Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛ МИҢА НӘРСӘ БИРДЕ

Бу сорауга бер *ле сүз белен гене җавзп биреп котылып булмый, бортек- ләбрәк сейләргә кирәк. Мин Магнитогорск шәһәрендә 1936 елда ук 'Габдулла Тулайдан да уздыра торган» шагыйрь булырга кирәк дип, кәгазь тырмарга тотынган идем Язарга теләк зур, талант чамасыз, ■ тиенә ечәр шигырь әтмәллим, тик ни турында азарга, ничек язарга икәне турында уйлап та караган юк, шигырь юлларының очлары рифмаланса, шагыйрь булырга шул җиткән шалтырый- калтырый, ялтырый, тагы ни кирәк Бер дәфтәр шундый шигырьләр язу белән, әтәчләнеп, олы шагыйрьләр белән бәхәсләшәсе киләсин кем дә мин кем, янәсе Тик шигырьләрне беркайда да басмыйлар. Еллар үте тора. Калын-калыи к/льяэма китаплар язылды, ә тәкәббер Казан талантны танымый. Тәкәббер Казангә үч итеп, язам да язам Ә Шәрәф Медәррис, Җәяад Тәрҗеманоа, Зәки Нурилар җиде кат күктә алла белән сәйләшәләр Бик соңыннан булса да аңладым: ул чагында мин Ә Ерикәи. С. Хәким, Ш Маннур шигырьләренең бик алама вариантларын язып мәргәнмен икән Сугыш башланганда калын-калыи дүрт кулъязма китабым бар иде инде Сугыш елларында кеттенә 12 шәр сәгать эшләгәндә дә. конторадан чыгарып түккән кәгазьләрне. иске чертежларны җыеп, шулардай дәфтәр тегеп, шыырь яздым Сугыштан соңгы елларда миңа Г. Иделле, Ә Камал язып җибәргән рецензияләр һем «Совет әдәбияты»ннам килгән «каләмегез еметле генә күренә, ләкин .■ дигән хатлар мендәр калынлыгы җыелды Шучысы сәенечле уңыш теләп, кайнар сәлам җибәрәләр иде. Иез шигырь язып берсе дә басылмаган чагында, рәнҗеп һәм усалланып иоз дә беренче Шигырьне язарга тотынырлык әмет һәм ныклык булмаса шигырь язам дип норма дә икән. Бер дәфтәр начар шигырь язу белән, әдәбиятның түренә кереп, аяк бәкләп утырырга тырышу кирәкми икән. Унтугыз ел тырышканнан соң гына мин әдәбиятка килдем Башкортстанның Шәрип авылында каты авырып, «миннән булмас, ахрысы, инде үлсәң дә ярый» диебрәк шикләнә башлаганда, 1955 елның ноябрь аенда «Совет әдәбияты» берьюлы тугыз шигыремне бастырып чыгарды Шуннан мин терелдем, аякка бастым, урамга чыктым. Журнал миңа киң юл бирде, нык канатлар бирде, биек трибуна бирде, тырышкан ташны яра икән дигән ышаныч бирде. Мин биек трибунадан халык белен сәйләшә башладым, адымым ныгыды, тевы- шым корәид ?. җиргә каты басып иореп була, колач салып йозел була, кадерен белеп эшлә дә эшлә генә. Журналда барлыгы 156 әсәрем басылып чыкты, әле чыгасылары күп. язасылары күп. тимернең кызган чагы, алда әмет зур «Казан утларыин 50 еллык юбилее белән каичар котлыйм, аңа зур тиражлар, те- лантлы авторлар телим! Укып исләрең китәрдәй романнар пьесалар, хикәяләр (кибәк түгел), ялкынлы поэмалар, энҗеләрдәй шигырьләр елга булып агып килүен телим. Берсеннән-берсе гүзәл шедеврларның кайсын әлданрак басар а белми редакторлар аптырасыннар! Амин.