Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

(•Н»ни лу еларга» циклыннан) Тыныч йокла балам нкәй, әнкәй дим, син йокламыйсыңмыни әле? — Юк әле, кызым, менә дәфтәрләр тикшерә* сем бар. — Иртәгә тикшерсәң ярамыймыни? Минем үземә генә йоклавы күңелсез. Син дә ят. — Юк әле, кызым, ята алмыйм. Дәфтәрләрне бүген тикшерергә тиешмен. Иртәгә аларны балаларга кайтарам — нинди билгеләр алтайлыкларын күрсеннәр. Кыз башын мендәргә салды, йокылы күзләре белән озак кына әнисенә карап ятты. Әнисе башын дәфтәрләр өстенә игән, күзләре дәфтәрдәге саннар өстендә йөреп тора. — Әнкәй, әнкәй дим! — Нәрсә бар, кызым? Миңа комачаулыйсын снн!.. Я. я, ярый, иренеңне турсайтма. Ни кирәк? — Әнкәй, син үзеңнең укучыларыңа икеле куясыңмы? — Куйгалыйм. — Мин синең беркемгә дә икеле куймавыңны телим. — Икеле кую миңа гына бәйле түгел бит ул. — Тагы кемгә бәйле? — Укучының үзенә, белеменә бәйле. — Юк инде, әнкәй, син икеле куймаска сүз бир. Бирәсеңме? — Яхшы, кызым. Йокла инде... Сиңа йокларга вакыт... — Ярый, әнкәй, хәерле төн! — Тыныч йокла, балам! — Әнкәй, син ятмадыңмыни әле? — Юк еле, кызым. Ә син ник уяндың?.. Күзеңә якты төшәме әллә? — Юк, өнкәй! Мнн синең дә ятканыңны көтәм. — Мин әле дәфтәрләрнең яртысын гына тикшердем. №— Алайса, хәерле төн, әнкәй. — Тыныч йокла, балам. — Кая. карыйм әле,— дип, кыз кәҗә бәтие кебек тып итеп идәнгә сикереп төште дә әнисе янына килде. Дәфтәр битенә күз салды. Кызыл кара белән куелган «2» не күреп, иренен турсайтты. — Икеле куймаска сүз биргән идең бит?! — Кызым, бу эшкә «2»дән дә артык билге куеп булмый. — Хәзер инде ул бала нишләячәк? Җылаячакмы? Әти-әнисө аны ачуланачак, иптәшләре алдында аңа оят булачак. — Менә кара, кызым. Мин аның бөтен ялгышын төзәттем. Ул бүтән икеле алмасын өчен мин аның белән дәрестән соң өстәмә рәвештә шөгыльләнәчәкмен. Я. бар инде, ят, йокла. Кыз теләр-теләмәс кенә урынына барып ятты. — Әнкәй, миңа мәктәпкә барырга тагы алты ай да унике көн калдымы әле? — Әйе, кызым, йокла инде — Мин укырга кергәч бер дә «икеле» алмам, яме. — Әлбәттә, кызым. Син бишкә генә укырга тиешсең. — Аннары...— дип кыз сүзен башлады да тотлыгып калды, шикләнебрәк әнисенә карады.— Әнкәй, сиңа бер нәрсә әйтсәм, миннән көлмәссеңме? — Юк, кызым, көлмәм. — Әтиең белән ант итәм диген. — Әтиең белән ант итәм,— диде әнисе, елмаеп. — Мин синең кебек укытучы булгач, беркемгә дә «икеле» куймам. яме. — Бик әйбәт, кызым. Укучыларың гел яхшыга гына укысыннар, «икеле» куярга туры килмәсен сиңа. — Эһе. Хәерле төн. әнкәй! — Тыныч йокла, балам!.. Егетләрчә... ир дим, бир!.. — Бирмим! — Алайса, талап алам. Сорагач та кире кайтарам дип сүз биргәнеңне оныттыңмы? Егетләрчә сүз бирдең. — Егетләрчә сүз бирмәдем мин. — Бирдең, егетләрчә, дидең. — Димәдем! — Кемгә әйтәм мин: бир! — дип, җиде яшьлек Орхан ачуы килеп, үзеннән ике яшь ярымга кече энесе Илшатка ташланды. Илшат, әлбәттә, эшнең болай буласын белә иде. Ул учындагы кургаш солдатны тагы да ныграк кыса төшеп, Орхан кулыннан ычкынырга тырышты. Тик озак карышырга көче җитмәде. Орхан Илшатны идәнгә егып, өстенә менеп атланды да аның учын каерып ачарга кереште. Шул вакыт Илшат чырылдап кычкырып җибәрде. Әти-әнисе килеп якласын дип, кыенга килгән чакларда аның шулай кычкыра торган гадәте бар. Янәшә бүлмәнең ишеге ачык иде. Ризван малайларының тарткалашуларын ишетеп торды. Кечкенәсенең чырылдаган тавышы ишетелгәч. түзмәде. — Хәзер үк икегез дә минем янга килегез, тиз булыгыз! — дип кычкырды. Орхан, теләмәсә дә, Илшатны ычкындырып, торып басты һәм курка-курка гына әтисе янына китте. — Ә Илшат әфәнде нигә килми? Орхан: — Белмим,— дип җилкәсен сикертте. Күрше бүлмәдән Илшатның: — Киләм мин, әти, киләм! — дигәне ишетелде. Чайкала-чайкала, ишектән Илшат килеп керде. Орханнан бер ♦ читкәрәк барып басты да зур кара күзләрен әтисенә төбәде. Уң ку- ь лын ул һаман да йомарлаган, теге кургаш солдатны абыйсына би- 2 рергә җыенмавы күренеп тора иде. — Нәрсә өчен талаштыгыз сез анда? — дип, кырыс кына тавыш = белән сорады әтиләре. Орхан: ♦ — Әти, беләсеңме, ул...— дип әйтә башлаган иде, әтисе: 3 — Беләм, барысын да ишетеп тордым,— дип, аның сүзен бүлде. =; Илшатка таба борылып: — Бу ни хәл, тагы хәрәмләшә башладың- £ мы? — диде. — Юк,— диде Илшат кыюсыз гына. — Ничек «юк»? Син егетләрчә сүз биргәнсең бит. » — Мин егетләрчә сүз бирмәдем! — дип әйтеп салды Илшат. £ — Ничек дип сүз бирдең соң? м — Болай гына. s Ризван көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калды. Орхан янә эне- ы сеннән зарланырга кереште. Әтисе аны тынычландырып, Илшатка: л — Ярый алайса, син хәзер миңа — ир кешегә ир кеше буларак © әйт: абыеңнан уенчыкны алганда ничек дип сүз бирдең? Илшат башта елмаеп куйды, аннары кызарынды, шулай да җавап бирмәде. Аның елтырап торган хәйләкәр күзләреннән әтисе « «егетләрчә» дигән мәгънәне аңлады. — Аңлашылды... барысы да аңлашылды,— дип, Ризван малае янына килде.— Илшат, кеше бер вакытта да үзенең вәгъдәсен онытырга тиеш түгел. Син егетләрчә сүз биргәнсең икән, сүзеңдә егетләрчә торырга да тиешсең. Югыйсә, моннан ары синең сүзеңә берәү дә ышанмас. Яле, уенчыкны кайтарып бир... Илшат ризасызланып кашларын җыерды, мышный-мышный, кургаш солдатны абыйсының аяк астына ташлады. Орхан уенчыкны алырга иелгәч, әтисе: — Туктап тор әле! — диде.— Илшат, уенчыкны абыеңнан ничек алган булсаң, шулай кайтарып бир. Илшат, теләр-теләмәс кенә иелеп, уенчыкны идәннән алды, кургаш солдатны беренче тапкыр күргән кебек караштыргалаган булды да абыйсына сузды. — Менә хәзер син егетләрчә эшләдең! — диде әтисе. Югалган кәҗә икрәт Мәхбүбә апасын бик ярата. Апасы аннан дүрт яшькә дәүрәк, өченче класста укый инде. Бер көнне кич, Мәхбүбә дәресләрен хәзерләп утырганда, Фикрәт аның янына килде дә: — Карале, шәп бит! — дип. апасына таба кулын сузды. Фикрәтнең учында озын сакаллы, кәкре мөгезле кечкенә генә уенчык кәҗә бар иде. Фикрәт бармагын кәҗәнең мөгезенә тидерүгә, кәҗә сәлам биргән кебек башын селкеде. — Кем бирде моны сиңа? — дип сорады Мәхбүбә — Таптым. — Бир әле, карыйм! — Юк! Үзем тапкан — үземнеке. — Тапсаң соң! Бир әле. карыйм да кайтарам. Фикрәт уенчыкны апасына бирде. Мәхбүбә аны игътибар белән әйбәтләп карады, кәҗәнең колакларын күргәч, уенчыкның каян килгәнлеген аңлады. Бу кәҗә күрше кызы Миная уенчыгы иде. Минаяның апасы Мәхбүбә белән бер класста укый. Мәхбүбә иптәш кызы янына гел кереп йөри, бергәләп дәрес тә хәзерлиләр иде. Моннан берничә көн элек Миная таш кәҗәне кулыннан төшереп җибәреп, аның бер колагын сындырган иде. Апасы белән Мәхбүбә кәҗәнең колагын ябыштырып биргәч, кыз тынычланып еламас булган иде. Мәхбүбә аны кызганып: «И мескен Миная, кәҗәсен югалткач тагын елагандыр инде,— дип уйлап куйды. Моны энесенә дә әйтте һәм: — Иртәгә кәҗәне Минаяга кертеп бирерсең, ишеттеңме? — диде. Фикрәт риза булмыйча иренен турсайтты. — Димәк, сүземне тыңламыйсың? — Мин берни белмим, мин кәҗәне җирдән таптым! Минеке ул. — Синеке түгел, син аны тапкансың гына. Шулай булгач, син аны кайтарып бирергә тиешсең. Бирмәсәң, Минаяны әнисе ачуланыр, аңа бүтән уенчык алмас. Фикрәт киреләнеп җилкәсен генә җыерды. — Минем ни эшем бар?! Мин аны җирдән таптым. Минеке ул. Мин берни белмим... Диванда ял иткән әтиләре боларның сөйләшкәнен ишетеп ята иде. Ул хатынын чакырып алып, аның колагына шыпырт кына нидер әйтте. Әниләре баш какты да чыгып китте. Әтиләре диваннан торып, малайның яраткан уенчыгы Буратиноны яшереп куйды. Бераздан әниләре кайтып, Фикрәттән «Буратиноң кайда?» — дип сорады. Фикрәт уенчыкларын саклый торган тартмасы янына йөгерде, Буратиноны тапмагач, борчыла башлады. Барысы да Фикрәт- нең уенчыгын эзләшкән булдылар, ләкин Буратиноны таба алмадылар. Фикрәтнең күзләренә мөлдерәп яшь тулды, малай, менә-менә елап җибәрердәй булып, лыш-лыш борын тарта башлады. Ә әнисе аны ачуланырга кереште: — Эшмени инде шул, я? Алган бер нәрсәне югалтып бара. Моннан ары сиңа уенчык алмыйм,— диде. Фикрәт үкереп елап җибәрде. Шул чакны Әтисе кинәт кенә: — Таптым, таптым, менә ул, диванда ята икән,— дип кычкырды. Фикрәт әтисе янына йөгереп барды, Буратиноны тартып алып күкрәгенә кысты. Йөзе яктырып, күзләре очкынланып китте. Шуннан соң әтисе, улына ишетелерлек итеп, хатыны белән кызына : — Менә бит югалган уенчыгын тапса, нинди шатлана кеше. Әгәр мин уенчыкны тапмаган булсам, Фикрәт, мөгаен, төшләрендә күргән булыр иде аны. Ә хәзер әнә ничек шатланды!..— диде. Шул вакыт Фикрәт Мәхбүбә апасы кулында теге кәҗәне күреп алды. Шатлыгы шундук юкка чыкты. Малай уңайсызланып башын читкә борды. Әтисе-әнисе дә, апасы да Фикрәткә кәҗә хакында бүтән бер сүз әйтмәделәр. Ә малай иртәгәсе көн җиткәнен түземсезләнеп көтә иде инде. Саран ды. Аңа мондый бер мәсьәлә бирде: — Сурхай, менә синең биш алмаң бар. ди. Икесен Сөенче апаңа, берсен Тәранәгә бирсәң, үзеңдә ничә алмаң кала? — диде. Малай уйлап та тормыйча: — Биш! — дип җавап кайтарды. Әтисе башта бу җавапка гаҗәпләнде, аннары кәефе үк китте. Кушу-алу гамәлен улы яхшы белә дип уйлый иде Билал. — Улым, син иң элек әйбәтләп уйла, аннары җавап бирерсең. Дөрес әйтмәдең. Биш алма калмый. — Ничек калсын инде? — диде Билал, ачуы килә башлап.— Менә тыңлап тор әле: синең биш алмаң бар, икесен Сөенче апаңа бирәсең, берсен — Тәранәгә. Үзеңдә ничә алма кала? — Биш! — Бу ни хикмәт?! Әллә аңгырамы син!.. Билалның ачуы чыкты: әйтерсең аның каршында малае түгел, әйтерсең кыйммәтле вазаны ваткан мәче тора иде. Иренең ачуланганын күреп, малайның әнисе дә сүзгә кушылды: — Аңгыра түгел ул, Билал. Ни... — Нәрсә «ни»? Син аның ничек җавап биргәнен ишетмисеңмени? — Тынычлан әле, Билал,— дип, әнисе малайга таба борылды.— Улым, Сөенче апаңның биш алмасы бар. Әгәр икесен сиңа, берсен Тәранәгә бирсә, аның үзенә ничә алма кала? — Ике,— диде Сурхай тиз генә. Билал шаккатып кашларын күтәрде. — Ни хикмәт бу?! Мин дә шуны ук сорадым ич!.. Нинди аермасы бар? — Аермасы шул: Сурхай апасы белән сеңелесенә үтерсәң дә берни бирми, ә аларда берәр әйбер күрсә, үзе сорап ала. Мондый малайны кем дип атыйсың инде? Аңгыра дипме, әллә... — Саран дип атыйм мин аны, саран! — диде Билал, ризасыз бер кыяфәттә башын чайкап. Әаарбәйжавчалаа X ЯХИП тәрҗаыасе. |Б илалның ике кызы, бер малае бар. Өлкән кызы Сөенче икенче класска күчте. Малае Сурхай биш яшендә. Кечкенә кызы Тәранәгә ике яшь тулды. Билал эштән соң гына кайта, балалары белән сөйләшергә, шөгыльләнергә ял көннәрендә генә вакыт таба. Бер якшәмбе көнне Билал улы Сурхайның арифметиканы ни чама белүен тикшерергә бул