Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бәхетле язмыш

Мәскеү Патрис Лумумба университеты. Күп катлы бу бинага килеп керү белен үзеңне бәтенләй бүтен дәньяга эләккендәй хис итәсең. Иң башта ыгы-зыгы килеп йерган студентларның киемнәрен® күзең тешә. Чуп- чуар. Битләренә, күзләренә карыйсың. Күбесе безнең халыкка охшамаган. Менә бедрә чәчле, баһадир гәүдәле негр. Бите чуен шикелле кап-кара, ә тешләре энҗе кебек ялтырап тора. Күзләре ягымлы, хәрәкәтләре салмак. Үзе кебек үк бер студент белән чатнатып русча сейләшә. Тирә- юньдә—шау-шу. Ара-тирә гарәп, испан, инглиз, грек, фран- ишетелеп кала. Тәнәфес вакыты. әгать унбердә очрашырга сүз куешкан идек Ашыга-ашыга •ченче катка күтәреләм. Кафедра медире бүлмәсенең ишеген шакыйм. Профессор үзе генә. Ул мин керүгә урыныннан торып, каршы килде. Күрештек. — Казандагы 13 нче мәктәп пионерлары сезгә селам әйтте,— дидем мин. сүзне башлап җибәрү ечен. Профессорның күзләре нурланып, яктырып китте: — Рәхмәт,— диде Габделхак абый, якын ител мине култыклап алды.—Ул мәктәпнең почетлы пионеры бит мин. Димәк, онытмыйлар» Өйе, Габделхак Галиуллин Казандагы 13 нче мәктәпнең алдынгы укучысы булган. Шунда беренче тапкыр муенына ал галстук таккан. Әдәбият түгәрәгенә иергән. Пионер Габделхак язган хәбәо, шигырьләрне ул елларда чыккан «Яшь ленинчы* газетасында да, «Пионер каләме» журналында да очратырга мемкин. Аның бер шигыре «-Шат балалык» исемле альманахка да кертелгән. Габделхак хәтта Татарстан язучыларының беренче съездына делегат итеп сайланган. Ул анда пионерлар исеменнән чыгыш ясаган Бу турыда Максим Горький «Правда» газетасында язып та чыккан. «.. Казанда язучылар алдында.— ди ул «Малайлар һем кызлар» исемле мәкаләсендә.— ике пионер чыгыш ясады: берсенә 12 яшь (анысы — хәзерге балалар язучысы Гарәфи Хәсәнов. Ред), икенчесенә — 14._ Икенчесе, 14 яшьлеге, шактый зур речь еейләде. Менә аннан кайбер езеклер: — Безнең 13 нче мәктептә әдәбият түгәрәге бар. Ул шактый яхшы эшли. Түгарәк членнары, пионерлар, әдәбият белән кызыксыналар. Алар белемнәрен күтәреп, әдәбиятны тирәнрәк әйрачерге тырышалар... ОЧЕРКЛАР цуз телендәге сүзләр Профессор белән Әсәрләрдә тере маҗаралар да, I юмор да җитми... Мин барлык пионер* лар исеменнән әсәрләргә көлке мо- | ментлар күбрәк кертүегезне үтенәм. Рус әдәбиятында балалар өчен кызыклы китаплар бик күп, шулерның иң яхшылары татарчага тәрҗемә ителсен иде... Безнең пионерларның акчасы юк. Китап бәяләре югары. Шулай булуга карамастан, тышлыклары шәптән түгел. Без нәшрияттан һәм оргчомитегтан балалар китапларының техник яктан яхшы басылуын һәм арзан булуын үтенәбез... Иптәшләр, зур язучылар, без сездән безнең газета-журналларда катнашуыгызны сорыйбыз. (Көчле кул чабулар.) Өлкән язучыларыбызның безгә якынаюларын телибез»... 1 ...Безгә бу юлы озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, звонок шалтырады. — Гафу итегез,— диде Габделхак абый, урыныннан торып.— Хәзер миңе дә кереп утырырсыз. Мин, әлбәттә, шатланып риза булдым. Аудитория зур түгел, һәм ул Казандагы яки бүтән шәһәрдәге югары уку йортлары аудиторияләреннән берни белән дә аерылмый. Озынча өстәлләр, урындыклар... Каршыда — кара такта. Студентлап Габделхак абыйны аяк өсте басып каршы алдылар. Профессор, студентлар белән исәнләшкәннән соң, лекциянең темасын әйтте: «Механик системаларның хорәкәт принциплары». Студентларның җитди карашлары профессорга текәлде. Төрле илләрдән килгән төрле милләт кешеләре алар. Әнә, икенче рәттә у|ырган өч егет һәм беренче рәттәге мыеклы студент, әлбәттә, Африка илләреннән. Дүртесе дә негрлар. Ә төз борынлы, зур кара күзле, озын чәчле кызның кайсы илдән икәнлеген әйтүе кыен. Ачык зәңгәр күзле, аксыл-сары төстәге бөдрә чәчле, ап-ак йөзле егетнең до, үзеннән сорамыйча, кайсы илдән килгәнлеген белеп булмый. Хәер, нигә баш ватарга? Дөньяның йөзгә якын иленнән килеп укыйлар бит алар... Азия, Африка, Латин Америкасы илләрендәге прогрессив фән һәм культура эшлеклеләре, кайбер хөкүмәт җитәкчеләре барлык халык вәкилләре бертигез хокук белән белем алырдай югары уку йорты булдыру турында күп мәртәбәләр сүз кузгаттылар. Мондый югары уку йортын оештыру өчен иң кулай ил — Советлар Союзы. Бездә зур белемле галимнәр, укытучылар, лабораторияләр өчен кирәк булган катлаулы фәнни җиһазлар бар. Фәнни казанышларыбыз зур. Иң мөһиме — халыклар арасында дуслык, туганлык хисенә бездә зур ихтирам белән карыйлар. 1960 елның февралендә Мәскәүдә андый югары уку йорты — Халыклар дуслыгы университеты ачылды. Африкада милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе, Конго республикасының беренче премьер-министры истәлегенә бу университетка Патрис Лумумба исеме бирелде. Төрле илләрдән килгән студентларның яшәүләре, дәваланулары, укулары өчен кирәк булган барлык чыгымнарны Совет хөкүмәте үз өстенә алды. речь «Кызыл Татарстан» газетасының 1934 ел, 2 август санында басылып чыккан. 1 Татарстан азучыларының I съездында пионер Габделхак Галиуллин сөйләгән МАЛИК ХОМ ИТОВ ф ЬӘХВТЛЕ ЯЗМЫШ ф сын оештыручыларның берсе. Ул анда ун елдан бирле инде лекция укый, фәнни хезмәткәрләр тәрбиялҗ кЗТлаулы теоретик һәм практик фәнни-тикшерену эшләре алып бара Габделхак Галиуллин биредә университет парткомы, __________________________________ Гыйльми—совет члены, «СССР — Алжир дуслыгы җәмгыяте» члены, төрле гыйльми комиссияләр председателе. Кыскасы, ул университетта иң хөрмәтле кешеләрнең берсе .. ...Лекция тәмамлануны белдерел звонок булуга инде әллә кайчан. Әмма студентларның профессорны үз яннарыннан җибәрәселәре килми, һәрберсенең аңа йомышы бар. — Дәреслектән укыганда көч-хәл белән генә аңлашыла, ә сез сөйләгәндә бик гади булып тоела,— ди Кипр кызы. Икенчесе тема буенча өстәмә чыганаклар белән кызыксына, өченчесе теоретик механикага бөтенләй бәйле булмаган сорау бирә, дүртенчесе Кения студентларының дуслык кичәсенә чакыра... Ә кафедра бүлмәсендә аны аспирант кыз Люся көтеп тора. Аңа, диссертациясенең бер өлешен укып, консультация бирәсе бар. Кичен казакъ егете Кирәй Мосгакищев__ кандидатлык диссертациясе яклый... Кутузов проспектындагы квартирасына Габделхак абый күп вакытта соң гына, төн җиткәч кенә кайтып керә. Шактый арган булса да, канәгать ул, чөнки көн бүген дә файдалы эш белән үтте, бүген дә кешеләргә яхшылык эшләнде. Шәкертләренең берсе — Кирәй Мостакишев — чын галим булып җитлеккәнлеген раслады. Аның диссертациясен Гыйльми совет членнары яхшы дип таптылар. Ә бу профессор Галиуллин өчен дә эур шатлык..