Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӘХМИЧ

Безнең Рәхмәтулла абзый да Бөек Ватан сугышында катнашкан икән ләбаса. Миннән сорасалар, юктыр, эләкмәгәндер, авыруы белән аямаганнардыр, дигән булыр идем. Менә инде кешенең хикмәтле язмышын әйт тә, тыйнаклыгын әйт... Ә бит ул миңа авылдаш кына түгел, урамдаш та. күрше дә. Аның өе минем нигездән ике өй аркылы гына бит. Мин дә сугышта булдым, аннары читтә укып йөрдем, читтә яшим, шуңа күрә белеп җиткермә гәнмен, дияр идем, ике-өч елга бер булса да кайткалап, авылдашларның хәл-әхвәлләрен сорашып, язмышларын белешеп торам. Рәхмәтулла абзый белән күрешкән саен, мин сүз башлап та өлгермим, ул инде ачылып китеп, бар белгәнен әйтеп салырга әзер. Ә үзе минем күздә һаман да шул Ваган сугышына кадәрге авыл кибетчесе булып кала бирә... Баксаң, аның Будапешттан җиңүче булып кайтуына инде чирек гасыр узып та киткән! Гомере буе саулыкка туймас, бөтен барлыгы, торышы-кыяфәте белән сыек кына, сырхау гына бер кеше инде ул. Зур баш, нечкә муен, тар җилкә, урта буй, очлы терсәк, нечкә сыйрак, җилгә җилтерәп йөри торган сөякчел юка гәүдә... Яңагы яңагына ябышкан, зур күзләре өч бөртек каш астыннан тирәннән карыйлар, зур авыз, зур борын тирәсе җыерчыклары тимер тырма теше белән сызылганнар диярсең. Ике бите дә кан бәреп алсуланып тормый, әлеге теге кабыгы әрчелмәгән ак бәрәңге төслерәк... Әмма Рәхмәтулла абзац борын астында кадерләп кенә бер чеметем юка гына коңгырт мыек кисәге үстереп йөри һәм ирлек галәмәтенең менә шушы кечкенә бер билгесе аның зур авызлы, зур борынлы битен ачып, яктыртып җибәрә,сабыр, уйчан күз карашларына, бөтен чыраена акыллылык, эчке бер җыйнаклык, интеллигентлык төсмерләре өсти. Безнең Җидеболак Күгәрчененең Батыршиннар нәселе сәламәтлек җәһәтеннән буын-буыннак шулай сыеграк, куәтсезрәк булган инде алар. Нәсел җепләре, әнә өзеләм, менә киселәм. дигән кебек, чак-чак кына ялгангалап килгән. Теге йөзәр яшәүчән. гаилә саен ♦ диярлек таза-таза алтышар-җидешәр ир бала үстерүчән Ваһаповлар, - Халитовлар. Мәннаповлар белән тиңләп булмый. Рәхмәтулла абзый- = ның да фамилиясе генә Батыршин. Атасы Габделгани, авылча әйтсәк, £ тегүче Әпти була инде — Батырша оныгы Габделмоталлапның үги - улы гына булган икән ул. Үз балалары булмаган да бугай әле ул * Габделмоталлапның. Зирекледән ди мл этеп бер тол хатын алган да. . Габделгани шул толның элекке иреннән калган улы ул. диләр. Тегү - һөнәренә дә атасы мәрхүмнән күрмәкче генә керешеп киткән булса ; кирәк, югыйсә, безнең авылда элек һөнәр иясе тегүчеләр бөтенләй Z булмаган да әле. әбиләр нәрсә кисеп, нәрсә тексә, шуны кия биргән- Z нәр — бүгенге авылның модалы киемнәре безнең әби-бабайларның * төшенә дә кермәгән... Габделгани чалбар, казаки теккән, әдрәстән “ укалы ясап, камзул булдырган, биегәндә ике итәге ике якка күбәләк ; канатыдай ачылып китә торган итеп. Үзе Батыршиннарга ят нәсел- 5 дән килеп керсә дә. буйга-сынга әллә кем түгел, өтек кенә булган, ул ? тегүче Әпти. Әмма дә вакчыл дуамал кызу канлы булган, диләр * аны. Таза бәдәнле хатыны Бәдиголҗамалын тимер аршыны белән кыйныйм дисә, сәке йөзлегенә менеп басмыйча буе җитми икән, дип көлгәннәр үзеннән. Рәхмәтулла абзый, күрәсең, әнисенә тартып кына бераз буй сузган... Үзе шулай какча гына, сырхау гына булса да, гомере буе үз эшен кешегә бирмәс, һәр эшен рәтләп кенә, тәмләп кенә эшләр кеше* ул. Кычкырып сүз әйтмәс, әмма үзенекен әйтми дә куймас, дөрләп-кабынып китмәс, әмма сүнеп-сүрелеп тә калмас, әлеге әкрен барып ерак китә торган бер җайга кыймылдый торган кеше булып чыкты ул. Без малай чакларда ул еллар буе авыл уртасында, мәктәп тыкрыгы каршындагы кооператив кибетендә «керәчин». «лампачи», итек, чалгы сатып, тире, йомырка, йон җыйган чакларында да шул иде, инде менә сигезенче дистәгә аяк басты — һаман да шул! Әле Ватан сугышы алдыннанрак та. хәтерехмдә, әни мәрхүмә белән яңа магазинга бер барып кергән идек. Магазин зур. эче-тышы ап-ак. баскыч басмалары сап-сары итеп юылган, ике якка ачылмалы ишекләре пыялалы, тәрәзәсе киң. якты, киштәләрдә, шүрлекләрдә — элеп куелган пальто, күлмәк, тезеп куелган туфли, кепка. Өстәлдәге пыялалы киң рам астындагы ялтыр язулы-бизәкле хушбуй, ислемай, исле сабын, брошка-фәләннәрне күрсәң, исереп китеп, бу дөнья бик матур бәйрәм генә икән, дип уйларлык... Магазин эчен уратып суктырылган киң өстәл белән шүрлек-кпш- тәләр арасында, авырсынгандай гына. Рәхмәтулла абзый йөренеп тора. Аксыл чырайлы, моңсу-сабыр карашлы. Башында яңа кара кепкасы, өстендә шәһәрчә тегелгәч килешле костюм. Үзе ул болан бер дә ни җитте түгел, авылның «урында эшләүче» кешеләреннән калышмыйча купшы киенүчән,— аягында да ялтыр кунычлы, ялтыр ■алошлы хром итек икәнен бөтен авыл белеп тора. Үзе магазинга кплеп керүче әби-бабаймы. абэый-түтәйме. яшьҗилкенчәкме, ба ia- 'агамы һәркайсын үз итеп тыныч кына, йомшак кына, бер дә шаксынмыйча-юмакайланмыйча. нәкъ кешенең йомышынча гына ойләшо-сөйләшә булган әйберләрен салмак кына хәрәкәт белән бер аияп бер салып күрсәтә-күрсәтә сата да сата.— аңа һич бер үпкә- җебер белдерүче юк. кире килеп, бела салып, тавыш чыгарып йөрүче юк, кыекмыек эше булмас, җәен-кышын шулай эшли бирде. Башын алга салыбрак, ашыкмыйча гына урамнан узганда да авылны ала- маландырмады. үзенә күрә моңсу бер ямь биреп уза иде ул. Кибеттә кеше сыегаеп, әни белән күршеләрчә саулык-сәламәтлек сорашкач, ул әнигә, саусызлыгына зарланып: — *Менә бит инде, бер тамчы кан юк...» — дип, сөякчел ак кулының баш бармак итләш- кәсен уып күрсәтеп торганы әле булса күз алдымда. Миңлебану түтәй белән Рәхмәтулла абзыйның балалары булмады Аларның тыкрык башын уратып алган биек читән коймалары эченнән гомер буе бала-чага чырчуы ишетелмәде, «урыс капкачларыннан керүче сирәк булды, чыгучы сирәк булды. Маһирә түтәйләрнең гөрләп-шаулап торган җиде балалы йортлары янәшәсендә Миңлебану түтәй өе кайчакларны ничектер җансыз-терексез. хәтта бераз гына шомлы да кебек тоелып куя иде. Хәзер дә шулай. Хәзер дә алар икәү генә. Миңлебану түтәй буе-сыны, төсе-бите белән матур түтәй иде. Әле Ватан сугышы алдыннан гына да капка артларындагы урам коесы на ак чиләген тотып чыкканда кызларча көчле, җитез, җиңел күренә иде. Соңрак мин аны күргәнем дә юк. Шул көе генә кинәт сулып, шиңеп киткәндер дә «әни», «әби» дип килүчеләрен көтмичә генә, картлыгын кичерәдер Әмма Рәхмәтулла абзый барыбер авылның хөрмәтле кешеләре рәтендә булды. Өске урамнан су буена төшә торган тыкрык кем тыкрыгы, дисәң, ветеринар Хөснулла абзыйлар тыкрыгы түгел. Рәхмәтулла абзыйлар тыкрыгы. Чөнки Хөснулла абзыйлар өе тәбәнәк тә, салам түбәле дә, ә Рәхмәтулла абзыйлар өенең калку кызыл калай түбәсе безнең тоташы белән салам түбәле очка ямь биреп тора торган иде... Олы юл күпер башындагы куе ябалдашлы өянкеләр кем өянкеләре дисәң, алар да Рәхмәтулла абзый өянкеләре. Ул әле егерме дүртенче елны — кәләш әйттереп, туй туйлагачрак буладыр инде — үзләренең капка каршындагы күпернең өске як каракаршы ике яр башына алтышар-җидешәр яшь тал чыбыгы төртеп, киртәләп алган Менә хәзер шулар, барысы бер туганнар кебек, тезелешеп, җилләргә җилфердәп, олы юлга, безнең урамга, бөтен тирә якка ямь биреп утыралар. Ишелеп-тармакланып киткән тирән тамырлары белән яр башы туфрагын учлап тотып алганнар— нинди генә шашкын ташулар бәрмәсен, нинди генә калын бозлар какмасын.— кара яр туфрагының бер бөртеген ычкындырмыйча күперне, олы юл өстен саклап торалар. Авыл агайлары Рәхмәтулла абзыйны үз күреп, бераз гына ихтирам сиздереп, исеменә русча рәсми олылау галәмәте дә өстәп, Рәхмич дип йөрттеләр. Хәзер генә ул күпләр өчен Рәхмәтулла абзый булып кала бара — өлкәнәю хикмәте... Үзе ул чыннан да нечкә күңелле, моңлы кеше булды булса кирәк. Колхозлар көчәеп, куәт алып киткән бер елларны авылда күпләр шәһәрчә тегелгән пальто, костюм, яхшы бүрек алып кия башлады. Кайбер ишек алларында зурзур челтәр тәгәрмәчле, озын сыйрак, нечкә умырткалы «лисәпит»ләр күренә башлады, менә кайберәүләр, шуңа атланып, урам уртасыннан бәйге атларыннан тизрәк узыл китә башладылар, утыз биш километр ара узып, райой үзәге Мракка барып йөрделәр, минем әти исә үзенең «Фрунзе» май калы велосипеды белән картлар исәбенчә йөз илле чакрымда ятка! Оренбургка да барып әйләнгәли иде. Колхозларның күзгә күрене| баеган, колхозчы күңеленең шатланып яңарган чаклары... Мнив шул чакларда Рәхмәтулла абзый безнең Күгәрчендә бердәнбер кеше булып граммофон алып җибәрде. Күктән иңгән бер мо.җи- аадай булды ул граммофон авыл вчен. Җәйге озын көннең кайнар кояшы еракта. Олы Әйек аръякларында күкшелләнеп яткан Саньяп таулары артына тәгәри барып, тәгәри барып баеп китәр вакытларда, безнең күпер башы өянке ♦ ябалдашлары. Уен тавы түбәләре шул кояшка алсуланып торганда. у без малайшалай өй арты бакчасы түтәлләренә йөгерә-йөгерә су сибеп бетереп, кыр эшләреннән кайткан әти-абыйлар тирләп керлән- * ген тәннәрен, билдән болай чишенеп, пошкыра-пошкыра юынганда х аларга комганнан су салып торган чакларда, әниләр, кичке ашлар- < ны өлгертеп, табын җыяр алдыннан чиләген күбекләндереп сыер а савып утырган матур, моңсу бер сәгатьтә Рәхмәтулла абзый үзләре- о нең кыйблага. Өске урам ягына караган түр тәрәзәсен ачып җибәрә. х граммофонын, лалә чәчәгенә охшаш киң авызлы ялтыр торбасын 2 тышкы якка каратып утырта да. безнең бөтен түбән очларны моң е дәрьясына < алып, пластинка артыннан пластинка уйната торган булып китте. “• Үзе шулчак нинди татлы уйлар уйлап, кемнәрен юке>> нгандыр. = хыялында кемнең кайнар күңеленә сыенып, бәхет, ләззәт эстәгән- х дер — анысын инде кем белсен! Әмма «Сакмар су». «Җәйләүләргә * бардым*. «Кара да гына урман». «Ике егет мылтык әрчи», «Безнең колхозның кызлары», «Бөдрә таллар»ы белән кемнәрнең күңелендә нинди генә якты хыяллар, нинди генә кайнар хис талпынышлары уятмагандыр... Кайбер кичләрне минем. Маһирә түтәйнең Хәкиме белән алар ишек алдында уйнап йөргән җирдән. Рәхмәтулла абзыйлар тәрәзәсеннән моң яңгырагач та. атылып барып, граммофонлы тәрәэә төбендәге киртәгә ябышып, бар дөньяны онытып, тын да алмыйча йотылып тыңлап торган кадерле минутларым бар иде. Ул җырларны хәзер дә яратып тыңлыйм. Аларны һәр җырчы үзепчирәк башкара. Ә минем күңелдә алар әле дә шул Рәхмәтулла абзыйның ялтыр торбалы граммофоннан ишеткәнчә яңгырый бирәләр. Узган җәйне генә Күгәрченгә кайтып, көтмәгәндә бер ачылып, сөйләшеп китмәсәк, Рәхмәтулла абзый минем күз алдымда һаман шул бала чагасыз, чыр-чусыз өйле, күпер башы өянкеле, тәрәзәсе граммофонлы кибетче Рәхмнч көе генә каласы икән... Бер көнне шу чи ft авыл гизеп, коеп узган яшенле яңгырдан соң лычкылдап яткан пычрак урамнан тая-тая, түбән очка кайтып кил* сам. «урыс капка»лары төбендәге тәбәнәк түмәр кисәгендә ялгызы моңаеп, Рәхмәтулла абзый утыра. Өске урамнан төшкән тыкрыкның югары ягында ни элекке салам түбәле тәбәнәк өйләр, абзар куралар. бәрәңге бакчалары, яшел мәчет юк — алар урынын зур бер квартал булып, бакчалы-гараж чи урта мәктәп шәһәрчеге биләп алган, Рәхмәтулла абзыйларның элек калку күренгән кызыл түбәл» өйләре әле дә шул ук, тик ул алты почмаклап верандалап, кызыл ка лай, яки көлсу аксыл шифер белән ябылган, бизәүле-буяулы якты нив өйләр янында үзе үк югалып, мескенәеп калган. Күпер башындагы өянкеләре генә ботак-тармакларын тагы да куертып, тагы да мәһабәтрәк булып киткәннәр I Сәлам бирештек, сүэ ялганды. Мин гәпне, үзем д» абайламастан, )<атвн сугышы ягына бордым да. шунда ук сагаеп, уңайсызланып та калдым: абзыйның күңеле калмагае тагы, бу сырхиу кеше сугышка I1UHM11I калган булса, аның ни гаебе?«Огонь!* дә «огонь!» .. . өскә килә танклары. . . Прямуй наводка белән бәрәбез — өлгер генә! Берсе янса, ике ягыннан бүтәннәре килеп чыга. II киләләр, и атабыз... Ут та төтен эчендә калдык... Колак ишетми, күзне әчеттерә.» Уңга да борып: «Прицел! Огонь!» сулга да... Ну. мин әйтәм. бу мәхшәрдән сау гына чыксам, Күгәрченгә кайткач. Мүкләкне егып суярыем да итен авылга өләшерием.. Иптәшләр берсе егылып җан бирә, берсе ыңгырашып су сорый. Бер вакыт орудиебез ватылды — турыдан атып эштән чыгардылар... күрше расчет егетләренә барып кушылдым... Менә мондагы җөйләр шуннан җыеп алып кайткан җәрәхәтләрнеке ул... Командирыбыз да шунда харап булды, бахыр. Яшь кенә рус егете иде. Рязань ягыннан... Тугыз кешедән берүзем калдым шул Курский дугада. «За отвагу* бирделәр... Ул сөйләсә — сүзен, сүздән туктаса — көрсенүен тыңлап утырам. — Аннан соң да күп хәтәрләр күрелде.— диде ул.— Кемгә ничек туры килгәндер, миңа, дисәң, иң яманы шул Сөхешфехерварда булды инде. Анда да шул тизрәк атабыз да атабыз, үзебез кырылып бетеп барабыз... Куй! Шунда янә үземә телем белән әйттем: «Ай.— мин әйтәм.— шушы утлардан башым сау кайтса, өстемдәге шушы киемнәрне анадан тума калып өләшеп бетерер ием...» Кырык биштә кайтып кергәч сыерны суеп, итен алтмыш кешегә өләштем. Сугыш күреп кайткан гимнастерка-чалбарны. тузанын- сөремен кагып, синең зуратаң тау башы Сәйфетдин картка апменеп бирдем. Шинельне Әпҗәлил картка илттем, күлмәк-ыштанын юдырып Сәгадәт хәлфәгә, аяктагы ботинканы обмоткасы белән — Гайнетдин картка... Күрәм. Рәхмәтулла абзый бу турыда хикәясен шуның белән түгәрәкләде: сүзен өзеп, тынып калды. Янымда утырган шушы зур башлы, нечкә муенлы, елмаерга торган зур авызлы күршем Рәхмәтулла абзыйны кинәт ут-төтен эчендә, үлеп яткан иптәшләре арасында кара тәреле «тигр«ларны күрә- күрә, туп янында кайнашкан кллеш. батыр килеш күз алдыма китерәсем килде. «Рәхмич-солдат» дип бер язып чыгасы килеп китте. Их, мин әйтәм, берәр батырлык эпизодын чынлап торып сөйләп1 бирсәме... Мено бит бер вакытны Рәхмәтулла абыкаем җиңелчә гена елмаеп: «Һи!..— дигәндәй итте дә, әлеге кычкырып-шаулап сүз әйтмәс, әмма үзенекен әйтми дә калмас басынкы тавышы белән кыска гына, хикмәтле генә итеп сөйләп тә салды: — Күрелде инде ул сугыш хәлләре... Ай-яй!.. Курский дугада сыерсыз калганыем... Венгриядә, Сөхешфехерварда. анадан тума өс- баш киемсез калдым... Менә бүген шушылай, аллага шөкер, исән-сау дигәндәй, үз капкам төбендә утырам әле... Мин тиз генә аның өс-башына карап алдым. Башында эшләпәсе, аягында туфлисе, пиджак-чалбарлары да болай чиста-пөхтә генә. Бите шул ук кабыгы әрчелмәгән ак бәрәңге төсле, җыерчыклары гына тирәнәя төшкән. Мин аның хикмәтле сүзләренең табышмагына чумып тын калдым, ул бераз вакыт шушы хәлнең ләззәтен тәмләп сүзсез утырды. — Артиллерийский взводта установщик ыем.— дип дәвам итте ул.— Противотанковыйда. Нинди снаряд белән атарга, шуны билгеләп биреп өлгереп тор. Бронебойныймы анда, осколочныймы. подка- либерныймы. Йөз дә илле ике миллиметровый орудийный расчет. Командир белән тугыз кеше без... Ул Курский дугадагы хәлләргә... тимер чыдамый, кеше ничек чыдаган?.. ~ ' ♦ Огонь!» дә «огонь!»... Кая дистә, йөзәрләп «Тигр»лары алдан.. ~Кая ул! Рәхмәтулла абзый булсын да, урамга карап, авызын ачып, тел болгап, мин кырдым да. мин кудым, дип сүз сөйләп утырсын, имеш... Ә бит чынлыкта исә кырган да. куган да. җиңеп тә кайткан. Өсләренә «тигр»лар килгән, күрәләтә төзәп атканнар. Снаряд тиеп, туплары эштән чыга, сигез иптәше һәлак була — шунда ул акырып, ♦ чатыр чабып качмаган акылын-сабырлыгын җуймаган, йөгерек Җидеболак суы буендагы авылын күңеленә алып, нәзерен генә f әйткән... £ Батырлыктырмы бу. юктырмы... Солдат булыр өчен туганмы ул дөньяга? * Илгә афәт килеп, башына төшкәч, сынатмавы өчен мең рәхмәт. f Мин аны барыбер сөйләтергә тырышам: *— ...кыюлык, тәвәк х көллек бик кирәк минутлар булгандыр, Рәхмәтулла абзый»,— дип, ~ уңнан да. сулдан да килеп карыйм — юк кына... Башын иеп. капка f алдыннан узган кое сукмагына карап, әллә капларда калган сугышта күргәикичергәннәрен яңадан күреп-кичереп утыра — сүзе - генә юк... Ахры, мин өзми куймасмы сизептерме, түмәрдән әкрен генә тор- 7 ды да кече капкадан өйләренә кереп китте, бераздан әйләнеп тә - чыкты. Кулы буш түгел. Берәм-берәм тезләремә җәеп. Рәхмәтулла абзыйга Ватан сугышы елларында авылда чагында тырыш хезмәте өчен, аннары төрле фронтларда күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен, бүләкләү таныклыкларын карап утырам. Командование исеменнән «...123 нче артиллерийский противотанковый полк рядовое Батыршин Рәхмәтулла Габделгани улына...» бирелгән рәхмәт кәгазьләре үзләре бер төргәк. Бераз саргая, бераз таушала, язулары бераз тоныклана төшкән. Кайберләренә безнең атакага ыргылган танклар, солдатлар, самолетлар төшерелгән, кайберләрендә генералиссимус- ның горур профиле дә бар... «Рядовой Батыршинга... немец-фашист илбасарларыннан Белгород шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгыгыз өчен... Харьковны... Полтаваны... Кременчугны... Звенигород- каны... азат итүдә күрсәткән батырлыкларыгыз өчен... Корсуньда. Яссы-Кишеневта . илбасарларны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларыгыз өчен...» Менә Рәхмәтулла абзац дошманны күрше илләр туфрагыннан да куа бара: «Сомбатель... Кесег... Сөхешфехервар. Будапешт. . ВинерНейштадтны алганда күрсәткән батырлыкларыгыз әчеп..» Бу рәхмәт кәгазьләренә кул куйган командующийларның фамилияләрен аерыптанып алмакчы булам. Язган каралары, күрам, еллар узган саен бераз уңа. тоныклана икән. Аның каравы, солдат даны ачыла гына, яктыра гына бара... Аркасын коймага терәп, тын гына утыра ул. аның янында, эчтән генә гаҗәпләнеп тә. горурланып та. мин утырам. Бездән сул кулда, якын гына, урамыбыз коесының озын сиртмәсе күккә сузылган, каршыда. олы юл күпере башында, мәһабәт яшел өянкеләр... Хәрби медальләр ялтыравына тирәбезгә бер көтү бала чага җыелганын сизми дә калганбыз... Белми дә йөрер идем шул...