Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кысыр хәсрәт «Аталар һәм балалар» Проблемасын язган ул, Гомер буе куерткан. Шул кадәрле мавыккан — Буйдак булып калган ул, Өйләнергә оныткан! Өйрәтә Тәҗрибәле бер Акбай Ничек дөнья көтәргә Өйрәткән, ди, баласын: Яхшы белеп үс, дигән, Кемгә койрык болгыйсын. Кемгә өреп каласын. Сәбәбе... Баш ваталар заводта: Ни сәбәп, ни хикмәт бар, План тулмый нилектән? ...Аракыны күп сатып Шәп үтиләр планны Күршедәге кибетләр! Ди... Берәү роман язган, ди, Бастырып чыгарган, ди, «Укысалар — харап!,.» дип, Барсың сатып алган, ди. Зар «Эшең консыз, тупас эш, Культурасыз, яман эш!» Теш врачыннан шулай Зарланды... йолкынган теш. ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ тәрҗемәләре