ГЕРОЙ КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘКЛӘР
... не рәсеме. Сугышта аны һәр солдат, һәр офицер йөрәге янында — гимнастеркасының сул як кесәсендә, партия һәм комсомол билеты белән бергә йәртә иде. «Кайнар сәлам, әни, фронттан.— дип башлады Мингали хатын,— язмый торуым эчен ачуланма. Эш бик тыгыз булды бу арада, һаман алга барабыз. Күңелләр күтәренке хәзер. Көн саен туган илебезнең чигенә якынлашабыз. Мине озатканда «шул мәлгуньне тизрәк җиңеп кайтыгыз» дигән сүзеңне бер дә онытмыйм, әни. Нинди генә явызлык эшләмәгән фабезнен җирдә. Шәһәрләр урынында — тузан һәм таш өеме. Авыллардан мичләр генә ть.рпаеп калган. Фашистларга яңа туган яшь баланы да, көчкә йөри торган карт бабайны да чәнчеп китү берни түгел. Шулерны күргәч, нәфрәт ташый, явызлардан тизрәк үч аласыбыз киләп. Мингали язган кәгазь битенә күз йөртеп чыкты. Аннары тагы берничә юл өстәде. өчен казылган чокырлар аша да уздылар алар. Безнең укчыларны туктатырга теләп, немец берничә мәртәбә контратака оештырырга маташып карады. Ләкин Гобәйдуллин пулеметчылары аларны һәр тапкыр җиргә сыенырга мәҗбүр иттеләр. Шактый гына солдатын югалткач, дошманның уты кими башлады. Тагын бераздан бөтенләй туктап калды. Лейтенант Гобәйдуллин берсеннән берсенә шуышып, пулемет ячейкаларын әйләнеп чыкты. Агарга яңа ату секторлары билгеләде. «Менә әле рәсемеңә карап утырдым. Картайгансың, әни, битеңдә җыерчыклар арткан. Тимергали абыйның үлемен авыр кичерәсеңмени? Нишлисең, сугыш корбансыз булмый инде. Үзеңне сакла, әни, артык кайгырма. Бу сугыш безгә генә түгел, илгә килгән афәт. Төшенкелеккә бирелмә, әни, нык бул. Тимергали абый өчен мин үзем исәп-хисапны өзәрмен». Аннан соң ул колхоз хәлләрен сорашты, туган-тумачаларына сәламнәр язды һәм өчпочмаклы конверт ясап, хатын планшетына салып куйды. Тәбәнәк буйлы, нык гәүдәле, ачык йөзле бу яшь офицерны тормышта шат күңелле, сугышта кыю һәм түзем булганы өчен яраталар иде. 1943 елның сентябрендә Молочная елгасы буенда булган сугышларда Мингали зур батырлык күрсәтте. Көз. Урманнар алтын-сары. Немец әнә шул күз явыңны алырдай матур урманнарны кисеп, Германиягә озата. Партизанлы урманнарга бомба, снаряд яудыра. 309 нчы укчы полк гвардиячеләре 27 сентябрьдә һөҗүмгә күчтеләр. Алар, лейтенант Гобәйдуллин взводы пулемет ларының көчле уты ярдәмендә беренче сәгатьтә үк дошман оборснасын өзеп, алга баруларын дәвам иттеләр. Танкларны үткәрмәү — Бу тынычлыктай яхшылык көтмәгез, егетләр.— диде ул пулеметчылар'а.— Дошман мәкерле хәйлә кора. Ут ачарга әзер торыгыз. Мингали дошман ягына куэ йөртел чыкты да. телефонист Федороз окобына төшеп, планшетыннан карта чыгарды. Шул вакытта шинель җиңеннән карта естенә берничә тамчы кан тамды. — Бу нәрсә тагын? — диде ул, җиң эченә карап,— үзем берни сизмәдем— — Сез яралангансыз бит, иптәш лейтенант,— дип. Федоров аңа шинелен, гимнастеркасын салырга булышты. Яра авыр түгел иде. Ерактан килеп көче беткән пуля шинельне, гимнастерка белән эчке күлмәк җиңен үтеп кергән дә, беләкне аркылы чыга алмыйча, терәлеп калган. — Кара әле. Федоров, бу хәлне, ярый әле. шартлый торган пуля булмаган. — Бәхетегез бар икән, иптәш лейтенант. Әгәр дә кулны үтеп чыкса, туп-туры йөрәккә барып керәсе булган. Мингали, тешләрен кысып, ике бармагы белән ян яктан басып пуляны чыгарды күзәт. Федоров окоптан башын калкытуга кире иелде. Шунда ук алар өстеннән пулялар сызгырып үтте. Ул да түгел, окоплар артында миналар ярыла башлады. — Немец тагын килә, иптәш лейтенант. Хәл шәптән түгел. Мингали окоптан чыгып, пулеметчылар янына үрмәләде Немец артиллерия утына ышыкланып, өч яктан да якычлаша иде. — Әзер торырга! Якынрак килсеннәр, команда булгач кына ут ачарга! — Окоплар буйлап, взвод командирының шундый командасы яңгырады. Бер пулемет артына Мингали үзө ятты. Батырлык өчен дип мул гына төшереп алган гитлерчылар, әллә нинди кыргый авазлар чыгарып, акырыл-бакырып. гвардиячеләр позициясенә якынайдылар Ара-тирэ «Рус капут! Рус, сдавайся!» — дигән тавышлар ишетелде. — Хәзер бирәбез без сезгә «сдавайсяңне», якынрак кил әле... Окоплар өстендә очкыннар чәчеп, тирбәлә-тирбәлә, яшел ут шары күтәрелде Ул җиргә төшеп җиткәнче үк, пулеметлар эшкә кереште. Алар, тончыга-тончыга фашистлар өстене кургаш яудырдылар. «Максимка»ларда су кайнап чыкты. Лейтенант Гобәй- дуллин кул пулеметы белән әле бер, әле икенче флангка шуышты. Гвардиячеләр позициясен җиңел генә кулга төшерергә уйлаган фашист солдатлары. шундый көчле ут астына эләгеп, тәмам югалып калдылар, төрле якка кача башладылар. Кайсы корал ташлап, кулын күтәрде. Күбесе Украина җирендә, окоплар янында ятып калды. Рус җирен яуларга килгән немец солдаты әнә шунда үзе бик теләгән ике метр җирме тапты. Бу бәрелештә икенче талкыр яраланып, күп кан югалтудан хәлсезләнгән взвод командиры Мингали Гобәйдуллин сугыш кырын, сугыш Язган хатымны да почтальонга тапшырырмын, ял итүче пулеметчыларның да хәлен белермен дип, Мингали кеше буе тирәнлегендә казылган тар траншея буйлап үз взводы сугышчылары янына юнәлде. Сугышта сирәк кенә булса да ял көннәре дә булгалый бит Соңгы сугышларда талчыккан сугышчылар, оборонага туктагач, икенче эшелонга күчеп, үзләрен тәртипкә китерәләр. Мөмкинлеккә карап берничә көн ял итәләр. Ял дигән нәрсә шуннан гыйбарәт: тимер мичкәләрдә су җылытып, «мунча» көреләр, кием елыштыралар. Газетада сөртеп кесәсенә салып куйды. — Ярый,— диде ул, Федоровка карап.— исән-мин кайтсак, бер истәлек булыр. Федоров, противогаз сумкасыннан медицина пакеты чыгарып, лейтенантның ярасын бәйли башлады. — Кирәкми, Федоров, мин үзем дә бәйли алам,— диде лейтенант.— син тирә-якны ЗӘКИ а X МӘ ТҖ А Н О В ф ГЕРОИ КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘКЛӘР.. чан иптәшләрен калдырып китмәде Гвардияче яшь офицер бу сугыштагы тәвәккәллеге, кыюлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белен бүләкләнде. журнал укыйлар. Солдат капчыгында әвәләнеп, тузып беткән китаплар кулдан кулга йөри. Көн саен алга барудан, илебез чикләренә якынаюдан кәефләре күтәрелгән сугышчыларның күңелләрен тагын да күтәреп, йерәкләрдә дәрт арттырып, концерт бригадалары чыгыш ясый. -.Пулеметчылар землянкасындагы кечле келү тавышын Мингали ерактан ук ишетте.— Абрамов ни дә булса сейлидер.— диде ул үзе-үзенә һәм үзе дә елмаеп куйды, һәр взводта боегу-моңаюны белмәгән, гаҗәеп шат күңелле бер мәзәкче була. Гобәйдуллин взводында андый «почетлы эш»не моннан ике ел элек полкка килүенең беренче кенендә үк «клоун» кушаматы алган егерме яшьлек Тамбов егете Иван Абрамов үз өстенә алды. Авылда малай чактан ук бу кушаматка ияләнгән Иван беренче кеннәрдә, әллә авылдан берәрсе яздымы икән, дип уйласа да, артык игътибар итмәде. Миңа калса, маймыл дисеннәр, Полинам гына яратсын, дип тынычланды һәм тырышып хезмәт итә башлады. Клоун дигәннән, Иванның чыннан да ачуланыр урыны юк иде. Аның юри ясап куйган кебек, югары чөелеп торган җәенке борыны, яңак сөякләре чыгып торган куе сипкелле киң бите, уттай кызылсары җирән чәче бер күрүдә үк цирктагы клоунны хәтерләтә. Ләкин аның киң җилкәле, кин күкрәкле тигез, таза гәүдәсе, бер сугуда атны егарлык олы йодрыклары бу авыл егетенең табигать кочагында эш белән чыныгып үсүен аңлатып тора. Курку белмәве, эшне төгәл үтәве, турылыклы һәм беркатлылыгы өчен ихлас күңелле рус егетен взвод командиры да ихтирам итә иде. Землянка ишеге төбендә лейтенант күренү белән, сугышчылар көлүдән туктап, аягүрә бастылар. — Утырыгыз, егетләр, эшегезне дәвам итегез,— дип, Гобәйдуллин патрон ящигы өстенә урнашты.— Я, хәлләр ничек, нәрсәдән келәсез? — Билгеле инде, иптәш лейтенант,— дип елмайды сержант Никитин,— Абрамов* тан келәбез. — Нәрсә сөйли тагын? — Нәрсә сөйләсен, һаман шул Полинасын мактый. — Мактарлыгы булгач, нигә мактамаска, дөрес бит, Абрамов,— дип,— лейтенант Иванга күз кысып алды. — Дөп-дөрес иптәш лейтенант, болар мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләләрме соң? Өлкәннәре аны онытканнар ә бу яшьләре әле татып карамаганнар, көлә белми келәләр — Тукга, Иван, сүзне икенчегә борма,— дип бүлдерде аны үзбәк егете ефрейтор Ирназаров,— монда сүз сугышка керү алдыннан кемнең нәрсә уйлавы хакында бара. Саенко менә мин өни турында уйлыйм, ди. — Молодец, Саенко, дөрес эшлисең.— диде лейтенант, бер читтә шинель төймәләрен чистартып утыручы яшь сугышчыга борылып,— ана сүзен онытырга һич ярамый. — Ә мин әнидән яшьли калганмын, иптәш лейтенант,— дип бзшлады сүзен, мордва егете Гриша Осипов.— мине авыл халкы үстерде. Шуңа күрә сугышка керү алдыннан һәрвакыт авылымны, аның кешеләрен күз алдына китерәм. — Ә син ни уйлыйсың, Беридзе? — Мин, иптәш лейтенант,— диде Беридзе, өске иренендәге берничә бөртектән торган кара мыегын сыпырып алгач,— бары тик үч алу турында гына уйлыйм, фашистлар минем хатынымны үтерделәр. Ул медицина институтының соңгы курсыннан үзе теләп фронтка киткән иде. Кавказ тавы кадәр ачуым бар минем немецларга. Шул үчне кайтарсам, үзем үлсәм дә ризамын. — Син үләргә ашыкма, Гиви, алар минем дә абыемны үтерделәр. Үчне бергәләп алырбыз Без яшьләр бит әле. сугыштан соң менә дигән тормыш корырбыз. — Хәзер миңа да әйтергә ярыйдыр инде,— дип, моңарчы тыңлап кына утырган Абрамов та сүзгә кереште. — Ә мин, иптәш лейтенант,— диде ул,— барыбер шул Полинам турында уйлыйм. Аның чибәрлеген генә күрсәгез иде сез, егетләр, билләһи, һуштан язар идегез. Тулган ай кебек түгәрәк йөзле, тал чыбыгыдай зифа буйлы, шөпшә кебек нечкә билле — минем өчен заказ буенча гына туган диярсең. Ә эшкә дисәң, кулына күз иярми, көненә бишәр йөз көлтә бәйли. Арыш капчыкларын очыртып кына йөртә. — Нәкъ үзеңә охшаган икән,— дип кысылып куйды кайсыдыр. Землянкада тагын дәррәү көлү тавышы күтәрелде. — Туктагыз әле, тыңлап бетерегез, кеше сезгә дөресен сөйли.— Иван дәвам итте: ♦ ә күзләрен күрсәң, көлеп торалар. Аларның тирәнлегә кара диңгез кебек, үзең ■ кереп батарсың. - — Кара диңгезне күргәнең бармы соң? — Күрмәсәк күрербез, ерак калмады, шул якка барабыз бит.. Ь* га Кичке аштан соң гвардия лейтенанты Гобәйдуллинны батальонның күзәтү пунк- — тына чакырдылар Анда Мингалине батальон командиры, Хәсән күле янындагы бәре- £ лешләрдә үк Сугышчан Кызыл Байрак ордены алган, Халхин-Гол операциясендә а катнашкан кадровый офицер, майор Поляков көтеп тора иде. х — Я. хәлләр ничек, Мингали, ял иттегезме, пулеметчыларның кәефе ниндирәк’ = — Кәеф яхшы, иптәш майор, һөҗүм башларга боерык көтәбез. Безне туктарга ₽ мәҗбүр иткән теге калкулыктагы дзотларны юк итми торып, һич күңел тынычлан- £ мый. Шунсыз алга барыл булмаячак. — Менә шул турыда киңәшергә чакырдым да мин сине, иптәш лейтенант. Ул калкулыкны кулга төшерми торып, полк алга бара алмый. — Безнең взвод юлы естендәгесен безгә тапшырырсыз дип уйлыйм. — Дөрес уйлыйсың, Мингали,— диде комбат, без полк командиры белен уйлаштык та, шул д.отны юк итүне синең пулеметчыларга тапшырырга булдык, һөҗүм алдыннан ул биеклекне авиация белән артиллерия дә утка тотачак. Ләкин алардан соң да бөтен ут оялары тынып калыр дигән ышанычыбыз юк. — Ышаны тыгызны акларбыз, иптәш майор.— диде Гобәйдуллии честь биреп.— Приказыгыз үтәлер. Мингали батальон командиры һәм штаб начальнигы белән саубуллашты да землянкадан чыгып, үз взводы позициясенә ашыкты. Йөзләрчә кешенең язмышы өчен аталарча кайгыртучы ике өлкән командир озак кына Гобәйдуллии киткән якка карап тордылар — Менә, ичмасам, командир бу.— диде комбат, штаб начальнигына борылып,— нинди генә шартларда да югалып калмый. Кешеләрне оештыра, аларның ихтыярын, батырлыгын кирәкле урынга юнәлтә белә Иң авыр минутларда, беренче булып, үзе атакага күтәрелә. — Гобәйдуллии кебек командирлар белән сугышырга була, иптәш майор, аңа солдатлар ышана, тәвәккәллеге өчен яраталар Аның кул астында теләсә нинди эада- ииене үтәргә әзер торалар. — Ә бу инде, иптәш капитан, командир өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Сугышта бигрәк тә. Позициягә кайткач ук, лейтенант, отделение командирларын җыеп, алдагы һөҗүмнең бурычларын аңлатты. Ике көндә яхшы гына ял игиен сугышчылар, караңгы төшү белен, алгы сызыктагы окопларга барып урнаштылар. Лейтенант Гобәйдуллии элемтәче ефрейтор Абрамовны да үз окобына ияртеп килде Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, сөеп башкаручы Иван Абрамов, кабельдән бушаган катушканы бер читкә куйды да телефон аппаратын элемтә линиясенә тоташтырды, күрше взводларга, рота һәм батальон командирларының күзәтү пунктларына шалтыратып чыкты. — Элемтә эшли, иптәш лейтенант. __ Без монда килгәнне сизмәделәр өле алар.— диде лейтенант, кулы белән немецлар ягына күрсәтеп. — Сизсәләр дә әллә ни кыра алмаслар, иптәш лейтенант, соңгы кемнәрдә яңа көчләре килмәде. — Ачысы дөрес, Абрамов. Ләкин әнә теге калкулык итәгендәге дзотлар тагын комачаулаячак. — Иптәш лейтенант, һөҗүм башлангач та аны дөмектерүне миңа тапшырыгыз. Әнә теге яктан нүренмичә үрмәләп булыр дип уйлыйм. — Юк, Иван, сине җибәрмим мин анда,— дип елмайды Мингали,— берәр хәл булса, Полинага нәрсә дип җавап бирермен. Көтеп тора дисең бит. •— Бик көтә иптәш лейтенант, хат саен «тизрәк кайт»,— дип яза. Белми ул Иванның һәр вакыт кабер якасында торуын. Немец белән сугышуны колхозда сыер саву дип белә, ахрысы. — Көтүенә ышанасың, димәк?- Иван дәшмәде, ул, Полинасын күз алдына китереп, тынып калды. Каршы яктагы калкулыкны, нейтраль зонадагы ялгыз, вак куакларны, окоплар алдындагы җир өемнәрен төн караңгылыгыннан аерып, таң сызыла башлады. Батальон командиры әйткәнчә, яктырып бетүгә дошман позициясе өстендә безнең бомбардировщиклар әйләнә башлады, зенит туплары атарга тотынды. Калкулык өстендә каткан җир кисәкләре катнаш тузан һәм төтен баганалары күтәрелде. Немецларның тыл подразделениеләре һәм штабы урнашкан авыл өстендәге ялкын телләре күренде. «Илюшининар, эшләрен бетереп, кайту ягына борылганда, гвардиячеләр окоплары өстеннән дошман ягына миналар, снарядлар сызгырып үтә башлады. Лейтенант Гобәйдуллин, күзен дә алмыйча, бинокль аша каршы якны күзәтә. — Хәзергә эшләр әйбәт бара,— ди Мингали, Абрамовка борылып,— тикшер әле, батальон эшлиме? — Эшли, иптәш лейтенант,— ди ефрейтор һәм шундук трубканы аңа суза: — сезне комбат сорый. Майорның беренче сүзләрен ишетү белән, Мингали күңелләнеп, елмаеп куйды. — Гафу ит, дускай,— дип башлады комбат сүзен, Мингали алдында гаебе булган сыман,— кичәге ыгы-зыгы белән онытып җибәргәнмен... штабның барлык офицерлары исеменнән туган көнең белән котлыйм сине. — Игътибарыгыз өчен рәхмәт, иптәш майор. Шул каһәр суккан дзот турында уйлап, туган көнемне үзем дә онытканмын. — Дзот тирәсендә сак бул. Мингали. ул һаман кыймылдый. Миңа моннан яхшырак күренә. — Тырышырбыз, иптәш майор. — Ә туган көнеңне шул калкулыкны алып беренче ялга туктагач та үткәрербез. Нарком нормасында тотарбыз, колагыңны да тартырбыз. — Чәчтән йолкысагыз да сүз әйтмим, иптәш майор, һөҗүм генә уңышлы чыксын. — Менә ничек бит, Иван, бу сугыш белән картайганыңны да сизми калырсың,— дип, Мингали аңа телефонын сузды,— бүген миңа егерме бер яшь тулган. Ярый әле, комбат искә төшерде. „.Артиллерия уты кими башлагач ук гвардиячеләр окобы өстендә бер-бер артлы ике ракета күтәрелде. Алар җиргә төшеп җиткәндә, кулына пистолет тоткан, җилкәсенә автомат аскан взвод командиры окоптан сикереп чыкты да: — Алга, гвардиячеләр, минем арттан! —дип кычкырды. Пулеметчылар, дәррәү күтәрелеп, командир артыннан ташландылар. Ләкин йөз метрлар чамасы үткәч үк, калкулыктагы пулеметлар аларны җиргә ятарга мәҗбүр итте. Нишләргә? Нинди карарга килергә? Берсен берсе кысрыклап, Мингалинең башында төрле уйлар чуала башлады. Бер дзотның утын сүндерер өчен язмышлары үз кулына тапшырылган ничәмә-ничә егетне күрәләтә үлемгә куып булмый бит. Ни булса була, үзем барам, диде ул, катгый итеп, һәм автоматын кысыбрак тотты. Кинәт шул вакытта аның исенә халык шагыйре Мәҗит Гафуриның кайчандыр мәктәптә күңелгә ятлаган шигъри юллары төште: Килде шул кен: я үлемдер, Я җиңүдер — башка юк. Чын каһарман мондый чакта Курыкмас ае артка атламас. Меме ул, автоматын күтәрел,— сеэ калыгыз,— дигән ишарә ясады да мемкин кадәр җиргә сыенып, алга, дошман дзотына таба шуышты. Азрак бара да шинель җине болан тирен сертә, арттагы иптәшләренә карап ала һәм тагын үрмәли. Тезләр, терсәкләр кызыша, үзе һаман шул дзот турында уйлый. Аны тизрәк тончыктырасы, укчыларга һәм пулеметчыларга юлны ачасы килә. Ниһаять, дзот. Мингали үзеннән бары ун адымда аның ике пулемет кепшәее тырпаен торган амбразурасын күрде. Алар тыч да алмыйча командирларының һәр хәрәкәтен күзәтеп ятучы гвардиячеләр естеиә пуля сиптерүләрен дәвам итәләр Берсе туктагач, икенчесе тотына. Гобәйдуллии тагын бер адым атлады да, амбразурага тезәп, озын бер чират җибәрде. Пулеметларның берсе кинәт тынып калды. Кәтегмәгән бу хәлдән немецлар бер мәлгә каушап калдылар. Лейтенант тагын берничә адым амбразурага таба атлады. Шул вакыт икенче пулемет янындагы фашист, ачудан ярсыган офицерның күзләренә карап, пулеметтан тырылдатып алды. Гобәйдуллииның күз алды кинәт караңгыланып китте, кулыннан автоматы тәш- те. Берничә секунд эчендә, соңгы минутына кадәр, аның бетен тормышы күз алдыннан үтте. Хәлсез калган тәнне кезәи җыера башлады. Артык уйларга да, кетергә дә вакыт юк иде. Мингали иптәшләре яткан якка борылып карады да, соңгы кәчен җыеп, үлем чәчеп торучы пулемет естенә капланды. Дошман пулеметы да, лейтенантның куркусыз йорәге дә бер үк минутта туктап калдылар. Шул ук минутта гвардиячеләр, ура кычкырып, атакага ташланды һәм фашистларның теп терәге булган калкулыкны штурм белән яулап апды бу кәйне, туган иленә һәм хәрби антына турылыклы булып, халкы эчен яшь гомерен биргән гвардияче, тагар халкының батыр йерәкле улы лейтенант Мингали Гобәйдуллинга егерме бер яшь тулды. Башкортстанда герой туып үскән Оршәкбаш-Карамалы авылы мәктәбенә һем авылның бер урамына Советлар Союзы Герое Мингали Гобәйдуллии исеме бирелгән. Мәктәп пионерлары геройның гәүдәсе җирләнгән Херсон шәһәре пионерлары белән элемтә тоталар. Герой каберенә килеп, илгә турылыклы булырга ант игәләр. Герой каберендә чәчәкләр ята...