Логотип Казан Утлары
Роман

КАТЫ ТОКЫМ

 

зтургайнын беренче атнасы мәшәкатьле булды. Мәшәкатькә бирешми, борынны салындырмый нык кул белән эшләделәр. девон тирәнлегенә беренче йөз метр төшелде. Разведчиклар яна урыннан яна токым үрнәкләрен дә тапшырырга өлгерделәр — геологларның әйтүләренә кара!анда. Яз- тургай мәйданы бик үзенчәлекле, моннан уңайгамы, кирегәме, ниндидер хикмәтләр көтелә икән. Әлбәттә, бораулаучылар аны зур нефть запасы ачылуга гына юрадылар. «Чатырлар шәһәрчегендә» дә тормыш үз урынына утырды кебек. Кешеләрнең баш өстендә куыш кына түгел, хәтта Кадермәт «проекты» белән җир мунча да, үзенә күрә кер юу. аш пешерү урыннары да булдырылды. Бораулаучылар чатыр тирәләрендә юллар, сукмаклар ясадылар. кызыл комачларга һәм фанер такталарга язылган лозунгларны, плакатларны элделәр. Хәзер аланның бөтен почмагыннан: «Бораулау планын срогыннан алда үтәү өчен көрәшик!», «Елга 7 мең метр бораулау өчен көчебезне куйыйк!» кебек өндәмәләр кычкырып тора иде. Боларның барысын да бригаданың танылган рәссамы Миргазиян язды. Миргазиянның рәсем ясарга һәвәслеген бригадага килгәч тә күрделәр. Сөйләшеп торганда булмасын, җыелышларда катнашмасын, ул кулына һәрвакыт блокнот алыр һәм эче пошканнан гына карандаш белән аңа сызгалап утырыр. Карап торсаң, минут эчендә кәкре-бөкре ыргакларга, әкәмәт йортларга, пирамидаларга, чиркәү манараларына охшаган төрле хикмәтләр белән тула иде блокнот битләре. Шул арада икенче битне ала да, җыелышта чыгыш ясаучыларның, йоклап китүчеләрнең сурәтләрен төшереп куя. Монда Зөбәеровиың карчыкларныкы төсле алга чыгып торган ияген дә, Мотгәрәйнең .түбәтәй кигән кабак башын да. Саакяниын бөркет башын да күрергә була.-» Бер бит тулысы белән Валентин'вахтасы бораулаучыларына багышлана. Тин-Тиныч үзе кечкенә башы белән иләк кадәрле безкозыр- касына чумып утырган. Ленталарда язу: «Тихоокеанский флот». Аның 1 Башы 5 нче санда. янында кабан тешләре белән Фәрхетдин елмаеп утыра —авызы колагына житкән? Сапарбайның кысык күзен бирү өчен Миргазиянга ике сызык сызу да житкән—коеп куйган Ускеибаев килеп чыккан. Ә верховой Нәжип карга кыяфәтендә вышка башында кунаклаган — художник көләр урын тапмаган булса кирәк. Миргазиян үзе комсомолда түгел иде. шулай булса да бер көнне ♦ бригаданың комсоргы Валентин аны җыелышка чакыртты. «Кулың g тик тормаганны яхшы беләбез.— диде ул.— син ул талантыңны юкка- - барга әрәм итәргә тиеш түгел, чатырлар шәһәрчеген бизәүне сиңа © тапшырабыз.— диде. Шул көннән башлап Миргазиян стена газетасы- 3 ның художнигы да. Аена бер генә мәртәбә чыкса да. Миргазиян катнаша башлаганнан - бирле газетаның йөзе дә. эчтәлеге дә танымаслык булып үзгәрде. Газе- * та булудан бигрәк, сатирик рәсемнәр һәм дусларча шаржлар белән г бизәлгән «чәнечке» иде ул. Рәсемнәр астына шигырьләрне Тин-Тиныч - үзе язды. Шигырь-такмак чыгарырга, һәр жөмләне рифмалаштырып а. алырга ана гына куш инде. * Бүген буровой вагонына бикләнеп, хәтта анда мастерның үзен дә х кертмичә, Тин-Тиныч белән Миргазиян «Чәнечке» чыгару белән мәш- = гуль булдылар. Кызыклырак бер рәсем һәм аның астында үткенрәк ” шигырь барлыкка килгән саен вагон эче көлү тавыш тарыннан яңгырап 2 торды. Сохари ашаган кебек кетеркетер көлүчесе Миргазиян. кинәт- g кинәт хахылдап жибәрүчесе Валентин иде. Алар үз ижатларыннан бик < канәгать иделәр булса кирәк. 3 Буровойдагы егетләр үткәндә-сүткәндә вагон ишеген берничә мәртәбә шакып та килделәр: — Әй. сез. жен балалары, безгә дә калдырыгыз көләргә! Нәкъ вахта алышынган вакытны туры китереп. «Чәнечке»не чыгарып элделәр. Бораулаучылар ашыгыч эшләрен ташлап, вагон янына жыелды. Яна газета һәрвакыт кызыксыну уята иде. хәтта үзенең герләреннән башканы белмәгән Еланский да карарга килә иде аны. Вагон стенасының яртысын диярлек биләп торган чаршау кадәр кәгазьдә беренче булып Репинның «Бурлаклар Волгада» картинасы күзгә ташлана иде бу юлы Якыннанрак карасаң, бурлаклар Волгада түгел, ә нефть мәйданында икән Тагып да дикькатьләбрәк баксан — бурлаклар түгел, ә барысы да үз кешеләр — Зөбәеров бригадасы членнары икән, алар тарта торган нәрсә дә, баржа булмыйча, буровой вышкасы икән — Дуңгызлар. Репинны ничек бозганнар! — дип куйды үзен тану белән Зөбәеров. Елмаюын ничек кенә яшерергә тырышса да. булдыра алмады. Иң алда бөтен гәүдәсе белән нелеп, элмәккә Зөбәеров жигелгән иде. Аның тирәсендә өч ярдәмчесе — мыекларын тырпайтып трубка капкан ябык, озын гәүдәле Кадермәт бара, арган, тирләгән кыяфәтт безкозыркасын кулына тотып Тин-Тиныч килә, ә элмәген күкрәгенә кадәр төшереп, янбашы белән диярлек тартып бөкре борынлы Саакян атлый — Каныктылар инде шул танауга! —дип чыелдап кычкырып жн- бәрде Сергей, барсын да көлдереп — Сапарбайны карагыз әле. Сапарбанны! — Мотгәрәйгә генә кү< салыгыз' Үзе кая соң әле Мотгәрәй5 — Фәрхетдин, туган, бу син бит? Элмәгеңне бик бушаткансың түгелме? — Бер карангы почмак га очрар әле ул художник кисәге! Рәссам чыннан да бик килештереп ясаган иде «бурлакларны» һәркем үзенең буровойда тоткан урынына карап жигелгән. холкына, хезмәтенә карап бирелгән Мотгәрәи. мәсәлән, тартсам ярый, тартмасам ярып, дип кенә атлый. Фәрхетдиннең, көчәнгән булып кыланса да, баулары буп-буш. Сапар- бай берьюлы ике элмәк кигән, ләкин көче шуның кадәр генә — ул иң арттан сөйрәлә. Миша Кубракнын да. Нәҗипнең дә, Еланскийныц да элмәк тартуда үз өлешләре бар. тик бик аз. «Чәнечкежнен калган урыннары аерым бораулаучыларны тәнкыйтьләп ясаган рәсемнәрдән һәм шигырьләрдән тора. Анда әле һаман Ык буендагы вакыйгалар сурәтләнгән иде. ду к түшәгенә авып жан бирде. Анын битен ак кәфенлек белән капладылар Ун яшьлек Сапарбайнын хәтерендә күп нәрсә калмаган Тик шунысы йөрәген өтеп тора: икенче көнне үк Сөенбай әкәсе үз малларын болар * утарына куып кертте дә, Сапарбайнын әнисен елатып, абзар һәм саран s ачкычларын үзе белән алып чыгып китте. «Мина васыять ителгән!» дип, ~ 1алыш авызын зур ачып кычкырганы хәтердә. Нәрсә ул васыять, Сапар- 2 бай аны акламый иде. з Сөенбай әкә аннан сон көн саен ике араны таптый башлады — иртәсен үзендә ашаса, кич кунарга боларга керде. Сөенбай хатыны Нурбану - жингинен елаганыннан тагын бер нәрсә төшенде Сапарбайнын әнисе ♦ дә Сөенбайга васыять итеп калдырылган, имеш. Бу нәрсә? Сөенбай әкә _ Сапарбайнын үги атасы да була түгелме сон? = Сапарбай унике яшенә чыккач, Сөенбай әкәсс аны үзе белән жылкы ь көтәргә алып йөри башлады. Туып аягына басканнан бирле ат өстендә С чапкан Сапарбай өчен бу уен гына иде. Бер хәбәрсез малай чак шулай - үтте дә китте. Инде Сапарбай күрше авылда—Карал-Төбәдә — Й бу кыз былтыргы Рәйханәга охшамаган иде. Зифа буйлы, озын кара чәчле, тулып пешкән кыз иде Сапарбай алдында. Хәтта бергә кушылган кашлары да. очып барган карлыгач канатлары кебек, икесе ике якка ташланып торалар иде! Тирмәдән чыккач, Сөенбай әкәсе: — Күрдеңме, без сиңа нинди сылу кыз төбәп куйдык' — дип. Сапар- байга күз кысып, чалыш авызын кыегайтып алды БУ чакта анын жек саккай авызы да ничектер сөйкемле булып китте Саларбайга. Егет түземсезләнеп сорады: — Ә нигә алы.1 кайтып китмибез сок аны, Сөенбай әкә? 1 . Сөенбай әкәсе хикмәтле итеп тел шартлатты" " — Бер нәмә дә төшенмисең, гой!.. Калым жнгмәйде. калым' Калым булса, бүген үк алып кайтыр илек! Жаксыбай токымыннан бездәге мал белән генә котылып булмайде, гой! Менә нәрсә өчен генә алып кайтмыйлар икән Рәйхананы Сапарбай- лар тирмәсенә. Кыз алып кайту өчен кызның атасына бик күп терлек, акча, кисм салым, тагын әллә нәрсәләр бирергә кирәк икән Шунда гына төшенде Сапарбай мәрхүмә әбисенең «малым йок — калым йок» дип сөйләнгән сүзләрен. Саташмаган икән ул. Ләкин шул ук вакытта бер нәрсәне аңлый алмый азапланды- менә монда икс кышлак арасындагы далада ел саен ат белән кыз кудыралар. Өйләнмәгән олыолы егетләр катнаша ул уенга Ат өстендә килеш егет кызны тотып үбә алса — кыз аныкы бутии^иуеш- Калымсыз-нисез биреп җибәрәләр Яикән кызнЫ, әллә ал ардан дгГбик күп калым сорыйлар микән? Сапарбай кыз куу уенын 6Н.Һ. дикькать белән карап торды ул көнне. Үзенең дә шулай олы егетләр кебек ярсып торган атларда Рәйхананы куасы килде. Куып тотса, кызйн"калымсыз гына биреп җибәрер иде микән Рәйханәның атасы3 Ә тота алмаса? Рәйханәның аты да җилле булып, үзе дә Сапарбайдан остарак йөрсә? Рәихананы башкалар куып тотса? Сапарбайнын күзенә бу егетләр Рәйхананы куалар булып күренә башлады. Башы әйләнеп китте Сапарбайның. Икенче ел көз армиягә каралып, солдатка алынмый калгач (аны врачлар яссы табанлы диделәр), Сөенбай әкәсе аны үз тирмәсенә чакырып, болан диде: дип йөртелгән ябык г һәм чәрелдек хатын килгән иде. Анын сумкасындагы төргәк-төргәк ак- ~ чаны йотардай булып карап roptaH Сапарбайдан шикләнеп сорарга 5 мәҗбүр булды ул: 3 — Нинди ач күз бу? £ — Яна кеше ул, тетя Маша, эшкә килгән. х Бораулаучылар берәм-берәм килә торды, кул куеп акча ала торды. ф ә Сапарбай касса янында терәлде дә катты — Нигә китми инде ул? —диде тетя Маша бораулаучыларның^ колагына. е. — Сина гашыйк булган ул, тетя Маша! — дип шаярттылар кассирны. * — Ай-Һай, акчага түгел микән? — Бәлки, икегезгә дәдер? Акчалы хатынны кем яратмый? — дигән = булдылар аңа. а Соныннан Сапарбайныи «холкына* тетя Маша да. бораулаучыларда « төшенделәр: акчага бер дә битараф карый алмый икән бичара казак*.» Z баласы. Хезмәт хакы алыр көн җитә башласа, йокысы кача иде Сапар- < байнын. Ә кассир килеп акча бирергә керешсә. Сапарбай ведомостька 3 кул куя алмый азаплана, калтырый, алган акчаларын төшереп либәрә. — Ашыкма, санап ал! — дип чәрелдәп кычкыра тетя Маша, Сапар- байны тагын да каушатып Ике арадагы бу кәмитне бораулаучылар бик кызыксынып күзәтәләр — Ялгыш санадың түгелме соң, Сапарбай5 — Әз бирде бит сиңа тетя Маша акчаны!—дип ирештерергә тотыналар. Сапарбай касса янына килеп акчасын яңадан санын башлый. Кассир белән икәүләп ялгышып, буталып бетәләр. Сапарбайныи тагын да сәеррәк гадәтләрен күрәселәре булган икән әле бораулаучыларның. Бригада кешеләре акчаларын тумбочкаларда, я мендәр асларында саклаганда. Сапарбай аларны билбавына төреп, бәйләп йөри башлады. Эшкә дә шул билбавы белән бара, йокларга ятканда да чишми Бер вакыт бик арып кайтып йоклагач, егетләр шаярып билбавын чишеп алганнар иде. ник эшләдем көненә төштеләр — Сапарбай уянгач акылыннан язардай булып кычкырып җибәрде. — Ай-вай, акчамны алганнар! Урлаганнар! Акчасын биреп көчкә тынычландырдылар үзен. Шул көннән соң ул үзенә нпилек-тозлык кына калдырып, акчасын Tyiaii иленә салын җибәрә башлады Болай да чандыр, яңак сөякләре калкып торган егет, ачлы-туклы яшәп, тагын да бетеренә төште. — Тамагынмы кысма. Сапарбай туган, үлеп китәрсең дә акчаң калыр билбавыңда! — дип, уенынчынын бергә кушып шелтәлиләр иде аны иптәшләре. Сапарбай я көлеп к>я, я дәшми иде. Мондагы кырык мир баласы беләмени Сапарбайныи хәлен? Ана бит әле Сөенбай әкәсенен әйтүенчә Рәйхананы алу өчен кимендә кырык мен тәңкә акча кирәк. Кырык мен! Туй үткәрү, кодаларны чакыру, кунак җыю өчен тагын ла ун мең чыгачак. Өйгә ай саен ике мең тәңкә салганда да егерме биш ай эшләргә кирәк дигән сүз. Ике елдан артык бит бу. Ә Сапарбайга алай озак торырга ярамый. Рәйханасы көтә аның. Димәк, акча салуны мөмкин кадәр арттырырга, кавышу көннәрен якынайтырга кирәк. Сөенбай әкәсе дә хәтта шулай дип яза. Буровой эшчесе, разведчик буларак, Сапарбай хезмәт хакын аена ике мен сумлап ала иде. Ләкин күрә: бхровойда акчаны тагын да күбрәк ясарга мөмкинлек бар Бригадада кеше җитми. Икенче сменага калып эшләргә теләүчеләр юк. Мастер бораулаучыларга ялынып ялварып. ә кайчагында аларны мәҗбүр итеп эшләтә. Мондый чакта Сапарбай- «Куй мине, мастер! Үзем барам!» — дип атлыгып кына тора иде. Хәтта аны Зөбәеров тырышлыгы өчен бер җыелышта мактап та чыкты. Гайбәтенә кереп булмый, эшкә дигәндә Сапарбай — уңган егет. Вазифасы смена буе буровойга авыр-авыр торбалар китерү, берсе-берсе яртышар центнерлы инструментлар күтәрү, скважинага кудыру өчен балчык әзерләү белән бәйле булса да, зарланмас, ардым дип әйтмәс. Бер смена эшләп, ике смена ял итәргә тиеш булса ла. ул буровойга бер вахта аша ук чыга, тагын шундый мәшәкатьле, авыр хезмәткә тотына, сер бирми. Хезмәт хакы да инде аның икеләтә диярлек күтәрелде. Хәзер ул ерак Казагыстандагы әкәсенә акчаны өч мен тәңкә итеп сала. Сөенбай әкәсеннән дә бу айларда берсеннән-берсе күнеллерәк хатлар килә. Ул Җаксыбай кодаларга барып. Рәпхананы гел белешеп тора икән. Рәйхана сәлам әйткән. Түземсезлек белән кавышу көннәрен көтә икән. Ә соңыннан һәрвакыттагыча Сөенбай әкәсенен имзасы: «Пуштыны аз саласың». Тагын ике йөзгә арттыра Сапарбай «пушты» салуны. Унбиш-егерме көннән янә хат килеп төшә: «Рәйхана туй көннәрен санап кына тора, тик пуштың гына аз килә». Бу айда ашавын коры икмәк белән суга гына күчереп, Сапарбай кышлак адресына акча салуны өч мен биш йөз сумга җиткергән иде... Нәтиҗәсе: кичә аны буровойдан җитәкләп кайттылар. 9 Сапарбайга «тавык күзе» булгач, Рәисә бораулаучыларны уйлап йөри башлады. Нинди халык бу разведчиклар, кемнәр алар — үзләренә күрә романтиклармы, кыланчыклармы, әллә ваемсыз бәндәләрме? Ничә мәртәбә Рәйсәнен Фазыл янына килеп, чатырда кунганы булды, фатирда торып китте, менә хәзер бер айга якын монда яши. ләкин аңлый алмый ул аларны. Кеше төсле ял да итә белмиләр, адәм рәтле йокы да. күңел ачу да юк. Хәтта көн белән төн төшенчәсен дә онытканнар. Кыргыйлар шикелле яшиләр. Көн саен буровойларына чыгып китәләр дә эштән соң чатырларына кайтып авалар. Анда да ял иткәне ял итә, ял итмәгәне— юк. ашаганы ашый, ашамаганы ач йөри. Киемне инде әйтеп торасы да түгел — кыяфәтләре сукбайларга охшаган. Тәртип, режим дигән нәрсәне, хуҗа була торып, Фазыл үзе дә белми. Төннең, көннең теләсә кай вакытында чыгып китә дә югала. Үз рәтендә ашау-эчү юк, йокы юк, семья юк. Болай разведкада күпме йөрербез, дөньяда күпме яшәрбез дип уйлыйлар болар?! Сапарбайның хәлен белеп кайтышлый Рәйсә туп-туры буровойга китте, ирен чакырып алды. — Фазыл дустым,— диде ул, җитди сөйләшкәнен белдереп,— син бит мастер, бригаданың җитәкчесе. Бу буйдаклар өерен бер тәртипкә китерәсе иде бит... — Нәрсәсе тәртипсез? Аллага шөкер, эш әлегә ярыйсы бара График та үтәлә... Анысы яхшы, ләкин алар үзләрен корбан итеп бетерәләр ич! Организмның да бит бер чиге бар. — Аңламыйм, нәрсә әйтмәкче буласың, иптәш доктор? — диде Зөбәеров, «доктор» сүзенә басым ясап. — Аларнын эшләү, яшәү шартларын уйларга кирәк. Даими рәвештә языктөлек кайтартуны, вакытында пешереп ашауны булдырырга Икенчедән, ял итәсе урында теләсә кайда буталып йөрүләрне тыярга. Аннан, икешәр смена тоташтан эшләүләрен бетерергә кирәк. Кешеләрен аяктан егыла бит хәзер! — Син Сапарбайны әйтәсен инде? * — Аиыи мисалы факт түгелмени? Чиктән тыш эшләудән. ару-ялыгу- s дан булган бит ул! 5 — Беләсең икән! — дип кычкырды Зөбәеров Рәйсәгә — Ашамый ул. 2 Бар акчасын өенә салып бара! .Монысына да мастер гаеплеме? 3 — Ә нигә бар акчасын? < — Анысын инде үзеннән сора! Комсызлык бәласе! Моңа кадәр Үскснбаевнын авыруын бары тик киеренке эштән һәм азыкта витамин «итмәгәннән дип күргән Рәйсә ашыга-ашыга янадаи = Сапарбай чатырына китте. Менә сиңа, Үскенбаевның ни белән тукла- ь иуын да белмичә, Рәйсә ана витаминга бай булган кузгалак, кычыткан * кебек үләннәр кушарга, кишер, кыяр, куп итеп суган ашарга тәкъдим иткән иде Чынлыкта исә Сапарбай «суган суы» суырып утыра икән! = — Сапарбай, жаным. мин бит сина ялгыш рецепт биргәнмен,— диде л гафу үтенгәндәй Рәйсә.—Сина кузгалак, кычыткан кебек нәрсәләрне* ашарга бөтенләй ярамый икән Кишер дә, кыяр да. суган да зарарлы' Z Ит ашарга кирәк сина! Әйе. әйе. ит, сөг, йомырка!. < — Ит. сөт. йомырка! —дип үчекләп көлде Сапарбай.—Аларны 3 алырга акча кирәк бит -- Акча? Әй, Сапарбай, юкны сөйләмә инде! Сине бит бик күп акча ала дип сөйлиләр, ике смена эшлисен ич. Сапарбай. бик зур кайгысы бар кешедәй башын түбән иде — Әйт, килештекме? — дин. Рәйсә Сапарбайнын беләгеннән тотты.— Ит, сөт, йомырка! Авылга барсаң. саталар... — Булмайде. — Пи өчен булмый’ — Акча юк. Рәйсә Сапарбайны оялтырга тырышты. — Ничек булмасын инде, әле кичә генә алдыгыз түгелме сон’ — Ул акчаны пуштыга салам. - Салмый тор син аны. Нәрсә, әти-әниең бик фәкыйрь яшиме’ — Сез, нугайлар, бер нәрсә дә белмисез,— дип көрсенде Сапарбай.. Рәйсә тагын ла кызыксына төште: — Шулай да . Бераз жавапсыз утырганнан соң Сапарбайнын. карачкыл-соры йөзенә елмаю чыккандай булды — Минем өйләнәсем бар... — Өйләп сон, кем сине тота’ — Әй. Рәйсәхан! Төшенмисең! Акча тптя, акча’ Шуннан Сапарбай, ачынып, ку целендә булганнарның барысын се- лекгс дә саллы Беркемгә дә сөйләгәне юк иде әле бу хакта. Кешеләрне кайгыртып йөргәнгәме, әллә «ду.хтыр» булгангамы. Рәйсәне бик хөрмәт итә иле ул. берсен дә яшермәде. Илемдә минем ярәшеп уйган кызым бар, диде, мине көтә. диде. Хәзер инде күн калмады, калымлык акчамны тутырам да далама — Рәйханәм янына кайтып китәм, диде. Аның исәбе буенча. Сөенбай әкәсе сораган кырык мен тәңкә акча тулган булырга тиеш, тагын туй чыгымнарына һәм кунак-төшем алу өчен ун мен сумлап кына жыясы калган икән Сапарбайнын фажигасен кайтып сөйләгәч, Зөбәеров ышанырга да. ышанмаска да белмәде: — Бу заманда — атом һәм электрон чорында авыз күтәреп кымны кимереп төшүен белдерә иде. Хәер, стенадагы приборлар болай да яхшы күрсәтеп торалар икән бораулау нәтиҗәсен. Индикатор дип, аталган прибор хәтта кәгазьгә дә язып бара икән. Эшләгәнеңне дә, тик торганыңны да яза. Шуңа күрә бораулаучылар аны провокатор дип та йөртәләр. Кадермәтнең куллары тормозда булса, күзләре Гел шул приборларда һәм Камилдә булды. Егетнең белергә, төшенергә тырышуы, ихластан йөрүе аны куандыра иде. — Бу егеттән бораулаучы чыга! — диде ул, Еланскийның үзенә генә ишетелерлек итеп. Ләкин вахта алышыныр алдыннан гына җир астыннан пәйда булган кебек кинәт кенә Галләмнең килеп чыгуы бөтенесенең кәефен алды да куйды. Ул, камчысы белән итегенә суга-суга, туп-туры буровойга керде. Бер кемгә, бер нәрсәгә дә игътибар итмичә, ’ күзен тутырып Камилгә карап торды. — Син, малай актыгы, нишләп йөрисең монда? — Эшкә килдем. Камил I алләмнең кулындагы камчысына карап куйды да, сыптырып җибәрмәгәе дип, артка чигенде. — Ну-ка, марш комбайның янына! — дип кычкырды Галләм. — Бармыйм. — Марш, диләр сина! Кадермэт бораулауны туктатты да. идарә пультеннән төшеп, «чакырылмаган кунак» белән Камил арасына төште. — Тукта әле, абзый, син кем? Ни эшләп йөрисен монда? Кем сиңа буровойга керергә рөхсәт итте? — Мин синен белән сөйләшмим! Мин үз эшчем белән сөйләшәм! — Син сөйләшмисең, ә кычкырасың. Кем ул сина. колынмы әллә? ♦ Кадермәтнен тыныч кына әйтелгән сүзләре Галләмне тәмам чыгы- г рыннан чыгарды: з — Эшкә аяк чалучылар' Саботажниклар! Минем кешегә тотынырга g не имеете право! — Кадермәтнен җилкәсе аша үрелеп, Камилгә бармак _ янады — Кайтмый гына кара, эшне генә өзеп кара! н — Бармыйм,— диде Камил, тискәре малай кебек үҗәтләнеп. » Итек балтырына камчы белән суга-суга, Галләм йөгереп диярлек * буровойдан чыгып китте, л Й. 13 * Зөбәеровның күңеленә аеруча хуш килгән бер нәрсә бар — ул да булса, юл уңаенда хатлар алып кайту. Бу юлы да шулай булды Буровойга туктаганны да көтмичә, кешеләр мастер машинасына ташланды. Зөбәеров кайсын биетеп, кайсыннан биергә вәгъдә алып, хатларны өләшеп чыкты Соңгы хат Кадермәткә иде. Зөбәеров конверт тышындагы эре хәрефләр белән басылган адреска карап торды да хатны иясенә сузды. — Бу хат биетеп бирә торганнардан түгел.. Мәхәббәт хаты,—днгән 1 булды. Кадермәткә килгән бу хикмәтле хат белән бораулаучылар да кызыксынмакчы булганнар иде, ләкин госпиталь мөһере сугылган конвертны ачып, кечкенә кәгазьдәге бер-ике җөмләне уку белән Кадермэт аны ертты да читкә атты. Кискен борылды, аксаклап чатырына китеп барды. — Холыкларын сатып алырсың акчага! — диде Зөбәеров аның артыннан. Кадермэт Имаметдинов исеменә шулай һнч көтелмәгән урыннардан «мәхәббәт хатлары» килгәлэвеч һәм алар хат иясен яман борчуга салуын беләләр иде инде бораулаучылар. Бригадада Кадермэт эшли башлаган көннәрдә аны прокурор, тикшерүче янына чакырган ниндидер кызыл тышлы хатлар килде. Имаметдинов начальнигын кыйнаган булган, имеш. Судтан котылып, акланып кайтты. Күнелле, тыныч кына эшли башлаган иде — хатыны аерылышу өчен судча бирде. Кияүгә чыкмакчы була икән, имеш. Хәләл җефете белән никахны өзеп кайтуга госпитальдән хатлар яза башладылар. Дәваланырга кирәк икән Имамегдиновка... Моңа кадәр дә үзенең вахта җитәкчесеннән куркып, аңарга төрле шикләр белән карап йөргән Еланский, Кадермэт чатырына кереп киткәч, Мнргазняннып кабыргасына төртте — Сиздеңме? Әллә тикмәгә генә кызыл печатьле хатлар язалар дип уйлыйсыңмы? Әйтәм бит, нинди булса да гаебе бар! — Авызын ачса, үпкәсе күренеп тора, нинди гаебе булсын аның^ — Булмаганга шулай төн буе йөренеп чыга кеше! Ишетеп торабыз бит караватында пичек бәргәләнеп ятканын! — Я. баш ватма. Киттек йокларга... Үзе теләп алган чир түгел бит Сугышта контузиядән шулай калган — Спорт белән шөгыльләнсен иде ул, бәлки, бетәр иде чире .. Честное слово, куркам мин анардан... Еланский белән Мнргазиян озак кына сөйләшеп. чатырга сон гы күшегеп кайтып керделәр. Керделәр дә. ут та алмыйча, тиз генә ятак, рына чумдылар. Еланский одеял астыннан, куркып, караваттагы Кадермәт шәүләа карап ятты Кадермәт .хәрәкәтсез генә уйланып утыра иде. Торып 3Kf генә чишенә башлады. Озак чишенде ул. Фуражкасын салды да тәм, кабызды, ботинкаларын салды, графиннан су агызып эчте. .Чишен беткәч тә карават тирәсендә нәрсәдер эшләп йөрде. «Гимнастика ясасын иде, һич булмаса...» Күрше чатырда яшәгәч, Зөбәеров белән Рәисә дә Кадермәтн сулышына кадәр ишетеп торалар. Кадермәт. бичара, кайчакта төнн буе борсаланып, уфылдап, йөреп чыга. Кайбер төннәрне, әлләсаташь әллә авыруы шундый булып: «Мин әле исбат итәчәкмен!». «Күрсәте мен әле мин!» яки «Безнең урамда да бәйрәм булыр!» кебек сүзл сөйләнеп йөргәнен дә ишеткәннәре бар. Кем нәрсәгә юрый бит. Сапарбай: «Бума чире булмагае, гой, д Авылдан берәр им-томчы карчыкны алып килеп өшкертеп кара га кирәк»,— дип киңәш итә. Еланский аның бу кыланышларын спо, белән шөгыльләнмәүдән күрә. Фәрхетдин исә: «Кызлар белән танышт! рырга кирәк Кадермәтне. Хатын кыз күрмәгән кешедә теләсә нин/ авыру башланырга мөмкин»,— ди. Кем ничек уйлый бит. Рәисә Кадермәттәге нерв галәмәтләрен килгәч бер күрүдә үк спзг« иде. Утырганда аякларын тик тота алмый — селкеп тора. Кулын кг куярга белми — гел кесәсендәге папиросын капшый. Бармаклары д гармунда уйнаган төсле итенәләр. Сөйләшкәндә еш кына тотлыга, ире читләре калтырый. Икенче килүендә (разведчиклар Ромашкинодан Карабаш кырын күченгән иделәр) Кадермәтнең күптән түгел судта булуын пшете гажәпләнде Рәйсә. «Участок начальнигын кыйнаган өчен», диделә] Фазыл да булган судында. Кыйнамаган, якасыннан гына алган икә! «Мин булсам, билләһи, тукмар идем әле»,—дип сөйләде Фазыл.- Бригадасына кеше туплый бу, өйрәтә, ә тегесе алып китеп башка брига даларга бирә икән». Ни генә булмасын. Кадермәт акыллы эшләмәгәг кызган. Сугыштагы контузиясен исәпкә алып, штраф салганнар Кадер мәткә. Җитмәсә, «хезмәт дисциплинасын бозган өчен» дигән пункты! да, ни өчендер, көчендә калдырганнар. Кадермәтнең холкы тагын да начарлангач, бер килүендә Рәйсәболь ница белән киңәш иткән иде. Врачлар Имаметдиновны хәрби госпиталь гә җибәрергә булдылар. Бу башбаштаклыгы өчен Фазыл Рәисәне ачуланды, һич кирәкмәгән гә бригада эшенә тыгылып йөрисең, диде. Кадермәтсез мин нәрс, эшләрмен, кем белән бораулармын, дип тиргәде. Менә хәзер Кадермәтне госпитальгә чакырып язалар. Бармый, кире беткән нәрсә. Рәисәнең яхшылык итәргә теләвен дә үзенчә аңлаган. Бер көнне трусик белән майкадан калган Кадермәт чатырыннан чыкты д! күкрәгенә суга-суга: — Син мине бригададан төртеп чыгарырга исәпләдеңме! — дип; ажгырып Фазыл өстенә килә башлады. Килеп тә житте. кисәк борылып тирән жәрәхәт эзләре калган сыртын чәбәкләргә тотынды; «Бу снаряд, пуля эзләрен эштән куылу өчен алдыммы мин! Я. әйт! Я. әйт!» Гөрле хәрәкәтләр ясап, кемнәрнедер каты сүгеп, усал янап бер-ике минутлар котырды Кадермәт. Палаткасына кереп Мнргазиян белән Еланскиины куркытып торгызды, аларның баш очында өзлексез йодрыкларын уйнатты, истерикларча кычкырып төкерекләрен чәчте. Бераздан басылды үзе. Карават башына элтәи чалбарын алып киде, кесәсендә йөрел таушалган папиросын алып кабызды. Шуңарчы эндәш- ми тору яхшы — моны егетләр бер генә түгел, әллә ничә сынаганнаоЫ бар икән. Иртән үзе гафу үтенергә кергән. — Әйттем исә кайттым, госпитальгә бара күрмә, сиңа бары тынычлык кына кирәк, дип, Рәйсә үз тәкъдименнән үзе үк ваз кичте һай, катлаулы да соң бу кеше дигәнең! Аның холкына, аның гадәт ♦ ләренә бер генә ачкыч та табып булмый икән. Институтта ничә еллар s кеше организмы турындагы фәнне укып, кеше психологиясен өйрәнеп тә з бернәрсә белмәгән икән Рәйсә. Әллә авыр табигый шартларда аңлар- о мынмы дип уйлаган иде — анда да төшенеп булмый икән бу адәм баласына! Ерак барасы түгел: бу көнгә кадәр бергә торган үзенең Фазылын да х аштан бетерә алганы юк әле Рәйсәнең. Ромашкннога килеп, Фазылның ф эшен күргәч коты очты. Декабрь суыгында, чатлама салкында җир астыннан фонтан булып су бәрә Бораулаучыларның да. Фазылның да киемнәре бозланып каткан, өсләре пыяла кебек ялтырап тора. Ә яка, бүрек асларыннан болыт кебек пар бәреп чыга.. Фазыл чыдамас, бу эшне ташлан качар, дип, өметен җуйган иде Рәйсә. Ни әйтсәң дә. ул интеллигент баласы, нәзберек һәм юка иде. Студент чагында тамакка тия дин бер вакытта да ул салкын су эчмәде, морожный-фәлән ашамады. Күршегә кибеткә чыкканда да колагын өшетмәс өчен бүреген төшереп кияр, шарфын урар һәм пальто якасын күтәреп куяр иде. Кызык сон бу кеше дигәнен. Бернинди медицина законнарына да. тормыш кануннарына да буйсынмый икән бу шәхес. Кайчан, нинди шартларда ничек булырга кирәк икәнен үзе генә белә, үзе генә хәл игә ала икән кеше. Шунысы гаҗәп; бер буровойда эшләп, бер аланда, рәттән тезелеп киткән бер чатырларда яшәсәләр дә, разведчикларның барысы бергә җыелган чагы сирәк була. Сменалы эш шулай. Бер вахта буровойга килгәндә икенчесе кайтып ял итәргә, дөресрәге — сигез сәгать буена йокларга, бу чак га өченчесе торып, юынып, тамак туйдырып вахтага әзерләнергә тиеш. Асылда шул өченче вахта гына бугалып йөри лагерьда Аның кешеләре эш юктан авылга да барып кайталар, урман-кыр- ларда булалар, җыелып карта уйныйлар, үз кирәкләре белән дә шөгыльләнәләр. Әгәр дә вакыт вакыт скважинаның тирәнлеген яки юкәле* шен үлчәргә килүче геофизиклар булмаса, бораулаучылар барысы бергә очраша да алмаслар иде. Биш йөз метр тирәнлеккә җиткәч, мастерның чакыруы буенча, скважина көпшәсен тикшерү һәм разведчикларга күрсәтмә бирү өчен геофизиклар килде. Келәт кадәр машиналарындагы кеше биеклеге кәтүкләрен сүгеп, чыбык белән приборларын скважинага төшергән арада аландагы лагерь гөж килде. Бораулаучылар бер-берсеи бүген генә күр- тәннәр диярсең сөйләшен көлешеп, шаярышып туя алмыйлар. Чатыр алдына Сергей — гитарасын, Габбас хромкасын алып чыккан, Мишаны урталарына кысканнар да икесе ике яктан көй санлыйлар. Тиешле кылын тапмаган булып, җырга сусаган Кубракны Сергей юри • интектерә Ниһаять. Миша* калын көр тавыш белән жыр башлый: Взяв я бандуру Tart заграв. що знав, Через ту бандуру ' Бандуристом став. Бу башта егетләр учак янына, Валентин тирәсенә җыелганнар Ул күптән түгел генә телефоннан Ташлыярга шалтыраткан икаи. анда 1 геологлар нефть эзләргә килгән, имеш. Валентинның әйтүе буенча, араларында хатын кызлар да бар икән, шуларның берсе, һичшиксез, Валя булырга тиеш .. Ш А М И Л В II КЧ У Р и II — Ташла, зинһар, Тин-Тиныч. юк белән хыяллануыңны, диләр ана.— Ничә ел эзлисең бит инде! Валентин утка коры чыбык-чабык ташлый, кулындагы озын ага» кашыгы белән пешәргә куйган шулпасын бутап ала. . — Ташламый торсын' Иртәгә вахтадан соң Ташлыяр мәйданына китәм Валя шунда. Бүген төшемдә дә күрдем хәтта... — Шулай да кызлар белән заочно танышу эш түгел инде! —ди ТинТинычның бу гадәте белән килешмәгән Фәрхетдин — Син аның өчен янган, көйгән буласын, бәлки, ул тишекле бер тиенгә дә тормыйдыр? Тин-Тиныч үпкәләми, күккә башын ташлап, һаман бер сүзне кабатлый: — Юк, белмисез! Аның күзләренә бер карау — бер гомер .. — Ярый, күзләре матур да булсын, ди. Ә чукрак булса? Анысын рәсемгә төшереп булмый бит! . . — Чукрак кеше геолог булмый... — Ә холкын каян беләсең? Бәлки, ул аждаһадан да яманрактыр? Фәрхетдин Тин-Тинычка кул селти дә башкаларга карап сөйләп китә: — .Менә мин хезмәттә чакта шушының кебек хыялый бер бәндә бар иде. Таныштыр да таныштыр авылыгыздагы бер кыз белән дип, һәр солдатның тенкәсенә тиеп бетә торган иде. Аптырагач, ахырда бер карт әбинең адресын биргәннәр мона. Бу: «Җаным, сине сөям, синнән башка тора алмыйм»,— дип тегеңә сырлап-сырлап хат язган. Бераздан жавап килеп төшә моңа. «Рәхмәт, балакаем, хатыңны алгач илле яшькә яшәргән кебек булып киттем. Тагын яз, жавап көтә.м»,—дип язган ди теге әби... Белеп булмый, бәлки, синең Валя дигәнең дә берәр әбидер. Бу сүзләргә инде Тин-Тинычның чыдарлыгы калмый, жәһәт кенә тора да чатырына кереп китә, аннан таушалып беткән «Огонек» журналы алып чыга. Фәрхетдиннең борынына төртә: — Менә кара, кыз булмыйча атаң башымы бу? Җыелганнар барысы да рюкзак аскан, косынка бәйләгән кызны карарга тотыналар. Журнал кулдан-кулга күчә, һәркемнең мактар сүзе әйтәсе килә: — Шәп кыз бу Янып-көеп йөрсәң дә урынында. — Тормышларын гына әйт! Минемчә, бу затлы нәселдән. — Карасана, башны ничек текә тота! Верховой Нәҗип авиациядә булган егет, ул үз күзлегеннән бәя бирә: — Фаралары шәп моның! Шассилары да нык болай. Фюзеляжы да ярыйсы күренә... — Анысы ул кемгә ничек бит ..— Фәрхетдин үзен уңайсыз хәлдэм чыгару өчен тагын бер мисал таба.— Читтән торып танышуның да ү» тәме бардыр, күрәсең. Шулай, хезмәттә чакта минем дус танышты бер кыз белән. Газегада күргән дә исемен, хат язган моңа Нигә таныш* маска: теге алдынгы тукучы, комсомолка, җитмәсә, бер үк шәһәрда яшиләр икән. Киләчәге дә бар бит әле аның! Шулай итеп, хат языша башладылар болар. Тора-бара бер-берсеи яратышып та киттеләр бугай. Рәсемен җибәрде егет. Чоның да фотосын соратты. Килде хат. Хат эчендә фото да бар иде. Алып караса! һуштан таеп егыла ЯЗДЫ егетем. Күрсәгез менә кызның кыяфәтен' Бите табак, борыны чөгендер. чәчләре мич пумаласы, авызы иләк. Ә күзләре! Берсе мәгърибка карый, мин сиңа әйтим, икенчесе — мәшрикъка! Шуннан тынды хат язудан бу. Нәрсә дип сорагыз сез: бер елдан сон отпускага кайтып килгән иде бу солдат. «Кинога барган идем, бер кыз туктатты,— дия сөйли.— Туктатты да: фәләнфәләнов сез буласызмы? — дип ссрады,- ди. «Мии булам», дип әйттем,—ди.— Алайса, сезнен белән хат алышкан кыз ул мин булам инде»,— дип әйтте ди теге кыз Әйтте дә, ди, китеп тә барды, ди. Тагын һуштан таеп егыла язган солдатым Шундый да чибәр, кашыкка салып йотарлык ди бу кыз. Артыннан йөгергән. Куып җиткән, бер генә минутка булса да туктап сөйләшүен үтенгән, әмма кыз әйләнеп тә карамын икән «Мин сине сынар өчен җибәр- ♦ дем ул фотоны, сина кеше кирәкми, сиңа таш курчак кирәк икән, алай г са, эзлә инде», дип әйтә ди». Менә, дуслар, шулай да була бит ул 3 дөньяда! 5 Фәрхетдиннең бу хикәясеннән сон Тин-Тинычның күңеле күтәрелеп 3 китте. Үзе дә абайламастан: £ — А как же! — дип куйды.— Минем Валям да нәкъ шулай эш S ләр иде... Ф Бу вакытта Зөбәеров, үз чиратында. Тин-Тинычның үтенүе буенча. _ телефоннан Ташлыяр белән сөйләшә, ә Кадермәт. күршесендә күл мә- Z ген ямарга утырган килеш, тегүеннән туктап, аны тыңлап .ора иде. с. — Алло, Ташлыяр? Ташлыярмы бу? Кем әле бу? Авыл советы * председателе? Сездә анда геологлар тора, диләр, дөресме? Валя исем- х ле кызны белмисезме? Ничек инде председатель була торып белмисез? х Фазыл янында баласын күтәреп Рәйсә басып тора, иренең сүзләреJ нә куәт биргәндәй, селкенеп-селкенеп ала, йөзе, авызы белән ишарә ч ясый. — Син анда берәр геологны таптыр,— дип пышылдый, Зөбәеров- < нып колагына иелеп. 2 — Гсолог-фәлән күренмиме ул тирәдә? Юк? Аларның берәрсен чакыртасы иде бит Ерак? — Чакыртсын, чакыртсын! — дн Рәисә, боерык биргәндәй. Зөбәеров холыксызланып трубканы куя. — Син команда биреп торма әле! — Ничек инде, бирмә! Кешенең язмышы хәл ителә! Мин синең урыныңда булсам, машинамны биреп, эзләргә җибәрер идем Тин- Тинычны. — Ә аның өчен кем бораулар? Синме? Үземме? Сапарбайны ялга җибәрүче дә син! Күлмәгендәге ямавы белән энәсен асылындырып чатырга Кадермәт килеп керде. Керде лә ишек төбендә туктап калды, Рәисәдән оялып, йонлач күкрәгенә карап аллы. — Гафу итегез. Әгәр кирәксә, Тин Тиныч өчен вахтага үзем чыгам. Җибәрик аны Ташлыярга. Кадермэтнең керүен дә, аның мондый сүзләрен дә көтмәгән Зәбәе- ров каушап калды — Нәрсә дисең? Кадермэтнең шәрә күкрәге калтыранып китүдән шуны сизде Зөбәеров; теге көнне Валяны күрүен Рәйсәгә сөйләгән иде бит, димәк, Кадермәт тә аны ишеткән. Менә бит ул кая китә хатыныңа чатырда сер сөйләү! — Юк, Кадермәт, күрмәдем мин ул Валяны. Шу на охшаттым гына. Бәлки бөтенләй ул түгелдер... Мин үзем дә геологларны эзләп шалтыратып ята идем әле... — Соң, барып кайтсын инде Снксән-туксан километр ара нәрсә тора?.. Машинаның эче төшеп калмас. Дөресен әйткәндә, Валя булмадымы икән? дигән ун Зөбәеровның үзенә дә тынгы бирми иде. — Барсын,— днп кул селтәде мастер — Ул Тнн-Тннычтан котылып та булмас... Кадермәт, энәсе бар икәнен онытып, ямалып бетмәгән күлмәген киеп куйды. в «к у.» .ч в. 65 — Хәзер чакырам мин аны. Ул арада бораулаучылар арасына кереп кысылган хәлдә, ни йөгерә, ил атлый алмый Валентин да килеп җитте. Ул үз аягы белән дә килә алмады бугай — аны кайсы култыгыннан, кайсы чалбар каешыннан тотып очыртып алып килделәр. — Менә нәрсә,— диде Зөбэеров.— Син ишеткәнсең дә икән. Анда Ташлыярда ниндидер геологлар йөри, ди. Барып кайт әле син анда. Бәлки Валян да шундадыр... — Валямы? Ташлыярдамы? Барып кайтыргамы? — дип мәгънәсез сораулар тезеп китте Тин-Тиныч. Шунда ук мазутлы киемнәре белән чатыр янында торган машинаның кабинасына керә дә башлады. — Дегетле киемнәрең белән бармыйсыңдыр бит, Тин-Тиныч? — дип туктатты аны Рәйсә. Секунд эчендә Тин-Тиныч җирдә иде: — Төшәргәме? Киенергәме3 Яхшыракны дисеңме? — Ут капкандай чатырына йөгерде, машинаны кабызганчы, безкозыркасындагы тасмаларын җилфердәтә-җилфердәтә, диңгезче формасыннан чабып килде. Рәйсә моны да ошатмады. — Кит, Тин-Тиныч, башка кием тапмадыңмы? — Бу бит минем парадный форма, Рәйсә! — Булса соң? Ничә ел эшләп кием дә ала алмаган, булдыксыз дияр... Әнә, үзеңнеке юк икән—Фазылныкын ки! — Юк, аннан Валя танымас! Мин бит аңа рәсемне шушы киемнән җибәрдем... — Ярый инде, алайса, юлчының юлда булуы хәерле! Фәрхетдин үтә ялагайланган булып Валентинга машина ишеген ачты, баш иде дә аны тупас кына кабинага төртеп кертте: — Кара аны, Тин-Тиныч, Валяны тапмыйча кайтып керәсе булма* — Иртән сәгать алтыда монда булырга! — дип кисәтте шоферны Зөбэеров. Чатырга кергәч, Рәйсә көрсенеп алды: — Таба алса гына ярар иде... — Хыял!—дип кул селтәде Фазыл. Өстәл янына килеп утырды, сумкасыннан язуларын алды.— Ярый инде, күңелегез булсын... Тип-Тинычның Валяны табуына бик үк ышанмаса да, ул киткәч, Зөбәеровка җиңел булып калды. Ни өчен икәнен үзе дә төшенмәде. Бәлки кешеләргә яхшылык эшләү шулай күңелдә рәхәтлек тудырадыр? Ә бит әле аның күпме яшәп кешеләргә бер изгелек тә иткәне булмады. Теләде, ләкин итә алмады, тормыш гел кирегә генә сукалап торды. Төпле, нигезле кешеләр туплап, бригадасын иң алга чыгарырга, бораулаучыларын данга күмәргә ничә ел хыялланды — булмады. Ул гынамы? Эштән куылган икәнен белә торып Кадермәтне эшкә алды. Комбайнчы икәнен күрә торып Мотгәрәйне алды. Ни тоҗырды мастер? Буровой дип бер пошынып караганы бармы аның? Ниһаять, Сапарбан- дан ни файда чыкты? Менә хәзер көйләп-чөйләп Тин-Тинычны утыртып җибәрде кызы янына. Валясын тапса кайтыр дисеңме аны? Изгелек эшлим дип яманлык ясый түгелме соң Зөбэеров? Мондый тәртипсезлекне, башбаштаклыкны күреп Ибраһим-Задә ни дияр иде икән? «Син мастер түгел — син арыш боламыгы,— дияр иде.— Әгәр син мастер икәнсең, таудан биек, кыядан каты, диңгездән киңрәк колачлы бул!» Фазылның борчулы уйларын Рәйсә бүлдерде: — Син һаман күңелсез, Фазыл. Нәрсә уйлап борчыласың?.. — Болай гына... — Юк. Фазыл. Син элек мондый түгел идең. Ярарга дип әйтмим, кемгә булса да охшарга тырышуыңмы бу... Әйе, әйе, Фазыл, чиновникларга охшарга тырышу! — Юкны сөйләмә! — Хәтерлисенме студент чагыңны? Беренче тапкыр кичәгә килгән көнеңне, безнең торакны? Син анда чын Фазыл идең. Хәзер дә канчак- та ул Фазыллыгың чагылып китә — шаярганда, көлгәндә, бергә эшләгән иптәшләрең белән аралашканда .. Зөбәеров көлеп куйды. «Анда Фазыл идең, монда Фазыл түгел» Ка- ♦ panкүзәтеп кенә йөри бу очлы күз Рәйсә. Бер кайгысыз, хәсрәтсез Е булганга студент диләр аны. Ә Рәйсә бит үзе дә ул чакта болан акыл- з лыланып мораль укымый иде... g Фазыл Рәйсә хәтерләп үткән кичәне искә төшереп алды Күп еллар _ узды бит аңа... Нәрсәдән килеп чыккан иде соң әле бу очрашу? Әйе. нефть инсти- х тутының тулай торагы белән медицина институтының торагы урам аша. * кара-каршы гына иде. Медицина институтында бөтенләй диярлек кыз- _ лар. боларныкында егетләр генә торганга, торакның берсен студентлар Z «хатын-кыз монастыре», икенчесен «ирләр монастыре» дип йөртәләр а. иле. Кызлар белән егетләр биш ел буена тәрәзәдән генә карашып яшә- * деләр. Бер берсенә керешеп йөрү, ходай сакласын, ике институтның х тарихында да юк. Кызлар торагында шундый кырыс вахтерлар тора— = бусагаларын атлауга якадан гына йолкып чыгара тар. Бернинди мылл тыклы сакчың да. явыз маэмаең да кирәкми! Яна ел көнне шулай да үттеләр кызлар торагына Фазыллар Ничек Z диген әле: янгынчылар булып! < Ул көнне институтта «Кыз урлау» комедиясен куйганнар иде. Анда 3 янгынчылар булып уйнарга кирәк. Студентлар бу кичне янгынчылардан кием алып тордылар Спектакль әкәмәт яхшы чыкты. Бигрәк тә пожарник Мифтахны уйнаган Зөбәеровны ошаттылар тамашачылар. Шунда үз уеныннан үзе кәефләнеп киткән Фазыл иптәшләренә мондый тәкъдим кертмәсенме. «Әйдәгез, шушы киемнәр белән кызлар монастырена үтәбез!» Идеяне хуп күрделәр Сайларга дип алып кайткан кием берничә иде — киделәр дә кереп киттеләр. Вахтерлар янында тхктап тору да юк. «Тикшерәбез!» — янәсе. Фазылның биш елга якын кичләрен күзәтеп утырган тәрәзәсе, шул тәрәзә каршына гына куелган караваты, ул караватта һәрвакыт укып утырган кызы да бар нде инде. Кайвакыт кыз да тәрәзәгә килә, һич тарсынмыйча Фазыллар ягына карап тора нде. Хәтта ал арның күзләре дә очраша сыман тоелып китә иде Фазылга Ул бүлмәдә торучы биш- алты кыз арасында иң зифа буйлысы һәм ачык күренеп бетмәсә дә. иң чибәре дә шушы кыз иде бугай. Егетләр, ишек шакып, туп-туры шушы бүлмәгә керделәр. Керсәләр — бер төркем кыз нәкъ балаларча кулга-кул тотынып, чыршы тирәли әйләнеп, биешепҗырлашып йөри. Бизәнгәннәр-ясанганнар — ак күбә ләкмени! Башта — егетләр ләм-мим. Чыршыны караган булалар, чыбыкларын, лампаларын тикшергән булалар — ут-куз чыгарлык түгелме, янәсе. Ә Фазылның күзләре теге зифа бу ил ысында Тәрәзә аша бик ачык күренмәгән иде — төскә биткә дә ярыйсы гына икән. Тик борыны бәләкәй рәк. — Нигә үзегез генә бәйрәм итеп ятасыз5 Нигә егетләрегез юк? Ут чыкса, кем җавап бирер?—дип бәйләнгән була Фазыл. — Безнең торакта юк шул алар! — дип. беркатлы җавап бирәләр көрсенеп кызлар. — Каршыдан чакыртырга кирәк! Анда егетләр җитәрлек! — Чакырыр идек тә бит. абый, кертмиләр аларны! — дип зарланырга тотына кызлар. — Димәк, булдыра алмыйсыз' Ир-аттан башка уг һәм электр белән шаяру катгый тыела! Штраф сезгә! Фазыл кесәсеннән блокнот чыгара да кызларның исем-фа мнл ияләрең яза башлый. Аңа, әлбәттә, үзе тәрәзәдән күзләгән кызның гына исемен белү кирәк. — Синең исемең ничек? — Рәисә.— дип куркып кына җавап бирә әлеге кыз. Башкалар да куркуга төшәләр. — Абзый, язма, штраф сала күрмә, без белмәдек, моннан соң алай эшләмәбез, каршы торактагы егетләрне чакыртырга тырышырбыз... Тыела алмыйча көлеш китә егетләр арасында. «Менә без инде ул каршы торак егетләре»! Баштан авыр тимер каскалар, өстән калын брезент курткалар салып ташлана, ирен өстеннән мыеклар кубарыла. Яп-яшь студент булып кала «пожарннклар». Кара син аны, Фазыл да ул вакытта бөтенләй бала-чага, җилбәзәк бер егет булган икән ләбаса! Аңламый: шуның өчен яратканмы аны Рәйсә? Юк. Фазыл хәзер ничаклы гына тырышса да. алай була алмас инде. Мастер кешегә җилбәзәкләнеп йөрү килешми... Фазылның уйларын дәвам иткәндәй. Рәйсә әйтә куйды: — Син яшь чакта күңелле, җор егет идең. Институт бетереп, мастер булып алгач та җен алыштырып куйгандай булды үзеңне! Өстәлгә аш әзерләп куйды Рәйсә. сүзсез генә үзе дә килеп утырды, ләкин кашыкка кагылмады. — Ә син? — дип сорады Фазыл, хатынының ашамый утырганын күреп. — Пешекче ашның исеннән үк туя,— дигән булды Рәйсә. Бригаданың уртак казаныннан аерылып, үзләре өчен генә пешерә башлаганнан бирле йөрәгенә ятмый иде бу аш. Кешеләр шаярыша-көлешә табында бергә утыра, ә алар, кемнәндер курыккандай, яшереп ашыйлар. Эшчеләре белән бергә утыру Зөбәеровнын авторитетын төшерә. Ярый әле моны бораулаучылар үзләренчә анлыйлар. Рәйсә аларга: «Фазылның ашказаны авырта, диета кирәк»,— дип зарланган булган иде. Күрәсең, ялгыз ашау Зөбәеровнын үзенә дә күңелсез, ул тәлинкәдән шулпаны бутап, чемченеп кенә утыра. Алдындагы ашны ничек кенә ашап бетерергә тырышмасын — булмады. Урыныннан торып, ишек төймәсенә эленгән курткасына үрелде мастер. — Буровойга киттем. Геофизиклар эшләрен төгәлли торганнардыр. 14 Төшке аштан соң лагерьга көтмәгәндә Сапарбай кайтып төште. Буровойга торба ташучы машинага утырып кайтты ул һәм. иптәшләренә күренмәскә тырышып, чатырына да арт яклап, яшертен генә керде. Егетләр, бәхеткә каршы, вахтага киткәннәр иде. Чемоданын куеп. Сапарбай чишенмичә генә караватына ятты, башыннан ук одеалы белән төренде. Болай ул үзен беркем дә яшәми торган далада, төнлә ялгызы кебек хис итә иде. Әйе. хәзер аның беркеме дә юк һәм аңа беркем кирәкми дә. Алдадылар Сапарбайиы. Мәкерле Сөенбай шушындый караңгы дала уртасында утыртып калдырды аны. Сөембайның кем икәнен белә торып алданды. Ишеткәне дә бар иде. Сапарбайиын мәрхүм атасы исән чагында әйтә торган иде: «Сөенбайга ышанмагыз. Аның авызын җен суккан, ул дөрес сөйләми»,— дип. Хак икән... Күп нәрсәне элек аңлап бетермәгән икән Сапарбай: бертуган энесе фронттан яраланып кайткач, ни өчен Сөенбай иртәле-кичле боларга кереп, энесенең хәлен белешеп йөргәнен дә, энесе үлмәс борын ук кешеләргә ни өчен кабер казырга әйтеп йөргәнен дә, Сапарбайнын әтисе үлгәч, ни өчен ике семьянин малларын бергә кушканын да, кунлар көткәндә үзе урынына Сапарбайны калдырып, базарга киткәннәрне һәм киткән чакта чыпта капчыкка ни өчен колхоз куйларын тыгып китүләрен дә — берсен дә төшенмәгән икән... Ул чакта малай гына иде Сапарбай. Ә менә үсеп буйга житкәч. Сөен- бай әкәсенец сүзенә карап, ни өчен читкә чыгып китте икән Сапарбай. ♦ ни өчен ана акча җибәреп ятты икән? Нәрсә дип хатны турыдан-туры г Рәйханәның үзенә язмыйча, Сөенбай әкәсенә җибәрде икән? Яшьтән ук Сапарбайнын кунеленә Сөенбай әкәсе кабатлап торган р «васыять» сүзе кереп калган иде. Ул васыять дигәннәре изге, бер дә бозарга, үтәми калырга ярамый торган нәрсә икәнен белә иде, шул ь васыять хакына эшләде боларны Сапарбай... х Эштән кайткач, Фәрхетдин белән Нәҗип Сапарбай караватында ф башыннан төренеп яткан кешене күреп, кем дип әйтергә дә белми тор- _ дылар. Кычкырып сөйләшеп кергән җирләреннән шып булдылар, кара- | ват янына әле берсе, әле икенчесе килде: с. — Сапарбай дисәң... * — Булмас. Аның киткәненә бер атна да үтмәде түгелме сон? х — Кем булсын, Сапарбай инде! Әнә, мәче баласы кебек бөгәрләнеп = йоклавын гына кара! — Фәрхетдин ипләп кенә одеялмын почмагын күа тәрде.— Билләһи, Сапарбай! Ышанмасан. килеп кара! Томаланып ятудан саташып торды Сапарбай. Имеш, ул дөм-караңгы = далада җылкы кәгә, аның янына атка атланып Васыять килгән. Сөен- < бай әкәсенә дә бик охшаш, имеш, ул: аның кебек кыек авызлы, эре □ тешле. Әйтә: «Синең Рәйханаң миндә, куып җитә алсаң, бнрәм»,— ди. һәм үзе Сапарбай тирәсендә ут уйнатып чаптырып йөри Уянып киткәндә шул Васыятьне куып йөрүе иде Сапарбайнын Ул манма тиргә баткан. — Нихәл, исән-сау гына кайттыңмы, Сапарбай? Сапарбай әле һаман йокысыннан айный алмый тора иде. — Аманмы сез? Аманмы? — дия-дия, башын селкеп үтыра бирде. — Нәрсә, Сапарбай, әллә далаңны таба алмый кайттыңмы? — Дала урынында, кая китсен... Хәлен Сапарбайнын сөйлисе килми иде. Нәрсә юкка тел әрәм итәргә? Алар соң аңлыйлармыни аны? Көләргә, үртәргә генә беләләр. — Ни булды соң. Сапарбай, әллә авырып кайттыңмы? — Пок, бернәрсә дә булмады,— диде Сапарбай чатырның караңгы почмагыннан. Ләкин тел төбеннән үк аның белән күңелсез хәл булганы сизелеп тора иде. Фәрхетдин үпкәләгән булды. — Сөйләргә теләмисең — димәк, дус итмисең... Ә без монда синең өчен ут йотып торган булабыз... — Пигә кайгырырга? — Алай димә. Сапарбай,—дип. үзенчә мораль укып китте Фәрхетдин.— Синең язмышың, синең кызыңның язмышы, кем әле исеме5 Рәй- ханамы? Әллә аның язмышы безне кызыксындырмый, борчымый дип беләсеңме? Әнә, ТннТнныч хәтта китапта укыган Онегин өчен дә кайгырып ятты. Ә кем соң ул Онегин! Бер дворян баласы! Ә Татьянасы кем? Борынгы бер дворянның иркә бер кызы! — Минем кызым юк инде,— диде Сапарбай. көрсенеп — Бетте инде ул Рәйхаиа... Поездда кайтканда ук күңелем сизгән иде. Нәрсәгәдер менә йөрәк әрнеде. Юк. әле аңа кадәр үк, моннан киткәнче үк туган ягымда яман эш барлыгы тоела башлаган иде... Чишенеп урынына яткан Нәҗип тә торып утырды. — Шуннан, шуннан? — Үзегез күреп тордыгыз, мин. дивана, кышлакка ай саен күпме акча салып тордым Ашарга да калдырмый идем бит кайчакта. Көлде - гм. үртәдегез, мине «комсыз», «җайдыгыш» дип атадыгыз. Түздем, барысына да түздем... Я. нәрсәгә сөйләп ятам соң миң болармы. Ьарыбер берни аңлыйсыгыз юк! — Бер башлагач сөйлә инде... Сапарбай тирән итеп көрсенеп алды да тагын дәвам итте: — Ә нигә салдым ул акчаларны — берегез дә башына китерә алмады Калымга дип салдым мин ул акчаларны! Нәҗип бүлдерде: — Нәрсә соң ул «калым»? — Әйтәм бит — белмисез! Юк андый җола сез нугайларда! КаралТөбәдә минем ярәшкән кызым бар иде. Рәйхана исемле. Шуңа дип җыйдым мин аны. Әтием урынына калган Сөенбай әкәмә сала бардым. Ә явыз Сөенбай алган да ул акчаны туздырган! Ух, ул җәлладны!.. — Кая туздырган соң шул кадәр акчаны? — Сигез бүлмәле таш йорт салдырган, мал-туар алган...— Сапарбай башын тотып кычкырып җибәрде:—Ичмаса, бер генә тапкыр Җаксы- бай катына барып Рәйхананы күрсә иде! Иок! Мин язган хатларны да бирмәгән! Ә үзе һаман хат язган була: «Рәйханац сагына, зарыгып көтә. Калымга акчаң гына җитеп битми!» дип. Ә мин. дивана, аның саен арттырам акча салуны! — Нык алдангансың икән, туган, нык! — Ә кәләшең Рәйхананы күрдеңме соң? — дип кызыксынды Фәрхетдин. — Бардым Карал-Төбәгә...— Сапарбайның төшенке тавышыннан ук юлы уңмаганын аңладылар.— Бардым. Туп-туры тирмәләренә кердем. Тын-тын. Тирмә эче шып-шыр. Тик Җаксыбай карт кына утыра бер почмакта моңаеп... Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. «Рәйхана кая?» — дип сорыйм. «У-у. Рәйхана китте!» — ди. «Кая китте?» «У-у, ерак китте. Безне ташлады. Кияү Алма-Атага алып китте!» — ди. Соңыннан мәгълүм булды. Рәйхана мине көткән, көткән дә. хәбәр-хәтер булмагач, моннан бер ел элек, ялга кайткан офицерга ябышып чыккан... — Менә сина калым! —диде Нәҗип, шаккатып. Чатыр эче беразга тын калды; күрәсең, бичара Сапарбайның хәсрәтен уртаклашып яттылар. Егетнең хәлен җиңеләйтергә теләп булса кирәк, Фәрхетдин шаяруга күчте: — Ахмак син, Сапарбай. Миңа әйткән булсаң, билләһи дип әйтәм, бер тиенсез дә сиңа менә дигән кыз табып бирә идем! Күп булса бер ярты куяр идең... — Рәйхана бит ул минем ярәшкән кызым иде... — Азмыни дөньяда ярәшүләр дә сөйләшүләр? һай. бичара! Минем, мәсәлән, бер кичтә икешәр-өчәр кызга вәгъдә биргәнем булды. Аларга өйләнә китсәң!.. Фәрхетдиннең бу сүзен Нәҗип килештермәде: — Бар да синең кебек алама булмый! Я. Сапарбай, кайгырма, без сиңа менә дигән татар кызы табып бирербез! Сапарбай борылып ятты. Хәзер аның кызлар турында сөйләшәсе дә, ишетәсе дә килми иле бугай. Тин-Тиныч кайда? — дип сорады, Валентинның юклыгын әле генә күргән кебек. — Ул. дустым Сапарбай. синең кебек жил куып йөри инде... Кызын эзләргә китте. Кайдадыр Валя исемле бер кыз бар ди бугай.—Моны ачыктан-ачык үртәп әйтте Фәрхетдин.—Тин-Тиныч урынына Кадер- мәт эшләде, синең өчен Нәҗип белән миңа көчәнергә туры килде. Тәмам тузылды вахта... Нәҗип әкрен генә гырылдап китте, Фәрхетдиннең дә күзен әчеттереп йокы тырный башлады, ә Сапарбай, төн кунагы төсле, һаман сорау артыннан сорауны яудырып кына торды, гүя ул монда еллар буе бул- маган иде: «Сергей аманмьР. Миргазиян ни хәлдә?.. Еланский һаман гер белән йөгереп йөриме?.. Мачтырның кәефе ничек?» Саларбай капыл гына торып утырды: — Рәйсәхан минем турыда бер нәрсә дә сөйләмәдеме'-' Сапарбайның тел төбен аңлый иде Фәрхетдин. Рәйсәдән алып торган акчалары өчен борчыла, аны белгәннәрдер, иптәшләре көләрләр дип ♦ курка. г — Юк, сөйләмәде, йоклыйк булмаса... | Инде Фәрхетдин тәмле итеп изрәп бара иде, Сапарбай тагын уятты: о — Буровой ничек соң? Яхшы эшлиме? Ничә метр төштегез? Бу сораулар Фәрхетдиннең кузен шар ясадылар. Нинди яңалык бу? ь Тора салып Сапарбай буровой белән, метрлар белән кызыксына башла- х ran, үләрсең! Элек аның беркайчан да метр дип авыз ачканы булмады. ♦ Буровой эшләсә: «Ничә сумлык борауланды?» Ә тегенди-мондый сәбәп _ белән туктап калса: «Ничә сумлык тукталды?» Башка сорауны хәтер- Z ләм и Фәрхетдин. ь — Мастер гына ясап куясы бар хәзер сине, Сапарбай! — диде дә * башыннан ук бөркәнеп ятты. х «Иртән РәЙсәханга бурычны түләргә, бик күп итеп рәхмәт әйтергә = булыр,— дип уйланып ятты Сапарбай.— Ә менә Рәйхана турында нәрсә а дияргә икән?» Сапарбай иртәгә Рәйсәнең иртүк Язтургайга фельдшер 2 булып китәсен белми иде әле. a 15 Зөбәеров бригадасы Язтургай мәйданымда меңенче метрга җитеп бара. Эшнең көтелмәгәнчә уңышлы атлавына, бу тирәнлеккә кадәр хәвеф-хәтәрсез төшүгә геологлар да, мастер Зөбәеров та, бораулаучылар үзләре дә ышанмыйлар иде. Бригада иң артта сөйрәлгән җиреннән конторада кинәт кенә беренчеләр рәтенә күтәрелде дә куйды Зөбәеров исеме газеталарда күренә башлады, радиоларда телгә керде. Хәтта Кадермәт кебек аерым кешеләрне, Сергей Саакян. Тни-Тиныч вахталарын конторада үрнәк итеп күрсәтә башладылар Зөбәеровның алга чыгуын башка бригада кешеләре үзләренчә юрадылар. Имеш, директор Язтургай кебек җайлы мәйданны Зөбәеров бригадасына бүләк итеп биргән. Имеш, кешегә гел тәмуг кына димәгән, ожмах та булырга тиеш. Чыннан да яхшы мәйданга юлыктылармы, әллә вакытлы гына күренешме бу—геологлар һаман үз сүзләрен әйтергә ашыкмадылар Алдан тикшеренүләрнең нәтиҗәләре бу мәйданда төрлечә булды бит. Мәсәлән, кыр разведкасы, җир кабыгының өске өлешен өйрәнеп, «Мәйдан продукт., ы булырга тиеш, ул Ромашкино нефть ятмасының дәвамыдыр» дигән мәгълүмат бирде. Алардан соң килеп, тау токымын төрле ысуллар белән геофизик разведка тикшерде. Гравиметрии ысул гаять сизгер приборлары белән катламның җир астында нинди формада ятканлыгын билгеләп, нефть юк, диде. Булса да аның запасы промышленность өчен әһәмиятсез икәнен. бораулаган чыгымнарын капларга да җитмәячәген әйтте Магнитометрик метод кулландылар. Җиде кат җир астындагы хәлне аерата тиз тоя торган махсус приборлар тирәндә магнит массаларының бериш түгеллеген ачты. Димәк, нефть бар. Ә менә сейсмик прибор үзен сәеррәк тотты. Коелар казып, ясалма шартлатулар белән үткәрелгән бу алым, җир асты дулкыннарын өскә актарып чыгарып, язып бирде: нефть булуы шикле Бар ышаныч электрик эзләнүләр ысулында гына иде. Геофизиклар, токымнарның токны ничек үткәрүен кат кат сынагач кына: «Нефть бар!» — диделәр. Тикшеренүләрнең шушы икеле-микеле мәгълүматларыннан чыгып, геологларга Язтургай мәйданын «борауларгамы, юкмы» дигән нәтиҗә ясарга кирәк иде. Бораулаучылар өчен генә түгел, ил каршында гаять зур җаваплылык иде бу. Чөнки бер скважинаны бораулау гына да миллион сумнар белән бәйле. Ул миллионнар күпме мәшәкатьтән, күпме кеше көче, күпме энергия, күпме механизм сарыф ителүдән тора. Борауларгамы, борауламаскамы дигән мәсьәләне хәл иткәндә бер тәвәккәллек кенә җитми, монда күбрәк акылыңа, ышанычыңа һәм үзеңнең ниндидер бер эчке сизгерлегеңә дә таянырга кирәк. Ниһаять, Язтургай мәйданының җир асты катламнарын киселештә күрсәткән геологик картасы да төзелде. Ләкин әле нефть бармы-юкмы, булса аның запасы күпме? дигән сорауга җавапны тирән скважинага җентекле разведка ясаучы шушы бораулаучылар әйтергә тиеш иде. Геологларны бигрәк тә Ромашкино нефть ятмасының чикләре кызыксындыра иде. Бораулау вакытында алынган токым үрнәкләре, борау астыннан су белән юдырылып өскә чыккан шлам һәм скважинага төшерелгән геофизик приборлар техник нарядның нигездә дөрес төзелгәнлеген расладылар. Алар күрсәткәнчә, катламнар төрле-төрле булды, каты һәм йомшак токымнар аралашып килде, күпләп-күпләп известь чыкты, хәтта өч йөз метр тирәнлектәге җитлекмәгән ташкүмер ятмасы да өскә күтәрелде. Әмма шунысы кызык: геологлар искәрткән җир куышлыклары, су чыганаклары һәм газ конденсатлары һаман күренмәле. Бораулаучыларны бу хәл тоташ хәвеф эчендә тота, һәрвакыт сагаеп эшләргә мәҗбүр итә иде. Шул хәлдә меңенче метрга җиттеләр. Бу — проектта күрсәтелгән тирәнлекнең яртысы кадәр иде. Моңа кадәр скважиналарны тоташ авырлыклар, мәшәкатьләр белән борауларга күнеккән бригада членнары хәзер дә эшнең шома гына Сарасына ышанмыйлар, эчләреннән ут йотып, табигатьнең яңа бер капризын көтәләр иде. һәм килде ул көннәр. Сергей Саакян үз вахтасында соңгы сәгатен бораулый иде. Смена башыннан бирле каты токым белән интеккән Сергей, борауның йомшакка кергәнен тоеп, басымны арттыра төште — бераз гына булса да метрлар санын куарга кирәк. Җиде сәгатькә якын эшләп, бүген аның вахтасы бары тик дүрт метр гына төшә алды. Дүрт метр! Хурлык. Гомумән, бу ункөнлектә Сергейныкылар әллә ни алдыра алмадылар. Үч иткәндәй, нәкъ аның вахтасына каты токым туры килде, җир астындагы торбаларны сүтеп чыгарып, тешләре ашалган борауларны алыштыру белән гомер узды. Шуның аркасында аны Кадермәт вахтасы куып җитте, инде Тин-Тинычлар үкчәгә басып килә... — Кызурак, егетләр, кызурак селкенегез!—дип куалый башлады Саакян үз бораулаучыларын.— Сизәсезме, аяк йомшакка тиде! Сергей тормоз рычагын бер күтәреп, бер төшереп әкрен генә забойны капшый. Җиде ел эшләп ул шушы рычагларның калтыравы аша да йөзләрчә метр тирәнлектәге җир токымын сизәргә, аңа бәя бирергә өйрәнеп беткән. Борау каты чуерташ катламын үтеп, техник нарядта геологлар күрсәткән вак кварц катламына керде. «Юаш токым» дип атыйлар аны бораулаучылар. Тик кайчакта юаштан юан да чыгып куя... Әллә су белән бораулауны туктатып, балчык измәсенә күчәргәме? Балчык белән мәшәкатьләнеп тормыйча, Сергейның су белән генә үткәне булмадымыни андый катламнарны? Булды. Хәзер бөтен бер скважинаны су белән бораулаган бригадалар да юк түгел инде. Быел балчык модадан төште— бораулау тизлеге бермә-бер артты. — Әйдә, бер нәрсә дә булмас? — дип карар кылды Сергей һәм. борауның балавызга кергән кебек җиңел баруына куанып, ана тагын да ныграк басым ясады. Кайчакта синен атналар буе бораулаганыңны йомшак токымда әнә шул санаулы минутлар да каплый. Бораулауның гадәттән тыш тизлеге помбур Мотгәрәйне дә шиккә салды хәтта: «Юньлсгә түгелдер бу». Ул, буровой тавышын җиңәргә ♦ теләп, Сергейга кычкырды: 2 — Әкренрәк маташ! — Әйдә, эшеңне бел! ® Сергей Саакян биниһая көнче, артта сөйрәлүне һич тә күтәрә алмый з иде. Үзен узып китә башласалар, йокыдан, ашаудан кала. Беренчелекне < кайтару өчен ниләр генә эшләми! Вакытка экономия ясыйм дип, эшкә “ тотыныр алдыннан вахта җиһазларын карауга да. эш урынын хәзерләү- ♦ гә дә. буровойны чистартып куярга да әһәмият бирми Аланда булдыра = алмагач, алдашу юлына басты. Бригаданың тәҗрибә борауларын ур- = лап, шулар белән бораулаганда тоттылар. Бригада җыелышында Сер- £ гей гаебен танырга теләмәде: «Мин урлап сатмадым ич! Күршеләр у скважинасын да барып борауламадым, үзебезнекен борауладым!»— ~ диде. Бу җыелышта Сергейга каршы Валентин да каты чыкты. Төпсез й көймәгә утыртып киткән Саакян Тин-Тинычны. Сер түгел, хәзер дә вахта тапшырганда бораулаучылар вакытны әрәм итмәскә тырышалар, = буровойны кешенең намусына ышанып кабул итәләр. Вахтага килгәч, s ТимТиныч сорый Саакяннан: «Бар да тәртиптәме?» «Бар да урынын- * да» Сергей китеп аяк эзе суынырга да өлгермәде. Валентин тормозның 3 начар эшләвем сизеп алды. Караса, ленталар бандажларга кадәр ашалып беткәй, уралган. Метрларны ансат юл белән җыярга керешкән Сергей, фактлар белән китереп кыскач, ниһаять, гаебен таныды. Шушы җыелыштан сон Сергей иптәшләрен бервакытта ла уңайсыз хәлгә калдырмады, алдынгылыкны башкалар хисабына табарга тырышмады. Хәзер ул бораулаучылар алдында үтә дә игътибарлы: смена килүгә инструментларны хәзерләп, эш коралларын карап, буровойны әзерләп куя. Рәхим ит, кил дә бораулый башла! Үзгәрде дигәч тә. билгеле, Сергей үзе бораулаганны кешеләргә бирергә әзер тора торганнардан түгел. Ул ярышта һаман да көнче. Кайсы ла булса вахта берике метр артык борауласа. Саакян күлмәгенә сыймый. Кавказ кызулыгы белән баш киемен атып бәрә, ярдәмчеләрен тирги башлый. — Булдыксызлар, җебегәннәр! Кеше эшләгәнне эшли алмыйсыз! Борауның бүгенге көпшәк катламга килеп керүе һәм котырынып аска төшүе Сергейның дөньясын оныттырып җибәрде, ул соңгы сәгатьләрне ярсын бораулады һәм аста забойда яшеренеп, көтеп яткан хәвефне сизмәде. Кадермәт вахтасы килгәндә буровой тынган, Сергей башын тотып күперчектән төшеп килә иде. — Мастер кайтмалымы? — дип сорады ул арыган, карлыккан тавыш белән. — Ни булды? — Инструмент забойда калды. Аста, бер километр тирәнлектә кысылып калган инструментны азат итү теләге белән Кадермәт сәгатьләр буе азапланды Трубаларны чыгыр белән тарттырып карады, ротор белән әйләндермәкче булып маташты — җир астындагы колонна кымшанырга да уйламады. -- Әйе. Сергей туган, каты утырткансың .. Буровойдагы авария турында телефоннан ишеткәч, конторага йомыш белән киткән Зөбәеров та бик тиз әйләнеп кайтты — Эх. егетләр, харап иткәнсез бит скважинаны!. Кулына әле бер дә тотылмаган өр-яңа бияләен кия-кия Зөбәеров буровойга керде, платформага менеп, рычагларны үзенә алды. Роторны уңайга да, кирегә дә әйләндереп, трубаларны селкеткәләп караганнан соң, эшчеләрне буровойдан куып чыгарды да инструментны иолкытырга кереште. Кырык бер метрлы вышка ыңгырашып сыгылды, трубаларның башын эләктергән беләк юанлыгы корыч баулар өзелерлек булып тартылдылар, ләкин җир токымы корбанын җибәрмәде. — Мин синнән моны көтмәгән идем, Саакян! — Зөбәеров кулындагы рычагларны ташлады. — Авариянең сәбәбе ачык,— диде Кадермәт тыныч тавыш белән. Әйтерсең аның өчен буровойда бернинди искитәрлек хәл булмаган, әйтерсең бу бик гади нәрсә иде.— Көпшәк токым ишелеп төшкән һәм борауны кыскан. — Дөрес, токым ишелгән, борауны кыскан,— Зөбәеров^ Кадермәт янына килеп басты —Журналга да һич икеләнмичә шулай дип язып куярга була. Ләкин авариянең төп сәбәбе балчык измәсе кулланмауда! — Юк. измә генә коткара алмый скважина ишелүләрне! Практикада күрдек бит: Нелин бригадасы бөтен бер скважинаны су белән тәмамлады, ә Габдуллинныкылар измә кулланып та авариядә утырдылар. — Билгеле, су белән бораулау яңа нәрсә, бәхәсләшмим. Ул арзанлы, мәшәкатьсез, прогрессив алым. Урынлы кулланганда су ифрат яхшы нәтиҗәләр бирә, анысы мәгълүм. Ләкин су дип балчыкны онытырга ярамын. — Измә ул, Кадермәт туган, борауны әйләндерү өчен генә кулланылмый, бер үк вакытта скважина көпшәсен сылап, ныгытып баручы материал булып та хезмәт итә. — Син миңа, Зөбәеров, нотык укыма. Беләм мин измәнең нәрсә икәнен, гомер буе шуның белән баш катырган. Без монда гаеп эзләргә килмәдек. Син әйт: нәрсә эшлибез? Нинди чара табабыз моннан котылу өчен? Күп мәртәбәләр авариядә булган, җир асты ишелүләрен, инструмент кысылып калуларны, су йотылуларны күреп уздырган Зөбәеровның гадәтенә бер нәрсә сеңгән: ничек кенә булса да буровойны авыр хәлдән чыгару, скважинаны саклап калу. Ә бу скважина бөтенләй өметсез. Моны ташлап икенче урыннан бораулый башларгамы? Бу кадәр тирәнлеккә җиткәч, бер километр озынлыгындагы металл колонналарны җир астында күмеп калдырудан да кызганычрак, үкенечлерәк нәрсә бармы? Аңа күпме көч куелган, күпме тир түгелгән! Бәлки, электәге берәр алым ярап куяр дип, Зөбәеров үзе моңа кадәр эшләгән буровойларны, андагы аварияләрне күңеленнән үткәрде, ләкин бер авария икенчесенә, икенчесе өченчесенә охшамый. Бердәнбер юл: борауны турбинасы белән җир астында өзеп калдыру һәм шул урыннан читкә таба бораулый башлау иде. Озак кына баш ватып, киңәшеп утырганнан соң, Зөбәеровның фикере белән килештеләр. Труба аша забойга торпедо төшерергә һәм колоннаның аскы өлешен шартлатырга карар кылынды. 16 Язтургаида фельдшер-акушерка булып эшли башлаган көннәрдә авылда авырулар да. бәбәйләүчеләр дә юктыр кебек тоелган иде Рәй- сәгә. Район башкарма комитеты боерыгы буенча, алай да зур каршылыклар белән яулап алынган шушы медпунктта — колхозның чебиләр үстерә торган шактый иркен, ләкин бик тә иске бер бинасында көннәр буе авырулар көтеп утырган чаклары да булды Рәйсәнең. Дөрес, әлегә хуҗалык эшләре дә жнтәсе иде биредә. Авыл осталарыннан тәрәзәләрдәге ватык өлгеләрне куйдырып, ишекләрне рәтләт- кәч: «Калганын үзен кара инде»,—диделәр Бу аларның: «Башка ярдәм көтмә бездән, монысы да кирәгеннән артыграк булды»,— дигән ишарәләре иде. Кулына сулы чиләк белән мунчала тотып, бинаны түшәменнән баш- ♦ лап идәненә кадәр юып чыкты Рәисә. Аннан акбур белән стеналарын г агартты, буровойдан зәңгәр буяу алып кайтып, тәрәзә рамнарын буяп 3 куйды. Тәрәзә пәрдәләре юк иде, аларын әлегә марлядан гына тегеп 2 элде. - Инде эш бер өстәл, дарулар шкафы, авыруларны карау өчен кушет- £ ка, кирәк чакта алариы салу өчен койка һәм бер-ике урындык кына - табасы калган иде. * Алариы юнәтү дә ул кадәр авыр булып чыкмады. Күп теләнә торгач, _ авыл Советы председателе Хафизов ала үзенен архивлары өчен дип сак- = лана торган иске, авыр кием шкафын керттерде. Почтадагылар «духтыр* ь- апаларына бер аяш аксаган өстәлләрен бүләк иттеләр. Урындыкларны. 2 рәхмәт төшкере, мәктәп директоры Дәминов укучы балалардан үзе ки- л терттс. ♦■Врач апагыз күбрәк сезгә кирәк булачак»,—дип әйткән, имеш = Ә менә койка белән кушетка мәсьәләсенә килгәндә, алариы булдыру кыенгярак төште. Койканы кешедән табу мөмкин түгел, сатып алырга кибеттә юк иде. — Тукта әле, чатырда безнең карават икәү иде бит,—дип уйлады < Рәйсә. Ләкин бирегә килер алдыннан Фазыл белән булган ызгышны 2 искә төшереп, чатырга кайтырга куркып йөрде Уйлап карасаң, нинди көнгә калды бит Рәйсә Фазыл анын институт тәмамлаганын да көтмичә өйләнде. «Мәхәббәт өчен бернинди киртә юк Кавышырга, бергә яшәргә теләгән кешеләрне һичкем аера алмый»,— дип кенә жибәрде ул мәхәббәттән исереп йөргән көннәрдә Ләкин шулай килеп чыкты: Рәйсә белән Фазыл беренче көннәреннән үк рәтләп бергә тора алмадылар. Гомер буе ирен куып йөрергә насыйп булган икән Рәйсәгә. Фазыл институт бетереп, Бөгелмә шәһәренә эшкә билгеләнгәч, Рәйсә дә үзен эшкә җибәрүләрен сорады. Билгеле, «ирем янына» дип горурланып әйткәч һәм мактанып паспортындагы ЗАГС печатен дә күрсәткәч, каршы килмәделәр. Бөгелмә больницасында эшләргә язу тоттырдылар. Ләкин ул Бөгелмә дигәнендә нефть бөтенләй юк. шулай да нефть берләшмәсе— иң зур оешма— анда урнашкан иде. Фазылның эшли торган урыны ниндидер Тимәш авылында икән. Үзе эшләячәк больницага кереп тә тормастан, Фазылның итәгенә диярлек тагылып, Рәйсә Тимәш дигәненә китте. Әмма бу авылда кая больница-мазар булу, мунча кадәр медпункт та юк иле! Фазыл үзе дә фатирда торырга, кырга барып эшләргә тиеш иде. Имеш, монда нефть чыкса, Тимәш бик нык үсеп китәчәк, зур шәһәргә әвереләчәк, имеш, биредә әллә ничәшәр катлы больницалар да, поликлиникалар да булачак. Вәгъдәләр күп, тик барысы да киләчәкчә, булачакта, төзеләчәктә икән әле... Яшь ир белән хатын, утырып киңәшләшкәннән соң, мондый карарга килделәр: бераз түзәргә. Аерым торулар авыр булса да, түзәргә. Рәйсә Бөгелмәсенә кайтып, билгеләнгән больницасында эшләп торырга, ә Фазыл монда «кара алтын» эзләргә тиеш. Эзләргә һәм бик тиз табарга. Тнмәшнс тизрәк шәһәр ясарга, Рәйсә өчен тизрәк больница, поликлиника салдырырга. Чүкердәшеп бергә яшәү көнен шунсыз якынайтып булмый Бер-бер артлы көннәр, айлар үтте. «Кара алтын» да тапты Фазыл Тнмәштә. Зур-зур йортлар да, больница ла. поликлиника кебек биналар да салынды анда, тик Рәйсә белән Фазыл гына «чүкердәшеп бергә яши» алмадылар. Яшь мастер Зөбәеров яна бригада оештырып, яңа нефть чыганаклары эзләп, тагын да ераккарак китте. Анда-санда берәр кичкә кайтып килүләрен исәпләмәгәндә, күрергә дә, табарга да юк иде Фазылны. Ире белән яшәргә бернинди өмет калмагач, Рәисә Бөгелмәне ташларга да Фазыл янына китәргә дип карар кылган иде. Анда кайда торырга, ничек яшәргә, нәрсә эшләргә, бу турыда уйламады. Китәргә талпынган бер чакны Рәисәнең авырлы булуы тотып калды, икенчесендә яшь бала булу ирек бирмәде, өченче мәртәбәсендә... Өченче мәртәбәсендә бернинди сәбәпкә дә карап тормады Рәйсә: больницасы белән исәп-хисапны өзде дә, кызы Ләләсен алып, Язтургай- га — Баланлы Төбәктәге чатырга килде. Фазылга турысын әйтергә дә куркып йөрде Рәйсә. Отпуск алып кунакка килдем дип ялганлады. Чөнки аның ире җитәрлек сукбайлан- ган иде, аны әле күндерәсе, «кулга ияләштерәсе», хатын белән торырга, семья белән яшәргә өйрәтәсе бар иде. Беренче көннән үк бөтенләй килгәнне белсә, ни кыланган булыр иде икән Фазыл? Ни генә булмасын, Рәйсә үзенекен итте — озак еллар аерым яшәгәннән соң ире белән тору хокукына иреште. Хәзер инде менә, җайлы гына эше дә табылды... Рәисәнең лагерьга кайтуы нойка сорау өчен генә түгел иде, әлбәттә. Ниһаять. Фазыл суынгандыр, аның белән яхшы гына аңлашырга, чатырда эшсез яту туйдырганын һәм гомумән эшсез тору мөмкин түгеллеген төшендерергә кирәк иде. Фазыл буровойдан кайткан, сызгырына-сызгырына бәрәңге әрчеп утыра иде. Чатырга Рәисәсе килеп кергәч, шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде, урыныннан сикереп торып, хатынын кочаклап алды. Кичәге ачуының эзе дә калмаган. Шулай инде ул — ерактагы кояш жылы була. — Я, ничек Язтургайда, Рәйсә? Кызны кая калдырдың? Ләлә мине искә аламы? Медпунктың кайда? Еракмы? — дип, бер-бер артлы сораулар тезеп китте һәм аларга җавап биргәнне дә көтеп тормыйча, һаман сорауларын яудырды. Фазылның «акылга» килүенә ышанып бетә алмады Рәйсә. Аның бит әле йомышы да бар иде иренә. — Җаным, Фазыл,— дип төчеләнеп кенә башлады ул сүзен,—син әйт әле, без икебез бер караватка сыябызмы? Фазыл, күрәсең, моны Рәисәнең сагынып иркәләнүе дип аңлады булса кирәк: — Әлбәттә, сыябыз! — дип кочакларын җәйде. — Алайса, син бир миңа ул караватыңны. Медпункт өчен һич кенә дә койка таба алмыйм бит... — Менә кая таба аударасың икән! Ә син беләсеңме аның дәүләтнеке икәнен? — Белом. Ләкин бит медпункт та дәүләтнеке! — Икесе ике министерство: здравоохранение һәм нефть промышленносте! — Булса соң. Без һәр икесенә дә хезмәт итәбез. Авырсаң бит нефть министрына бармассың! Зөбәеров көлеп җибәрде. — Сиңа җавап табып буламы соң, качкын! Ал, ләкин бөтенләйгә түгел! — Тукта әле. тукта, үзең кайда йокларсың соң? — диде Фазыл.— Әллә бөтенләй кайтмаска дамы исәбең? — Сагынсаң үзең кайтырсың минем янга. Кунак ашы— кара каршы, мин күп йөрдем сине эзләп... Кушетка да булды. Пычкысы белән балтасыннан башка коралы бул- маса да, оста икән Мотгәрәй, буровойдагы такталарны җыештырып, менә дигән ятак ясап бирде. Шулай йөри торгач, бинаны җиһазлап бетерде Рәисә. Район аптекасыннан кирәкле даруларны һәм инструментларны сагып алды, хәтта пыялага «Язтургай медпункты» дигән язу да язып элде, тик аның бусагасын аыап керүче булмады. Медик өчен моннан да күңелсезрәк, моннан да авыррак нәрсә юктыр. — Язтургайда кешеләр бер дә чирләми микәнни? — дип гаҗәпләнде ♦ Рәисә. Хезмәт хакы алып, айлар буе шушылай кул кушырып утыра 5 башласаң ни эшләрсең’ Ышанмаслык хәл: бер вакыт хәтта шуңа барып җитте Рәйсә — ке- о шеләрнең авыруларын тели башлады. _ Тора-бара язтургайлыларның да әүлия түгеллеге, авылда авырулар- £ ныц да, бала табучы хатыннарның да шактый булуы беленде Тик х алар мондый «медпункт» дигән нәрсәгә йөрергә гадәтләнмәгәннәр, чир- леләр им-томчы карчыклардан өшкертеп «дәваланалар», бәбәйли тор- _ ганнары кендек әбиләрен чакырталар икән. Малай туса, үзенә күрә ~ сөннәткә утыртучы карт та бар. Z «Нинди дарулары бар, нинди «ысуллар» белән дәвалый икән?»— * дип, им томчы карчыкның өенә барды Рәйсә. Нәрсә күрде: сәке өстендә L дисбе тартып, кибеп-корышып беткән бөкре карчык утыра. Ким дигәндә = сиксән яшьләрендә булыр. Начар ишетә, начар күрә, ләкин сорашкач, J «табиплык» тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан булды. Янында ак ч мыеклы кара мәчесе йоклап ята — кешенең хәле бик мөшкел чакларда z суга шуның койрыгын бутап эчертә икән. «Шифасы тия дисеңме? Тимә- < гәп кая, зәхмәтне кул белән алып ташлагандай итә!» 3 Матчага, ишек-тәрәзә башларына, киштәгә төрле-төрле үләннәр, тамырлар киптерергә элгән. Аида бака яфрагын да, кычытканны да танырга була, аксыргак, абага белән андыз тамыры да бар. Авыруларга шуларның кансын төеп, кайсын кайнатып эчәргә биреп җибәрә нкән. «Инде һич булмаса, тәбәнәк әрем белән бөтнек үләне дә ярый».— ди карчык. Шешкә яба торганы да, җәрәхәткә канлый торганы да шушы ук үләннәр, тик аерма шунда, зәхмәтенә карап кайсын өшкереп, кайсына төкереп бирә нкән. Ә дәвалау догаларын беркем дә белә алмый, сырхау килгәч, хәерен сәдакасын биргәч, аллаһе тәгалә аны күктән иңдерә нкән. Кайтышлый бабачыга керде Рәйсә. Яше алтмышлар тирәсендәге куе кара сакаллы, кара мыеклы, чиртсәк каны тамардай абзый иде әле бу. Авылга «духтыр» килгәнен ишеткән. Ак халатлы Рәйсәне күргәч, хезмәттәшен каршылагандай, ике куллап килеп күреште, нтагәгле генә итеп утырырга урын күрсәтте, карчыгына чәй куярга боерчы. — Бик шат, бик мәгъкуль,— дип сөнләнгәләп, өстәлгә чәшкә чынаяклар тезде. — Безнең авылга кирәк иде ул медицина. Нишлисен, хәзер укы- мышлылар заманы.—Аннан кинәт кенә әйтеп кунды: — Инде, боерган булса, сөннәтне дә үзегезнең кулга аласыздыр? Аның бу сүзләрендә өстенлек итү дә, ачыктан-ачык каһкаһа да сизелә нде. — Сөннәтләү булмаячак, бабай. — Булмаячак? Нәрсә булачак соң? Әллә медицина бер бер яңа ысулын уйлап таптымы? — Сөннәтләү бетереләчәк! — Анысына ышанмыйм, духтыр, билләһнгазнм. ышанмыйм! Беренчедән, мөселман өммәтенә сөннәт фарыз. Моны аллаһе тәгалә үзе кушкан. Икенчедән килеп, халык нәрсә әйтер бит әле? Безнең илдә демократия! Хәер, анысын сез беләсез инде, шәхес иреге... Белдекле булып кыланган бу карт Рәисәдә ачу \ятты: — Алайса, менә шул: мин бүгенге көннән үк бу эшегезне туктатуны таләп итәм! — И-и духтыр, духтыр! —дип көлде бабачы, кара сакалын сыйпап.— Мин бик туктатыр идем дә бит, халык сорый. Ат белән, машина белән килеп алалар, җитмәсә! Әле нәчәлник була торып нәчәлникләр күрше авыллардан легковой җибәртәләр! Миңа нәрсә: бик гозерләнеп үтенгәч барам. — Моннан con бармассыз! — Ярый, тырышырбыз. Ул бит әле, духтыр, без дигәнчә генә түгел!- Бабачы Рәисәне озата чыкты. Капка төпләренә җиткәч, карт серле генә итеп Рәисәнең колагына иелде дә: «Бәлки, мәхәлләгә бүлешербез, ә? — диде.— Сез югары очны алсагыз, мин түбән очка да риза... Әллә чынлап әйтүе, әллә мыскыл итүе булды бабачының —Рәисә аңламады, алдына-артына карамыйча, урам буйлап китеп барды. — Тәмам узындырганнар икән боларны. Юк, болай булмый, халыкны җыярга, аңлатырга кирәк... «Бер чыккан көе кендек әбиләрен дә күрик инде»,— дип, Рәисә, аның өен кешеләрдән сораша-сораша, түбән очка төшеп китте. Карчыкларның акушерлык ысуллары Рәйсәгә билгеле иде инде. Бер уйлаганда, аларны гаепләп тә булмый. Авылда акушерка булмагач, нн эшләсен бала табучы хатын — ярдәм сорап тәҗрибәлерәкләргә мөрәҗәгать иткән. Шуннан «кендек әбисе» дигән вазифа барлыкка килгән. Медицина таләпләреннән ерак торган бу кендекчелек гасырлар буена шулай барган — бәбәйли алганы бәбәйләгән, бәбәйли алмаганының баласын «ходай» тартып алган, «насыйп итмәгән». Хәзер кендекчелеккә чик куярга, акушерлыкны үз кулына алырга кирәк иде Рәйсәгә. Кендек әбисенә керүнең төп максаты соңгы биш елда бала табучылар санын алу, баладан үлүче хатыннарны һәм туа алмаган сабыйларны белү иде. (Мондый саннарны Рәйсә авыл советыннан тапмады.) Лекция ясый-нитә калса, акушерка өчен бик мөһим иде алар. — Кайлардан белеп бетермәк кирәк андый нәрсәләрне! — диде кендек әбисе, хәтереннән зарланып.— Гомеремдә мин кабул иткән балаларның исәбе-хисабы юк инде аның! — һәм ирләр тавышы белән мактанып та китте, әйтерсең аларны үзе тапкан:— Беренче кабул иткән балаларым—хәзер үзләре бала атасы. Кайсы агронум, кайсы менә синең кебек духтыр, кайсы әфисәр, рәхмәт төшкерләре. Бер балам хәтта генерал Ялга — кунакка кайтсалар менә инде «әби» дип үлеп торалар Миңа бүләк артыннан бүләк, күчтәнәч артыннан күчтәнәч... Кендек әбисе булу бик күркәм, бик саваплы эш ул, балам... ’ — Үлүчеләр булдымы? — Андыйлар да булды, кызым. Ходайдан узып эш итә алмыйбыз. Бер елны бәбәйдән Чәүкә Миннисаның кызы вафат булган иде, менәте- рәк быел язда кибетче Сәлимә дөнья куйды. Былтырларда Кырлавык Зәйтүнәнең баласы дөньяга килә алмады, быел ураза аенда югары оч Зәйтүнәнең сабыен ходай тартып алды... Аллаһе тәгаләдән узып эш итә алмыйбыз шул... Икенче көнне, өченче көнне дә аяк өстендә булды Рәйсә. Йорт саен кереп, авыруларның, инвалидларның исемлеген төзеп йөрде, кайткач, аларны анализлап утырды. Фактлардан күренгәнчә, Язтургайда үлем- җитем шактый булган. Алар арасында өч хатын баладан үлгән, ике сабый дөньяга килә алмаган. Авыруларга килгәндә, Язтургайда хәл бик үк начар түгел кебек. Трахома, корчаңгы кебек йогышлы чирләр юк, туберкулез билгеләре берничә кешедә генә. Ә менә йөрәктән, баш авыртудан зарланучылар байтак. Сәбәбе Рәйсә өчен ачык түгел иде әле. Шунысы мәгълүм, үлүчеләрнең күп өлеше медицина ярдәме җитмәүдән, ә авыруларның интегүе врачка күренмәүдән иде. — Безгә бульнис ерак, анда без ахыр чиктә генә барабыз,— диләр авыл кешеләре. Ахыр чик дигәннәре шул — им-томчылар бозып чир азгач, кешенең якасыннан үлем тотып алгач кына врачларга мөрәҗәгать итүләре икән. Шундый бер чирлене күптән түгел генә медпунктка китерделәр. Язт\ргайда унбиш көн эшләп, медпунктка килгән беренче авыру иде. ♦ И куанды инде Рәйсә ана. «Төкле аягың белән!» — дип, чак әйтеп жи- т, бәрмәде. Бу кеше печән чапканда чалгы янап ялгыш бармагын кискән 3 булган. Кулъяулыгын ертып, туфрак сибеп ярасын бәйләгән, ләкин кул о һаман төзәлмәгән. Билгеле, инфекция биргән Печән вакыты үтеп, урак _ өсте килеп җиткән. Бу вакытта инде Язтургайда медпункты та ачылган £ иде, ләкин аны белә торып та кермәгән, шифа эзләп им-томчы карчыкка х киткән. Им-томчы печән чапкан җиреннән кара елан тотып китерергә ф кушкан. Китергән бу. Карчык еланның тиресен салдырып, өшкереп-төке- _ pen моның бармагына япкан. Җәрәхәт тагын да азыбрак киткән. Авы- Z руны медпунктта каты температура белән, битләре-куллары шешенгән I хәлдә китереп салдылар. Көн саен дүрт мәртәбә пенициллин уколы ка- * дап, инфекциягә каршы төрле дарулар биргәч кенә шеше кайта башла- Й ды. Монда килеп эшли башлагач, беренче рәхмәтне дә шушы кешедән = алды Рәйсә. ° Институтның хирургия факультетын тәмамлау да ярап куйды Рәйсә = өчен. Бер көн шулай эштән соң кызы Ләләнс алып кайтырга әзерләнә башлады (Ләләне көндез бер әби карый иде). Хатыны белән кызынын < яшәгән урынын күрергә дип. Фазылда буровойдан авылга төшкән, теген- 2 дә-монда сугылып, бүлмә буйлап фатирны карап йөри. Фатир дигәне бер бүлмәле мәктәп торагы — яшь укытучылар җәйге каникуллардан килгәнче генә дип урнаштырганнар иде Рәйсәне. Чыгып китәм дип торганда гына, шакымый нитми өйгә авыл Советы председателе Хафизов килеп керде. Керде дә бер сүз дә әйтә алмыйча, эчен тотып ишек төбенә ауды Зөбәеров кына түгел, хәтта Рәйсә үзе дә каушап калды Фазыл председательне исерек дип уйлады. Ә Рәйсә күз ташлау белән үк кешенең хәлен сизеп алды: кризис. Фазыл белән тиз генә чишендерделәр дә караватка илтеп салдылар. Авыруның касыгын тотып, уң якка бөгәрләнеп ятуыннан Рәйсә диагноз куеп алды: Хафизовта кискен формадагы аппендицит өянәге. Соңгы стадия. Кичекмәстән операция ясарга кирәк. Нишләргә? Машинасы белән Фазыл аны район больницасына да илтергә булган иде, Рәйсә каршы килде. Өлгерә алмас, соңгарыр . Операция ясаргамы? Юк, фельдшер-акушерка мона хокуклы түгел. Ә нигә булмасын, штат буенча Рәйсә фельдшер-акушерка исәпләнсә дә, чынлыкта бит ул дипломлы врач, җитмәсә, хирург! — Син, Фазыл, авыруны операциягә әзерлә, учакка як, су кайната тор,— дип боерды ул иренә,—ә мин медпункттан гиз генә даруларны, инструментларны алып кайтам. Зөбәеровта мең төрле сорау, гаҗәпләнү һәм каушау калдырып, өйдән чыгып йөгерде. — Операциягә әзерлә, имеш... Тапты ярдәмче... Авыр сулап, ыңгырашып яткан Хафизовка карап торды да. мич янына килеп, учакка ут алды Зөбәеров. «Мастер булып гомер итәрмен дигән идем, болай булгач табип булып китәрмен», дип, Такташны исенә төшерде Я ходаем, күрсәтмәсен врачлыкны! Апендикс алуда азмы-күпме тәҗрибәсе бар иде Рәйсәнең. Бөгелмәдә ул озак еллар хирург булып эшләгән баш врач кулы астында ассистент хезмәтләрен үтәп торды. «Аппендицитка операция ясау ул икене икегә тапкырлау белән бер»,— дип әйтә торган иде карт хирург. Җиңел операция буларак, сукыр эчәкне алуны күп вакытта Рәйсәнең үзенә тапшыра иле һәм үзе бу вакытта ассистент ролен үти иде. Үзенә күрә яшьләрне өйрәтүнең бер формасы Схкыр эчәктән бик күп авыруларны коткарды Рәйсә, әмма мондый шартларда бер ярдәмчесез эшкә тотынырга курка иде Кем белә, төзәлмәслек хата эшләве бар. Врач та, мина эзләүчеләр теле белән әйткәнлэ, бер генә ялгыша. Аннан инде операция ясарга хокуклы икәнеңне исбат итеп кара... „ Төзәлмәслек хата да була язып куйды бу көнне. Кайнатырга тиешле инструментлар каннатылып, кирәкле дарулар, туңдыру дарулары тәртибе белән өстәлгә тезеп куелгач, ашыгудан медпунктта операция җебе онытылып калганы беленде. Кабат йөгерергә сон иде инде — кешенең хәле гадәттән тыш авыр, ул көчкә-көчкә генә сулап ята иде. — Җеп кирәк, җеп...— дип. үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрде Рәйсә.— Тегәрҗеп булса да ярый. — Нинди тегәрҗеп? — дип гаҗәпләнеп сорады Фазыл. — Сүс жебе. Гади сүз җебе! Күрше карчыкка йөгереп кереп, бер саплам тегәрҗеп алып чыкты, шунда ук аны кайнатты, медицина кушканча стерилизацияләде. Зө- бәеровассистентына ашыгыч кына күрсәтмәләр биреп, операциягә кереште. Я аллам, инде уңышлы гына чыкса ярар иде.. Операция көтмәгәнчә яхшы чыкты. Бер атнадан Хафизов аякка басты Шунда, җөйдән җепләрне чүпләгәндә, Хафизов җеп кисәген алып карады да: «Кызык б>ла икән бу операция жебе».— дип куйды. Рәйсә көлеп җибәрде. «Җамал әбинең оек ямый торган җебе ул! Корсагыгыз нык булыр, тегәрҗеп белән тектем!» Фазыл төн йокысы бирмичә медсестра урынына чаптырып йөрткәне өчен хатыныннан зарланды зарлануын, әмма шул көннән соң Рәйсә «духтырның^ абруе бик тиз үсеп китте, даны авылга таралды. Хафизов: «Җен икән бу, фельдшер түгел» дип сөйләп йөргән. Ә усал теллеләр исә (кемнән ишеткәннәрдер): «Рәйсә духтыр Хафизовның корс.-.гына тегәрҗеп белән күн ямау салган», дигән мәзәк чыгардылар. Ничек кенә булмасын, болар Язтургайдагы беренче фельдшер-акушерка исеменә әйтелгән мактау сүзләре иде. 17 Мотгәрәй кырлардан әйләнеп кайтканда, бораулаучыларның бер төркеме йокыдан торып төшке аш хәзерли, икенчеләре, үләнгә ятып, чатыр күләгәсендә кәрт суга, өченчеләре җыелып гәп сатып утыралар иде. Бик рәнҗеп куйды Мотгәрәй бу тормышка. Менә бит разведка кешене ни эшләтә! Басуда, урманда яки фермада умырып эшләп йөрисе урында сырыктай егетләр гомерләрен ифрат та заяга уздыралар. Алар өчен ни печән өсте, ни сабан өсте, ни урак, ни мал юк. Кешене гарипли торган гамьсез, ярлы тормыш түгелме бу разведка? Нәрсә турында сөйләшеп утыралар дисең менә хәзер. Берәр дөньяви файдалырак нәрсәләр сөйлисе урында һаман да шул Фәрхетдиннең мәхәббәт тарихы. Тин-Тинычның Ташлыярда булып та Валяны таба алмавы һәм геологларның тагын каядыр чыгып китүләре. Сапарбайнын казакъ датасын мактавы, Саакян белән Миша Кубракнын гитара уйнап авыз күтәреп җырлап утырулары... Аннан эш турында сөйләшкән булалар инде: кем бүген күпме бораулаган, ничек бораулаган, нәрсә белән бораулаган. Я. кызыкмы шул? Мотгәрәй килгәндә Фәрхетдиннәр төркемендә бораулаучылар кызып кызып разведканың авырлыгыннан, мәшәкатеннән зарланып утыралар иде. Нәҗипне һаман да шул укып булмау, белем ала алмау борчый икән. Миша Кубрак: «Сменалы эш вата, төнлә торып эшкә китүләр 9ЖӘ.1 белән бер»,—ди, Еланский быел ла вахтада булып спорт ярышларына катнаша алмый калуына үкенеп утыра. Ни әйтсәң дә, барысы да шул күчмә тормыш аркасында,.. Тик ачу китереп Сапарбай каршы төшкән була. Имеш, анын өчен күчмә тормыш яналык түгел, ул инде дала гизеп йөрүләрне туганда ук күреп туган. Имеш, менә шушылай кырда кунып ятулар жылкы кө- * теп йөргән вакытларны искә төшерә. «Тик менә җылкысы гына юк я атланып чабарга»,— дип көрсенә. | Шуннан Тин-Тиныч элеп алып китә. — Мин разведканың нәрсәсен яратам? Разведкада йөрү мина, ни- f чектер. Тын океанда йөзеп йөрүләрне хәтерләтә. Диңгезчеләр белән < нефть эзләүчеләр язмышы охшаш кебек мина. Кораб белән шушылай океанга чыгып китә идек тә атналар, айлар буе кайтмый идек... Сирәк- * сирәк кенә чит җирләрдә ят портларга туктыйсың. Ярга төшәсең.. Тән- = дәге җиңеллекне сөйләп бетерешле түгел. Ну, рәхәт соң!.. Аяклар туф- - ракны, каты җирне сагынган. Кая барганыңны белми ашкынып алга >. атлыйсын, ә үзең һаман әле чайкаласың . һаман дулкыннар арасында барган төсле.. Әнә шул. гомерендә эз басмаган, күрмәгән-ишетмәгән S урыннар да, нигәдер, бик якын тоела... ш Фуражкасын колагына таба этеп куйды да Фәрхетдин сөйләп китте: — Кемгә ничектер, әмма да яратам шул ил гизеп йөрүләрне! Дөнья - тирәли сәяхәт! Нинди генә авылларда булмыйсың ла нинди генә кырларны күрмисең! Нинди генә йортларда кунмыйсың да нинди генә кыз- 5 ларны кочмыйсың! Шулай бер вакыт Азнакайда эшләгән чакта керәм бер фатирга. Зөбәеров кушуы буенча, билгеле. Хуҗалары ачыклар инде менә! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Ятсаң пружиналы карават, торуыңа өстәлдә коймак, бәлеш! һич инде сөйләргә дә түгел! Шулай да тора алмадым. — Нәрсә, кандала таладымы? — Кандала сиңа! Әх, егетләр, күрсәгез кызларын фатир хуҗасының? Инде дә сылу, инде дә гүзәл булса бу гыр икән кызлары! Кашыкка салып суырып йотарсың менә! Кичтән хәерле йокы тели дә бу миңа, бүлмәгә кереп китә. Мин төне буе теге кызның сылу гәүдәсен күз алдына китереп йоклый алмын ятам. Арада тактадан бүлгән бүлмә генә. Сулышларына кадәр ишетелеп тора кызның. Билгеле, мине уйлап, ул йоклый алмын инде. Кереп кенә чумарга да бит янына, юк. әти-әнисе минем якта Шулай бер атналар керфек тә какмый азаплангач, көннәрдән бер көнне чемоданымны алдым да «Хушыгыз, мин әйтәм. мин киттем». Кыз кулга ябыша. Нәрсәбезне килештермәдер нигә китәсең дә фәлән дә төгән. Сине ошатмадым, мин әйтәм. төнлә яман саташасын.. «Нәрсә дип әйтеп саташам?»—ди бу. «Минем исемне әйтеп саташасың»,— дим. Чыгып киттем. — Ай-Һай, андый кызларны ташлап чыгып кит > алыр идең микән?— дип көләләр бораулаучылар. Фәрхетдин үзен патриот итеп күрсәтмәкче була: — Сезнеңчә. Фәрхетдин шул чибәр аркасында аягүрә йоклап авария ясарга тиешмени? Җитмәсә, йөрәк чире алып куюың да бар кызлар уйлап... Әңгәмәләре бетүгә, Фәрхетдин Мотгәрәйгә борылып каралы: — Менә, егетләр, дөресен әйтим, көнләшәм мин Мотгәрәйдән. Б- р хәсрәтсез кеше: аның өчен бригадаң да юк, буровоең ла юк. аварияң дә нипочем! Хәтта хатын-кыз да дөньяда яшәми аның өчен! Эх, узды гомерләр, бу кадәр гамьсез булып булмады. Фәрхетдиннең сүзе Мотгәрәйне көләргә мәҗбүр итте: ул уйлаганның нәкъ киресен уйлый бит бу ахмак. Кем гамьсездер бнт әле. в «к У • м в. 31 — Ну, шулай да әйт әле, Мотгәрәй, бездән аерылып китеп нинди кызык таптый.? — Иркенләп кырларда йөрдем, кошлар сайравын тыңладым, бакалар бакылдаганын ишеттем, жәйләүне күрдем,— дип тезеп китте Мотгәрәй. — Җәйләүгә бардың? Сыер савучыларны күрдең? Кызлар күрдекме? — Күрдем. — Күрдең? — Фәрхетдин кулындагы картасын үлән өстенә ташлап, сикереп торды һәм шундук, артистланып, кулларын күкрәгенә куеп, Мотгәрәй алдына тезләнде; — Җаным Мотгәрәй, канда ул жәйләү дигәннәре? Еракмы? Зинһар алып бар .. Ялындырма, күптән кызлар кулы тотканым юк, билләһиваллаһи. Урманда ята-ята шүрәлегә әйләнеп беттем бит инде!.. Башкалар Фәрхетдиннең кыланышларына авыз ерып торсалар да, Мотгәрәй аны килештерми иде. Юкка-барга авыз еручыларның үзләрен дә өнәми иде әле ул. Монын белән бит алар Фәрхетдинне бозалар гына. Ә тегесе тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә. Шушы маймыллыгы белән кызларга да ярый, күрәсең. Әнә, Карабашта ничә яшь кызның башын әйләндерде. Ык буе авылларында ничәмә-ничә яшь кызны тилмертеп йөртте, хәзер инде Язтургай чибәрләренә үрелмәкче була... Юк, күрсәтергә ярамый аңа жәйләүне... Төркемнән үгетли башладылар: — Алып бар инде! Аягың корымас бит. Сөт-катык ашап кайтыр идек, ичмасам! Буровойдан мастер кайтмаган булса, Мотгәрәй берничек тә җайга килмәгән булыр иде. — Нәрсә сатулашасыз, егетләр? — дип кычкырды ерактан ук Зө- бәеров. болар янына атлый-атлый. Юктан-бардан бәхәс кузгалып, эшчеләре ызгыша башласа, мастер аларны шулай аергалый иде. — Менә бит, мачтыр,— дип сөйләп китте Фәрхетдин,— безнең арада аерым хуҗалык юк димә: Мотгәрәй җәйләүдә кызлар янында булып кайткан да нитукмышты бүлешү, адресларын да әйтми! — Яхшы итмисең болай булгач, Мотгәрәй,— дигән булды Зөбәе- ров.— Безнең коллективка хас нәрсә түгел бу! — Шул ук вакытта бу сүзе белән ул Мотгәрәйне югалып йөргәне өчен шелтәли дә иде.— Барыгыз. күрегез, танышыгыз!.. Әнә, Рәйсә духтыр да егетләргә кызлар белән йөрү ярын ди бит. Алардэ. имеш, кызлар белән танышкач, тормышка аек караш, эшкә дәрт Tja, кеше, имеш, җыйнаклана, үзен ыспай йөртә башлый... Сынап карыйк Рәйсә рецептын. Тора-бара бораулаучыларыңны җыеп алырга калмасын. Егетләр Мотгәрәйгә ияреп урманга кереп киттеләр. Мотгәрәйиең әйтүенә караганда, җәйләүгә ерак түгел, шушы буровой утырган урман артында гына, ләкин текә үре булган урман аша сукмак юк. Сагындык елгасына атлы юлдан төшеп болын буйлап киләсе икән. Каян эзләп тапкан диген син ул жәйләү дигән хәзинәне! Исләре китеп барды бораулаучылар. Разведчиклар арасында табигатьне Мотгәрәйдән дә ныграк яратучы, аның рәхәтен, кадерен белүче кеше юктыр. Эштән сон аның урманга бармыйча, су керергә төшмичә яки басуларны әйләнеп кайтмыйча калган көнен дә тапмассың. Аны югалып йөргәне, буровойга күңел бирмәве, эшкә соңга калганы өчен тиргәп бетерсәләр дә, табигатьне яратуына сокланалар иде. Ул теләсә нинди үләнне исеннән әйтен бирә, теләсә нинди жәнлекне йөрешеннән таный, теләсә нинди кошны сайравыннан белә. Аның бу гыйлеменә бигрәк тә Тин-Тиныч, Миргазиян, Еланский, Миша Кубрак кебек юкәне өрәңгедән аера белмәгән шәһәр малайлары гажәпләнә. «Табигать энциклопедиясе» дип йөртәләр Мотгәрәйне. Урманда инде кошлар сайравы куптән тынган, тик анда-санда гына чыпчыклар чыркылдаша ла, курыккан мәче башлы ябалакчың пырхылдап очканы гына ишетелеп ку*:. Агачлар дажәйгеяшел киемнәрен сары төскә алыштыра башлаган. ♦ Көз житәсеи белдереп үрмәкүчләр ботактан ботакка жеп сузган, пәрә- - вез корган. Кайдадыр эчтә, куаклар арасында, яфракларны кыштырда- з тып, урман хуҗасы—поши йөри бугай... о Узып бара икән җәй. Ничек соң әле шушында урман буенда, алан- _ да, табигать куенында яшәп күрми, сизми калдылар җәйнең узганын? £ Эш артыннан куып, кеше дигәнең дөньясын оныта, күрәсең . х Егетләр күтәрелеп әле агач башларына, әле куакларга карап ала ф лар, әле биек агачлар арасыннан күренгән аксыл болытлы зәп-зәнгәр _ күккә башларын ташлыйлар. z — Их, Мотгәрән, нигә син безне шушылай элегрәк ияртеп йөрмәдең3 Z — Ияртеп йөрергә әллә сез бала-чагамы? * һәркем үзенчә кыланып бара урман эчендә. Нәжнп, шашкан шнкел- х ле, абагалар арасында йөгереп йөри. Сергей туктап-туктап агач ботак- = ларына асылына да аякларын күтәреп атынып тора Нәжип уч төбенә J салып яфрак шартлата. Урман күрмәгән Сапарбай. адашудан куркып. ч бер адым да калмыйча Мотгәрәйгә ияреп йөри. Тин-Тиныч бер карт юкә “ төбенә килеп, агачка шигырь укырга тотына; 3 Саумы, дустым, саумы, имән? Сина килеп мин баш иям! Шунын өчен сипа киләм. Саумы, имән, саумы, имән? Хәтерләтеп батырларны Син торасын минем алда. Исен китми мактауларга. Гажәпләнми шөһрәт-данга? Фәрхетдин Валентинның аркасыннан какты — Яхшы сайрыйсың, Тин-Тиныч, тик белеп сайрамыйсын! — Ә нәрсә? — Имән түгел ич ул. юкә! — Юкә? — Валентин күтәрелеп агач башына карап алды — Юкә . Ну, юкә булса?!. Егетләр Валентинны үртәп көлешеп алдылар — Мин шикләнә калдым әле, Тин-Тиныч,—диде Фәрхетдин — Син, мөгаен, Ташлыярга баргач, Валяны да танымый кайткансыңдыр. Җәйләүдә кызларның төшке савымны тәмамлаган чаклары гына иде. Күктән иңгәндәй кинәт бер төркем егстнен килеп чыгуын күргәч, аптырап калдылар, көмеш кебек ялтырап торган савытларга сөт бушаткан җирләреннән туктап тордылар. — Әбәү, болар каян шушы кадәр3 .. — Менә кайда икән ул кызларның асыллары! — дип кычкырып җибәрде Фәрхетдин. Аның белән рәттән басып торган Саакян күзләрен уйнатып алды. — Ай, яхшы кызлар, ай, чибәр кызлар! Кызлар, төрле яктач егетләр чолгап алгач, бөтенләй югалып калдылар. Аларны уңайсыз хәлдән чыгарырга теләп, Валентин сүз башлады: — Гаҗәпләнмәгез, кызлар, су эчәргә генә килдек! — Сез кемнәр соң? — Әллә су кемнең кемлегенә каран бирелә? Бер чаясы алга чыгып басты да егетләргә чишмәне күрсәтте: — Рәхим итегез, су чишмә тулы!—Күренеп тора: аның егетләр белән бик сөйләшәсе килә иде. Ялыныч төшкәнне сизеп, кызларга жан керде: — Әйе. әйе, кемнәр сез? — Кайдан икәннәрен әйтмәсәләр, бирмибез! Фәрхетдин, җиннәрен сызгача-сызгана, сабан туе батырыдай уртага чыкты: — Без каянмы? СССРның кайсы почмагыннан телисез — шуннан! — Аңлашылды! — дип, балаларча кулын чәбәкләп кычкырып җибәрде чаясы.— Нефтьчеләр! Беләбез! Ишеткән идек! Кызлар бер-берсенең колагына иелеп нәрсәләрдер пышылдаша, көлешә башладылар. Берсе, колагына кечкенә алка таккан зифа буйлысы, зур гына сөт чүмече алды: — Бәлки, әйрән эчәрсез? — Әйрән! —дип кулын уып куйды Фәрхетдин.— Әйрән булса эчәрбез. туташ! — Сөт эчәргә теләмисезме? — Каймак кирәкмиме? — дип берсеннән-берсе уздырып китте сыер савучылар. Күрәсең, разведчикларга үзләренчә хөрмәт күрсәтүләре булды. Ул арада терлекчеләр йортында табын да әзерләнде, өстәлгә табак белән катыгы да, чиләге белән әйрәне дә, агач коштабакларга мөлдерәмә итеп тутырып куйган сап-сары сөт өсте дә килгән иде. — Рәхим итегез! Дөресен әйткәндә, кызлар күргәч, егетләрнең аппетитлары да качкан иде, танышуга сәбәп булыр дип кенә утырдылар. — Ә үзегез нигә утырмыйсыз? — Без һәр көн сөт-катык эчендә... — Юк инде, җәмәгать, булмый!—дип сикереп торды Фәрхетдин.— Кызлар карап торса, минем авызым ояла! Шундый чибәр авызны оялтасыгыз киләме? Кызлар да табынга утырган булдылар. Ләкин яшьләр ашаудан бигрәк уенкөлке белән мавыктылар. Сапарбай белән Сергей күзләрен кызлардан алмадылар. Тин-Тиныч та астан гына кызларны күзләде: Валяга охшаганы юкмы ди торгандыр, ә Фәрхетдин бер туктамый шаян сүз, мәзәк ташлады: — Менә кызлар, шулай. Кунак ашы — кара-каршы. Икенче атнага үзегез безгә килегез. Разведчиклар ярлы тора дип уйласагыз, ялгышкай булырсыз. Безнең дә үзебезгә күрә байлыгыбыз бар... — Нәрсәгез бар? — дип кызыксынды кызлар. — Нәрсәбезме?—Ул янындагы Тин-Тинычка, аннан икенче ягындагы Сергейга карап алды. — Нефтебез бар! — Әйе, әйе, нефтебез бар. Нефть инде ул, җанкисәккәйләрем, барысы да дигән сүз. Безнең өйләр дә нефтьтән ясалган, җиһазларыбыз да, табаксавытларыбыз да, хәтта азыгыбыз да!.. Кызлар чырык-чырык көлеште. — Ышанмыйсызмы? Палаткаларны нәрсәдән ясаган дип беләсез? Брезенттан. Ә брезент —ул нефть! Ә пластмасс савыт-сабалар? Нефтьтән! Өстәлдәге клеенка нәрсәдән? Ә азык? — Фәрхетдин кашык белән сөт чөмереп алды да уйланып торды.— Азык та безнең нефтьтән! Маргаринны нәрсәдән ясыйлар дип беләсез? Нефтьтән, әлбәттә! — Монысын арттырып җибәрдең инде! — диде Сергей. Фәрхетдин чынлап торып бәхәскә кереп китте: — Нигә, алайса, «майгарин» түгел, «маргарин»? Әйтә алмыйсын шул! Парафин, стеарин, маргарин — алар, беләсең килсә, исемнәре үк бертуганнар! — Син, бәлки, үзең дә нефтьтән ясалгансыңдыр? Саакян барысын да гөж китереп көлдерде. — Анысы инде синдер! Атаң нефтьче булган бит синең! Тагын күтәрелеп көлештеләр. Валентин аларның арасына керде. — Туктагыз әле, егетләр, монда нефть турында лекция укырга кил- _ мәдек. Без бит әле бу чибәр кызларның исемнәрен дә белмибез. Танышып алыйк, булмаса! х — Үзегездән башлагыз! — диештеләр кызлар. ♦ Фәрхетдин дилбегәне шундук үз кулына алды. х — Бездәнме? Рәхим итегез! — Кулы белән Валентинга күрсәтте:— “ безнең хөрмәтле Тин-Тиныч. Валентин Валентинович була, ягъни мәсә-> лән. Атаклы бораулаучы, атаклы вахта «итәкчесе. Заманында атаклы £ моряк. Яше шактый узып барса да, өйләнмәгән. Дәрте бар, дәрманы юк, = дигәндәй... а> Валентин ачуланып Фәрхетдингә төртте: ч — Арттырма син! — Монысы — әрмән малае Сергей Саакян. Потомственный нефтьче. < Шулай ук ялгыз. Безнеңчә дә яхшы сукалый — түбәсе карабодай з саламы белән япкан, димәк... Фәрхетдиннең шаян күзләре Сапарбайга юнәлде. — Бу кечкенәсе казакъ баласы Сапарбай булыр. Үз илендә калымга акчасы «итмәгәч, Татарстаннан бушлай кыз табып булмасмы дип килгән. Моны колагыгызга киртләп куегыз, кызлар! — Уй, нәләт! — дип сикереп торды Сапарбай. — Сиңа сүз бирелмәде! — Фәрхетдин Сапарбайның «нлкәсеннән басып утыртты. һаман сөт-кагыктан кашыгы бушамаган Мотгәрәйгә дә чират «итте. — Авызына катык буялганга игътибар итмәгез,—дип төрттерде Фәрхетдин.— Бу түбәтәйлесе безнең Мотгәрәй булыр. Мут Гәрәй дисәң дә була, чөнки ул һәр көнне кайдадыр мутланып, югалып йөри. Ярлы крестьян баласы. Өйләнә алмаган. Мотгәрәй кешеләргә ияреп көлгән булды, кызарып утырды. «Ну, телеңә тилчә чыккыры! Ачуны алыйм әле мин синнән!» — Ә бу бәндә Фәрхетдин, түбәтәе бәрхетднн! Кияүдән кайткан тол хатыннар бар да аның бәхетгин! Теленә алданып тозагына каба күрмәгез, кызлар, сак булыгыз! Терлекчеләр өендә кызлар белән егетләр ду килеп көлеште Егетләрнең исеме, холкы әйтелеп беткәч, Фәрхетдин кызлар янына килде. — Ягез, Чибәркәйләр, хәзер инде сез безне таныштырыгыз! Кызлар чырык-чырык килделәр, төртештеләр, ләкин берсенең дә исемен әйтәсе килмәде. — Таныштырырга безнең тел бистәбез юк шул! — диде зифа буйлысы. — Менә, мәсәлән, синен исемең ничек? Кыз алсу янып торган йөзен каплап, иптәшләре арасына кереп яшеренде. — Нәсимә ул, Нәсимә,— диде чаясы. — Нәсимә? Исеме җисеменә туры килә! — Ә үзеңиеке? Зәмзәмбану, Кислотабану? Анысы өчен тагын башкалар җавап бирде: — Саимә була! — Саймә? Тоже ярыйсы исем... — Ә синеке? — Бәрикә. — Фу. кызын тапканнар, исемен таба белмәгәннәр. Бәрәкалла! — Ә синеке?.. Берсенен исемен икенчесе әйтә торгач, үзләре белән дә таныштырып бетерделәр кызлар. Баштарак уйлаганча, сыер савучылар алан ук кыргый булып чыкмады. Сүз разведчикларның эшләре, тормышлары, нәрсә белән шөгыльләнүләренә күчте. Мондый чакта егетләргә сорау гына бир, алар сина берне биш итеп, бишне ун итеп сөйләр, тузга язмаганны әйтеп бирер. Әнә Фәрхетдин үзен чолгап алган кызларга ничек итеп җир бораулаганын сөйли: — Җир бораулау ул, кызлар, пүчтәкнең дә пүчтәге. Кулыңа борау аласың, җир куенына туры юл саласың. Бик тирәнгә киткәч, ничек дисеңме? Анда торба төшерергә кирәк. Менә мине шушы Тин-Тиныч — ул безнең нәчәл кеше —билдән бау белән бәйли дә. борау тоттырып, торба эченә төшереп җибәрә. Кысан бераз, әлбәттә. Торба тар. Ә мин аста борам. Уйлап карагыз, мен метр тирәнлектә! һава җитми. Тирлисен, билгеле, күлмәк сыгып алырдай була. Шулай сигез сәгать буена бораулыйсың. Ә Тин-Тинычка нәрсә: аксөяк кеше, аңа рәхәт—өстән кычкырып кына тора: «Күпме борауладың, ничек анда, нефть исе килмиме? Үл син анда, забойда, шартла, ә сменаң бетмичә тартып алмас... Кызлар, ышанырга да. ышанмаска да белмичә, бер-берсеиә караша. Егетләр көлмичә авызларын чак тыеп тора. Валентин, китәргә вакыт җиткәнен белдереп, Фәрхетдиннең борын төбенә сәгатен суза. — Син күбрәк борайлап ташладың, ахры! Җәмәгать, дөньябызны онытмыйк! — Менә бит. кызлар, күреп торасыз, хуҗа безнең нинди кырыс! Шулай буйсынып, баш иеп торабыз инде аңа. Бай абзый ят дисә — ятабыз, тор дисә — торабыз. Ашарга кушса — ашыйбыз, кушмаса — көтәбез. Безнең язмыш аның кулында...— Фәрхетдин мескен кыяфәткә керде. Валентин кызлар янына килде дә бик итагатьле итеп баш иде: — Гафу итегез, кызлар, безне эш көтә. Матур гына сөйләшеп, шаярышып, көлешеп торганда. ТинТиныч- иың сүзе аяктан еккандай тәэсир итте үзләренә. Кызлар күңелсезләнеп калды. — Татар ашар да качар дигәндәй, нигә ашыгасыз? — диде чая кыз Саймә.— Әллә җәйләүне ошатмадыгызмы? — Бик тә рәхмәт сезгә. Тагын килербез. — Гармун алып килегез. — Җырлый беләсезме? Җырлый да беләбез, бии дә беләбез! — диеште сыер савучы кызлар.— Музыкагыз гына булсын! — Киләбезме, егетләр! — Киләбез! Аз гына вакыт эчендә бу шаян егетләргә ияләшеп алган кызлар да, Язтургайның оялчан кызларын үз итәргә өлгергән егетләр дә теләмичә генә, үкенешеп кенә аерылыштылар. 18 Камил буровойда бик кызыклы хәлләрнең шаһите булды бу арада. Турбобуры-ние белән забойда борау кысылып калмаса, бораулау эше тыныч, ансат, мәшәкатьсез дип йөрисе булган икән. Чөнки Камилнең күз алдында гына да икс йөз метрдан артык жир төшелде — һич- ♦ нинди авырлык сизелмәде. Эш күңелсезләнә башлаган кебек бул- s ган иде. | Авырлык килгән чакта кеше үзгәрүчән була икән. Mona кадәр тупас 2 кына кыланган помбур Еланский да ягымлыланып, яхшырып киткән 3 төсле булды. Камилгә «брат» дип кенә дәшә хәзер Верховой Мирга- j зиян, киресенчә, бераз җитдиләнде — «кош оясында» җырлап кына х утырмый ♦ һәр хәрәкәте үлчәүле булган Кадермәт абыйсы гына һаман бер - көенчә калды. Ул эш вакытында шаярггнны яратмый. Син ана гына = дикъкать итәргә, аның нәрсә таләп иткәнен аңларга тиеш. £ Забойда торпедо төшереп шартлатканны бик тә күрәсе килгән иде Камилнең — вахтасы туры килмәде. Әкәмәт кызык булган диләр. Хәтта - контордан директор да, баш инженер да, геолог та килеп карап тор- а ганнар. Камилнең бәхетенә жир астында калган торбаларны гына чыгару = насыйп булды. Күрәсен, бу торпедо дигәннәрендә жен көчләре бар: * бүрәнә юанлыгы торбаны өзгән дә ыргыткан. Өзмәгән дә—муенын 3 борып ыргыткан. Торбаны алыштырып, яна турбобур, яңа борау куеп бораулый башлаганчы, тагын смена үтеп китте — яңа инструментның жир астына ничек төшкәнен тагын Камил күрә алмады. Бу килүендә «борау забойда» диде Кадермәт абыйсы. Димәк, ишелгән зонаны Саакян вахтасы белән Тин-Тиныч вахтасы бораулаганнар, болар вахтасына тагын бернинди кызык та калдырмаганнар булып чыга. Тәмам кәефе китеп, моны ул Кадермәт абыйсына әйтте. Бик житди эшкә керешкән Кадермәт елмаеп куйды — Иң кызыгы да хәзер шушында. Бсзнсн бурыч забойда өзелеп калган турбобур белән борауны әйләнеп үтү һәм туры юлга чыгу Яшь бораулаучы эш арасында гел Кадермәт абыйсын күзәтте, ләкин аның йөзендә шатлык та күренми, борчылу да сизелми иде Вахта җитәкчесенең кулы, әүвәлгечә үк. тормоз рычагында, күзләре приборда. Дөбер-шатыр килеп ярты сәгатьләр эшләгәч, Камил түзмәде. — Туры юлга төштекме әле? — диде. — Иске борау юл бирми бит, нәләт! — Ә сез каян беләсез аны, Кадермәт абый? — Беләм, әнә, ишетәсеңме, күчәрләре орынды. — Без андый чакта күчәр ордырган кешенең агына камчы бел ә и тамыза торган идек! — Әйе, бу да минем атка тамызып маташа шул... Еланский Камилгә карап тора да баш селки: — Бик төпченүчәң булып чыктың әле, егет. Нәкъ менә Нигәалай малай төсле! Тагын тавышсыя-тынсыз гына эшләп киттеләр. Бераздан янә Камил* йен соравы; — Ничек анда аста, Кадермәт абый, аерылышып кнтә алдылармы? — Алуын алдылар .. Димәк, юл бирешкәннәр булып чыга Тагын нәрсә җитмәде икән? Нәрсә бүлешәселәре бар икән бу борауларның — монысын әлегә Кадер- мәт абыйсы әйтми. Сер... Бәлки, чыннан да сугыша торганнардыр? Камил кызык кына итеп забойда ике борауның сугышын күз алдына китерде. Бу янасы: «Булдыксыз, менә карап тор ничек бораулаганны».— дип үртәп узып барадыр, ә ватылып калганы: «Нигә минем янга төштең?» — дип, көндәшенә корыч тешләре белән ябышадыр... Буровойга Зөбәеров килде. Платформа янына туктап озак кына буровой тавышын тыңлап торды, бораулаучыларның эшләрен күзәтте, аннан Кадермәт янына басты. Саңгырау кешеләр кебек бер-берсенең колагына иелеп кычкырып сөйләшә башладылар: — Исән-сау үттегезме? — Үтүен үттек.. Минемчә, борау ялгыш юл белән китте. — Мин аны уйлаган идем... Нәрсә эшлибез, ничек турылыйбыз скважинаны? — Бераз төшмичә барыбер борып булмас, мастер. Камил анлады хәзер Кадермәт абыйсының бая сүзне өзеп әйтмәвен. Менә нинди хикмәт икән аста. Борау адашып кереп киткән икән... Ә каян барысын да белә ул Кадермәт абый? Эх, аның кебек жир астындагы нәрсәләрне күреп тора торган могҗизалы кеше буласы иде1 Хәзер инде Камилнең бар уе-хәсрәте адашып, ялгыш юлга кереп киткән борауда иде. Нефтькә дип әллә кая китеп баруы мөмкин бит аның. Дилбегәсение юк, юнәлешен ничек үзгәртәләр икән ул борауның? Барыбер белә алмый кайтып китәргә туры килде бу юлы. Кызганыч, смена тәмамланды. Икенче килүендә тагын бик күп нәрсәләрне күрми калган булып чыкты. Зур машиналарда кароаттажчылар килгән — скважинага резин көпшә төшереп, борауның кайсы якка, ничә градус авышлык белән киткәнен үлчәгәннәр. Кадермәт абый әйтә: борау гел кире якка. Язтур- гайга таба китеп барган, ди. Хәзер аны йөз сиксән градус белән борырга туры килә, ди. .Моның остасы Кадермәт түгел, ә мастер Зөбәеров икән. Ул турбобур белән борауны скважинадан чыгаргач, аларны кәкре трубага кигерде һәм скважинага төшерде: — Хәзер туры юлга төшкәнче бораула да бораула! Кадермәт яңадан идарә пультснә килеп, рычагларга ябышты. Алар- нын берсен күтәрә, икенчесен төшерә, аягы белән алмаш-тилмәш педальләргә баса. Аны комбайнда барган итеп тә, руль артында автомашинада итеп тә. яхшы ат тоткан кучер итеп тә күрә Камил. Менә хәзер урыныннан куптарып, буровойны сөйрәтеп китәр төсле Кадермәт абый. Ничек икән аста, борау Язтургай ягыннан Баланлыга борыла башладымы икән? Әллә «кайтмыйм» дип киреләнеп маташа микән? Эшли торгач, биш-алты сәгатьләр вакыт узды. Камил генә түгел, киң жилкәле Еланский да, Кадермәт абый да арыды. Әнә ул туктап бияләй сырты белән маңгаеннан тирләрен сыпырып ала. Вахта җитәкчесен Камилнең әле алай күргәне юк иде. Ул агарынган, куллары белән рычагларга чак тотынып тора. — Мә әле рычагын, Геннадий, әллә нәрсә кәеф юк... Идарә пультеиә Геннадий баскач, Кадермәт бер читкә китеп утырды. — Нәрсәгәдер йөрәк сикерә... — Бүген эш тә ай-яй күп булды бит,—диде Геннадий.— Кеше түгел, ат чыдамас! Тәмәке тартып алгач, тагын үз урынына килде Кадермәт. Ләкин ярты сәгатьтән тагын йомшап төште, рычагларны җибәреп, кулы белән маңгаен тотты. — Күнел болгана . Авырыйм, ахрысы... Бар әле. Камил, мастер... Сүзен әйтеп бетерә алмыйча, чайкалып китеп, шәмнәргә барып сөялде, аннан гөрселдәп буровой идәненә ауды. Өстән грховой Миргазиян йөгереп төште — Нәрсә карап торасыз, әйдә, алып чыгабыз! Өчәүләп һушын җуйган Кадермәтне тышка, саф һавага күтәреп алып чыктылар. — Бар, син мастерны алып кил! Берничә минуттан буровойга Зөбәеров, аның артыннан өере белән егетләр чабып килде. — Кадермәткә ни булды’ Кадермәтнен йөзе көл кебек ак, иреннәре күгәреп каткан, күзе йомык. Ул, авызын зур ачкан хәлдә, күкрәге белән авыр сулап ята. Зөбәеров гагонга кереп телефоннан Язтургайга — авыл Советына шалтыратты: — Зөбәеровага кереп әйтегез, әйе, фельдшерга. Буровойда кеше үлем хәлендә. Сәбәбе билгесез һушы юк. Әзс-рләнеп торсын, килеп алабыз! Буровойны да озак туктатып торырга ярамый иде. Забойда инструмент ябышып калуы мөмкин. Вахтага Сергейны куеп, егетләргә Кадермәтне карап торырга кушып, Зөбәеров машина белән Язтургайга чапты Рәйсә белән Зөбәеров килгәндә инде Сергей Саакян да нәкъ Кадер мәт хәлендә ята иде.. Аны, башы әйләнә башлагач, Еланский белән Камил култыклап алып чыкканнар — Сергей чыккач егылган. Ул бераз аңында, иреннәрен чәйни-чәйни, торырга азаплана иде. — Газ килә бит скважинадан! — дип кычкырып җибәрде Зөбәеров.— Якын килмәгез буровойга! Тәмәке тартмаска! Рәйсә агуланучыларга ашыгыч ярдәм күрсәткән арада, Зөбәеров скважинаны кереп карады. Әйе, сизелер-сизелмәс кенә газ чыгып ята. Җил аны нәкъ бораулаучыга өргән, ярдәмчеләре сизмәгән, читтә калганнар. Нишләргә? — Сөг кирәк, сөт! — дип кычкырды Рәйсә Зөбәеровка — Агуны җиңсә сөт җиңә, бары сөт кенә!..

Ахыры бар