Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДӘНИ БЕРГӘЛЕК

Татар һәм кумык мәдәниятләренең үзара бәйләнешенә карата авказ таулары белән чал Каспий диңгезе арасындагы матур җирләргә Дагстан Автономияле Совет Социалистик республикасы урнашкан. Барлык совет халкы белән бергә, Дагстан хезмәт ияләре дә тугызынчы бишьеллык хөрмәтенә удар хезмәт вахтасына бастылар, алар өр-яңа промышленность предприятиеләре. электр станцияләре төзиләр, торак йортлар салалар, киң басуларны һәм көтүлекләрне сугару өчен елгаларны буалар. Артык зур булмаган бер республикада кулга-куя тотынышып дистәләрчә милләт вәкилләре яши. Дагстан республикасы эшБу мәкаләдә исә без әлеге дуслыкның соңгырак этабына тукталырга уйлыйбыз. XIX йөзнең икенче яртысында һәм XX йөзнең башларында татар һәм кумык мәдәниятләре, аерым алганда әдәбиятлары арасындагы бәйләнешләр ничегрәк үсә1 Максатыбыз — әнә шуларны ачыклау. Татар мәдәниятенең уңай йогынтысы барыннан да бигрәк кумык телендә милли матбугат барлыкка килүдә ачык күренә. Билгеле булганча, кумыкча беренче китап Мөхәммәтәфәнде Османов тарафыннан 1883 елда Петербургта басыла. Ул «Нугай һәм кумык җырлары җыентыгы» исемле китап була. Шул ук авторның «Нәсихәт» исемле икенче китабы 1899 елда Казанда чыга. Шул вакыттан башлап кумык телендәге китаплар 1903 елга кадәр күбрәк Казанда басылып килә. Ике халык арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт иткән чыганакларның тагын берсе Казанның уку йортлары була. XIX йөзнең ахырларында күп кенә дагстан яшьләре, белем дәрәҗәләрен тагын да күтәрү максаты белән, Россия шәһәрләое- нә һәм Якын Көнчыгыш илләренә китәләр. Кумыклар да, бигрәк тә аларның алдынгырак фикерле вәкилләре, Казан губернасы шәһәрләренә, Идел буена юл тоталар һәм К шул төбәкләрнең иҗтимагый-политик тормышына катнаша башлыйлар. Кумыклар арасыннан чыккан иҗат кешеләрен тәрбияләүдә Казанның һәм алдынгы татар интеллигенциясенең роле аеруча зур. XIX йезнең икенче яртысында яшәгән күренекле кумык шагыйре һәм мәгърифәтче Мехәммәт-әфәнде Османов (1840—1904) нәкъ менә шундый тәрбия алган кешеләрнең берсе була. Туган авылы Аксайда башлангыч белем алганнан соң ул, Казанда басылган фәнни хезмәтләр ярдәмендә Шәрык әдәбиятын һәм терки телләрне ейрәнә. Бу елкәдә билгеле бер уңышка ирешкәч. 1871 елда Петербургка килә һәм пайтәхет университетының Шәрык факультетында төрки-татар телләре буенча укытучы булып эшли. Биредә ул X. Фәезхановны алыштыра. Рус телен һәм рус мәдәниятен, шулай ук Шәрык әдәбиятын тирән үзләштергән белгеч буларак, ул профессорларның, укытучылар һәм студентларның тирән ихтирамын казана. Университет җитәкчелеге тарафыннан аңа бирелгән характеристикалар шуны раслый. Шәрыкне өйрәнүче күренекле галим Веселовский аның укытучылык эшчәнлегеиә югары бәя биреп, түбәндәге җылы сүзләрне яза: «Үз фәнен тирәнтен һәм нигезле үзләштергәнлектән, Османов күренекле лектор иде һәм факультетта ул үзе турында якты истәлек калдырды» †††. М. Османов Петербург университетында профессор Березин, доцент Гиргасс. Казан университетының элекке деканы А. Казем- бек кебек алдынгы карашлы галимнәр белән бергә эшли. Шулар йогынтысында аның мәгърифәтчелек карашлары формалаша Ул Казан һәм Петербург типографияләрендә кумык телендә дәреслекләр, фольклор җыентыклары бастыра башлый Кумык прозасына нигез салучы күренекле әдип Һәм җәмәгать эшлеклесе Нухай Батырморэаевның дөньяга карашы формалашуда рееолюцион-демократик татар интеллигенциясе хәлиткеч роль уйный. Аның иҗтимагый-сәяси карашлары турыдан-туры татар зыялылары йогынтысында формалашты дисәк, бу һич те арттыру булмас, дип уйлыйм. Нухай Батырморзаее шулай ук Аксай авылында туа (1864—1919) Хезмәт юлыч мәдрәсәдә укытучы булып башлый. Ләкин аның бу эше авыл байларына, мулла-мон- тагайларга ошамый, алар арасында ризасызлык тудыра. Алар белән тыныша алмаган, алар кубызына биергә теләмәгән Нухай укытучылык эшен ташларга һәм эш эзләп читкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Эш һәм бәхет эзләп Россиянең төрле шәһәрләренә агылган халык ташкынына ияреп, ул Дербент, Баку, Астрахань, Казач якларын урап чыга. Михнәт чигеп, кайгы- хәсрәт эчендә яшәүче халык арасында булу аның көрәшче буларак формалашуын, сыйнфый аңы үсүен тизләтә. Казанда ул Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм башка революцион демократлар белән аралаша, аларның иҗаты белем якыннан таныша. Демократик татар язучыларын Н. Батырморэаез зур ихтирам белән искә ала. «Төрле кимсетүләргә һәм эзәрлекләүләргә дә карамастан, үз халкы өчен соклангыч әсәрләр тудырган»‡‡‡ Габдулла Тукай турында ул аеруча югары фикердә була. Нухай Батырморзаее кумык проза әдәбиятын тудыр/ һәм милли мәдәниятне үстерү юлында искиткеч зур эшләр башкара. Ул «Бәхетсез Хабийбат» (1910). «Даут һәм Ләйлә» (1912), «Һарун белән Зөбәйдә яки бәхетсез Җанбикә» (1914) кебек талантлы повестьлар иҗат итә. Аның уңай геройлары шул чорның алдынгы фикерләрен, прогрессив идеяләрен яклап көрәшәләр. «Бәхетсез Хабийбат» повестендагы адвокат Габделкәрим. «Даут һәм Ләйлә-деге Даут. «Һарун белән Зөбәйдәмдәге Һарун — әнә шундыйлар. Һарунны татар егете Гайнетдин белән ныклы дуслык җепләре бәйли. Гайнетдиннең якын булышлыгы белән, ул Казандагы типографияләрнең берсенә эшкә урнаша һәм эшчеләр арзс»>нда зур хөрмәт казана. Югарыда саналып үтелгән әдәби геройлар мисалында без кумык халкы вәкилләречә татарлар арасындагы алдынгы карашларның уңай йогынты ясааыи күрәбез. Н. Батырморзаее белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең сөйләвенә караганда, ул татар әдәбиятын бик яраткан. татар әдәбияты үрнәкләрен кумык теленә тәрҗемә итү эшенә зур игътибар биргән. Кызганычка каршы, аның тәрҗемәләренең әлеге хәтле табылганы юк. ††† «Танг чолпан» («Таң йолдызы») журналы. 1917 ел. 2 сан. 1 А. Акаев. Гиччи рузнама (12 еллык календарь). 1912 ел. Кереш мәкалә. г А. Акаев. Юз йц]ллыкъ тынч рузнама. 1905 ел. 1 Партархив Дагобкома КПСС 2370 фонд 5 тасвирлама. 160 саклану берәмлеге 130 бит. ' «Ленин юлы» газетасы. 1969 ел. 143 сан. ‡‡‡ Биографический словарь профессоров и преподавателей Петербургского Университета. Рус теленде. II том, 1898 ел. ВО бит. Кумык мөхитенә Көнбатыш һәм Шәрык әдәбияты үрнәкләре нигездә татар теле аша үтеп керә. Тарихи документлар шул турыда сөйли. Кумык мәгърифәтчесе Абу- суфьян Акаевның (1870—1931) иҗат эшчән- леге әнә шул фикерне раслый. Дагстанның башка мәдәният әһелләре кебек үк, А. Акаев та башлангыч белемне мәчет каршындагы авыл мәктәбендә ала. Аннан үзлегеннән укып, филология, философия кебек фәннәрне үзләштерә. Ул үз чорының энциклопедист галиме була. Казанның культура эшлеклеләре аны Дагстан профессоры дип йөртәләр '. А. Акаев үзенең бөтен белем байлыгын туган халкына багышлый. Дини-схоластик мәктәпләрдә укыту-тәр- бия эшләренең торышы искиткеч түбән була. А. Акаев кумык мәктәпләрендәге тәртипләрне үзгәртү юлларын эзли. Бу мәсьәләдә ул Казан уку йортларында тупланган тәҗрибәгә таяна. XX йөз башыннан Казанда һәм кайбер башка шәһәрләрдә укулар яңа ысул белән алып барыла башлый. Татар балаларына, дин сабакларыннан тыш, тарих, география, математика кебек дөньяви фәннәр өйрәтелә башлый. Казанга килгәч, Акаев татар мәгърифәтчеләре белән элемтәгә керә, әлеге яңа мәктәпләрдәге укыту методикасы һәм ул мәктәпләр өчен программалар төзү тәртибе белән таныша. Туган авылына кайткач, ул анда ике класслы мәктәп ача һәм балаларны татар мәктәпләре ысулы белән укытырга тотына. Укуукыту эшчәнлеген дәвам итү белән бергә, ул башка төрле җәмәгать эшләре дә алып бара. Бүтән халыкларның иҗат интеллигенциясе тәҗрибәсенә таянып, Акаев дагстанлыларны караңгылыкка һәм томаналыкка каршы көрәшкә чакыра. «Дагстанлыларны якты юлга чыгару өчен,— дип яза ул,— безгә үз ана телләребездә китаплар бастырырга кирәк» ■. Әлеге программасын тормышка ашыру йөзеннән, ялкынлы мәгърифәтче әдәбият буенча дәреслекләр, тарих, география, арифметика, грамматика фәннәре буенча уку китаплары чыгара башлый. А Акаевның тәрҗемә өлкәсендәге эш- чәнлеге дә кумык һәм татар халыклары арасындагы әдәби мөнәсәбәтләрнең якты бер үрнәге булып тора. Татар әдәбиятындагы «Таһир һәм Зөһрә» (1908), «Йосыф һәм Зөләйха» (1910) кебек әсәрләрне кумый теленә нәкъ менә ул тәрҗемә итә. Татар мәгърифәтчеләре үрнәгендә, Абусуфьян телара сүзлекләр төзи. Төрле календарьлар да («Гиччи рузнама», «Уллу рузнама») аның тарафыннан языла. Ул ки- тапкалендарьларны төзегәндә, А. Акаев татар телендә чыккан охшаш басмалардан файдалана. Үз китапларын язганда татар әдәбияты материалларыннан файдалануын ул һич тә инкарь итми. 1913 елда басылган «Къылыкъ китаб» («Книга о нравственности») дигән хезмәтенә язган сүз башында шундый юллар бар: «Әдәплелекнең һәркемгә кирәклеген аңлап, без «Къылыкъ китаб» чыгарырга булдык, аның өчен Казанда басылган шундый ук китаптан файдаландык. Материалның бер өлеше башка китаплардан да алынды», һәр китабының сүз башында А. Акаев укучыларны кумык мәдәниятен үстерү өчен көрәшергә чакыра. Бу мәсьәләдә якын туганнарыбыз Казан татарларыннан үрнәк алыйк, ди. Шул рәвешле, милли культураның үсүен һәм төрле халыклар арасында интернациональ элемтәләрнең ныгуын яклап чыга. Кумык һәм татар халыкларының мәдәни бәйләнешләре турында сөйләгәндә, күренекле дагстан коммунисты Зәйналабид Батырморзаөвның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге үзенә аерым урын алып тора. Нухай Батырморзаевның улы Зәйналабид Батырморзаев кечкенәдән үк белемгә омтылучан малай була. Мәчет каршындагы мәктәпләр генә аның укуга булган теләген канәгатьләндерә алмый. Ундүрт яшендә ул Астраханьга чыгып китә һәм анда сигезьеллык шәһәр мәктәбенә укырга керә. Астраханьда бергә яшәгән иптәше Вәли Вәликәев истәлекләренә караганда, Зәйналабид башка укучылар арасында киң эрудицияле һәм кыю фикерле булуы белән аерылып торган. Астраханьда 3. Батырморзаев татар зыялылары, татар әдипләре белән дуслаша. Татар язучыларының кайбер әсәрләрен кумык теленә тәрҗемә итә. Мәсәлән, Г. Камалның Зәйналабид тарафыннан тәрҗемә ителгән «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасы 1917—1918 елларда кумык театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Аннан кергән табыш — культура-агарту эшләренә тотыла Зәйналабид татар телендә шигырьләр да яза. «Татарча язган шигырьләренең берсендә.— дип билгеләп утә С. Алиев,— Батырморзаев романтик татар шагыйре Сә- гыйть Сүнчәләйне тәнкыйтьли»’. Тикшеренүченең фикеренә караганда, 3. Батырморзаевның татар телендә язылган шигырьләре биш йеэ юлдан артыграк булган. Зәйнала- бид Батырморзаевның татар телендә язган «Даниялбек» һәм «Муллаларга каршы» исемле драматик әсәрләрен исә Дагстан тамашачылары яратып кабул итәләр. 3. Батырморзаевның ул чорда Оренбургта татар телендә чыгып килгән «Вакыт» газетасы редакторы исеменә язылган хаты сакланган. Бу хат шулай ук 3. Батырморзаевның татар культурасы эшлеклеләре белән нык элемтәдә торганлыгын раслый. 3. Батырморзаев үзенең бу хатында газета һәм журнал чыгару турындагы уйтеләк- лоре белән уртаклаша. Унҗиде яшьлек егетнең ул вакытта Оренбургта яшәгән һәм «Вакыт» газетасына язышкан әтисе Нухайга язган хаты да зур кызыксыну уята. Ул хатында Зәйнала- бид изелгән халыклар бәхете ечен кереш юлына баскан әтисенең язмышы ечен борчыла һәм шул ук вакытта аның белән чиксез горурлана. Ияләшкән җирдән аерылу кыен булса да, университетка керү теләге белән, Батырморзаев Казанга килергә карар итә. В И. Ульянов, Н. Е. Федосеев кебек куркусыз керәшчеләр тәрбиялеген Казанга килү белән. Зәйналабид демократик рухлы яшьләр арасына керә Татар яшьләренең социал-демократик идеяләре йогынтысы астында ул татар телендә чыга торган бер газетага мәкалә яза. Мәкалә капиталистлар. чиновниклар строена каршы юнәлдерелгән була. Аның авторының кем икәнлеген бик тиз белеп алалар. Зәйналабид, эзәрлекләүләрдән качып, туган ягына кайтып китәргә мәҗбүр була. Татар яшьләренең прогрессив идеяләре аңа зур йогынты ясый. Хасавюрт шәһәрендәге реаль училищеда укыта башлагач, ул анда Шәрык әдәбияты, терки филологиясе буенча лекцияләр укый, укучыларга революцион татар яшьләренең тормышлары һәм эшчәнлекләре турында сейли. 3. Батырморзаев «Танг чолпан» исемле әдәби түгәрәк оештыра. Аның членнары хезмәт ияләре алдында караңгылыкка һәм торгынлыкка каршы көрәшкә өндәгән әсәрләр укыйлар. Егерменче гасыр башында, илдә барган нҗтимагый-политик хәрәкәт тәэсирендә, Дагстан шәһәрләрендә һәм авылларында культура-агарту оешмалары барлыкка килә. Әмма алар берберләреннән аерылган хәлдә яшиләр. Шуңа күрә 1917 елның язында ул оешмалар Дагстан агитацион-агарту бюросына берләштерелә. 3. Батырморзаев шул бюроның члены итеп сайлана. Аида эшләү белән бергә, 1917 елның июль аеннан башлап ул елеге бюроның органы булган иҗтимагый-политик, әдәби-иллюстратив «Танг чолпан» («Таң йолдызы») журналын редакцияли. Ә бер елдан соң аны «Эшче халык» исемендә чыга торган большевистик газетаның редакторы итеп билгелиләр. Әлеге журнал һәм газета эчен кирәк булган шрифтны ул, татар дуслары булышлыгы белен табып, Казаннан алып кайта. Бу басма органнарда Дагстан прогрессив интеллигенциясенең революциондемократик омтылышлары үзенең якты чагылышын таба. Ул чорның актуаль проблемаларын яктырту буенча «Танг чолпан» журналы һәм «Эшче халык» газетасы татар демократик газеталары һәм журналлары белән тыгыз элемтәдә тора. Моны раслау ечен аларны татар теленде чыга торган кайбер газета-журналлар белән чагыштырып үтү дә җитә Казанда басылган «Азат» газетасы, мәсәлән, түбәндәге программ белдерү белән чыга: «Газета, үзенең исеменә тугрылыклы буларак, азатлыкның чәчәк атуы ечен кереш алып барачак, изү. хокуксызлык, түбәнсетү һәм халыкның артталыгы белән беркайчан да килешмәячәк, барлык милләтләргә тигез хокук бирелүен яклап көрәшәчәк». Редакция мәгарифне, һөнәр һәм белемнәрне киң таратуга һәрьяклап булышлык күрсәтергә, уку йортларына реформа үткәрүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирәКумык теленде чыккан «Танг чолпан» журналы һәм «Эшче халык» газетасы да шул ук мәсьәләләрне диярлек күтәрә. «Азат» газетасы изүгә, хокүксызлыкка, түбәнсетүгә һәм халыкның артталыгына каршы керешкә чакырса, «Эшче халык» газетасы «Барлык изелгән массаларның проле- тарийлары, берләшегез!» диген лозунг белен чыга. Татар һәм кумык телләрендәге басма органнарның исемнәре үк бу халыкларның тыгыз мәдәни элемтәләре турында сейли. Кумык телендә чыккан беренче прогрессив журналның «Танг чолпан» дип аталуын без инде әйтеп үткән идек. Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты каршында бетен Россиядәге төрки халыклар өчен чыгарылган газета да «Чулпан» дип еталган. Аны Зәйналабид Батырморзаевның Казан буенча якын иптәше, күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов редакцияләгән. Башка төр басмаларда да без шундый ук охшашлыкны күрәбез. Егерменче гасырның башында татар телендә «Халык» исемле газета чыгарыла, кумык телендә 1918 елда чыга башлаган газетага да «Эшче халык» дигән исем бирелә. Шулай итеп, 3. Батырморзаевның һәм аның тарафыннан оештырылган басма органнарның эшчәнлегендә татар-кумык әдәбияты һәм культурасы арасындагы тыгыз бәйләнеш бик ачык гәүдәләнә. Дагстан халыклары арасында татар әдәбиятын актив популярлаштыручыларның берсе итеп без тагын милли кумык театрына нигез салучы Тимербулат Бейбулатов (1879—1942) исемен атыйбыз. Тимербулат Бейбулатов — алдынгы Европа культурасына ия булган шагыйрь, педагог һәм драматург. Ул шулай ук төрки халыкларның әдәбиятларын кумык теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле. 20 елларда ул татар драматургы Фәтхи Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә» пьесасын тәрҗемә итә һәм аны Дагстан театрларында куя. Галиәсгар Камалның 3. Батырморзаев тарафыннан тәрҗемә ителгән «Безнең шәһәрнең серләре» спектакленең дә художество җитәкчесе Т. Бейбулатов була. Аның зур көч куеп эшләве аркасында, бу пьесалар кумык авылларында да, ерак нугай далаларында да күл тапкырлар куелалар. * « Беренче кумык мәгърифәтчеләре нигез салган матур традицияләрне Совет власте елларында алардан соң килгән буын вәкилләре дәвам иттерәләр. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан көн тәртибечә наданлыкка каршы көрәш мәсьәләсе куелу белән, кумык интеллигенциясе партиянең бу чакы» руына көнесәгате белән җавап бирә һәм яңа тормыш тезүчеләрне тәрбияләү эшенә алына. Бу юлда аларга күп төрле авырлыкларга очрарга туры килә: дәреслекләр, әдәбият, кадрлар җитешми. Ул елларда да кумык культура эшлеклеләренә татар интеллигенциясе ярдәм кулын суза: Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән китаплар һәм дәреслекләр җибәрелә. Бу тема буенча материаллар эзләгәндә, безгә кумык язучыларыннан һәм җәмәгать эшлеклеләреннөн язучы һәм драматург АлимПаша Салаватов. Дагстанның атказанган укытучысы Мөхәммәт Хангишиев, республиканың халык шагыйре А. Аткай һ. б. ларның шәхси китапханәләрендә булырга туры килде. Аларның һәркайсында татар язучыларыннан Г. Тукай, М. Җәлил әсәрләре, Татарстан китап нәшриятында басылган күп санлы дәреслекләр, уку әсбаплары саклана. Кумык халкының милли кадрларын үстерүдә татар әдәбиятының роле турында Бабаюрт авылында яшәүче Алхәмәт бабай Гамзатов безгә менә нәрсәләр сөйләде: «Миңа хәзер 75 яшь. Хәзерге көндә персональ пенсионер. Үземнең 30 ел гомеремне яраткан эшемә — яшь буынны тәрбияләүгә багышладым... Минем бала чагым михнәт эчендә үтте, шуңа күрә тиешле белемне ала алмадым... Тора-бара, дус-иш- ләремнең киңәше буенча, Казаннан татар телендә чыга торган газета-журналлар, тарихи һәм әдәби китаплар яздырып ала башладым. Әле дә хәтеремдә, мин аларны бер генә тапкыр түгел, әллә ничәшәр кат укып чыга торган идем. Октябрь революциясе булгач, без яңа тормыш төзергә тотындык. Партия: «Барыгыз да дәреслекләргә!» дигән чакыру ташлады. Республикада укытучылар җитми иде. Шул чагында дәүләт аларны хәзерләү буенча бер еллык курслар ачты. Тимерхан-Шурада оештырылган шундый курсларның берсенә мин дә киттем. Башта комиссия узарга кирәк иде. Комиссия членнары минем әдәбият белән азмы-күпме таныш булуымны хупладылар һәм мине шунда ук әлеге курсларга кабул иттеләр. Менә шул рәвешчә, татар әдәбияты аркасында, мин үземнең күптәнге теләгемә ирештем». Ул хәзер дә үзенең беренче ярдәмчеләрен — татар китапларын кадерләп саклый. Аларның берсен ул безгә дә бүләк итте. Бу — тарих һәм география фәннәре буенча төзелгән дәреслек иде. Утызынчы елларда Дагстан хөкүмәте кумык интеллигенциясе вәкилләренең анбелем дәрәҗәләрен күтәрү өчен. алаоны берничә талкыр Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә җибәрә. Татарстандагы уку йортларында алар татар һәм Espana культурасының үсеш тарихы белән танышалар, ул чорда алырга мөмкин булган фән- ии белемне үзләштерәләр. Туган якларына кайткач, алар үзләренең бетен кечләреи һәм аң-белемнәрсн дагстанлыларның культурасын үстерүгә багышлыйлар. Шуның белән беррәттәи Дагстанда татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау буенча зур зш алып баралар. Дагстаиның атказанган укытучысы (күптән түгел үлде) Басыйр Сунгу- роаның истәлекләреннән күренгәнчә, башка дагстанлылар беләй' бергә Казанга ул еледәи-әле килә торган булган. «Безнең арабызда,— ди Б. Суигуров,— А. П. Салаватов еш була иде. Аның белән бергә без татар мәктәпләрендә уздырыла торган дәресләрдә катнаша, ә буш вакытларыбызда татар интеллигенциясе вәкилләре, культура зшлеклеләре белән очраша торган идек. Безнең ечен моның әһәмияте бик зур иде. Ә инде Казаннан киткәндә, без аннан үзебезнең мәктәпләребез ечен күп санлы уку әсбаплары, әдәби китаплар типография кирәк-яраклары алып китә торган идек* *. Республикада чыга торган «Ленин юлыь газетасының зление редакторы Галим Кә- римоя та безгә шул ук нәрсәләр турында сәйләде. «Безнең редакциягә беренче машинкалар Казаннан алып кайтылды. Тагар нәшриятларының сораулары буенча, редакция еларга бездә чыккан газеталарны җибәрел торды. Үз чиратыбызда без дә алардан газега-журналпар соратып алдыра һәм алардагы аерым мәкаләләрне, татар яэучыларынын әдәби әсәрләрен үзебездә күчереп баса идек». Кумык һәм татар мәдәниятләре арасында! «I үзара бәйләнеш турында сейләгандә, гарәп шрифтыннан латин'а күчү кебек катлаулы һәм четерекле мәсьәләмә дә истән чыгарырга ярамый. Боек Октябрь социалистик революциясеннән соң, илебез халыклары үз әдәби*'ларының үсешен тизләтү ечен чиксез зур мемкинлекләр алдылар, халык массзларына фәнни белемнәрне үзләштерү ечен киң юл ачылды. Әмма 1 «Ленин юлы» газетасы. 1971 ел. 26 январь саны. 10 «К У.» м в. алариың туган телләрендә басылып чыккан китаплар җитәрлек түгел иде. Гарәп алфавитына нигезләнгәч полиграфия станокларының җитешмәве дә күп кыенлыклар тудырды. Шуңа күрә икенче шрифтка күчәргә кирәк иде. Шундый шрифт итеп латин алфавиты сайлап алына. Әмма, герле сәбәпләр аркасында, бу эшне тормышка ашыру юлында кыенлыклар килеп чыга. Шунлыктан милли өлкәләрнең вәкилләренә бу проблема буенча күп баш ватарга туры килә. Яңа алфавитка күчү мәсьәлә:он уңай хәл итү ечен, алар күп мәртәбәләр терпе киңәшмәләргә һәм конференцияләргә җыелалар. һем, ниһаять, бу проблема тюркологларның 1926 елның февралендә Бакудэ үткәрелгән Беренче бөтенсоюз съездында хәл ителә. Съезд ябылганнан соң милли республика һәм өлкәләрнең вәкилләре,яңа алфавитка күчү мәсьәләләрен Союз күләмендә регулярлаштыру өчен, җитәкче бер үзәк тезү турында карар кабул итәләр Комитет председателе ител Агамали-Ог лы, аның урынбасарлары итеп татарлардан Фатих Сөйфи-Каэанлы, е безнең республикабыздан Дагстан Халык Комиссарлары Советы Председателе Д- Коркмасов сайлана. Аның җитәкчелегендә 1928 елның 1 ноябренда «Мәгариф юлы» журналының чираттагы саны яңа алфавит белән чыга. Дагстан халыкларының милли әдәбиятына һәм сәнгатенә Россиянең алдынгы карашлы вәкилләре элек-электән сокланып караганнар. Бу сәнгать татар интеллигенциясе вәкилләре тарафыннан да югары бәяләнгән. 1929 елның 17 августында Махачкалага Татарстан язучылары, шагыйрьләре, журналистлары һәм сәнгать вәкилләре делегациясе килә. Делегация Дагстанда ике көн була һәм республиканың культурасына бәйләнешле күп кенә истәлекле урыннар белән таныша Күиакларн». республика буйлап сәяхәттә күренекле җәмәгать эшлеклеләре Сааин, Аликберли, Хайруллин һәм башкалар озатып йөри Мәгариф Халык Комиссариатында делегация беләч зур очрашу уздырыла, анда ике республика арасындагы культура бәйләнешләрен тагын да үстерү турында сөйләшүләр алып барыла. Шуннан соң озак та үтми, А. Л. Салаватов. Ь. Суигуров. К. Әскәроә һәм башкалар әдәбият алып кайту максаты белән Казанга юа тоталар. Илебездә социализм төзелеше үсә һәм жемгыятебазиен материаль-техимк базасы ныгый барган саен, эчтәлеге белен социалистик, формасы белән милли модечиат- ләрнең үсеше дә киңрәк колач ала Бу үсешне кумык һәм татар халыклары әдәбиятларының үзара бәйләнешләре мисалында да ачык күрергә була. Без күреп үттек, М. Османов, Н. Батырморзаев, А. Акаев, Т. Бейбулатов кумык әдәбиятын һәм сәнгатен тудыруга һәм үстерүгә үзләреннән зур елеш кертәләр Аларның эшен кумык культурасының А. П. Салаватов, А. В. Селәйманов, А. Аткай, Г. Аджиев шикелле вәкилләре дәвам иттерәләр. Соңгыларының әдәбият һәм сәнгать мәйданына килеп, тиз арада үсеп, күтәрелеп китүләрендә, рус классик әдәбияты һәм халык иҗаты традицияләре белән беррәт- тән, татар әдәбиятының, татар китапларының да зур өлеше бар. "Минем әнием,— дип искә ала халык шагыйре А. Аткай,— Сызраньда татар мәктәпләрендә укыган. Ул аннан күп кенә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең китапларын алып кайта тсрган булган һәм аларны бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган Бала чакта минем беренче укыган китапларым әни алып кайткан өнә шул китаплар булды. Шуңа күрә дә мин Г. Тукай шигырьләрен, Г. Камал әсәрләрен аеруча якын күрәм». А. Аткай хәзер дә татар галимнәре һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән даими язышып тора. Халык шагыйре Ә. Аджиев иҗатында да прогрессив татар әдәбиятының шифалы йогынтысын тоябыз. Үз иҗатында ул күренекле сүз осталарының иң матур традицияләрен чагылдыра. Әнвәр Аджиев 1914 елда Хасавюрт районының Костек авылында туа. 1932 елда Аксайдагы урта мәктәпне тәмамлап, район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Шул ук елны аның беренче шигыре басылып чыга. Хәзерге көндә исә ул республикабызда гына түгел, үзәк нәшриятларда да басылып чыккан күп санлы җыентыкларның авторы. Ә Аджиев — интернационалист шагыйрь. Кумык укучысы А. С. Пушкин, Т Шевченко, К. Хетагуров. Лопе де Вега, С. Сталь- ский, Р. Гамзатов әсәрләре белән Ә. Аджиев тәрҗемәләре аша таныша. Татар шагыйрьләрен Әнвәр аеруча якын итә. Аның үзенең сөйләвенә караганда, егерменче елларда эш эзләп аның туган авылына татарлар киләләр һәм шунда төпләнеп калалар. Шул чорда Костек мәктәбендә Зөпәйхә һәм Мөхәммәт Акчуриннар укытучы булып эшли. Татарлар белән кечкенәдән үк аралашкан малай аларның телен өйрәнә. Шагыйрьнең бүгенге көндә дә татар газеталарын һәм журналларын яздырып алуы бер дә гаҗәп түгел. «Казан утлары» исә аның күп еллык һәм даими юлдашы. Реалистик татар әдәбиятына гашыйк Әнвәр 40 елларда ук инде аның иң яхшы үрнәкләрен үз ана теленә тәрҗемә итә. Аның укучылар арасында киң таралган «Кайсар Калабузаров» исемле поэмасының язылуы шул чорга туры килә. Үзенең бу әсәрен язганда шагыйрь Г. Тукайның «Өйләнү — түгел сөйләнү» шигырен нигез итеп ала. 1966 елда илебез халыклары татар әдәбиятының күренекле ике вәкиленең бәйрәмен — Г. Тукайның 80, М. Җәлилнең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилей көннәрдә Ә. Аджиев бу шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен кумык теленә тәрҗемә итте. Күрәсез, тугандаш ике халык арасындагы дуслык элемтәләре бик күптән килә, һәм вакытлар узган саен, ул элемтәләр ныгый, тирәнәя, үсә бара. Татар интеллигенциясенә рәхмәт йөзеннән, шуны әйтеп үтәргә кирәк: кумык халкының әдәби мирасы, кулъязма хәлендәме ул, яисә китап булып басылганмы, Татарстан китапханәләрендә тулырак сакланган. Шуңа күрә, үз әдәбиятыбызның тарихына караган материаллар эзләп, без еш кына Казан китапханәләренә, Казан архивларына мөрәҗәгать итәбез. Менә, беренче карашка, әллә ни әһәмиятле дә тоелмаган кечкенә генә бер факт. Әмма ул халыклар арасындагы мәдәни бәйләнешләрне өйрәнүче галимнәргә ифрат күп нәрсә турында сөйли. 1971 елның язында В. И. Ленин исемендәге Дагстан Дәүләт университетының даг- стан халыклары әдәбиятлары кафедрасы Казан архивыннан -Шура» журналларының кайбер саннарын сората. һәм аның 1910 елгы 18 санында Солтан Сәлимгәрәй Жантуринның түбәндәге хәбәре урнаштырылган икән: «Мен Кисловодск Кавказиядә турагъан вакътиде къумукълу Девлет Шайых Али-эфендини уланы Ибрагим-бекни архи- вендин къол языв бир осги китап тапдым. Бу китапны язылгъан заманы 1291 йылны магъарам айны 13 гюню деп белгиленгән. Тек китапны кил язгьаны белгили тюгюл. О китапны тили кьазакъ (къыргъыз) тилге да геле Ибрагим эфенди огъар ногъай тип болса ярай деп ерай. Сизге шо китапдан бир бетни гечюруп йиберемен: «Эр хазиасы— эсги сез. эр ширагъы — эки сез. Яхшы гергенин айтор, яман берга- нии айтор. Яхшы булан сейлаисанг, аслам җавгьар тегюлюр; булан сейласанг, атанг аианг сегюлюр. Эки ямандан яхшы тугъса — теиги болмас; эки яман яхшыдан туг«са — эмми болмас. Яхши кьзтун — гюндюз бай- рам гече той; яман къатуи—гече пикир, гюндюз ой. Кап тургъан гюл сасыр, кеп сейлаган адасыр. Яхшыны досту кеп олур, яманны хысы кеп улур, Яхшы булан сейласанг — балгъа шекер къатгъандай, яман булан сейсанг итге сюек атгъандай» Бу хәбәр Дэгстан галимнәрен уйланырга мәҗбүр итте. Нинди китап булыр бу? Кулъязманың датасын ничек исәпләргә? Тикшеренүче С. М. Алиев, мәсәлән, «Әгәр 1291 елны һиҗрәт буенча исәпләсәң, бу 1873 елга туры килә. Ул чагында китапны М. Э. Османов язган булуы ихтимал» 1 «Шура» журналы 1910 ел, 18 сан. 16 бит. — * ’ «Ленин юлы» газетасы. 1971 ел. 18 май саны. ди. Ләкин бу китапны әле беркемнең дә таба алганы юк. Әгәр 1291 ел һиҗрәт буенча исәпләнсә? Ул чагында ничек? Ачышмы бу. әллә кулъязма авторының хата җибәрүе генәме? Киләчәктә җентекләп тикшерүләр бу сорауларга бәлки дәрес җавап бирерләр. Татар-кумык әдәбиятларының үзара багланышларын күрсәткән фактларның барысы да бу проблеманы яктыртуның актуаль икәнлеген искәртә. Аны киләчәктә җентекләбрәк тикшергәндә тугандаш ике халыкның тарихына кагылышлы тагын да кызыйлырак мәгълүматлар ачылуына һичбер шик юк. Башта ук әйтеп үткәнебезчә, без бу мәкаләбездә кумык-татар әдәбиятлары һәм культурасы арасындагы бәйләнешнең кайбер якларына гына тукталдык. Совет власте елларында тугандаш бу ике халыкның әдәбиятлары арасындагы бәйләнешнең торган саен үсә, ныгый баруын киңрәк яктырту проблемасы үзенең тикшеренүчесен кете. Махачкала. 1971 ел.