Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Зиннур Насыйбуплин Безнең буын Яшь үсенте. Мин сокленем сиңа! Ташны тишеп чыга алгансың, Пекин үзең шундый назлы булып, Шундый нәфис булып калгансың без — дөньядан иртә киткәннәрнең Җиргә бүләк иткән буыны; Дөнья шулай сугыш, үлем белән Каршылады безнең тууны. Асыл ирләр авып җан биргәндә Әле яңа безгә җан кергән, Инде без ул — йортка өмет биргән. Тормышка ямь биргән, җан өргән. Дөньяга без ялкын ярып шыттык, Мең үлемгә тудык үч итеп. Җир яраткан безне бу заманга Үлемнәрне җиңәр көч итеп. Штык белән языла һаман тарих. Атышларның бармы тынганы? Чорыбыздан дары исе килә, Җилләтергә иде дөньяны. Күлме каннар акты күлме күз яшь, Чыланмады һаман дарылар. Мин ышанам: Төтәп яткан бикфорд шнурларын Безнең тешләр езә алырлар. Мин ышанам: Үлемнәрне җиңәр бер көч итеп Җир яраткан безне — улларын, Шуңа безнең нерв җепләречә Тоташтырган заман Җир шарын! Тынлык телим! Тынлык телим! Кирәк миңа шундый тынлык: Колакларны чыңлатырлык, Акрын сөйләп, ихлас сөйләп Күңелемне аңлатырлык; Сабыйларның йөрәк тибешен Планетага тыңлатырлык Тынлык кирәк. Ә ничек кыштырдый икән Яңа шытып яткан орлык? — Ишетәсем килә шуны. Тынлык кирәк миңа, тынлык! Кирәк миңа шундый тынлык: Бар хәвефне онытырлык, Җирне бөтен бәлаләрдән Азат диеп хис итәрлек, Галәм гизгән хыялымның Кайтавазын ишетерлек Тынлык кирәк. Тынлык телим. Җимерелү авазлары Тынсын, тынсын! Акыл тавышын һәрбер чукрак Ишетерлек тынлык булсын! Тынлык телим! Шул тынлыкта Шатлыгыма чәчәп көлим! — Бар дөньяга ишетелсен, Кайгы челпәрәмә килсен! Тынлык телим! Йөрәгемдә Илаһи бер моң барында Симфония уйныйм әле Кайнар кояш кылларында! Тынлык телим! Кояш чыкты! Кояш чыкты! Кояш чыкты! Баш очында яна кояш! Бу — кичәге кояш түгел, Башка кояш, яңа кояш! Безнең кояш! Руда килеш Җир куеныннан тапкан кояш; Домналарда чуен булып, Корыч булып аккан кояш, Кояш чыкты! Эшчән куллар Җылылыгын җыйган кояш, Безнең кояш! Тән буена Без үзебез койган кояш. Кояш чыкты! Станокта Без үзебез кырган кояш; Безнең йөрәк җылысыннан. Күз нурыннан торган кояш. Кояш чыкты. Ул кояшны Безнең куллар күккә чөйде, Юкса, кояш бу кадәрле Нурлы, көләч булмас иде. Янар өчен тугач, *н син, йөрәк, Утта гына корыч туа. Кыйна, язмыш,— Сандал белән чүкеч арасында Кылыч туа. Без икебез ике кеше икән. Ни беркетсен безнең араны? Хәтта күзләр ике төрле күрә: Мин — гел акны, ә син — караны. Без икебез ике кеше икән. Уотаклыклар эзләү кирәкме? Уңын түгел, тискәресен карап Бәялисең һәрбер бизәкне. Шуңа синнән бәхет бик еш кына Яшерәдер көләч карашын Акны эзләгәннәр акны таба. Кара эзләгәннәр — карасын. Ишәм-сүтәм Ишәм-сүтәм, ишәм-сүтәм... Мин дә, имеш, дөнья көтәм. Ишкәнемне сүтәсүтә, Күпме гомер әрәм үтә! Үз ишкәнен әрни-әрни Сүтмәгәннәр сирәктер ул, Әйбәт итеп ишәр өчен Сүтә белү кирәктер ул. Фаил Шәфигуллин епоасзоосаососазааозспаоооапассоааа□□□□попеcoat ДИҢГЕЗ ЭСКИЗЛАРЫ Америка самолеты Каракоштай кара самолет Эзәрлекли безне туктаусыз. Яшергәнбез гүя бомбалар, Төягәнбез гүя туплар без. Очып үтә хәтта каймакта Мачталарга тия язып ул. Каракоштай кара самолет Гел кисәтә: хәтәр сезнең юл! Я атылып керә болытка, Я түбәнгә төшә кадалып... Аккош кебек кораб өстендә Каракоштай кара самолет. Давыл алдыннан Нейтраль дә монда сулар, Җилләр алай түгел. Диңгез никтер авыр сулый Көне буе бүген. Кабарына бара һаман Дулкыннарның ялы. Күксел яр соры томанга Томаланып калды. Кайда хәзер Америка һәм Азия кайда? Улап-улап очкан иде Самолетлар бая. Төшерделәр микән ялгыш Алар суга атом; Кыйтгалар Атлантида күк Әллә суга батты? Җил тели ачып карарга Гүя диңгез төбен. Нейтраль дә монда сулар, Илләр алай түгел. Беринг диңгезе Беринг диңгезенең кәефе киткән — Чүп урынына чайкый корабны Ерак гасырларны каплап торган Томаннарны давыл таратты... Мең чакрымлы юлдан, карлар ерыл. Еллар буе олау сөйрәлә... Чит-ят илдә яль-яшь командорга Җиңел булган дисезме әллә?! Арып-талып. туңып, чирләп, ачыгып. Кыенлыклар күрел мең төрле. Килеп җиткән олау диңгезгәчә. Буйдан буйга кичеп Себерне. Балкып киткән көтмәгәндә генә Офыкларга җәелеп чал диңгез. Үзе серле, үзе иксез-чиксез, Үзе мәгърур, үзе исемсез. Иле көткән аны... Ул кайтмаган.. Бунтарь җаны кушкан шул аңа, Яшьлек хыялларын дулкын ител. Мәңге диңгез булып шауларга . Йокысыз төн Якын инде, шундый якын Материклар бер-беренә. Уңда маяк, сулда маяк — Бер кабына да бер сүнә Уң ярда да. сул ярда да Маякларның уты яшел. Дөнья тыныч. Ләкин кинәт Сызылып китә күктә яшөн. Кабыналар прожекторлар Уң якта да, сул якта да. Аяз күкне телел-телел. Утлы кылычлар айкала... Сәгать тек-тек вакыт саный. Сигналлардан эфир кыза Баш очыннан Америка Самолеты очып уза. Ераклаша кара шәүлә, Сәгать һаман вакыт саный. Йокламагач Америка. Азия дә йоклый алмый, Аяз көндә Һаваларда болыт каурый-каурый, Мамыкларын ефәк җилләр тарый. Акчарлаклар төяп ага бозлар, Салда гүя ак күлмәкле кызлар. Боз атауга йөзеп баралармы Боз каекта тюлень балалары? — Җем-җем итеп кояш нурларында Терекөмеш ага туннарыннан. Нәрсә сизә күңел, ник борчыла?.. Ах, шул аваз тагын баш очында. Исеп узды шомлы афәт җиле — Самолетлар... дүрт, биш, алты, җиде.. Уйнап кына, ахры, берсе шунда Ут яудырып китте тып-тын суга. Көтәр инде, көтәр аналары — Кан эчендә тюлень балалары. Кем үтерде, ничек?.. Тик офыкта Күренеп калды дүрт-биш кара нокта. Аляска Алясканы 1867 елда патша хөкүмәте Америкага сата. Кургаш офыклар Күзне талдыра. Бөтен тирә-як Боз да кар гына. Сулда — Чукотка, Аляска — уңда. Аңа карагач Күңелләр тула. Романтиклар соң Түзсеннәр ничек — Кемдер эзләгән Океаннар кичеп. Кемдер эзләгән Дөнья читеннән, Кемдер табалмый Кире чигенгән. Кемдер адашып, Ком туңып үлгән, Эзләрен салкын Бураннар күмгән... Кемдер эзләгән, һәм... Кемдер тапкан. Аның шатлыгын Кемнәрдер саткан... Төньяк балкышы Диңгез никтер уйга талган, Дөм кара төн. Мачталарын шыгырдатмый Җил корабның. Күзне камаштырып кинәт Күк читендә Уйный башлый сихри балкыш, Төн чигенә Җем-җем, гөлт-гөлт. Зәңгәр, яшел, кызыл, сары... Дөньядагы бар илләрнең Байраклары Җилферди күк, бер карасаң, Бу балкышта. Бу балкышта—яз да, көз дә, Җәй дә, кыш та. Байраклары белән шулай Җилфер-җилфер, Илләр, бәлки, берсен-берсе Сәламлидер. Тын балкышка чал мәңгелок Башын ия. Йоклый әле Америка һәм Азия. Планетаның кыйбласына Туры карап, Әкрен генә йөзеп бара Безнең кораб.