Логотип Казан Утлары
Хикәя

 КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ

«Потам, потам...» 'үзелга бер яшь чамагы Йорк да алмый, сойлаьл* да белми яле, аерым сүзләрне гене әйткәли. Эттә, әннә. әби. апа Өчаякка бастырдык моны, йөрергә өйрәтәбез. Өчаяк белән бик тиз өйрәнде тәгәрәргә. Кулыңны чабып. — Тотам, тотам! дисәң, торып чаба. Үзе көлә, үзе йөгерә Тиздән безгә ияреп «тотам, тотам» дигән сүзне кабатлый башлады Тик ул аны үзенчә әйтә: «Потам, потам».— ди. Соңрак, «карагыз миңа, мин ничек тиз йөгерәм». дигәнне дә: — Әти, потам, потам. ди башлады. Тиздән өчаякның исеме лә потам потамга әй тәндә Өчаяк кирәк булса, «потам, потам» дип сорап ата иде. Шулай көннәрнең берендә иртән ашыгып эшкә җыенабыз. Гүзәл тәрәзәдән карап утыра. — Әти. әти’ — ди бу миңа. Янына килдем. Бармагы белән тәрәзәгә күрсәтте дә: — Апа потам, потам,— ди. Карасак, урамда бер хатын йөгереп бара. Бусы инде апа йөгерә дигән сүзе иде «Әти, песи...» |^өннәрнең берендә Гүтәлие дә. аның өчаягы «потам п«»там»- ■*ны да күтәреп, әбиләренә килдек. Анда кара мәче бар иде. Аны күрүгә Гүзәлне кулда тотарга хәл калмады, мәчегә үрәло башлады. Айвайга карамыйча, үрмәләп Гмрып. м . ■ о не. колагыннан, бер 1 аягыннан, муеныннан эләктереп тә күтәрә, урталай бөкләп тә кочаклый. Мәче мырлый гына. Шулай да башка шик төште, кызым мәченең берәр җирен авырттырыр да, мәче аны я тешләп, я тырнап качар, дим. Мәчене кулыннан алып идәнгә куйдым да, аркасыннан йонын сыйпый-сыйпый: — Песи, кызым, бу — песи, — дидем. Гүзәл дә миңа карап: — Песи, ә... песи,— дип кабатлады. Бу хәл онытылып бетте инде. Көннәрнең берендә эштән кызымны сагынып кайтып кулыма алдым. Булмаган хәл — кызым минем мыекны сыпыра. — Песи-песи,— ди кызым. Әнисе, чыгып китәргә дип. киенгән килеш ишек төбендә тора иде. — Әнисе,— мин әйтәм,— кызыбыз тагын бер сүз өйрәнгән. Әнисе шатланып Гүзәлне кулына алды, ә Гүзәл аның пальто якасын сыпыра: — Песи-песи,— ди. Шулай итеп, барлык йонлы әйбер дә шактый вакыт «песи» дип аталды, хәтта щеткалар да! «Бәлилә түгел, бә-ли-лә!» I/өннәрнең берендә кызым ашап утырган җирдән «бәлилә» ■'сорый башлады. Нәрсә генә биреп карасак та. бәлилә булып чыкмады. Аптырагач, урыныннан торып китте дә өстәлгә чи бәрәңге алып килеп куйды: — Менә бәлилә,— ди. — Кызым,— мин әйтәм,— бу — бәлилә түгел, бу — бәрәңге! — Бәлилә,— ди, ризалаша үзе. Бәрәңге пешкәч, ашарга утырдык. — Бәлилә пеште, аша, кызым, бәлилә! — дим, аныңча. ■— Бәлилә түгел, бә-ли-лә! — ди. Янәсе, мин әйткәнчә әйтмәгез, үзегезчә бәрәңге диегез. Аның бер үзе өчен генә бәлилә ул. «Әтием...» Сигрәк тәмле телле булып китте бу бала. Җөмлә төзеп сөй- ■-*ләшә башлагач, «әти» дими, «әтием» дип, болай да йомшак күңелне эретеп җибәрә. — Кызым, син нигә миңа һәрвакыт «әтием» дисең, беркайчан да «әти» дип әйтмисең? — дим. Гүзәл бер әнисенә, бер әбисенә карады, шукланып: — Әни дә, әби дә шулай әйтә бит,— дип куя. Чыннан да алар әтиең кайтты, әтиеңнән сора, әтиең янына бар. әтиең ачуланыр, диләр. Шулай булгач, Гүзәл өчен дә «әтием» була инде. Айрат абый буламыни?! Д йрат абыйсы килде безгә. — Кызым, бу Айрат абыең була инде, аңа «Айрат абый* дип дәшәргә кирәк,— дидем. Шактый гына кич утыргач, бер-берсенә күнегешеп беткәннән сок. Гүзәл аны үз итеп, бөтерчеген әйләндерергә кушты. — Айрат, кил әле, бөтерчекне бик нык итеп әйләндереп бир! — Нинди Айрат булсын ул сиңа? — диде әнисе, бераз шел тәләп. Гүзәл үпкәләп яныма килде: — Айратмы соң ул, абыймы? — диде. «Саескан» . О Сашка авылларны белмим, безнең авылда кушаматсыз бер < ®-*генә кеше дә юк иде. Минем үземнең дә, хатынның да кушаматларыбыз бар. Ничек икәнен әйтмим генә, кирәк кеше < үзе белә. ° Көннәрнең берендә безгә Хәерниса апа килде. Ул бездә еш була, х Балалар да аңа ияләнеп беттеләр. £ Шулай бер көнне Хәерниса апа хатыным белән сөйләшеп утыр- -> ганда яннарына Гүзәл йөгереп килде һәм кычкырып шатлыклы * тавыш белән: — Әни. мин белдем инде, бу — Саескан апа ич! — диде. Бала — бала инде, бу сүз өчен Гүзәлне гаеп итүче булмады булуын, әмма Хәерниса апа ниндидер бик ашыгыч эшен искә төшереп, кайтып китте. «Чып-чыпчык» Салаларның уенчык чыпчыклары бар иде. пружинасын бор- **саң, җим чүпли торганнар иде. Ә менә тыштагы чыпчык җим дә чүпли, оча да. Гүзәл миңа аны күрсәтеп: — Чып-чыпчык!..— ди. Мин аңламыйм: — Нәрсә-нәрсә? — Чып-чыпчык... —- Ник алай дисең? — Нигә соң син күк күгәрчен дисең? Ул бит оча торган күгәрчен дигән сүз. Иске бүрек з килә, тышта яңгыр катыш кар ява Минем барасы җирем бар. пшыга-ашыга киенәм. Гүзәл килеп җиңемне тарткалый, ә үзе: - Җүләр дә инде син. әтием! — ди. Яңа сүв ишетеп, ейдагеләр бар да тынып калалар. Нигә, кызым, әтиеңә җүләр дип әйтәсең’’ — Җүләр дими, тышта кар ява, ә ул яңа бүреген кия! Ярамаган тагын иске бүрек! Я «Эчем поша» үзәлнең кәефе юк. Башка чакта бер дә тик тотып булмый торган бала — уйнамый, тик утыра. Бу хәл миңа сәер тоелды: — Кызым, ни булды сиңа? — дим. Бала боек күзләре белән миңа карап: — Эчем поша!..— ди. Мин аптырап калдым. — Ничек инде, «эчең поша?» — Әнә бит, эчем пош-пош дип тора.— ди. Әби шуны да белми... Г*үзәлнең әбисе кунакка килде. Беркөнне ул хатыныма кы- * зым дил дәшкән иде, аны Гүзәл тыңлап торган икән. Йөгереп яныма килде дә: — Әтием, әби әниемә «кызым» ди. Әниләр «кызым» булмый инде, әби шуны да белми! — диде. Дөреслек ТГер көнне, бакчадан кайткач, кызларым пышын-пышыв нидер сөйләшеп утыралар. Зурысы: — Олыларга ышанма син. алар балаларны алдыйлар,— ди. Барып сүзләренә катыштым: — Ник алай дисең, кызым, кем сине алдады? Балаларча турылык һәм эчкерсезлек белән: — Син дә. әни дә безне алдыйсыз,— ди ул. Аптырап калдым: — Без кайчан, ничек дип алдадык сезне? — дим. — Балаларны больницадан алмыйлар, кибеттән алалар. Светаны әнә кибеттән алганнар әнисе шулай ди. Больницада бер әйбер дә сатмыйлар, кибеттә генә саталар Ә сез безне больницадан алдык дисез! Сүз моның белән генә бетмәде, кечкенәсе өстәде: — Мин дә бе >әм балаларны каян алалар икәнен аларны кибеттән дә алмыйлар, больницадан да алмыйлар — аларны әниләр таба,— диде. Мин кайда идем мин юк чакта? I/үрәсең, безнең «син юк чакта», «сеңелең юк чакта» дип •'сөйләшкәннәр уйландырган баланы. Көннәрнең берендә бу миннән сораша башлады: — Гөлнара юк чагында мин бар идемме? — Бар идең. — Нигә соң алай булгач, «син юк чакта» дип әйтәсез. — Ул чакта әле син дә юк идең. — Мин юк чакта мин кайда идем соң