Логотип Казан Утлары
Роман

КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛЕ КӨН

 Күренекле үзбәк язучысы һәм драматургы, Хәмзә премиясе лауреаты Нәзир Сәфәрен я Каргышлы һәм өметле көн> романында үзенең бала чагын, үзбәк халкының революция, ә кадәр булган авыр тормышын зур осталык белән чагылдыра Нәзир Сәфәревнең хатирәләрендә 1916 елгы Җиззах восстаниесе зур урын тота. Би романда уйлап чыгарылган вакыйга юк. ул тарихи әһәмияткә ия. СССРда яшәүче бик күп башка халыклар кебек, тугандаш үзбәк һәм татар халыклары да борын-борыннан ук дус булып, аралашып яшиләр, ике арада элекке заманнарда ук башланган әдәбият һәм сәнгать багланышлары совет чорында тагын да үсә. киңәя бара СССР тезелүгә 50 ел тулу уңае белән укучыларыбызга романнан бүлекләр тәкъдим итәбез. БЕРЕНЧЕ АДЫМ гәр дә мәгәр бу фани дөньяда мәнге яши торган берәр нәрсә булса, ул, мөгаен, безнең Җиззах базарыдыр Аны жир йөзе яралганчы ук барлыкка килгән, диләр Хәер, алай ук булмаса да, ул. һичшиксез. мин туганчы ук яшәгән. Сабый чакта без базарны күктәге ай-йолдызлар кебек мәңгелек дип уйлый идек. Ерактагы йолдызларның исемжиссм- нәрен. ай-елларның рәтен-чиратын белмәсәк тә, базар көненең. кайчан буласын тәгаен белә идек. Ул көнне базарга Җиззахның бар тарафыннан халык тавышларга тимерче алачыгындагы чүкечләр такылдавы, ат дагалаганы, колакларны тондырып ишәк кычкыруы өстәлеп, барысы бергә бутала, орама юрган кебек чуар базар өстен соры тузан болыты каплап ала. агыла. Урамда атлар кешнәве, сыерлар мөгрәве, сарыклар бәэлдәве, тәгәрмәчләрнең сыкранып шыгырдавы ишетелә. Базарда кешеләр шау-гөр килә. Сатучылар бертуктаусыз үз малларын мактап кычкыра. Менә шул Бала-чага өчен базар көненең тагын бер кызыктыргыч ягы бар; ба- оар ашы назар 1 ашы дигәндәй, ул чакта ашханә белән чәйханәләрдә генә түгел, ишек алларында да тәмле ашлар пешә Бар җирдә казан асыла Бер урында ләгьман шулпасы кайнаса, икенче урында мәнте’ яки сумса өлгерә. Безнен әнкәй базар көнне гадәттә пылау пешерә торган иде. Белмим, кем уйлап чыгаргандыр ул ризыкны5 Әмма пылаудан Да тәмлерәк нәрсә, ай-һай. бу дөньяда бармы икән?’ Мин сезгә Җиззах базарының кайсы көнне икәнен әйтмәдем бит әле Ә ул алдагы вакыйгаларда зур урын тотачак Бездә базар дүшәмбе белән пәнҗешәмбе көннәрдә була. Башка җирдә ничектер, анысы миңа мәгълүм түгел. Чөнки безнен дөньябыз ул чакта җир йөзендәге иң «гүзәл» калаларның берсе — бөек Жиззах шәһәре белән чик ■ Менә шул базар кичендә әнкәй безнең алга, зур табакка салып, кайнар пылау китереп куйды. Без Мансур абый белән дөньябызны онытып ашарга керештек Гамак туйгач, а шыклы сөяк өчен әүмәкләшеп тартыша башладык. Шунда әнкәй йодрыгы белән башыма берне тамызмасынмы. Алай гына да түгел, шул сөяк аркасында мнн тагын да зуррак бәлагә тарыдым Миннән сигез яшькә зур Мансур абыем үтә тискәре, ашык уены ди- - тәндә өй түбәсеннән ташланырга әзер, ә мәктәптә укуны җене кебек £ сөймәүче, кире беткән бер малай иде. Әгәр озаграк югалып торса, ул. 4 һичшиксез, берәр җирдә ашык уйнаучылар арасында булыр .Менә шуна ' күрә абын һәр көнне диярлек бер түгел, берничә тапкыр әтн-әнннеи ' шелтәсен ишетә, ә канчакта сыртына әткәйнең билбавы да төш.» торган = иде. ; Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә дигәндәй, дүрт-бнш яшьтә - булуыма карамастан, абыйның «чире» мина да күчте Ашыкка «гашыйк» булып, күземә аккара күренмәс булды Бу «чирдән» котылуның бердәнбер дәвасы, әнкәй әйтмешли, көндез мине абыйдан аеру иде Бер көнне әнкәй йоклар алдыннан әтигә әйтте — Моның өчен Нәзирколпы Мансур укыган мәктәпкә түгел. кызлар мәктәбенә бирергә кирәк,— диде Әткәй, өнәмичә: — Нәзиркол сабый бит әле. Укуының мәгънәсе булмас, бер елга сабыр итик,— дип караган иде дә. кая ул! Анам: — Чыбыкны вакытында бөгү кирәк, үсә төшкәч сои була ул? Бала җанга газиз, тәрбияле булуы аннан да газизрәк Мәктәптә белем алмаса да, тәртипкә өйрәнә торыр, дип кырт кисте Әткәй бу сүзләрне тыныч кына тыңлап торгач, «мәйлек. теләсәң нишлә» дигәндәй, кулын селтәде. Иртәгесен әнкәй мнне тан тишегеннән уятты Арыкта бит-кулымны юып. өсбашыма киенгәч тә. ан-ваема карамастан. җилтерәтеп мине днкмәтай абыстай мәктәбенә алып китте Барганда анам мина нинди 1снә үгет-нәсихәтләр бирмәде! Янәсе: «Уку кешене ку > тс итә (әйтерсең минем күзем юк); укыган — үлмәс, укымаган — көн күрмәс (янәсе, мнн көн күрмим); укыган ил узар, укымаган ил — тузар» дип, әллә нәрсәләр тезеп китте. Әгәр ул уку кешене шул кадәр бәхетле игә пи*ән. пигә соң абый ул «мәктен» дигәннән уттан качкан кебек кача? Миш үземчә шулайрак уйлан бардым Исемдә — яз башы иде. Өрскләр чәчәк коеп, җимеше борчак кадәр булган чак Мәктәп капкасыннан керү белән күл » ташланган беренче нәрсә ишек алдындагы юан кәүсәле зур тут агачы булды Аннары нгъ- ’ Күркәмлек > У ifc»K ашлары ф K AI-I ЫШ 1Ы ЬӘМӨМВТЛ! I "" ♦ тибарымяы айванда 1 быдыр-быдыр сабак кабатлаучы кыз-кыркыннар жәлеп итте Әнкәй зур нәзакәтлек белән абыстайга нәрсәдер аңлата, ә минем күзем — бөгеләсыгыла китаптан ниндидер анлаешсыз сүзләр укучы кызларда Күзем аларда булса да.күңелем мәһабәт тут агачында. Аның балланып агара башлаган җимеше зөбәрҗәт төсле яшькелт яфраклар арасыннан күңелне кытыклап тора. Ботактан ботакка сикерүче чыпчыклар, кызларга ияреп җыр җырлагандай, сайрашасайраша очлы томшыклары белән ап-ак тутларны чукып җиргә төшерәләр. Аларнын бу «хезмәте» мина бик тә ошый. Җирдәге тутларны алып авызыма кабудан үземне көчкә тыеп торам... Мин тут җимешен хәзер дә бик яратам. Яз көне, тут өлгерү белән, без бакчадан кайтмый торган идек. Революциягә кадәр. Төркестан шәһәрләренең күбесендәге кебек, Җнззахның да мин туып үскән мәхәллә* сендә каләндәрханә2 бар иде. Аның зур бакчасын икегә бүлеп, уртадан киң аллея уза. Бакча түренә таш йорт салынган. Анда дәрвишләр имамы Дәдәбай хәзрәт тора. Урта Азиянең ерак кышлакларыннан килгән дәрвишләр гадәттә шул каләндәрханәгә туктыйлар. Базар көннәрендә башларына кызыл фәс киеп, урамга чыгалар. Дәдәбай хәзрәт артына тезелеп. «Я абла дуст, я абла' . Баһаветдин әүлия!. » ди-ди мәйданнан мәйданга тулганып йөриләр, тирә-юненә халык җыеп, дини хорафат орлыгы чәчәләр. Кешеләрдән хәер сорыйлар. Базар беткәч, килгән табышларын уртага салып, каләндәрханә бакчасында аш пешерәләр, әфьюн тартып кәефләнәләр иде. Каләндәрханә бакчасын мактамас җиреңнән мактарсың. Ул җанга дәрт кертә торган тыныч бер урын. Елның унике аенда да суга интеккән, аерата жән көннәрендә түзә алмаслык эссе булган Җиззахта андый салкын күләгәле урынны бүтән бер җирдән дә таба алмассың. Бакчаның уртасыннан уйнаклап Нэпман инеше ага. Уртада зур хавыз*. Аның буенда кәүсәсе кочакка сыймаслык юан. бөдрә карагайлар үсеп утыра. Менә шул гөш Җиззах халкы өчен иң рәхәт урын санала иде. Анда бер чәйнек чәй эчәргә дип безнең мәхәлләдән генә түгел, тирә-як кышлаклардан да бихисап кешеләр җыела. Безнең ише малайларны күбрәк бакчадагы тут агачлары тарта иде. Яз башында аннан да иртә нәрсә өлгер* я. әйтеп кара әле?.. Тут пешү белән каләндәрханә бакчасында балалар түгел, зурлар ла балга җыелган корт кебек мыж киләләр. Бакча зур юл буена урнашканга, үткәнсүткәннең жәяүлесе-атлы- сы ихтыярсыздан шунда таба борылып китәр иде. Кайбер атлар каләндәрханә капкасына житү белән шып туктый. Камчыламыйча хәтта урыныннан да кузгата алмыйсың. Агач башына менеп чүмәшкән малайлар бер-берсенә тоташкан ботаклар аша бер туттан икенчесенә күчәләр, көн буена шуннан төшмиләр иде. Мин әле буйга кечкенә булганга, өскә менә алмыйм. Үзем тут төбендә, ә күзләрем җимешендә. Җепкә тезелгән энже бөртекләре кебек, күзне камаштырып, авыз суларын китерәләр, һай, әгәр кулым озынрак булса икән'.. Шуңа күрә, теләсәм-теләмәсәм дә, берәрсенеи рәхиме килеп, ботак селеккәнен көтәргә кала. Яхшы әле, бәхетемә, ара-тирә чыпчыклар кунып, чукый-чукый тутларны җиргә төшерәләр... Хикмәтан абыстай янында басып торганда, мин менә шулар турында уйландым. Бакчада тут өлгереп, авызым балланырга торганда, әнкәй мине ниндидер абыстайга биреп калдырмакчы. Минем ул чактагы кыяфәтем, мөгаен, капкынга эләккән җәнлек баласыныкы төсле булгандыр. * Терраса. 3 Дәрвишләр торагы. 8 Инеш юлында ясалган сулы чокыр. by берни дә аяламый торган томана малай булган якәч дип уйлый кермәгез тагын. Биш яшемдә үк инде мин ак белән караны аера башлаган идем. Оясында ни күрсә, очканда шуны куа, диләр. Шуның кебек, мин дә күп нәрсәне абыйдан ала идем. Мансур әкәнен .мин бер генә көн булса да. карышмыйча мәктәпкә киткәнен хәтерләмим * Ьичара анам, абыйның букчасына икмәк белән кипкән өрек салып, кап- i кага кад.»р озатып куя Ә абый. укырга бару урынына, бөтенләй башка * якка кител бара иде. Берәрсенең ишек алдына керә дә көн буе малай- г лар белән ашык уйный Мәктәптән кайтыр чак җиткәндә генә, букча- j сын асып, өйгә кайтып керә. Ләкин безнең әнине алай җиңел алдап t булмый. Ул хәтта күңел түрендәге яшерен уйларыңны да белә Абый ? нинди генә хәйлә кормасын әни барыбер аны сизә һәм мәктәптә булма- 2 ганы өчен ярыйсы ук пешерә торган иде. Ә әткәй андый чакта гел сукрана гына. Менә шуның өчен, абыйдан күреп мин дә бүген сөрән салдым — Мәктәптә калмыйм!. Өйгә кайтам' — дип, әнинең итәгенә чат ябыштым. Ә Хикмәтай абыстай, ачулану урынына, зәңгәр күзләрен шар итеп, ягымлы елмайды: — Карале, безгә нинди дәү егет килгән! Исемең кем әле5 . Ә, әйе. Нәзиркол бугай . Сине кемгә нәзер кылдылар соң? Әни горуц бер кыяфәт белән. — Шаһизинд әүлиягә,—диде Шундый зур кешегә нәзер ителгән егет, әлбәттә УКЫП мулла ; булырга тиеш. Юкса, изгеләрнең рәнҗуе бар! — дип. абыстай мине юат - макчы булды,—Әнә. дәү апаларына кара, нинди тырышып укыйлар ’ Адаләтхан, монда кил әле!.. Абыстай тавышына айвандагы укучылар арасыннан бер кыз торып, безнең янга килде. Бу озын буйлы, шомырт кара күзле, куе кашлы, конгырт йөзле апаны мин кайдадыр күргән идем кебек. Адаләтхан, кулларын күкрәгенә куеп, абыстайга текәлде. — Бу егетне таныйсыңмы? — Таныйм Исеме Нәзиркол Раһәтай апаяың матае Акыллы егет,- дип. ул минем башымнан сыйпады —Какылык1 бигрәк матур үрелгән! Кыз булсаң, аллыартлы кырык толым җибәрер идең. Болай булгач, безнең кызлар белән бик тиз дуслашырсың инде . — Бәрәкалла, Адаләтхан. Әйткәнең килсен. Газиземне сезгә, ә сезне аллаһы тәгаләнең үзенә тапшырам,—диде әнкәй, шатлыгы тавышына 1ЫҺ1Ы — Каяле. мин энекәшкә бүләк биримче.— дип, Адаләтхан гул ы в үзенең камзул кесәсенә тыкты. Яулыгын маңгаена кадәр төшереп бәйләгән бу ят апа миңа беренче күрүдә үк ошады Нәрсә бирер икән дип. кузләремне мөлдерәтеп карап тордым Адаләтхан мина өч дүрт бадам белән чуклы конфет сузды. Мин, алыргамы юкмы дигәндәй, кылтаебрак әнкәйгә борылдым Карасам. янымда анам юк! . Ул жнл-җнл атлап капкага таба китеп бара •аде Мин акырып елап җибәрдем Беләгемнән кысып тоткан Адаләт апа. бер дә исе китмичә, әнигә кул нзәде Барыгыз, Раһәтай апа! Улыгыз өчен борчытмагыз! Дәрестән сон үзем илтеп куярмын. Кыскасы. Адаләтхан тәмле теле белән алдан йолдап мяне мәктәпкә бик тиз ияләштерде Укучы кызлар аны хәлфә апа дип йөртәләр икән. Ул Хикмәтай абыстайның уы кулы саналып, балаларны укытырга булы ша икән. ‘ Изгеләргә багышлап үстерелгән чәч толымы. С ЭӨ ЭРГ В ф КАР» ышлы Бала чакта мин шикэр-конфет яратучан идем. Хәлфә апа минем тәмле тамак булуымны сизеп, ансат кына үзенә каратып куйды. Беренче айларда, көн саен диярлек иртән безгә кереп, шикәр яки бадам төше кушылган кара мәез 1 биреп, күңелемне таба, аннары җитәкләп мәктәпкә алып китә иде. Тора-бара мәктеп дигәне үземә дә ошап, бара алмый калган көннәремдә үземне кая куярга белмичә аптырап бетә торган идем. Миндәге бу үзгәрешне сизгән анам эчтән генә сөенеп йөрде. Мансур абын гына, һаман үз гадәтен куып, ата-анага көн саен көенеч китерә иде. Көннәрнең берсендә кичкырын әнкәй: —Булырдай бозауның йөрүеннән билгеле. Бу Мансурдан мулла чыкмас, ахрысы.— диде.— Исән чакта итәгебезне жыярга кирәк булыр. Бала бөтенләй юлдан язганчы. Ашурмәт энеңә илтеп, берәр эшкә өйрәтәсе иде. Иртәдән кичкә кадәр тимерчелектә күрек басып, чүкеч сукса, үзенә бераз акыл кермәсме. Әле ул яшь. Баштан ук дөрес юлга бастырмасан. бер-ике елдан безне санга да сукмас. Безнең әнкәй сүзен жилгә ташлый торганнардан түгел иде. Иртәгесе көнне жепшек кар явуга карамастан, мине Ашурмәт әмәкене2 алып килергә йөгерттеләр. Ул безгә килгәч, зурлар җылы сандал3 янында бик озак гәп сатып, чәй эчеп утырдылар. Менә шунда абыйның да язмышы хәл ителде. Мин сандал чокырына аягымны сузып, зурларның сөйләшкәнен тыңлап утырам. Үзем, саксаул күмеренең кызуына чыдый алмыйча. аягымны әле бер. әле икенче почмакка күчерәм. Анам сандал астына чәйнек куйган икән. Аягым ялгыш шуңа тиеп, чәйнекне аударып җибәрдем. Кайнар чәй үзәгемә үтәрдәй итеп аягымны пешереп алды. Мин ачыргаланып елап җибәрдем. Әнкәй: «Вай, мин үлмәсәм!»* ди-ди. дәррәү сандалның юрганын күтәрде. Мин аягымны тартып алдым. Ике балтырым да чиләнеп, кабырчыкланып чыккан. Мин, әрнүемә түзә алмыйча. дөнья куптарып акырам. Ашурмәт әмәке аягымдагы яраны күргәч «Зыян юк. Тозлы су китер. Шул ярдәм итә», диде. Анам тиз генә тозлы су ясап китерде. Аннары кәсадагы суга чүпрәк манчып, балтырыма сөртте. Мин тагын да болайрак кычкырырга тотындым. —Бәла аяк астында йөри дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Башыма тай типмәсә. чәйнекне сандал астына куяммы соң?..— дип. әнкәй үз-үзен битәрләп алды. Атам: —Борчылырлык берни дә юк әле. анасы. Өч-дүрт көннән төзәлер. Тиресен генә пешерткән. Чиләнгән жире купкач, яңасы чыгар,— дип тынычландырды. Шулай да аяк газабы ике атнадан артыкка барды. Елан чаккан — баудан куркыр дигәндәй, шуннан бирле аягымны сандал чокырына тыкмас булдым Ул чакны Адаләт апа. көн саен диярлек безгә килеп, бер-ике хәреф өйрәтеп китте. Акылбәк дустым да. һәр көн мәктәптән кайтышлый безгә сугылып, хәл белешеп торды. Әнисе аңа Хасият ханның тубыннан да тыгызрак итеп яңа туп тегеп биргән икән Бер кергәнд. шуны миңа сузып: —Мә. Нәзиркол, бу синдә торсын, аягың төзәлгәч, бергә уйнарбыз.— диде. Тупны күргәч, башым күккә тия язды. — Болай булгач. Хасиятләргә ялынмыйбыз,— дидем.—Аягым гына төзәлсен, аның кирәген бирермен әле!.. ’ Киптерелгән йөзем. 1 Абзый. г Үзбәк миче, өстенә юрган капланган кечкенә өстәл астындагы чокырга утлы күмер салына. ♦ «Ай-Һай. үзем гаепле» дигәнрәк әйтем. Куй. кызларга ачу тотма. Әгәр Хасиятлән яр бала булса, үзем лә карап тормас идем, синен өчен үч алыр идем,— дип, Акылбәк йодрыгын төер күрсәтте.— Сабагыңны укынсынмы сон? ~~ Укыйм... Әлиф, би. ти. си. жим, .хи. һи...— дип тезеп киттем. * Анам тандердән * нан2 алып маташа икән, җавабымны ишеткәч: _ • Бәрәкалла, улым, зур булып үс! Укыгач мулла булырсың.— дип ®. мактады. Аннары кәрзингә нан тутырып бүлмәгә алып керде. Безнен * алга кызарып пешкән берничә нан куйгач, каяндыр ачкычын алып. 5 түрдәге сандыкны ачты, йозак төрле тааыш чыгарып зеңгелдәп ачыл- j Ды. Әни сандыктан бер уч конфет белән мәез алып безгә сузды. t • Мәгез. балакайлар, нанга кушып ашагыз. Хәзер каннар чәй дә Z кертәм,— дип, чәйнекне алып, ишек алдына чыкты. Әнкәй кыштыр-кыш- -= тыр эшләп йөргән арада без сандал өстендәге конфетларны бетерә язган идек инде. Аяпамнын ярасы төзәлмичә, өйдә утыру тәмам туйдырды мине. Без- иен йорт урам ягына караганга, андагы шау-шу аермачык булып ишетелә иде. Көннәрдән бер көнне урамнан дәрвишләрнең сузынкы тавышы ишетелде: '■Дипаяаи Мәшраб м.тн булам! Әүлиягә тин б\лам’ Я. абла дуст, абла' Хак тәгалә, абла. » Бу —Кашкардан килгән дәрвишләр булса кирәк. Алар шулай, суза- суза, Мәшраб бәетен әйтергә яраталар Үз тирәләренә кеше җыелгач. = такмаклынтакмаклый биергә керешәләр. Минем атылып урамга чыга- - сым. дәрвишләрнең уенын карыйсым килде. Акрын тына урынымнан = тордым, чалыш-чолыш атлан, ишек алдына чыктым Көн ку зис камаштырырлык аяз иде Кар эреп, җир өсте кесәлгә әйләнгән Таен егылмас өчен, ипләп кенә аглыйм Балтыр итем бераз тартышса да. аягым элекке кебек авыртмый. Шулай биш-алгы адым киткәч, шатлыгымнан кычкырып җибәрдем: — Әни! Күр әле? Аягым төзәлгән Менә үзем атлыйм! Анам абзарда апара суын бутын икән, минем тавышка йөгереп чыкты: «Сак бул, улым, егыла күрмә!»- диде. Мин батырая төшеп- «Нишләп егылыйм, ди, күрмисенмени, менә үзем атлыйм ич» дип. тагын бер алым алга атладым Анам йөгереп килеп мине кочаклап алды Урамга чыгыйм әле дип күпме ялынсам да, риза булмыйча, якадай урыныма илтеп салды. Берничә көннән аягым төзәлде. Мин яңадан укырга йөри башладым. Иртәнге чәйдән соң абый Ашурмәт әмәке алачыгына, ә мин, хәлфә апаны ла көтмичә, мәктәпкә барырга ашыга идек. Хикмәтай абыстайның йорты кал-ндәрханә бакчасы артында иде. Аида барыр өчен башта зур урамны чыгарга, аннары ташландык и сата аша узып, тар тыкрыктан китәргә кирәк. Абыстайның ишек алды шактый зур булса да. анда туттан башка бер нинди агач та юк иде. Шупа күрә җәй көннәрендә анда ми кайнарлык эссе була Без зур портын күләтәсснә кереп укысак та. чнып-пешеп чымбы! Ә мн көннәрендә баз кебек караңгы бүлмәгә күч.» идек \нла бер-беребезгә сыенып җылынабыз. Кышкы салкыннарда исә д.»р » вакытында дер калтырап утырабы» Дөрес, бүлмә уртасында, исеме *че« булса да. бер сандал куелган Өстен.» киндер тышлы зер юрган каптанган Бе» шул сандалга аркабызны терәп, ка ттырана калтырана сабак укыйбыз. ' К«ЛЧӘ пешер.» торган хнч. 1 Квлчв. I'tB ф К414ышлы Укучыларның күбесе кыз-кыркын булып, малайлардан без өчәү генә; ә.мәкемнең улы Мәлижан, яшьтәшем Акылбәк һәм мин. Кызлар укып арыгач, дәрес вакытында да курчак уйныйлар. Ә без үзебезгә уен таба алмагач, аларны ирештерә башлыйбыз. Бер көнне шулай Мәһри белән Хасияткә көзге чебен кебек бәйләнеп тәңкәләренә тидем. Хасият түзмәде, кыргын мәчедәй битемне тырнады. Күзләремнән кайнар яшь атылып чыкты. — У-у! Мәми авыз, хәзер абыстайга әйтәм! — дип, ана йодрык күрсәттем.— Тубыңны бирәсеңме, юкмы? Хасият минем сүзне колагына да элмәде. Хәтта борылып та карамады. Аның юрамалый санга сукмавына ачуым килде. Мин җиң очы белән битемдәге канны сөртеп алдым. Шул көннән бирле Акылбәк белән без Хасиятнең тубын чәлдерергә йөрдек. Эченә йомшак йон тутырып, тышы зэнгәрле-кызыллы җеп белән тегелгән бу туп безнең күзгә шул кадәр матур булып күренә, уйнау түгел, кулда тотып тору да зур ләззәт булыр кебек иде. Мәктәптән кайтканда без урамның астын-өскә китереп туп уйныйбыз Эченә сыер йонын укмаштырып тегелгән безнең туп үтә йомшак булганга, ерак очмый. Хасиятнең тубы исә резина кебек сикерә иде. Шуңа күрә без аны ничек тә кулга төшермәкче. булдык. Хасиятхан— кояш кебек чәчрәп торган мут кыз. Тубын безгә ансат кына бирмәячәк. Мин аны тагын ничектер куркытмакчы идем. Хасият керфек тә какмады Сүземне ишетмәмешкә салышып, Мәһри белән сөйләшүендә дәвам итте: — Өйдә минем моңардан да зуррак курчагым бар,— дип, кулындагы таш курчакны күрсәтте. — Миңа да уйнарга бирәсеңме? — ди Мәһри. — Безгә барсаң, бирәм. — Башта әнкәйдән рөхсәт сорыйк. Аннары бергә барырбыз, яме? — Нигә ялынасың шул саран бакага! — дидем. — Ә син, туң колак... җиңешкән булма! — Мәһри синең кебек тәртипсез бала түгел. Бар, әтәчләнеп йөрмә монда! — дип. Хасият кашларын җыерды. — Кем әтәч? Минме? — дип, тегенең курчагына барып ябыштым. Ике кыз бер якка, мин икенче якка тартыша башладык. Нәтиҗәдә курчакның кулы өзелде. «Әфтияк»нен битләре ертылды. Уеннан уймак чыкты. Болай да чебен тимәс чер итәргә торган Хасият үкереп елап җибәрде; — «Әфтиягем»не ертты, сугыш чукмары! Янасын табып китер!. Хәлфә апа бездән сорашкан арада, бүлмәгә абыстай үзе килеп керде. Гаепнең миндә икәнен белгәч: — Кызларны рәнҗетүдән башка, үзеңә берәр уен таба алмадыңмы?— дип. мине тиргәп алды. — Ә ни өчен алар курчак уйный? — дип, мин дә кәпрәя төштем. Абыстай кызларга ачулы карап; — Дәрес вакытында уйнамагыз дип күпме әйттем сезгә?! — диде. — Ә без уйнамадык! — дип. Хасият иреннәрен бүлтәйтте. — Ә бу курчак кемнеке? Хасият җавап бирү урынына яңадан елый башлады Мин гаепсез кеше сымак тураеп басып тордым. Шул чакны абыстайның уртанчы улы кереп, кемдер килгәнен әйтте. Абыстай бүлмәдән чыгып барышлый: — Адаләтхан, дәрестән соң өчесен дә алып кал! Ә сез бу сөзгәк тәкәдән сак булыгыз! — диде. Кызлар абыстайның сүзен шунда ук элеп алып, мине «Сөзгәк тәкә! Сөзгәк тәкә!» дип үртәргә керештеләр/ Хәлфә апа «нан хөрдән»’ игълан итте. Укучы балалар шау-гөр килеп урыннарыннан тордылар. Кайсы букчасыннан көлчә, кайсы сумса алып ишек алдына йөгерделәр. Хасият әле һаман бер почмакта балавыз сыга иде. Кызлар: «Елама, Хасият, хәзер без ул сөзгәк тәкәне акылга утыртабыз» дип, үзара пышын-пышын сөйләшеп алдылар. Ул көнне Акылбәк дустым мәктәпкә килмәгән иде. Димәк, мина беркем дә ярдәм итмәячәк. Әллә битемдәге тырналган эзне күрсәтеп абыстайга әләкләргәме* Шулай уйларга да өлгермәдем, кызлар мина өерләре белән ташландылар да йодрыклары белән башым, иксәм. аркамны дөмбәсләргә керештеләр. — Нигә кызларны рәнҗетәсең, апара корсак! — Кулың сынгыры, мөртәт! — Кыз бала малайларга тиң буламы?.. — Нишләп ул малай булсын, ди? Ир баланың баш түбәсендә чәч толымы буламыни?.. Мин алардан ничек котылырга да белмәдем. Берсе какылымны шул кадәр нык тартты ки, күземнән утлар чәчрәде. Ахырда тәмам ачуым килеп, аларны берәм-берәм бөтерә башладым. Ләкин кыхпар өстен чыкты. Күмәкләшеп мине аяктан ектылар ла. мәчегә ташланган карчыгалар кебек, бер-бер артлы әле колагым, әле какылымнан тартып, бә- реп-төртеп качтылар. Бер-икесенә көчем җитсә дә, бергәләшеп тотынгач, билгеле, мин җиңелдем. Шуның гарьлегенә чыдый алмыйча, үкереп елап җибәрдем. Минем тавышка хәлфә апа бүлмәдән чыгып, мине кызлардан аерып алды. Өстемдәге тузанны каккач, арык буена алып барып бнт-кулымны юды. «Елама. Нәзиркол, малай кешегә күз яше килешми. Туктасаң, анаңа әйтмәм. Дәрес бетү белән өеңә кайтырсың», дип башымнан сый * пады Мин, үкси-үксн булса да. елаудан туктадым. Озын тәнәфес бетмәгән иде әле Кызлар кайсы кая утырган килеш тамак ялгый Берәвесе өрек тышын кимереп бетергәч, таш белән ватып төшен ашый, берәвесе каешланып каткан кавын кагы чәйни ндс. Ашап туктаганнары ишек төбендәге чиләктән болганчык су эчә Аннары бер- мшесс яу куган кебек йөгерешеп ишек алдына сибелде. Алар шуклыгына башкалар да әлмәшеп китә. Кызлар качышлы уйный, бии, җиңнәрен сызганып, такмак әйтергә керешәләр: Җәһидв Кве чыккан, лялар. Начар аты чыккан, диләр. Атлас ефәк күлмәкләрне Кимәгәнен белмиләр. Җәһндә-һү, Җаһидә һү. Җаһидә! Җаһидә! Җаһидә! Мин. ачуым килеп, айванда утыра идем. Мөслимә исемле бер кызмын тәмләп кавын ашавын күргәч, минем дә ашыйсым килеп китте Букчамдагы ярты нанны алып ашадым Пһнда Акылбәк дх-стым исемә төште Без аның белән гел бергә утырып, бер ыәезне имгә бүлеп ашын торган идек Акылның бүген укырга килмәвенә көенеп кундым Ул булганда кызлар да болай хәтәр кыланмас ндс Ниһаять, тәнәфес бетте Хәлфә апа безне дәрескә чакырды. Барыбыз дл айванга тезелеп, кошчыклар төсле, туктаусыз чебердәшә баш- К ,и.ыГ>141 «Әфтияк», кайсыбыз «Чаркитап», кайсыбыз • < аллаяр» ’ны укый. Куйсын атлы бер кыз карый кебек сузып ниндидер бәет әйтә: • Зур тәнәфм > дпич мәктәпләрдәге уку кятаалары. у » .ч е. Н J t Р СӨӨӘРЕВ ф КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМ1Т1Г КӨН ф 17 .Тәмуг белән гелжәннәт Әйтешә ди бер заман. Җәннәт әйтер: син яман' Миндә яшидер гыйльыан'. Тәмуг әйтер: син яман, Миндә яшидер елан. Хасият исә кычкырып: «Пннә әгътәйнә кәл-кәүсәр. иннә әгътәйнә кәл-кәүсәр», дип кабатлый. Мин ул бер Рәшит кенә түгел, башка малайлар да жыелган. Барысы да бер бер артлы жил чакыра иде: — Шамал! Хатынын үлде, китмәнеңне күтәреп Ае;ер р! Безнең өй түбәсе күршеләрнеке белән тоташ булганга, очыргыч жибәрер өчен мәйдан кик иде Ыс к ә менгәч, очыргычымны Акылга тоттырдым да үзем \рамга ia6a йөгердем Очыр>ыч һава:а аз гына күтәрелде дә түгәрәк ясап түбәгә төште Моңа, билгеле, икебезнең д. кәефебез китте. Без жнл бар микән дип якадан тирәкләргә карадык. Ләкин агач башлары тыныч нде. — Нәзиркол, әйдә, без дә жил чакырыйк! — дип кычкырды Акыл- бәк безнен өй түбәсеннән. — Нигә акырасың, күзле бүкән! — Акырса ни булган? — Әнкәй ишетсә, икебезне дә түбәдән куып төшерәчәк. Исемемне әйтеп бүтән кычкырасы булма! Җилне үзен чакыр. Тавышыңны әни танымый,— дидем. Акылбәк сагаеп кына кычкырды. — Әнә, тирәк башы бераз селкенде! — дип кычкырдым кинәттән. — Алайса, үзең дә акырма! —диде Акылбәк, агач башыннан күзен дә алмый тора бирде.— Күрдеңме, мин кычкыру белән җил кузгалды. — Акылбәк, очыргычны алып, әнә тегендә барып бас,— дидем. Дустым, мин күрсәткән җиргә барып, очыргычын күккә чөяргә әзерләнде. Мин «җибәр» дип кычкыруга, һавага атты. Мин, җепнең икенче башын тотып, түбә буйлап йөгердем. Очыргыч шактый өскә күтәрелгәч, һавада уйнаклап алды да яңадан килеп төште. — Менә мактан инде! Син чакыргач, җил килгән, имеш. — Шулап да жил хәзер юлга чыкты,—диде Акылбәк.— Ышанма- сан, әнә агач башына кара. Селкенәме? Тирәк очлары сизелер-сизелмәс кенә селкенә башлаган иде — Җил исмәсә, агачларны селкетерсең, бар . Без җилгә кайгылы хәбәр ишеттердек. Ул хатыны үлгәнен белде, күрәсең. Ш\ңа әле көнчыгышка, әле көнбатышка карап йөгерә. Шул әкиятне ишеткәнең бармы? — дип сорады Акылбәк. — Ә үзеңнең? — Бар. — Кемнән? — Әткәй сөйләгән иде Җил дә, кешеләр кебек, хатыны үлгәнен белгәч, юлга чыга икән. Ләкин аның хатыны кайда икәнен берәү Д) белми Бичара җил, үз карчыгын эзләп, әрле-бирле искән арада, без дә очыргычны җибәреп өлгерик Озак та узмады, йомшак җил исеп, агач башларын селкетеп куйды. Без очыргычны һавага җибәргән идек, күз ачып йомганчы, өскә күтәрелеп, болытларга тия язды. Рәшитнең очыргычы, һавада елан кебек боргалана торгач, каләндәрханәдәге агачлар башына барып кадалды. Ул аты-юлы белән сүгенергә кереште Безнен очыргыч өскә күтәрелгән саен кечерәя барды Шатлыгым эчемә сыймыйча җырлап җибәрдем; I Үзем ясаган ситарча Оч болытка житкәнче'. Өй түбәсендә жил ул кадәр сизелмәсә дә, тагын да өстә нык исә бугай. Очыргыч күккә күтәрелгән саен, мин дә кәтүктәге җепне курыкмыйча җибәрә бирдем. Баш яулыгы кадәр очыргыч хәзер дәфтәр бите кебек кенә булып калды Мин. күземне очыргычтан алмыйча, артыма чигенә торгач, соңгы адымымны түбә читенә атлап, аска мәтәлгәнмен... Бераздан күземне ачсам, ни күрим! Урамга бер көтү халык җыелган. Күлмәк итәгем стенадан чыгып торган өрлек башына эләккән дә, мин асылынып калганмын икән. Астагы кешеләр шау-гөр килеп мина таба кулларын сузган. — Нәзиркол. кыймылдама! — Берәрегез тизрәк түбәгә менегез! » 1 Очыргыч. — Мөэмин менеп китте инде. Нәзиркол, курыкма Яхшы әле, күлмәген нык икән. Урамда әнинең ай-вайлаган тавышы ишетелде. Кемдер: «Раһәт апа, шаулама, баланы куркытасын.. Әнә, Мөэмннжан түбәгә менде ЛәзеР тартып алыр».— дип, әнкәйне тынычландыра. Мөэмннжан, баланын күлмәгенә кагылма. Аягынны өрлеккә тоелса да, минем өчен ул сөйләшүнең никадәр авыр булганын өнгә кайткач кына белдем. Ягъни, мнн инде тугыз яшькә җитеп, балигь булганмын. Мина моннан ары кызлар белән бергә укырга ярамый, шәригать кушмый икән... Укырга сәләтем булганга, абыйстай мине ир балалар мәктәбенә бирергә кинәш иткән икән. Анам мине, әлбәттә, укытырга тели иде. Әткәй генә: «Мелла Сәфәрнең карыны мәзинлектән бер дә туймады. Укыса кем булыр дип беләсең? Берәр мәчеткә суфи булыр. Аның кемгә кирәге бар? Нәзнрколны юньлерәк эшкә өйрәтергә кирәк, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дип карышып караган иде дә, анам бу юлы да үз дигәнен эшләде. Иртәгесе көнне бер тандер нан пешереп, зур корзингә салды да, өсте* нә күлмәк-ыштанлык ак бәз куеп, мине мәхәллә мәчетенә алып китте. — Дамелла, баламны укырга китердем. Ите сезгә, сөяге безгә,— диде. Шуннан соң бер атна вакыт узгач. Акылбәкнен анасы да баш өс- тенә кәрзин күтәреп, мәчеткә килеп керде. Дустымны да инде кызлар мәктәбендә бүтәнчә тотмаганнар икән. Шулай итеп, без яңадан Акылбәк белән бер мәктәптә укый башладык. Хнкмәтай абыстай үз укучыларына никадәр миһербанлы булса, мелла Миртажан рәхимсез, усал кеше иде. Булыр-булмас «гөнаһын» НДС. Ләкин моны эшләү барысының да хәленнән килми. Хәерчелек белән мохтаҗлык даими юлдаш булган ярлы-ябагайларга андый чыгым бик авырга төшә нде. Биргән — ходайга да яраган дигәндәй, монда да байбәтчәләр алдан чыга: һәр көн диярлек дамелланың авызын майлаганга. сабактан-сабакка күчмәгән атналары булмый иде. Мулла аб« 1 Калыштай үр елга ж «мата (иска мактапләрда балалар аслары а а аиез утырган) Сабыр ит! Умырзак, чапаиынны сал!.. Астан чапан жәеп тотарга кирәк'.. Кыскасы, кешеләр мен бәла белән мине үлемнән коткарып калдылар. Әни мине иркәләргә дә, ачуланырга да белмәде. Без өйгә кереп барганда, кемдер арттан: — Раһәт апа, баланы битәрләмәгез! Ана бүген болай да житәрлек эләкте. Моннан ары өй түбәсендә абайлап йөрер! — дип кычкырды Шунда очыргычым исемә төшсә дә, сорарга кыймадым. Соңыннан белешсәм, ул Туңкүпер мәхәлләсенә төшеп ертылып беткән икән. Шулай итеп, жомга узып, шимбә килде. Без әни белән мәктәпкә киттек. Хнкмәтай абыстай анам белән ягымлы гына сөйләшкән кебек НӘЗИР СӘФӘРЕ и ф КАРГЫШЛЫ ҺӘМ өметле КӨН өчен дә жәзага тартып, укучыларның кан яшьләрен агыза иде. Мәктәптә укыган өчен атна аралаш бәйрә 1 акчасы, өч-дүрт айга бер палас акчасы китерергә кирәк. Шулай да астыбыздагы җәймә саламнан гына булды Түбәсе унбер өрлектән торган бүлмәгә алтмыш-жит- меш бала көчкә сыябы< һәр көнне тан белән мәчеткә кереп, иртәнге намазны укыйбыз, һәрбер яна сабак, әйтик, корьәннең бер сүрәсеннән икенчесенә күчү зур «вакыйга» санала. Андый көнне дамеллага «азат* лык» бүләге бирәбез. Ә инде «һәфтияк»тән «Корьән»гә яки «Чар-кнтап*- тан «Хужа Хафизәга күчкәндә баш хәлфә белән пишкадәмнәрнең дә авызын майлап, мелла Мнртажанга өс-башлык китерергә кирәк була зый күбрәк аларга игътибар бирә. Шуңа күрә алар мәктәпне тизрәк бетерә: бай баласы унбишкә житсә— баш, ярлы баласы утызга җитсә дә яшь булып кала бирә. Зур өметләр баглап, биш-алты ел буена алган «белемнәре» биш вакыт намаз уку белән берничә сүрә һәм аять өйрәнүдән артыкка бармый иде. Мәхәлләдә берәр авырумын хәле мөшкелләнсә, аның янына гадәттә мулла абзыйны чакырталар. Сырхау кешене үлемнән «коткарыр» өчен кырык ясин чыгарга кирәк. Менә шул эшкә дамелла яраткан шәкертләрен җигә. Авыру дөнья куйса, ясин кыска була. Андый чакта: «Үләсе авыруның үлгәне яхшы, калган күңелнең тынганы яхшы», дип дога кылалар. Анык каравы, мәрхүмнең киемсалымы, түшәк-ястыгы мелла Миртажан белән пишкадәмнәргә өләшенә. Хирыс мулла чыбык сөяр дигәндәй, Мирзаҗанның кулыннан бер вакытта да чыбык төшмәде. Таяк белән теләсә кемне мулла итәргә була дип уйлаганга күрә, дәрес вакытында аның тал чыбыгы бертуктаусыз чыжылдап, әле бер. әле икенчебезнең аркасын сыдырып тора иде. Аерата бөйрә яки күмер акчасын, «азатлык» яки пәнҗешәмбе бүләген китермәгән малайлар тал чыбыгының тәмен ешрак татый иде. Иртән дәрес бүлмәсенә керү белән мулла абзый гадәттә, пишкадәм байбәтчәләрне чакырып, сабакларын тыңлый. Алар биргән бүләкне ефәк кебек чишелеп кабул кылгач, озак-озак итеп дога укый. Аннары гына яна сабакка күчә иде. Дамелланың менә шул йомшак ягын сизгән бер байбәтчә аны гел мыскыл итә. хәтта шәкертләр алдында да көлкегә калдыра торган иде. Мулла абзый аны дәресен тыңларга дип чакырганда, бай малае кесәсенә кулын тыгып, бик озак капшанып маташа. Дамелла сабырсызланып уч төбен кашый: «Бу куллар юкка кычытмый торгандыр, байбәтчә!» дип. учын кат-кат үбеп, күз-кашын сөртә. Көмеш тәңкәне кулына төшергәч, күңеле күтәрелеп, байбәтчәнең ата-анасына гына түгел, җиде буын әрвахларына кадәр дога кыла, хәтта бездән дә дога кылдыра иде. Аннары Ибраһим хәлфәгә борылып: — Шәкертләреңә әйт, мелла байбәтчәдән үрнәк алсыннар, һавадагы торнадан кулдагы чыпчык артык, йөз тапкыр әйтелгән «сез-без»гә караганда бер тапкыр бирелгән жиз бездән артык. Моны барысы да ата- аналарына ишеттерсен! — ди. Аныи каравы, ярлы малайларын тыңлаганда, Миртажанның күзе- кашы җимерелә, бүлмәне кара болыт каплап алгандай була. Шәкертләр дер калтырап төшә. Бичара Хәмит белән Садыйк сабакларын кабатлаганда утка-суга керергә дә әзер торалар иде. Аптырагач, күзләрен мөлдерәтеп безгә карыйлар. Ләкин без нишли алабыз соң? Бу мәсхәрәдән хәтта котылыр әмәлең дә юк. Иңсәләренә чыжылдап төшкән чыбыктан икесе дә калтыранып куя... Ә без. йөрәккә кан сауса да, моны күрмәмешкә салышып, бөгелә-сыгыла сабак укыйбыз. Мулла абзый тегеләрне кыйнап туйгач, чыбыгын ара-тирә безнең тарафка да сузга- лый иде. Хәмит бичара тешләрен кысып булса да түзә, сер бирмәскә тырыша. Аның үҗәтлеге мулла абзыйның ачуын гына көчәйтә... Бер көнне дамелла. тәмам тугарылып китеп. Хәмитнең өстендәге бишмәтен салдыртты. Карасак, чыбык үтмәсен дип, ул өстенә өч-дүрт кат камзул киеп килгән икән!.. Менә шунда мулла абзый ярыла язды. Аның кушуы белән, Хәмитнең өстенә бер зур малай атланып, кулын артка каерды. Мулла абзый ярсый-ярсый Хәмитнең аркасын каезлады. Моңа хәтта чыбык та түзмичә берничә җиреннән сынып чыкты. Ибраһим хәлфә малайны кызганып: «Тәүбә диген, каһәр төшкере нәмәрсә!» дип кычкырды. Ә Хәмит һаман бер сүз дәшмәде. Шулай да сулы чыбыктан малай һушын җуйды. Тәнен телгәләп бетергән чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып чыкты. Шаннан сон, берничә көя узгач, без тагын бер коточкыч хәлгә тап булдык: Балалар арасында барыбыздан да ярлырак Сәфәр атлы бер малай ар иде Аның сыргында көн саен диярлек чыбык уйный. Без аны Сәфәр (екәнәк дип йөртә идек. Бот буе чаклы гына булса да. үзе гаҗәеп влгер. зиһенле, хәлфә биргән сабакларны тиз үзләштерә Атасы Фәизн оста камыт, ыңгырчак, ияр баулары тегеп көн күрә. Алар дүрт бала Барысы да кечкенә, барысы да ашарга сорый Сәфәр Чекәиәк яна сабакка күчәр алдыннан атасыннан акча сораган Фәизи оста «Ашарыгызга булдырып, өс-башыгызны бөтәйтү’ дә бик җиткән!» — дип. сүзен кыска тоткан. Шуннан соң Сәфәргә дә Хәмитнеи Z язмышы эләкте, 2 Без иртә белән мәчеткә кереп, иртәнге намазны укыдык. Сәҗдәгә 2 киткәндә кемдер байбәтчәнең табан астын кытыкламасынмы. Байбәтчә = шуна шаркылдап көлеп, намазын бозды. Мулла абзыйга шул җитз кал- 5 ды Ана нәрсә: тәкә булса булсын, тик сөт кенә бирсен. Сәфәргә бөтен- 5 •тән урынсызга бәйләнер өчен сәбәп табылды. Дамелла аның кул-аягын л бәйләтте. Табан астына пәке белән сызып, ярасына тоз сипте Сәфәр ♦ ачыргаланып, куркыныч һәм ят тавыш белән кычкырып җибәрде, ләкин = аның тавышыма колак салучы булмады. Миртаҗан. һаман да әле кан.»- Г гать булмыйча. Сәфәрнең аякларына җәза калыбы кидертте Аннары ' башын аска каратып, өрлеккә астырды. Моңа барыбыз ла тораташ б\- ♦ лып катып калдык. Сәфәр бераз тыпырчынгач, кинәт тынып калды w Иөзс күм-күк булып чыкты Жан бирмәгәе дип без курка калдык Күз ләребез дымлана башлады. Беренче булып Ибраһим хәлфә телгә килде z — Тәкъсир. Сәфәрнең гаебен кичерегез. Бу эшне ул түгел, мин « эшләдем.— диде, аннары безгә таба борылды —Әйдәгез, балалар, бү- = тән болан шаярмаска дамеллага сүз бирик! Без нәкъ шуны гына көткән кебек бертавыштан: — Сүз бирәбез! — дип кабатладык. Мендәр өстендә таш сын кебек утыручы мулла абзый Сәфәр гәүдәсенә акаеп карагач, ваемсыз гына урыныннан торып, ямьсез тавыш белән: — Төшерегез каһәр суккырыны! — диде Хәлфә ипләп кенә бауны бушатты «Жансыз» гәүдә җиргә төшерелде Миртаҗан бүлмәдән чыгып китү белән, без Сәфәр янына җыелдык — Егетләр, ишекне капламагыз, һава керсен!—диде хәлфә, малай нып йөзен җилпәзә белән җилләндерә башлады Сәфәр тиз генә аңына килә алмады. Тәне мәетнеке кебек агарып күгәреп чыккан иде. Бу хәлне Сәфәрнең ата-анасы ишеткәч тә. дамеллага берни булмады Киресенчә, анасы мәктәпкә килеп. Миртаҗаннан гафу үтенде: «Дөрес эшләгәнсез, тәкъсир. Бала-чага таяктан үлми, акылга гына утыра. Дамелладан да курыкмагач, ул кемнән курыксын’ Улымнын нге сезгә, сөяге безгә днп. баштан ук сөйләшкән идек бит. Тәртип бозгач, кирәгенчә җәзасында алган һаман да әлс аягына баса алмын Инд< гаебен кичерсәгез дә була Шулай итсәгез, үлгәнче сезгә дога кылыр идем. Зинһар, баламны урамда калдырмагыз Ярлы баласына ак-к .раны танытканыгыз өчен үзегезгә дә савабы булыр!» днп ялынды Менә шунда мулла абзый да түзмәде, кунелондэгесеп ачып салды Ярлы дисезме?! Дөньяда кем күп — ярлы күп! дип. ярсып китте __ Яшермим, мин үзем дә бай түгел. Минем дә гаиләм бала-чагам бар... ■ Ксчкеи* — Беләм, тәкъсир, сезнең дә бай булмавыгызны,— дип, анын сүзен бүлде Хушруй түтәй —Шулай да безнең көйгә калганыгыз юк әле Бай булсагыз, чәчләремне чалартып, хатын башыма сезнен янга килмәс идем. Байга ялынганчы, ходайга ялын, диләр. Бай байга карый, ярлы ярлыны таный. Ярлы булгач, үз ишегезнең хәлен аңларга тиешсез. Моның сезгә дә савабы тими калмас. Миртажав мыегы астыннан зәһәрле генә елмайды: — Менә сез саваплы дисез! Коры савап белән тамак туймый икән шул. Яхшы әле, алтмыш-житмеш бала арасында өч-дүрт байбәтчә бар . Юкса, валлаһи, ачтан үләрсең. Аннары шәкертләрнең барысы да мулла булса, атка печән кем салыр? Игенне кем игәр? Сезгә киңәшем шул: улыгызны мәктәптән алып, берәр һөнәргә өйрәтегез. — Киңәшегез өчен рәхмәт, тәкъсир! Алайса, мин дә башлаган сүземне әйтеп бетерим инде,— дип, Хушруй түтәй дә катгый бер карарга килгәнен сиздерде. Ләкин Миртажан аны тыңларга теләмәде. «Өйлә намазына тәһарәтемне яңартасым бар» дип. урыныннан торып ишек алдына чыкты. — Болай булгач, сез дә. дамелла, байлыкка сатылгансыз икән! Ач шәкерттән кач дигәннәре дөрес булса кирәк. Сез дә ярлы кешедән качарга булдыгыз. Мәйле, байбәтчәләрегездән аерылмагыз!—диде Сәфәрнең анасы, чәчәванын 1 башы өстенә күтәрде. Хушруй түтәйнең ябык йөзе саман кебек саргайган, күзләре дымлы иде. Ул, яулыгы белән яшьләрен сөрткәч, тезенә таянып аягүрә басты. — И ходаем, бу дөньяга ярлы итеп яратканчы, яратмасаң ни булган!— дип, хәсрәтле көрсенеп, бүлмәдән чыгып китте. ГӘП-ГӘШТӘК’ Безнең ишек алды Уратүбәһәм Рәват мәхәлләләре белән чикләшен, базар мәйданы безгә якын гына иде. Каршыдагы каләндәрханә капкасы янына биш-алты чәйханә урнашкан. Анда көндезен-кичен. аерата кыш көннәрендә кеше күп була. Җиззахның иске шәһәрендә чәйханәне гомумән санап бетергесез. Мәхәлләләрдә торучы халыкның бер өлеше һөнәр, вак сәүдә белән шөгыльләнсә, калган өлеше днһканчылык һәм бакчачылык белән көн күрә. Базарга якын мәхәлләләрдә сабын кайнаталар Шуңа к\рә аларны «сабынчылар» дип йөртәләр. Җиззах базарын һәм якын тирәдәге кышлакларны сабын белән шулар тәэмин итә инде. Безгә күрше ишек алларында күнчеләр яши. Алар тире иләп, менә дигән сәхтиян, шигерин күне ясыйлар. Аннары аларны итекчеләргә, кибетчеләргә һәм вак сәүдәгәрләргә саталар. Җиззах халкына ташкентлылар йогынтысы бик зур. Базарга китерелгән малның күбесе шулар кулыннан уза. Шуңа күрә сәүдә дөньясы аларны «базар пычагы» дип йөртә. Төрле сбруй-дирбия, киез-келәм. кызыл мал. жеп. ефәк, чәй, конфет-прәннек кебек әйберләр шуларда була. Өстәвенә шәһәрдәге кием-салым, читек-кәвеш тегүчеләрнең дә күбесе Ташкент кешеләре иде. Без торган Уратүбә мәхәлләсе базар янында булганга, андагы халыкның күбесе тимер әйберләр, икмәк, тәм-том пешерү, хушбуй әзерләп сату белән шөгыльләнә. Базардан читтәрәк торган Аккурган. Рәват. Мулкалы, Төкчиле мәхәлләләрендәге кешеләр исә иген игеп, бакча үстереп, терлек асрап көн күрәләр иде. Пәнжешәмбе белән жомга көннәрендә аларнын барысы да базарга килә. Ьазар уртасы умарта күче 1 Пәрәкжә кигәндә йөзен каплый топган кара челтәр. 1 Яшьләрнең, күаел ачу мәҗлесе, кебек гөжли. Ләкин моны читтән күзәтү ләззәтнең йөздән бер өлешен генә тату дигән сүз. Аны тулысымча тояр өчен базарның эченә кереп йөзәргә, кайнарга кирәк. Шуңа күрә базарга, аерата пәнжешәмбе көнне, олысы-ксчесе, йомышы булганы-булмаганы да барырга атлыгып тора иде. Базар — арка-башыңны язар, дигәннәр. Анда барган кешенең күңеле көр. Берсе — атый сатып ишәк алса, икенчесе — үгез сатып бозау ала. Ә һөнәрчеләр атна буена теккән чапан, түбәтәй, читек- кавешләрен сатып, киләсе базарга кадәр житәрлек итеп кирәк-яракларын булдыра. Миртажан дамелла шәкертләрен исә базар үзе түгел, ә җомга көне күбрәк кызыксындыра. Ыштансызиың төшенә ике аршин бәз кергән дигәндәй,* без жомганы зарыгып көтеп ала идек. Чөнки ул көнне мәктәпкә бармыйбыз. Күзгә зиндан булып күренгән дамелла йорты урынына, кичкырын гәп-гәштәктә булабыз. Безгә уен-көлке булса, шул жнткән Киләсе атнада кичәнең кайда буласын алдан ук сораштырып беләбез, һәм ул көнне, тышта таш яуса да, гәштәк буласы йорт янына барып, ишек төбен сагалый идек. Ул елларда гәп-гәштәк уздыру үзбәк халкының бер гореф-гадәте пде Кайсы гына мәхәлләне алма, кешеләре аерым даирәләргә бүленгән. Егерме-егерме биш яшьтәгеләр бер даирәгә, егерме биш белән кырык арасындагылар икенче, аннан да өлкәнрәкләре өченче даирәгә жые- ла иде. Гәштәккә яңа кеше керергә теләсә, моны барысы бергә жыелып хәл итә. Әгәр ул кеше берәр ягы белән даирә Шәрикләренә оша.маса, аны гәштәккә алмыйлар. һәрбер гәштәкнең даирә башы, ягъни егетләр агасы була. Аңа теләсә кем сайланмый, буй-сыны килешкән, үткен зиһенле, үз фикерен, әйткән сүзен уздыра алырлык кеше сайлана. Егетләр аның әйткәнен теләсә нинди шартта да үтәргә тиеш була. Гәштәктә аракы эчеп кәеф-сафа кору тыела. Әмма алларындагы дәстәрхан буш булмый, аш-су, җиләк- җи.меш мул куела. Минем башка чыккан өй-каралтылы ике абыем бар иде. Зурысының исеме Насыйр, кечесенең — Касыйм. Икесе дә бер ана балалары булуга карамастан, .холыклары бөтенләй башка иде. Касыйм абый кара күзле, кара кашлы, коңгырт йөзле, сакал-мыегы үзенә килешеп тора. Өстенә пөхтә киенә. Тимерче булып эшләгәнгә, кешеләр аны «оста Касыйм» дип Йөртәләр. Үзе юкта хәтта «Касыйм фарәң* 1 дип тә әйткәлиләр. Чёнки аның кулыннан килмәгән эш юк. Аерата тимер-томыр, корыч- чуеннан замананың кирәкле нәрсәләрен барысын да ясый, өстәвенә, үзе кйрык егеттән торган гәштәккә даирә башы булганга, иптәшләре аны «Касыйм аксакал» дип тә атыйлар иде. Зур абыем Насыйрга килгәндә, аның бер түгел, өч төрле һөнәре бар Ул оста музыкант: заманының мәшһүр җырчысы, шагыйре, шул ук вакытта комарлы уеннарын да яратучы бер кеше иде. Ул «Садыр» көенә даирә2 уйнап, «Ра.хәт» белән «Мөнажәт» көйләренә дөтәр3 чиертеп җырлаганда тыңлаучыларның күзенә яшь килә торган иде. Насыйр абыйсыз туй-мәжлес кызмый. Абый аларнын түрендә була. Бер көнне чәйханәдә чәйләп утыручы сәнгать осталарының берсе: «Насыйр кулында даирә телгә килеп, сайрый башлый» дигәч, икенчесе аны куәтләп: «Дө тар хйнавын кая куясын! Үзе дөтәр чиертеп, «Рахәт» көен җырлап җибәрсә, кеше ту гел, кош та очуыннан туктап тынлый. Ә инде «Тургай» көеи җырлаганда, дөтәр колагына сандугач үзе кунардай була!..» дип 1 Талантлы оста 1 Шелдерле барабан » Чиертеп уйнала тсргач wyawa «враля НӘЗИР СӘФӘРЕ В ф КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛЕ КӨН мактады. Аннары мине иркәләп: «Нәзиркол, син Насыйр әкән кебек җырчы буласынмы, әллә комарчымы?» дип сорагач, мин: «Комарчылык начар нәрсә, атам ачулана!» дип ычкындырдым. «Алайса, кем булырга телисең?» дигәч: «Мин Касыйм әкәм кебек фарән булам», дидем. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрде. «Дөрес эшлисең, энекәш. Касыйм әкәңә охшасаң, начар егег булмассың... Насыйр әкән дә болай уңган кеше, тик комарлыкка бирелеп кенә харап була. Комарлык начар нәрсә. Аның белән берүк мавыга күрмә. Ул егет кеше эше түгел!» — диделәр. Безгә якында гына кечкенә бер чәйханә бар иде. Кыш көннәрендә яшьләр җыелып, буш вакытларын шунда уздыралар. Җәй көне урамдагы туфрак тезгә кадәр җитсә, кыш көне ул йөри алмаслык баткакка әйләнә. Яңгыр яуганда аннан ат-арба да уза алмый. Атлар, елга кичкәндәге кебек, ыңгырчак бавына кадәр кереп бата Хәтта зур тәгәрмәчле арбаларны да арбакәшләре 1 чыгара алмый интегә торган иде. Менә шул чак чәйханәдәге егетләр арба тирәсенә җыела, берсе ат башыннан тарта, икенчесе арбаны этә, өченчесе тәгәрмәчен күтәрешә. Бергәләшеп тотынгач, шау-гөр килеп, ат-арбаны баткактан тәки тартып чыгаралар. Егетләрнең өс-башы пычранып бетә Озак та узмый, шул ук урынга тагын икенчесе кереп бата... Эшсезлектән кая барырга, көчләрен кая куярга белмәгән днһканчы яшьләр дүшәмбе көннәрен үзара акча җыеп күкмә2 уздыралар. Анда төрле уен-көлке белән күңел ачалар. Безнең ишек алды, шул замандагы бар кешеләрнеке кебек, алгы кура, арткы курага бүленгән. Алгы курада зур миһманханә3 бар. Тугыз өрлектән торган бүлмәнең ике як стенасы алебастр белән сыланып, аңа зур тәкчә4 уеп ясалган. Җир идәненә салам түшәлеп, өстенә казакъ киезе җәелгән. Урта өрлектә егермеле лампа асылынып тора. Ишек 1вбендәге кечкенә чуен мичтә ташкүмер уты дөрли. Стена буйлап җәелгән тар көрпәгә мәхәллә егетләре тезелешеп утырган. Түбәтәе өстеннән ефәк яулак урап, җиңнәрен сызганган Насыйр абый мич янында даирә күнен кыздырып маташа. Ишек төбендә кунакларны каршы алучы егетләр басып тора. Мин алар күрмәгән арада бүлмәгә кереп, бер почмакка постым. Даирә агасы кунакларны урнаштырып. кичәгә хәзерлек белән мәшгуль. Ул ишеккә таба борылган арала мин бер егеткә: «Әкәжан, мине тәкчәгә утыртчы!» дип әйткән идем. Насыйр абый мине шәйләп: — Тагып килдеңме, кыстыбый! Бар, өйгә кер!—дип ачуланды. Яхшы әле, Урдушмәт дигән егет мине яклады: — Сабыйга алай каты кагылырга ярамый. Бала күңеле нечкә була. Әйдә, ул да бераз күңел ачсын,—дип, култыгымнан тотты да ике куллап тәкчә төбенә күтәреп утыртты. Насыйр абыем мина күзенең агын күрсәтте. — Бала чактан ук начарлыкка өйрәнмәсен иде. Кичә дә әфьюн исенә исереп, мәтәлеп төште. — Ә мин бүген исермим. Күземне дә йоммам! — дидем. Моңа барысы да көлешеп алды: — Исермәгәч, безгә иптәш буласың икән. Болай булгач, сине дә гәштәккә тиң итеп алабыз. Үзең ничек уйлыйсың, Нәзиркол? — диде Урдушмәт әкә. көлемсерәп. Егетләр барысы да мина, ә мин Насыйр әкәгә текәлдем. Шул мәлне кичәге исерүем, иртән башым авыртып мәктәпкә бармыйча калуым кылт итеп исемә килеп төште. • Арба йөртүче кучерлар. • Кыш көннәрендә уздырыла торган яшьләр кичәсе. 3 Кунак өе. 4 Юргам-ястыклар куяр өчен стенага уеп ясалган куыш. шикелле Чынлап та безнең арада әфьюн белән мавыгучылар күбәеп * бара. Бавә-бәнге йортында җанын әфьюнга саткан кешеләр дә менә Z шулай башлаган. Безнең гәштәк егетләренең берсенең дә әфьюн өммәте £ булганын теләмәс идем! Даирә башы Касыйм аксакалның да фикере шулай. и Бүлмәдә шылт иткән тавыш та ишетелмәде Корбанбай пәһлеван билендәге зәңгәр билбавын чишеп, аны аркан « кебек ишә башлады. Мин егетләр агасының ачуы яман, Урдушмәтне 2 кыйнап ташламагае дип курыктым. — Я, Урдушмәт! — диде ул, тыгыз ишелгән билбавын учына сугып куйды — Егетләрнең колагы синдә. Нәзирколга ничек дип җавап бирәбез? ' Урдушмәт, чөгендер кебек кызарып, бүлмәдәгсләргэ күз йөгертеп чыкты Аннары мина таба борылды: — Ярый, дускай, шартың кабул ителә. Җаның тыныч булсын, бүген әфьюн тартмабыз! — диде. — Бүген дә, моннан сон дя! — дип өстәде егетләр агасы. — Алдагысын күз күрер, Корбанбай әкә, исән булыйк,— диде Урдушмәт, бүтән сүз көрәштермәде. Аннары даирә егетләре дәстәрхан өстендәге җимешләрне, тәмле ризыкларны каба-каба чәй эчтеләр, мәзәк сөйләделәр Мокыйми. Фнр- кать, Навои шигырьләрен искә алып уздылар. Яка бәет, җырулар, риваятьләр укылды Шигырьләрне яттан белеп, матур итеп сөйләүче Урынбап әкә аерата зур чәчәнлек кылды. Аның артыннан Урдушмәт шаян җыр җырлан җибәрде. Ул җырлап бетерүгә. Насыйр абыйның шөлдерле даирәсе телгә килде Аңардан: «Бака-баң, ум бака-баң!» дигән тавыш яңгырады. Бүлмәдәгеләр, без уенга әзер дигәндәй, җайлашыбрак утырдылар Башкалар да җыйнаулашып амин тоттылар Дәстәрхан җыештырылды. Ишек төбендә жырчы егетләр күренде Корбанбай шуларга борылып. — Бәрәкәпазар кая? — дип сорады. — Урамга чыккан иде. Әнә, керә бугай,— диде берсе. — Әй. Бәрәкәназар! Борча кебек кая югалдың?! Шул арада бүлмәгә йөнтәс кашлы, мут күзле Бәрәкәпазар үзе дә авыз ерып килеп керде. Бүлмәдәгеләр кул чаба-чаба. һа-һа-һайлап кычкырыр! а кереште. Бу «Борча» уенының башлануы иде Шул мәлне уенга катышмыйча утырган Азизханиын иңсәсенә Корбанбайның «камчысы» шап итеп төште. Азизхан да, кинәт уянгандай, башкаларга кушылып кычкырырга тотынды: «һа-һа-һай!». Ә Урдушмәт әкә миннән җавап квтә: — Я, ник дәшмисең? Әллә гәштәк акчасын бирәсең килмиме? Хәер, безгә иптәш булсаң, анысын сорап тормабыз,— диде. Мин кыяр-кыймас кына: —- Иптәш булсам, әфьюн белән шаярмассызмы соң?? — дип сорадым Егетләр тагын шаркылдап көлеп җибәрделәр. Шул мәлне таза гәүдәле Корбанбай пәһлеван: — Егетләр, тынычланыгыз! — дип кул күтәрде. Бүлмә эче кинәт тынып калды. Барысы да даирә агасының авызына карады: — Нәзирколның Урдушмәткә биргән җавабын ишеттегезме? — Ишеттек. — Юк. — Нәзиркол бала булса да, Урдушмәтне төпсез чуманга утыртты бит.— дип, Азизхан дигән егет авызын ерды Ләкин даирә агасы көлмәде. Ул кашларын җыерып, салмак кына сөйләвендә булды. — Нәзирколның кинаясе бер Урдушмәткә генә түгел, барыбызга да кагыла.— диде ул — Бу—улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән ф КАШЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛВ КӨ1! ф Барысы да даирә тавышына ияреп, «Җан борчакны җырлый баш* ладылар. Ишек төбендә басып торучы Бәрәкәназар кинәт артына чүкте дә. тез башына чапан чабуларын суга-суга, борча кебек, егетләр өстеннән сикереп уртага чыкты. Аннары каяндыр «борча» тотып алып, аны «суя» башлады. «Итен» кисәкләргә бүлеп, дусларына өләште. Яраткан кешеләренә «итле-майлы» жирен, калганнарына «баш-аягын», «эчәк- бавырын» бирде. Бәрәкәназарның әкәмәт кыланышыннан көлә-көлә, егетләрнең эчләре катты. Алар шау-гөр килеп, кул чаба-чаба уенны җанландырып, Бәрәкәназар башлаганны тәмамлый тордылар; Бәрәкәназар. Көне бетте борчаның. Хор. Җан борча, уңган борча. Бәрәкәназар. Суючысы үзем булдым. Хор. Җан борча, уңган борча. Бәрәкәназар. Алтмыш батман ит чыкты. Хор. Җан борча, уңган борча. Бәрәкәназар. Башы мәзингә калды. Хор. Җан борча, уңган борча. Бәрәкәназар. Эчәк-бавыры сиңа булды. Хор. Җан борча, уңган борча. Менә шуның кебек уен-көлке, шаян җырлар башланып китте. Егетләр арасында Түләнә исемле шук бер егет бар иде. Тышкы кыяфәте болай да йомранныкы кебек. Ә инде битенә корым сөртеп, борын тишекләренә чыбык тыгып, икенче очын ирене белән теш арасына терәтеп куйса, борыны өскә күтәрелеп, нәкъ йомран була да кала. Менә шул егет, Корбан тинтәк аркасына атланып, йомранча кылана башлады. Шуңа шаркылдап көлгәндә, мин чак кына тәнчәдән шуып төшмәдем. «Йомран» идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә Корбан тинтәкнең аяклары арасына «оя» корды. Аннары йөгереп уртага чыкты да, тирә- якка карана-карана «бодай» башакларын йолкып, яңадан «оясына» кереп китте. Барысы да: «Йомран аман, йомран, һай!» ди-ди, аны дәртләндереп тордылар. «Йомран» янә үзенә җим эзләргә чыкты... Аннары «Арка сугыш» уены башланды. Ә минем үлеп эчәсем килә. Моның өчен башта тәкчәдән төшәргә кирәк. Берәрсеннән төшертер идем, абый күреп калып, тамашадан мәхрүм итәр дип куркам. Исәбем — Гали чәчәннең хикәясен тыңламыйча китмәү. Шуңа күрә ничек тә түзәргә булдым. Миңа Галинең «Телеграф баганасы». «Килен төште», «Йөзем карагы». «Зират» дигән хикәяләре бик ошый. Бүлмәдә мен кеше булсын, чәчән барысын да үз авызына каратып куя иде. «Хатының угыл тапкан!» дисәләр дә, аның сөйләгәнен тыңлап бетермичә, бер кем китә алмас иде. Чөнки ул кешене тәмам сихерләп куя. Бүлмә эче чебен очса да ишетелерлек булып тынып тора да. кинәттән барысы кычкырып көлеп җибәрә, аларның тавышы аргы очка кадәр җитә яза иде. Мин гәштәк егетләре арасыннан Гали чәчәнне эзләдем. Ләкин ул юк иде. Насыйр абый даирә уйнап шактый арыган булса кирәк. Шабыр тиргә баткан. Ул ара-тирә миңа күз салып куя. Ә мин күрмәмешкә салышам... Бер тапкыр ул миңа усал итеп карап. «Өйгә кайт!» дигән ишарә ясады. Мин аны аңламаган булып башымны икенче якка бордым Их, Гали чәчән тизрәк килеп, хикәясен тизрәк башласын иде. Аннан соң бәйләп куйсалар да калмас идем. Ишек төбендә басып торган егетләрнең берсе: — Гали чәчән бүген килмәс, ахрысы! — диде. Бүлмә эче бөркү булганга, һәммәсе тирләп-пешеп чыккан. Бер почмакта нәүбәтләшеп челем тарталар. Хурхур 1 көпшәсен суырганда, аның төбендәге тәмәке көле кызара төшә. Аннары тартучының авызыннан 1 Көнчыгышта тәмәке тарту ә:бабы. зәңгәр төтен бөркеп чыга Аның әфьюннеке кебек тәмсез нсен яратма- сам да. түзәргә мәҗбүр булам. Кемдер ишек алдыннан: — Корбанбай әкә, пылауга дөге салсыннармы? — дип сорады. һгетләр агасы иптәшләренә сораулы караш ташлады. Нәкъ шул мәлне күршедәге кетәктән әтәч кычкырды. — Мәйле, салсалар да була? — диде Корбанбай пәһлеван. Насыйр абый, урыныннан торып, минем янга килде: Тамаша бетте. Бар, йокларга кайт? — дип. мине күтәреп ишек төбенә китереп куйды. Мин теләр-теләмәс кенә ишек алдына чыгып арткы курага кердем. Төн шактый салкын иде. Бул мә ишеген ачканда, ялгыш төчкереп җибәрдем. Шуңа уяныпмы, әллә мине көтеп йокламыйча яткангамы, әнкәй: — И юньсез. Тагын салкын тидергәнсең бит! Ул гәп-гәшгәкләргэ йөрүдән кайчан туктарсың икән?— дип сукранып алды Мин дәшмичә генә юрган астына кереп йокларга яттым. НӘҮРҮЗ' 2 ■ ф Кыш аеның сонгы көннәре иде Тышта җепшек кар ява Әти белән п әни сандал янында чәй эчәләр. ° — Кайчан җылытыр икән инде, юкса, ягарга угын да калмады.— * диде әнкәй. — Кыш ае бетмәде бит әле.— дип, атам тәрәзәгә карады. Елнын 2 дүрт фасылын яхшы белгәнгә, шул турыда сүз чыкса. • аңлатып үтми калмый иде: — Кышның кырык көне челлә булса, кырыгы һийлә. Челләсе узды, һийлә бетәргә берничә көн калды. Әжүз карчык ’ көннәре дә көйсез була. Аның алты көне кайвакыт җидегә дә сузыла. Шулар узып, ләкләк кары яугач, көннәр җылыныр. — Быел кыш та бик салкын килде. Берсенең өс-башына булса, берсенең юк дигәндәй. — Кышның кырыгына түзгәнне, кырык беренә ничек тә түзәрбез әле.— диде атам,—Күбе узып, азы калды. Акман-тукман артыннан синең сәверең3 килер. Атам сәверне ни өчен әнинеке дигәндер. Әмма ул айны мин дә яратам. Чөнки сәвердә болыннар чирәмгә төренеп, лаләләр чәчәк ата. Шуна күрә мин дә: — Их, тизрәк яз килеп, сәвер яңгыры яусын иде!..—дип ычкындырдым. — Өлкәннәр сөйләшкәндә кечкенәләр дәшми тора иде,—дип кисәтте анам. Мин телемне тешләрдәй булып юрган астына постым — Сәвернен бер ае хәмәлнен4 икесенә тора. Сәвер яңгыры диһкан- ны ел буена туйдыра,—дип, атам сүзен дәвам иттерде. — Амин, әйткәнен килсен,—диде әнкәй, яктыра төшеп.—Хәмәлне әмәл дип картлар юкка әйтми. Алла боерса, тиздән яшьнәп нәүрүз кн- лер Дөньяга ямь керер. Нәүрүз дигәч, минем дә күңелгә жан кергәндәй булды Чөнки нәүрүздә дөнья янара Кыш буена йокымсырап яткан җирләр кибеп, умырзаялар чыга. Күк йөзенә кошлар күтәрелеп сайрый башлый. • Кышнын сонгы «гнвсын үэбәклгр «карчыклар кеме» дип йергәлгр. • Апрель ае. • Май ае КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛР КӨНф — Бигрәк матур чакта була шул нәүрүз бәйрәме!—диде анам.— Бичара хатын-кыз. бер генә көнгә булса да. өй эшләреннән бушанып ял итә. күңел ача. Кыш буена өй эчендә тутыга башлаган күңелләр саф һавада булып, туйганчы сулыш ала, йөрәкләр талпынып куя. Ничек шуңа алланың рәхиме килде икән? — Син тагын алланы катыштырасың.— диде әткәй.— Аңа карап фикер йөртсәң, ул, киресенчә, хатын-кызның йөз күрсәтүен зур гөнаһка саный. — Алай булгач, хатын-кызга бер генә көнгә дә иректә булырга ярамынмыни? — һы... Адәм баласына ул ирек дигәнең артык нәрсә. Аерата хатын-кызга. Ирек өчен күпме җан кыярга, җәфа чигәргә туры килә. — Дөрес түгел. Кеше кайчан да булса, хәтта бер генә көнгә булса да, канат җәеп, сулыш алырга тиештер бит. Әнинең болай кабынып сөйләвең минем элек бер дә күргәнем юк иде. Димәк, гәп-гәштәк, күңел ачу мәҗлесләреннән тыш, дөньяда кешене бәхетле итә торган ирек дигән нәрсә дә бар икән. Революциягә кадәр үзбәк хатын-кызларының язмышы аерата кызганыч иде. Аларның гомере эчкәреге якның кысан читлегендә узып, йөзләре ирт.» саргая иде. Урамга чыкканда башларыннан пәрәнҗә төшмәде. Шуның өчен кешелек хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызларга бер генә көнгә булса да иреккә чыгу, уен-көлке белән бәйрәм итү Сөләйман дәүләтеннән дә зуррак1 булып күренә иде. Шуның өчен алар нәүрүз бәйрәмен таң яктысын көтеп алган кебек сагынып каршы алалар аңа багышлап җыр җырлыйлар иде. Башка якларда ничектер, бездә яз айлары яшьнәп, шаулап килә; ул көз белән кыш кебек астыртып гына шуышып килми. Яз башында күк йөзен куе болыт каплап ала. Күк күкри, яшен яшьни. Яз бөтен нәрсәгә тереклек сузышы өрә. Җылы яңгыры уҗым һәм чирәмнәрне юа, җир кочагында йоклаган җәнлекләрне уята. Далаларга яшел юрганын җәя.. Җиззахлылар нәүрүз бәйрәмен уздыра торган Котырбулак тавы итәгендәге Хуҗа газен бакчасы аеруча ямьле була. Анда өрек, алмагачлар чәчәк атып, болындагы бихисап лаләләрдән тирә-як алсу төскә керә иде. Нәүрүз бәйрәме гадәттә март аеның соңгы атнасында, чәршәмбе көнне була. Бала-чага аны гарәфә көнне 2 үк башлап җибәрә. Алар, карлыгач балалары кебек йорт борынча йөреп, яз килгәнен, иртәгә бәйрәм буласын хәбәр итәләр. Ул көнне бар йортларда да табын төрле конфет- прәннек, чәкчәк-бавырсаклар белән тула. Бәйрәмне котлап килгән балаларны. рәхмәтләр яудырып, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар. Безнең мәхәллә кешеләренең күбесе чәйрекәр3 булганга, бәйрәм алдыннан алар, гадәттә, икмәк өлгергәч түләү шарты белән, байлардан акча, бодай, дөге ярмасы алалар һәр кайсысы, үз хәленә карап, гарәфә көнне өс-башын яңарта. Әнкәй безгә күлмәк-ыштан, түбәтәй тектерсә, әткәй базарга барып читек-кәвеш сатып алып кайта иде. Ул көнне бар ишек алдында да бәйрәмгә хәзерлек бара. Җиткән кызлары бутган гаиләләр аерата нык әзерләнәләр иде. Алар кызларына ефәк күлмәк, хәтфә камзул тектерәләр. Алка, йөзек, беләзек, мәрҗән муенса юнәтәләр. Билгеле, болары да төрлечә була. Хәлле кешеләрнең кызлары өстендә атлас, ефәк, муеннарында алтын-көмеш булса, ярлы кызлары ситсы күлмәк, бикасап 4 яки квже-каМзул киеп, арзан гына муенса тагалар иде. 1 Халык әйтеме. - Бәйрәм алды көне. 3 Элекке заманда унышнын, бер өлешен түләү шарты белән җирне арендага алучылар. 4 Кулдан тукылган ефәк. Әнә, бүлмә түренә җыелган кыз-кыркын, бердәнбер квзгегә чиратлашын карый-карый, битләренә кершән, кашларына сөрмә тарталар. Моңа да осталык кирәк. Кызларның һәр кайсы үз кыяфәтенә карап буяна. Берсе киң кашына сөрмәне нечкә итеп сызса, икенчесе нечкә кашын киңәйтеп жибәрә, кашлары берберсенә тоташа я^а Өченчесе кершән сөрткән бит алмасына бәләкәй генә миң утырта. Шул мәлне тәрәзә төбендә егетләрнең җырлаган тавышы ишетелә; Кара кашлы нечкә серчә, Җаныйга суз әйтә күрмә. • Чибәр кызга юк суз әйтсәң. Елар кашындагы сврыә. Бүлмәдәге кызлар, лачыннан курыккан күгәрчен кебек чыр-чу килеп, бер почмакка җыелып йөзләрен яшерәләр. Кыюраклары сагаеп кына тәрәзәгә карый. Кайсысының егете шулай, койма яки карагач артына яшеренеп, үз сөйгәнен күзләде икән? Ләкин ишек алдында беркем дә күренми. Кызлар тынычлана төшеп, яңадан көзге янына җыелалар. Гашыйкның тавышы яңадан кабатлана. Сврыәсез дә матур күзләрен. ' Балдин татлы әйткән сүзләрең. Кызлар инде, урыннарыннан кубып, көлешә-көлешә ишек алдына чыгалар... Ә бәйрәм көнне мәхәллә урамнарына таңнан ук халык тулган була Барысы да матур итеп киенгән, йөзләрендә шатлык булыр. Төрле яктан кәрнәй, сорнай тавышлары яңгырый. Күн тә үтми, Уратүбә, Ннҗан, Рә- ват, Аккургап, Такчи, Мөлкә, һавас мәхәлләләреннән жыелган халык төркем-төркем булып тау итәгенә таба агыла башлый. Арбаларга келәм, палас, казан-табак, азык-төлек төялә. Кайберәүләре атка, ишәккә, дөягә атланган, ә күбесе җәяү генә бара. Малайлар, тузан туздырып, әрле-бирле чабалар. Читән арбага тезелеп утырган кыз-кыркыннар «Яр-яр» *ны җырлыйлар. Кыскасы, халык язгы ташкын кебек дулкынлана-дулкынлана Хуҗа газен бакчасына таба агыла. Ә күк йөзе чалт аяз. Анда бер генә болыт әсәре дә күренми. — Кичә генә әле чиләкләп яңгыр койган иде, ә бүген көн нинди матур! — ди чәчәванын башы өстенә күтәргән бер хатын. — Әйе, Җиззахлылар бәхетенә, алланың кодрәте белән, көн үзгәрде дә куйды! — ди янәшә атлаучы икенче хатын. Чынлап та кичә кук йөзен кара болыт каплап, яңгыр яуган иде. Ә бүген яңгырдан соң кырдагы чирәмнәр, яфраклар тагын да яшелләнә төшкән. Юлда тузан басылган. Арыктагы сулар ярларыннан чыгардай булып ашкынып ага. Мин халык арасында узган елны гына әле кияүгә бирелгән күрше кызын күрдем. Унөч-ундүрт яшьтә генә булуына карамасган. ул инде кулына бәби тоткан. Ә йөзе кипкән яфрак гөсле саргайган. Арттан килүче хатыннар шуны сөйләп алдылар: — И бичара, йөзек кашы кебек матур кыз иде. Хәзер — карарлыгы да калмаган. Буйга җитмичә кыз баланы иргә бирү әнә нишләтә Бер бала табуга ук кипкән, мескенем,— ди берсе. — Мыжгылдык кайнана типкесе дә тими калмагандыр Болай булгач. озак тормас инде. Нәүрүз бәйрәмен соңгы тапкыр күрүедер мескеннең,—ди икенчесе көенечле генә. I Килей омткапла җырлана горгав халык ашры. НӘЗИР СӘФӘРЕЬ ф КАРТ Ы111ЛЫ ҺӘМ ӨМТЛЛЬ КӨН ф Бу сүзләрдән мин калтыранып киттем. Адымымны кызулым төшеп, күрше кызның йөзенә карадым. Чынлап та аның кыз чагындагы чырае сүрелгән Матур кара күзләре эчкә батып кергән. Узган елны тагып чыккан алкалары да юк. Күрәсең, алар хәзер яшь анага шатлык китер* ми. Ул моңлы күзләрен җиргә төбәгән... Бу бит шәригать кануннарының, хатын-кызларга карата булган коточкыч гаделсезлеге. Мөселман дөнья-' сында күпме кызлар шулай, чәчәк атмыйча, якты дөньяны күрмичә, бала, гына көенчә кияүгә бирелеп, харап булалар! Табигать бүләк иткән- бөек мәхәббәт тойгысыннан мәхрүм ителеп, күрмәгән-белмәгән кешегә,, атасы, хәтта бабасы кебек картларга бирелеп, йөрәкләре кайгы-хәсрәт кичергәнгә, бик иртә дөнья куялар. Шуңа күрәдер инде, хатын-кызга | нәүрүз бәйрәме аерата кадерле. Алар елына бер генә тапкыр булса да иреккә чыгып, дөнья кайгыларын онытып торалар. Яз аеның саф һавасында табигать хозурына чумалар, язгы йомшак җил йөзләрен сыйпап иркәли. - — һай, бигрәк матур да соң бүген көне! — ди тагы бер хатын — Нәүрүз бәйрәменә исән-сау җиткергән аллаһы тәгаләгә шөкерләр булсын! . Янәшәдә генә баручы яшьләр арасыннан кемдер шөлдерле даирә уйнап җибәрде. Калганнары шуның тавышына ияреп җырлый башладылар. Ике-өч егет, алга чыгып, биергә керештеләр. Җиде-сигез чакрымлык юл уен-көлке белән узылганга, сизелми дә калды. Хуҗа газер бакчасында ирләр бер төркемгә, хатынкызлар икенче төркемгә бүленделәр. Дәвамы бар