Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРАТУ ХИСЛӘРЕ БЕЛӘН

Казан утлары | . Казанның гына түгел, бетен республикабызның, әдипләре- безнең генә дә түгел, бетен халкыбызның да уй һәм хисләре, гүзәл эшләре ялкын булып чагыла кебек бу журналда. Ана телебездә әсәр двин- га килү белән аларны иң беренче булып бастырып чыгара торгач әдәби журналыбыз халкыбызның тормышы, культурасы елдан-ел үсә барган кебек, ул да үсә, эчтәлеге белән дә, сыйфаты белән дә байый һәм яхшыра барды Журнал килүгә мин аны зур хөрмәт һәм ярату хисләре белән кулыма алам да бөтен эчтәлеге, анда кергән барлык материаллар белән танышып чыгарга ашыгам. Күп кенәсен бирелеп, дулкынланып укыйм. Үземнең дә әсәрләрем иң башлап шушы журналда басылганы («Шаулыйлар дулкыннары, «Давылга таба». «Үлмәс җыр», «Гелзада» һ. б.) өчен генә түгел, ә бәлки әдәбиятны яратып укучы буларак кызыксындыра ул мине, Мин журналны беренче еллардагы саннарыннан башлап, димәк, илле елга якын, өзлексез диярлек укып килүчеләрнең берсе. Шикләнмичә әйтә алам, тормыш һәм әдәбият белән танышуда, эстетик зәвык тәрбияләүдә, шулай ук язучы буларак үсә баруымда зур ярдәм итте ул миңа. Күп санлы әдипләребез белән якыннан танышу, аралашу, дуслашуыма сәбәп булды. Бүген «Казан утлары» журналының 50 еллык тантанасы көннәрендә редакциядә эшләүче, шулай ук анда элекке чорларда да эшләгән иптәшләрне һәм, әлбәттә инде, журналыбызның күрке булган барлык әдипләрне олы бәйрәмебез белән котлап, гади укучы буларак, аларга кайнар рәхмәтемне белдерәсем килә. «Казан утларымның киләчәктә тагын да көчлерәк балкуын, аның битләрендә әдип- лөребеэнең тагын да гүзәлрәк үрнәкләре барлыкка килүен телим.