Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

«КАЗАН УТЛАРЫ» БӘЙРӘМЕ УҢАЕ БЕЛӘН Билгеле булганча, шушы елның ман аенда «Казан утлары» журналының чыга башлавына 50 ел тулды. Республикабыз хезмәт ияләре бу олы бәйрәмне көтеп алдылар. тантаналы шартларда билгеләп уздылар Бәйрәмгә кадәр берничә ай буе Татарстанның төрле районнарында «Казан утлары»на багышланган конференцияләр, әдәби кичәләр үткәрелеп килде. Шундый кичәләрнең берсе 11 февральдә Лениногорск районының Муса Җәлил исемендәге колхозында булды. Журналның баш редакторы Г Ахунов кичәдә катнашучыларны журналның эш планнары, редакция портфелендәге зур күләмле яңа әсәрләр белән таныштырды, укучыларның күп санлы сорауларына жавап бирде. Журнал авторларыннан Ш. Бикчурнн «Каты токым» романыннан өзекләр. Җ. Рәхим яна хикәясен, Р. Валиуллин шигырьләрен укыды. Лениногорск музыка педагогия училищесы укытучыларыннан яшь композитор Ф Хөсиуллин, жырчы Ф Юсупов, студентлардан К. Валиуллина, Э Латыйпова, 3. Әхмәтжанова Татарстан композиторларының төрле елларда «Казан утлары» журналында басылган җырларын башкардылар «Казан утлары» журналыча багышланган тагын бер кичә 14 февральдә Ленино- горек шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Кичәдә язучылардан Г. Ахунов. Ill Бикчурнн. яшь язучылардан А. Хәсэнов, Ж Рахимов. Р. Вәлиуллиннар катнашты. Г. Ахунов шулай ук КПССның Лениногорск шәһәр комитетында булды, редакция, радио, «Союзпечать» хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште. КИТАП СӨЮЧЕЛӘР ҖАВАБЫ 1971 елда Украинада чыга торган «Рабочая газета» редакциясе үзенең күп санлы укучыларына «Сезнең иң яраткан азучыларыгыз кемнәр?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Газета редакциясенә алты меңнән артык жавап килгән. Украина китап сөючеләренең кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыганы түбәндәге таблицадан ачык күренә. РУС ӘДӘБИЯТЫ Михаил Шолохов — 1 180 тавыш Константин Симонов — 4ьи • Вадим Кожевников — 200 • Борис Полевой — '80 » Георгий Марков — тьи • СССР ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ Чыңгыз Айтматов — 1 830 тавыиг Рәсүл Гамзатов — 1260 » Эдуарде Межелайтис — 930 • Берды Кербабаев — 560 » Габдрахман Әпсәләмов — 400 » НЕПАЛДА-ТАТАРСТАН ТУРЫНДА «Советлар иле» журналының Непалда чыккан узган елгы бер саны тулысы белән диярлек Совет Татарстанына*багышланган. Журнал Максим Горький һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь С. Хәкимнең «Барысы да халкым йөзендә» дигән публицистик мәкаләсе белән ачылып китә. Журналда киң бер сәхифә республикабызның Ленин исеме белән бәйле урыннарына багышланган. КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре. КПСС Үзәк Комитеты члены Ф. Табеевның «Бөек көч» дигән зур мәкаләсе халкыбызның коммунистлар партиясе җитәкчелегендә XXIV съезд карарларын уиышлы рәвештә тормышка ашырчы турында сөйли. Татарстан Верховный Советы Президиумы Председателе С. Ба- тыев үзенең журналга биргән интервьюсын- да республикабызның тормышын, татар халкының совет чорындагы зур уңышларын яктырта. Бу журналдан шулай ук безнең Кама буенда барган гигант автозавод төзелеше, нефть районнарыбыздагы зур эшләр турында укырга да, төрле фоторәсемнәрдән андагы хезмәт алдынгыларын, яна шәһәр, яңа төзелеш панорамаларын күрергә дә мөмкин Монда татар авылы үсешенең яңа перспективалары турында да мәкалә бар. Республикабызның Культура министры Б Гыйззәтуллин «Совет Татарстаны культурасы» дигән мәкаләсендә татар халкының сәнгате, театры, гомумән, культура казанышлары турында тулы мәгълүмат бирә. Непал укучыларына шулай ук язучы М. Рәфыйковныц «Шарлама» исемле хикәясе, халкыбызның мәкальләре һәм мәзәкләре тәкъдим ителгән. ДУСЛЫК ЖЕПЛӘРЕ НЫГЫП Язучы Р. Мостафннның Германия Демократик Республикасында булган чагында Муса Жәлил исемен йөртүче бригада членнары белән очрашуы матбугатта хәбәр ителгән иде инде. Берлин шәһәренең тормозлар эшләп чыгаручы «Берлинер Брем- зенверк» заводында оешкан һәм өч мәртәбә Социалистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемгә лаек булган бу коллектив Татарстан язучылары белән дусларча элемтәдә тора. Әле күптән түгел генә «Муса Жәлил» бригадасы членнары Р Мостафнн исеменә үзләренең күмәк фоторәсемнәрен һәм истәлекле бүләк җибәргәннәр иде ФЕДИН БӘЙРӘМЕ СССР Язучылар союзы идарәсе председателе, СССР Верховный Советы депутаты, Социалистик Хезмәт" Герое, академик Констан тин Александрович Фединга 80 яшь тулу упае белән СССР Язучылар союзында 24 февральдә үткәрелгән тантаналы мәж- лестә катнашырга республикабыз язучылары һәм укучылары сәламе белән Зәки Нури барды Бнлтеле булганча. К- Федин— безнен барыбызга да аеруча таныш булган олы якташыбыз Ул Саратов шәһәрендә туа. Ватан сугышы елларында тагын бик күп рус язучылары белән бергә Казанда була пәм Чистайда тора, анда бик күп әдәби чыгышлар исый. хәзер бөтен дөньяга билгеле кайбер әсәрләренен планнарын уйлый, аерым өлешләрен яза. Бу дүслыктэ конкрет бер шигърият бар. анын эшлекле эчтәлеге зур. Шуна күрә Зәки Нурннын бәйрәмнән кыска бер шигъри репортажы да безнен бу информациягә өлеш итеп теркәлә: feOen карап, якты тиран куалар Аңлаттылар күңел уйларын — Сагына инан Катай иаласыи ул. Сагына инан Кама буйларын. Ә Чистайиы кат-иат иснә алды: Мин бит анда булдым нат-нат. дип, Иордл иебеи асар геройларым Урамнарын аның таптал,— дип. Бүләгенә Казан кызларының — Мәснәуләргә нилгән чанчәннә Карап торды — гүя иарзгандай Таныш кырдан >ңынган чәчәми». Китаплары баеды бу бәйрәмгә Кәмал. Туиай. Җәлил. Такташның. Бии иүпләрнең иайнар хисе барды Бәйрамена олы янташның! Мәжлестә илебездәге әдәбият, сәнгать һәм фән оешмаларыннан, партия, совет, комсомол һәм профсоюзный житәкче органнарыннан. нәшриятлардан, газеталар һәм журналлар редакцияләреннән, чит ил язучыларыннан вәкилләр катнашты. КӨН ТӘРТИБЕНДӘ-ТӘНКЫЙТЬ Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры партия оешмасының лчык җыелышында театр житәкчеләре. артистлар. режиссерлар, художниклар, язучылар. театр белгечләре КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындагы» карары яктылыгында ижат коллективы һәм театр тәнкыйте алдында торган бурычлар хакында фикер алыштылар Докладчы— театрмын баш режиссеры М. Сәлим- .каноэ һәм фнкер алышуда катнашучылар Үзәк Комитет карарын бердәм яклауларын белдерделәр һәм театр тәнкыйтен тагын да яхшырту чаралары турында сөйләделәр. Жыелыш тикшерелгән мәсьәлә буенча конкрет карар кабул нпе Татарстан композиторлар союзының чираттагы партия җыелышы да музыка тәякыйтен һ м музыка белгечләре. композитор Берлинда с Муса Жалил» бригадасы членнары. лар алдында торган бурычларны тикшерүгә багышланган иде, Җыелышта чьи ыш ясаган музыка белгечләре Г1 Исәнбәт. Ф. Бикчу- рнна. 3. Хайруллина, Я. Гиршман, 3. Сәй- дәшева, Г. Кантор, Г. Калашкнна, 3. Му- люкова. композиторлар Н Җнһанов, 3. Хә- бибуллин. Р. Еникеев, Казан дәүләт консерваториясе доценты К. Гыйззәтов музыка тәнкыйтен үстерү буенча фикерләрен әйттеләр. Җыелышта КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. Мусин катнашты һәм чыгыш ясады. УКУЧЫЛАР ФИКЕРЕ Узган ел «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе «Газета турында укучы» дигән исем астында анкета урнаштырган иде. Редакциягә 600 дән артык жавап килде. Бу җаваплардан Б Камаловның «Кышкы яңгыр», Ф. Шәфигуллннның «Ликандо» хикәяләре, Зөлфәтнең «Әни». «Коммунист йөрәге турында баллада» шигырьләре. Ә. Хәйретднновнын шагыйрь Ф. Яруллин сүзләренә язылган «Ин гүзәл кеше икәнсез» дигән жыры. М. Рәфыйков. М. Насыйбул- лин, Р. Хисмәтуллнн очерклары укучылар күңеленә аеруча хуш килгәнлеге мәгълүм булды. КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫНЫҢ IV СЪЕЗДЫ Март аенда М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында республикабыз культура работникларының IV съезды булды. Съездны КПСС өлкә комитеты секретаре М. Вәлнев ачты. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. Хәсәнов КПССның XXIV' съезды, КПСС Үзәк Комитетының «Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелүнең 50 еллыгына хәзерләү турында»гы карарларын үтәү буенча культура работникларының бурычлары турында доклад белән чыкты; Фикер алышуларда РСФСР культура министры урынбасары Е. Милов, Бөтен- россия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р Җиһаншина, ТАССР композиторлар союзы идарәсе председателе. СССР халык артисты Н Җиһанов. язучы Г. Ахунов ҺӘМ башка иптәшләр катнашты КПСС өлкә комитеты секретаре М. Вәлиен чыгыш ясады Съезд эшенә шулай ук ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Батыев, ТАССР Министрлар Советы Председателе Г. Усманов катнашты. ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Татарстан язучы ларының март аенда үткәрелгән ачык партия җыелышында иҗат секцияләренең эше тикшерелде Җыелышта доклад белән Язучылар союзының җаваплы секретаре, шагыйрь Р. Харис чыкты. Фикер алышуларда Г. Кашшаф. А Гыйниятуллн- на. М Хәмитов. Н. Бабенко. 3. Шаһимо- ратов, М. Мазунов, Г. Сабитов. В. Юдин, һәм башка иптәшләр катнаштылар ЧЦ лыш иҗат секцияләренең эшен тагы«| яхшырту турында карар кабул итте. | ДАИМИ СЕМИНАРДА Татарстан культура эшлеклеләре| КПСС өлкә комитеты каршында оештыр! ган даими семинарының чираттагы занятие* сендә М. Җәлил исемендәге татар дэүлат опера һәм балет театрының «Кияүләр» (Хәй Вахит либреттосы. Сара Садыйкова һәм Рәшит Гобәйдуллин музыкасы) спектакле турында фикер алыштылар. Язучылар X. Туфан. Р Ишморатова, музыка белгече 3. Хайруллина, артистлар Ф Насретдинов, П. Гыйззәтуллин, В Шәрипова. композитор Ә. Бакиров, художник Э. Гельмс, сәнгать белгечләре Б. Гыйззәт, X. Гобәйдуллнж спектакльгә карата үзләренең фикерләрем һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Мәскәүдән килгән сәнгать белгече: И. Мартынов традиция һәм заманчалык турында доклад белән чыкты. КПСС өлеш комитетының лекторлар группасы җитәкчесе, философия фәннәре кандидаты А. Ка- лаганов атеистик пропаганданың кайбер актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. Семинар занятиесен КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. Мусин алын барды. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белой Татарстан язучылар союзының пропаганде бүлеге язучылар белән очрашу кичәләре \ «дыра Шундый очрашуларның берсе Куйбышев шәһәрендә уздырылды Бу очрашуга С. Сөләйманова. X Сарьян. Г. Рәхим. Р. Харис. Р. Мннгалнмов, М. Газар, Л. Хә- мидуллин катнашты. Алар В. И. Ленин исемендәге металлурглар заводы цехларында һәм культура сараенда. Дзержинский исемендәге культура сараенда. «Звезда» клубында укучылар белән очраштылар. * « Татарстан язучылар союзы тарафыннан Баулы районында үткәрелгән әдәби очрашуларга С. Шакуров. М, Хәбибуллии^ М. Хәмитов. Ф Мансуров. Рәшит Әхмәт* жанов һәм нәфис сүз остасы М Шиһапов катнашты. Тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре Г. Кашшаф. Р. Мостафии, филология тәннәре докторы, профессор 11. Нуруллин, шагыйрь Р. Харис Казанның «Теплоконтроль» заводы эшчеләре һәм инженер-техник работниклары белән очрашып, әдәби тәнкыйм алдында торган мөһим бурычлар һәм әдәби тәнкыйтьнең максаты тхрында тирәм эчтәлекле зур сөйләшү алып бардылар. Бу очрашу телевидениедән дә күрсәтелде. 1 Казан шәһәре культура сарайларында «Казан язы» исеме белой барган одәби- музыкаль кичәләрне халык бик жылы кабул итте. Кичәләргә ин актив катнашкан язучылар—Г. Минский. Г Ахунов. Б Камалов. С. Шакуров. М. Маликова. Г. Рәхим, Р. Мингалимов. артистлардан — Г. Рәхнм- кулов. Ф. Сөләйманова. Р Ильясов һәм нәфис сүз остасы М. Шиһапов булды. Казан дәүләт педагогия институтының тулай торагында яшь шагыйрьләп һәм прозаиклар Р. Валиев, Ф. Сафин, Р. Миң- нуллнн, Р. Ннзамиев, Р. Бәшәров һәм башкалар студентлар белән очрашып, яна асэрлэрен укыдылар. Яшь шагыйрьләр Р Валиев. Ф Сафин, Ә. Гадел, журналист Р. Хисмәтуллин Түбән Кама районы авылларында чыгышлар ясадылар. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ КОНСУЛЬТАЦИЯ БЮРОСЫНДА 30 март көнне Татарстан язучылар союзының консультация бюросында яшь язучы Касыйм Нигьмәтуллнн иҗаты буенча индивидуаль семинар үткәрелде. Семинар җитәкчеләре X. Сарьян, Р Мингалимов. Г. Рәхим яшь язучының нәсерләрен, лирик парчаларын укып тикшерделәр, авторга кянәшләр бирделәр һәм уңышлы әсәрләрен «Идел» альманахына тәкъдим иттеләр.