Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ БИТЛӘРЕН АКТАРГАНДА

f Д тил СУ Ь1 торур» романы басылып чыккач та редакциягә һәм шулай ук минем үз исемемә укучылардан хатлар килә башлады. Элекке тәҗрибәдән чыгыл шуны әйтергә була; мондый хатларны күбесенчә яшьләр яза. Аларны гадәттә әдәби әсәрдәге теге-бу геройның соңгы язмышы кызыксындыра. Укучылар: фәлән кыз белән фәлән егет кавыштылар микән, фәлән кеше бүгенге кенде кайда яши икән? кебегрәк сораулар биреп, авторны еш кына аптырашта калдыралар. Бу юлы миңа андый хатлар килмәде Бу юлы килгән хат авторларының күпчелеген романдагы аерым геройларның язмышы түгел, бәлки башка нәрсә — халкыбызның бай тарихы һәм шул тарихның романда ничек чагылуы мәсьәләсе кызыксындыра. Укучылар татар халкының борынгы тарихына нигезләнеп язылган әсәр тууына үзләренең сеенечләрен белдерәләр татар әдәбиятына, татар язучыларына зур иҗади уңыш телиләр Бу бигрәк гә Уфадан язган Р, С. Якупов, Ульяновск елкәсе. Малыклы районы, Сантимер авылыннан язган Шәфн- гуллин Сәлим, Татарстанның Столбище авылыннан язган 3. X. Гайнетдинов иптәшләрнең хатларында ачык чагыла. Укучы хатлары арасында башкачарак эчтелеклеләре до очрый. Ташкентта яшәүче Мидхәт Якупов, мәсәлән, романны укыганнан соң туган тәэсирләрен, уй-фикерләрен уртаклашу белән генә чикләнми, бәлки әсәрдә сурәтләнгән чорга, геройларга тарихи яктан кызыклы гына күзәтүләр дә ясый. Хатның һәрбер сүзендә, һәрбер юлында Мидхәт Якупов иптәшнең борынгы тарихны, аерым алганда терки халыклар тарихын, яхшы ук тирән белүе сизелеп тора. Ә менә икенче бер иптеш — Шиһапов Разак — романга карата хат кына да түгеп, утыз бер биттән торган бетен бер рецензия язып җибәргән! Шиһапов Раэак Татарстанның Шегер авылында яши. Үзе язганча, ул «гади колхозчы, Ватан сугышы инвалиды». Шиһапов иптәш үзенең рецензиясендә романдагы теге-бу детальнең тарихи фактларга туры килүе-килмәвене игътибар итә. Эзләнә торгач ул үзенчә күп кенә хаталар, төгәлсезлекләр таба. Ләкин, әйтергә кирәк, Шиһапов илтешнең тарихи мәгълүматлары берьяклырак. Тарих турында фикер йерткәндә ул үзе дә шактый хаталар, төгәлсезлекләр җибәрә. Мәсәлән. Алмыш ханның мең кеше сыйдырышлы тирмәсе булуына Шиһапов Раэак иптәш шик белдерә «...Бу очракта, тирмәнең кеше ышанмаслык зур булуы дәреслеккә дә туры килми. Яңа Казан циркы зурлыгындагы тирмә тезү өчен Алмыш ханга хәзерге заман күтәрү краннары кирәк булыр иде», дип яза рецензент үзенең хатында. Мондый сүзләрне язудан элек, Шиһапов иптәш ибне Фаэланның юл язмаларын җентекләп карап чыкса, әлбәттә, яхшы булыр иде. Ни өчен дигәндә гарәп бмтекчесе язмаларында ачыктаначьк: мең кеше сыйдырышлы, диелгән. Әллә соң ибне Фаэлач ялгышты яисә ялганлады микән? Юк, ялганламас та. ялгышмас та. Ибне Фазланга фәндә ышаныч бик зур Ибче Фазлан язмаларында гына тугел, башка чыганакларда да элекке замандагы зур-зур тирмәләр турында мәгълүматлар сакланып калган. Гомумән, хан тирмәләренең бик зур булуы тарихчылар арасында бәхәс тудырмый, ягъни бу — исбат ителгән мәсьәлә Иптәш Шиһаповның менә шундыйрак башка тәнкыйть фикерләренә дә җавап биреп булган булыр иде. локин. урын тарлыктан, сүзне озынга җибәрәсем килми. Миңа килгән укучы хатлары арасында берсе аерым игътибарга лаек Бу хатны Казан дәүләт университеты студентлары язган. Егерме кеше исеменнән хатка Җ. Әхметова. Г Моратов Т. Госманоеа Р Фәизов М. Хәйруплин, 3. Ибраһммоеа Р. Рамазанова иптәшләр кул куйганнар. Хат авторлары берничә сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер мин студентларның шул сорауларына җавап бирергә тырышып карыйм. Беренче сорауларында укучылар «романны язарга рухландырган беренче этәргеч» белән кызыксыналар. «Беренче этәргеч» турында мин озак кына баш ваттым, \ткән көннәрне искә төшереп карадым, ләкин шулай да бу «беренче этәргечпне ачык кына итеп күз алдына китерә алмадым. «Этәргечмләр күп булды кебек. Шуларның берсе, әлбәттә, китап булгандыр. Хәзерге заман темасына язучыга барыннан да элек бүгенге тормыш тәэсир итсә, тарихи темага язучыга китап, язма әдәбият тәэсир итә дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм. Тарих бит ул үзе китап. Йөз еллык, мең еллык тарихлар — төрле халыкларның үткәннәре йөз битлек, мең битлек китапларга тупланган, һәм алар, ягъни «тарихлар» шул катлам-катлам кәгазь «кирпечоләрдә буыннардан буыннарга ирешә баралар. Ләкин алдан ук искәртеп куясы килә: мин беркайчан да тарихи романнар уку белән мавыкмадым һәм тарихка мәхәббәт уянуда тарихи романнарның бернинди роле булмады дияргә .мөмкин. Миңа бик нык тәэсир иткән беренче тарихи китап «Кабус намә» булды, ахрысы. «Кабус намә» XI гасырда яшәгән чын кешенең чын язмалары. Икенче китап итеп мин Усама ибне Мункыз- ның «Үгет-нәсихәт китабьюн («Книга назидания») күрсәтә алам. Усама ибне Мункыз, Сүрия гарәбе, тәре сугышлары вакытында яшәгән, бик күп сугышларда катнашкан, күп батырлыклар күрсәткән һәм менә шуларның барысы турында үзенең хикәяләрен язып калдырган. Мункыз китабында төркиләр турында да күп кенә гүзәл язмалар бар. Миндә тарихи әсәр язу теләге тудырган өченче китап итеп «Исландия сагалары»н атап әйтәсем килә. Исландиянең борынгы төркиләргә бернинди катнашы юк дияргә була, һәм «сага»ларда тасвирланган тормыш, горефгадәтләр дә күчмә төркиләр яисә гарәпләр, фарсылар тормышына бөтенләй охшамаган. Ләкин бу «сага»ларның һәм югарыда телгә алынган тарихи язмаларның бер уртаклыгы бар. ул да булса— реализм. Әйтәсе килгәнем шул: миңа үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар «беренче этәр- геч»ләрнең берсе булды. Бу урында мин атаклы ибне Фазлан язмаларын укуымны һәм үземнең 1957 елда Болгар хәрабәләрен казуда катнашуымны да искә алмасам, «беренче этәргечиләр мәсьәләсе тулы булмас дип уйлыйм. Ибне Фазлан язмаларын уку, өйрәнү, ятлау һәм җирдән казып алынган болгар әйберләрен — гап-гади чүлмәк ватыкларын, кирпечләрне, чуен, бакыр, тимер калдыкларын үз кулларың белән тотып карау — болар барысы да. әлбәттә, беренче, иң беренче этәргечләр булгандыр Болары күреп, тотып була торган «этәргечоләр. Ләкин «этәргеч- ләронең күреп, тотып булмый торганы да бар. Анысы — .мәхәббәт. Туган халкыма, туган телемә, культурама чиксез мәхәббәт тойгысы. Бу тойгы булмаганда гомумән бер нәрсә дә иҗат ител булмый. Бу тойгы беренче дә, икенче дә түгел, ул — тел этәргеч, даими этәргеч. Икенче сорау: «Әсәрне язганда нинди чыганаклар ярдәм итте?» Иң беренче чыганак әлбәттә, ибне Фазлан язмалары булды. Моннан тыш борынгы Болгарга, аның күршеләренә караган башка хезмәтләр белән танышып чыктым. Тарихи әсәрләрне өйрәнү өстенә, билгеле, телгә, әдәбиятка, фольклорга, сәнгатькә караган хезмәтләргә дә күз ташларга туры килде. Тарихи романнарны язганда борынгы үткәнебезгә нинди күз белән карау бик тә мөһим. Бу очракта безгә, совет язучыларына, марксизмленинизм тәгълиматы ярдәм итә. Өченче сорау: «Сезнеңчә, татар тарихына багышланган кыйммәтле гыйльми хезмәт кем тарафыннан язылган һәм ул нинди хезмәт?» Татар тарихына, төрки халыклар тарихына багышланган хезмәтләр чиксез күп. Төркиләр тарихын өйрәнү тарихы үзе генә дә кимендә ике гасырны эченә ала. Бездә, мәсәлән, төрки халыкларның тарихын, телен, әдәбиятын тикшерү белән шөгыльләнә торган дистәләрчә фәнни үзәкләр эшли. Мәскәүдә, Ленинградта һәм башка шәһәрләрдә ел саен төрки халыклар тарихына багышлан'ан фәнни хезмәтләр чыга. Безнең илнең галимнәре исә төрки халыкларны өйрәнүнең иң алдынгы сафында булдылар һөм бүген дә беренчелек, һичшиксез, совет фәне кулында Монда бөтен дөньяга атаклы В В Радлов белән В. В. Бартольдны искә төшерү дә җитә. Тюркология шулай ук башка илләрдә дә шактый алга киткән. Германия, Төркия, Англия, Франция, Польша. Финляндия, Венгрия, Дания, Австрия. Америка, Япония һәм башка ил галимнәре дә төркиләрнең (димәк, татарларның да) үткәне турындагы фәнгә зур өлеш керттеләр. Мәсәлән, тиңдәшсез ибне Фазлан язмаларын табуда, фәнни тәрҗемә итуде, аңлатуда, таратуда руслар, немецлар, инглизләр, французлар, еврейлар, гарәпләр, ираннар, төрекләр, татарлар һ б. бик күпләр катнашкан. Күрәсез, «татар халкы тарихына багышланган кыйммәтле гыйльми хезмәтнең» кайсын булса да берсен аерып күрсәтү бик кыен. Соңгы елларда басылып чыккан һәм турыдаи-туры безгә караген хезмәтләрдән М. Г. Сәфәргалиевнең «Распад Золотой Орды» («Алтын Урданың таркалуы»), һ В. Юсуповның «Введение в болгаротатарскую эпиграфику» («Болгар-татар эпиграфикасына кереш»), А. X. Халиковның В Ф Генинг белән бергә язган «Ранние болгары на Волге» («Идел буендагы беренче болгарлар») дип аталган хезмәтләрен күрсәтеп китәргә була Казан галимнәре тарафыннан язылган һәм 1967 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» («Урта Идел һәм Урал буе татарлары») дигән хезмәт аеруча игътибарга лаек. Tai ер халкының тарихына, этнографиясенә, фольклорына, сәнгатенә багышланган бу энциклопедик хезмәт моңармы ба.ылгаи башка җыентыклардан бик иык аерылып тора. Бу Казан Тел-әдәбият һом тарих институтының соңгы еллардагы эур казанышы, тик шунысы кызганыч, әлегә кадәр бу кыйммәтле китап татарча чыкмаган. Дүртенче сорау: «Татар халкының тагын кайсы сәхифәләре әдәби гәүдәләндерүне көтә?» Бу турыда мин күп итеп, озын итеп сөйли алыр идем. Татар әдәбияты ечеч татар тарихы ул беркем аягы басмаган иксез-чиксез карурман кебек. Дерес, бу карурманга аяк басарга тырышып караулар булмады түгел, һәм минем әлеге романым да шул тырьшып карауның бер мисалы булып тора. Тик шулай да мондый берәнсәрән әсәрләр генә безме, әлбәттә, канәгатьләндерә алмый Бэз'э чын-чынлап тарихи роман жанрын тудырырга кирәк. Моның өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр бар. Бүгеннән алып берьюлы унлап язучы бары тарихи жанрда гь на яза башласа да. беркайчан да бездә тема һәм материал кытлыгы булмас иде Менә шундый бай ул татар тарихы, төркиләр тарихы! Татар тарихы дигәндә мин хәзерге Татарстан территориясендә яшәгән татарларның үткәнен генә күз алдына китермим. Татарларның, казакъ, үзбәкләрнең, кыргыз, башкорт, тәркмәи, кумык һәм башка төркиләрнең борынгы тарихы һәм культура байлыклары күп очракта уртак. Бу уртаклык кайчандыр күчмә булган һәм төрле тарихи шартларда үзара аралашып беткән төрки халыклар тарихының бер үзенчәлеге булып тора. Мәсьәләгә менә шул күзлектән караганда, татар халкының тарихы, әйтик. Болгар яисә Казан тирәсе белән генә чикләнми Бик борынгы гуниарнын да, Алтай төрекләренең дә. хазарларның, угызларның, бә- жәнәкләрнсн да бүгенге тагарга күпмедер катнашы бар. Борынгы болгарлар, кыпчаклар исе турыдан-туры безнең бабаларыбыз булып иеопләнелэ Ләкин шул үк аакыгта алар безнең генә бабаларыбыз да түгел. Димәк, тарихка мврәжәгеть иткәндә, боларның барысын да истә тогарга кирәк. Шулай да тарихның кайсы сәхифәләре әдәбиятта яктыртылуны көтеп ята соң? Минемчә. монда тортеп күрсәту урынсыз булыр иде Язучыны кайсы чор, кайсы вакыйга, кайсы факт рухландыра, vn шуның турында язә ала. Әйтик, егете ибне Фаз- лан язмаларына нигезләнеп, Болгар турында яңадан өч-дүрт роман язарга мемкин. Яисә шул уи болгарларның монгол яуларына каршы сугышларын искә төшерегез, дерес. бу хакта материал куп сакланмаган, ләкин гомумән монгол яулары турында ярдәмче әдәбиятның и-әбе-хисабы юк. Мәсәлән, шул чорның, атаклы шәхесе Бачман үзе генә ни тора! Монголларга баш имәгән Һәм илбасарларга каршы туктаусыз көрәш алып барган_Ьу кыпчак батыры турында гареп, фарсы тарихчылары гыЯГтү* гел, Иделдән әллә кайда ерактагы кытайлар да бик яхшы "Белгәннәр һәм менә шул белгәннәрен үзләренең тарих китапларына теркәп калдырганнар. Бүгенге көндә Ба«ман безнең тарихи романнарның, сәхнә әсәрләренең, сынлы сәнгатьнеи «ң яраткан героена әверелсә, бик яхшы булыр иде. Яки менә исемнәре тарихта сакланып калган башка шлхьсләрне — Кол*алине. Сәйф Сарайны. Мөхәммәдьярны алыгыз. Тарихи романнарга лаеклы кешеләр түгепмени болар? Әлбәт*ә, лаеклы! Тик алармы тарихи әсәр геройлары итеп сурәтләү өчен язучыдан кыюлык, тәвәккәллек һәм тмрән белем сорала. Бишенче сорау: «Романны язганда нинди кыенлыклар кичердегез?» Романны язганда кыенлык кына түгел, чынчынлап тәмуг газаплэры кичерергә туры килде. Ләкин мипем хәзер ул турыда сүз кузгатасым килми, аинаоы ул иҗат газаплары турында берике сүз белән сөйләп тә булмый. Кичергән газапларның, кыенлыкларның кайберләрең бары искә төшереп китәргә генә мөмкин Язган вакы-та миңа дтимм рәвештә диярлек белемсезлек кыенлыгын татырга туры килде Еш кына иң гади нәрсәдә каләмем төртелеп туктап калды да. шул «гади» иәрсәнен төбенә төшәргә тырышып, китаплар актарырга кирвк булды. Мәсәлән бол- Ифларда һәм гомумән төркиләрдә байрак булуы мәгълүм нәрсә Ләкин ул байраклар нинди төстә, нинди формада булган сон» Миңа бит «байрак» дип кенә котылырга ярамый, миңа аның төсен, рәвешен сурәт, ләргә кирәк. Укыган китапларда мин бу хакта берни очратмадым. Таныш белгечләрдән сораштыру да нәгиҗә бирмәде. Дөрес, монголларның ал байрагы. Мисыр мәмЛҮКЛООенен (кыпчакларның) яшел байрагы хакында мим болаи да белә идем. Әмма борынгы болгарлар эчен ал, ашел төсләрнең туры килүен-килмәяен мин берничек тә хәл итә алмадым. Терки халыкларда байрак һәм штандарт мәсьәләсенә багышланган махсус мәкаленә миңа бары роман журналда басылып чыккач кына укырга .туры килде. Моннан тыш тел мәсьәләсен алып корыйк. Минем эчен бу ягъни тел мәсьәләсе, иң кыеннарның кыены булды Мин болей фикер йөрттем: эсерда взкыи'а 920 елларда бара. Димәк, бу чорда болгарлар әле гарәпләр белән да фарсылар белән да ныклап аралашмаганнар Димәк, б о лг асларның теле чагыштырмача саф терки булырга тиеш. Болгар теле еркимең ниндирәге булгандыр — хәзергә чувашныкы көбәгеме. әллә башкасымы — мәсьәлә аидө түгел. Тол мәсьәлә шунда: болгар теле — терки, Теркиной до гарәп-фарсы белен чүпләнмәгәне. Шулай булгач, чорчы дерее итеп күз алдына бастыру эчен мин дә шундый чүпләнмәгән терки белем азарга тиеш түгелмени?! Ләкин бүгенге әдәби <ел байлыгы в»ео минем уэ тел байлыгым водамендэ генә мондый эшне 6аш»арыл чыгу мөмкин түгел, Монда инде миңа борынгы терки топ12 «К У.» М в. 177 не һәм шулай ук хәзерге заман төрки телләрне өйрәнүдән башка чара калмады. Әйтергә кирәк, ул вакытта өле «Древнетюркский словарь» («Борынгы төрки телләр сүзлеге») чыкмаган иде, һәм мин бер ел буе диярлек В. В Радловның сигез китаптан торган «Төрки телләр сүзлегепн. Махмуд Кашгари сүзлеген, С. Е. Малов һ. б. сүзлекләрен, башка әдәби-тарихи чыганакларны күздән кичердем. Алай гына да түгел, аерым темалар буенча (әйтик, төзелеш, административ, хәрби, медицина, мифология һ. б буенча) үзем ө«ен мин кечкенә- кечкенә махсус сүзлекләр төзедем, һәм шул ук вакытта мин галимнәр «библиографик аппарат» дип атый торган нәрсә дә булдырдым, у/ Алтынчы сорауларында студентлар роман авторының иҗат планнары белән кызыксыналар. Мин үземнең яза торган яисә язылачак әсәрләрем турында алдан шауларга яратмыйм. Газета-журнал битләрендә: фәлән вакытка фәлән нәрсә төгәллим, дип алдан әйтеп кую ул меңләгән укучылар алдында, халык алдында вәгъдә бирү белән бер. Ә бит вәгъдә биргәч, һичшиксез, аны үтәргә кирәк! Шулай да мин ул сорауга да җавап бирергә тиешмен, Иҗат планнарым минем бик зур. Киләчәктә дә мин төрки халыкларның. аеруча үз халкымның, төрле чор тарихын өйрәнүгә багышларга уйлыйм. Өйрәнгәч, әлбәттә, романнар язармын дип өметләнәм. Болгар турындагы беренче романнан соң уин туннар белән җенләнә башладым. Тарихта төрки халыклар турында булган иң беренче чыганаклар менә шул туннарга карый. Шулай итеп, мин үземнең киләчәк әсәремдә төрки халыкларның документлар белән расланган иң беренче тарихи чорын күрсәтергә уйлыйм. Бу инде Болгар да, Казан ханлыгы да, Алтын Урда да түгел. Болары— монда, үз җиребездә; вакыт арасы да якын. Мин тасвирлаячак гуннар исә миңа таныш булмаган территориядә моннан ике мең ике йөз еллар элек яшәгәннәр. Күршеләре — борынгы кытайлар, монгол, маньчжурлар, иран халыклары, кыпчаклар^ кыргызлар... Малчылык белән шөгыльләнүче күчмә халык. Ярым кыргый, сугышчан халык. Нәкъ Бөек Кытай стенасы салынган еллар. Цянь империясенең таркалуы, Хань империясе белән туннарның, я үләм, я калам дип, канга батып сугышкан еллары. (Гуннарның атаклы юлбашчысы (кытайча) .Модэ Шаньюйның рәхимсез көрәштә җиңеп ч'ыккан һәм үз халкын мәңге үлемнән, эзсез югалудан саклап калган еллары... Әйе, безнең халыкның бик ер<*к тамырлары менә шул канлы елларга барып тоташкан. Искиткеч кызык тема. Төн йокыларын калдыра торган, материалның ифрат дәрәҗәдә катлаулы, ят һәм авыр булуын дв оныттыра торган тема. Хәзергә мин бары менә шуларны гына әйтә алам. Тагын шунысын да әйтергә була: роман «Сызгыра торган уклар» дип аталачак (исеме бар!). Сызгыра альюмы ул, юкмы һәм кайчан сызгырып җибәрер — анысын әлегә үзем дә белмим.