Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙФ САРАЙНЫҢ ЯҢА ӘСӘРЛӘРЕ

Идел буе терки шагыйре Сейф Сарай1 моңарчы безгә «Гелестаи бит» терки» кулъязмасындагы әсәрләре белән генә мәгълүм иде. 1965 елда үзбәк галиме Насрулла Дәүраиов әдипнең яңа әсәрләрен таба һәм аларның бер елешеи матбугатта игълан итә ’. \ Үзбәк әдәбиятына караган борынгы кулъязмалар белән танышып йөргәндә ул Үзбәкстан ССРның Коканд районы Ленин исемендәге колхоз члены Камалхан Солта- ноата «Ядгярнамә» исемле бер кулъязма китап очрата. Аның бабаларыннан берсе унсигезенче йөздә Гарәбе танга хаҗ сәфәренә барган икән. Шунда аңа бу китапны ниндидер сәүдәгәр бүләк ^ңирдә ни барЦ СӨҺӘЙЛ БЕЛӘН ГӨЛДЕРСЕННЕҢ ЧОКЫРДАН ЧЫГЫП КАЧУЛАРЫ — Бу кич сиңа вә миңа килде бер ииз Диде Сеһәйлгә Гелдерсен. торып тиз.— Чокырдан без чыгып ерак качаек. Бу җирдә, агламый, күңел ачаек. Сеһәйл киде торып кызлар киемен. Чокырдан карады — юк иде бер кем. Алар икәү аяк атлады юлга. Тирәне алтын ай күмгәндә нурга. Икәүләп китте гашыйклар еракка, Эләкми юлдагы корган тозакка. Юлыкты сахрага нке адашкан.— Җәһәннәмдәй нде сахра кояштан. Юк анда су һәм икмәк алларында. Мәгәр булса да акча яннарында, Очып килмәс иде кошлар бу җиргә. Табылмас бер йотым аһ орган иргә... Сусап егылды ач Гелдерсен анда. Бу чүлдә кем бирер ярдәм аларгаП Сеһәйл азык, сусын ззләп юл алды: Яры җан биргәнен күрми дә калды.» Сеһәйл шул буш далада калды ялгыз. Бу хәлне күрде тик ай һәм дә йолдыз. — Миңа кирәк.— диде,— яр берлә үлмәк. Газаплар берлә калмак кемгә кирәк!! — Шулай дип орды уп хәнҗәр үзенә: Күренми калды киң галәм күзенә.» Сеһәйл аһ итте,—купты ком бураны. Каралтып күк незен япты тузаны. Алар естен күмеп комнар еепде.» Бу хәлне бары тик бер сахра иүрдә. Сеһәйл ирләрчә үлде, куркусыз — шәп! Ни хәл итәр идең гәр калса йомшап! Булыр микән сею моннан да кечле,— Ике корбан хәяттан бергә күчте;.. Хатын — дустыр, газиз ир. син сееп дәш. Авыр чакларда бергә ул. чын иптәш. Дусы бул син аның, күңел биреп сей. Акыл-киңәшләрен — җәүһәрләрен җый. I к и з — бу урында җайлы вакыт мәгънәсендә. СӘПФ САРАҢНЫҢ ЯҢА ЭСӘРЛОРВ Кипеп күңелгә Мәҗнүн. Лайла яды. Бу сүзләрем кәгазь естена яуды. Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь. Аларның ялганы юк. бар да хаклар. Минем язмамны укыр барлык илләр, Сөһәйл еакыйгасен шуннан белерләр. Бу Сәйфи Сарайны, тәңре, кызган. Фани дөньяңны коткар син золымнан. Җиде йөз туксан алты'. нәүрүз ае. Төгәлләде моны Сәйфи Сарай. Сагышлар диңгезенә кермә, Сәйфи, Беренчелекне бер дә бирмә, Сәйфи. Моны җитмеш беренчедә, алыстан Якын телгә күчерде Н. Арсланг . Әман, тәкъсир! Каты күңелле булма, Маһирлекне үзеңчә дәгъва кылма, Кабул ит, мин — фәкыйрь алдыңда зари. Ерактагы бабам Сәйфи Сарай. « ө Сәйф Сарайның яңа табылган әсәрләре әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдә мөһим чыганак булып тора. Моңа кадәр аның туган җире Сарай шәһәречә нисбәт ителеп йөртелә иде. Хәзер инде без әдипнең Камышлыда5 6 7 туып, белем алыр өчен Сарайга килүен һәм биредә шагыйрь булып танылуын беләбез. кҮсүб тофрагым...» дип башланган дүртьюллык әдипнең Мисырга китү сәбәпләрен ачыклауга да яктылык сирпи. С. Сарай үз Ватанын ирекле көннән ташлап китмәгән икән. Шигырьдән күренгәнчә, бу хәлне ул бик авыр кичерә: Ничук миңа фәләк җәур әйладе, кандай гөнаһым әар!1 Илаһа, әйлә кәм җәүрең, бән илгә садик ул ирдем. Бу юллардагы уй-кичерешләрнең табигыйлегенө. эчкерсезлегенә һэүл^реальлегенэ ышанмау мөмкин түгел. Шагыйрь туган иленнән аерылып, нинди генә кыен хәлләргә төшсә дә, дәрвишлеккә бирелми, дөньявилыгын саклап кала. Аның өчен, теге «дөнйа җәннәтепннән бигрәк, җирдәге якты тормыш кьТйммәт. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны (1394) нәкъ менә шуның бер матур мисалы булып тора. Авторның игътибары, беренче чиратта, дәвер җәфасына юнәлгән. Мәгълүм булганча, 14 йөзнең 80—90 еллары— Аксак Тимер походларының иң көчәйгән „чоры. Бу дәвернең алдынгы кешеләре 5 Милади 1394 елга туры килә». 5 Сәйф Сарайның моннан~ЪЙ1и йөз сиксән еллар чамасы элек язылган бу поэмасын хәзерге заман татар теленә күчергәндә, мин аның ритмикасын, үз рифмаларын мөмкин кадәр сакларга тырыштым. Сүэен-сүзгә. юлын-юлга күчергән академик тәрҗемәгә караганда, болай күчерү борынгы шагыйрьләребезне җанлырак гәүдәләндерергә ярдәм итәр дип уйладым.— Н. Арсланов. 7 Әмма хәзергә моның кайсы Камышлы булуын кистереп әйтү кыен. Чөнки бу исемдәге авылкалалар Идел буенда гына да берничә Аларның берсе, мәсәлән, хәзерге Кемышин тирәсендә урнашкан була. Камышлы (Kamyschly) исемле бу шәһәр Б. Шпулер китабындагы (Die Goldene Horde, 1965. Wiesbaden) Алтын Урда картасына да төшерелгән. Шулай ук бу кала Куйбышев өлкә музееның тарих бүлегендәге Урта гасырлар картасында да бар. --------- -- - тиран политикасына каршы керошүне үзләренең намус эшләре итеп карыйлар: мәшһүр галим Мехәммәд әл-Бәззази (1344—1 424), мәсәлән, шушы елларда Аксак Тимернең явызлыгын фаш итеп чыгышлар ясый Әжмәт_Ү£гәнжи ~ бу тиваниы «башсыз», «кам эчүче» дип атый. С. Сарай үз дастанының баштагы юлларында ук Акгак Тимернең җир өстендә «су тикин» каннар агызуын, туганнарны бер-берсеннән аерылырга мәҗбүр итүен сурәтли. Сәһәйл белән Гелдерсеннең һәлакәте дә нәкъ әнә шул золымгаделсезлекләр аркасында туган бер күренеш булып кабул ителә. Бу ике геройның трагедиясе укучы күңелендә еәхши политика уздыручыларга карата нәфрәт тойгысы уята. «Сеһәйл вә Телдерсен» дастанында С. Сарай үз чорының актуаль мәсьәләләрен чагылдыра- Бу хәл әсәрнең эчтәлегенә дә тәэсирсез калмаган. Традицион багышлаулардан азат 8 9Вулуы, тормышчан күренешләрнең чагылуы, дййи мотивларга урын бирелмәве белән дастан урта гасырлар Шәрык әдәбиятында үзенчәлекле урынны ад>:п тора. СеһәйЛНе. мәсЗЛән. 10лД6ра?н бсрпяйди eplliauinn.nu iaap ярдәмендә дә түгел, ә үзенең тәвәккәллеге, кыюлыгы белән коткара. Гомумән. Сеһәйл белән Телдерсен вакыйгасе Шәрыктә киң таралган Ләйлә-Мәҗнүн. Фәрхад-Ширин. Гөл-Нәүрүз кебек мәхәббәт тарихларыннан үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Аерым фактлар дастан сюжетының реаль җирлеге бүлү ихтимадлыгына да ишарә ясыйлар. Беренчедән, автор үзе бу хәлнең «чын» икәнлеген кат-кат телгә ала. Икенчедән, халык телендә «Сеһәйл ве Телдерсен» сюжетына охшашлы легендалар яши. Аларда егет — Туктамыш хан улы. у кыз Аксак Тимер кызы дип күрсәтелә- Шунысы меһим: Чиләбе өлкәсендәге мәшһүр «Тамерлан мадерасы» ' да бу легендаларга бәйләнешле. Легенда мәгълүматларына караганда. Аксак Тимер сугышчылары хәзерге Тамерлан станциясе тирәсендә егет белән кызны куып җитәләр. Тигезсез сугышта егет һәлак була. Кыз исә үз-үэеи хәнҗәр белән кадап үтерә. Ахырдан Аксак Тимер шул урынга манара кордыра 1889 елда Э. Ю Петри җитәкчелегендә уздырылган археологик тикшеренүләр дә манара төбендә хатын-кыз күмелгәнлеген раслады Кыскасы, С. Сарайның үз әсәренә сюжет итеп билгеле бор тормыш вакыйгасен алуы бик ихтимал’Әмма Аксак Тимер кызы һәм Туктамыш улы хакында язма тарихи чыганаклардан өстәмә дәлилләр тапмыйча, бу мәсьәләгә катгый җавап бирүе момкин түгел. Кызганычка каршы, - әлегә андый мәгълүматларның табылганы юк Шулай ук әсәр сюжетының тарихи нигезен ачыклауда Телдерсен исеме белән бәйләнешле башка характердагы легендаларның яшәве дә естәмә кыенлык тудыра v «Сеһәйл вә Телдерсен» дастанындагы сүзләрнең, гыйбарәләрнең, тропларның һәм грамматик формаларның төп өлеше бүгенге сөйләм һәм язма телебездә, диалект- гарда иркен кулланыла. Мәсәлән, «ипи» сүзе борынгы язма истәлекләрдә һем күп кенә терки телләрдә күзгә ташланмый. Ә инде татор теле өчен хас булган бу сүзгә С. Сарай берничә мәртәбә мөрәҗәгать ите «Тартук» - сүзе белән дә шундый ук хәл: кыз белән егетнең үзара мөнәсәбәтен ачуда, алдрның бер-бәрсенә тугрылыгын тагын да калку күрсәтүдә шагыйрь бу терминнан оста файдалана. Кыскасы, шул чор тормышы белән тыгыз бәйләнештә туып, гуманистик тенденцияләрне елга Сергеи •Сәһәйл еә Телдерсен» дастаны —урта гасыр төрки-татар әдәбиятында күренекле урынны алырга лаек әсәр. «Ядгяриамә» кулъязмасындагы С. Саран әсәрләре шагыйрьнең тормыш һәм иҗатын өйрәнү өчен генә түгел, гомумән, элекке әдәбиятыбызны, тарихыбызны, телебезне тикшерү өчен дә әһәмиятле чыганак булып тора.