Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮР АРТЫНДА ЯҢА ҮРЛӘР БАР

Татар шагыйрьләренең 1971 елдагы иҗатлары турында ер шагыйрь болай дигән: кешеләрнең үзләренә караганда аларның җырлары яхшырак, матуррак. Бу. мөгаен, дөрестер Кеше җырга, дөньялыкта кылганына, ирешкәненә өстәп, тормышка ашмаган хыял-шатлыкларын. иң газиз хисләрен, иң яшерен серләрен дә өсти шул. Чөнки кеше җырга, аның зурлыгына, бөеклегенә ышана. Җыр — мәңгелек юлдаш. Кешеләр белән җыршигырь дә дәверләр үткән, утлар-сулар кичкән, зәңгәр күк катларына менгән, шахталарга төшкән, данлы яки мәсхәрәле вакыйгалар шаһите булган. Гади халык җырны үзенчә юлдаш иткән, хөкемдарлар аны үзенчәрәк иш иткән, табигый, җыр-шигырьне тудыручы шагыйрьләрнең үзләренә дә караш төрле дәвердә төрлечәрәк булган. Берәүләр шагыйрьләрне зур көч йяләре дип таныган, берәүләр, хезмәтләрен җитдигә санамыйча. еларга сабыйларына карагандай, көлемсерәбрәк караган, берәүләр аларны күккә күтәргән, берәүләр үч алган._ Бүген дә һәммә кеше шигырьгә бер төрлерәк карый, аңлый һәм бәяли дип уйламыйм. Ләкин шигъриятнең, гомумән, әдәбиятның җәмгыятьтәге зур роле хәзер һәркемгә ачык, ул — Зсрури ихтыяҗ. Реалистик суз сәнгатенең иҗтимагый тормыштагы олы урыны бездә элек-электән традицияләр белән раслап киленгән һәм бүгенге сәясәт белән дә ныгытылган. Дөрес, төрле контингент халык арасында, кайчак хәтта сәнгатьнең үз кешеләре арасында да, бүгенге шигърият һәм шагыйрьләр турында сайрам, берьяклырак фикер йөртүчеләр очраштыргалый. Хәер, бусы инде кешенең тормышка карашына, эрудициясенә, эстетик зәвыгына һәм интеллектуаль дәрәҗәсенә бәйле. Шигъриятне белү — аны тудыручы халыкның үткән һәм бүгенге рухи тормышын нечкәләбрәк белү дигән сүз ул. Беләсең, өйрәнәсең, аңлыйсың икән — бик күркәм, белмисең икән, син халык күңелендәге нюансларны, тирбәнешләрне, тойгыларны тулы итеп белә алмаячаксың. Әлбәттә, бөтен кеше дә шигырьне бер дәрәҗәдә яратырга, аңларга тиеш, шигъриятне тирән тойган зат һичшиксез, бәхетле, аерым бер дәрәҗәле дип расларга җыенмыйбыз. Шигырьләрнең бер ишләре кешене исәпкә төшерергә, гамьсез рәхәтлеген җуйдырыр- га, күңел кылларын авырттырырлык чиертеп сагышландырырга, борчырга да мөмкин. Ләкин шунысы анык, намуслы шагыйрьнең, намуслы талантның иҗаты һәрчак про- РЛВИЛ ФЭИЗУЛЛИН ф VP АРТЫНДА ЯҢА ҮРЛӘР DAP ф телендә чыккан китаплары. Боларның байтагы юбилейлар уңае белен чыгарылды. Бу китаплар — шагыйрьләрнең 30 яки 20 еллык иҗатларын чагылдырган басмалар, димәк, әлеге авторларның иң әйбәт китаплары дигән сүз. һәрхәлдә, танылган шагыйрьләрнең тулырак басмалары укучылар кулына ирешү күңелле хәл. Бу китапларның авторлары кичерерләр дип уйлыйм, минем аларга тәфсилләп тукталырга мем- кинлегем юк. Ихтимал, аларны берьюлы дәррәү анализлап чыгарга кечем дә җитмәс, чөнки бу әдипләрнең күбесе, иҗатларын чорларга бүлеп, аерым тикшерелергә лаек. Бу очракта әдәбият белгечләре ярдәмгә килерләр дип уйлыйм. Минем максатым үткән елда язылган поэзия әсәрләрен анализлау булганга күрә мин фәкать яңа әсәрләргә генә, анда да, поэзиябез үсеше тенденцияләрен, андагы сыйфати үзгәрешләрне характерлый торган шигъри әсәрләргә генә тукталырга булдым. Сүзне өлкән шагыйребез С. Хәкимнән башлыйсы килә. Үткән ел әдәби җәмәгатьчелек зур күтәренкелек белән, бәйрәм рәаешендә, аның 60 еллыгын билгеләп үтте. Була шундый юбилейлар яки юбилярлар, алар турында тантаналы кичәдә сөйләгән чыгышларны бүтән җирдә кабатлап булмый. Ничектер, уңайсыз, дөреслеккә туры килеп бетми. Ә менә С. Хәким иҗаты турында юбилей кичәсендә сөйләгән докладны яки чыгышларны, анда әйтелгон фикерләрне биредә дә рәхәтләнеп китереп үтәргә мөмкин. Моңа беркем дә гаҗәпләнмәс, күпсенмәс яки кызармас, гайре табигый дип санамас. Күрәсең, чын талант турында сүз кайда да бер. Талант ул талант инде. Андый әдипнең үз мәктәбе бар, үз шәкертләре бар. Сибгат Хәким дә — әнә шундый бәхетле язмышлы шагыйрьләрнең берсе. Бу очракта Сибгат Хәкимне, олы шагыйрь яки илнең олы бүләкләренә лаек, хезмәте зур әдип булудан бигрәк, 1971 елда актив эшләгән шагыйрь буларак, беренчеләрдән телгә алам. Ул үткән ел яшьләрчә бөр зур дәрт белән аерым бер мәгънәгә ия әсәрләр язды, «Казан угларыонда зур бер шигъри цикл һәм поэма чыгарды. Моннан тыш, байтак публицистик мәкаләләр һәм, ниһаять, «Күңелдә юылмаган эзләр» исемле проза белән язылган истәлек язмасы укучылар кулына барып иреште. «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы үткән елда басылган иң уңышлы поэтик әсәрләрнең беосе. Ул Тукайга багышланган. Уйлану рәвешендә язылган, бер караганда, шагыйрьнең тормыш чорларын гына чагылдырган бу поэма үткәнгә карый сыман, асылда, ул — киләчәк турында, илнең, телнең, әдәбиятның киләчәге турында. Халыкның талантлы уллары турында, аларның рухи дөньядагы урыннары, язмышлары, батырлык һәм намусларына тугрылык дәрәҗәләре турында. Өем тыныч, Аккош күле тыныч, Тыныч түгел нигә бу җаным! Чорны чорга якын куеп карыйм, Вөҗданына аның — вөҗданым. Өч гомерен аның яшәп җирдә Чагыштырыр эшем бармы соң! Җырны җырга якын куеп карыйм. Намусына аның — намусым. Шагыйрь нинди генә авыр чорда һәм нинди авыр хәлдә дә ТукаГ кебек бөек затны биргән халыкның рухи көч чыганагын эзли, шуны таба, горурлана, бүгенгесенә сөенә, тормыштагы аерым кимчелекләр өчен борчыла, ваемсызларны кисәтә. Халык, Тукай, без. үткән, хәзерге, киләчәк. Менә поэманы колонналар кебек тотып тора торган категория-төшенчәләр. Шагыйрь, ил улы булып, намуслы шагыйрь булып, бик күп нәрсәне Э“енә алган бу сүзләрнең үзара бәйләнешләрен һәм эчке мәгънәләрен эзли. С. Хәким үз гомерендә Тукайга багышлап тулы бер поэмалар циклы иҗат итте. Бу поэмаларга карап аның шагыйрь буларак үсеш эволюциясе^ чамаларга мөмкин. «Кырыгынчы бүлмә» белән «Шагыйрьнең бала чагы» һәм «Пар ат лар арасында аерма зур. Аерма шунда—хәзергеләре камилрәк, тирәнрәк. Әлбәттә, һәр әсәрне, иң әүвәл, язылган вакыты, чоры күзлегеннән карап бәяләү зарур. Әгәр кайчан да булса Тукай турында төрле әдипләр тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрне бөртекләп җыйнап, томлап чыгарсалар, бу поэма алар арасында күренекле урын алыр дип ышанам. «Казан утлары»ның беренче санында чыккан зур шигъри циклы да әдипнең актив эшләве турында свили. «Күңелдә юылмаган эзләр» исемле истәлек-язма турында фикеремне матбугатта белдергән идем инде Өстә- ейтәсе килгән шул: беренчедән, беек җиңүне тәэмин иткән солдатларның гади бөеклеген, авторның материалына тугры мәнәсәбәтен күрдек, әсәр ышандыра, дулкынландыра, сугышка нәфрәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияли; икенчедән, осталык, фикерләрне җыйнак һәм поэтик бирә белү ягыннан бик озын язарга яратучы кайбер прозаик иптәшләргә гыйбрәт алырлык нәрсәләр бар кебек бу әсәрдә Шагыйрьнең соңгы поэмасында «Вакыт, йомгакларга вакыт» кебек сүзләр очраштыргалады. Йомгакларга кайсы вакыт яхшырактыр, анысын әйтүе кыен. Әмма бер нәрсә анык — хәзерге вакыт Сибгат ага эчен хәким шагыйрь булган вакыт, халыкның аннан олы сүз кеткән вакыт, аиын » һәммәбеэ эчен дә бик кирәк вакыты. Ченки «үр артында яңа үрләр бар», Гыйльметдин куйган тәрәзәле әйләргә, таң нурлары белән бергә, рухи яктылыкны да әле бик күп иңдерәселәр бар. Баштук, ахры, күзгә чалындым мин: — Яшь,— диделәр,— яңа! — диделәр.» Ә картайгач: — Бу яшәгән саен Гел яшәрә бара! — диделәр. Таныдылар чынлап илле яшьтә. Зурладылар фәкать алтмышта». Берәүләргә уп да насыйп түгел. Мин бик риза мондый язмышка. Бу юллар икенче бео елкән шагыйребез Н. Арсланоеның «Мин бик риза» дигән шигыреннән китерелде. 30 да булмаганнан, ихтимал, 50 дә дә шагыйрь чыкмас. Шагыйрь һәрчак шагыйрь. Биеклекләр генә терле. Нури ага 20 дә дә. 40 та да шагыйрь булган, ләкин зур шагыйрь итеп үзен соңгы ун елда танытты. Шигърияттә үэ биеклеген сызды. Шагыйрьдәге яңарышны шигъриятебездәге бор күркәм, шактый сирәк очрый торган күренеш дип кабул игәргә кирәк. Шагыйрьнең осталыгы, тематик диапазоны, үзгә аһәңе турында үткән елда «Казан утларыанда чыккан ике зур шигырь циклларына карап хокем йортеп була. Читтә каламыни Ил җанлы ир — Шагыйрь урыны — алгы сафларда! Алгы сафта барган кешеләрнең Рухы тошми авыр чакларда. Илне олылау, рух күтәренкелеге, тормышны, яшәүне сою — шагыйрь ижатының эчтәлеген билгеләүче топ сыйфатлар. Ул — гашыйк шагыйрь. Мәхәббәт шигырьләрен Н. Арсланов кебек, аныңча дәрт белән, рәтен белеп язган шагыйрь, белмим, арабызда тагын кем б.тр икән! Мәхәббәт турында шактый күп языла һәм язабыз. Кайчак башны югалтып язабыз, кайчак сыкранабыз, шыңшыйбыз. Нури аганың бүтәнчәрәк, аның егетләрчәрәк чыга: сойгәнен дә данлый, зурлый белер, үзен дә тошер- мәс, горур торыр, шунда ук кеше булып доньяда яшәүнең олылыгын да раслар. Яшәргә әйдәү, кеше булырга, ышанырга, гадел булырга әндәү һәм укучылар күңелендә мәгълүм бер дәрәҗәдә шуңа ирешү — бу шагыйрьлек. Шагыйрьнең хәтта элегик строфаларында да арысланлыгы уянып китә. И кыска гомер — дөньяга бер карап алу гыиа. Алышыр идем җәннәтен Дөньяның тәмугына. Шәрык шигъриятен шәп үзләштергән, терки телләрнең нечкәлекләре- белгән шагыйрь оста тәрҗемәне буларак та яхшы сүз белән искә алынырга лаек Тугандаш халыкларның байтак шигырь җәүһәрләре белен без үэ телебездә оның терҗемелерз еша таныша алдык. Н. Арсланов — үткен елда актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Аның «Партияле кеше дилер мине». «Язгы тамчылар». «Мэрцишор», «Сагышларым», «Далаларым» кебек шигырьләре 1971 елның иң яхшы әсәрләре рәтендә саналырга хаклы. С. Хәким һәм Н. Арсланоа. Бу ике әдипне, иҗатлары белән бер-берсеннөн шактый ук аерылып торган ике шагыйрьнең исемнәрен рәттән китереп үтүем — аларның ел дәвамында актив иҗат итүләре ечен генә түгел, зур һәм бик кирәк бер уртак сыйфатлары өчен дә Ул сыйфат — аларның яшьләргә якын була алуларында, кирәк чакта алардан өйрәнә дә алуларында. Яхшы өлкән шагыйрьләрнең яшьләргә йогынтысы, яшьләрнең алардан өйрәнүе табигый. Ә менә өлкәннәрнең яшьләр дәртен, тыелгысыз хисен, фикерләү стилен, индивидуальлеген нечкә тоеп, аларны үз рухларына өсти алуы — бу — егетлек, бу — яшәрә алу, киң күңелле була алу дигән сүз. Кызганычка каршы, бу һәркемнән булмый. Я чыккан китаплар саны, я тәкәбберлек, я еллар комачаулый... Иҗатлары белән яшьләрне сокландырырлык, шул ук вакытта алардан да өйрәнә алучы өлкән шагыйрьләрдән мин шушы ике генә исемне атый алам: С. Хәким, Н. Арсланов. Әдәбиятка 30 нчы елларда ук килеп, поэзиябезгә 40 еллап хезмәт итүче елкән буын шагыйрьләренең яңа әсәрләрен аеруча зур игътибар белән укыйсың. Осталык- ларының серенә төшенәсе, шагыйрьнең теге яки бу теманы менә бүген ни өчен актуаль итеп алуын беләсе, фикер тирәнлеген ачыклыйсы, идея-художество кыйммәтен үзеңчә бәялисе килә. Ветеран шагыйрьләребезнең берсе Хәсән ага Туфанның «Кармәт эскизлары» исемендәге шигырьләр циклын әнә шундый уйлар белән, кызыксынып укыдым. Бу шигырьләр шагыйрьнең моннан 55 ел элек аерылган туган җиренә — туган авылына кайтып зиярәт кылу тәэсирләре нәтиҗәсе. Кармәт кайчандыр зәңгәр сәдәпле киндер күлмәк кигән егегне озаткан булса, хәзер чал чәчле, дөньяның төрле җилдавылларын кичкән, олы шагыйрьне каршы ала. Дулкынландыргыч очрашу! Әйе, авыл үзгәргән, кешеләр үзгәргән. Бу үзгәрешләр шагыйрь күңеленә дә күчә. Үзгәрешләрнең яхшы якларын күреп, ул балалар кебек куана. Шагыйрьгә шулай ук яшьлеген хәтерләткән урыннар бик газиз, ул аларны эзли. Урманнарга бара, яланнарга чыга, чардуганнарга барып баш ия. каеннарга, талларга дәшә, йолдызларга суз ката. Чагыштыра, уйлана, хыяллана, шагыйрьләр турында да, аларның тормыштагы хакыйкый бәяләре турында хәтереннән чыгармый. «Әдипләр-шагыйрьләр гомере — илдәге гомуми милек ул», «Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир» дигән җырдагы сыман, туган җирнең газизлеге, аның бер рухи таяныч ноктасы, кешенең кешелеген арттыру чыганагы икәнлеге турында бу шигырьләр циклы. Әнә якташ шахтерларын искә алып шагыйрь нәрсә ди: Кайтканнар Геркулес кебекләр. Ахырда тол йортка кайтканнар. «Кыямәт көнгәчә»— дип кенә Зиратта йокларга ятканнар. Икенче бер җирдә шагыйрь болай ди: Әплүпе, бәллүле талларым! — Тиккә дә тибрәлгән тирәгем!— Нәкъ сезнең шикелле өле дә Җилсез дә тибрәнә йөрәгем. Йомасы идем мин, якташлар. Күзләрне мәңгегә йомасы— Коткарды илемнең, җиремнең, Тирәкнең, талымның догасы. Тулаем алганда, бу шигырьләр күңелдә якты гына эз калдыра. Шулай да без шагыйрьнең бик яхшы шигырьләрен байтак укыганга күрә, беркадәр чагыштыра да алабыздыр, бу — Хәсән ага өчен гадөти цикл. Акыл белән аллага тиң кеше Табар микән тәкать үзендә! Төкәнмәсме аның сабыр көче Иң җаваплы Авыр мизгелдә Кагылмаска Актык бер теймәга!» Ана кочагыдай шушы җирне Ай шикелле үле итмәскә. Үзе тапкан үлем көче белән Үз бешына үзе җитмәскә Акыл табармы үл!» Бу юллар икенче бер өлкән шагыйребез Шөй>н ага Маннур шигыреннән Аның ел ахырында журналда басылган шигырьләре әйбәт тәэсир чалдырды, Алар — уйлану, борчылу шигырьләре. Уйлар зур, чәнки кешелекнең уе, гама эур. Замана, Галәм, Табигать таҗы — кеше һәм аның кылган гамәле, мәхәббәт, шагыйрьнең шәхесе — шигырьләр менә шул турыда. Бик йөгерек уиылмасалар да, шактый төшле шигырьләр алар. Өлкән шагыйрьләрнең без—яшьләр өчен бер гомум гыйбрәтле я, ы бар: алар үз шигырьләрендә гомумән, иҗатларында, артык үгет-нәсихәтләмичә генә, яшәүнең ♦ бәхет икәнлеген, бар нужасы, бар ааырлыгы болен яшьле-о-ең гүзәл икәьен. гомумән ~ гомернең газиз икәнлеген искәртеп торалар. Без игътибар итмәтән, яки гамьсез = караган әйберләрнең, күренешләрнең кеше өчен күркәм яклэрь.н ачып бирәләр. J Вакытның кадерен белергә, җан белән ашыгырга, ил куанырлык эшләр эшләргә ■- өндиләр. «Казан утпарыонда «Чирмешен якларында» исемле шигъри романның икенче > кисәгеннән өзекләр басылды. Салих ага Бзтталның бу әсәре горле елларда, төрле & күләмдә, чәчелебрәк басылды. Болай басылу роман турында фикерне үз вакытыядт ” Җыйнап әйтергә беркадәр комачаулады да шикелло. Әсәрнең беренче кисәге аерыл. ~ китап булып чыккэч та аның турында аерым реценаия-мәкаләләр күзгә чалынмады < диярлек Ө тулаем алганда, әсәр кызык, гыйбрәтле, татар поэзиясендә шигырь беләч ** язылган беренче роман, заманында шактый шаулаган «Олы юл буйлап» кебек элик пландагы зур әсәр. Миңа калса, «Чирмешен якларында» идеа-зчтәлек ягыннан дт сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да уңай бәягә лаек әсәр. Романда авылның революция алды һәм аннан соңгы еллардагы хәле, терле сыйнфый катлаулар, алар арасындагы киеренке мөнәсәбәт, җир кешесенең, гади крестьяннарның аңы уяну, яңа тормыш тезү омтылышлары сурәтләнә. Форма ягыннан әсәр гадәти халык җырлары үлчәяә — 8X7 белән язылган. Ул йегерек укыла, җиңел аңлашыла. Әмма бу җиңеллек авыр процесс нәтиҗәсе. 8—10 сүздән генә торган куплетларга чор сулышын ер/, геройларны җанлы итеп бирә алу, яаныйгалар барышының не-т-ә нюа>еч шагыйрьнең иҗатын алып чорларга кырт ө«еп карау фэрмәльрәк эш бу пыр. шул • да лирик-фәлсәфи юнәлештәге шигырьләре аның соңгы еллардагы нис.гыиың йө; ■ < билгели. Соңгы елларда язылган байтак лирик, публицистик шигырьләре, -• рл?ры С/ фикернең дөреслеген раслый. Без урта буын дип йөрткән, о яшьләре белән инде ур-адзч узып бара тор ан буын соңгы 5—6 ея эчендә нык «дпюмшты Бөр». » дә сер түге». . .о«ад»ә ■ аграк алар турында ятәүфыйклы, йомшана буын дигәирек фикер йөри иде. Утсыз ҮР АРТЫНДА ЯҢА ҮРЛОР DAP тетен булмый дигәндәй, мондый фикернең тууына нигез дә бар иде шикелле. Чыннан да ир уртасы булып килгән бу буынның байтак вәкилләре шактый вакыт тормышның иң алгы сызыгында ук булмадылар, җәмәгать эшләренә бик атлыгып тормадылар. һәрберсе диярлек ялгызаграк һәм тынычрак юл сайлап, иҗатларында да тау- ташлар актармый, давыллар чыгармый, яшеннәр уйнатмый гына, спай гына, беркадәр уэ-узләренә сокланып, алсу таңнарда, чыклы сукмакларда сандугачлар җырын тыңлап, сөйгән ярлары белән бик озак әйләнгәләп йөрделәр... Әлбәттә, аларның һәрберсе ихлас куңелдән, шактый ук үҗәтлек белән иҗат итте, әдәбиятта үз йәзен табарга, үз урынын дауларга тырышты. Иҗатың белән үз-үзеңә һәйкәл куярга тырышу, бәлки, әйбәт омтылыштыр, ләкин ул һәйкәлләрне кая куярга соң? Аның ечен мәйдан кирәк, җирлек кирәк, халык кирәк. Бәхеткә каршы, аларның билләре сыеграк бу чор үтте инде. Ниһаять, ирлек чоры килде, чын мәгънәсендә өлгерү чоры килде. Бу буынның озаграк өлгерүендә, әлбәттә, объектив (сугыш, авыр еллар, белем җитенкерәмәү, вакытында тиешле әдәби тәрбия күрмәү) һәм субъектив сәбәпләр бар иде. Ниһаять, алар гәүдәләрен турайттылар, тормыштагы җаваплылыкны һәм табигый миссияләрен тоеп, дөньяга хуҗаларча карый башладылар. Дөнья киң икән! Нужа күрү дөнья күрү белән тәңгәл үк килеп бетми икән! Эш күп икән, кирәк күп икән. Моннан мең ел элеккеге тарих белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк, Мефистофельләр белән бәхәсләшергә һәм җиңәргә, туган җирдәге өч аршин җирнең бәясен ачыкларга. югалган яшьлекне эзләргә, яшьләй сугыш утында чыныккан фронтовиклар турында сөйләргә, хәзинәләр табарга, тагын бик күп, бик күп эшләр башкарырга кирәк икән. Артык имин көн кичермим микән! — -Булды шулай уйлап пошканым. Кагылмый күк чорның тыгыз җиле. Юк та бугай хәтта дошманым!.. Туры сүзне ярып әйткән идем, Җайланды да китте тормышлар — Минем дә бар шәхси дошманнарым, Яаып кына тора орышлар! Ш. Галиевнең бу юллары урта буындагы эчке сыйфатый үзгәрешне беркадәр ача сыман Әдәбиятның чисталыгы, рухи ныклыгы өчен кәрәшкәндә, табигый, гел «песәем» диеп кенә тормаслар, ят күз белән караганнар да булыр, кеше җаны өчен көрәш заманында орышлар да булыр. Шулай да үткән ел урта буынның, шагыйрьләргә караганда, проза өлкәсендә эшләүче өлеше активрак булды шикелле, һәрхәлдә, басылган әсәрләр, чыккан әсәрләр буенча шулай күренә. X. Камал, Ә. Баян, Р. Гәрәй, С. Сөләймановаларның яңа шигъри әсәрләре күренмәде диярлек, яки бик аз күренде. Боларның күбесе бүтән жанрларда көч сынадылар, берәүләре, күрәсең, яңа зуррак әсәрләр өстендә эшләгәннәрдер. Чагыштырмача актив эшләгән, аерым шигырь цикллары бастырган иптәш- 'ләрдән И. Юзеев, Ш. Галиев, М. Шабаевлар булды. Әмер булсын иде. шигырьне тик Ташка гына чокып язарга... Буш суз тезүчеләр бетәр иде! һай, бер шуны сынап карарга! (Ш Г алиев) Бу буын инде хәзер сүзнең кыйммәтен, дөньяның тозын белә, дуслык-иптәшлек- кең, кылган эшләрнең чын бәһасен белә. Юк, мин яши алмыйм алай: Күккә карап ятып, Ялган алла ясап, Сүзгә үрә катып... Үзем — утлар ягам. Үзем — дсрлим, янам. (И. Юзеев) Табига’ь. Машина. Алар арасындагы менәсәбәт. Тирәнрәк уйласаң, машина да, әлбәттә, табигать җимеше. Ләкин кешегә машинаның хуҗасы һәм шул ук вакытта табигатьнең игелекле баласы була алу җиңел түгел. Марс Шабаеаның «Җикән камыш* диген исем астында оялап бирелгән шигырьләре Кешенең табигать улы булганын, булырга тиеш икәнлеген искәртә. Кешенең физик яшәве эчен тәгаен кирәк табигый шартлар турында дәиьякүләм борчылу-исәп арткан заманда мондый шигырьләрнең кирәге икеләтә зур. Бу җәһәттән М. Шабаеаның «Салда сәяхәт» исемле китабы да игътибарга лаек. Роберт Әхмәтҗаиов. Холкы белән дә, иҗаты белән дә үзенчәлекле шагыйрь. Аның артык үзенчәлеге, калриэлылыгы каләмдәш иптәшләренә гел сеенеч генә китерми, кайчак сәерсендерә, кәефне дә җибәргәли. Ләкин ул — тумыштан шагыйрь, тегел поэтик күремгә, нечкә тоемга ия шагыйре. 60 еллар башында күпләрне омег- ләидереп, матур башлаган шагыйрь юл башындагы иҗади темпны тота алмады шикелле. 15 еллап гомер узды. Шагыйрь байтак китап чыгарды, яхшы шигырьләр, җырлар, поэмалар язды, зшләде... ӘмлЛа ул күбрәк эшли ала һәм эшләргә тиеш иде. Тиеш дип әйтәм, чәнки галант — ул халык байлыгы. Шагыйрьне^ язганнарын ихтирам иткән һәм талантлы дип санаган хәлдә, миңа калса, аның үзем чолгап алган мохитка, кешеләргә киң күңелле дустанә карашы җитенкерәми шикелле. Мин язганнарына карыйм, диапазонын чамалыйм, бер характерлы як: аның темалары я бик интим, я бик космик. Бүгенге яшәешебезгә — үзебезнең шатлыкнужаларга. әдәби процесска, хәл итәсе теге яки бу мәсьәләләргә Роберт беркадәр битараф шикелле. Каян килә ул битарафлык, күзәтүчән карашГ Тормышның вак-теягеннән әстен санавымы ул, үзен-үзе артык яратумы? Мин киләчәк эчен сәламәт акыл белән, борчылып яшәүче шагыйрьләр яклы. Роберт дәрес аңласын, бу әйтүләр аның талантына ышанудан, аны һәм тормышта, һәм шигьрьдә кәрәшчегражданин шагыйрь итеп күрәсе килүдән. Робертның күңелгә кереп калган шундый юллары бар; Беләсем, бик тигез салмадык эзне дә. Без дә бит бу җирнең баласы — Еллар сагыныр безне дә! Әйе. еллар безне күбрәк яхшы яктан сагынсыннар иде! 1971 елда М. Садри, М. Хәсәен, С. Шакир, чагыштырмача яшьрәкләрдән Е. Угкин, Б. Рафиков, П. Апушәа иптәшләрнең дә шигырь китаплары чыкты. Бу җыентыкларга тәфсилләп тукталмавымның сәбәбе шунда — алар миңа, кызганычка каршы, шигъриятебезнең бүгенге үсешен характерлый алырлык яки авторларның үз иҗатларына карага яңа сүз әйтерлек материал бирмәделәр Бу китаплар—авторларның чираттагы гадәти басмалары. Үткән елда чыккан эреле-ваклы барлык шигъри әсәрләрне барлап чыккач, шундый бер нәтиҗәгә киләсең: С. Хәким, Н Арслан кебек елкән буын тудырган яхшы әсәрләр белән рәттән, 65 елларда күтәрелеп чыккан шагыйрьләр бик актив иҗат иткән икән. Яңа әсәрләрнең саны ягыннан һәм сыйфатлары ягыннан караганда да үткәч ел шигырь оркестрында иң үзәк урынны алып алар торалар дисәм дә ялгышмыймдыр. Мин моны Р. Харисов, Р. Мингалимов, Ш. Махмудов. Г. Рәхим. Зелфәт. М. Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗаиов һәм тагын башка кайбер иптәшләрнең китапларым, басылган әсәрләрен күз алдында тотып әйтәм. Бер елны тары, икенче елны бодай уңа дигәндә*, урта буын шагыйрьләренә караганда. 1971 ел яшьләр иҗаты ечен аеруча уңышлы булды. Р. Харисов — уткәи елда иң актив иҗат иткен шагыйрь гернең берсе. Ул «Казан утлары» журналында ике зур шигырь бәйләме чыгарды. «Ак селге» дигән китабы г А И М Л Ф 0 П 3 У Л Л И II ф ■> I* АРТЫНДА Л11Д Ү РЛ0Р БАР укучыларга барып иреиле. «Кеше» ораториясе туды, сүзләрен Р. Харисов язды. Кылган эш, башкарылган хезмәт икеләнебрәк караучыларга, өнәбрәк бегермәүчеләргә үзе үк җавап. Ренат — инициативалы һәм күп эшли торган иптәш. Язганнары арасында табигый, төрлеләре бар: бериш шигырьләре бөтен кешегә диярлек ошый, берише- ләре аерым контингент кешеләр-ә ошый, яки бөтенләй ошамый. Минемчә, моның сәбәбе ике нәрсәдә. Беренчедән, авторның кайбер очракта чын мәгънәсендә халыкчан итеп, гади игеп язмавында, икенчедән, бертөрлерәк вәзенгә һәм аңлауга күнеккән бериш укучыларның шагыйрь белән бергә иҗади процесска карнашып җитә алмазында. Ренатның шигырьләрен яратырга, яратмаска мөмкин, ләкин апарны инкарь итү, танымау мөмкин түгел. «Казан утлары» һәм «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкалә азторлары (Ш. Әхмәдуллин һәм Ә. Баянов) асылда аның иҗатына уңай бәя бирделәр. Моннан бер-ике ел элек Р. Харисовнын тәнкыйть мәкаләләрен укып: «Их, ул тәнкыйтьчә булып китсен иде!» диючеләр бар иде. Шагыйрьме, тәнкыйтьчеме яхшы — әйтә алмыйм, тик шунысы хак — тәнкыйть, беренче чиратта, акылдан килә, шигырь, ин әүвәл, хистән, дулкынланудан килә. Бер үк кешегә бер үк вакытта икесе дә булу авырдыр. Чыннан да, Р. Харисовның элегрәк язган шигырьләрендә бу авырлыкны тоярга була иде. Шигырьләр дөрес, фикри үсеш ягыннан да, шигырь техникасының кануннары саклану ягыннан да, ә үзләре ничектер салкынрак. Шагыйрь танылсын өчен, аның дөньясы, фикер агышы, күз һәм тагын күңел күзе күргән ңүренешләр, детальләр халыктагы дөнья белән, фикер агышы белән, шул күренеш, детальләр белән тәңгәл килү кирәк. Бөтенләй үк тәңгәл булсаң да син бөтенләй «эрисең», сине танымаячаклар, бик аргык аерылсаң да халык кабул ител җиткерми. Ниндидер идеал аралык, «чүт-чүт» аерымлык кирәк. Бу, әлбәттә, бөтенебезгә дә карый, шул исәптән Ренатка да. Ренатның соңгы шигырьләре аның бу «чүт-чүтгне тою сәләтенең үсә төшүен күрсәтте. Ул, үз индивидуальлеген дә саклап, тыгыз фикерле, укуы, әйтелеше, кабул ителүе ягыннан да аңлаешлы байтак шигырьләр тудырды -Ак сөлге» китабына кергән «Татарстаным минем», «Синең йэрәгең тибә», «Йола». «Агыйдел тугайларында», «Өянке», «Карама яру» һ. б. шигырьләре шундыйлардан. Ренат Харисов шигырьләрне махсус бер темага оялап язарга ярата. Фатих Кәримгә багышланган шигырьләр, «Яфраклар», «Яралар» циклы. Композицион яктан алар һәрберсе күп бүлекләрдән торган фәлсәфи поэмалар кебек. С. Хәким Р. Харисов һәм тагын кайбер башка иптәшләр турында мондый- рак фикер әйткән иде: «Кура җиләген учта шундый итеп сыгасың, коры түбе генә кала, алар да материалның фәлсәфәсен шулай сыгып чыгаралар шикелле». Болай эшләү, бәлкем, начар түгелдер. Ләкин көч күпме дә, учыңда нәрсә? Кура җиләгенең суын чыгарып булыр, ә без кайчак учка имән чикләвеге куябыз да кысабыз, су да, сок та чыкмый-. Теоретик һәм практик яктан дөньядагы бөтен нәрсә турында да язарга була. Гөл чәчәге турында да, икмәк турында да, хирург кулындагы канлы мамык турында да. Кайсын сайлап уңышка ирешеп була, анысын Һәр-ем үзе карар. Бу — һәр шагыйрьнең этик, эстетик принципларыннан килә. Ә, безнеңчә, халык күңеле кабул итәрлек предметлар, күренешләр, уй-хисләр тирәсендә йореп иҗат иткәндә отышлырак чыгачак. Гомумән алганда, Р. Xt-рисов үсештә, яңа әсәрләре зурга өмет багларга мөмкинлек бирә. Журналда чыккан шигырьләр циклы һәм «Ак сөлге» китабы 1971 елда чыккан иң яхшы китаплар рәтендә торырлык. Шагыйрь Ш. Махмудов «Көтелмәгән очрашулар» исемле китап чыгарды. Кемнәргәдер көтелгән, кемнәр өчен көтелмәгән булгандыр бу очрашу, әмма күңелдә матур эз калдыра торган очрашу бу. Ш. Махмудов — әдәбиятта яңа кеше түгел. Ул моңа кадәр Мәскәү, Уфа нәшриятларында 4— 5 китап чыгарган иде инде. «Көтелмәгән очрашулар» — Казанда басылган икенче китабы. Бу китап, минемчә, авторның моңа кадәр чыккан китаплары арасында иң яхшысы. Шагыйрь зур фәлсәфи категорияләр белән эш йөртә, тематик киң диапазонда иҗат итә. Йорт, Җир, Ватан, Вакыт, Буыннар... Аеруча яхшы шигырьләреннән «Балбаннар», «Бар шундыйлар», «Ике тол», «Мәрхүм абзыйга элегия», «Күлмәк», «Ольшан зиратында», «Көз» һ. 6. Китапны тезү культурасы да күзгә ташлана. (Безнең кайбер авторлар китапның композицион төзелешенә игьтибар итеп бетермиләр) «Прага дәфтәре» циклында да күңелгә хуш килерлек шигырьләр байтак. Шәкли ягы да классик шигырьләренекеннән аерыла: үзгә рифмалар үзгә ритм. Беренче укып баккан кешегә башта сәеррәк тә тәэсир итәрга мамкин. Ләкин болар формалистик экспериментлар түгел, э телнең табигый әйләнмәләре Мин авторның кечкенә генә бер шигырен мисал итеп китерергә телим. Бу шигырь авторның үзе һәм аның язу манерасы турында фикер әйтергә, кечле һәм йомшак ягын чамаларга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Яшь тә түгел, артык алай карт та, шулай да. ярты гомер артта — яшьлек юләрлеге, генаһлар күптән инде сәер куиаклар (алар белән езелгән ара!]. Чуарланмый әйберләр тесе, үз урынында ак белән кара: |әгәр әрну булса йерәктә. ул тик кук кукрәае еракта;] бизмәннәр чайкалмый, дэнья нык, көнгә караш-фикерләр анык, дошманга тупас эндәшмим, куштанга җәймим кочак— Кыскасы, килде бугай балигълык, гүзәл әйберләр тудырыр чак. «Дошманга тупас эндәшмим».. Мин мондый позиция белән килешмим. Н. Хик- ~ метнең шәкертләреннән берсе булган шагыйрьгә, үз укытучысының мондый сүзләрен ~ янәдән хәтеренә төшерәсе килә: •* га Б Әгәр мин янмыймын икән. Әгәр син янмыйсың икән. Әгәр ул да янмый икән. Караңгыны кем таратыр! < Шагыйрьнең шигыреннән бер юл алып кына аның иҗади позициясен билгеләү мемкин түгел, диярләр. Килешәм. Шагыйрь шәхесе һәм аның иҗат лабораториясе катлаулы нәрсә. Рухи каршылыклар, уэең теләмичә ун үэ-үзеңә каршы килүләрне әдәби тормышта байтак күрсәтергә мөмкин. Ш. Мохмүдоаның барлык китапларын һәм бу соңгысын күздән кичергәч, миндә шундыйрак фикер калды ул шактый оригиналь шәхес, талантлы, зур фәлсәфи категорияләргә, гомумиләштерүләргә омтылу- чан шагыйрь, аның сизгер тою һәм чама хисе бар. Тормыштагы бихисап терпелектән мәгънә әйттерерлек, детальләр сайларлык художниклык күзе бар. теле бар зур тәҗрибәсе бар— Ләкин күп очракта язганына автор-ьң үз мөнәсәбәте юк. Ул теге яки бу трагик ситуацияне күрсәтә, сөйли, ачып сала . Ләкин үз шәтси мөнәсәбәтен әйтми. Авторның казанышымы бу! Укучыга ышануымы, мөнәсәбәтләрне үзең белдерт диюеме! Хакимлегеме, әллә беркадәр куркаклыгымы’ Әллә әйбер төрнең, күренешләрнең эчкә мәгънәләрен ачу үзе мөнәсәбәтме! Нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк, һәрхәлдә, безгә дә, авторга да бу юнәлештә уйлану комачау итмәстер Ш. Махмудов — көнчыгыш, төрки, Европа шигъриятен яхшы белгән, заманында әдәби институтларда укыткан, зур эрудициягә ия кеше. Гаҗәп, шул кешенең мәкаләләре, резекцияләре, чыгышлары белән безнең әдәби хәрәкәттә катнашканы юк Ә ул әдәби тәнкыйть, бигрәк тә шигырь өлкәсендә зур һәм кирәкле эш башкара алыр иде. Ел ахырында гына, 1971 ел китабы булып калыйм диәндәй. Растем Мингалимов- ның «Алкын су* исемле җыентыгы чыкты. Бу китап күңелдә яхшы тәхир калдырды, һем анда, чыннан да, көнләшеп укырлык шәп шигырьләр күп. Бу басманың тагын бер күркәм ягы шунда: китап тулысы белән диярлек ер-яңа шигырьләрдән. 1971 елда язылган шигырьләрдән тора. Күпләр ела «Алкын су* белән танышырга елгермәгән- нәрдер, укып чыккач шагыйрьне аңларлар, тиешенчә беһ шәрпәр. Төрле китаплар чыга, арада язучыны яки шагыйрьне таныта торганнары була. Рөстәмнең бу китабы, миңа калса, моңа кадәр чынкаинеры ара - да иң яхшысы, 1971 елдагы шигырь ҮР АРТЫНДА ЯҢА ҮРЛӘР DAP китаплары арасында да иң яхшыларының берседер. Ни ечен җылы сүз әйтөм, шагыйрьнең битараф булмавы, алган темаларның тормышчан һем җитдилеге һәм, ниһаять, ирләргә хас сабырлык һәм саллылык белән язуы. Бу китапка кергән шигырьләрне тел, сурәтләү чаралары һәм тышкы фактура ягыннан карал та шагыйрьнең камилләшә баруын күрергә мөмкин. Шигырьне укыгач, шундый тәэсир кала: шагыйрь үзенең кәчен калку итеп күрсәтергә тырышмый, эффектлы чаралар эзләми кебек, ә коч барыбер күренә, нечкәлек һәм ныклык барыбер тоела. Дөньяда бәхетлеләр күп. һәркем үзенчә бәхетсез, һәркем үзенчә бәхетле. Шагыйрь дә өлешенә тигән үз бәхете турында сөйли, ышандырырлык итеп сөйли: Минем бәхетем — Җиргә килүемдә. Минем бәхетем — бетен бәхетсезме, Бетен бәхетлене сөюемдә. Китапка шулай ук инде матбугатта уңай бөя алган «Минем дәүләт» исемле поэмасы да кергән. Рөстәмнең барлык шигырьләре дә бер дәрәҗәдә яхшы дигән мөһер сугарга җыенмыйм. Әмма «Алкын су» — шагыйрьнең үсешен күрсәтә торган, шигъриятебезнең бүгенге таләпләренә җавап бирерлек китап. Г. Зәйнашева яңа шигырьләр, җырлар китабын «Җырлап яшик!» дип атаган. Җырлап яшәргә өндәве очраклы түгел, шагыйрәнең моңа хакы бар, аның халык яратып кабул иткән җырлары күп. Бу китапта да күңелгә хуш килерлек җырлары бар. «Очрашу җыры», «Иң кадерле сүз», «Күрешербез» — болар инде көйгә салынган, илгә таралган җырлар. «Аулагөйләр», «Ана йөрәге», «Ничә кышы килде гомеремнең>\ «Акбүз атым», «Тик бер тамчы кирәк» шигырьләре дә матур тәэсир калдыра. Тулаем алганда, шагыйрәнең бу китабын хуплаган, тематик яктан үз мөмкинлекләрен белеп, чама-хисен тоеп эш итүен, самимилеген, халыкчанлыгын таныган хәлдә, кайбер шигырьләрендә сиздерә торган примитивлыктан, «нинди матур брошка белән бизәлгән күк күкрәге» кебек зәвыксыз строфалардан котылуын телибез. Хатын-кыз ша- гыйрәләребездән үткән ел актив эшләгәннәр рәтендә К. Булатова һәм башлап язучы Ф. Гыйззәтулдиналарның да исемнәрен атап әйтәсе килә. Болар икесе дә нефть районнарында чыныгу алган шагыйрәләр. Клараның үткән ел аерым китабы чыкмаса да безгә, Әлмәт бүлегенә, тапшырган һәм вакытлы матбугатта чыккан шигырьләре белән хөкем иткәндә. 1971 ел аның өчен шактый бәрәкәтле ел булды. Әлмәт районының Кәшер урта мәктәбендә татар әдәбиятын бик яхшы итеп укытуын әйтеп узу да артык булмас. Ул оештырган әдәбият түгәрәге гөрләп эшли, өметле яшь каләмнәр үсеп килә, Клара укыткан мәктәпне тәмамлаган укучылар әдәби профильдәге вузларга килә торалар. Гомумән, яшьләр иҗатына күчкәнче, инде берничә китап чыгарган, исемнәре укучыларга таныш булган К. Мостафин, Ф. Шәфигуллин иптәшләрнең дә «Казан утлары» журналында чыккан уңышлы шигырьләрен әйтеп узу дөрес булыр. Хәзер яшь һәм башлап язучылар иҗаты турында берничә сүз. Алар бездә шактый. Йөзләп башлап язучының туксанлавы шигырь яза. Шуңа күрә аларның бөтен язганнарын, иҗади юл башларының бөтен индивидуаль үзенчәлекләрен, уй-теләклә- рен, гадәт-холыкларын белеп, потенциаль мөмкинлекләрен чамалап бетерү ифрат кыен. Кыенлык тагын шунда, бу зур төркемдә, чын мәгънәсендә яшь һәм күзгә күренеп, янып торган талантлар белән бергә, инде байтактан язып килүче, бик үк яшь булмаган, иҗатлары белән дә һәммә кешене сокландырырлык дәрәҗәдә кабынып китә алмаган, әмма әдәби хәрәкәттә һәм, гомумән, әдәбият ечен кирәк, шигърияттә мәгълүм бер урын тоткан иптәшләр шактый. Кемнәр соң бу зур төркемдә! Болар — 3. Маликов, М. Әгъләмов, Е. Уткин, Н. Мадьяров, Р. Валиев, X. Әюпоз, Т. Камалиев, Ш. Маннапов, К. Сибгатуллин, Д. Сирай, Н. Хисамов, Ә. Рәшитов, А. Сәләхетдинов, И. Беляев, 3. Гомерова, Э. Мостафин, П. Апушев, Ф. Гыйззәтуллина, Р. Хәлиуллина, А. Вергазов, С. Гәрәева, Р Закиров, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин, М. Галиев, 3. Насый- буллин, Р. Вәлиева, X. Халиков, М. Газизов, Б. Сөләйманов, Ә. Гаязов, Ә. Синегулов, А. Хәлим, Ә. Исхаков, Р. Валиуллин, Р. Бәшәров, Р. Низамиев, И. Ганиева, X. Хес- нуллин, Э Шәрифуллина, 3. Мансуров, С. Шайдуллин, Р. Идиятуллин, Р. Риян, X. Гатим, Ә. Гайнуллин, М. Садыйков. Р. Фазлыев, Ф. Шиһапова, Ә Сәйфетдинов, В. Туктарова - Мена 50 дан артык исем Яшьрәкләр хисабына исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Югарыда санаганнарның бетенесе аерым местәкыйль китап чыгарган (кайберләре хәтта 3—4 китап авторы) яки «Беренче карлыгачларвда табаклап шигырь бастырган иптәшләр. Бу — үзе бер армия. Әдәбиятның, аерым алганда шигъриятнең, дәвамчылары булган бу кечнең зур булуы, әлбәттә, сеендерә. Шул ук вакытта иҗатларына тиешле ярдәм күрсәтү һәм юнәлеш бирү ягыннан, Язучылар союзы идарәсе- ♦ ив. консультация бүлегенә, гомумән, бөтен язучылар коллективына зур җаваплылык — өсти. Кемнәргә таянабыз һәм аларны тәрбия итүдә күпме көч сарыф итәбез, киләчәк а шуңа бәйле. д. Үткән ел яшьләрдән кемнәр аеруча актив эшләде соң? Беренчеләрдән итеп Зөл- П фәт Маликов исемен әйтер идем. Аның, ниһаять, беренче мөстәкыйль китабы— > •Язмышлар ярында» җыентыгы дөнья күрде. «Казан утларыянда ике мәртәбә күләмле < шигырьләр циклы басылып чыкты. X. Туфан яшь шагыйрьнең беренче китабына к язган кереш сүзендә болай дигән иде: «Поэзиянең нинди җитди, җаваплы миссия икә- < ней күңеле белән тойган, аңлаган бу яш> егет тормышны малайларча түгел, ә ирләрчә х фикер йөртеп күзәтә белә». Зөлфәтнең шигырьләре өлкән шагыйрь әйткән фикер- ~ лврно раслый, хәер-фатихасын аклый, ышаныч уята. Шигырьләрендә кайбер каршылыклы фикерләр, кабатлаулар, формалашу чорына хас беркатлылык чалымнары булса да, мин Зөлфәтнең бетен язганнарын диярлек шигырь дип таныйм һәм аның сәләтенә, киләчәгенә ышанып карыйм. Кем генә ни генә әйтсә дә, поэзиябездә үз тавышы ф булган, Язучылар союзы гаиләсендә торырлык, перспективалы. Зөлфәт дигән яшь ша- = тыйрь бар. Бу — иң мөһиме. Аның иҗаты турында әдәби җәмәгатьчелекнең уңай — фикере, «Казан утлары» журналының махсус бүләгенә лаек булуы да фикеремә П куәт булса кирәк. Шул ук вакытта мин Зелфәтнең чынлап әлсерүен, чынлап формалашуын, үзе актарасы чирәмне, үзе менәсе тауны тизрәк табуын теләр идем. Поэзиядәге сп j үз миссиясен ул никадәр тизрәк аңласа, тәшенсә, аңа шул кадәр яхшырак булыр. Зөлфәт ~ бер шигырендә: «Сугар өчен син тимернең зәгыйфьрәк җирен — йөрәк турын таба бет 9 1 генә», ди. Шуның сыман, аның үзенә дә кечне кая юнәлтәсен, шигырь кече белән кая сугасын төгәл белү бик кирәк. Миңа калса, кайчак Зөлфәт көчен үзе хәл итә ел- ~ маслык, яки бүгенге әдәби ихтыяҗыбыз өчен алай ук зарур булмаган, яки үзе бела мәген нәрсәләргә до сарыф итә кебек. Атакага баручы рота. Хемингуэй үлеме. Кабан күлендә йодрык сугышы.» Без терлелек һәм тематик диапазонның киңлеге ягыидз, шулай да, үзең белгән нәрсәләр турында язуга ни җитә! Кайчак миңа Эелфәг 20—30 йортлык авылда батыр булып калган егет тәсле. Биленә таянып офык фонына баскан, бөтенесен егар кебек... Ләкин денья зур! Әллә нинди пәһлеваннар бәр, әллә нинди кечлер бар. Кызганычка каршы, көчнең дә коесы төкәнмәс түгел. Зөлфәт инде зур тормышта да, шигърияттә дө малай түгел, үзенең реаль мөмкинлекләре турында һәм булган сәләтен кирәккә файдалану юнәлешендә уйланыр дип уйлыйм, һәрхәлдә аңа ышаныйк, ул үсештә. Зөлфәтнең яшьтәше Разил Вәлиеанең до «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беремчә китабы денья күрде. «Поэзияне яратам. Дөньяның үзе төсле катлаулы да, кешеләргә аңлаешлы да итеп язасы килә». Болары — авторның моннан берничә ел злек матбугатта языл чыккан сүзлере. Мескеүдәге Әдәбият институтын тәмамлап килүче яшь шагыйрьнең беренче китабын кызыксынып укыдык: меркәз мәктәпләре, язучылары, шагыйрьләре белен аралашу безнең егеткә ничек тәэсир иткән икән поэзиябезне баеть■рлык табышлары бармы? Китап болай кызык, терпе, яңа хисләр, бизәкләр бар Автор үзенчәлекле, әмма бу үзенчәлек байтак укучыда, соклану беләк бергә сәерсенү тойгысы да уятырга мөмкин. Яшь авторның беренче китабында, «Әнкәйгә хат», ■Дисбе», «Казан поезды», «Авылда туй» кебек яхшы шигырьләре белән беррәттән гражданин-мин булып җитмәгән «минянең үтә интим тойгы-хисләрен чагылдыргач Шигырьләр кирәгеннән артык урын алган кебек. Кайчак автор укучыга тәкәбберрәк карап: шуны да аңламыйсыңмыни? — дип ейтә сыман. Шагыйрь белән укучы арасында тулы аңлашу булмаса. һәр икә якка да кыен. Бу монәсәбе*нең дустанә булуы өчен ике генә юл бар: егәр син көчле талант икән, дөньяны җәлеп ит тә. кешеләрне үзең белен иярт, күтәр, шуңа көчең юк икән, киң катлам укучылар ихтыяҗлары, зәвыклары белен исеплеш. Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә Акыл күпме җаиал эзлэган... Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, Я булмаса үзем үзгәрам. Аңламыйлар җилне зәңгәр дисәң, Тормышыбыз — сабан туй днсәң. Һәр нәрсәгә минем үз атамам: Айны кояш диям теләсәм. Мөгаен, Разилнең үзенә күбрәк үзгәрергә туры килмәгәе. Минемчә, ул яхшы якка, халыкчан якка, ил-халык язмышын кайгыртучы шагыйрьләр ягына үзгәрәчәк. Аның сугышчан холкы, ил сөяр, ирек сөяр табигате, әдәбиятка кайнар мәхәббәте, нык омтылышы бар. М. Әгьләмов 1968 елның ахырында «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы белән үзен зур мөмкинлекләргә ия шагыйрь итеп күрсәткән иде. Күпләр аны шунда таныл, яратып калдылар. Шуннан соң өч елдан артык гомер үтте, кечерәк кенә булса да китабы чыкты, берничә тапкыр бәйләм-бәйләм шигырь бастырды. 1971 елда чыккан шигырьләре дә уңышлы цикллар белән рәттән саналырга лаек. Шулай да Мөдәррис турында уемны әйтми китә алмыйм. Кемгә ничектер, миңа калса, Ма- дәррис -Еракка китеп караясыннан узып нитә алмый кебек әле. Хәзер бастырган шигырьләренең күбесе моннан 4—5 ел элек язылган әйберләр. Бүгенге көндә ул нәрсәләр яза? Нинди уйлар белән яна, нинди коллективта кайный? Ахыр чиктә без иҗат кешесен аның язган әсәрләренең кыйммәтенә карал бәяләргә тиешбез. Ләкин бер хакыйкать бар: шәхес нинди генә сәләтле булмасын, әгәр ул бүгенге иҗтимагый тормышка кендеге белән берекми икән, аның тиз сүнүе бар. Гомумән, соңгы өч-дүрт ел эчендә әдәбиятка килүче бу яшь буын, көндәлек иҗтимагый тормышта, әдәби хәрәкәттә, җәмәгать эшләрендә катнашулары ягыннан 65 еллар тирәсендә күтәрелеп чыккан буыннан күпкә кайтышрак, пассиврак. Әдәби җәмәгатьчелекне беркадәр өметләндергән, яшьләре белән Тукай яшенә җитеп килә торган бу сәләтле буын вәкилләренең теге яки бу мәсьәлә буенча ни матбугатта, ни җыелышларда борчылып, я сөенеп үзләренең теләкуйларын белдергән чакларын хәтерләмим. Хәзер коеп куйган шагыйрь генә булып булмый, заман бүтән, максатлар бүтән. Вакыттан, Заманнан өстен хаким була алмыйбыз, без фәкать я актив, я пассив булып шушы Заманда, тормышта катнаша гына алабыз. Шагыйрьләр, әлбәттә, матурлык җырчысы. Ләкин Нинди матурлык? Гомум абстракт матурлык күп, кешелек дөньясы аны безгә чиксез күп дәрәҗәдә мирас итеп калдырган, китапханәләрдә, храмнарда алар белән танышу өчен генә дә йөз гомер җитмәс. Без шушы гомуми кешелек тудырган рухи хәзинәгә шушы замандагы, шушы җирлектәге социаль эчтәлекле, тормышның алга барышына ярдәм итәрлек үзебез тудырган конкрет матурлык өстәргә тиешбез. Бу миссияне үтәүне иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаудан тыш күз алдына дэ китереп булмый. Тагын шуны да әйтәсе килә: кайбер яшь шагыйрьләр, даһи шәхесләрнең, даһи әдипләрнең иҗтимагый бөек эшләреннән, кылган хезмәт батырлыкларыннан гыйбрәт алудан бигрәк, аларның тышкы, яшәештәге кайбер сәерлекләрен үзләрендә булдырырга тырышалар. Ләкин бер нәрсәне генә оныталар: Маяковскийның соры кофтасы сиңа зуррак булырга да мөмкин бит әле! Иң әүвәл эш, иң әүвәл хезмәт! Некрасов әйтмешли, шагыйрь булу-булмау ихтыярың, ө гражданин булырга бөтенебез бурычлыбыз. Үткән ел актив иҗат итеп, вакытлы матбугатта матур тәэсир калдырырлык шигырь бәйләмнәре бастырган К. Сибгатуллин, 3. Насыйбуллин, X. Әюпов, Р. Миңиул- лин, Ф. Сафин, М. Галиев һ. б. иптәшәрнең дә исемнәрен уңай яктан искә алып үтәсе килә. Нәшрият берничә ел рәттән яшь шагыйрьләр иҗатын «Беренче карлыгачлар» дип исемләнгән коллектив җыентыкларда бастыруны практикага кертеп карады. Яхшы ният белән башланган бу эшнең уңай һәм кире яклары булды. Уңайлыгы шунда: байтак иптәшләр бер дәррәү басылып алдылар. Ләкин тормыш үзе искәртеп тора, шагыйрьләрне 10 лап, 15 ләп, серияләп поэзия күгенә очыртып булмый Коллектив җыентык уңае белей галантлылар да, урта кул илтешләр дэ бер үлчәүгә бер хәлгә куелды. Берәр елдан сәләтле иптәш аерым китап чыгарса, аннан күрел, инде тар- тып-сузып «Беренче карлыгачлар»га кергән иптәш тә. минекен дә аерым китап ител чыгарыгыз дип, шул ук чыккан шигырьләренә бераз естәп, нәширләр өстәленә китереп салды. Асылда әле иптәш әдәбиятка кереп җитмәгән, «Карлыгачлар»ы әле 4 сатылып бетмәгәч, инде кабат басыла булып чыга. Бу кәгазь аз дип әйтергә ярата торган нәшрият файдасына түгел. Менә бер мисал. Яшь автор Данис Хәбибул- < линның бер үк шигырьләре диярлек 1965 елны «Дуслык» күмәк җыентыгында, 1968 елны «Беренче карлыгачларпда, 1971 елны «Беренче адымнао» дип аталган китап- я> ларда чыккан. Уннарча елга сузылган нинди «беренче адымнар» бу? Яки бүтәнрәк £ мисал: яхшы шигырьләре байтак булган Рәшит Әхмәтҗанов нәни генә беренче китабын 1962 елда ук чыгарган иде, аннан соң ун ел буена коллектив җыентыклар, карлы- $ гачлар зонасын үтә алмый йөрде, гәрчә авторның кулга тотарлык мөстәкыйль җыен- к тыгын ике-өч ел элек үк чыгарып була иде. Соңгы елларда үзенең иҗтимагый әһә- < мияте булган, фикри яктан саллы, халыкчан шигырьләре белән актив күренә һәм х таныла бара торган К. Сибгатуллин белән дә шундый ук хәл: 1969 елда ук «Беренче £ карлыгачлар»дэ чыкты, тагын коллектив җыентыкта чыгару планлаштырылган. Нигә аерым китап итеп чыгарылмый? Шуңа охшаш мисалларны тагын китерергә мемкин. Әйтәсе килгән шул: әгәр яшь шагыйрь сәләтле, перспективалы икән, әсәрләрен әдэ- би җәмәгатьчелек хуплый икән, бер дә курыкмыйча аерым китабын чыгарырга кирәк ф Бүлгәләп йөртүдән автор да. укучы да, ахыр чикте нәшрият үзе дә отмый. Әдәби журналыбызның беренче санында тәнкыйтьче Р. Мостафинның «Җавап- х лылык хисе» дигән исем астында яшь шагыйрьләр иҗаты турында уйланулары е; чыкты. Бу төпле һәм тирән эчтәлекле мәкалә бүгенге яшь көчләр хакында гына түгел, е бәлки соңгы 20 ел эчендә татар шигъриятенә килгән буыннарның төп асыл сыйфат- п лары, үзенчәлекләре турында да. Тәнкыйтьче әдәбиятка 65 елларда килгән шагыйрь5 . - ® ләр турында аеруча киң туктала, аларның иҗатын анализлый, индивидуаль йөзләрен ачыклый һәм бу төркем шагыйрьләрнең чагыштырмача тиз һәм куәтле рәвештә күтәрелеп чыга алуларының сәбебен, нигезен аңлата. Аның шигърияттәге үзгәрешләр- - не бәяләве белән, яңарышны тудырган тарихи социаль сәбәпләрне күрсәтүе белән а килешкән хәлдә, минем аның бер фикерен дәвам итәсем, булдыра алсам, ачыклаб- * рак та китәсем килә. Тәнкыйтьче болай ди: «Рус һәм күп милләтле бетен совет әдәбиятында 50 елларның икенче яртысында һәм 60 еллар башында барган процесслар безнең яшь поэзиябезгә дә йогынты ясамый калмады.. Рус поэзиясендә шул чорда ук хасыйл булган көчле поэтик дулкын безнең әдәбиятка бары тик 7—8 елдан соң гына килеп җитте...» Шунда ук: «Барыннан да бигрәк аны (яшь поэзияне — Р Ф) туендырып торган туфрак баеды, традицияләр киңәйде», ди. Болар һәммәсе дәрес, бәхәсләшер нәрсә юк та кебек. Әмма яңарыш, күтәрелешнең төп нигезе, фәлән елдан соң килеп җиткән йогынтылы җилдән бигрәк, үзҗирлегсбездәге үзгәрешләрдә, тәнкыйтьче әйткәнчә, традицияләр киңәюендә, классик мираска мөнәсәбәт үзгәрүдә, гасырлар буе чарланып килгән шигъри культураның югары булуында, заман сулышын сизгер тоярлык кешеләре булуында. Яңгыраш ераклардан, дастаннардан ук килә. Әйтик, Евтушенко. Вознесенский. Рождествеискнйларның М. Әгъләмовка яки Р. Мингалимовка. яисә Рәшит Әхмәтҗановка сизелерлек йогынтылары булгандыр дип уйламыйм. Чөнки безнең шагыйрьләрнең үзләренең матур исемнәре бар, йөзләре кызармаслык сәләтләре бар Ә инде Мөскәүдәге бик модалы һәм популяр бер төркем шагыйрьнең иҗатына килгәндә, аларның XX гасыр тудырган бетен мөмкинлекләрдән файдалануларын, материаль һәм рухи хәлләрен исәпкә алып, реалист булып карасак, мин аларны уртача язалар дип саныйм Хәзер милли әдәбиятлар шул кадер үсте, хәзер алар үзләре Совет әдәбияты хәзинәсенә сизелерлек элеш кертәләр. әдәби үсешнең кайбер тенденцияләрен билгелиләр. Йогынтылар күп кырлыга өйләнде хәзер Менә без үткен елда чыккан байтак әсәрләргә, байтак авторларга тукталдык, ме- нәсәбәтне, теләкләрне белдердек Күзәтү рәвешендә конкрет авторлар, конкрет әсәрләр турындагы фикерләрдән соң, табигый, гомумирәк сораулар туарга мемкин. Шигърият бүтән жанрлар нисбәтендә нинди хәлдә? Үсеш нинди юнәлешләрдә бара, потенциаль мөмкинлекләре ничек, хел итәсе нинди проблемалар бар?.. 11. «К. У.» .4 е. 16! Сүземне йомгаклау алдыннан, соңгы еллар шигърияте материалларыннан чыгып, шул хактагы фикерләрем белән уртаклашмакчы, кайбер нәтиҗәләр ясамакчы булам Беренче — татар әдәбиятында шигырь сугышчан позициясен ныгытты, аның рухи тормышта йогынты офыгы киңәйде. Хәзер бездә теләсә нинди телдә, дөньяның теләсә кайсы почмагында бастырып чыгарырлык, сөйләрлек, йөз кызартмаслык шигъри әсәрләр бар һәм алар гомум хәзинәгә өстәлеп тора. Икенче — татар поэзиясенең төп асыл сыйфатлары булып аның гражданлыгы, тормышчанлыгы, халыкчанлыгы саналып килә, һәм бу сыйфатлар сонгы еллар әсәрләрендә тагы да үстерелде. Тукай, Такташ, Җәлил, Кәримнәо традициясе яңа эчтәлектә, яңа төсмерләрдә, яңа формаларда дәвам итте. Ил һәм халык язмышы — поэзиябезнең үзәгендә. Тормы- шыбыздагыча, шигъриятебез интернациональ эчтәлекле. Тагын бер зур казанышыбыз— идея чатаклыклары булмау, чит идеология коткысына бирелмәү. Татар шагыйрьләренең, гомумән, яэучыларының бу яктан ил йөзен кызартканнары юк. Тәнкыйтьче Р Мостафин әйткәнчә, үткән буыннарның әхлакый тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү, халыкның тарихи барыштагы урынын һәм ролен аңларга тырышу артты, рухи хәзинәләрне тарихи чагыштырып карау көчәйде. Шигырь тематик киңәйде, фикри яктан тирәнәйде. Яңа образлар! а баеды. Шигърияттәге бүгенге яшь кеше образы бармы, дигән сорауга, мин, бар, дип җавап бирер идем. Ул, әлбәттә, Такташның 30 еллардагы Алсулары, Зөбәйдәләре түгел, хәтта теләгәндә дә ул алар була алмас иде. Аның каравы, үткән, бүгенге, киләчәк турында, ил, халык, дөнья язмышы турында аек уйлый алучы җитди яшь кеше образы бар, бүгенге көн герое була алырлык лирик «мин* бар Ул ачышлар ясый, калалар төзи. Мефистофельләр белән бәхәсләшә, җиңә. Бу яшь кешенең исәбе, гаме зур. Шагыйрь бар икән, шигырьдә шәхес, кеше бар дигән сүз. Бездә шагыйрьләрнең өлкәне дә, яше дә бар, димәк, шигырьдә дә тулы канлы бүгенге кеше бар! Юкса, поэзиянең тормышта тәрбияви роле артмас, күпләр өчен ул ихтыяҗга әверелмәс иде. Өченче — шигырьдә фикер һәм хисне укучыга җиткерү формалары төрлеләнде. Кешеләрнең интеллектуаль дәрәҗәсе күтәрелү, шәхесләрнең кабатланмас төрлелеге, информация заманында төрле фикерләү рәвешләре белән аралашу, ахыр чиктә кешенең төрлелеккә омтылучан табигый халәте сәнгатьтә дә яңа сурәтләү чаралары, яңа формалар таләп итә. Шунысы характерлы, бу яңа формалар традицияләр нигезендә үсә. Яңарак формаларда эшләүче шагыйрьләр классик мәгънәдәге формаларда да уңышлы иҗат итәләр. Эзләнүләр, кемнәрдер уйлаганча, классик формада эш итә алмаганнан түгел, бәлки, традицион рәвештә эшли һәм бик яхшы эшли алып, формаларны төрләндерергә, баетырга тырышудан. Кыскасы, үсеш, төрләнү, баю күз алдында. Шул ук вакытта, үсешне таныган хәлдә, шигърият алдында хәл итәсе мәсьәләләр. проблемалар, бурычлар да байтак. Минемчә, аларның кайберләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: шигърияттәге булган хәзинәләрне, классик җәүһәрләрне һәм бүгенге яхшы әсәрләрне гомумсовет әдәбиятына, казаныш итеп, зур өлеш ител күрсәтә, җиткерә алмыйбыз, кирәк дәрәҗәдә демонстрацияли алмыйбыз. Бу беренче чиратта тәрҗемә эшенә карый. Икенче бер җитешсезлегебез — заманга ияреп җитә алмавыбызда, оперативлык җитмәүдә, вакытны, форсатны ычкындыруда. Вакыйгалар узгач, су тонгач кына язарга яратабыз. Халкыбызның фидакарь хезмәте, республиканың уникаль казанышлары әсәрләребездә үз вакытында тиешле ча*ылыш табып җиткерми Өченчесе — бүгенге совет һәм дөнья әдәбиятлары белән бәйләнешебезнең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Хәзер бер генә халыкның әдәбияты да фәкать үз кабыгында гына яши һәм үсә алмый. Еш һәм эшлекле аралашу — зарури. Күп милләтле совет әдәбиятының максаты, идеалы, темалары, хәл итәсе мәсьәләләре уртак. Шуңа да теге яки бу халык әдәбиятында мәгълүм бер проблеманың ничек хәл ителгәнен, нинди чаралар ярдәмендә югары эстетик кыйммәткә, яңгырашка ирешкәнен өйрәнү безнең өчен бик кулай һәм кирәк. Дүртенчедән — халтура шигырьләре әдәби продукциянең сизелерлек өлешен тәшкил итүен дәвам итә. Күрәсең, ак белән караны, чын белән ялганны тәгаен аерып җиткерә алмыйбыз. Бу очракта таякның бер башы редакцияләрдә утыручы әдәби хезмәткәрләргә дә төшә. Бастыручы булгач, язучысы табьн лыр. Без күп вакыт билчәннең үзен сүгәбез, аны үстерүчеләрне онытып җибәрәбез. Әлбәттә, халтура белән көрәшү җиңел түгел. Кыенлык шунда, кәсепче теманың ак* туалеиә ябыша, сәясәттәге һәрбер үзгәрештәй максималь файда алып калырга тырыша. Кәсепчеләрнең кайчан да булса эзе дә калмас дип уйламыйм, ләкин, аңа карал, алар белән көрәшүне дә туктатырга ярамый. Күрәсең, зур темаларны халтурщик- лардан саклый да белергә кирәк. Практик яктан моны талантларга игътибарны көчәйтү, аларның гражданлык тойгыларын үстерүдә ярдәм итү, ышану, социаль заказлар бирү, җәмәгать эшләренә активрак тарту белән эшләп булачак. Сүз талантларга таянырга кирәклек турында, аларны халык интересын чагылдыра торган әдипләр итеп тәрбияләү турында. Бу мәсьәләгә карата КПСС Үзәк Комитетының әдсби тәнкыйть турындагы мәгълүм карары. СССР язучылар союзы V съездының резолюцияләре безгә кулланма булып торырга тиеш. Сүземнең ахырында шигырь китапларын нәшер итү һәм аларны тарату мәсьәләсенә тукталасы килә. Парадокс хәл. шигърият үсә дибез, ә тиражлар кими бара. Борчылырлык нәрсә бу. Моннан 4—5 ел элек китаплар 8—10 мең данә чыга иде. Хәзер уртача 3 мең данә Хикмәт шигърияткә ихтыяҗ кимүдән түгел, әлбәттә Сәбәпләрнең берсе китап пропагандасы эшенең йомшак булуында, китап сатуда эзлекле бер тәртип булмауда. Нәшриятның яхшы китапларны тиешле күләмдә тиешле полиграфик югарылыкта чыгармавында. Аерым күргәзмәләр ечен чыгарылган басмаларны исәпкә алмаганда, кендәлек чыга торган китаплар шактый зәвыксыз булып дөнья күрәләр. Шигырь — нечкә, нәзакәтле жанр. Дөрес, соңгы елларда «Шагыйрь китапханәсе» сериясеннән классик һәм өгкән буын шагыйрьләрнең чагыштырмача канәгатьләнерлек басмалары денья күрде. Бу — бик яхшы. Шулай да бүтән басмаларны да югары художестволы һәм күзне иркәләрлек итеп чыгарырга кирәк һәр китап — нәшриятның очырган баласы ул. Китап язмышы. Без аның язмышын күп чак күздән югалтабыз. Очырабыз, онытабыз Тулаем алганда, бездә китап сату, китапны пропагандалау эше начар тора. Республиканың үэ районнарында яки читтәрәк әдәби атналыкларда, очрашуларда булган язучыларның китап сату оешмаларыннан канәгать булып кайтканнары юк диярлек. Нәшриятның да. Язучылар союзы оешмасы каршындагы пропаганда бюросының эше до бу юнәлештә канәгатьләнерлек түгел Гомумән, әдәби китаплар аша эстетик тәрбия итү, китап пропагандалау эше — эшлекле сойлешуно сорый торган зур мәсьәләләрнең берсе. Зур булуы шунда, сүз киң халык массаларын, бигрәк тә яшь буынны художество чаралары белән коммунистик рухта тәрбия итү турында бара