Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨНЬЯМ КЫЗЫКСЫНДЫРСА

... Харисның «Ак селге» исемле яңа җыентыгын 1 укып чыккач, андагы шигырьләрне элегрәк язганнары белән чагыштыра, янәшә куеп карый башладым. Шагыйрь тәүге әсәрләренә хас тотрыклы сыйфатларга, үз эчке табигатенә турылыклы кала алганмы? Бер күтәрелгән үрендә таптанмыймы? Йөрәк кылларын тибрәтә, укучыларны уйландыра алырлык шигырьләре күпме? Икеләнми әйтергә була, шагыйрь яшьлегендә тапкан ачышларына, форма һәм калып өлкәсендәге тәҗрибәләренә турылыклы калган. Ул элеккечә үк тар мәйданда төгәлләнгән тыгыз фикер әйтергә омтыла, лирик парчалары кыска һәм җыйнаклар. Әйтерсең лә аңа берничә минутлык регламент бирелгән дә, ул, рәиснең каш җыеруын көтеп тормастан, шул вакыт аралыгында күңелендә туган фикерләрен әйтеп калырга ашыга. Тыгызлык, детальне сайлап ала белү һәм афористик яңгырашлы, күп сыйдырышлы нәтиҗәгә омтылу да шуның белән аңлатыла. Сөйләм теле интонациясеннән үсеп чыккан җөмләләр, ачык һәм кискен буяулар аның фикерләү рәвешенә тәңгәл килеп тора. Җыентык белән танышкач туган беренче тәэсирләр әнә шундый. Инде «Ак сөлгепне авторның «Кайтаваз» исемле китабы белән башка яклардан чагыштыра башлагач, сыйфат үсеше дә күренә. Шагыйрьчең беренче китабында таркаулык, «йолкып алу>, юлда очраган һәр теманы «йотып барырга» омтылу үзен нык сиздерсә, хәзер ул теманы, образны эзләп- сайлап ала. Бер үк шәхескә, бер үк проблемага багышланган әсәрләрне циклларга, шигъри бәйләмнәргә җыйнау да шул хакта сөйли. Җыентыктагы иң отышлы, «йөрәк кылларын тибрәтә» алырлык иң уңышлы әсәрләр туган §§§ Р Харис. Ак сөлге. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел. илгә, аның ямьле-тәмле табигатенә. шул хозурлыкның, байлыкның бердәнбер хуҗасы булган кешене олылауга багышланган. «Дөньям кызыксындырса...§§§, «Яфрак» исемле шигъри бәйләмнәр шундыйлар. «Дөньям кызыксындырса...» дигән бәйләмнең исеме беренче карашка лирик геройның интим кичерешләре, мәхәббәт-са- гь!шы, шатлыккайгысы, кыскасы, рухи дөньясы турында сөйләүне вәгъдә итә, шуңа әзерли кебек. Ә шагыйрь исә сүзне Татарстанга, икмәккә, табигать яменә дан җырлаудан башлап китә. Алга таба лирик repot 'Ың интим дөньясы да өзелмәс җепләр аша шул изге төшенчәләргә барып тоташа: Син безне тудырдың үстердең. Тик сиңа бурычлы мәңге беэ. Юк бит ул тагын бер синдәй җир — Язың — яз1 Җәең — җәй! Көзең — көз! (сТагарстаным чинеи> ) Шигырьдәге шәхси интонация публицистик ялкын белән кушыла, лирик геройның эчке кичерешләре киңәеп, иркенәеп китә, башка меңләгән шәхесләрнең сөенеч- көенечләренә килеп кушыла. Р. Харис туган илне публицистик аһәң ярдәмендә данлау белән генә чикләнми. Шигырьдән шигырьгә бу мәхәббәтнең конкрет эчтәлеге ачыла бара. Туган ил —иң олы һәм туры хаким, бөек һәм гали хакыйкать. Шагыйрь оптимизмының нигезен Р дә дә туган илнең мәңгелегенә ышаныч ята: Җирдән туган нәрсә Үтерә алмый Җирне. Тәмуг йоткан атом тәше. Барлык атом тешен тоткан кеше... Барысы да. Барысы да Җир баласы... Җирдән туган нәрсә Үтерә алмый Җирне — Җиргә Мәңге исән каласыШ (•Ышанычы) Берише әсәрләрендә шагыйрь туган илебезнең бүгенге халәтен чал тарих бизмәненә салып карый, дөресрәге, хәзергене үткән белән чагыштырып сурәтли. «Укыйм, җырлыйм...» исемле шигырьдә хәзерге төшенчәләрне тарихи ассоциацияләр аша гәүдәләндерүнең уңышлы алымы табылган. Шигырьдән күренгәнчә, «Татарстан» «дастан» сүзе белән рифмалашуга сорап тора икән. Дастан исә — халык тарихының шигъ- риләштерелгән елъязмасы. Аның үзәк герое — халык улы Алып батыр: Уйлыйм — Дастан! Күл алдыма Алып батыр күтәрелә Тарихтан, астан. һәр дәвер дастанны үзенчә үзгәртә, аңа үз хикмәтләрен өсти. Алып батырлар дастаны хәзер ни хәлендә? Аның дәвамы бармы? Бар икән: Дәвамы аның Татарстан— Татарстан — яңа дастан. Шагыйрь кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт турында күп уйлана. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирлауга багышланган уңышлы шигырьләр китапта аз түгел; «Коела яшел яфрак..», «Яфракларың — гәрәбә..», «Җир — чәчәк»,— дигәч. ». «Яктылык тәме», «Өянке» һ. 6. Соңгысында, мәсәлән, яшәргә омтылыштан да көчлерәк хис юк дөньяда, ул үлемнән, вәхшилектән өстен дигән фәлсәфи фикер уздырыла. Шигырь икс планлы булуы, динамикалы сюжеты, психологик киңлеккә омтылуы белен до үзенчәлекле Шул ук темага тартылып торган «Яфрак» шигыре — р. Харис поэзиясе өчен иң характер лы әсәр. Ул сәнгатьчә шартлылыкка, хыял итүгә корылган. Лирик герой олы дөньяны аның аерым кисәкләре, сызыклары аша таный. Хәер, бу әсәрдә тышкы эффектка да өлеш чыгарылган. «Агачта иң көчле нәрсә — иң кечкенә нәрсә. Ул— яфрак», ди шигыйрь. Алдарак бу метафорик силлогизмның мәгънәсе ачыклана төшә Билгеле, яфрак тамырдан башка яши алмый. Шул ук вакытта, яфрак үсмәсә, тамырның да, кәүсәнең дә кыйммәте югала. Ахырдан автор бу чагыштыруны кеше тормышына күчерә: «Мин — яфрак. Тормышны мин агач итеп күрәм». Димәк, кеше табигатьнең яфрагы да, тамыры да булып чыга. Бу шигырьдән күренгәнчә, Р. Харис метафорага кин таяна. Шуннан башка ул, бәлки, шагыйрь булудан ук туктар иде «Яфрак» шигыре «агач — күккә төбәлгән елга» дигән метафора белән башланып китә Алдарак шагыйрь бу метафораның мәгънәсен ачыклый, аны җирдәге тереклек һәм кеше белән бәйли. Ш. Әхмәдуллин «Казан утлары» журналында басылган «Уйланырга кирәк...» исемле рецензиясендә әлеге метафора белән килешми. «Агач — күккә төбәлгән елга», дип эндәшүгә каршы гади укучылар керфек тә какмаячаклар», ди ул. Бәлки, бу метафора бик үк уңышлы түгелдер. Тик миңа рецензентның аргументы сәер тоелды. Кем ул «гади укучы»? Бары натуралистик сәнгатькә табынган примитив укучымы? Әллә башка кешеме? Бәлки, укучы, керфек кагаргамы, юкмы икән, дип уйланып тормастан, шигырьне тулысынча укып чыгар һем төплерәк бәя бирер! Р Харис әсәрнең эстетик ләззәтен берьюлы ачып салмый. Ул укучысыннан баш ватуны, шигырьнең эченә үтүне, структурасына керүне, Ш. Әхмәдуллин әйткәнче, уйлануны таләп итә. • » Соңгы елларда поэзиянең халыкчан, милли нигезләре турында сөйләшүләр күп булды. Биредә иң кыены — халыкчанлык белен милли бизәкләр традицион образлар һәм борынгыдан килгән йолалар арасындагы дөрес мөнәсәбәт булдыру. Хәзерге поэзия аларны ничек һәм нинди күләмдә шигырьдә эретә ала? Р. Харис та 6/ мәсьәләгә җавап эзли. «Йола» шигырендә ул халкыбызның аңына һәм рухына сеңгән уңай йолаларны сакларга әнди Һәр я>(п тенте оешу Йоланы яңадан яңарта. Күрәсең, халыкның смете һамон да яшидер аңарда. Шагыйрь халык йоласын кеше күземе артык чалынмаган гадәти детальләрдә эзли. «Чулпы», «Ак сөлге» шул юлда туган әсәрләр. Ак сөлге —татар кешесенең даими юлдашы. Ул сабан туйларында, беләкләргә куәт биреп, билгә ята, яшьләрнең туен бизи, ир-егетләрне көрәшкә озатып җилферди, хәләл канны сөртә... Үзәк шигъри образ, үзенең шигъри һәм семантик функциясен һәрьяклап ачып, олы фикергә алып килә: Син бит үзең дә халкымның Күңеле тесе — Сөттән сеңгән зур пакьлекнең Бер көзгесе. Ак сөлге образы поэзиядә еш очрый. Ләкин бу традицион образга таянып, халык күңеле, халык характеры турында шундый зур фикергә алып килгән шигырьне мин хәтерләмим. Күренә ки, аерым детальләр аша гомумиләштерелгән фикергә алып килү юлында эзләнүләр кызыклы ачышларга китерергә мөмкин икән. Җыентыкта татар халкының батыр улларына, тарихи шәхесләргә, поэзиябезнең якты йолдызларына багышланган әсәрләр дә әһәмиятле урын алган. Халкыбызның батыр улы һәм талантлы шагыйрә Фатих Кәрим истәлегенә багышланган цикл кызыклы эшләнгән. Автор өлкән әдипнең иҗатына тулы бәя бирүгә дэ, аның тормыш юлын ачыклауга да дәгъва итми. «Синең йөрәгең тибә...» циклында ул үзен һәм башка бик күпләрне борчыган ике сорауга җавап эзли. Беренчесен Фатих Кәримне каһарманлыкка һәм соңгы чиктә үлемсезлеккә алып килгән илаһи көчнең серен, чыганагын ачарга омтылу дияр идем. Бу проблема «Фатих Кәрим...» шигырендә куела: Җәлил үлде.,. Син— Мулланур. Үлде Шамил Усманов., Беләм. беләм — Үлеп була Үлемнән өстен калып. Үлемне идеаллаштыру юк биредә. Киресенчә, шагыйрь «ничек үләргә кирәген өйрәнергә килмәдем», ди. Героизм исә совет кешесе характерының эчке бер хасияте итеп карала. Ф. Кәримне үлемсезлек ярларына алып чыккан көч бу шигырьдә генә ачылып җитми әле. «Өченче ядрә» шигырен укыйбыз: Үз тәнеңдә яра ярамыни?.. Сызлаулары бары үзеңә. Кеше ярасыннан гомер буе Сызлануга ннчек түзәргә? Кеше ярасыннан сызлануга ничек түзәргә? Бик гади һәм уңышлы әйтелгән. Бу юллар Ф. Кәримгә дә. авторның үзенә дә карый. Ике тапкыр яраланган Фатих Кәримне «кеше ярасы», ил ярасы өченче ядрәгә каршы атакага күтәрә дә инде. Бәйләмне бәйләм иткән икенче үзәк мотив — халыкны шундый олы йөрәкле улларыннан мәхрүм иткән иҗтимагый явызлыкны фаш итү, аны хурлык баганасына терәү. «Төке- рәм мин бу дотларга...», «Кипарислар», «Юл буенда дотлар кала...», «Төш» шигырьләрендә автор, гуманизм һәм кешелеклелек байрагын югары күтәреп, фашизмга каршы көрәшә. «Төш» шигыре өстә аталган кардәшләреннән эчке егәре һәм символик юнәлеше белән аерылып тора. «Төш» шигырендәге кебек композиция Р. Харисның күпчелек әсәрләренә хас. Ул вакыйганы, образны, теге яки бу күренешне үстерел киләкилә дә, иң соңгы юлларда сюжет үсешенә көтелмәгәнрәк юнәлеш биреп куярга ярата. Шигырьләренең бетеме еш кына афористик яңгырашлы, төгәл һәм кискен була. Әйтик, «Төкерәм мин бу дотларга...» шигырендә ул дошман дотлары, үзенең аларга мөнәсәбәте турында сөйли дә, вакыйга-кичереш үсешен түбәндәгечә төгәлләп куя: Дошман дотыннан дошманның Йөрәгенә атармын! «Юл буенда дотлар кала...», «Аның кабере янында уйланулар», «Өченче ядрә» шигырьләренең дә композициясе шундый ук. Кыскасы, Р. Харис шигырьнең нигезе итеп тормыштагы гади фактны ала да, шуңа таянып, киңрәк йомгак ясарга, фактның фәлсәфәсен, сүлен «сыгып чыгарырга» омтыла. Нәби Дәүли әдәби ел йомгакларына багышланган докладында Фатих Кәрим турындагы шигъри циклга уңай бәя бирде. Ләкин шул ук вакытта ул Р. Харисның ЛАулланур Вахитовка багышланган әсәрен «юкка чыгарып» ташлады. «Яшь шагыйрь Ренат Харисовның, яңа форма эзләп, каш куям дип күз чыгарган чаклары да булды,— диде докладчы. Бигрәк тә Мулланур Вахитов турында язылган шигырьләре ми- нем чәчләремне ура торгызгач иде». Чынында Н. Дәүли мактаган «Синең йөрәгең тибе...» шул ук «Мулланур» әсәреннән усеп чыккан цикл. Шул ук кузәтүчанлек, үзенчәлекле сюжет һам шундый ук ачык метафора. Нәби Дәүлинең «Мулланур.ны кабул итмәвенең сере алдагы юлларда тулырак ачыла. Ул болай ди: «...Элегрәк елларда бер теркем яшьләр поэзиядә «новаторлык» белән шактый озак газапландылар. Аларның баскычлап та, «аткырылып-тот- кырлап» та, «ак шигырь», «зәңгәр шигырь» ител язган тәҗрибәләре еш күренгәләде». Бу бәхәс күптәннән килә. Биредә аңа керешеп торуның хаҗәте юк. Тик шуны гына искәртәсе килә: яшьләрне форма өлкәсендәге эзләнүләрдән тыярга, аларга үз зәвыгыңны, үз тәҗрибәңне көчләп тагарга тырышу поэзияне баетмаячак. Эзләнүләр, экспериментлар аша үз юлын табарга тырышкан шагыйрьне ниндидер әзер калыпларга буйсындырырга тырышу поэзия үсеше өчен бигрәк тә зарарлы. Хәзер «шак- мак-такмаклары» үз урынына куелган шома шигырь белән генә укучыны канәгатьләндереп булмый. Эчтәлек һәм тирәнлек таләп ителә. Әлбәттә, Р. Харисның барлык язганнары да камил сәнгать әсәре дип уйларга ярамый. Мондый нәтиҗә таләпчән шагыйрь һәм тәнкыйтьче булган Ренатның үзенә дч көферлек булып тоелыр иде. Шәйхи Маннурның «Кеше, исәнме!» мәкаләсендә әйтелгән тәнкыйть сүзләрендә дә хаклык бар. Тик елкән әдип безнең бүгенге поэзиягә, хәзерге кеше фикерләвенә хас үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча, таррак аспекттан чыгып караш ташлый. Бу хәл яшьләр поэзиясен бер яклырак аңла/га алып килгән. ...Р. Хархсның неологизмнарга, башка фәннәрдән алынган терминнарга мәхәббә те зур. Үте яңачалык «Мин — галәм» поэмасын кабул итүне кыенлаштыра Шул поэма унае белән, шагыйрь иҗатына хас бер күренешкә игътибарны юнәлтәсе килә. Алда- рак күргәнебезчә, аны тарих, батырлык үзенә җәлеп итә. Шагыйрь романтиканы һәм илһамына канат бирерлек идеал геройны эзләп еш кына үткәнгә борылып карый «Мулланур», «Салават һәйкәле белән саубуллашу» (анда: «кеше булып калу белән алла була алу — бер» шикелле матур юллар бар) әсәрләре, Фатих Кәримгә багышланган шигъри бәйләм — моның ачык мисалы. Шуның янына Дәрдменд турындагы циклны да өстәп булыр иде Тарихи образларга мөрәҗәгать итүдә, әлбәттә, бернинди зарарлы нәрсә юк. Киресенчә, ул мактаулы күренеш. Шулай да заман темасы — поэзиянең җаны дигән хакыйкатьне истән чыгарырга ярамый. «Мин — галәм» поэмасы чор темасына багышланган. Ләкин Ренат бу әсәрендә яшьләр поэзиясенә хас бер кимчелектән котыла алмаган. Бүгенге романтика турында сүз чыктымы, яшьләр шигъри телескопларын күккә юнәлтәләр. Поэзиянең йолдызстаны — кеше йөрәге, аның җирдәге тормышы, хезмәте читтә кала. Хикмәт темада гына да түгел. Р. Харис традицион темада да үз кыйбласын таба белә. «Мин — галәм» поэмасында исә кеше тонык чыккан Каләменә риторика чүбе урала. Башка әсәрләрендә дә бүгенге заман кешесе сәнгатьчә камиллеге ягыннан тарихи шәхесләр белән ярыша алмый. Хәер, бу җитешсезлек яшьләр поэзиясенә гомумән хас нәрсә. Олы эпик әсәрләрнең бетенлой диярлек язылмавы да шул хакта сейли. Замандашыбызның тулы канлы образын Р Харис кебек әметле яшьләр тудырырга тиеш тә инде. Теләсә нинди шагыйрь иҗатындагы шикелле, Р. Харис китабында тиешле ноктага тимичә «читкә» киткән әсәрләр дә бар Минемчә. «Ике шагыйрь» әсәре Ф Кәримнең портретына да, Шиллерның әдәби сурәтчесенә дә яңалык эстәми, «Тисен, ди, ядрә йереккә. .» исемле шигырьнең нигезенә салынган үэ-үэеңие корбан итү идеясе белән дә килешүе кыен. Шагыйрь уенча, кеше үлемнән куркырга тиеш түгел, чәнки бөек идея исән кала Батыр беек идеалларны, башкалар бәхетен яклап, һәлак булырга да мәмкин. Ләкин марксизм теләсә нинди «кешелекле идеядән», зур өмет һәм якты хыялдан Кешенең үзен югарырак бәяли. Алдынгы идея үзе кеше тормышына акыллы юнәлеш бирү максаты белән хәрәкәткә китерелә Кеше һәм кешелек юкка чыккач, идеянең (ул нинди генә алдынгы һәм прогрессив булмасын) гамәли файдасы калмый. «Киң ачыйк» шигырендәге «җиде ят»ны күңелләрдә аунатырга («дус- ишлер до. җиде ят та күңелләрнең болынында рәхәтләнеп аунасын») чакырган лозунг та соклану тойгысы уятмады «Үкенү җыры». «Юлда» шигырьләрендә фрагментлык, фикернең хикмәтен ачып җиткермәү үзен сиздерә Күрәне ки, Р Харис һәр шигырендә дә ачыш ясамый. Ләкин аның күпчелек әсәрләрендә поэзия сулышы, эзләнү рухы, сәнгать эзе сизелә. Форма калыбы, иҗек саны турында баш ватмыйча, эчтәлекнең табигый агышына ирек биргәндә ул кызыклы уңышларга юлыга. Р. Харис чорның динамикалы һәм омтылышлы хәрәкәтенә лаеклы шигъри юллар эзли. Ул — традицион бизмәннәргә сыешып бетми торган- рак шагыйрь. Фразалары, үлчәүләргә баш бирмичә, «тырпаеп» тора, прозаиэмнары халык җырының музыкаль иҗегендә тәрбияләнгән колакны тырнап уза. Моның сәбәбе ачык: шагыйрь, ритмика гармониясеннән бигрәк, фикер гармониясенә омтыла. Фикер гармониясе логик эзлеклелекне, эзмә-эз үсешне таләп итә. Логика алга чыккан очракларда хис кыерсытыла, шигырь мәкаль-әйтем дидактикасына тартыла. Менә шул төр поэзиянең бер үрнәге: Кылыч тотар өчен Кирәк Алып көче. Байрак тотар өчен Кирәк халык көче! Кылыч җиңсен өчен Кирәк хаклык көче. Байрак җиңсен өчен Кирәк пакьлек көче! (•Кылыч тотар ечен...») Р. Харис иҗаты турында тәнкыйть сүзе күл әйтелә. Фикерләр төрле. Берәүләр аны хискә караганда фәлсәфи фикергә өстенлек бирүче салкын, рационалист, дидактик шагыйрь, диләр (мәсәлән, Шәйхи Маннур), икенчеләре аны катлаулы язуда, шигъри дисциплинаны бозуда гаеплиләр (Нәби Дәүли), өченчеләре «гади укучы» белән өркетәләр (Ш. Әхмәдуллин), дүртенчеләре аның шигырьләрендә Дөрдмәндне кабатлау табалар (К. Латыйп), бишенчеләре шагыйрь иҗатында татар поэзиясенең матур традицияләренең яңача үсешен, эволюциясен күрәләр (Сибгат Хәким) һ. 6. Кыскасы, берәүләр аның шигъри тәҗрибәләренә югары бәя бирәләр, икенчеләре бөтенләй кабул итмиләр. Шунысы кызыклы, офыкта битарафлар бөтенләй күренми. Ул барысын да уйландыра, шатландыра яисә «чәчләрен үрә торгыза». Шагыйрь өчен бу күңелле нәрсә. «Ак сөлге» китабын да «салкын кач», битараф хис белән укучылар булмас дип уйлыйм.