КҮРӘЗӘЧЕ
Саумысыз, Галия,— диде яшел эшләпәле бер агай, урамнан үтеп барган ханымга баш иеп. — Исәнмесез,— диде Галия каршында елмаеп торган иргә.— Гафу итегез, мин сезне танымыйм бит... — Ә мин сезне таныйм,— диде эшләпәле кеше.— Сезгә хәзер утыз ике яшь. Дөресме? Mali заводында бухгалтер булып эшлисез. Иптәшегез нефтьче инженер, әле командировкада... — Әллә бер-бер хәл бармы? Зинһар, тизрәк әйтегез? — диде Галия, хафаланып. — Юк. Курыкмагыз. Мин моны сезне белүемне аңлату өчен генә әйттем. Кичәгенәк сез складтан бик әйбәт ит алгансыз икән. Анда Нина Сабировна дигән танышыгыз бар. Ул сезгә суыткыч табып бирергә дә вәгъдә иткән. Шулай бит. — Белдем мин сезне,— диде Галия, авыр сулап.— Сез — следователь. Нина Сабировнаның берәр ялгышлыгы булгандыр. Мин сезгә берни дә әйтәчәк түгелмен. — Мин әле сезнең шәһәргә ни өчен чыгуыгызны да беләм. Сезгә кофта кирәк. Универмагта сатучы булып эшләгән кызкай яхшы кофта табып бирергә вәгъдә иткән,— дип тезеп китте эшләпәле агай. — Сез күрәзәче түгелдер бит? — диде Галия ачу белән. — Күреп торасыз, түгел. Кичә кер югансыз. Бүген йөреп кайткач, идән юганнан соң, аш салырга исәбегез бар. Аннан Галина Андреевнаны чакырып, дүрт яшьлек кызыгыз Светлананы детсадка — Юк,— диде таныш булмаган кеше.— Мин бөтенләй бу шәһәрдән түгел. — Хәтерләдем. Без Сочида очрашкан идек бит әле. Сез мине Сафа исемле егеттән көнләдегез. Иптәшегезгә хат язам, дидегез. Шулаймы? Әллә семья бозарга дип килдегез инде, ә? Ир булуыгызга әйтер идем, шуны да сер итеп саклый алмагач... К урнаштырырга исәп тотасыз. — Белдем үзегезне. Сез безнең йортта торасыз,— диде Галия кинәт. — Гафу итегез? Мии ул кете түгел. Сезне дә гомеремдә беренче тапкыр күрәм,— диде агай, үзе уңайсызланып кызарды. — Соң, алайса боларны кайдан беләсез? — диде Галия, аптырап. — Теләсәгез сезне дә өйрәтәм. — Өйрәтегез?! — Без унбиш кенә минут элек бер трамвайда утырып килдек. Сез саргылт чәчле бер ханым белән дөньягызны онытып сөйләшә идегез. Мин сезнең арттагы утыргычта утырдым. Менә шул. Әле хәтердә калганнарын гына әйттем. ПЕРЕКУР ш бүре түгел, эш урманга качмас, егетләр, перекур ясап алыйк,— ди Сабит эш башлар алдыннан. Наряд алгач та перекур ясарга онытмый. Көндезге ашны да ярты сәгатьлек перекур белән көтеп ала. Бер чак без аның белән авариягә чыктык. Поселокның электр корылмасы ватылган иде. Ун минутлык эшне Сабит перекурлары белән бер сәгатькә җиткерде. — Тизрәк бул, меңләгән квартира утсыз тора бит,— ди мен тегеңә. — Ашыкма. Ашыгу шайтан фигыле ул, туган. Перекур... Эшне бетереп кайтырга гына чыккан идек, Сабит урам уртасында бозга таеп егылды. Шул кадәре нык төште, хәтта йортның тәрәзә пыялалары зыңлады. — Аягым сынды,— диде ул көч-хәл белән.— Йөгер скорый п умочка! — Тукта, уйлашыйк, перекур ясыйк, ашыгу шайтан фигыле, бәлки сынмагандыр әле аягың,— дидем.