Поэзия
Яңгыр хәбәрчеләре Kapa кыйгач канатлы Сап-сары бер кош болар. Чыр-чу килеп үзләре Юкка пыр-пыр очмыйлар, Шундый сизгер кош болар! Яңгыр килеп бераздан Яумасынмы бик шәпләп. Марат балык тота дип. Тормады ул иләкләп — Койды гына чиләкләп. Менә нигә бу кошлар Чыр-чу килгәннәр икән. — Яңгыр килә, яңгыр! — дип, Хәбәр биргәннәр икән... Кайдан белгәннәр икән? Ничек тизрәк үсәсе? Сез ничектер, их, дим мин, Ничек тизрәк үсәсе? Моряк Илгиз абый күк Ничек дөнья гизәсе? Тельняшка да, бушлат та Киеп карыйм өстемә. Үзем һаман кечкенә, Үсеп булмый һич кенә. Белмим, әллә еларга, Әллә инде көләргә. Су да эчәм көн саен, Су сипкәндә гөлләргә. Яңгыр яуса, урамнан Кайтып керәм кич кенә,— Ә мин һаман кечкенә. Файдасы юк һич кенә. Апам кебек, бер көнне Үзем җыйдым урынмы. Исе китте әнинең: «Карагыз,— ди,— улымны, Хәйран, нинди зур үскән, Нәни иде ким кенә'» Аңламый бит һич кечә,— ЛЛин бит буйга кечкенә... Нигә? Юл буенда ялгыз каен Уйга чумган нигәдер Яшенен дә әйтер идем, Нигә шуңа тиядер?! Ә карт кәен... елый, мескен. Карап җәйге урманга. Яшен суга микән аны Әллә ялгыз булганга? Белми диеп йөр менә Энем минем әлеге Укымый да, язмый да. Биш тә тула бит инде Шушы елның язында... Китап алып утырсам, Үзе һаман янымда. Йотып барган, күрәсең, Шул. чагында барын да. Әйткән идем' «Язарга Өйрәтимме, Әхмәт?» — дип, Күптән беләм дигәндәй, Язып куйды: «Рәхмәт»,— дип.