Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Разил Валиев Тормыш асылы Ни җәй түгел, ни көз түгел җирдә — Урталыгы ике фасылның: Оныта бара кошлар сайрауларын, Нидер көтеп мин дә басылдым. Кышкы причал кебек буп-буш йөрәк. Сөенеч тә юк, каргыш, ачу да. Туй төшәсе йорттай... күңелемнең Капкалары шәрран ачылган. Җиңел үлем булмый. Качып елый, Болытларга качып агълый җәй... Көз — җиңүче! Көз тантана итә, Ике бите ике алмадай. ...Тынычлыгын бүлдерергә куркып, Исеме юк шушы фасылда, Әкрен генә көзгә керә барам, Төшенә барам тормыш аелына. Чакырма Чакырма туган ягыңа. Чакырма, диңгез кызы. Өметтәй олы ул диңгез, Күз яше кебек тозлы. Чакырма туган ягыңа, Чакырма, диңгез кызы. Сезнең яктан килгән болыт Күкне күкрәтеп узды. Күкрәгемне ачып тордым Саф диңгез һавасына. Яңгыр түгел, синең сагыш Болыттан ява сыман. Чакырма син үз илеңә, Чакырма, диңгез кызы. Җибәрми туган ягымның Давылы, кары, бозы. Өмет кебек олы диңгез, Яшьләрем кебек тозлы... Сагышларым болай да күп... Чакырма, диңгез кызы. Бүген тагын мине ташлап киттең... Төне буе сине эзләдем. Таңга кадәр мөлдерәшеп торды Бар йолдызлар — синең күзләрең. Күзләреңдәй күктә бар йолдызлар, Синең сының кебек бу таллар. Син киткән юл кебек айның юлы... Мин адашам, абынам, буталам. Йолдызларга үреләм — буем җитми, Кочагыма сыймый таллар да... «Ул кайда?» дип гөлләр сорасалар. Мин ни диеп әйтим аларга?.. Син кайт инде... Йолдызларны кызган... Алар кабат көләч булсыннар... Кояш чыгып килә... Кояш юлы Син кайтачак алтын юл сыман. Сине озатканда Сагынуым басылмады әле. Ачылмады синең йөрәгең, Күзләреңнән яшь тә кипмәгән бит, Елмаюың әле күрмәдем. ...Билет юктыр бүген самолетка, Буш урыннар юктыр поездда, Трамвайлар шыгрым тулы халык, ...Җил дә, әнә, моңлы җыр суза. Адашырсың... Күктә йолдызлар юк, Юл тапмассың... Төн бик караңгы Тутырыр күк айсыз, йолдызсыз төн Синең белән минем араны. Көз сагышы мина күчте, дисең... Телисеңме? — Хәзер яз ясыйм! Чәчәк белән күмәм йөрәгеңне — Мәхәббәтнең алсу вазасын. Кирәк түгел чәчәкләрең, дисең, Кирәк түгел язлар ясавын: Калсам — бары мине табарсың син, Китсәм — сагынып җырлар язарсың... Ничек итеп җырлар языйм ди мин? — Ачалмадым синең йөрәгең... Күзләреңнән яшь тә кипмәгән бит, Елмаюың әле күрмәдем... Игенчеләр нәселе Җиргә иелеп сабан сөргән бабам. Чалгы селтәп чапкан печәнне. Аршин түгел, метр, сажин түгел — Өмет булган җирнең үлчәме. Гомерендә алтын күрмәгән ул, Көмешләр дә кулга төшмәгән. Алтын төсен күргән игеннәрдә, Көмеш сулар эчкән чишмәдән. Ракеталар очмаса да ул чак, Ай турында җырлар җырлаган. Ачмаса да йолдызларның серен, Күккә карап язмыш юраган. Вакыт җитте инде галәм иңләп «Карурманины җырлап үтәргә... Тик һаман да туган җирне сөю Җитеп бетми әле күпләргә. Нәселемә мин хыянәт итмәм! — Игенчеләр безнең ыруда. ...Буразналар ярып барсаң иде Шигъриятнең яшел кырында. Казан вокзалы Ниләр уйлый Мәскәү бу көннәрдә? Ниләр уйлый Казан вокзалы? Тасма кебек яткан рельсларның Казандамы очы, азагы? Ак кермәнең һаман акмы, Казан? Элеккедәй киңме Иделең? Син бит миңа: туу, сөю, тормыш, Шатлык, кайгы, яшәү... һәм илем. Мәскәү белән Казан арасында Дуслык җебе кебек рельслар... Ике туган төсле ике шәһәр.— Казан белән Мәскәү — гел дуслар. Хәйдәр Гатин .□оооааоааааааосооаааопааоопаааааст Әни искә төшкәндә 1 Хәтерләмим күңел ачкан көнен Урман-болыннарга бер чыгып Гомере узды эштә ил белән өй Иминлеге өчен борчылып. Уңышыбыз өчен бер сөенсә, Мең көенде ялгыш адымга. Нәтиҗәсе менә! Дигән төсле, Салкын кабер тора алдымда... 2 Тормышымда якты бер юнәлеш Биреп килә иде һәр көнне. Бүген шаулы диңгез уртасында Бер ялгызым калдым шикелле... Таралдылар дуслар берәм-берәм, Минем белән, бүлмә тутырып, Кара кием кигән олы кайгы Гомерлеккә калды утырып... Табигать туе Тал-тирәкләр, гөлләр сусаганнар, Урман-болыннарга дым кирәк. — Мин киләм, мин юлда! — дигән төсле Тавыш бирә-бирә күкрәп, Күтәрелеп чыкты зәңгәр болыт, Ерактагы офык артыннан. Торган саен якынлаша барды Әкияттәге сихри ат сыман. Томырылды урман-кыр өстенә Тузгып китте бөдрә яллары. ...Кинәт искән дымлы салкынча җил Башын сыйпап узды талларның. Киң болында үскән каеннарны Сагынып кайткан кебек күрергә, Йөгереп килеп яңгыр кулы белән Кочагына алды өермә. ...Утлы угын атты күктә яшен, Менә тагын күкрәү яңгырар... Назадан җир пуля, бомба түгел, Көтә бары җылы яңгырлар. Кара күзле ак бәхетем Йөзен тулган ай төсле ак, Күзләрең кара синең, Көнләшеп карый бакчадан Ак чәчәк аткан сирень. Аякларым җиргә тими, Кош кебек очам гына. Кара күзле ак бәхетем. Ал мине кочагыңа!