Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН РУХЫНДА

Әдәбият һем тормыш Аларның үзара бәйләнеше. бер-берсенә йогынты «савы —әдәби тәнкыйтьнең игътибар үзыендә торган тап проблема Соңгы вакытта тәнкыйтькә игътибар артты, тәнкыйть турында партия съезды трибунасыннан бик меһим сутлар әйтелде. Партия Үтен Комитетының «Әдәбиятсәнгать тән кыйте турындапгы карарында «Марксистик-ленинчыл традицияләрне үстерә барып совет одә6ия!-сән1 ать тәнкыйте идея ягыннан бәяләүләрнең тегәллеген. социаль анализның тирәнлеген эстетик таләпчәнлек белен, талантка, нәтиҗәле иҗади этләнүләргә сак караш белән бергә кушарга тиеш-, диелә. Тәнкыйть — әдәби күренешләрне тормыш дәреслеге белән чагыштырып, тикшереп карый торган, заманның эстетик ружы- на таянып эш итә торган гаять кечле корал Аңа игътибар һем жермет белән карамау мәмкин түгел Әдәби иҗатның җаваплы һәм шактый авыр олнәсе булган тәнкыйть бер вакытта да профессиональ гәнкыигьчеләрнсң генә эше булмады, бу елиәдә һәрчак әдәбият ның үзен иҗат игүчеләр — ятучылар, шагыйрьләр драматурглар актив эшләп килделәр Татар әдәби тәнкыйте дә Г. Тукай Ф. Әмиряан Г. Ибраһимов кебек тур сүз осталарының бу елкәдәге әйбәт традицияләрен дәвам иттерә Бүгенге тәнкыйтьне күренекле ятучыларның актив катнашыннан, ә ларның әдәбият һем тормыш, герой һәм таман, әдәби форма һәм осталык турындагы уйлануларыннан башка күт алдына китерел булмый. Чәнки әдәби тәнкыйть— бетнең уртак эшебез, гомум жәс- терлагебетнең җимеше ул. Күптән түгел әдәби процесс, әдәбият һәм тормыш турында уйлануларга багышланган яңа бер китап чыкты. Ами күп еллар буе әдәби хәрәкәтнең » эшендә торган күренекле каләм осталарының берсе — Мирсәи ага Әмир язган . Беренче карашка бу китап вакытлы матбугатта Һәр терпе стенограмма, беркетмәләрдә генә сакланып кала торган язмалардан җыелган корырак бер җыентык тәэсирен калдырырга мемкии Чәнки аңа зур булмаган рецензияләр дә. теге яки бу әдәби вакыйгага багышланган рәсми чыгыш яки речьләр дә әдәби портретлар да. хәтта пародия. әдәби фельетон иптәшләрчә шаярулар рәвешендә язылган әйберләр дә керген. Куанычка каршы әлеге шик китапның эченә кереп китү белән бик тиз җуела, укучы аны мавыгып укый башлый Һәм китап һәркемне кызыклы, катлаулы бер день ята — әдәбият день«сына әйдәп алып кереп китә. «Үзебез турында» исемле бу китап оста художник, зур әдип кулы белән язылган. Анда кайнап торган адаби тормыш, җанлы әдаби процесс, заман рухы һәр бит саеи үзен сиздереп укучыны дулкынландырып тора Әдәбият турында автор сүз остасы — язучы теле белән истә калырлык картина һем детальләрдә сейли. Әдәбиятның бүгенге торышы, андагы күренешләр, вакыйгалар һәм жәлләр М. Әмир китабында зур таләпләрдән — партия һәм жәлык күзләгәннән, заман рухыннан чыгыл, югары һәм иң меһиме гадел үлчәү белен үлчәнә Дәрес авторның кайбер бәжәсле фикерләре, бәяләүләре дә бардыр (Тере организм җанлы процесс белен эш иткәндә, бу котылгысыз жәл) Ләкин аның күпчелек күзәтүләре ышандыра, уйландыра, фикер уята. Замаи ружы, тормыш сулышы. Китапның һәр бите шушы жислер белен сугарылган. Мене җыентыкны ачып җибәргән «Алга карал* исемле мәкалә Анда партия съезды 1 Мирсәи Әмир Үзебез турында Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар Татарстан кит әп нәшрияты. Казан. (V7I ел. Ә делегаты булган язучының ихлас тойгылары чагыла: «Съездлар Сараеның иң гүзәл чагы, архитектура сәнгате үрнәге сыйфатында форма һәм эчтәлеге ягыннан тулы мәгънәсендә ачылган чагы, әлбәттә, съезд кеңнәрендә була торгандыр. Тоташ пыяла стена аша аның кулуарларында кайнашкан меңнәрчә кешеләр, тыштан ук күренеп, сине тизрәк эчкә тарталар... Аска таба да, өскә таба да өзлексез йөреп торган баскыч-эскала- торлар сине йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр белән бергә үз стихияләренә тартып алып кереп китәләр...» һәм шунда ук бүгенге әдәби хәрәкәттәге кайбер ямьсез күренешләр турында борчылып уйланулар: «...Бездә бит әле, өстән генә караганда идея ягыннан бәйләнер җире юк кебек күренсәләр дә, чынлап караганда әдәби брак булган түбән сыйфатлы китаплар: шигырь җыентыклары, хикәяләр, сәхнә әсәрләре һаман чыга торалар. Дөрес, әдәбият дөньясы гел шедеврлардан гына тормый... Ләкин бер үк автор әдәби кыйммәтләре бер үк дәрәҗәдә түбән әсәрләрен бер-бер артлы тәкъдим итә икән һәм картайганчы шул дәрәҗәсеннән күтәрелү мөмкинлеге күренми икән, аларны шома гына үткәреп торуның кемгә кирәге бар?» ■■Үзебез турында» исемле китап менә шундый сөйләшү, әңгәмәләшү стилендә, укучы белән бергәләп уйлану рухында язылган. Шушындый гади әңгәмәләшү, га- дәти хикәяләү телендә аатор шактый катлаулы һәм мөһим мәсьәләләр: социалистик реализм методының төп принциплары, әдәби стиль. дөреслекне, чынбарлыкны ничек аңлау, новаторлык һәм традиция, ирекле шигырь проблемалары кебек үзенчәлекле темаларга иркенләп сөйләшә. Бер урында язучы, СССР Язучылары съездының йомгаклары турында сөйләп, анда алган тәэсирләр белән уртаклаша да, татар совет әдәбияты өчен хас проблемаларга тукталып уза ('‘Социалистик реализмның тантанасы» исемле мәкалә). Ә икенче очракта проза әсәрләрендә заман рухы, драматургиядәге уңай герой турындагы бәхәсләргә карата үз фикерен әйтә («Драма- тург һәм уңай герой», «Заман рухы мәсьәләсе»). Бу мәкаләләрдәге фикерләр әле дә искермәгән, алар әле дә эстетик фикернең, әдәби тәнкыйтьнең игътибар үзәгендә торалар. М. Әмирнең бу китабына Татарстан азучыларының съездларында ясаган докладлары, төрле фикер алышулар вакытында ясаган ныгышларыннан өзекләр дә кергән. Аларда җанлы әдәби процесс, әдәбиятның бүгенге проблемалары ачык чагыла. Бу характердагы мәкаләләрдә хәзерге татар совет әдәбиятының күзгә күренерлек һәрбер күренешенә һәм теге яки бу дәрәҗәдәге әһәмиятле әсәрләренә бирелгән бәя дә киң катлау укучыларны кызыксындырырлык. Шунысы әйбәт: язучы шактый гадәти, рәсми булган җыелыш һәм утырышлар турында да образлы теп белән, үзенчә бер җанлылык, ягымлы юмор белән сөйли. Әдәби ел йомгаклары турындагы бер җыелышта ул, мәсәлән, шулай ди: и...Бу җыелышны, бәлки, язучылар өчен үзенә күрә уңыш бәйрәме дип карарга да булыр иде. Ләкин безнең алай дип атыйсыбыз килми. Чөнки, билгеле булганча, һәр бәйрәмнең үзенең мәҗлес түрендә утыручы геройлары була, гадәттә күпчелек тәшкил итә торган урталары була, шулай ук ишек төбеннән уза алмаганнары да, ишекнең тышкы ягында ук калганнары да, хәтта, искечәрәк итеп әйтсәк, гает көнне «мәчет астына» ябылырга тиешле намаз- ныязсыз, уразасыз гөнаһ ияләре дә була. Язучыларны без алай бүлә алмыйбыз». Авторның социалистик реализм әдәбиятының уңай герое, әдәби осталык, халыкчанлык, тарихи роман, әдәбият гыйлеме һәм әдәби тәнкыйть проблемаларына багышланган күзәтүләре һәм уйланулары да бүгенге әдәби хәрәкәт өчен бик актуаль яңгырыйлар. Заманыбызның алдынгы кешесе образын иҗат итү өчен, ди язучы, «бик намуслы рәвештә булса да, өстәл янында утырып эшләү генә җитми. Аның өчен коммунистик төзелешнең алдынгы сафында булырга, тормышның, көрәшнең эчендә кайнарга, заманыбызның актуаль мәсьәләләрен хәл кылучы кешеләрне үз күзең белән күреп белергә генә түгел, алар белән бергә үзең дә шул көрәштә катнашырга кирәк». Бик хак сүзләр. М. Әмир әдәби осталыкны әсәрнең темасыннан, аның идея эчтәлегеннән аерып йөртергә омтылыш тенденциясенә кискен каршы чыга. Язучы әдәби тәнкыйтьтә аерым әсәрләргә бирелгән бәхәсле бәяләргә карата да үз фикерен әйтә килә. Соңгы еллар татар совет әдәбияты үсешендәге әһәмиятле вакыйгалар һәм күренешләр турында сөйләгәндә. М. Әмир язучыларның өлкән, урта һәм яшь буын вәкилләре иҗат иткән әсәрләргә бәя бирү белән генә чикләнми, әдәби процесс проблема ларын, хөл ителгән һәм әлеге хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне дә кыю күтәрә. Бу җәһәттән бүгенге әдәбиятта халыкның тарихиреаолюцион үткәнен чагылдырган эпик әсәрләр a ran әйткәндә тарихи роман проблемасы, халыкның иң яхшы сыйфатлары, горефгадәтләре, традицияләре һәм романтик герой турындагы фикерләр игътибарга лаеклы Өлкән буын язучыларның әдәбиятка керткән зур өлешен лаеклы билгеләү белән бергә, автор яшь әдәби көчләрнең эзләнүләре, беренче уңышлары һәм кайбер кимчелекләре ханында да төпле фикерләр әйтә. «Үзебез турында» китабының зур гына өлешен әдәби остазларга һәм каләмдәш дусларга—замандаш язучыларга багышланган фикерләр, язмалар, истәлекләр, чын йөрәктән әйтелгән сүзләр алып тора. Бу бүлек хаклы рәвештә бөек Тукай турындагы тирән ихтирам һәм олы мәхәббәт сүзләре белән ачылып Китә: «һәр елны язның иң матур чагында, табигатьтәге бетен тереклек дәртләнеп уянганда, агачлар яфракка бөреләнгәндә, киң күңелле яз кояшы күктән көлеп карап торганда, кешеләр хезмәт, дуслык бәйрәменә—Беренче майга хәзерләнгәндә шушы һәйкәл янына җыелу безнең язучылар Һәм әдәбият сәючо барлык хезмәт ияләре арасында әйбәт бер гадәткә кереп китте Чонки язның бу матур көнендә табигать безгә сөекле шагыйребезне — Габдулла Тукайны бүләк итте, һәм бу кенне без изгегә саныйбыз». Г. Тукай, Г, Ибраһимов. һ. Такташ. М. Җәлил, Ф Кәрим, Ә. Фәйзи кебек, татар әдәбиятының даны, мактанычы булган язучы һәм шагыйрьләргә багышланган кечкенә истәлек һәм мәкалеләрдә зур горурлык, тирән хермет һем рәхмат хисләре тупланган- Аларның күпчелегендә үлемсез классик язучылар һәм замандаш-каләмдәш- лөр җанлы, ягымлы кешеләр булып күз алдына басалар Аларның һәрберсенә авторның үз мөнәсәбәте, үзенчә карашы һам үзенең шәхси хисләре бар. Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Фатих Кәрим белен очрашулар турындагы җылы истәлекләр күренекле язучыларның портретларына җанлы детальләр ести. Әдәби остазлар турында сүз алып барганда автор укучылар белән рус әдәбиятының корифейлары Лев Толстой, Антон Чехов, Иван Тургенев, Максим Горький хакындагы фикерләре белән дә уртаклаша Китапта шулай ук язучының замандаш һәм каләмдәш дуслары Гомәр Бәшироа Ибраһим Гази, күренекле башкорт әдибе Сәгыйт Агиш һәм XIX йездә татар авыллары һәм татар халкы вәкилләрен үз иҗатында чагылдырган латыш художнигы Карл Гуи турында бик җылы язылган мәкаләләр һәм истәлекләр бар. Ул мәкалә һәм истәлекләрдә автор Г. Бәширов һәм И. Гази иҗатындагы халыкчанлык, заман рухы турында җентекләп сөйли, укучыларны татар халкы вәкилләренең образларын тудырган латыш художнигы К Гун белән таныштыра, якын дусты С. Агишның истә калырлык порт* ретын тасвирлый. Мирсәй Әмир башкорт каләмдәшенең характерлы сыйфатларын бик оста тотыл алган Автор «бу кечкенә гәүдәле, һәрвакыт терекөмеш кебек хәрәкәтчән кешенең, колакка әз генә катырак булса да. бик күпне ишетүен, күзгә әз генә чамалырак булса да. бик күпне күрүен һәм ишеткән-күргәнен тыңлап туймаслык итеп сейлеп бирү осталыгын» гаҗәп ышандырырлык итеп күз алдына бастыра. «Шаян тәнкыйть» дигән соңгы бүлеите язучы, едәби фельетон, пародия жанрында чыгыш ясап, укучыларны елмаерга межбүр итәрлек язмалар урнаштырган. Шулай итеп, М. Әмирнең яңа китабы тирән игътибар белән, бер тын белен укыла. «Үзебез турында» — ул әдәби хәрәкәт, бүгенге татар совет әдәбияты турында уйлануларга корылган, уйландыра һем куандыра торган китап Әдәбият сөюче һар укучы бу китапта үзе ечен күп фикерләр яхшы рухи азык табар