Чөнки Татарстанның бүгенге индустриаль йөзен нефть промышленносте билгели. Мәгълүм булганча, безнең республикада 1971 елда скважиналардан бер миллиард тонна нефть алынды. Хәзер «кара алтын» осталары, ел саен 100 миллион тоннадан артыграк нефть биреп, бу тармакта ил буенча беренчелекне үз кулларында тоталар Мондый могҗизаның сере нәрсәдә? Бу сорауга китапның «Нефть хәзинәсе» дигән бүлегеннән җавап табасың. Дәньяда моңарчы тиңдәше булмаган әлеге могҗизаның сере, әлбәттә, социалистик стройның куәтендә, өстенлегендә, партиянең һәм дәүләтнең милли республикалардагы җитештерүче көчләрне үстерү турында туктаусыз кайгыртуында. Икенче сер—илебездә яшәүче халыкларның бөек дуслыгы, олы зшләрне үзара ярдәмләшеп башкарулары «Рәхмәт осталарга — украиннарга, әзсрбәй- җаннарга, башкорт күршеләргә,— диелә бу җәһәттән.— Алар уңайлы җылы урын нарыннан кубып, безнең Идел буйларына, Кама ярларына килеп, татар егетләрен нефть чыгару кебек зур һәм кат лаулы эшләргә өйрәтеп киттеләр» Өйрәтү белән генә чикләнмәделәр, дип өстик үзебездән, аларның байтагы Татарстанны икенче туган йорты итеп торып калды, хәзер дә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Әлеге китапта чагылдырылмаса да. тагын шуны әйтик: җир маен үзләштергәндә бетен ил Татарстанга кадрлар белән генә түгел, җиһазлар, техника, хәзерге фән- техника казанышлары белән дә бар җәһәттән ярдәм күрсәтте. Өченче сер — һәрвакыт яңалыкка омтылучы терле милләт нефтьчеләренең хезмәт батырлыгы, патриотлыгы. Менә бу серче ачып бирүгә авторлар аеруча игътибар итәләр һем. әлбәттә инде, кеше язмышлары аша. Совет кешеләренең фидакарьлеге, патриот һәм интернационалист булулары атаклы нефтьчеләр. Социалистик Хезмәт Геройлары М. Гыйма- зов, К Вәлиев һем гади шофер П Савин образлары аркылы ачыла. Авторлар Татарстан хезмәт ияләренең интернациональ бурычларын үтәүләрен күрсәтеп бик дөрес эшлиләр. Бәйрәм ашы — кара-каршы дигәндәй, хәзер республикабыз нефтьчеләре илебезнең яңа «кара алтын» районнарында үэ дусларын җир маен чыгару серләренә ейретәләр. Себерде, Мангышлакта, Белоруссиядә промыселлар үсеп, ныгып бара — айда тоташ таныш фамилияләр: Тимченко — Себерде, бездә чыныккан егет, атаклы вышка тезү остасы, Дамир Нурисламоа — Мангышлакта скважиналар бораулый, бездә канат ныгыткан, искитмәле рекордлар куйган егет; Травин белән Чернозубоз Лена буйларын, кембрий нефтен актаралар — шулай ук Татарстан нефте үстергән егетләр— Саный башласаң, дүрт йөзгә тула алар. Татарстан неф*е илебез чикләрен үтеп чыкты. Ул атаклы «Дуслык» трассасы аша тугандаш социалистик илләргә — Венгриягә. Германия Демократик Республикасына, Польша һәм Чехослоеакиягә ага. Әлеге үткәргеч— тарихта булмаган бөек дуслык, туганлык артериясе ул. Социализм илләре халыкларының: немец, поляк, чех. рус, украин, татарларның — терле телләрдә сөйләшә һәм дуслык телендә аңлаша торган халыкларның иҗат җимеше. Социалистик дуслык илләре арасындагы интеграциянең бер күркәм күренеше булган «Дуслык» артериясе турында сөйләгәндә, авторларның аны капитал дөньясындагы «хеэмәт- тәшлекпкә капма-каршы куюлары бик урынлы. Капитализм дөньясында бер илнең икенче илгә яхшы ният белән ярдәм кулы сузуы мөмкин булмаган хәл «Ярдәм» дигәнең анда кечленең кечсеэне кабалага эләктерүенә, монополистларның кесәсен калынайтуга хезмәт итә. Безнең республика «кара алтын» белен генә дан тотмый, билгеле. Ул башка республикаларга электр энергиясе, тегел приборлар. мех. химия продукциясе чыгара. «Татарстанда эшләнде» дигән маркалы товарларны дөньяның иң ерак базарларында, алтмыш төрле илдә очратырга була Шагыйрь әйтмешли, «хәзер аңа дөнья базарында зур дәүләтләр бирә сәламен». Ярты гасыр эчендә республиканың продукция җитештерүе 300 мәртәбә артты. Бүгенге Татарстан бер кен эчендә Казан губернасы ел буена җитештергән продукцияне бире. Татарстан — химия промышленносте олы адымнар белән үсеш алган төбәк. Шуңа күрәдер, зур химия гигантлары сәяхәт маршрутыннан читтә кала алмаган әлбәттә. Китапта язылганча. Казан — илебездә ■каучук плантацияләрен» булдырган, ягъни ясалма каучук җитештерүне үзләштергәч дүртенче шеһер- Германиядән, Америка Кушма Штатларыннан элегрәк үзләштер әи ул аны. Безнең синтетик каучук заводыбыз 1936 елны эшкә кереште. Немей пар каучук җитештерүне бездән бер елга соң. америкалылар икенче бөтен дөнья сугышы вакытында гына көйләп җибәрә алдылар. Татарстанның тагын бер данлы елъязмасы— химия биографиясе әнә шулай башланды. Хәзер Казан органик синтез заводы, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты кебек гигантлар үсеп чыкты. Авторлар бу өлкәне тасвир иткәндә дә, кызыклы публицистик алымнар тапканнар. Мәсәлән, алар Аксак Тимергә бәйле риваятькә мөрәҗәгать иткәннәр. Җиңелмәс илбасар Әзербәйҗан җиренә поход белән бара. Әмма ул анда һәркайда янып торган утлардан өркеп качып китә. Мәңгелек ут үзәнендә зәңгәр газ янган икән. Аны җен чыгарган, имеш. Авторлар нәкь менә «җенне» күрүләре һәм тотып караулары турында язалар. Түбән Кама нефть химиясе комбинатында эшләнгән изопрен каучугы кисәге була бу. Гайрәтле Аксак Тимер куркып качкан мәңгелек уттан ясалган могҗиза. Азат хезмәт кешеләре әнә шулай куркыныч «җенне» кулга ияләштергәннәр. Тормышта явызлык түгел, мәкер түгел, кеше акылы, кеше хезмәте гел җиңә бара. Республикабызга сәяхәт ясаганда ничек инде атаклы КамАЗны читләтеп үтәсең! Авторлар да аңа сугылып узганнар. Нәтиҗәдә, бу гигант төзелеш турында язма иҗат ителгән. Әлбәттә, республикабызның экономикасында һәм социаль тормышында гаять зур роль уйнаячак бу гигант хакында тәфсиллерәк сөйләргә бик кирәк иде. Күрәсең. китап язылганда материаллар җитәрлек булмаган. Китапта шулай ук республикабыз промышленностеның бүтән тармакларына караган предприятиеләр турында да очерклар урнаштырылган. Алар арасында кетгут заводына багышланганы аерылып тора. Гадәттә, журналистлар теге яки бу продукцияне җитештерүнең технологиясенә сугылсалар, язмалар да гади укучы аңламастай катлаулы, коры һәм эчпошыргыч була. Әлеге очеркны укыгач, оста публицистлар технологиягә дә җан бирә алалар икән дигән тәэсир туа. Авторлар сарык эчәгеннән йөрәк тегә торган җепләрнең ничек эшләнүен мавыктыргыч итеп, укучының белемен арттыра торган ител сурәтләп биргәннәр. Татарстан, промышленность куәтле үскән республика булу белән бергә, мул ашлык, көр мал-туар төбәге дә. «Авыл сукмаклары буйлап» дигән бүлек республикабызның авыл хуҗалыгы үсешен күрсәтүгә багышланган. Авторлар, табигый ки, крестьян ирке өчен көрәшкә күтәрелгән чорларга, аларның батырларына да күз ташлаганнар. Алар, мәсәлән. Бездна вакыйгасен һәм Антон Петровны җанландырганнар. Кеше алар истәлегенә ихтирам белән җир өстенә һәйкәлләр куя. Әмма һәйкәлләрнең иң яхшысы — һәлак булганнарның юлын дәвам иттерү. Антон Петровка иң зур һәйкәл — элекке Бездна авылы, хәзерге Антоновка. Кайчандыр атсыз мужик тилмергән җирдә үсеп чыккан совхоз. Меңләгән крестьян гаиләсенең таза тормышы. Андыйлар бер Антоновка гына түгел. Бәхет барлык авылларга да килде. Авторлар авылның бүгенге йөзен, аның кешеләренең рухи дөньясын күрсәтер өчен иң алга киткәнен дә яки артта калганын да түгел, ә «нык тәртип белән үргә күтәрелүче урта кул хуҗалыконы — Әгерҗе районының Пушкин исемендәге колхозын алганнар һәм бүгенге көнгә хас үзгәрешләрне тасвир иткәннәр, шул нигездә гомумиләштерү ясаганнар. Авторлар авылның киләчәгенә дә караш ташлаганнар. Киләчәк исә бүген туа. Шуның бер күркәм үрнәге булып Шәпше агрошәһәрчеге күтәрелеп килә. Катлы-кат- лы таш пулатлар, мәктәп, ашханә, көнкүреш йорты, балалар комбинаты... Хәер, Шәпше турында сөйләүнең хаҗәте юк. ул әлеге китапта тәэсирле сурәтләнгән. Шулай да авторлар, башта ук алган принципка турылыклы булып, аерым кешеләрнең образлары аша бүгенге колхозчы яки совхоз эшчесенең рухи дөньясын да ачып бирсәләр, сәяхәттән туган тәэсир тагын да тулырак булыр иде. Китапның «Матурлык дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән бүлегендә республикабызның культура өлкәсендәге уңышлары яктыртыла. Авторлар бу бүлеккә дә оригиналь алым тапканнар. Шартлы рәвештә контраст алымы дип атар идек беэ аны. Казан губернаторы М. В. Стрижеаский 1912 елны язган бер хатында: «Россиядә, киң мәгънәсендә алганда, татарларның... үз культуралары юк һәм булуы мөмкин дә түгел»,— ди. Ләкин шул чорда халык шагыйре Г. Тукай: «Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга. Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйлары- на сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайрехәргө мохтаҗ»,— дип хэып чыга. Бу — кие день» бәхәсе Авторлар нэкь мен» шушы олы бәхәснең кем файдасына хәл ителуеи конкрет мисалларда. культура эшлек ле ларенең язмышлары аша двлиллилар. «Бу карашларның кайсы дерес, кайсы гадел Һем яшәргә хаклы икәнлеген революция ачыклап бирде».— дип язалар авторлар. Татарстанда әдәбият герләп уе», зур колачлы профессиональ музыка туа, рәссамнар яңадан-яңа әсәрләре белән халык алдында имтихан тоталар. Татарстан театрлары илебезнең иң ерак почмакларында тамашачының ихтирамын яулый баралар. Гомумиләштерелгән бу фикерләр Ленин премиясе лауреаты. Советлар Союзы Герое М. Җәлил, артистлар — Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты И. Шакиров, республиканың атказанган артисткасы Р Билалова язмышлары аша конкрет гәүдәләнеш таба. Алар — хезмәт кешеләре семьясында туып, совет чынбарлыгында әдәбият һәм сәнгать белән шегыльленергә, талантларының ачылып, усеп китүенә мөмкинлек алган кешеләр. Аларның язмышы — сәнгатебез язмышы. Сәяхетне авторлар Татарстанның алтын туе тантанасында төгәллиләр. Бәйрәм зур, табын мул. Авторлар моның чыганагын ачып бирәләр Бу — илебез халыкларының бер-берсено дусларча, эчкерсез ярдәме нәтиҗәсе. Бу — Коммунистлар партиясенең, Совет дәүләтенең зирек милли политикасы нәтиҗәсе. Бу — безгә боек Ленин в-сыять ител калдырганнарның чынга ашуы. Кырларда иген үстерәбезме, елгаларда саллар агызабызмы, химкомбинатлар тезибезме. җиде кат җир астыннан нефть чыгарабызмы — һәрвакыт дусларның кайгыртучан җылы кулын сизел торабыз Без күп милләтле. бертуганнардай тату, зур һәм дус семьяда яшибез. Шуңа күрә безнең эшләребез кәннон-кон алга бара. Дуслык һәм туганлык хисе — совет халыкларының иң зур могҗизасы! Г. Ахунов һем М Зарипов республикабызның бүгенгесен тасвир иткәндә буржуаз донья белән дә бәхәсләшеп алалар. аның әшәкелегенә совет чынбарлыгын каршы куялар. Андый чакта очерклар идеологии яктан үткенләнеп китә, казанышларыбыз янә дә калкурак күренә. Их, дип куясың андый урыннарны укыганда, авторлар ленинчыл милли политиканы фальсификацияләүче хәзерге буржуа ялчыларына да тәнкыйть утын юнәлдерсәләр, аларның «аргументларывн сүтсәләр, ничек шәп буласы! Кенбатыштагы «советологлар» Татарстан адресына да бжс күл пычрак яла яудыралар бит. Аларны фэш итф бару — ифрат кирәкле эш. Хәер, бу — әлаге китап авторларына гына түгел, башка публицистларга да кагыла. Күрәсез, китапка ясалган искәрмәләр нигездә теләкләргә кайтып кала. Бу мавыктыргыч сәяхәтләрен тагын да дәвам иттерсеннәр, туган ягыбызның яңадан- яңа үзенчәлекләрен ачсыннар иде. Ә хәзергә аларның сәяхәте тәмам. Инде китап үзе сәяхәткә чыгып китте. Аның да сәяхәт маршрутлары күп һәм мавыктыргыч. Бу очракта без авторларның «Без Казаннан, Иделдән» дигән исем белән «Тугандаш Россия семьясында» сериясендә «Советская Россия» нәшриятында русча донья күргән 30 мең тиражлы китабын да күздо тотабыз. Нигездә әлеге китаплар бер үк очерклардан төзелгән. Әмма аермалар да байтак Мәскәүдә чыккан китапның Бетен- союз укучысына юлланган булуын исәпкә алсак, бу аңлашыла да. Саф әдәби тел белән, үзенчәлекле публицистик алымнар кулланыл язылган бу китапларның сәяхете дә уңышлы узар. Ул укучыларда туган як өчен, янә дә шагыйрь сүзләрен куллансак, «барлык-барлык парламентларда сөйләрдәй» горурлык хисен, туган илгә мәхәббәт тойгысын көчәйтергә ярдәм итәр, ә идеология фронты хезмәткәрләре өчен пропаганда һәм агитация эшендә файдалы кулланма булыр. Әлеге китапларның СССР төзелүнең 50 еллыгын бәйрәм итү алдыннан донья күрүе до бик вакытлы.