Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАБАШ КҮЛЕНДӘ

Ятып торган гаять зур хайванның сыртына охша- I ган Карабаш тавы итәгендә, вак таллар ышыгында гомер-гомер тыныч кына агып яткан Зәйне нефтьче комсомоллар буган да, бик зур буа хасил Д булган. Буага маймыч җибәргәннәр, балык мыж килеп үрчеп, үсеп ята. Буаны комсомоллар буаСЬ| да* Карабаш күле дә, хәтта Карабаш диңгезе jMK ДИП тә җибәрәләр. Диңгез дисәң, бик зурдан кубу булыр, буа дисәң, хәтере калыр, бик кечерәйтеп, ямен җибәреп әйтү булыр дигәннәрдер, хәзер аны авыз тутырып Карабаш күле дип йөртәләр. Без — Сафуан, Тәлгат, мин — хатыннарны, бала-чагаларны ияртеп, Карабаш күленә ял итәргә килгән идек. Тәлгатнең моторлы көймәсе бар. хатыннар ятьмә, сумка белән азык-төлек күтәргәннәр. Күңелләр көр, кәефләр шәп чак. Күктә йөзеп барган бәләкәй генә күгелҗем болытның шәүләсе тау сыртыннан шуып бара. Карабаш күле, чын диңгезгә охшарга тырышкандай, зурзур дулкыннарын шап-шоп ярга бәреп яткан була. Күл буенда рәхәт, җиләс икән, суның салкын сулышы күңелләрне күтәреп, ничектер сафландырып җибәрде. Тәлгат яр буенда чайкалып торган көймәсенә моторын беркетеп куйды, аннары төенчекләре, сумкалары белән хатыннарны утыртты, бала-чаганы төяде. Дөп-дөп итеп мотор кабыну белән көймәгә җан керде, ул салмак кына кузгалып, алга ыргылды, карлыгач кебек кыеклатып, киң дуга ясап зәңгәр су өстен сыздырып-сөздереп кенә китеп барды. Хатыннарның косынкалары җилфердәде, бала-чаганың, кош тоткан кебек, шат чырайлары ялтырап калды. Очтылар гына. Без бер папирос тартып бетергән арада көймә тагын күренде. Тәлгат безне алырга килеп тә җитте. Сафуан белән тәвәккәлләп, көймәгә кереп утырдык. Кузгалдык, кыеклатып, дугалатып күл өстенә кереп тә киттек. Тыгыз җил куенга керә, тәнне кытыклый, чәчләрне тарата. Зәп-зәңгәр су өстеннән очып кына баруы, һай, хозур икән. Под ним струя светлей лазури, Нод ним луч солнца золотой... Карабаш тавының текә итәге буйлап, суны ярдырып барабыз. Ярда кояшта кызынып ятучылар, кармак салып утыручылар ялты- pan торган җиңел машиналары янында трусиктан гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә кайнашкан һавалы агайлар, кыйммәтле бюстгальтер кигән, бөдрә чәчле тәкәббер ханымнар күзгә чалынып кала. Әнә яр читендә генә ак күлмәкле бер хатын белән бер малай утыра. Болар кояшта кызынмыйлар, күзләрен бер ноктага текәп, иякләрен тезбашларына куеп, тып-тын уйга талганнар. Малай юа-юа уңган кызыл күлмәк кигән, хатынга сырышып, боек кына утыра; уйнамый, сикерми, таш ыргытмый, боларның кайгылары бардыр, кайгылары күлнең нәкъ шушы урыны белән бәйледер дип уйладым мин. Ялт итеп үтеп киткән көймәгә алар күтәрелеп тә карамадылар. Күл уртасында йөзек кашы чаклы гына яшел утрау бар икән. Шуннан безнең балалар сикерешә-сикерешә кул болгадылар. Көймә утрауга килеп төртелде, мотор тынды. Без утрауга төштек. Тәлгат хатыны белән Сафуан хатыны, чыбык-чабык җыеп, учак тергезеп яталар, минем хатын газета җәеп табын әзерли. Болар балык кыз- дырмакчы, чәй кайнатмакчылар икән. Без трусиктан гына калып, утрауны бер әйләнеп чыктык. Үзебезне Робинзоннар итеп хис иттек. Сафуан белән Тәлгат көймә койрыгыннан суга сикереп, атлар кебек пошкыра-ношкыра чума, йөзә башладылар. Бала-чага чыр-чу килеп су керә, су чәчрәтә, сөенечнең иге- чиге юк. Ун ел инде суга сикергәнем, ялан аяк йөргәнем юк иде. кыргыйларга әмма рәхәттер бу дөнья. Мин йөзә белмәгәч, билдән суга кереп, тегеләрнең бәхетеннән кенләшәкөнләшә, җыр җырлаган булам. Суда Сафуан йөзәдер лә. Су салкынын сизәдер шул, сизәдер. Табагызда бер балык бар. Шул балык аның үзәген өзәдер, шул... Судан күшегеп чыккач, халык табын янына кырын-ярын яткач, уен-көлке бетте. Балык гаҗәп тәмле, ә чәй... Мондый чәйне гомергә эчкән юк иде кебек. Көн сүрелә төшкәч, шау-гөр кузгалып кайтырга җыена башладык. Тәлгат башта хатыннарны, бала-чагаларны төяп алып китте, аннары безне алырга килде. Юеш чәчләрне җил киптерә. Тагын текә тау итәге буйлап элдерәбез. Бәйләнде бит миңа ике юл шигырь, дога кебек укып барам: Под ним струя светлей лазури, Над ним луч солнца золотой... Кояшта кызынучылар киткәннәр инде, кармак салып утыручылар да сирәгәйгән. Теге хатын белән малай һаман хәрәкәтсез утыралар. Малай хатынга сыенып, башын иеп, суга текәлгән, хатын баягы- ча тезләрен кочаклап, ияген тез башларына куеп, алдына карап утыра. Без утрауда күпме юанганбыздыр, ә алар кузгалмаганнар да. Күк йөзеннән соры болытлар ага. су да ачык зәңгәр төстән күгел- җемкара төскә керде, салкынча җил исә башлады. Ятып торган гаять зур хайванны хәтерләткән Карабаш тавының төсе, яме үзгәрде. Ул моңайган, язмышына буйсынган, юашланган ятим кебек, төсе дә эчпошыргыч соры, бертөрле, күңел биздергеч иде. Мин артка борылып карадым, соры тау фонында бәләкәй генә ак һәм кызгылт нокта булып, хатын белән малай утыра иде. Миңа кинәт күңелсез булып китте, шушындый көндә ял итеп, күңел ачып йөрү гаеп эш кебек тоела башлады. Берәүләргә бәхет, шатлык. икенчеләргә кайгы-хәсрәт китерә дә тора шул бу дөнья. Байтак еллар үтте. Шул тау итәгендә ак күлмәкле хатын белән уңган күлмәкле малай һаман моңаеп утыралар кебек тоела әле.