Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ ҺӘМ ЯЗУЧЫ

Кешеләрнеке кебек үк. китапларның да үэ язмышлары була. Алар- ның бер ишеләре кулдан-кулга йори, оэлексез укыла, икенчеләре исә, тузан җыеп, еллар буе китапханә киштәләрендә ята. Әйе, терле китапны торло язмыш котә... Бала чакта без яхшыны яманнан шактый ансат аера идек Әгәр китап җитәрлек таушалган, аның битләре тишәлеп-ертылып. ә тышы әче камырдан пешергән коймак кебек күпереп, майланып беткән булса, бу инде тәгаеи генә кызыклы китап дигән сүз, Әгәр дә китап, кеше кулына кермичә, ер-яңа килеш куйган урынында торэ икән, андыйны укыл азапланырга да кирәкми, барыбер рәтле булмаячак. Әле хәзер дә, китапханәләрдә булганда, күп тапкырлар янадан телләнгән, юка кәгазь белән битләре ябыштырылып беткән китапларны мин аерым бер хормәт белән кулга алам Алар меңнәрчә укучыларга рухи азык һәм эстетик ләззәт биргән, гомерләрен намуслы хезмәт белән уздырган эшчән китаплар.. Әмма кичек белергә кайсы китап укыла, ә ниндио. файдасыз йок булып, китапханә киштәләрен биләп ята? Бер Татарстан китап нәшрияты гына да ел саен йоэдән артык матур әдәбият китабы чыгара Алар- ны нинди язмыш котә? Еш кына без моны белмибез, дәресен генә әйткәндә, артык кызыксынмыйбыз да Аның эчен * 1971 елда шуңа охшаганрак бер анкета Украина республикасында да уздырылган икән Күп кенә башка мәсьәләләр белән бергә, социологлар Украинада (рус яэучыларыниан тыш) СССР халыклары әдәбиятыннан кайсы язучының аеруча поступав булуын ачыкларга теләгәннәр. Бишенче урынны тагын Г. Әпсоләмов әсәрләре алган. укучыларның фикерен әнрәнергә -кирәк һәм бу эшне системалы тесте бетен республика күләмендә алып барырга вакыт. Шунсыз безнең тәнкыйть әдәби әсәрләрне бәяләүдә субъективизмнан котыла алмаячак Матбугат битләрендә булсын, торле киңәшмәләрдә булсын, бу хакта күп сойләнде. Шулай да була бит. тәнкыйтьче: «. .фәлән язучының фәлән әсәрен укучы гаять җылы каршылады» яки «бу әсәрне халык аңламый, бу халыкка кирәксез әсәр», дип яза. Әмма нәрсәгә, нинди мәгълүматларга таяна тәнкыйтьче? Еш кына бер нәрсәгә дә таянмый. Әгәр боз чын мәгънәсендәге фәнни тәнкыйтьне, тегәл мәгълүматларга нигезләнеп фикер иертә торган җитди тәнкыйтьне үстерергә телибез икән, статистика мәгълүматларыннан курыкмаска тиешбез. Югыйгә. укучы исеменнән, халык исеменнән эш йортиән булып, тәнкыйтьченең үэ кечсеэлеген генә яшереп калуы мемкин. Ун еллар элек «Комсомолец Татарии* газетасы үэ укучылары арасында бер анкета бастырыл таратты. Анда: «Үзегез яраткан бер татар прозаигының һәм бер шагыйрьнең исемен атагыз*, дигән сорау да бар иде Рус укучыларының иң зур күпчелеге Г Әлсәләмов белән С. Хәким исемнәрен атады 1 Мондый эш кайбер язучылар арасында ризасызлык уятты. Татарстан язучылар союзында уздырылган К җыелышларның берсендә шагыйрь Нәби Дәүли; «Бу сән- гатьне мыскыллау Микъдар күрсәткечләре әдәбиятта җитди роль уйный алмый Мондый анкеталар җәмәгатьчелекне бутый гына».— дип чыкты Шундый катгый чыгышлардан соң республикада укучылар фикерен өйрәнү бөтенләй диярлек тукталды. Шуның аркасында безнең тәнкыйть объектив характердагы бик мөһим мәгълүматлар чыганагыннан мәхрүм калды. Республикада укучы фикерен өйрәнү мәсьәләләрен яңадан җанландырып җибәрәсе иде Бу юлда вакытлы матбугат органнары (шул ук «Казан утлары» журналы) файдалы һәм зур эш башкара алырлар иде Китапханә эшчеләре дә актив ярдәм итәрләр дип уйлыйм Менә шул чагында инде без һич икеләнмичә, үз фикеребезне әйтә алыр идек Бу китапны халык, чыннан да, яратып укый, аны массовый тираж белән чыгарырга кирәк, менә бусын исә чыгармый торганда да ярый, дияр идек Хәзергә андый мәсьәләләр күбрәк чама интуиция белән хәл ителә Шуның аркасында еш кына тонналарча кәгазь әрәм була меңнәрчә сум дәүләт акчасы җилгә оча, алай гына да түгел, хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләү эшенә күпме зыян килә. Кулларында төгәл мәгълүмат булмаганлыктан, тираж билгеләү мәсьәләсендә сәүдә оешмалары да «Артып калганчы җитми калсын» дигән принциптан чыгып эш йөртәләр Китапка теләсә нинди очракта да сатылып бетәрлек иң кечкенә тираж бирергә тырышалар Нәтиҗәдә мең иәрчә укучылар үзләренә кирәкле, файдалы китапларны күрми калалар Ә Кәримул- пинның «У истоков татарской книги» исемле монографиясе белән, мәсәлән, нәкъ шундый хәл килеп чыкты. Аны нибары 1000 данә тираж белән чыгаралар Ә ул ике көндә сатылып бетә, гади укучыларны әйткән дә юк инде, китапны хәтта белгечләр дә алырга өлгерми кала Кыскасы, укучы фикерен фәнни нигездә системалы төстә өйрәнү — тормыш үзе көн тәртибенә куйган мәсьәлә Аны тиешенчә юлга салмый торып, без матбугат эше белән бәйле күп нәрсәләрне уңышлы хәл итә алмаячакбыз Ярар. Бу мәсьәлә уңай хәл ителде, безнең кулда теләсә кайсы авторның ничек укылуын күрсәткән төгәл саннар бар. дип фараз кылыйк. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсен билгеләү өчен бу гына җитәме’ Юк билгеле Кино сәнгатен өйрәнүчеләр төгәл саннар белән эш итәләр һәр яңа фильмны күпме тамашачы карый — теркәлеп барыла. Баксан, әсәрнең чын әдәби кыйммәте белән аны караган тамашачылар саны арасында зур гына аермалар яшәп килә икән Юк кына мелодрамалар, өстән-өстән генә эшләнгән җиңелчә комедияләр чын сәнгать югарылыгындагы этаплы фильмнарга караганда күбрәк тамашачы җыялар икән Шундыйрак хәлләр турында «Театр» журналы да борчылып яза. Драматургиядә хәтта «кассовый спектакльпләр дигән махсус термин да барлыкка килгән Әдәби кыйммәте әллә ни зур булмаган әмма халыкны нык җәлеп итә торган әсәрләрне шулай атыйлар икән Димәк, Нәби Дәүли- нең сүзләрендә күпмедер хаклык та бар. Укучы фикере һәм әсәрнең чын әдәби кыйммәте, аларның үзара мөнәсәбәте һәрьяклап җентекләп өйрәнүне сорый торган шактый катлаулы мәсьәлә икән Аны хәл иткәндә бер чиктән икенче чиккә ташланулар булмаска тиеш. Ә бездә алар, кызганычка каршы, бар әле Чиккә ташлануның беренче төре. Кайбер язучылар «Мин бит тәнкыйтьче өчен язмыйм, укучы өчен, халык өчен язам. Әгәр әсәрләремне халык укый икән, тәнкыйть ничек кенә сүкмәсен, һич исем китми»,— дип акланырга тырышалар Беренче карашка шактый дөрес күренгән бу фикернең бер йомшак урыны бар әсәрнең укылу дәрәҗәсе белән аның әдәби кыйммәте арасында һәр очракта да тулы тәңгәллек булмаска мөмкин. Урта кул беллетристика югарылыгында язылган булсалар да, шпионнар турындагы китапларны ябырылып укыйлар. Әдәби кыйммәте чамалы булган детективлар да миллионлаган тиражлар белән басыла. Шәхси күзәтүләремнән чыгып, шикләнми әйт» алам: бездә, мәсәлән Ә Давыдовка караганда. М. Хөсәен шигырьләре күп тапкыр популяррак Ә бит иҗатының тирәнлеге, сәнгатьчә көче ягыннан Ә Давыдов бер башка югары тора. Шунда ук икенче бер факт искә тешә Соңгы елларда бер геркем укучылар Эдуард Асадов дигән урт» кул, хәтта баналь бер шагыйрьнең әсәрләрен ябырылып укый башладылар. Шул ук вакытта Л Мартынов, Е Винокуров. Д. Самойлов кебек күренекле совет шагыйрьләре укучыларның шактый аз өлешенә мәгълүм. Сәеррәк хәл, билгеле, ләкин нишлисең Әгәр без сәнгать әсәрләренең кыйм- метен билгеләгәндә популярлыкны теп критерии итеп алабыз икән, ул чагында гаҗәп парадоксаль хәлләр каршында калуыбыз бар Китапханә эшчеләренең фикеренә караганда, соңгы еллар татар прозасының иң лопуляр әсәре Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романы икән. Ләкин моңа карап аны сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да иң камил әсәр дип буламы? Минемч». юк Иң элек әлеге популярлыкның сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк. Нурихан Фәттах әсәрен баба ларыбызның борынгы тормышына багышланган беренче тарихи роман дияргә була Романда Болгар иле местәкыиль дәүлә' булып яшәгән чор дагы аакыигалар тасвирлана Халкыбыз та рихының бу чоры турында фәнни чыганак лар аз Аның каравы, терпе легендалар һәм риваятьләр шактый күп сакланган. Миңа калса. Н Фәттах күбрәк шул легендаларга таяна, халыкның узганын шактый матурлап идеаллаштырып һәм шигъриләштероп бирә нәтиҗәдә шул чорның чын социаль каршы лыклары бетон тирәнлегендә ачылмый кала Үткәнне, борыш ы вакыйгаларны тас ■ ирлаганда ул күбрәк тагар әдәбиятында гы романтик традицияләр! ә (Кол Галинең •<Кыйссаи Йосыф- поэмасы Курмашиның «Таһир Зоһрә-со һ 6 ) таяна Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында әлеге роман тикшерелгәндә, чыгыш ясаучыларның берсе бик хаклы рәвештә «Н Фәттах авантюрага корылган мәхәббәт романнары эзеннән киткәнп. дигән иде Н. Фәттах романының кечле яклары да кимчелекләре дә нәкь шуның белән аңлатыла Автор вакыйгаларга бай мавыктыргыч сюжет кора алган, шуңа ул укучыны кие ренкелектә тота, аны үз артыннан ияртә ала Минем күп тапкырлар «Этил суы ака торур» романы әкият шикелле укыла дип сойләүчеләрне очратканым бар Бу. күрәсең. дерес фикердер Инде әсәрнең йомшак якларына килгәндә. иң элек шул иәрсе күзгә ташлана романтик хикәяләү алымы тарихи чынбарлык ны бетен тирәнлегендә һәм киңлегендә иңләргә мемиинлек бирмәгән Романный беренче бүлекләре ифрат тегәп тотып алынган детальләре, җанлы һәм тормышчан образлары, оста тасвирланган тормыш күренешләре белен хәтердә кала Әмма елга таба романның геп герое үзенең социаль сыйфатларын югалта теләсә нинди хәлләрдән, теләсә нинди авырлыкләрдан ансат мыта торган әкият персонажына әйләнә Шуның аркасында образиың еоцивль яңгырашы иык кими. Тотыш инде оерым бер халыкның, аерым бер кабиләнең вәкиле булудан бигрәк, ниндидер әкивт батыры булып кала. Н. Фәттах яратыл, мавыгып укылырлык роман язган. Әмма ул тарихи әсәргә тотынган Һәр автор алдына куела торган тел бурычны башкарып чыга алмаган әсәрде ерак үткәндәге тормышның тулы һәм тирән панорамасы ачылмый Шуңа күрә бары укылу факты гына автор файдасына сейди торган хәлиткеч аргумент була алмый әле Чиккә ташлануның икенче тере. Кайвакыт, киресенчә укучы фикере гомумән исәпкә алынмый аны санга сукмаска, читләтеп узарга тырышу тенденциясе сизелә Читкә ташлануның икенче тере әнә шуннан гыйбарәт С. Рафиковның «Тый елга буенда» романын «Казан утлары» журналында басылганчы укырга туры килмәгән иде Укыгач, гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Романның әдәби сыйфаты түбән, эпизодлары җансыз Һем озыннар, фабуласы таркау әсәрдә тапталган ситуацияләр схематик образлар тулып ята. Аңа журналда ни эчен шул кадәр урын бирелгәндер, аңлашылмый Күрәсең, темасының актуаль булуы, проблемаларының яңалыгы кызыктыргандыр инде Мин байта* танышларымнан әлеге роман турын дат ы тәэсирләрен сорап карадым Алар арасында терле һенәр кешеләре инженерлар эшчеләр, укытучылар колхозчылар тезүчеләр бар иде Сораган борее, гаепле кеше сыман, җавап бирергә кыенсынып клпды. Берсе дә әсәрне ахырга кадәр укып чыга алмаган икен Нигә, дип сорыйм. Күңелсез, диләр Күңелсез Шушы бер сүз теманың актуальлеген де. проблемаларның меһмя- леген де. авторчың изге максат белән «»н- тен тырышып утыруларын да — һәммәсен юкка чыгара Чыннан да. әгәр атмый икән, мылтыкның юан кәлшәле булуыннан ни фпида? Һем әгәр тәмсез икән, ашарга ярамый икән, ризыкның файдалы вмтаммян нарга бай бупуыинан ни куаныч? Илленче еллар ахырымда драматургия мәсьәләләренә багышланган кайбер мәкаләләрдә драматург тамашачы җырын җырламаска тиеш, ул алармы тәрбияләргә, үстерертә тиеш кебек фикерләр күп кабатланды. Биредә дәреслек бар иде үзе. Тик аиың практик нәтиҗәсе генә елла ми шәп булмады. Кайбер драматурглар тамашачы фикере белән гомумән санашмый башладылар Тамашачы нее, үз «ерагымда, театрга йөрүдән туктады. Күптән түгел миңа бер театр белгече белән бәхәсләшергә туры килде. "X. Вахит «кассовый» әйберләр язарга сәләтле драматург кына бит ул. А. Гыйләҗев менә, чыннан да, зур, актуаль мәсьәләләр күтәрә. Ләкин тамашачы аның әсәрләренең тирәнлеген аңламый, шуңа да әсәрләре озак бармый», ди бу һәрберсе үзенчә кызыклы булган бу ике драматургны сөзештерү кирәксез эш, минемчә. Әгәр X. Вахит сәхнә законнарын шәп белә, комедиячел ситуацияләр таба, тамашачыны киеренке хәлдә тота, үз артыннан ияртә ала икән, бу начар сыйфатмыни? Инде еш кына аның әсәрләренә тормышчан тирәнлек, зур иҗтимагый мәсьәләләр күтәрү, безнең чынбарлыкның яңа, кызыклы якларын чагылдыру җитми икән, бусы бөтенләй башка мәсьәлә. Моның өчен аны тәнкыйтьләргә кирәк А. Гыйләҗев, чыннан да, һәр әсәрендә зур мәсьәләләр кузгатырга омтыла, аның әсәрләрендә яңа фикер була. Ләкин аңа күтәргән мәсьәләләрен сәхнә телендә тамашачыга җиткерерлек, тамашачының игътибарын тотып торырлык осталык җитми. Бусы, драматург буларак, А. Гыйләҗевнең көчсез ягы. Дөрес, әсәрдән-әсәргә ул бу кимчелеген җиңә килә. Әгәр без совет драматургиясенең иң яхшы әсәрләренә, Н. Погодин һәм А. Арбузов. К. Тинчурин һәм Т. Гыйззәт пьесаларына мөрәҗәгать итсәк, тирән фикерләрнең тамашачыга зур осталык белән җиткерелүен дә күрербез. Димәк, кызыклы, яңа эчтәлек үзенә лаек яңа формадан башка яши алмый. Драматург шуңар омтылырга тиеш. Спектакль — тамашачы өчен, китап — укучы өчен чыгарыла. Мылтык «атмый» икән, язучының көче файдасызга сарыф ителгән дигән сүз. Әсәрнең популярлыгын, укылу дәрәҗәсен бердәнбер критерий итеп алырга ярамый, дидек. Әмма аның белән бөтенләй хисаплашмау шулай ук дөрес булмас. Хәтта укучылар массасының фикере зур. авторитетлы белгечләрнең фикере белән туры килмәгән очракларда да уйларга кирәк: һәрвакытта да әлеге авторитетлар гына хаклымы икән әле? Моннан берничә еллар элек Татарстан язучылары союзы каршындагы проза секциясе утырышында Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» исемле яңа романы тикшерелгән иде. (Утырышта сөйләнгән сүзләрнең кыскача эчтәлеге «Казан утлары» журналында басылды, теләгән кеше таныша ала.) Тикшерүдә күренекле прозаиклар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Чыгыш ясаучыларның күбесе романдагы җитди кимчелекләр турында сөйләде. Әсәрдәге аерым күренешләрнең артык төче, сентименталь характерда булуын әйттеләр. Гөлшәһидв образының идеаллаштырылып бирелүен билгеләп үттеләр, романдагы күп кена башка кимчелекләрне күрсәттеләр. Мин дә чыгыш ясадым, шулай ук күбрәк тәнкыйть иттем. Ул фикерләремнән мин әле дә кире кайтырга җыенмыйм. Әмма аннаи бирле узган еллар хәзер безне бу әсәргә бераз башкарак күзлектән карарга мәҗбүр итә. Соңгы 6—7 ел эчендә «Ак чәчәкләр» әдәбиятыбызның иң популяр әсәрләренең берсенә әйләнде. Ул башка телләргә тәрҗемә ителде, миллионнарча тираж белән «Роман-газета» битләрендә басылды. Әсәр әле һаман яратып укыла, аның буенча әдәби бәхәсләр, укучылар конференцияләре уздырыла. «Гөлшәһидә җыры» халыкның иң яраткан җырына әйләнде. ЗАГС хезмәткәрләренең сөйләвенә караганда, яңа туган кызларга Гөлшәһидә исемен куярга теләүче атааналар саны артканнан-арта бара, ди. Роман нигә бу хәтле популяр булып китте соң?.. Мин еш кына шул турыда уйланам, әлеге популярлыкның сәбәпләрен эзлим. Хикмәт, күрәсең, безнең үз зәвыкларыбыз белән киң катлау укучылар массасының зәвыклары арасындагы аермададыр. Г. Әпсәләмов (бу хакта аның үзенең дә берничә тапкыр ачыктан-ачык язганы бар) иҗат практикасында аңлы рәвештә үткенәйтү алымыннан файдалана, кешеләрдәге уңай якларны да, начар сыйфатларны да юри күпертеп, үстереп сурәтли. Тискәре геройларны ул бөтен әшәкелеге, гариплеге, ямьсезлеге белән бирә. Уңайны исә, очраклы, йомшаграк сыйфатлардан чистартып, пьедесталга бастыра. Реалистик сәнгать әсәрләренә куела торган таләпләрдән чыгып, гадәттә. без моны кимчелек дип бәялибез. Ләкин һәр очракта мәсьәләгә конкрет төстә якын килә белү кирәк. Сүз Г. Әпсәләмов әсәрләре турында барганда, кешедәге яхшы һәм начар якларны юри үткенәйтеп сурәтләүне язучының иҗат алымына хас бер үзенчәлек дип карарга тиеш булабыз. Мондый алым үзенең тамырлары белән татар әдәбиятының романтик традицияләренә барып тоташа, димәк ки, аның яшәргә шулай ук хакы бар. В. Маяковский, яхшы һәм төрле шагыйрьләр күбрәк булсын, дигән. Без бу җөмләнең беренче яртысын ешрак кабатлыйбыз/ • икенче яртысы турында азрак уйланабыз. Әйе. язучылар терле дә, яхшы да булырга тиешләр. Ченки укучы да терле бит. Кайбер укучыларның зәвыгын ошатмаска, тәнкыйть итәргә мемкин, әмма аның белән санашмаска хакыбыз юк. Шул ук вакытта «Ак чәчәкләр» романын, Г. Мөхәммәдова кебек («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 12 сан), тоташ мактау да урынсыз эш. Әйе. ул популяр роман, укучылар аны яратып укый. Менә шуңа күрә дә. Г Әпсәләмов иҗат алымының яшәргә хаклы булуын раслау белән бергә, без аның кимчелекләрен дә күрсәтергә бурычлы. Совет кешеләренең гүзәл образларын тасвирлаулары, түбән җанлы, вак кешеләрне хурлык баганасына терәүләре белән, аның романнары, һичшиксез, файдалы эш башкаралар Ләкин тормыш гаять катлаулы, аны Әпсәләмов әсәрләрендәге калыпларга гына сыйдырып булмый Әшәкелек аяк астында күренеп ятмый. начар кешеләр чын йәэләрен күрсәтмәскә, яшеренеп калырга тырышалар Безнең коннәрнең уңай геройлары да пьедесталда гына басып тормый. Алар безнең кебек үк кешеләр, безнең арада, безнең белән яшиләр. Яхшыны начардан аеру эчен тормышны ныклап өйрәнергә, кешеләрне якыннан белергә ки рек Әгәр без укучыларны чыннан да кермет итәбез, аларның зәвыкларын тәрбияләргә телибез икән, шуларның һәммәсе турында да укучыларга сәйләргә тиешбез Әмма бу эшне саклык белән, партия ои- рәткәнчә. такт белән эшләргә кирәк Г. Әпсәләмоаның «Ак чәчәкләр» романына мин аеруча киң тукталдым, ченки бу роман һаман укыла, басыла тора, бүгенге әдәби хәрәкәттә катнаша, кыскасы, актив тормыш белән яши. Шулай булгач, безнең бу әсәр турындагы элекке фикерләребез шул коонче. бернинди үзгәрешсез кала алмый, яңартылуга. камилләштерүгә мохтаҗлар. Укучы, тамашачы фикере белән һичшиксез санашырга кирәк дигән тезисны раслау эчен, тагын бер мисал китерәсем килә. Өч ел элек «Ленфильм» киностудиясе Казанда «Моабит дәфтәре» исемле нәфис фильмның премьерасын оештырды Боз бу фильмны. Мусаның якты образын экранга чыгуын, шул хәтле кеткәй идек фильмның йомшак һәм җитешсез якларына күз йомарга, анарны гафу итәргә дә әзер идек. Шуның тәэсире булгандыр, безнең матбугат фильмны бик зурлап каршы алды, аңа ифрат зур реклама оештырды Газета битләрендә картинага әллә ни кадәр урын бирелде, фильм турында дистәләрчә уңай рецензия басылды (шулар арасында минеке дә бар иде) Дәресен әйтергә кирәк, ■Моабит дәфтәре» болай зәвык белән эшләнгән фильм иде. Ләкин күп кенә уңай яклары һәм естенлекләре булуга да карамастан, фильмны тамашачы кабул итмәде, күп тә тормый, ул экраннардан төште. Күрәсең, г.өрәшче шагыйрьнең халык күңелендә туган мәһабәт образы фильмда- гыдан үзгәрәк, көчлерәк, өстенрәк булган. Безнең мактап язган рецензияләребез дә, артист П. Черновның шәп уены да хәлне үзгәртә алмады. Хәзер менә, киресенчә, без үзебез үзгәрергә, фильм турында*ы элекке карашларыбыз турында тагын бер кат ныклап уйланырга тиешбез Хакыйкать шуны таләп итә Әле Н. Г Чернышевский ук, иң гадел һәм туры судья — вакыт һәм без карашларыбызны аңа карап дөресли барырга тиеш, дигән иде Бик урынлы сүзләр. Тормышта шулай да була, кайвакыт сыек, шактый йомшак эшләнгән очраклы әсәрләр вакытлыча бик популяр булып китә Ләкин вакыт сынавы аша, халык сынавы аша бары чын сәнгать әсәрләре генә уза ала Татар совет әдәбиятының вакыт сынавын уңышлы узып, халыкның мәңгелек мәхәббәтен казанган әсәрләре аз түгел. Г. Ибраһимовның -Казакъ кызы» һәм М Гафуриның «Кара йезләр-е, Ш. Камалның -Акчарлаклармы һем М. Әмирнең «Агыйдел»е. К. Тинчурииның «Зәңгәр шәлме һем М Фоизииең «Галиябанулы, һ Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» һәм «Мока- мае». М Җәлилнең «Моабит дәфтәре- һәм Ф Кәримнең фронт лирикасы X Туфан һәм С. Хеким шигырьләре, Ф. Хөснинең -Йо- эек кашы» һәм Г Бәшировның «Намус«ы . Саный китсәң, куп алар. Ул әсәрләрнең һәркаисы халкыбызның тирән мәхәббәтен казанды, һәм аларның шундый эур популярлыгы чын әдәби кыйммәтләре белән аз гына да каршылыкка керми. . Шул рәвешчә, бер чиктән икенчесене ташланмый тына, без укучы фикерен ейро- нерге һем аңа сак караш булдырырга тиеш Бу бик меһим мәсьәлә Совет власте елларында без әдәбиятны аңлый һәм бәяли белә торган укучылар массасы тәрбияләдек Мондый укучы башка бер илдә до юк Төрле киңәшмәләр һәм съездлар вакытында миңа чит ил язучылары белән очрашырга туры килгәне бар. Безнең илдә әдәбиятка, язучыларга булган зур игътибарны күреп, алар гаҗәпләнәләр Чит ил кешеләре Россияне бер дә юкка гына «иң куп китап укучы ил» дип йөртмиләр бит 1967 елда мин ГДРда булып кайттым Шулай бервакыт Берлинда немец азучыларының мәҗлесендә булырга туры килде Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә куерып китте Әңгәмә барышында мин шуны аңладым, алар татар халкы, аның үткәне һәм бүгенгесе турында бик аз беләләр икән. Арадан берсе татар халкының грамоталылык дәрәҗәсе ничә процент дип сорады Мин бездә бу мәсьәлә күптән хәл ителде, укый-яза белмәгән кеше бөтенләй юк. дидем Фикеремне дәлилләү өчен бездәге китаплар газета-журналлар, аларның тиражлары турында сөйләп киттем «Казан утлары» исемле айлык әдәби журнал 57 мең данә тираж (хәзер аның тиражы 87 меңнән артып китте) белән чыга дигәч, алар гаҗәпләнеп бер-берсенә карашып куйдылар 5 миллион халык арасында калын әдәби журналның шундый зур тираж белән таралуына һич ышанасылары килмәде (Аларның «Яңа немец әдәбияты» исемле, безнеке шикелле үк журналлары ул чагында 17 мең данә тираж белән чыга иде Ә ГДРда 17 миллион халык яши.) Бездәге китапларның, бигрәк тә шигырь китапларының тиражы шулай ук алардагыдан зуррак булып чыкты. Татарстан районнарында уздырыла торган әдәбият атналыклары, колхозларда совхозларда. культура сарайларында, клубларда утгу йортларында үткәрелә торган очрашулар, конференцияләр турында сөйләгәч, арадан берсе: — Андый укучы өчен тырышсаң да ярый,— дип куйды. Кызганычка каршы, без үзебез менә шушы гади, карап торышка бик гадәти хакыйкатьне бәяләп бетермибез әле Язучыларны ярата һәм ихтирам итә торган, аларның һәр язганын укып бара торган укучыларга ашык-пошык эшләнгән түбән сыйфатлы әсәрләр тәкъдим итү — зур җинаять. СССР Язучылар союзының әдәбиятсөнгать тәнкыйте мәсьәләләренә багышлап уздырылган пленумында тәнкыйтьче язучы* дан зур көч куеп эшләүне таләп итәргә тиеш диелде Безнең тәнкыйтьчеләргә еш кына әнә шундый таләпчәнлек җитми. Аннан соң. укучыларның таләп һәм зәвыклары да өзлексез үзгәреп тора. Хәзер инде үз әдәбиятыннан башканы белми торган укучы азаеп бара. Русча грамоталы* лыкның киң таралуы, рус һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татар теленә - тәрҗемә итү һәм, ниһаять, радио һәм телевидениенең киң җәелүе шуңа китерде ки татар укучысының аң-белеме, культура дәрәҗәсе бик нык күтәрелде. Шулай бер вакыт Татарстанның иң ерактагы авылларының берсендә олы яшьтәге шагыйрьнең иҗатына багышланган кичәдә катнашырга туры килде Ул үзенең иң гади укучыларга исәп тотып язылган юмористик шигырьләрен укыды. Ә укучы, баксаң, ул уйлаганча ук гади түгел икән инде. Дөрес, болай аны тыңладылар ләкин искитми тыңладылар әдәплелек йөзеннән генә тик утырдылар Шул чагында миңа ул шагыйрь бик кызганыч тоелды, Халыкка нәрсә дә ярый дип уйлап йөреп, күпме ялгышкай ул. Әйе укучы үзгәрә аның зәвыгы үсә. дөньяга, әдәбиятка карашы да киңәя бара. Әле кичә генә кайбер тәнкыйтьчеләр Әмирхан Еники - камерный- язучы, ул бер төркем интеллигенция өчен генә яза дип иөриләр иде Хәзер аның язганнары иң популяр әсәрләр рәтендә йөри Әле кайчан гына бер төркем яшьләрне формализм белән мавыгуда, халыкка аңлашылмый торган шигырьләр язуда гаепли идек. Бүген исә шундый язучылардан Р Фәизуллин, Р. Харисов. Р Гатауллиннар яшьләрнең яраткач шагыйрьләренә әйләнеп баралар. Әдәбиятның киләчәге өчен кайгыртканда, без укучылар белән бәйләнеш мәсьәләсен истән чыгара алмыйбыз. Коммунистлар партиясе безне гел искәртеп килә: сәнгатьнең илһам чыганагы иҗади уңышларның сере — халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә