Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПРОКУРОР

Туганлашу ИИ аны республика прокуратурасында очраттым. Иң элек җыйнак, пехтә киеме күзгә ташланды: зәңгәр тестәге костюм — юристлар формасы, петлицаларында икешәр зур йолдыз. Димәк, юстиция советнигы. Буйга артык зур түгел, әмма киң иңсәле. Сирәкләнә тешкәй коңгырт чәчләр, киң маңгай. Тәэ буй-сын, алланып торган ачык йез, үткен карашлы тере күзләр. — Таныш булыгыз,— диде бер хезмәттәшем,— Әлмәт прокуроры. — Шәйхетдиноа.— дип, ул нык итеп кулымны кысты — Тәлгат Шәйхетдинович. Өстәл янына утырып алгач, кунак, барыбызга да берьюлы мерәҗөгать итеп, сәер генә сорау ташлады: — Тумыштан килгән каторактаны дәвалап буламы? Маңгаендагы тирән җыерчыклар, җыерылган кашлар, кысылган иреннар — болар барысы да бу сорауның аны бик нык борчуы турында сейли иде Ул урыныннан күтәрелә тәшеп, авыр сулады һәм күкрәк тавышы белән әйтеп куйды: — Кирәк! Аңлыйсызмы, ярдәм итәргә кирәк!. Кемгә ярдәм итәргә кирәк? Ни белен? Болар турында Шәйхетдинов сәйләргә ел- терә алмады, аны кинәт кенә чакырып алдылар. Озакламый мине Әлмәткә командировкага җибәрделәр. Андагы эшем Әлмәт прокуратурасы белән бәйле иде. Бик табигый: миңа анда Шәйхетдинов балан күп мәртәбәләр очрашырга, сойләшергә туры килде. Суз ара сүз чыгып, ул миңа гүбәндәге вакыйганы сәйләп бирде. ..Шәйхетдинов белән Малик бер урамда яшиләр иде. Кече яшьтән үк ятим калган Малик Толгатнең күз алдында үсте, әйдә кул астына кере башлады. Ул Тел- гатләргә еш кереп йәри иде: телевизор карыйлар шахмат уйныйлар, кайчак прокурор фронт Хәтирәләрен дә сейләштергели. Бер кичне Тәлгатнең еч баласы — Мәскеү нефть институты студенткасы Эльза, слесарь-мехат ик Наил һәм тугызынчы класс укучысы Равил — барысы бергә җыелышып паркка яшьләр кичәсене барырга ниятләделәр. Маликны үзләре белән дәшеп, күлме генә үгетләп карасалар да, ризалата алмадылар. Иптәшләре артыннан ишек ябылгач, Малик йезен читке борды. Шәйхетдинов аның яны-а килде, күзләренә ка* роды. Алар яшьле иде. Кайнар, эре тамчылар, егетнең әле пәке тимә*ән йезендә юеш эз калдырып, елтырашып түбән тәгәриләр. Моңа кадәр егетнең үэ-үзен тотышында сәерлек сизелсә дә, күзендә яшь күренгәне юк иде әле. Тәлгат Шәйхетдинович үзе- кең күңелендә ниндидер нечкә кылларның зыңлап китүен, йөрәге кысылып куюын тойды. Моннан утыз ел элек булган хатирәләр яңарды аның күңелендә. 1941 елның декабрендә аның да күзләрен яшь томалый иде, кечсеэлектән, кимсенүдән килгән ачы яшьләр иде алар. Ул, егерме өч яшьлек лейтенант, взвод командиры ярдәмчесе, дошман снаряды шартлап, аягы, күкрәге яраланган, гипска катырылган, бинтка уралган килеш госпитальдә ята, ә фашист чирүләре илебез башкаласы янына килеп илткән иде... Тәлгат егетнең ииДашына кулын салды: — Нәрсәгә кәефең китте әле? Малик гаҗиз булып аңа карады. Шәйхетдиное шунда барын да аңлап алды: егетнең күзләре авырый бит! Бу турыда моңа кадәр дә белә иде ул. Улының күзләре турында сүз кузгалса, әнисе өметсезләнеп кул селти, берничек тә савыктыра алмаулары турында сөйли иде. Берәүләр аны үзеннән-үзе төзәлер дип тынычландырганнар, икенчеләре операциянең зарар китерүе бар дип куркытканнар. «Төкь- диргә язган*) шулдыр инде»,— дип, Маликның әнисе улының бэхетсезлегенә күнегә дә башлаган иде. Ә малай үсте, үзенең башкалар кебек булмавын аңлап кимсенә, хурлана торган булды. Аның яшендәгеләр инде кызлар белән танышалар, паркларга, театрларга, стадионнарга йөриләр, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Ә Малик бу тормыштан читтә, ялгыз җәфа чигә, яшерен газаплана. Бу минутта Тәлгат боларның барысын до ап-ачык төшенде. Төшенде һәм шунда ук кискен карарга килде: — Боекма, бары да рәтләнер... Малик күрше абыйсыннан җылы сүзләр ишеткәч, башын күгәрде һәм елмаеп куйды. ...Елдан артык вакыт узды. Күзенә операция ясаганнан соң, Малик танымаслык булып үзгәрде. Ул хәзер унынчы класста укый, комсомолга кабул ителде. Сәламәтлеге яхшы. Хәрби комиссариат аны хәрби училищега керергә кандидат итеп теркәдв. Малик өчен Тәлгат абыйсы дөньяда иң яхшы кеше. Туганнан да артык. -Яхшылык ит тә диңгезгә ат, балык белер, балык белмәсә, халык белер»,—дип, бик дәрес әйткәннәр борынгылар. Ике буын вәкиленең, коммунистның һәм комсомолецның, офицер-фронтовикның һәм долризыәникның, прокурорның һәм укучының туганлашуы менә шулай булды. Шелтә урынына—рәхмәт Республика Верховный Суды работниклары мөһим эш белән Әлмәткә килделәр. Алдан кисәтеп куюга карамастан, Шәйхетдиное эш урынында түгел иде. Өстәвенә. Верховный Судның биредә үткәрелгән утырышына да килмәде. Дежурныйга: «Вакыйга булган урынга китгем»,— дигән дә юкка чыккан. Верховный Суд работниклары эшне шәһәр прокурорыннан башка гына төгәлләп, Казанга китеп бардылар. Республика прокуратурасында бу фактка игътибарсыз калмадылар, әлбәттә. Ни әйтсәң дә бик сирәк була торган хәл: прокурор үз җитәкчесенең поручениесеи үтәми калганы юк иде әле «Вакыйга булган урынга бару өчен тикшерүчеләр бар»,—дип фикер йөрттеләр анда. Прокуратура системасында утыз елга якын эшләгән юристның бу хәле күпләрне гаҗәпләндерде. Бер генә прокурор, бер генә тикшерүче дә үзен ни көткәнлеген алдан бела алмый Әлмәт урамы буйлап иртән эшкә килгәндә Шәйхетдиное та бүген ниләр буласын белми иде өле. Ул кабинетына килеп керәндә сәгать җиде иде. Күзе өс телде 1аҗрибаң бар. Mecinu «ңодон казып алырга туры киШЧМ. Шул МӘГЪСҮМ НАСЫН БУ ЛЛ И II ф ПРОКУРОР ф бер генә өлкән кешенең дә нечкә хисләренә, иң изге дип исәпләнгән кануннарына кагылырга ярамый. Җитди һәм четерекле эш. Прокурорның авторитеты һәм кодрәте генә булдыра ала моны. Партиянең шәһәр комитеты члены, депутат кешегә халык ышанмый булмас... Ләкин капма-каршы фикерләрнең көрәше моның белән генә туктамады әле. Ә республика прокурорының поручениесе? — дип, искә төшерде беренче тавыш.— Әмма анда инде җинаять ачылган, тикшерү тәмамланган, ә судта урынбасарың чыгыш ясар.— дип каршы төште икенче тавыш.— Ләкин башбаштаклык бит бу... Нишләргә соң? Синең башка чараң юк, һәр минутың кадерле... Фикерләр бәхәсе кинәт өзелде Өеннән чыгып өлгергән Миңнеханов күренде, ул тикшерүче чемоданын үзеннән алга сузып, кабинага кереп утырды. Тиздән милиция работнигы һәм врачэксперт та машинада иделәр инде. Шәйхетдинов хатны кесәсеннән алып тикшерүчегә сузды: — Танышыгыз.— дип, башкаларга да дәште. Анонимка, кулдан-кулга күчеп, төрле кешедә төрлечәрәк фикер тудырды. Прокурорның болай иртә кузгатуы юкка гына түгел икәнен һәркем үз тәҗрибәсеннән белә иде инде. «Волга» алга җилдерде. Таш йортлар артта калды. Шәһәр читендә яшеллеккә күмелеп утырган өйләрне узып, туп-туры офыкка сузылган шоссега чыктылар. Юлчылар алдында соклангыч күренеш ачылды. Алда, еракта, урман белән капланган сөзәк калкулык күренә, ә тирә-якта киңлек, иркенлек, зәңгәрсу сафлык. Яшел сыртлы калкулык өстендә офык җиңелчә генә дулкынлана, дерелди шикелле. Шәйхетдинов уң ягына күз салды. Юлдан эчтә юмарт җирләр, изге туфрак. Мөслим районында, аның туган авылы Ташлы Яр тирәсендә дә. шушындый ук күңелгә якын күренешләр, шушындый бәрәкәтле туфрэк. Авылдан аерылганга утыз алты ел узып та киткән шул. Ул чакта Тәлгат унҗиде яшьлек егет кенә иде әле. Ә туган яклары һаман онытылмый. Күп сулар акты ул вакыттан соң. Балалар туганда бары да бер төрле булып туа, ә тормыш юлын һәркем үзенчә уза. Шәйхетдиновның үткән юлларын исәпли китсәң, аз түгел алар Юк, ул бер вакытта да җиңел юл, тыныч утрау эзләмәде. Уку, Совег Армиясендә хезмәт, Беек Ватан сугышында дошман белән йөзгә-йөз килү, хәрби госпиталь, янә уку һәм хезмәт фронты — болай санап чыкканда гади генә кебек. Ә бу гадилек артында әллә никадәр катлаулы вакыйгалар яшеренеп ята. Бәхеткә, шатлыкка максатыңа илтә торган юл әкиятләрдә генә үзеннән-үзе табыла, серле капкалар әкиятләрдә генә җиңел ачыла. ...Бүген дә матур, кояшлы көн. Бөтен тирә-як хуш ис бөркә. Табигатьнең самими күренешләре күңелдәге нечкә кылларга кагылып, хәтерләрне яңарта, хыялларны канатландыра. Табигать, тормыш үз кочагына дәшә. Машинадан төшәсе дә ялан аяклап ата-бабаларыңның эзләренә басып үтәсе иде, шушы изге туфракның якынлыгын, җылысын, аяк табаннарын җиңелчә кытыклавын тоясы иде!.. Юк, тукталырга ярамый. Хатта язылганнар, бәлки, дәрестер Шулай була калса, димәк, кешеләргә кайгы, газап китерүче дә шушы җирдә йөри. Кеше гомерен өзгән явыз да башка яхшы кешеләр шикелле үк шушы җирнең бөтен нигъмәтеннән файдалана. — Авыл Советына борыл.— дип ашыктыра Шәйхетдинов шоферны. — Үлгәннәрне теркәү кенәгәсен бирегез әле! — прокурорның авыл Советында- гылар белән күрешкәч әйткән беренче сүзе шул булды. Кенәгәне актарып чыккач, прокурор аны тикшерүчегә сузды. Миңнеханов һәр битне җентекләп карап барды. — Юк, Тәлгат Шәйхетдинович. — Шулай шул менә...— прокурор канәгатьсезлеген яшермәде һәм тагын председательдән сорады: — Үлгән һәр кешенең исеме кенәгәгә теркәлеп барыламы? — Әлбәттә, иптәш прокурор! — председательнең тавышында үпкә чагылды — Законны беләбез. Ә сезне кем кызыксындыра? «Кем кызыксындыра?» Әгәр прокурор моны белсә иде! Ә бит кемдер белә ләкин үзе билгесез булып калырга тели. — Соңгы ике айда кемнәр үлде? — Үлүче берәү гена, ә туучылар күп: сигез кеше, председатель авыл статистикасыннан хәбәрдар булуын күрсәтеп куйды. — Үлүчесе кем? — Колотушкин, Федор Сергеевич. — Нәрсәдән үлде? — Мәрхүмгә сиксән яшь иде. ж — Кайчан үлде? — Ничек инде ул «кайчан»? — дип кайтарып сорады председатель — Кенәгәдә р күрсәтелгән, нәкъ бер ай элек. > — Ә кайчан күмделәр? — дип төпченде прокурор. — Менә бездә медицина белешмәсе бар. Бер ай элек күмелгән. — Юк, бу дөрес түгел,— дип. медсестра сүзгә кушылды.— Гаеп миндә, ни әйт- . сәләр шуны яздым. Күз яшьләре белән ялынгач, түзмәдем, язып бирдем. «Үзең белеп торасың бит, картка сиксән яшь иде Күмгәнебезгә бер ай була инде»,— Z диделәр “ — Белешмәдә нинди көнне үлгән дип күрсәттегез? — Белешмәне язган көнне. — Ә чыннан да карт кайчан үлгән? Е — Ике ай булды,— диде медсестра — Колотушкиннарның үзләреннән сорый 3 аласыз. и — Федяның дөнья куйганына ике ай була инде,— дип, әби кеше яулык очы белән х күз яш»ләрен сөртел алды.— 1908 елны өйләнешкән идек. Миңа унҗиде генә яшь g иде. Алтмыш ике ел бергә гомер иттек. Җиде балабыз булды, өч улым, бер кызым > исән әле Иремме' Чирләп үлде... W Улы Игорьның күрсәтмәләре әнисенеке белән туры килмәде: — Әти нык кеше иде. беркайчан да чирләмәде,— диде — Әни белән тату яшәде- » лар, берберсенә усал сүз әйткәннәре булмады Тынгысыз җанлы, намуслы кеше S иде. Чын коммунист Егерме биш еллап колхоз председателе булды. Начарлыкны, гаделсезлекне күралмый иде. Балаларының да андый-мондый тәртипсез кыланышларын авыр кичерә торган иде. — Кемнекен, мәсәлән? — дип сорады прокурор. • — Абыйныкын инде, Михаилныкын. — Нишләде соң ул? — Хөкем иттеләр аны. Урлашкан өчен. Әти авыр кичерде. Бервакыт Михаил эчә башлады, эшен ташлады. Әти тузынды: «Әрәмтамак булып яшәргә уйлыйсыңмы?» — диде. Шуннан абый Чабаксарга чыгып китте. Сездән башка да яшәрмен әле. диде. Семьясы авылда калды. Михаилның кайтканына әле күптән түгел. Әтигә эур гына бүләкләр дә алып кайтты. Ләкин аралары суынган иде инде. Бүлегеннән әти баш тартты: «Тиген эш түгел бу»,— диде. Тагын бозылыштылар Үзенең күрсәтмәләрен язып баруларын шәйләп алгач, Игорь Колотушкин агарынып китте: — Кирәкми, иптәш прокурор! — дип ялварды ул — Ходай хакына! Әнисе белән күзгә-күз очраштырганда, Игорь үзенең күрсәтмәләреннән тулысыи- ча баш тартты. «Ялган сөйләсәң—тотылырсың, дөрес сөйләсәң — котылырсың» — дигән халык мәкале дә ярдәм итмәде. Ничек кенә тырышса да, Шәйхетдинов шундый кинет үзгәрүнең сәбәбенә төшенә алмады. Башка туган-тумачаларның күрсәтмәләрендә дә бердәмлек юк иде. Сүз Михаилга кагылу белән барысы да тукталып калалар Сәер иде бу. Сораулар да, аңлатулар да, үгетләүләр дә фамда бирмәде — Их, хатның авторы билгеле булса иде!.. Җыелышып, кемнең нәрсә эшләргә тиешлеген билгеләделәр Иптәшләре киткәч, 1әлгат каләмгә тотынды. «Мәетно күмелгән җиреннән алу турында карар,—дип язып куйды ул.— Колотушкин Федор Сергеевичның үлү сәбебен билгеләү ечеи, мәрхүмнең гәүдәсенә суд-медицина тикшерүе үткәрү таләп ителә. РСФСР җинаять процесслары кодексының 180 нче статьясына нигезләнеп, карар итем: 1889 елны туган Ф С. Ко- лотушкинның гәүдәсен Полковниково авылы читәндәге каберлеккә күмелгән урыныннан казып алырга». Документ әзер булгач, прокурор каберлекне ашыкты. — Кабыргалары сынган,— диде эксперт Кузнецов, Колотушкинның гәүдәсен тикшергәннән соң.— Уналты урыннан. Үз үлеме белән үлмәве бәхәссез. Миңнеханов белән Мөхәммәтдинов Колотушкиннарның эш урыннарында булыл кайттылар, һәр җирдә бер үк хәл: Михаил турында сүз кузгалса, һәркем туры җаваптан читләшергә, күләгәдә калырга тырыша. Әйе, Колотушкин картның үтерелүе бәхәссез. Ләкин кем үтергән аны? Прокурор Михаил Колотушкинны чакыртты. Энеләре, сеңелесе: «Хәзер килер»,— дип вәгъдә иттеләр. Әмма Михаил килмәде. — Хәзер табып алып киләм,— дип, милиция капитаны Мөхәммәтдинов ишеккә атлады. Бераздан ул да ялгызы урап кайтты. Михаил Колотушкин юкка чыккан иде, Шәйхетдинов сотрудникларны һәм авыл Советы работникларын аэролортларг*, пристаньнарга, тимер юл станцияләренә җибәрде. — Тотыгыз, тентегез һәм бирегә алып кайтыгыз. Ләкин сак булыгыз. Тәлгат элемтә бүлекчәсенә килде. Чабаксарга телеграмма җибәрелде. — Булды! — дип шатланып кайтып керде Миңнеханов.— Алып кайттык. Бәгелмагә кадәр үк барып җиткән. Поездга ашыга, ә без аның артыннан. Менә, карагыз! — тикшерүче портфелендәге әйберләрен өстәлгә бушатты: йөзәр сумлык — биш, унар сумлык—ике акча, сәгать, тарак, Казан тәмәке фабрикасында эшләнгән бер тартма • Шүрәле* папиросы, бер кап шырпы. Шәйхетдинов каршында кырык тугыз яшьлек Михаил Колотушкин басып тора. Мәрхүмнең иң олы улы. Зур буйлы, киң иңсәле ир. Янып торган ике күзе җыерылган кашлар астыннан прокурорга сагаеп, сөзеп карый. Шешенә төшкән күз кабаклары зәңгәрләнеп тора. Йөзе җыерчыклар белән телгәләнгән. Шәйхетдинов әле Михаилның үзенә, әле аңа бирелгән характеристикаларга карый. «Спиртлы эчемлекләрне еш куллана, сәбәпсез эш калдыра, тотанаксыз». Йөзеннән үк күренеп тора. «Кешенең йөзе — күңел көзгесе*.— дип, юкка гына әйтмиләр шул. — Әтиегез үлгән көнне кайда булдыгыз һәм нәрсә эшләдегез? — Энем Вильгелм белән Яңа Зәйгә бардык, бер ярты аракы алдык,— дип сейли башлады Колотушкин.— Ресторанга кердек, эчтек. Кичке сәгать унда авылга кайттык. Урамда бер төркем ирләр очрады. Тагын ике йөз грамм чамасы эчгем. Өйгә ярты төндә кайттым. Әти тирги башлады. Мин аны калдырып күршеләргә кердем. Әни дә шунда иде. Аның белән өйгә урап кайтканда әти аңын югалткан иде инде. — Әтиегез чирләвен әйтмәдеме? — Юк, иптәш прокурор. Паралич суккандыр. — Әтиегезнең кабыргалары сынган. — Тартырга мөмкинме? — Рөхсәт биргәнне дә көтеп тормастан, Михаил прокурор алдында яткан «Шүрәле»гә үрелде. Бу кулның инде байтактан бирле сабын да, кайчы да күргәне юк иде. — Мөмкин,— Шәйхетдинов папирос тартмасын аңа табан этәрде. Тартырга рөхсәт булгач, Колотушкин җанланып китте. Папирос сайлап алып, анык бетен сабегын диярлек авызына капты. Саклык белән генә кабызды да папирос тартмасын гадәти хәрәкәт белән пинжәгенең уң кесәсенә салды. Колотушкин папиросын тирән итеп суырды, яңаклары эчкә батып керде, яңак сөякләре калкып чыкты — Кабыргалары сынуын ни белән аңлата аласыз? — дип сорады Шәйхетдинов. — Исерек килеш мич башыннан егылып төшкән ул.— Бу җавапның күптән әзерләнгәнлеге сизелеп тора иде. —- Кем әйтте аны? — Күрше хатын, Анна Чекменова.— прокурор бу сүзләрнең дә әле генә уйлаг чыгарылмаганлыгын сизенә иде, әлбәттә. — Чекменовадан сорау алынды,— дип каршы төште прокурор.— Ул алай диг әйтми. — Әллә ак эт бәласен кара эткә якмакчы буласыз инде, гражданин прокурор: Күзгә күз очраштырыгыз,— дип карышты Михаил. — Очраштырырбыз. Ләкин башта шуңа җавап бирегез әле: ни өчен әтиеңнә> кабыргалары уналты урыннан сынган? — Монысын мин әйтә алмыйм. — Ә мин әйтә алам! — диде Шәйхетдинов. ышанычлы ташыш белая һәм. урыныннан күтәрелеп, Колотушкиига якынлашты. Тегесе, берни дә аңламаган кыяфәттә, күзләрен челт-челт йомгалап тора иде. — Бирегез әле,— дип, прокурор Колотушкииның авызыннан папиросын тартып алды. Шактый гына җебегән папирос тепчегеи сүтеп, Шәйхетдине» эчечнән елтыравыклы бер әйбер тартып чыгарды һәм — Папирос тартмасын естәлгә куегыз! — дип боерды. Колотушкин теләмичә генә кесәсенә тыгылды, калтыранган куллары белән тәмәке тартмасын алды. Шайхетдинов шаһитлар чакырды. — Барлык папиросларны да сүтегез! — диде ул пүнәтәйләргә. Бер минут та үтмәде, өстәл өстендә берничә алтын теш ялтырап ята иде инде. Игорь Колотушкинны яңадан чакырттылар — Әтиегезнең тешләре нинди иде? — Үзенекеләр дә, куелганнары да бар иде. — Куелганнары нинди иде? — Бишесе алтын, өчесе гади ак металлдан. Игорьның абыйлары, сеңелләре һәм әнисе дә шуны ук расладылар: бишесе алтын, өчесе гади металлдан. Соңгы сүзне эксперт әйтергә тиеш иде. —- Мәетнең авызыннан биш алтын теш алынган, ә гади металлдан эшләнгән әчесе үз урыннарында.— дип раслады врач Кузнецов.— Мәрхүмнең авыз эчендә һәм уртында үлгәннән соң барлыкка килгән күл кенә яралар бар. — Мин исереп кайткач, әти ачулана башлады, миңа ташланды,— дип сөйләде соңыннан Колотушкин.—Сугарга теләде Мин суктырмадым, тәртеп җибәрдем Берничә тапкыр типтем. Шуинан мич башына салдым. — Кайсы җиренә суктыгыз? — Күкрәгенә. — Аягыгызда нәрсә иде? — Кирза итек. — Үзегезне үтерүдә гаепле дип таныйсызмы? — Өлешчә таныйм. — Ничек инде ул өлешче? — Мин үтерергә теләмәгән идем. Ачу килгәнгә геиө типкән идем. — Әтиегезнең алтын тешләре сезгә ничек килеп эләкте? Колотушкин эндәшмәде Ул телсез калган кешегә охшаган иде Әлмәткә кайткач, Шәйхетдиноекв Чабаксардан телеграмма китерделәр Анда Михаил Колотушкииның квартира талап качуы, милиция тарафыннан эзләнүе, прокурор тарафыннан кулга алырга санкция бирелүе турында әйтелгән иде — — Приказ языгыз! —дин боерык бирде республика прокуроры бу мәсьәләне һәрьяклап ачыклагач—Мин аңа рәхмәт белдерәм Юристның нинди кеше булырга тиешлеген иптәш Шайхетдинов тагын бер тапкыр раслады. Бу очеркта Әлмет прокуроры Тәлгат Шайхетдинов тормышында булган ике гене вакыйга алынды Андый хәлләр аның кеидәлак эшендә сирәк түгел. Нинди генә хел булмасын, Тәлгат Шайхетдинов һәр очракта, һәр мәсьәләне хәл и түге бетен күңелен биреп кереше, аны җентекләп тикшерә һәм чын дөреслекне барыбер ачыкламыйча тынычланмый. Шуңа күрә дә аның турыиде, тынгысыз җаи. диләр. Дөрес әйтәләр Әйе, тынгысыз ул, шул ук вакытта гаять кешелекле дә.