Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИНОПУБЛИЦИСТИКАНЫҢ СУГЫШЧАН ЖАНРЫ

Илебез, республикабыз халык ху* җалыгының барлык тармакларында көн саен, сәгать саен санап бетергесез зур һәм мөһим үзгәрешләр булып тора, һәм һәр совет кешесе, тормышның нинди генә тармагында эшләвенә карамастан, шул материаль һәм рухи байлыкларны тудыруда күп очракта үзе дә турыдан-туры катнаша. Үзе катнашу белән бергә, аның бүтәннәр башкарган эшләрне дә яхшырак беләсе, алар турындт да күбрәк ишетәсе килә. Шул ук вакытта ул үзен кызыксындыра торган мәгълүматларның бик төгәл һәм мөмкин кадәр кыска булуын да таләп итә. Заманыбызга хас үзенчәлекләрнең тагын берсе шул: бүгенге совет кешесе теге яки бу мөһим вакыйганы матур итеп сөйләп бирүне генә түгел, бәлки ул вакыйганың фактик дөрес булуын да таләп итә. Бу хәл әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә һәм музыкада соңгы елларда аеруча нык сизелә башлады. Документ белән сәнгатьнең синтезы булган документаль кино һәм кинохроника өлкәсендә дә эш шулай тора. Җәмгыятебезнең хәзерге үсеш темпы, промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының бик тиз алга атлавы, зур социаль үзгәрешләр, фәннең яңадан-яңа ачышлар ясап торуы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңа тенденцияләр — болар барысы да бүгенге кинодокументалистлардан кино тасмаларына теркәп баруны гына түгел, бәлки үзенчәлекләрен, сәбәпләрен аңлауны һәм тамашачыга тулырак итеп аңлатыл бирүне дә сорыйлар. Тормышның кайсы гына тармагына багышланган булмасын, документаль фильмнан шул тармакка тирәнрәк үтеп керү, тамашачыларга күбрәк, тирәнрәк мәгълүмат бирү һәм ул тамашачыларның үзләрендә дә иҗат, хезмәт дәрте тудыру таләп ителә. Кыскасы, кинопуб- лицистларның эше һаман саен катлаулана бара. Заман тамашачыларының таләпләренә җавап бирерлек фильмнар эшләү өчен, алар да үзләренең профессиональ осталыкларын көннән-көн арттыра барырга, иҗади эзләнүләрен төрләндерергә һәм тизләтергә мәҗбүрләр. Хәер, бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки партиябез һәм хөкүмәтебез совет кинематографларына һәрвакыт зур игътибар биреп киләләр һәм сәнгатьнең бу төрен мөһим политик бурычларны хәл итә ала торган алдынгы һәм сугышчан төре дип исәплиләр. КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советының илебез кинематографларына адресланган котлавында менә болай диелгән: «Иҗат коллективларының көче совет кинематографиясенең идеяхудожество дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә, безнең сәнгатебезгә чит булган тәэсирләргә каршы, йомшак, сай эчтәлекле картиналар тудыруга каршы көрәшкә юнәлтелергә тиеш. Безнең кино сәнгатебез киләчәктә дә совет тормышын коммунистик әхлакны ялкынлы пропагандалаучы, халыклар тынычлыгын һәм дуслыгын алга сөрүче, буржуаз идеология белән И СӘНГАТЬ керәштә какшамас керәшчв булырга тиеш». Партиябезнең һәм хекүмәтебезнең бу чакыруы совет кинематографистларына, шул исәптән Идел буендагы дүрт автономияле республика хезмәт ияләре тормышы ельяэмасыи чагылдырып бара торган Казан кинопублицистлары отрядына да турыдан- туры кагыла. Алар алдына тагын да зуррак, җаваплырак бурычлар йекли. Казан кинохроника студиясе утызынчы еллар башында ук оештырылган иде. Башта ул «Союзкинохронииа»ның Казан булеге яки «Востоккино»ның Идел-Кама бүлеге буларак эшләп килде. Ә сугыш елларында Куйбышев документаль фильмнар студиясенең Казан корреспондент пункты итеп үзгәртелде һәм 1961 елга тикле хезмәт күрсәтте. Ә 1961 елдан исә Казан кинохроника студиясе итеп үзгәртелде һәм аңа Татарстан. Мари, Мордва. Чуваш автономияле республикаларына хезмәт күрсәтү бурычы йекләтелде. Нәфис фильмнарны русчадан Идел буендагы биш милләт халыклары телләренә тәрҗемә итү эше дә әлеге Казан студиясенә тапшырылды, һәм. яйтергә кирәк, узган уч ел эчендә студия шактый зур эшләр башкарды: экранга 60 тан артык документаль һәм техникпропаганда фильмы. 400 дән артык «На Волге широкой» («Киң Иделдә») дип атала торган киножурнал чыгарды, Идел буе халыклары телләренә 500 дән артык нәфис фильм, татар һәм чуваш телләренә 800 ләп киножурнал тәрҗемә итте. Казан студиясе эшләп чыгарган фильмнарның байтагы, атап әйткәндә, «Кама-66», «Фестиваль на Волге» («Иделдә фестиваль»), «Ленин в Казани» («Ленин Казанда»), «Сутки» («Бер тәүлек»), «Тукай». «СТЭМ». «Звезды над Нижнекамском» («Түбән Кама әстенде йолдызлар») исемлеләре зона һәм бетемсоюз конкурсларында, кинофестивальләрендә почетлы призлар, дипломнар һем грамоталар белән дә бүләкләнделәр Кыскасы. Казан документалист- ларының ун еллык хезмәте шактый зур. Казан студиясендә эшләнгән фильмнар турында авыз тутырып һәм озаклап сейләр- гә мемкич булыр иде. Ләкин бер мәкаләдә гене апарның барысына да анализ ясап бетерү мемкин түгел. Шуңа күрә без Казан студиясе кинопублицистларының иҗади йеэен билгели торган аеруча әһәмиятле фильмнарны һәм шул фильмнарның үзенчәлекләре хакында гына сүз елып барырга булдык. Сәнгатьнең һәр елкәсеиде эшләүче художникларның да үзенә аеруча якын һәм кабаткабат кайтып эшли торган һәм күпме эшләсә дә ялыктырмый торган теп бер темасы була. Казан документалистларының әнә шундый яратып эшли торган темалары — Ленин темасы, һәм моның шулай булуы табигый да. Ильичның революцион яшьлеге белән бәйле шәһәрдәге студия коллективы ничек шушы бәхетле форсатны игътибар үзәгендә тотмасын инде? Студив ачылуның беренче кемнәреннән үк Казан режиссерлары һем операторлары үзләренең киноленинианасыи булдыру естеидә эшли башладылар. В. И. Ленин турында документаль кинотасмалар эшләү — бик җаеаплы һәм күл коч, зур белем, тырышлык сорый торган хезмәт Монда һәр нәрсәне кат-кат уйлап эш итәргә кирәк иде. Казан студиясе докумәнталистлары моның шулай икәнлеген яхшы аңлыйлар иде һәм, үэ алларына куйган бурычны тормышка ашыру эчен, бар кәчләрен куеп эш башладылар Бу әлкәдә беренче «чирканчык алу» 1962 елда булды Казан студиясе коллективы «Киң Иделдә» киножурналының 15 нче санын В И. Ленинчың тууына 91 ел тулуга багышлап чыгарды. «С Лениным е сердце» («Ленин йорәктә») дип аталган ул журнал бар яктан да килгән фильм түгел иде еле. Фильм булудан бигрәк. Казанның Ленин белән бәйле урыннары турында сен- ли торган информацион лента иде ул. ..Ульяновларның Казандагы йорты, андагы җыйнак һәм гади җиһазлар Володя утырып эшләгән остәл. Яшь Ульяновның беренче революцион «чирканчык» алган урыны —Казам университеты. Аның беренче Сергеи урыны — Кокушкнно авылы күренешләре. Татар академия театры сәхнәсендә куелган «Мылтыклы кеше» спектакленнән бер озек. Анда В И. Ленин ролен ТАССРның халык артисты Г. Шаму- ков башкара... Менә шундый озек-озек күренешләрдән гыйбарәт иде ул киножурнал. Ленин енә шул чакта ук инде Казан документалист ларының фактларны теркәп-күрсетеп бару белен генә чикләнмичә, публицистик гомумиләштерүләр ясарга омтылулары да сизелеп тора иде. Әйтик, авторларның журналны кышкы йокыдан уянып килә торган язгы табигать күренешләре белән башлап җибәреп. Казамдагы Ильич һәйкәле янына боек юлбашчы васыятьләреме һәм комму- нистлар партиясен» турылыклы булырга ант бирергә килүче пионерлар маршын күрсәтү белән тәмамлап куюлары әнә шул хакта сөйли иде. Турыдан-туры Ленинга багышланган фильмнар эшләмәсәләр дә. Казан студиясе хезмәткәрләре моннан соңгы елларда да бу темага әледән-әле мөрәҗәгать итеп килделәр Алар республикабыз хезмәт ияләренең Ильич васыятьләрен ничек итеп тормышка ашыруларын, Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының үзара дуслыгын, Ленин өйрәткәнчә тыгыз элемтәдә торуларын ачык чагылдыра торган киножурналлар эшләделәр. Шулай итеп, акрын- акрын үзләренең киноленинианасын тудыру өчен тәҗрибә тупладылар. В. И. Ленинның йөз еллыгына әзерлек уңае белән илебездә башланган хезмәт күтәренкелеге һәм бөтен халык энтузиазмы Казан студиясе хезмәткәрләре эшенә дә бик зур йогынты ясады. Зур юбилей көннәренә республикабыз хезмәт ияләренең нинди уңышлар белән килсен күрсәтә торган киножурналлар белән бер үк вакытта. Казан документалистлары Ленинга багышланган фильмнар иҗат итү өчен дә бик актив эш башладылар. А. Стремяковның «Володя Ульянов* исемле кинохикәясе әнә шундый фильмнарның берсе булды. Бу фильмның отышлы ягы шунда, анда фото- документаль материаллар ярдәмендә Володя Ульяновның күңелендә әле бала вакытында ук шул чорда яшәп килгән стройга карата нәфрәт тууы һәм үсә төшкәч ул нәфрәтнең аңлы протестка әверелүе уңышлы күрсәтелгән. «Киң Иделдә» киножурналының «80 ел үткәч» исемле махсус чыгарылышында Ленин темасы шулай ук үзенчәлекле һәм кызыклы хәл ителгән. Ул кинолента 1887 елда Казан университетында Володя Ульянов катнашында үткәрелгән студентлар сходкасының еллыгына багышланган. Ләкин ул тарихи сходка турындагы лента гына түгел. Анда бүгенге студентлар тормышы да чагылдырылган. Аудиторияләрдә дә, уку залларында да, спорт залларында, фәнни түгәрәк утырышларында да күрәбез без аларны. Алар барысы да бер максат белән яши: Ленинның укырга, укырга, укырга дигән васыятен тормышка ашырырга Тырышалар. Казан студиясенең бу хезмәте Ленин тематикасын яктыртуда тагын бер адым алга китеш булды. Әмма студиянең бу темага багышлангач иң уңышлы һәм иң җитди хезмәте — «Ленин в Казани» («Ленин Казанда») исемле фильм. Владимир Ильич Ленин үзе тутырган анкеталарның берсендәге: «Революцион көрәш юлына беренче тапкыр кайда аяк бастың?» дигән сорауга «Казан университетында» дип җавап биргән. «Ленин Ка- зандавның авторы ВСтрельков һәм операторы 8 Николаев бу фильмны эшләгәндә менә шул фактны кинопублицнстика теле белән экранга күчереп күрсәтүне максат итеп куйганнар. ТАССР дәүләт музеенда, Казандагы В. И. Ленин музей-йортында, Лобачевский исемендәге китапханәдә саклана торган фотоматериалпар, В. И. Ленин туганнарының истәлекләре һәм архив документлары нигезендә эшләнгән бу документаль фильмда натурадан төшерелгән бер генә кадр да юк. Ул гел документлардан гына тора, һәм аның әнә шулай булуы аеруча әһәмиятле дә инде Бу фильмның уңышы бигрәк тә шунда, анда әлеге фоторәсемнәр һәм документлар коры рәсем һәм коры документ кына булып калмаган. Режиссерның осталыгы нәтиҗәсендә алар җанланып киткәндәй булганнар, тамашачыны да дулкынландырып, аның да күңеленә тирән сеңеп калырлык итеп экран- лаштырылганнар. Менә шуна күрә дә студиянең «Ленин Казанда» исемле бу документаль фильмы бөтенсоюз киноленинианасында лаеклы урынны алды: ул, СССР халыклары телләреннән тыш, социалистик илләр халыклары телләренә дә тәрҗемә ителде; В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап чит ипләрдә үткәрелгән кинофестивальләрдә дә күп мәртәбәләр күрсәтелде. * * Хәзерге заманда документаль кинофильмнарның мөһим социаль теманы кузгатканнары һәм аларда күрсәтелгән фактларга карата кинопублицистның үз уй-фи- керләре ачык чагылдырылганнары гына яхшы фильм булып санала. Шул ук вакытта бүгенге көн тамашачысы документаль фильмнарда теге яки бу фактны дөрес күрсәтеп бирүне генә түгел, бәлки ул фактларның драматургии алымнар аша кызыклы итеп күрсәтелүен дә күрергә тели. Шундый сорау туарга мөмкин: фактның дөреслегенә хилафлык китермичә моңа ирешергә мөмкинме соң? Бу сорауга җавап бирү өчен Казан документалистлары иҗатында тагын бер әһәмиятле урын алып тора торган тематиканы — патриотизм тематикасын күздән кичереп үтик. Патриотизм темасы—бик киң һем күп планлы тема. Аны тормышка ашыруның формалары да бик күп терле. Шул ук вакытта бу бии катлаулы һәм җаваплы эш тә. Моның шулай икәнлеге бигрәк тә документаль фильмнар иҗат иткәндә нык сизелә. Әйтик, художестволы фильм тудыру естендә эшләүче режиссерның теге яки бу мәсьәләне хәл кылганда билгеле бер дәрәҗәдә үзенең хыялын кушып җибәрергә хакы булса да, документаль фильм иҗат итүче режиссерга факттан аз гына да читкә китәргә ярамый. Хәтта теге яки бу вакыйгага һәм фактка карата аның үз фикере булса да, ул әлеге вакыйганың һәм фактның документальлегеннән, тарихи дәреслегеннән тайпылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта ул вакыйгаларны, тарихи фактларны экранлаштырганда алариы художество- лыдраматик чаралар аша тамашачыга җиткерү турында да бик иык уйланырга мәҗбүр. Шулай булмаган очракта, аның фильмы ялыктыргыч һәм бик сүлпән булып чыгарга мәмкин. Димәк, яхшы кинодокумента лист лар, бер яктан, фактны тормыштагыча күрсәтүне, икенче яктай, аны тамашачы эчен кызыклы итеп күрсәтүне һәрвакыт күз уңында тотып эш итәргә тиешләр. Шул максатка ирешкән очракта гына аларның фильмнары тамашачының игътибарын җәлеп итә, аның күңелендә уй-фикер кузгата. Казан документалистларының эшләре шушы күзлектән караганда ничегрәк тора соң} Алдан ук әйтеп куярга кирәк, алар бу мәсьәләдә дә беренче фильмнары белән үк шактый гына уңышларга ирештеләр. Мин режиссер Йолдыз Карамышеваның Муса Җәлил турындагы «Җизиьпесня» («Тор- мыш-җыр») исемле документаль фильмын күздә тотып әйтем. Бу фильм Казан студиясенең патриотизм темасына багышланган беренче хезмәте иде. Мин аның эчтәлеген сөйләп тормыйм, ченки журнал укучылары арасында ул фильмны карамаган кешеләр сирәктер дип уйлыйм. Тик шуны гына искертеп китәсем килә: бу фильмны эшләгәндә Й. Карамышева, материаль документальлеген саклаган хәлдә, драматургии яктан да мәсьәләгә үзенчә килергә тырышкан. Шуның нәтиҗәсендә фильм шактый уңышлы, тамашачыларны дулкынландыра торган булып чыккан. Муса Җәлил бетен денье халкына билгеле булган патриот шагыйрь. Аның иҗаты турында да, батырлыгы турында да бик күп китаплар язылды һәм хәзер дә язылып тора. Шулай булуга да карамастан, «Тормыш-җыр» исемле документаль фильм Муса Җәлил турындагы әнә шул күп санлы материаллар арасында һич тә югалып калмады, тамашачылар тарафыннан җылы каршыланды. Ә бу хәл безнең Казан докуменгалистларының экранлаштыру ечен зур осталык таләп итә торган патриотик теманы да әйбәт кенә хәл кыла алуларын да раслый булса кирәк. Шул ук патриотизм темасына багышланган һәм Казан документалистлары тарафыннан иҗат ителгән «Помнит мир спасенный* («Коткарылган дөньяның хәтерендә*) исемле документаль лента да студия хезмәткәрләренең уңышы саналырга лаеклы. Якташыбыз, Ватан сугышы елларындагы атаклы снайпер Анатолий Чеховның леген- дср батырлыгын чагылдыруга багышланган бу фильмның режиссеры В Шорохов документаль хрониканы бик урынлы файдаланып, кырыс сугыш еллары атмосферасын дерес һәм тәэсирле итеп күрсәтә алган. Безнеңчә. бу фильмның аеруча отышлы ягы шул, анда сүз бер Анатолий Чехов турында гына барган кебек булса да, халкыбызның сугыш елларындагы күрсәткән күмәк батырлыгы һәм тугай илгә турылыклы булуы бии ачык һәм дәрес чагылыш тзпкан. Тыныч елларда патриотизм төшемчәсенең характеры бераз үзгәрә, башкачарэи төсмер ала. Ләкин бу төшенчәнең асылы барыбер үзгәрешсез кала Ул — илгә, туып үскен җиреңә һәм халыкка мәхәббәт Әгер художник (бу очракта кинодокументалист) менә шушы санап кителгән нәрсәләрне экранда уңышлы чагылдырып, тамашачының күңеленә тәэсир итәрлек итеп күрсәтеп бире ала икән, ул инде һәр совет художнигының изге бурычы булган патриотик тәрбия бурычын уңышлы үтәп чыккан була. ■Кама-66* исемле документаль фильм, безнең фикеребезчә нәкъ әнә шул зур һәм изге максатны күздә тотып эшләнгән. А. Стремяковның бу фильмын мин туган җиребез буйлап ага торган, илебезгә, халкыбызга әллә най заманнардан бирле искиткәч зур хезмәт күрсәтеп килә торган Кама елгасы турымда, үл елга ярында гаҗәеп зур эшләр башкара торган батыр кешеләр турында поэма дип атар идем. „Кама җанлы тарих ул. Татар халкының бабалары аны Чулман дип йерткән. Алар шул Чулмандә су коенганнар, иееч- гарда йөзгәннәр. Шушы елга буйлап Ермак Себерне буйсындырырга юл тоткан. Бу елганың ярларында кешеләр бик күп тоз запаслары, аңа Вишера килеп кушылган урында алмаз ташлары тапканнар. Ә анчары Кама буенда нефть ятмалары табылды Кама буйлары үзенең матурлыгы белән дә элек-электән дан тотып килгән. Шишкин үзенең бетен дөньяга таралган атаклы нарат урманын шушы Кама буйларындагы зифа агачларга карап ясаган бит инде... Кама бер үк вакытта илебезнең борынгы үткәне дә. хәзерге яшьлеге дә. Шушы Кама буенда хәзер илебезнең эшчән кызлары һәм эшчән егетләре моңарчы дөньяда тиңе күренмәгән автогигант төзиләр, иң яңа һәм иң матур шәһәр салалар.. Ниһаять, җәй айларында шушы елга буйлап никадәр йөк ташылуын, җилдән җитез чаба торган «Метеорхларга, «Ракета»ларга утырып күпме кеше сәяхәт кылып йөрүен дә искә алсак, Каманың илебез тормышында тоткан мөһим урыны турында озаклап сөйләп торуның хаҗәте дә калмый шикелле. Ә «Кама-66» исемле документаль фильмның авторлары мәсьәләгә Каманың нәкъ менә шул якларын күздә тотып якын килгәннәр дә инде Шуңа күрә фильм бер үк вакытта мавыктыргыч та. тамашачыларга зур мәгълүмат бирә алырлык, һәм аларда патриотизм хисләре уятырлык та булып чыккан. Бу фильмның бердәнбер кимчелеге шул, аның исеме уңышлы түгел, Кама тикле Каманың художестволы образын тудырган авторлар, кызганычка каршы, яхшырак исем табу турында тиешенчә уйламаганнар. Күрәсең, модага ияргәннәрдер инде. Казан документалистлары тарафыннан иҗат ителгән һәм патриотизм темасын яктыртуга багышланган әйбәт фильмнарның тагын берсе — «Эрьзя». Эрьзя — мордва скульпторы Степан Нефедовның псевдонимы. Степан Нефедовның язмышы шактый катлаулы була. Байтак еллар, туган җиреннән аерылып, чит илдә яшәргә туры килә аңа. Ләкин ул шул хәлендә дә күңеле һәм эше белән туган иленә, туган халкына турылыклы булып кала, һәм ахыр чиктә барыбер туган якларына әйләнеп кайта. ■--Эрьзя» фильмында сүз әнә шул хакта алып барыла. Кеше туган иленнән читтә кешечә яши дә алмый, яхшылап иҗат итә дә алмый. Кеше туган иленнән читтә беркайчан да бәхетле була алмый. Дан да, байлык та туган илне алыштыра алмый... Степан Нефедовның тормыш һәм иҗат юлын экранлаштыру аша фильм авторлары әнә шуа бик дөрес фикерне алга сөргәннәр. Шунысы куанычлы: бу фикер коры декларация булып кына калмаган, бәлки тиешле художество чаралары табылып, тамашачыларга нык тәэсир итәрлек итеп үткәрелгән. Халыкара дуслык темасына багышланган «Фестиваль на Волге» («Иделдә фестиваль») исемле документаль фильм, «Киң Иделдә» киножурналының «Люблю и ненавижу». («Яратам һәм күралмыйм») исемле махсус чыгарылышы һәм «Мы с тобой, Вьетнам!» («Без синең белән. Вьетнам!») исемле лентасы шулай ук Казан докумен- талистларының бу өлкәдә шактый актив эшләүләрен күрсәтеп торалар. Совет документаль «гиноларында эшчеләр һәм крестьяннар тормышын чагылдыруга элекэлектән зур әһәмият биреп килендә һәм бу тема хәзер дә шулай ук киң яктыртыла. Күп санлы совет кинематографистларының бер отряды булган Казан документалистлары да героик хезмәт темасын экранда чагылдыруны үзләренең төп бурычларының берсе итеп саныйлар. Ә промышленность өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә елдан-ел зуррак уңышларга ирешеп бара торган безнең республикабызда кино герое булырлык хезмәт алдынгылары бик күп. Тик аларны күрә белергә, художникларча осталык белән экранлаштырырга гына кирәк. Менә монда кинодокументалисттан аеруча зур осталык сорала. Ул теге яки бу алдынгы кешене фән һәм техника яңалыкларын гади күрсәтү белән генә чикләнеп калмаска, бәлки зур гомумиләштерүләр ясап, мөһим проблемалар кузгату аша күрсәтергә тиеш. Икенче төрле итеп әйткәндә, кинодокументалист күп санлы алдынгыларның һәм яңалыкларның иң алдынгыларын һәм иң әһәмиятле яңалыкларны аерып ала һәм шу- ларны калку итеп, тамашачыга тәэсирле итеп күрсәтеп бирә белергә тиеш. Казан студиясе хезмәткәрләре тарафыннан эшләп чыгарылган фильмнар арасында менә шушы мактаулы һәм мөһим мәсьәләне уңышлы хәл иткән документаль фильмнарның берсе — «Сутки» («Бер тәүлек»). Хезмәт героикасын экранлаштыруның документаль чаралары күп төрле. Бу мәсьәләне һәр автор үзенчә хәл итәргә тырыша. «Бөр тәүлек» исемле фильмны эшләгәндә Казан операторлары Л. Барыше» һам В. Севостьянов бу теманы шактый үзенчәлекле хәл иткәннәр. Алар бер нефтьчеләр бригадасының бер тәүлек эчендәге тормышын сойләп биргәннәр. Ләкин алар моны сүз белән түгел, бәлки экран теле белән әлеге бригаданың бер тәүлек эчендәге эшен Һәм тормышын күрсәтү юлы белән башкарганнар. Тамашачы бу фильмда барысын да: вертолет белән очып килеп вахта алышынуын да. бригаданың табигый кыенлыклар белән керәшен, аварияне бетерү ечен тырышуын да, тенге сменада эшләүнең кыенлыгын да үз күзләре белән күреп бара. Шуңа күрә ул бу очракта диктор сейләп-аңлатып баруга һич тә мохтаҗ түгел. Ул барысын да үзе аңлый, барысына да үзе бәя биреп бара Фильм авторлары бары тик фильмның башында һәм ахырында Бетенсоюэ радиосыннан тапшырылган кыска-кыска ике информация бирү белән генә чикләнгәннәр һәм бик дерес иткәннәр. Әгәр алар инде бик күп фильмнарда кабатланган шаблон буенча китеп, әлеге бригаданың бер тәүлек дәвамындагы тормышы турында диктордан комментарий бирдереп бордырган булсалар— бу фильм башкалардан бер дә аерылып тормас, шулар арасында югалып калыр иде. Ә «Бер тәүлек* югалып калмады: 1970 елның апрелендә Свердловск шәһәрендә эшчеләр сыйныфы турындагы документаль фильмнарга үткәрелгән смотрда бу темага багышланган иң әйбәт фильм буларак, махсус приз белән бүләкләнде Хезмәт темасын үзенчәлекле хәл итү ягыннан режиссер Д. Дальскийның «Түбән Кама остендә йолдызлар» исемле документаль фильмы шулай ук игътибарга лаеклы. Бу фильмның әйбәт сыйфатларыннан берсе шул: анда тезелеш турында тезүчеләр үзләре сейлиләр Ә бу хәл әлеге дә баягы инде шактый туйдырган диктор сей- ләп баруга караганда күп тапкыр отышлы, ченки тамашачыга тезүчеләр хезмәте турында тезүчеләрнең үзләре сейләве кылыклырак та, тәэсирлерәк те. Тезүчеләр үэ профессияләре хакында нинди фикердә, ни ечен алар ейбәт квартираларын, семьяларын калдырып, монда бернинди дә уңай шартлары булмаган Түбем Кама тезелешенә эшкә килгәннәр? Фильм авторлары менә шул сорауларга җавап бирүне максат итеп куйганнар. Бу җәһәттән фильм режиссеры белән Түбән Кама тезелешендә эшләүче монтажниклар бригадасы члены Юрий Че- лурнь1й арасында булган сейләшү бик гыйбрәтле. — Кайдан килдең? — дип сорый режиссер. — Зәйдән,— ди тегесе. — Ә анда кайда эшләдең? — Электромонтажник идем. — Нәрсә, акчасы аэ тешә идемени? — Нигә? Аз түгел иде. — Ә ник монда килдең соң? — Нигә килдемме? Яңа тезелештә кызык. Монда эш мин пенсиягә чыкканчы җитәрлек. Күрәсең. Юрий күп акча эшләүне максат итеп тә. ниндидер бүтән җиңеллекләр эзләп тә килмәгән. Бары тик йерәге кушканча, күңеле яңага, кызыкка омтылганга килгән ул. Бу — безнең заман эшчеләренең уртак фикере Безнең заманда хезмәт—» иешенең рухи таләбенә әверелүен бик ачык раслый торган факт. Казан документалистлары республикабызның авыл хуҗалыгында барган зур үзгәрешләрне экран аша тамашачыларга ирештерү юнәлешендә дә соңгы елларда шактый актив >ш алып бара башладылар. Шул уңайдан «Киң Иделдә- киножурналының колхозчыларның Бетенсоюз съездына багышланган һәм кыска гына итеп «Икмәк» дип аталган махсус чыгарышына тукталып үтәсе килә. Безнең уебызча, режиссер X. Фехретдинов эшләгән бу лента Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре турындагы фильмнарның иң уңышлысы. Бу фильмда республикабыз колхозларындагы һәм совхозларындагы хәзерге авыл хуҗалыгы техникасы әле беренче тапкыр бәтен тулылыгы белән күрсәтелгән. Күп санлы тракторлар, комбайннар, автомашиналар. ындыр табакларына кайтарылган ашлыкны эшкәртү техникасы, элеваторлардагы куәтле пневмонасослар — менә шулар барысы бергә күрсәтелгәч, республикабызда югары уңыш ечен керешнең никадәр ышанычлы булуын һәм эур масштабта алып барылуын бик очык чагылдыралар. Шунысын аеруча басым ясап әйтергә кирәктехникага куп урын бирелүгә карамастан, бу фильмда барлык материаль байлыкларны тудыручы, әлеге куәтле һәм катлаулы техника белән идарә итүче эат — кеше дә югалып калмаган. Аңа да экранда тиешле урын бирелгән. Фильмда авыл хезмәт ияләренең үзлорс ечен иң җаваплы чорда — урып-җыю кеннәреидо искиткеч эур тырышлык белән һәр минутның кадерен белеп эшләүләре һәм, шулай итеп, эур уңышларга ирешүләре бик дерес, уңышлы чагылдырылгаи. Казан хроника студиясенең соңгы еллардагы эшчеләре турында сүз алып барганда «Татарстан. 1970 нче ел» исемле фильмга тукталып китмичә мәмкин түгел. Хикмәт шунда, бу Казан студиясендә эшләнгән беренче киң экранлы документаль фильм. Татарстанның илле еллыгына багышлап эшләнгән бу фильмның тагын бер үзенчәлеге шунда. анда Казан документа- листлары нибары илле минут вакытка исәпләнгән лентада Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының узган тарихи илле ел эчендә ирешкән уңышларын һәм татар халкы тормышында булган үзгәрешләрне чагылдырырга тырышканнар. Фильмның сюжеты бик гади: ул республикабыз һәм аның кешеләре хакында лирик сөйләмнән гыйбарәт. ...Казан портына бертуктаусыз теплоходлар, «Метеор»лар килеп тора. Аларга утырып башкалабызга илнең төрле почмакларыннан һәм чит мәмләкәтләрдән күп санлы кунаклар килә. Даһи Ленин булган урыннарны. ул йөргән урамнарны карарга киләләр алар. Фильм әнә шул кешеләрне күрсәтү белән башланып китә, һәм аның шулай башлануы бик яхшы. Безнең Татарстаныбыз узган илле ел эчендә искиткеч зур уңышларга ирешкән икән, бу — В И. Ленин идеяләренең тантанасы лабаса! Бер кем дә онытылмаган, барысы да истә. Менә шушы фикер фильмның буеннан- буена кызыл җеп булып сузылып бара. Анда республикабызның беренче елларындагы тормышын күрсәткән документаль кадрлар да, хәзерге үсешен чагылдыручылары да үзара чиратлаша барып, узган илле ел эчендә Совет Татарстаны ирешкән бөеклекләрнең никадәр зур булуын, даһи Ленин идеяләренең никадәр дөрес икәнлеген тамашачылар күз алдына бик ачык итеп бастыралар. Ул фильмда Татарстанның атаклы нефть республикасы, мул иген үстерә торган республика, алдынгы промышленность һәм зур химия республикасы, югары культурага һәм зур сәнгатькә ия республика булуы да уңышлы чагылышын тапкан Бер сүз белән генә әйткәндә, «Татарстан, 1970 нче ел» исемле бу фильм Казан документалистларының соңгы еллардагы аеруча зур уңышы һәм ул студия хезмәткәрләренең иҗади алга китеше турында сөйли. Татарстан кинематографистларының документаль фильмнары Бөтенсоюз экраннарында танылсалар да, һәм аларның күбесе төрле призлар, грамоталар алуга лаек булсалар да, кинопериодика өлкәсендәге эшләре алай мактарлык түгел әле «Киң Иделдә» киножурналлары белән танышканнан соң шундый фикергә киләсең: студия хроникерлары булып үткән вакыйгалар турында тамашачыларга шактый оста хәбәр итәргә өйрәнгәннәр. Ләкин хәбәр итәргә генә шул. Сүз дә юк, документаль кинода хәбәр итү, ягъни информация дә булырга тиеш. Ләкин ул информация чама белән- рәк кенә, артык төртеп тормый торган итеп кенә бирелергә тиеш. Югыйсә, безнең киножурналларның күбесе газета, радио һәм телевидение аша халыкка җиткерелә торган хәбәрләрдән әллә ни аерылып тормый торган була. Радио, газета һәм телевидение— болар барысы да теге яки бу вакыйганы яисә яңалыкны көне-сәгате белән халыкка җиткерә алалар. Шулай итеп, алар бик мөһим эш башкаралар. Гомумән, аларның төп вазифалары шул. Ә менә кинохрониканың андый мөмкинлекләре юк һәм була да алмый. Чөнки ул айга бер-ике тапкыр гына чыгарыла. Аннары аны әзерләп чыгаруга да шактый вакыт китә. Бүген яңа һәм кызыклы булып күренгән вакыйгалар киножурнал экраннарга чыкканда инде үзенең актуальлеген югалткан булырга мөмкин. Менә шундый хәлләр булмасын өчен, кинематографистлар күп санлы яңалыклар һәм вакыйгалар арасыннан аеруча яңаларын һәм әһәмиятләрен тиз генә югалтмый торганнарын сайлап ала белергә тиешләр. Безнең Казан кинематографистларына, кызганычка каршы, нәкъ әнә шул сизгерлек җитеп бетми. Алар еш кына вак темалар, әһәмияте әллә ни зур булмаган фактлар белән мавыгып китәләр. Киножурналларның күбесендә вакыйгаларга тирән анализ бирә белү, операторларның һәм режиссерларның ул вакыйгаларга карата үз мөнәсәбәтләрен чагылдыра белү җитми. Күбесенчә, өйрәнелгән һәм инде тамашачыларга туйдырып бетер'эн бер төрле алымнар белән эш итү өле һаман үзен бик нык сиздерә. Фән Һәм сәнгать эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турындагы журналларда бу хәл аеруча күзгә ташлана. Сүз җае чыкканда студия коллективының йомшак якларыннан берсе респуб- Лимабыздагы фән һәм культура тормышын тиешенчә чагылдыра алмауга кайтып калуын да әйтеп үтәсе килә. Документалист- иың бу елкәдәге хезмәтләре, бердән, бик аз («Профессор Камай», «А. Арбузов — химик». «Тукай» «Нәҗип Җиһанов») икенчедән, алар заманыбызның таләпчән тамашачыларын да, кинематографистларның үзләрен дә һич канәгатьләндерерлек түгелләр. Бу фильмнар татар фәне ирешкән зур уңышларны, һаман алга барган әдәбият һәм сәнгать казанышларын һәм гомумән ике орденлы Татарстан культурасын бетен тулылыгы белән күрсәтел бирүдән бик ерак торалар әле. Сугышчан кинопублицистика жанры халык массаларын агартуда һәм аларга коммунистик тәрбия бирүдә элек-электән әһәмиятле чара булып килде һәм бу хәзер дә шулай. Менә бу өлкәдә Татарстан кинематографистларының эшлисе эшләре байтак әле. Әйтик, тарихи һәм революцион- тарихи темалар. Безнең Татарстанда кая гына басма — шунда тарих лабаса! һәм нинди генә тарих диген әле! Берничәсен генә атап үтик: Камил Якубов. Галимҗан Ибраһимов, Александр Гинцбург. Владимир Азин—болар һәркайсы аерым бер фильмлык темалар бит. Ә генералларыбыздан Гани Сафиуллин. Якуб Чанышеа, Беек Ватан сугышы кырларында һәлак булган каһарманнарыбыздан Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин, дошманның борын гәбеннән аның уз самолетына утырып очып кител иптәшләре белән исән-сау туган илебезгә кайткан һәм хәзер дә Иделдә «Метеор» капитаны булып эшләп йөри торган легендар Михаил Девятаев, даннары бөтен илебезгә таралган атаклы нефтьчеләребез, химикларыбыз, мул уңыш үстерүче игенчеләребез — болар барысы да татар халкының сугышчан һәм тыныч тормыш елларында башкарган героик хезмәтләренең елъязмасына кереп калырга лаеклы кешеләр бит. һәм менә шундый замандашларыбыз турында яхшы публицистик фильмнар эшләү —кино хезмәткәрләренең төп һәм изге бурычы булып тора. СССР кинематографистлары съездында катнашучыларның КПСС Үзәк Комитетына мөрәҗәгатендә түбәндәге юллар бар «Коммунистлар партиясе, аның Үзәк Комитеты ихтыяры һәм кайгыртучанлыгы белән совет кинематографистларының художестволы иҗаты өчен барлык уңай шартлар тудырылган... Мондый иайгыртучанлыкка җавап бирү өчен, без рухланып иҗат итүне, эпохабызның чын геройлары тормышын, данлы тарихи үткәнен һәм бүгенге зур уңышларын дөрес, югары художестволы образлар аркылы күрсәткән әсәрләр тудыручы, социалистик җәмгыять юлында торган барлык нәрсәләргә каршы көрәшүне үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз». Бу сүзләр Казан кинохроника студиясе документалистларына да тулысы белән кагыла. һәм алар да хәзер бетен кечләрен биреп, илһамланып. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXIV съезды сәнгать хезмәткәрләре алдына куйган бурычларны үтәү эчен тырышалар.