Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЦИКЛОН

 караганда, аныкы — минеке булганны яратарак төшәм — нишләтәсең, бармак үзеңә кәкре!) Югыйсә, бакчаларыбыз да рәттән түгел, әллә ни уртак сүзләребез дә юк, ә менә шулай, берберебезгә сагыз булып ябышканбыз. Җәйге айлар турында сүз бара, зинһар, кышкы айлар белән һәм, гомумән, дөнья-ахирәт белән бутамагыз. Хәер, бакча дусы булу өчен әллә ни зур һиммәт тә кирәкми. Теге я бу агачны ничек, кайчан күчереп утырту хәерле икәнлеге турында тәҗрибә алышсаң, аннары тагы күп акча чыгармыйча гына тирес табу юлларын бер-береңә өйрәтешсәң, шуларга ук өстәп я ул, я син кыстыра килгәнне шау-шусыз гына бүлешеп салышсаң — бакча дуслыгының фундаменты менә шулд/ ♦ Фундамент» дигәннән искә төште, әлеге шул Бәкер дус турында әйтүем, әкәмәт нык итеп, кирпечтән һәм бетоннан‘1сатырып салды ул фундаментны. Айран да__бигрәк. базны бер тамаша коеп куйды. Стеналары тоташ кирпечтән, варенье банкалары, тозлаган кыяр, помидор савытлары кую өчен куышлар калдырган, ул куышларның стеналары цементтан, базның идәне шулай ук цементтан. Һава кереп- чыгып торсын өчен ян-яннарына түгәрәк амбразуралар чыгарган, бер сүз белән әйткәндә, баз түгел, крепость. Кызыгы тагы шунда: өч җәй буена ныгыткан шул ♦крепость»-нигезгә, цементтан-кирпечтән катырган шул базы өстенә калдык-постык фанер кисәкләреннән әт- мәлләнгән, кәҗә оясы хәтле генә өен бастырды да куйды бу. Сүз чыга кайчакта. Уенын-чынын бергә кушып әйтәсең: әһәрдә без, аллага шекер, бер-беребезне белмибез дә. Ә менә җәйге айларда, атна башында, шимбә азагында дигәндәй, ишәктәй күтәренеп һәм, өс- тәвснә, хатынның кешегә ишеттермичә генә әрләгән шелтәләрен тыңлап бакчага чаба башлагач, бигрәк тә җәйге ялларыбыз да бер тирәдәрәк туры килсә, момент дуслашып китәбез. Минеке — аныкы, аныкы — минеке. (Дөрес, мин үзем, үзара гына әйткәндә, минеке — аныкы булуга — Синен. Бэкер дус, базың өеңә караганда мең тапкыр яхшырак, килгән кунагыңны өеңә үткәрмә, тот та базыңа яп та куй, тавышы да чыкмас, чыкса да, кешегә ишетелмәс. -J — Бу да бер резон, минем башка андый шәп идея килгәне юк иде әле,— ди Бәкер, авыз чите белән генә көлгәндәй итеп, һәм шундук үтә җитди тонга күчеп ялгап алып китә: — Бакча өчен, җиләк- * җимеш кую өчен баз ул, малай, латинчалап әйткәндә, альфа и оме- = га... Калганы барысы да вакытлы чара. Әле минем башта хыяллар 5 йөри. һәм ул, көе шәп чак туры килсә и шунда беррәттән син кыстырып “ алып барганны салып та җибәргән булса, китә инде аннары хыялла- ♦ рын бушатып: кайдан ул нинди мал кулга төшерәчәк. Әлеге ныклы = фундамент өстенә нинди вилла бастырып куячак. Ике катлы гына = түгел, мансардасы белән өч катлы. Мансардасында бала-чага, икенче ® катында чакыру буенча килгән кунаклары, аскы катында хатыны х белән үзе, тагын да астарак, ягъни әлеге теге мактаулы базына, без х биргән акылдан файдаланып, чакырмыйча килгән кункаларны ябып = куячак. Өч катлы бу пыяла вилла өстендә, төн булса бөтен тирә- “ юньгә аллызәңгәрле нурларын чәчеп, алты лампалы алты шар яна- е чак. Янә килеп, ул шарлардан да өстәрәк, җил уңаена канатларын җилпеп, буяулы калай әтәч әйләнеп торачак. > — Менә шулай тора эшләр, авыз җырырга ашыкма,— дип куя ул иң ахырдан, синең каршы төшәчәгеңне әллә кайдан белеп торгандай. Шулай да аның тормышка ашмастай бу хыялыннан көлмичә калып булмый, кайчагында җеп очларын яшерергә тырышып кына сорау бирәсең: — Кара әле, Бәкер дус, нишләп әле син үзең аскы катта калып, кунагыңны үтә дә почетлы урынга — өске катка ук менгездең? Соңыннан берәр файдасы тиярдәй адәм түгелдер бит? — Тешеңне ыржайтма,— ди ул, синең бу соравың астында качып яткан чәнечкеле кинаяне шундук сизеп алып,— үзем аста калып, кунакны югары үрләтүнең янә бер резоны бар: кунактан элек торып, өйдән качып китү өчен эшләнә бу. Йокысы тәмам туйгач, соң гына уяна бу кунак дигәнең, як-ягына карана, сорашып, көтеп карый, һич тә булмаса, балконга чыгып, югарыдагы калай әтәчкә сокланган була, әмма ләкин юк хуҗа, сызган хуҗа. Көтеп көтеп тә хуҗаның кайтып җиткәнен көтеп ала алмагач, нишләсен, бичара, җилкәнне китү ягына бормыйча хәле юк. у Әнә шундый бер кеше инде ул минем бакча күршесе, минем Бәкер дус. Хыяллануны да булдыра, көлгәнне дә аңлый, үзе дә көлә белә, шулай кирәк саный икән, чакырып китергән кунагыннан качып китү юлларын да таба. Дөресрәге, көтмәгәндә башына килеп төшкән бер бәлагә хәтле шундый уңган кеше иде. Ә ул бәла аны берьюлы имгәтеп, канат-каурыйларын каерып алып киткәндәй итте. Ә бу болай булды: атна буена җелекләрне киптерерлек кызу көннәр торганнан соң, көтмәгәндә-уйламаганда, Идел аръягыннан, туп-туры Зөя тирәләреннән кара-кучкыллы болыт күренде. Кинәт күренүендә үк бер шом бар иде аның — гомере буена халык алдына чыгып сыңар бер сүз әйтмәгән адәм трибунага менеп басса, шулай шомланам мин, ни ычкынмас ул мокытның авызыннан... Шулай чыкты болыт, шулай күтәрелә, өскә килә... Шомлы, яшеллезәңгәрле. оллә ниткән терсәкләре, кабарган мыеклары бар, әйтерсең без сүз берләшеп бакчаларыбызда юри корткыч бөҗәкләр үрчетеп ятканбыз да шуның өчен безнең башка орырга килә. Аннары бер мәл дөньяны тынлык басты, ничектер, бугазны киптерә торган тынлык. Хәер, бусыннан мин алай курыкмадым, кипсә тагын, чылата торганның алып куйганы бар иде. Гөнаһ шомлыгы түгел диген, нәкъ шул мәлдә минем бакча башыннан Бәкер дус узып бара. Бүтән вакытта үзем башлап өйгә кунак чакырмый торган мин күчәннең теле әйләнеп куймасынмы: — Кара әле, Бәкер малай, болыт чыгып тора, әкәмәт болыт... Мондый чакта ахыры хәерле булсын дисәң, бер әмәле бар инде барлыкка да... Болай чорнап әйтүнең кирәге дә булмаган икән, Бәкерем-тишек түбә шундук чамалап алды: — Әллә синең алып килгәнең бармы? Соңыннан хатыныңның каһәре сугар дип тә курыкмыйсыңмы? Юха җылан ул Бәкер, адәм түгел, мине кай яктан чеметергә икәнен белә, янәсе, мин — алып куйганым 1Гулса да, андый мәсьәләдә хатынның рөхсәтеннән башка кыл да кыймылдата алмый торган куркак бер мәхлук. Җен ачуларым чыкты аның бу сүзенә и шунда, минем җенне йолкып алган кебек, безнең өстебездән генә көтүче чыбыркысыдай сузылып һәм чыжылдап хәтәр җил дулап узды. — Аен, цвай... минем базда закусканың әгълә вә әүләсе бар,— дигәнен генә ишетеп калдым Бәкернең, үзе юк иде инде. Әйтерсең әлеге ыргып узган җил үзе белән аны да урап алып китте. Бактың исә, бу әле сузылып каравы гына булган икән «көтүче чыбыркысының». Аның болганасы, болгатасы, чыжлыйсы, шартлыйсы минутлары алдарак булган икән. Кинәт көнне караңгылык басты, бер үк вакытта тузгып җил купты, кемнәрнеңдер беседка түбәсен йолкып алып минем помидорлар өстенә китереп атты, кайдандыр баласына чырылдап кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелеп калды, агачлар rj сынганы, тирес яшереп куйган полиэтилин кисәкләренең очканы, буш ләгәннәр зыңгылдавы — барысы-барысы бергә буталып, дөнья бер мәл акылыннан шашты. Мин, әлбәттә, артык күзәтер чамамны югалттым, Бәкер дус та онытылды, яшермим, тирес валчыклары, буш ләгәннәр, полиэтилин кисәкләре белән бергә, ахрысы, минем котым да очып киткән булса кирәк.\ Бу «пәри туе» күпме дәвам иткәндер, күземне ачып җибәргәндә, мин әле исән, бер ялгызым өемнең почмагында сеңеп утырам, имеш. Тиз генә башымнан: Ә бүтәннәр? Ә хатыным-Газизәбануым кайда?» — дигән сорау узды, ләкин шундук өнемә килдем: бүген мин, күрәчәккә каршыдыр инде, бакчага ялгызым гына киләсе иткән идем. Кем белгән, бәлки баягынак Бәкер алдында куштанлык күрсәтеп, аны сыйларга ниятләвем дә шуннан килеп туган бер шомлык булгандыр. Бер өнгә килгәч, ул факыр да искә төште: ник болай озаклады? Закускага дип кенә киткән кеше ич! Бу «пәри туе»ннан исән-сау котылып калуым галәмәтедер инде, минем күңелем изгелек белән тулган иде ул минутта. Бәкер дусны алып килергә дип үзем киттем. Барсам, ни күзләрем белән күрим: Бәкернең әлеге теге фанер кисәкләреннән генә оештырылган «вакытлы» кетәген давыл очырып рлып киткән, тик таштан, бетоннан катырган нигезе һәм аның нәкъ I уртасында тешсез авыз кебек базы гына кара янып тора иде. Давыл 'узганда, ахрысы, ул шунда булып калгандыр, базының капкачы ачык, эчтән нинди дә булса тавыш-тын ишетелми иде. Бер мәл шикләнә калдым, тизрәк баз авызына иелеп кычкырдым: — Син андамы, Бәкер? «Аен, цвай» дип кенә киткән кеше, нанимаешь. Шактый вакыт тавыш-өн ишетелмичә торды һәм, тәмам аптырап калганда гына, баз авызында тегенең пеләш башы ялтырап күренде. Беравык телен әйләндереп сүзен әйтә алмыйча азапланды бу. Күз ләре, саташкан кешенекедәй, берсе чәршәмбегә, икенчесе дүшәмбегә карый иде. — Син нәрсә? Оныттың мәллә нәрсәгә дип киткәнеңне? Өең кайда соң синең? Бичараны ничек тә тизрәк өненә китерү нияте белән, бер-бер артлы сораулар яудырырга тотындым. Хәтсез вакыттан соң гына, анда да баздан чыгарга һич ашыкмыйча, котсыз бер тавыш белән: — Син кем? — дип эндәште бу миңа. Менә сиңа мә! Дус дип йөргән кешем, хыяллары белән бүлешүче, гел минем хатыным юк чакны туры китереп йөрүче и хәзинәңдә булганны бүлешеп кабучы җан дусың күзгә карап, нәрсә, ди?! «Син кем?» имеш. Төрле яклап яңадан сораулар яудыра торгач, ниһаять, пеләшенә шапылдатып сугып куйды бу. Веләм мин аның бу гадәтен: «сукин сын, мин дә бар ич әле бу дөньяда!» дигән сүзе иде бу аның. Ләкин бу — иске киемдә ябышып калган иске төймә генә булып чыкты. — Ә кайда «әгълә вә әүлә» закускаң? — дигән сорауны куйгач, ул тәмам өнгә килде, озак көттермичә һәм бу юлы инде бөтенләй ачык итеп, солдатдневальный рота командирына рапорт биргәндәге ачыклык белән әйтте миңа: — Юк, туган, больше миннән андый эшләр белән булашуны көтмә. Исән калганым өчен шөкер, өй белән бергә башны очырып алып китмәгәч, больше авызга алмаска ант иттем. Тәүбә-әстәгьфирулла. карчыклар әйтмешли. Шулай итеп шул, берничә минут эчендә котырып узган бу циклонның Бәкер дуска файдасы тиде — шуннан бирле аракыга иренен дә тидерми. Әгәр, әйтик, шундый циклоннар ешрак һәм хатыннары өйдә юклыктан файдаланып берсе икенчесендә әледән-әле кунак булырга ярата торган бүтән ирләр башыннан да уйнап узса? Миңа әйтүләре бар: «Кара әле, шайтан колы, Бәкер дусыңны котыртучы син үзең ич. Әгәр шул циклон синең башыңны да очырып алып киткән булса?» — диюләре мөмкин. Узсын. Миңа да, бәлки, файдасы тияр. Мин кешедән киммени? Сентябрь. 1971