Логотип Казан Утлары
Роман

КАТЫ ТОКЫМ

 

Инде барысы да эшләнде кебек. Буровой җиһазлары озатылды, кирәк-яраклар машиналарга төялде, кайсы кая таралган кешеләр дә җыелып бетте бугай — кузгалырга вакыт. Зөбәеров, буровой күперчегенә менеп баскан килеш, тагын бер мәртәбә тирә-якка күз йөртеп чыкты. Нәрсә булса да калыр дип куркудан түгел, китәсе килмәүдән иде. Ияләнелгән... Разведка тормышын «чегән тормышы» дип тикмәгә генә әйтмиләр бораулаучылар. Эш гомер буе күченеп йөрү, урын алыштыру белән бәйле. Булган барлык буровой хуҗалыгың—алтмыш тонналап вышкаң, берсеберсе бишәр тонналы дизель моторларың, насосларың, пар казаннарың, электр станцияң һәм эреле-ваклы башка җиһазларың белән яңа урынга килеп туктыйсың. Урнашасын, мең бәлаләр белән эшне җайга салып җибәрәсең, бораулый башлыйсың. Көннәрдән бер көнне скважинаң тәмам. Кучәргэ кирәк. Китәсе килми, нәрсәдер кызганыч. Шушы ярты елга якын сине интектергән буровоеңа, мең кат каһәрләнгән скважинаңа, каргалган мәйданына күнеккәнсең. Барысы үз, барысы якын. Ә син беренче мәртәбә килеп туктаган кыр, таныш булмаган елга буе яки әрәмәлек? Суыкларда сиңа сыенырга урын биргән" авыл, җылы өй, сине туган итәргә өлгергән кешеләр? Барысы, барысы дөнья бәясе! Моны бер Зөбәеров кына түгел, һәр бораулаучы-разведчик кичерә Тик бал тәмле дип бармакны йотып булмый. Китәргә кирәк... Зөбәеров күперчектән җиргә сикерде. Мастерның кузгалуын күреп, бораулаучылар да ыгы-зыгы килә башлады: озатырга чыккан авыл кешеләре, фатир хуҗалары, монда табылган яңа дуслары, кышын бергә эшләгән кочегар кызлар белән хушлашырга тотындылар. Зөбәеров та алар арасына кереп буталды. Ул төркем эченнән үзе яшәгән фатир хуҗасын эзләп тапты да. — Ярый, Сәлахетдин бабай, тагын бер мәртәбә зур рәхмәт — д-... шапылдатып, картка кул бирде — Гаепләштән булмасын, дөресен әйткәндә, рәтләп сөйләшергә дә вакыт калмады . — Инде кая таба юл тотабыз дисен, улым1 — Еракка, бабай, еракка! Моннан йөз чакрымнар бар. Сагынды- . елгасы буена. ■ ’ — Юлыгыз ун булсын, балам. Тагын килегез, кунак булырсыз £ Рәйсә килен белән кил, яме! — Рәхмәт, бабай, рәхмәт' Бер кушуч рәхмәт! Зөбәеров үз бораулаучыларын фатир керткән тагын берничә кеш.- 3 белән хушлашты, ниндидер үзенә таныш булмаган әбиләргә, апаларга £ кул биреп чыкгы. аннан кочегар кызлар янына килде. Разия белән » Кәримә дөньяларын оныгып, көлешәкөлешә, бораулаучы егетләр белән « сөйләшеп торалар. Сөлек булып ябышканнар, кычыткан чыпчыгы уры _ нына чыркылдашалар. — Ну, кызлар, егетләрне җибәрәбезме инде? — днде Зөбәеров ~ — Үзләре бит җибәрмиләр! =- — Бер кеше урманда: «Аю тоттым».— днп кычкыра икән Иптәше ~ «Бире китер'» — ди икән. «Бармый бит!» —ди икән тегесе. «Алайса 3 үзең кил!» «Җибәрми бит'» — дип акыра икән иптәше — Ә, ийе шул, абый, «Әлнфба»да шундый әкият бар нде,— дип, 2 кызлар дәррәү көлеп җибәрделәр. г Зөбәеров кын кызыл булып кызарды — Кигтек, егетләр, киттек! Ярый, сау булыгыз, кызлар'— Як-ягына 5 каранды —0 Гөлниса кайда? — Кайда аулак, шунда! — дин көлеп җавап бирделәр кызлар. - Әһә, димәк. Фәрхетдин белән? Фәрхетдиннең автобус артында Гөлнисаны кочаклап торуын күргәч, бармады, читтән генә эндәште мастер: Абзыкаем Фәрхетдин, түбәтәең бәрхегдин, әйдә, утыр машинага! — Синен ярын яр буенда, минем куенда! — днп, Зөбәеровнын үзенә генә ишетелерлек итеп такмаклады Фәрхетдин. — Китәр алдыннан йола буенча хег бер утырышып аласы иде бит, мастер? — диештеләр бораулаучылар, һаман да кузгаласылары килмичә. — Утырып туярсыз әле — йөз километр барасы! Азтобуска! По коням'.. Болай гына, ансат кына кигеп булмый икән әле. Автобуска утырыша башлагач, тагын хушлашырга тотындылар. Кайсылары кочаклашып, кайсылары кул биреп, җилкә сугып, кайсылары яулык болгап, нәр.> ләрдер әйтеп, кычкырып калды. — Хуш иттек, сау булыгыз! — - Кунакка килегез! — Аман булыгыз! — Монысы казакъ егете Сапарбай тавышы Ниһаять. Гөлнисаның кулыннан тотып. Фәрхетдиндә автобус баскычына күтәрелде. — Гуд бай, җаным! —днде ул. кайдандыр отып алган сүзен исенә төшереп — Ышанмасаң, Ык елгасына таяк тыгып кара, су артса — ул минем сагыну күз яшьләрем булыр. Автобуска кереп, тәрәзәгә борылгач. Зөбәеров тетрәнеп китте — кочегар кызлар акын каршында гына күз яшьләрен өртеп торалар иде Әйе, үпкәләп, әрнешеп елый торганнардыр Бик тә салкын хушлашты бит ма< гер «буровой кызлары» белән, бригадага җылы бирүчеләр, ямь. ког бирүчеләр белән . Мастер кузгалырга торган автобустан сккервл төште дә, «ч кызны берьюлы кочагына алып, кмгы нтвд кыегы. — Гафу итегез, кызлар, сезнең белән бер туйганчы сөйләшә дә алмадым. Эш бит, эш!.. Ә сез безне онытмагыз, кунакка килегез... Юк, эшкә килегез сез көзгә. Мин сезне камчан да шатланып кабул итәм... — Онытырсыз шул. — Онытмыйм! Килештекме? Көтәбез! Зөбәеров автобуска менеп, шоферга кузгалырга кушкач кына кемдер араларында Мотгәрәй юклыгын абайлап алды. Шау-шу китте: — Мотгәрәй кайда? Мотгәрәй иртән монда иде — чатырларны җыешып. барысына да ярдәм итешеп йөрде, машинага әйберләрне төяште, башкалар белән бер табында утырып ашады. Шуннан соң аны күрүче юк. Дөрес, аның кая да булса берүзе китеп югала торган сәер гадәтләре бар. Ләкин күченәсе көнне югалып йөрү—бу инде чын-чыннан башсызлык! Бораулаучылар яңадан шау-шу килеп машинадан төштеләр. Озатухушлашуларның да яме-тәме калмады. — Ну, кая олакты бу Мотгәрәй? Шуннан җыелышып юрау, фарыз итүләр китте. Берәүләр әйтә, ул, мөгаен, су керергә чапкандыр, ди, йөзә белми, Ыкка төшеп чуммаса гына ярар иде, дип хафалана Анысына да ышанырга була — көн кызу, керер дә батар .. Икенчеләре, Мотгәрәй баш төзәтергә Башкортстанга чыгып киткәндер, дип юрый. Бик мөмкин. Кичә скважинаны тәмамлау, нефть табу хөрмәтенә бригадада тантаналы җыелыш булды һәм соңыннан, гадәттәгечә, бораулаучылар әрәмәлектә мәҗлес уздырып алганнар иде. Мотгәрәйнең иртәдән бирле кәефе булмады Башкортстан күпер аша, Ык аръягында гына. Җитмәсә, анда вакыт та бездәгегә караганда ике сәгатькә алда йөри, кибетләр ике сәгать алданрак ачыла... Мотгәрәй мәсьәләсендә Фәрхетдиннең үз шиге бар: «Соңгы көннәрдә Мотгәрәй бик үзгәреп китте, вакытлы-вакытсыз югала да башлады, ай-һай. авылда берәр «чәчбигә» гашыйк булып, хушлашырга китмәде микән?» — ди. Озатырга килүчеләр әйтәләр: «Күптән түгел генә ул трактор бригадиры Вафа белән авылда йөри иде, икесе дә бераз кызмача иде»,— диләр. Моны ишеткәч, Зөбәеровның яңак сөякләре калкып чыкты. — Ахмак ул, менә кем!—дип кычкырды мастер, шоферы янына килеп. Әйтерсең ул Мотгәрәйне түгел, шоферны ачулана иде. — Киттек авылга! Ләкин авылга барырга туры килмәде. Алда, үр төшеп килүче атлы арба күренүгә, кемдер; — Әнә Мотгәрәй! —дип кычкырып җибәрде. Чыннан да, ат тотып утырган кеше янында Мотгәрәйнең түбәтәй кигән 35 р башы чайкалып килә иде. Ул да булмады, Мотгәрәй чыелдык тавыш белән җырлап та җибәрде: Ап-ак жиләкнен чәчкәсен Ничек таптап үтәрсең, Бу кадәрле дус-ншләрне Ничек ташлап китәрсең! — Дунгыз! — диде Зөбәеров, җиргә төкерде. Автобус янына килеп җиткәндә дә әле, Мотгәрәй, беркемгә дә игътибар итмәстән, башын кырын салып җырлавын белә иде. Барсан туры, кайтсаң туры Буровойның кантуры. ' Калмәс идем монда туры, Дус-ишларяен мат.ры — Дөньяга карашы үзгәргән моның! — диештеләр кешеләр. Аны алып килүче трактор бригадиры Вафа арбадан төште дә. чайкала-чайкала, Зөбәеров янына атлады. ♦ — Син аны гаеп итмә, мастер,— диде ул. әле бер күзен, әле икен- - чесен кысып,— Мотгәрәй ул — алтын кеше' Асыл таш ул! Без аны ни... з үзебезчә, крестьяннарча гына озату ясадык, ягъни...— Вафа имән* бармагы белән шыкылдатып, чикләвек кебек калкып торган бугаз ** төеренә чиртте. ■! Мотгәрәй җырлавыннан туктап, кызарган күзләрен Зөбәеровка < төбәде: — Институт бетердем дигән буласың инде, ә? Югары белемле ин- * женер дисең инде, ә? « Ул арада арба янын бораулаучылар сырып алды. — Ай-вай, мае булгансың, гой! — дип әрләп алды Мотгәрәнне > Сапарбай.— Әйдә, нәмә эшләп ултырасын! Мотгәрәй кызарып. шартлап чыгарга жнткән күзләрен акайтып. s Сапарбайга карады. я — Ни эшләп йөрисен син минем республикамда? Кыяфәтсез! Нәрсә калган сина монда? = Аксый-аксый Кадермәт килеп житте. кешеләрне аралап. Мотгәрәй * алдына килеп басты. — Я. төш. Мотгәрәй. кешеләрне көттермә? — Тотынма син мина, кулың керле! — дип акырды Мотгәрәй ана Кадермәт бу сүздән күгәренеп-бүртенеп китте, тешләрен кысып. йодрыкларын йомарлады: — Эх. шулаймы?! Ике-өч кеше Кад?рмәтнең кулларына ябышты — Кирәкми, ул исерек... Тнн-Тиныч Мотгэрәйне арбадан күтәреп алды да автобуска таба атлады. — Кая алып китәсез мине? Беркая да бармыйм мин? — Куп сөйләшмә! Бораулаучылар автобуска утырыштылар. Әле машина кузгалгач та. Мотгәрәй; — Тотмагыз мине! Китмим мин сезнең белән, барыбер качам! — дип кычкырып маташты Бераздан инде Тин-Тннычның җилкәсенә башын куел, йокыга китте. — Изелде арыш умачы,—диде Фәрхетдин. Авгобустагылар көлешеп алдылар да тындылар. Машинаның тигез гөрелтесеннән оеп. һәркем үз уена чумды Зөбәеров (ачуланып Мотглрлйгг карап ала). Өйрәтергә кирәк бу ахмакны. Нәкъ Нбраһим-Задәчә кысарга кирәк. Юкса, бер дә кешеләрне санга сукмый башлады. Чыннан да. аңламыйм мин бу бәндәне — нәрсә уйлап, кайда, ни эшләп йөри соң ул' Яна урынга баргач, җыелыш җыеп, акылга утыртмый булмас. Пбраһим-Задә нәрсә диде: «Мастер булсаң шуны бел, ул таудан биек, кыядан каты, диңгездән колачлырак булырга тиеш». Кадермәт (уэ-узен кая куярга белмич». езгэлэнеп бара). Кулың керле... .Мин кешеләрдәй шул сүзне ишетү өчен сугышып йөрдемме' Шул адәм актыгы, дары төтене иснәмәгән Мотгәрәйдән кимсеттерү өчен кан койдыммы?.. Эх. мондый хурлыкка түзгәнче сугыш кырында ятып калган булсам? Т н н-Т и н ы ч (итггендг йоклап чткач Мотггргйнең такыр итеп кырылган башын сыйпап). Эх, умач, умач! Әйбәт малай син үзен, шулай э. «к, г.» м a . 33 да сөймим мин синдәйләрне' Эшенне яратмагач, нигә монда разведкага килеп баш катырып nepepraJ Кайтып китәр идеи, ичмаса, авылына. азмы-күпме кешеләргә файдан 1ияр иде! (Аяклары ойый башлавың. тоеп, Мотгәрәйне уятмакчы була, аның коласын уа. Мотгәрәй ыңгыраша.) Йокла инде, алайса, рәхәтләнеп автобуста. Разведкага кер- мәсән. гомерендә арбадан башканы күрмәгән булыр идеи! (Уйланып бара торгач, күңелсезләнеп китә.) Монда да очрамады Валя. Тапма- сыйлы белсәм, буровой дигән булып килеп тә йөрми идем. Зөбәеров сүзенә ышандым, исүләр. Аның «табабыз дигән сүзенә алданып, ниндидер күз кур.мәгән. колак ишетмәгән Миңлебай. Карабаш якларын бораулап йөрдем. Валя Ык буйларында эшлидер дигәч, өметләнеп монда килдем. Инде тагын Сагындык елгасы буйларына алып китә. Имеш. Язтургай мәйданы — яна мәйдан, барлык геологлар шунда җыелып ятарга тиеш. Валяны тапсаң шунда табарсың... Белмим инде, ялганлап кына йөртми микән ул мине, үзенә эшче кирәккә генә? (Кискен хәл иткәндәй.) Ант итеп әйтәм, менә Язгургайга .хәтле генә барам да. Валя анда булмаса, ташлыйм да китәм бригадасын' Ник шунда шартлап ярылмый Зөбәеровың! Валяны эзләргә китәм. Җәяүләп. аркама капчык асып бөтен ил буйлап эзләргә чыгам' Саакян. Ошамый бу бригада мина. Мастеры да күкрәк киереп, тамак төбе белән генә сөйләшеп йөри. Ибраһим-Задә бу.тмакчы! Анын- ча кылану гына әле ул Ибраһим-Задә булдым дигән сүз түгел' Аңа җитәргә әле биш вагон нефть эчәргә кирәк! (Кинәт автобусның утыргычына сугып куя.) Бетте, китәм! Теләсә нәрсә эшләсен Зөбәеров. Төрк- Мәнстанга үз бригадама кайтым китәм! Ибраһим-Задә мине монда өч скважина тишкәнче генә дип җибәрде — дүртне тиштем, карышмадым. Инде Язтургайда да эшлисем юк. вәссәлам! (Бара торгач тынычлана, басыла. Тәрәзәгә борылып тирә-яктагы табигатькә сокланып карый башлый) Ә Татарстанның табигате матур. Төркмәнстаның бер якта торсын. Ә кызлары! У-у. Кәрңмәнең күзләрен.^ г,енә. кара .сип — ут чаткысымыни! Киткәндә миннән күзен дә алмады, автобус тәрәзәсеннән гел миңа гына карап торды. Хат язам дигән иде. язар микән? Эх, өйләнсәң икән аңа’ Алып кайтсаң икән дә: «Менә киленегез».— дип, Ибраһим-Задәгә күрсәтсәң икән!.. Фәрхетдин (блокнотын чыгарып, анда тезелеп киткән кызлар исемлегенә өстәп «Гөлниса» дип язып куя. Бик кәефләнеп кызларның исемлеген санап чыга). Гөлниса — егерменче. Егерменчесе дә калды. Күрсәтми генә күз яше дә сыгып алды бугай —ни эшлисең, дөнья! Тормышың шулай яратылгач, башны ташка орып бу. мын. «Үпкән кочкан—жилгә очкан» — безнең профессиянең девизы’ (Уйланып ) Шулай да Миңлебай. Карабаш кызларына караганда Гөлниса чибәррәк иде... Ә буйсыны! Зифа камышмыни! . Нн әйтсәң дә Ык буенда үскән шул... (Бераз тәрәзәгә карап бара да.) Ә бит. бичара, мина ышанды.. Башы булса уйлап карарга иде безнең профессия белән соң семья тормышы корып буламы? (Кашын җыерып барган Зөбәеровка карап ала) Әнә. ул да өйләнгән. Чибәрлеккә Рәйсә дә Гөлнисадан бер дә ким түгел. Ә нәрсә? Берсе көн-төн разведкада ил гизеп йөри, икенчесе Бөгелмәдә баласы белән ялгыз торып ята. Аена бер дә күрешә алмыйлар. Алай тормыш иткәнче — .тутчы чит хатыннар белән йөрим мин! Үскенбаев (бармакларын бөгә-бөгә санап утыра) Узган айда өдгә ике мең ярым салган идем. Бусында ике мең дә җиде йөзне җибәрдем. Ике мен ярым да ике мең җиде йөз — ул буладыр, биш мең дә ике йөз. Бу скважинаны срогыннан элек тәмамлаган өчен мең тәңкә бүләк тә бирсәләр — ул буладыр алты мен ике йөз. Элек җибәргән акчаларга кушсан. барлыгы кырык алты мең дигән сүз. Әйе әйе, кырык алгы мең. Калым тулып килә. Рәйхана минеке була' Тагын ду рт мен тәнкә нәрсә ул — ике ай да борауламыйсың! (Уйланып ) Рәйхана да әзерләнә булыр инде Аргамакка атланып минея Карал-Төбәгә килеп чыгуымны түземсезлек белән көтәдер.. Нәҗип. Эшеннән дә зарланмас идем, ну. тенкәгә тия шушы киченеп йөрүләре! Болай ничек белем алырга кирәк? Кешеләр кебек бер төпләнеп яшәсәң икән дә тоташтан басылып бер укысак икән’ Өч ел ф эчендә алты урынга күчтек бит инде. Инде Язтургайда да мәктәпкә йөреп булмаса. хушлашырга туры килер буровой белән. Разведкада | эшлим дип надан калып булмас... f Зөбәеров (тәрәзәгә карап, юл буендагы күренешләр белән ма- - выгып барганнан соң) Ярый, яхшымы-начармы, берсен дә түкми-чәчми, з кузгалып китүе хәерле. Санап карасан — бер төпле кеше кж бнт бри.-з < дада. Берсе дә торырдан. эшләрдән түгел. Имеш. ТинТиныч гел үзенең ~ Валясын гына уйлап йөрсен, Саакян кайтып китү ягын гына карасын. ♦ Нәҗибе гел уку дип баш катырсын — шул да булдымы бригада?! Бу - җүнсез Мотгәрәйнен югалып йөрүдән башы чыкмый. Кадермәте. эчен- = Дә яман чире бар төсле, йөзен чытып йөри. Калганнары да я акча ~ турында, я хатын-кыз турында гына уйлап йөри бит анык! Ә әйләнә г башласалар тагын? Бригадада берсенең бер торасы юк! Эх. булса иде дә кадровый нефтьчеләрен шул Ибраһнм-Задәнеке 3 кебек, эшлисе иде рәхәтләнеп! (Бераз уйланып торганнан соң ) Юк. эшләп булмас болар белән. Түзә алмам. Исән-имин Язтургайдагы 2 скважинаны тәмамласам, ташлыйм барсын к чорту! Кигәм Ибраһим- & Задә янына.— һичсүзсез ала ул мине,—керәм үзенә гади бораулаучы < булып, эшлим кайгы-хәсрәтсез.. = Шул чак автобус каты сикертеп куйды, Мотгәрәй уянып җырлап ЖИбәрде. Килмм.- идем монда турм. нех! Дус-ишларнем матуры Автобус ачендәгеләр гөр килеп көлешергә тотындылар. Күченүнең бу тапкыры мәшәкате белән генә түгел, юлның ераклыгы. җайсызлыгы белән дә шактый алҗытты Ыкмы apira калдырып күпмедер баргач, автобуста кешеләр бер-беренә бэрелә-сутыла ярты сәгатьләр сөргән җир өстеннән чыктылар. Аннан куе урманга керделәр дә су җыелып торган тар, сикәлтәле юлдан бардылар Ул газаптан гына котылганнар иде. тау буйлап борыла-сырыла кырын урыннан киттеләр. Аумас өчен машина утыргычларына ябышз ябыша кешеләрнең куллары талып бетте, сикәлтәләрдә чайкала чайкала эчләренә кагу төш ге. Инде кечкенә генә авылны чыгасы да таш такыр юлга төшәсе иде Тик басу капкасына җигү белән, кулына кулъяулык кадәр генә кызыл флаг готкан, җиңенә дә шундый ук кызыл бәйләгән бер кыз машиначы туктатты. — Ярамый, карантин! — диде ул катгый тавыш белән, капкага кадаклашан тактаны күрсәтеп. — Кадалып китсәгез иде шул карантиннарыгыз белән! — дип сүгенделәр автобуста!ылар. Үткәреп җибәрүне сорап кызга ялынып-ядва* рып каралылар, «җаным, бәгырем, алма кнеәгемже әйтеп карадылар, ләкин ул берничек тә игә килмәде. Ахырда бер өнаһсыз кызга ләгънәтләр укый укый, «кияү күрмичә тилмерсәң иде» дип карганакаргана, авылны бнш-алты чакрымнар читләтел, әллә ыиидн сазлыклар, гүшәк ләр аша әйләнеп үттеләр. Аның каравы, буровой утырган яна урын искиткеч матур булып I чыкты Юлда селкенеп, миңгерәп беткән бораулаучылар, автобустан | төшкәч, башта моңа артык игътибар итмәгәннәр иде. Карасалар, бөтенләй ямь-яшел урман янында гына икән буровойлары. Вышкасы да каеннарга терәлеп тора диярлек. Миргазиян сөзәк үргә күтәрелгән каен урманына, урман буендагы чәчәкләргә, куе үлән белән канланган аланга карап торды да шофер белән сөйләшкән Зөбәеровның жилкәсенә сугып алды: — Ну. Фазыл малай, сайлый белгәнсез урынны! Буровой түгел, курорт бу! Хәтта китаптан башка бернәрсә белән дә кызыксынмый торган вер ховой Нәҗип тә, каен башларына күз йөртеп чыккач, кабартма ирен нәрен селкетеп куйды: — Утынга аптыраш юк икән... — Ә суы, суы ничек? Кая ул Сагындык елгасы? — Зурмы? — дип. берьюлы гөжләшеп алдылар бораулаучылар. Зөбәеров баш бармагын гына күрсәтте. — Суы шәп. егетләр, көмеш кебек! Палаткалар, аш-су кирәк-яраклары һәм разведчикларның эреле- ваклы берничә чемоданнан торган «хуҗалык» әле арттагы машинада, килеп җитмәгән иде. Шул арада өстәге тузаннарны кагып, аякларны язу өчен бераз йөрештереп, тирә-якны күзәткәләл килерлек вакыт бар иде. Бораулаучыларның кайсы Зөбәеров күрсәткән якка—урман артындагы Сагындык елгасына су керергә йөгерде, кайсы чатырлар кору өчен урын эзләргә, кайсы җиләк караштырырга урманга кереп кнтте. Мастер Зөбәеровны буровой урыны борчый иде—ул шунда юнәлде. Ул яңа ысулга — су белән генә борауларга ниятләп тора. Сагындык елгасыннан килә торган су буровой белән яхшы тоташтырылганмы, насослар туктап калырлык түгелме, дизельләргә ягулык җитәр-j лекме — шуларны ачыклап кайтасы бар иде аның. Миргазиян белән Кадермәт, тирә-якны күзәтә-күзәтә. урман буйлап атладылар. Миргазиян юлда очраган чыбык-чабыкларны, агач кисәклә-^ рен җыя барды, туктап, җирдән башлары чыгып торган ташларга, агач төпләренә типкәләде. — Ташла әле шул иснәнеп йөрүеңне!—дип ачуланып куйды! Кадермәт. — Алай димә! Яшисе бар әле безнең... Елгага төшә торган сөзәклеккә килеп җиткәч, икесе дә тын калып аска карадылар. Анда куаклар арасыннан кача-поса тар гына елга ага иде. Елгада, пошкыра-пошкыра. анадан тума шәрә бораулаучылар су керә. Шулдыр инде Сагындык дигәннәре. Инеш дисәң — инеш түгел, елга дисәң — елга диярлеге юк. — Балыгы бар микән? Кадермәт Миргазиянның соравын ишетмәде, елганың аргы ягындагы шушы урманның дәвамын күзәтте. Анда агачлар сирәгәя барып, иген басуына, басу ниндидер бер авылга барып тоташа иде. — Шушы микән Язтургай авылы? — Әллә барып киләбезме? — Нәрсә син? Әле урнашмаган, баш-күз алмаган, эшли башламаган көенчә. Миргазиянның мондый тәкъдиме Кадермәтнең ачуын китерде Мирга- зиянга әлеге авылның бер дә хаҗәте юк. әмма Кадермәткә авылга барып килергә кирәк иде. Үзенә бик әйбәт кенә ярдәмче табарга иде авылдан. Кадермәт кулы астында эшләгән буровой эшчесе. Азнакай егете Садыйк быел яз. биле кузгалып, больницага керде. Терелгәч врачлар аңа буровойда эшләмәскә кушканнар. Егет әйтә, бөтен җирдә, теләсә чайла эшләргә ярый, тик буровой гына ярамый, дк. Дәрте дэ бар иле. огыйсә, разведкада йөрергә, китте әйбәт егет... Аннан сон өч кеше алып карадылар, күрер күзгә таза гына егетләр рды ♦ — Ә Рәисә килсә бу урынны яратыр иде,—дип уйлады ул биектә, = ике үркәчле дөягә oxiuai ан болытка карап «Менә ни өчен сез жен- = иәргә бер дә чир кагылмый — сез курортта яшисез!» — дип көнлә- ~ шер иде. һавадагы ике үркәчле дөя күз алдында жыерыла, куырыла башлах ды һәм инде ул дөя тә түгел, күбрәк аюга охшый иде. Нәкъ быел кызы л Лаләгә алып кайтып биргән уенчык аю баласы төсле. — Мастер, күрмисенмени, янгыр килә! з Каерылып караса, анын баш Очында шул ук тиктормас Кадермәг. a Ул үз чемоданнары белән бергә машина яныннан Зөбәеровнын әйбер- * ләрен дә алып килгән, ут капкандай ашыга иде а Чыннан да, көнбатыштан бу якка ишелеп кара болыт килә, ул инде урман өстенә килеп жнткән иде Кайдадыр теге башта дөбер-дөбер күк күкри, янгыр яфракларны шаулата иде. Биш минут та узмады, яшенле янгыр. дәһшәтен салып, монда да килеп житте. Әйберләре белән кереп посарга өлгергән кешеләрне куркытырга теләгәндәй, ул урман өстеннән иләмсез үкереп чатырларга ташланды, брезент түбәләрне тишәрдәй булып шакыды, кечкенә чатырлар шәһәрчеген суга коендырды Вакыт-вакыг ялтырап киткән яшен карашы, бөркү чатырлар эченә бәреп керде, күкрәве белән урман аланына таш кыялар ишеп төшергәндәй итте Әмма разведчикларның эшләре беткән, күңелләре тыныч иде, башларына янгыр таммаганга шөкер итә-итә, тыштагы зилзиләгә игътибарсыз гына гәп саталар иде Чатырга кешеләр билгеле бер тәртип белән урнаша. Сул кырыйдагы беренче чатыр гадәттә мастерныкы була. Шушы ук чатыр бригаданың «кунак йорты» хезмәтен дә үтәгәнгә, бирегә Зөб-»еровчың койкасы белән тумбочкасыннан тыш иске язу өстәле, юл йөрүдән пыяласы чатнаган шкаф, бригадага бүләк итен бирелгән яна радиола һәм кустарьлар ясаган б-.рничә артсыз урындык та кертәләр. Буровойга килгән кешеләр (ә алар көн аралаш диярлек бх.тып тора) куна-ннтә калса тип. өстәмә карават та куела. Әмма югарыдан килгән кешеләр япа ялгыз кырла кунып ятуны бик хуп күрмиләр, шу ңа карават гел буш тора. җыештырылган була, анда санда Зөбәеровнын хатыны белән нәни кызы килгәндә генә т узыл а иде. Мастер чатыры белән янәшәдә Зөбәеровнын рәсми булмаган ярдәмчесе, уң кулы — К а дерм әт һәм анын вахта членнары хрнаша. Кадер- мәтнен якында булуы аралашу өчен дә бик җайлы — кычкырыбрак дәшсәң лә бер береңне яхшы ишетәсең. Кадермәт вахтасы белән рәттән Сергей Саакянныкылар яши. ун яктагы ик кырый чатырны һәрвакыг ТинТиныч бораулаучылары кора \чкы рәттәге ике чатырны днзель- чылар. электриклар, шоферлар һәм башка ярдәмче эшчеләр өчен калдыралар. Тин-Тиныч чатырын бригадада «галимнәр чатыры» дип йөртәләр. Валентин үзе өченче ел инде читтән торып нефть техникумында укый һәм «мал иясенә охшамаса харам була» дигәндәй, ана ияреп Нәҗип тә китап-дәфтәрләр белән дуслашып китте. Кадермәт вахтасыннан монда Миргазиян да керә. Эштән бушаган араларда аларнын һәркайсын- да китап булыр, кайчан карама караватларда аунап укып ятарлар. Верховой Нәҗип үзлегеннән укып яренгә унынчы класс өчен имтихан бир.мәкче була, Миргазиян быел, җай туры килсә, кичке бишенчегә керергә җыена. Бу палаткада Фәрхетдин генә иптәшләренең, үгетләүләренә бирешми яши. Уку мәсьәләсенә аның үз карашы бар — разведка шартларында белем алу мөмкин түгел дип саный ул. Алай гына да түгел, укуга каршы яхшы ук агитация дә алып бара иде. Менә шулай тышта каты яңгыр яуганда һәм беркая да чыгып булмаган чакта уку, дөресрәге, имтиханнарга хәзерләнү өчен бигрәк тә уңайлы. Тик Фәрхетдин генә тынгы бирми. Ул, тезләрен кочаклап, караватына менеп кунаклаган да иптәшләренең әле берсен, әле икенчесен үчекләп утыра. Бу күңелсез чатырдан үзгә буларак, Саакян вахтасындагылар му- зыка-җыр яраталар, Сергей үзе гитара уйнарга һәвәс, ә анын буровой эшчесе Габбас яхшы ук гармун тарта белә, помбур Михаил Кубракның тавышы әйбәт. Бу чатырда бары тик Мотгәрәй генә, үги бала шикелле, берьякка да кушылмый боегып утыра. Сменадан кайтып, үлле-мәлле йоклап алалар да, бисмиллалары итеп, иң беренче җыр җырларга тотыналар. Бүген әллә юлдан бик арып килгәнгә, әллә яңа урынны ятсынып, Фәрхетдин кергәндә тып- тын утыралар иде. — Нигә җырламыйсыз? Яшеннән куркып калдыгызмы әллә? — дип, җан кертеп җибәрде боларга Фәрхетдин Сергей искереп, буяулары кибеп беткән гитарасын алды. Көйли алмыйча озак кына шөрепләрен боргалады, кылларына чиерткәләде. Фәрхетдин белә, түземсез җырчы Мишаны юри газаплый ул. Шуның аркасында Сергей белән Миша ачуланышып та бетәләр. Миша моңлы һәм көр тавышлы украин җырларын сузып җибәрсә, күршеләр тып-тын кала. Кызыклы ягы белән аерылып торган кешеләрне, әлбәттә, һәр чатырдан табарга була. Хәтта иң тыйнак, җитди вахта дип исәпләнгән Кадермәт вахтасында да Геннадий Еланский кебек, буровойдан арып кайткач, икешәр потлы гер күтәреп йөгерүче әкәмәт затларны күрергә мөмкин. Әмма кешеләр аның янына түгел, Фәрхетдин янына җыелалар. Фәрхетдин мәзәк сөйләүчән, шуңа күрә кызык ишетергә керүчеләр белән чатыр эче шыгрым тулган булыр, идәндә басар җир, карават, тумбочка өсләрендә утырыр урын калмас, пыскыткан тәмәке төтене эченнән Фәрхетдиннең шаян күзләре генә ялтырап күренер Янгыр туктап, Зөбәеров артистлар чатырына кергәндә әле генә яңгырап торган җырны Фәрхетдин алыштырырга өлгергән иде инде. Гадәтенчә, фуражкасын кыңгыр салып, кызлар белән булган вакыйгасын сөйли: — Грамотный кыз белән йөрмә икән гомереңдә. Карабашта эшләгәндә шулай бер мәлне укытучы кыз белән танышкан идем Таныштым, рабучий икәнне әйтмәдем. Юкса, бер дә безнең ише дегет чүлмәгенә карый торганнардан түгел — борыны бик югары. Инженер Фәрхетдин Хисаметдинович, мин әйтәм, шушы буровойның хуҗасы, дип кул бн- рәм. Бирүен бирәм кулны, ләкин инженер булуның җаваплылыгын белми бирәм икән. Беренче кичне үк минем белем ләрәжәсен сыный бу. Нәрсәләр укыйсыз, нинди кинолар карыйсыз, янәсе. Музыка яратасызмы5 Миндә белем ягы. үзегез беләсез, күршедән әҗәткә алып торган сүз белән абынып егылганда табылган хәрефтәп гыйбарәт. Ташла әле дим моңа, туеп беткән алардан, мәхәббәт турында гына сөйләшик' Ә тегенең үз туксаны туксан. Пушкин мина күбрәк ошыймы. Маяковскиймы? Достоевскийга минем караш ничек? Тургеневка? Ниндидер Сервантнымы, Сервантеснымы уйлап чыгарды Сырттан тирне агыза бит бу! Инженер булгач, күрәсең, белергә тиештер инде аларны. Минем дә сер Е бирәсем килми. Әйе, мин әйтәм, беләм аларны, бик яхшы беләм. Тур- □ генев ул безнең бораулау конторасында бухгалтер булып эшли, минем ° рабучийларны да обижать иткәли, ә теге Достоевский бер булдыксыз 2 бәндә инде шунда, минем буровойда помощник! Авария артыннан £ аварияне ясап кына тора! Ә ул Мольерны әйтәсеңме? Аның белән арх миядә бергә хезмәт иткән идек Ул лейтенант, ә мин майор. Ничава « малай үзе, тик менә бер дә самостоятельный түгел... = Кыз көлә —мине шаярта дип уйлый инде. Миндә соң шаяру кайгы- s сымы! Ничек булса да сүзне борып жибэрү кыйммәт. £ Моның һаман үз туксаны туксан; Поль Сартр ошыймы сезгә, т Экзюперины укыганыгыз бармы? Ахырда түзмәдем, әйттем дә салдым моңа: ә сон, мин әйтәм, син й БУП дигән китапны укыганың бармы? Аптырады да калды бу. Бер җиргә карый, бер күккә — хәтеренә х I өшер мәкче була, боргалана, сыргалана. Нинди китап сон ул, кем яз- a ган, авторы кем дә. фәлән дә төгән. Эх, мин әйтәм, үзен укытучы, үзен * шуны да белмисең! Ә мин аны ятлап бетергән, күңелдән беләм! —дим 3 Бораулаучылар да уйга калды. — Чыннан да нинди китап сон ул БУП? — Наданнар! Томаналар!—дип кычкырды Фәрхетдин.—Аны һәр солдат белә! — «Боевой устав пехоты»! Шаулатып бер көлеп алдылар — Я. я, шуннан3 — диде кайсыдыр бер түземсезе. — Шуннанмы? Шуннан кызым китап сөйләвеннән туктады Минем чын гыйлем иясе икәнлегемә төшенде булса кирәк — андый четерекле сорауларны бирми башлады! — Тик шулай да ташлады! — Анысы синең аркада!—дип җикеренде Фәрхетдин Мотгәрәй- гә.— Ахмак син! Шулай бер көнне вахтадан соң килдем теге кыз белән концертка. Кисм яхшы, өс-баш чиста, авыл халкы да каян белеп алган, шайтан, иптәш инженер, монда утырыгыз, безнең янга утырыгыз, дип кенә тора. Кызны култыклап алып кереп чумдым кешеләр арасына, эре генә сөйләшеп утырам. Шул вакыт җен кебек майга баткан менә бу ахмак Мотгәрәй килеп кермәсенме! Килеп тә керде, мазутлы куллары белән минем ак якадан эләктереп тә алды «Ник буровоеңны чистартмый киттең, мөртәт?» — дип. бу миңа җикеренепмежнкереиә. «Бар. йөгер, имеш, мастер чакыра, кирәгеңне бирәчәк!» Билләһи, идән ярыгы булса, шул ярыктай төшеп китә идем Хахылдап көлешкән егетләрне чак тыеп, Зөбәеров шундый сорау бирә: — Инде, Фәрхетдин, турысын әйткәндә, төскә-биткә кеше шаккатыра торганнардан түгел, буй-сынга да әллә ни күренмисен, грамота ягын да чамалы, кай җиренне генә яраталар соң синен кызларФәрхетдин уйлап-нитеп тормасгаи: — Тешләремне, дип куя һәм. берсе өстенә берсе атланып үскән эреле ваклы тешләрен күрсәтмәс өчен читкә борылып, авызын кулы белән каплый. — Дөресен генә әйткәндә, синен ару-талу белмәгән авызыңны ярата торганнардыр,—ди Миша. ■— Ә нәрсә? Кызлар алар Карабай! кибете кебек сәгатенә бергенә ачылып ябыла торган авызны яратмыйлар' — Җилгә жилләп. бозга бозахтап йөрисен инде шунда! — дип куйды чатырнын караңгы башыннан Мотгәрәй. Анын сүзен Зөбәеровкына ишетте. — Ярый, җәмәгать, ял итәргә кирәк! Иртәгә иртүк эшкә! —диде, егетләрне куып. Фәрхетдин зарлана-зарлана урыныннан торды: — Армиядә старшинадан гаҗиз була идем, инде монда мастер тынгы бирми! Кайчан 6} дөньяда командасыз гына яшәрмен! Бораулаучылар чатырларына таралыштылар. 3 Чатырына кайткач, Зөбәеров ярты төнгә кадәр Дуровой документларын актарып утырды... Шунда \л беренче нефть ачкан еллардан калган геологик картага килеп юлыкты. Карта тузган, таушалган, майланып-каралып беткән иде. Бөкләп сумкага салган урыннары киселеп чыккан. Дүрт ел тулып узуга карамастан, Зөбәеров бу картаны һаман саклап тора, документлары арасында кадерләп кенә асрый. Берничә районны нокталар белән әйләндереп алган геологик картада зур итеп кызыл белән төртеп куйган анын ноктасы да бар. Бу Зөбәеровның Чияле тауда борауланган беренче скважинасы Кечкенә генә авылга яшел йөзе белән карап торган тәбәнәк кенә тау. Тимәш халкы аны Чияле тау дип атаган. Бәлки, кайчандыр монда кызарып чия пешкәндер, ә ул вакытта тау битендә ал-ак кар кебек Исәпсез-хисапсыз ромашкалар гына үсә иде. Бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде бу тау. 1948 елның 16 июль иртәсе дә гадәти бер иртә иде. Еллар буе булган кебек, бу иртәдә дә Чияле тау өстеиә кояш чыкты, имәнлектә күке кычкырды, авыл буасында, берссннән-берсе уздырышып, бакалар бакылдады. Таң белән уянган авыл хатыннары сыер саудылар, ашыга- ашыга көтү кудылар. Салам түбәле өй морҗаларыннан багана-багана төтен күтәрелде. Гадәттәгечә гап-гади иртә иде. һәм шушы иртәдә Чияле тауда нефть фонтаны атты. Ике мен метрга якын тирәнлектән ургылып чыккан бу нефть егерме-утыз метрлар өскә күтәрелде, тыелгысыз ташкындай шаулап, тау битеннән кечкенә инешкә акты. Июльнең шушы гади иртәсе, моңарчы бернинди даны-шөһрәте булмаган кечкенә Тимәш авылы, ачың ромашкалар үсеп утырган тәбәнәк Чияле таеы күз алдында кинәт кенә олы булып үсеп китте Ромаш- кино нефть ятмасы булып телләргә керде, еракларга ишетелә башлады. Шул ук елны Чияле таудан ерак та түгел. Вәли хуторы дип йөртелгән авыл кырыендагы 10 нчы номерлы скважинадан’фонтан бәрде. Ул да булмады, ЗәйКаратай авылының бәрәңге бакчалары артында салынган скважина нефть бирде. Шул көзне Миңлебай авылы янында мона кадәр бакалар патшалыгы булып кына хезмәт иткән сазлыктан нефть таптылар. Бераздан иске Суркино урманы эченә утыртылган буровойдан рапорт алынды: «Нефть бәрде. Тәүлегенә алты йөз тонна бирә». Чияле таудагы скважинаны файдалануга тапшырып, котлаулар, бүләкләр, баш әйләнгеч мактаулар белән үткән берничә көннән соң Зөбәеровны конторага чакырдылар. Ул килгәндә, агач баракка урнашкан контора яны машина белән тулган иде. Монда яңа чыккан озын торыклы «Вотга»лар да. күпне күргән яәнгәрле-яшелле «Победаэлар да. кеикенә. тупас борынлы *Москвич*лар да бар иде. Алар белән янәшәдә брезент түбәле «ГАЗ»- лар һәм фанер кабиналы йөк машиналары Күренеп тора — болары инде контора һәм бригада транспорты Ишек аллы, ишек төпләре шыгрым халык, коридорда кешеләрне ерып иярерлек түгел. Болай да кысан директор кабинетында таныш мастерлардан, ча я чазьниклардан. геологлардан тыш, район, өлкә җитәкчеләренә. Уфа. « Куйбышев. Баку вәкилләренә, хәтта Мәскәү галимнәренә һәм Нефть 2 министрлыгы кешеләренә хәтле бар иде. һәммәсенен диярлек кулын 3 да папирос, трубка, бөтенесенен телендә Чияле тау. Ромашкино. Мин 2 лебай. Вәли хуторы . - Конференция башланганчы стенаны инләп торган картага күз * төшереп аллы Зөбәсров. Геологик картага охшаган икән дип уйлады = Тик монда разведка чикләре шактый кинәнгән, борауланачак скважи- 2 налар саны бер мә бер арткан иле. Картадагы кара 3 Зөбнеров папирос кабызды. — Я. ярый, яз гарнзанны,— диде.— Сине үз өстемә алам. Өченче кешене Зябәеропка директор үзе тәкъдим итеп җибәргән идг' Өстенә бишмәт, аягына тула оек белән резин галош кигән Мотгә- рәй исемле бу кешене беренче күрүдә үк өнәмәде Зебәеров. Тәбәнәк гәүдәле, кыска аяклы, балан бәлеше кебек җәенке битле һәм балалар борыны кебек кечкенә борынлы бу егет цирктагы клоуннарны хәтерләтә иде. Карап торуга да чат авыл кешесе гомер буе промышленностьта эшләгән директорга кай җире белән ярагандыр, һич тешенә алмады Зебәеров. /Кнтмәсә, гаризасына да «верховой» итеп алырга дип язган бит әле хуҗа. — Вышканы күргәнен бармы? — диде Зебәеров. — Комбайнчы мин — Нн өчен колхоздан качтын? —дип. якечче соравын бирде мастер, «колхоз* сүзенә басым ясап Нн дин әйтергә дә белмичә бик озак азапланды егет Кипшенгән иреннәрен бер ачты, бер япты, бер унга, бер сулга карады, пычрак галошлары белән идәндә таптанып торды. — Сәлимгәрәйгә ачу изеп качтым.-— диде аннан. Кем ул Сәлимгәрәй, ана нинди ачуы булган бу егетнең — тарихына кереп торуны кирәк дип санамады Зебәеров. тотты ла зәһәрләнеп гаризаның бер чигенә- «Буровойны якыннан да күргәне юк», дип язып чыгарып җибәрде. Җитәр, берне аллы - моряк булды, икенчене алды — гөнаһлы бәндә, өченчегә тагын буровойның нәрсә икәнен дә белмәгән крестьянны аласы юк. Ачуы бер килмәгәе, бораулау эше бит ул кнрәк белән бәрәңге казу түгел Мотгәрәйне яч мәртәбә җибәрде директор — үҗәтләнеп еч тапкырында да кире борды Зебәеров Әгәр дә Ибряһим-Задә якыннан кеше килмәгән булса, Зебәеров Мотгәрәйне якын да җибәрми иде. Ибраһим- Задә шулай да яхшы кеше. бәхетсез шәкертен кызганган — ярдәм итим дип, вакытлыча гына булса да бер тәҗрибәле бораулаучысын, Зебәеров өчен яхшы таныш Сергей Саакянны җибәргән. Шуннан сон бригадага Мотгәрәй дә. Сапарбай да. алар кебек нефть исе иснәп карамаган башкалар да сыйды Асылда. Карабаш янындагы беренче скважинаны шушы барлы-юклы кешеләр белән башлап җибәрделәр дә. Менә хәзер картада шул елларның авыр эзләре буйлап майлы таплар. карандаш белән төртеп, төрлечә кыландырып буяп куйган аерым билгеләр генә калган. Кыен булды эшләве ул елларда. Бораулаучылар җитешмәү, тәҗрибә булмау өстенә торбалар, инструмент кытлыгы интектерде. Төрле милләт вәкилләре белән эшләү, төрле гореф-гадәт, төрле холыкның җанга тигән вакытлары аз булмады. Ялан кырда эшләү, чатырларда, кеше өсләрендә тору дисеңме, болан да мәшәкатьле, киеренке хезмәтнең ыгы-зыгылы, дәгъвалы яклары дисеңме — бу фани дөньяда әле барысы да кирәгеннән артык. Кем белә, шушы скважинадан нефть чыкса, бәлки әнә ул Язтургай дигәннәре авыл булып кына калмас, шәһәр булып куяр, янындагы менә шушы куе урманы паркка әверелер... Шулар турында уйлаган саен Зөбәеров авырлыкларны онытып җибәрә төсле, үзенең эше белән горурлану кичерә. Бөтен нәрсәнең башы шушы разведчиклардан башлана бит. Чыннан да разведчиклар килгәнче исеме-аты ишетелмәгән авыл яки кыр, тау. елга гына була. Менә разведчиклар килеп беренче чатырларын корып җибәрәләр. Нәкъ Чияле тау битендәге кебек, Карабаш әрәмәлегендәге кебек, Ык буендагы кебек, чатырлар янына беренче учаклар ягыла, беренче жыр җырлана. өшеп-т\ңып беренче төн куныла. Шуннан үтелгән беренче метрлар, беренче скважина — барысы да беренче. Таш йортлар, клублар, мәктәпләр. . Карыйсың — биредә беренче яңа поселок, беренче шәһәр... Ләкин аңа тикле бик-бик ерак иде әле. 4 Бик иртә. яктырыр-яктырмаста ук. Зөбәеров Тин-Тинычлар чатырына килеп керде. — Торырга, җәмәгать! — дип кычкырды ул, йокысызлыктан карлыккан тавыш белән. Одеял астында төрле-төрле кыяфәтләргә кереп яткан бораулаучылар караватларын шыгырдатып селкенеп куйдылар, кемдер мыгырданып алды, ләкин җәйге тәмле йокыдан уянучы булмады. — Подъем! Подъем! — дип, Зөбәеров Тин-Тинычның аягыннан килеп тартты, аннан башын тезләре арасына ук куеп яткан Фәрхетдингә төртте: — Подъем! Фәрхетдин, йомран кебек, одеялы астыннан башын чыгарды: — Ташла әле шул сүзеңне, мачтыр, армиядә старшинадан да туеп беткән идем инде! Мышный-мышный Сапарбай торып утырды, күзләрен угалады да яңадан мендәренә ауды. — Нәрсә, Үскенбаев, йокы туймадымы? — Туймады, Фазыл әкә. Пружина кебек атылып, Валентин чәчрәп торды, ачу белән одеялын читкә атып бәрде: — Син. мастер, бу Фәрхетдин дигән бәндәне я моннан күчер, я бөтенләй эштән ку! — Нәрсә булды? — йокы бирми ул кешеләргә! Төн буе әллә нинди әкиятләр сөйләп ята. иртән теләсәң нәрсә эшлә! Фәрхетдин җавапка аптырамады: — Сине кем мәҗбүр иткән? Колагына мендәр капла, я чүбек тыгып куй’ — Менә буровоеңда йоклап йөрсәң, карарбыз әле! Әйдәгез зарядкага! Нинди генә көн булмасын — суыкмы ул. яңгырмы, Валентин үзенең гадәттәге физзарядкасын калдырмый Тельняшкасын салып чатыр * алдына чыгып баса да тырышын-тырышып гимнастика ясый. Аннан 5 суны башыннан биленә чаклы коеп, пошкыра-пошкыра юына, тәне 5 кызарганчы сөлге белән ышкый. ° Валентин бик кыстаса, кайсы көнне аңа ияреп Фәрхетдин дә физ- 3 зарядкага чыккан була. Күз буяу өчен генә бер-ике мәртәбә сикергә- £ ләп, чүгеп ала. тирә якка куллары, аяклары белән селтәнә дә өшеп- - калтыранып чатырга чабып керә, аннан соң күлмәгенчалбарын киеп, * фуражкасын башына салып, юынырга чыгып кнтә. Верховой Нәжип үзенең зарядкасын ашка утын әзерләү белән ак- 3 ласа, Сапарбай исә «иртәнге уен» белән бөтенләй исәпләшми. «Минем - зарядка буровойда,— ди ул — Көн буена шундый итеп гимнастика 2 ясыйсың—кайтканда кул-аякларны да күгәреп булмый». Юынганда х да Сапарбай песи кебек бит очларын гына юа да күзләрен дымлы = сөлге белән сөртә Тин-Тнныч вахтасы ашап-эчеп буровойга китеп барганда, чатырда- гылар барысы да уянып, кайсы юынырга, кайсы зарядка ясарга = чыкканнар иде инде. < Көндәгечә бөтенесен көлдереп, үзенең ике потлы герләре белән = Геннадий Еланский чатыр тирәли чабып йөри, шәрә башыннан түбәтәен салып, Мотгәрәй кояшта кызынып утыра, кочагы белән чыбык- чабык күтәреп Кадермәт аш пешерергә әзерләнә. «Чатырлар авылында» чын-чыннан разведчиклар тормышы башланган. — Хәерле юлга’ Аягыгыз жинел булсын! — дип кычкырды буровойга китүчеләр артыннан Кадермәт. — Кара аны. завхоз иптәш, кайтуга мунча өлгерсен! — Бу мастер Зөбәеровның боерыгы иде. — Мунча гына түгел, коймак та өлгерер! Мунча дигәне Кадермәт «проекты» белән фронттагыча жнргә казып эшләнгән подвал сыман нәрсә иде Аның стеналарын монда балта эшен белгән бердәнбер кеше «Мотгәрәй остадан» бураталар, сайгакларын һәм түшәмен йомры агачлардан Сергей белән Миргазиян жәя. ә мичен Кадермәт үзе чыгара иде. Балчык белән мунчаның түбәсен ябу, мунча ташы китерү эшләренә Еланский. Габбас кебек көчләрен кая куярга белми йөргән таза егетләрне кушалар иде. Гомумән, разведкада егетләр жнр мунча салырга да, бер-берсен себерке белән тукмый-тукмый чабарга да, җиренә житкереп мунча керергә дә яхшы ук өйрәнеп киттеләр Кадермәткә иярен, аларныи берсүзсез төзелешкә чыгып китүләре дә шул мунча яратуларыннан иде булса кирәк. Җир мунчаны Мотгәрәй генә төземәде. Б\ра бурап бирергә карыш- маса да. подвалга төшеп мунча керүне түбәнчелеккә санап, авылга китеп бара һәм шунда юынып кайта иде ул Хәер, аның көтүдән аерылып йөргән мал кебек аралашмый яшәве бер бүген генә түгел иде инде Муича өчен жнр казу, агач хәзерләү, бура бурау эшләре якында гына ишетелеп торган буровой гөрелтесе белән бергә барды Егетләр шаяртып сөйләнделәр берьюлы Язтургайда ике объект салына — коммуналь мунча һ.»м девон скважинасы Мунчачылар янына берничә мәртәбә Зөбәеров та килеп китте — Мунчаны капитальный итен салыгыз. ^зтургаЙда жнр каты Буровойда нервлар таушалса, мунча кереп тынычландырырбыз,— диде. Тешкә-кадәр егетләр бхровой тавышын тынлап, шау-гөр килеп эшләделәр. Бер колагы белән Кадермәт егетләрне тыңласа, икенчесе» белән скважина ягында булды Менә анда шахта казылды, зынлатып юнәлеш торбасы төшерделәр. Хәзер шурф борауларга җыеналар булса кирәк. Чү, нигә туктап калдылар әле? Ни өчен лебедка шауламый, нигә дизельләр тынды? Кадермәтнен борчылуы юкка гына булмаган икән, берничә минуттан мунча салучылар янына Сапарбай йөгереп килде. — 'Вышка ава, вышка! — дип кычкырды да яңадан буровойга чапты Чатырлар янында берәү дә калмады. Буровойда хәл мөшкел иде. Скважинага юнәлеш торбасын төшерел. шурф бораулауга керешү белән, буровой астында жир убыла башлаган, вышка аву куркынычы туган. Зөбәеров, каушап, буровой вагоныннан килеп чыкты. Бригада аны көтә иде Брезент киемле зур кара төркемне күрүгә күңеленнән сызып узды. «Кеше кушканны көтмә» Бүген шушы кешеләр алдында ул я мастер булып кала, я разведкадан качып китә. — Нишлибез, мастер? — Тин-Тинычнын шул сүзен генә көткән кебек, бораулаучылар кабынып китте. — Булмый икән безгә яшәүләр! •— Төкерергә буровоеңа! — Геологлар үзләре борауласын’ Зөбәеров бригаданы юатып торуның мәгьнәсезлеген анлады. мәсьәләне бик кискен хәл итәргә кирәк иде. — Нәрсә сарык көтүе кебек катып калдыгыз! — дип кычкырды, ул —Цемент кудырырга кирәк! Таш табарга, агач!! Вышка аусын дип көтәсезме? Кара төркем тарала башлады. Дөпелдәп моторлар кабынды. Кеше-, ләр урманнан агач төпләре, түмәркә. бүрәнә кисәкләре өстерәп чыктылар Зөбәеров белән Кадермәт күлмәкләренә кадәр салып ташлап, бораулаучылар китергән нәрсәләрне җир упкынына тондыра тордылар.. Ярты сәгать эчендә скважина бугазына өеме белән агач, йөге белән чыбык-чабык кереп бетте, буровой янында колонналар ныгытырга дигән- тау кадәр цемент бар иде — ул юкка чыкты. Ләкин хәвеф бетмәгән иде әле, контордан вәгъдә ителгән цементны әле һаман кигереп җиткермиләр иде. Нишләргә? Урман кисәргә тотынсаң, кирәклесен ике-өч сәгатьсез дә өлгертеп булмаячак. Аңарчы скважина убылып төшсә? Менә кайчан бүтәннәр кушканны көтмичә, үз белдеге белән эшләр сәгать сукты. Зөбәеровның акылы гаҗәп бер киеренкелек белән эшли иде. — Мунчаны сүтегез! Живо! — дип команда бирде ул. Кадермәт манма су булган Зөбәеровка карап алды: — Сип нәрсә, мастер, безне мунчадан мәхрүм итмәкче буласыңмы? — Мунча кайгысымыни әле монда?! —дип, Зөбәеров сүгенә язып калды.— Урман бетмәсә, мунча салыныр. — Мичен үк чыгарган идек бит инде.. — Ташларын, кирпечләрен дә китерегез! — Тфү, юлдан килеп юынырга да язмаган икән,—дип төкеренеп, авыз эченнән мыгырдана-.мыгырдана, мунчаны сүтә башлады Кадермәт. Кызганыч, ләкин берни эшләр хәл юк. Менә шулай инде аларнын бәхет яклары. Килеп утырмыйсын — бүровой ава башлый, борауларга тотынмыйсын —су бәреп чыга.’скважинан ишелә. Шунда Кадермәт Карабаш мәйданында катлам ишелеп. 1700 метр тирәнлектә кысылып калган инструментны искә төшерде. Ык буенда сиксән метр тирәнлектән фонтан урынына су бәреп чыккан скважинаны хәтеренә алды. Утыз градус салкында сифон астында калдылар. Бозлы су верховой сәндерәсенә кадәр күтәрелеп, кешеләрнең өсләренә явып торды. Бу адәм дигәнен чыдаса чыдый икән... Зөбәеровның да халатен яхшы а алый Кэдермэт Бу чуар халык белән эшләве жинел түгел. Инде бу мәйданга килгәч яхшы гына алдырырбыз дип көткәннәр иде — мә сика!.. Кичкә таба таш, цемент төяп контордан машиналар килеп китте. Ләкин мунчаны буровой йоткан иде инде. Өч машина агач, ике маши л на таш. әллә никадәр цемент китте, скважняанын бирән тамагы һаман Туймый иде әле Кешеләр арыды, күлмәкләре манма су булып, тәннәренә ябышты, х Ниһаять, кояш баеп килгәндә жир асты куышы томаланды, буровой - HHieae ныгыды, вышка аву куркынычы бетте. з Иркен сулыш алып җибәрделәр. < Тиа-Тинычлариы алыштырып Кадермәт борауларга керешмәкче = иде инде. * — Тукта әле, туган.— дип. Зөбәеров анык кулыннан тотты Бик _ житди буласы килә иде мастернын һәм шул ук вакытта ирен читендә = елмаю, күзендә мутлык сизелеп тора иде.— Сабыр нт әле син. Ка- - дермәт. У Нәрсә әйтер икән дип мастерга төбәлделәр. — Ни өчен без буровойда гел җәфа чигәбез? Ни өчен дөнья безгә * һәрвакыт тискәре ягы белән тезә карап тора? — Фәрештәләрнең йокысы туймаган сәгатьтә туганбыз,— дип. " Фәрхетдин көлдерергә чамалады. — Эх. син, тел бистәсе! йолабыз юк безнен. догабыз' Менә нәрсә < өчен нужа чигәбез без! Бар әле, Сапарбаи белән минем чатырдан әр- = җәләрне алып кил әле! ( — Нишләмәкче буласын? — Диде Кадермәт. Ул арада бер әрҗә йомырка, бер әрҗә вино һәм бер янчык вак акча кутәреп Сапарбай белән Фәрхетдин килеп җиттеләр. — Майна! Төшер инструментыңны! — дип команда бирде ЗөбәерОв. Биш алты метр бораулагач, мастер инструментны янә күтәрергә кушты, аннары бер уч акча, икс йомырка алып скважина янына килде. — Бу йоланы Ибраһим-Задә эшли иде. Порт нык булсын дип борынгылар кирпечне йомырка белән ябыштырып салганнар. Хәерле юлга! — Зөбәеров нәрсәдер укыгандай итенеп йомырка белән акчаларны чалтыратып скважинага төшереп җибәрде Мастердан соң бораулаучылар та берәм-берәм килеп скважинага зкчя салырга, йомырка ыргытырга керештеләр һәркем үз белгәнен әйтте «Ватылмаска», «авариядә утырмаска», «интекмәскә». Фәрхетдин монда да фәрхстдинлегеи итте, йомыркаларны, акчаларны скважинага салгач, кулларын өскә күтәреп такмаклап китте — Әфсен, төфсен. җитмеш жиде кат жир астына төшсен, тәмугны тишсен, оҗмахка барып җитсен, шунда ватылсын, нефть бх шл атылсын! Поланыи азагында аягүрә генә берәр стакан вино эчтеләр Анысы бораулаучыларга аеруча хуш килде. Моннан да авыры юк иде Мотгәрәй өчен — күкеле буш. эч поша, кх.т. ә тота ' 1 • • ■ ■ • да, тагын ШУНЫЧ кадәр вакыт кала Ашарга пешереп, кер юып янә берничә сәгатьне этептөртеп үткәреп җибәр.» Мотгәрәй — алан да тнк торуларның санына чыгарлык түгел. Урманга кереп тиктомалга сәгатьләр буена агачлар арасында буталып йөри, туйганчы җиләк лшый. Тин-Тйнычка гөмбә жыя —ләкин әле һаман вахтага барыр хачыг җитми. Шуннан сон кайтып, чатырлар күләгәсенә барып утыра, тирә- яктагы кырларны күзәтеп тәмәке пыскытырга керешә. «Бу буровой дигәннәре тоташ эшсезлек икән,— дип уйлый ул.— Мондый челләдә колхозчылар басудан кайтып керми бит»... Урак өсте килеп житә башласа. Мотгәрәй нен шулай өянәге кузгала инде — ул ашамас, эчмәс, сөйләшмәс була. Ә инде кырда комбайннар тавышы да ишетелсә, тәмам йокысы кача, төннәрен кандала талаган кеше кебек борсаланып ята башлый. Әй сагындыра шул комбайн тырылдаулары «Барып штурвал артына бер генә утырсаң иде дә күз күреме житмәс иген кырына чумсаң иде»,— дип уйлана ул. Булыр микән тагын шундый көннәр? Язтургай мәйданына килеп урнашкан көннән бирле Мотгәрәй вахтадан соң әнә шулай үзен кая куярга белми йөри башлады. Кыш булса бер хәл иде, ул үзенә эш табар, кергән фатирында ишек алларын себереп, карын көрәп, я абзарларын тазартып булса да вакытын уздырыр иде. Ә монда бар белгәнең чатырда йокы симертү, я юкны бушка аударып йөрү. Шул да булдымы тормыш?! Былтыр җәй дә Мотгәрәй. беркемгә дә әйтмичә, разведканы ташлап авылга кайтып китәргә дә жыенган иде. тик колхоз председателе Сәлимгәрәйгә үч итеп кенә калды. Эшли алмаган, куганнар дияр Аннан буровойда кеше җитмәү дә тотып калды бугай. Качса, Зөбәеров- тан бигрәк, үзенең вахта башлыгы Сергей Саакяннан шүрләде. Гаҗәп кызу канлы әрмән. Эзләп артыңнан килер, «дезертир» дип авылдашларың алдында якаңнан сөйрәп алып китәр, оятка калдырыр. Быел яздан бирле эленке-салынкы гына эшләп йөрүе дә Мотгәрәй- нең китәргә ниятләвеннән иде. «Ялкаурак эшләсә, бәлки бригададан куарлар, разведкадан мәңгегә котылырмын»,—дип уйлаган иде ул. ләкин нцчек кенә сүлпән эшләмәсен, үч иткәндәй, Мотгәрәйгә авыр сүз әйтүче булмады. Түзделәр... Әле һаман түзәләр... Ә кырда инде быел да комбайн җырлый башлады. Быел икмәк ничек икән? Яхшы чыга микән? Мотгәрәй бер көнне иртүк торды да кунакка барырга жыенган шикелле яхшылап кырынды һәм Сагындык аръягына, комбайн тавышы ишетелгән якка китте. Басуда бер генә комбайн эшли иде. Мотгәрәйгә бик тә таныш үзйөрешле «СК4» зур әйләнеш ясап ары башка киткән, арыш арасында аның кабина башындагы ак түбәтәе — зонтигы гына күренеп тора иде. Урып киткән җирне. төшерелгән саламнарны, камыл башларын караганнан сои, комбайнчысы тәҗрибәсез икән, дигән нәтиҗәгә килде Мотгәрәй Ә бит Мотгәрәйне. «Чәч алучы парикмахер белән бер»,—ди торганнар иде авылдашлары. Ул урып киткән җирдә камыл кыска, тигез булыр, төшерелгән салам да муенса кебек тезелеп калыр иде. Сыйфат тикшереп йөрүчеләр, ничаклы гына эзләнсәләр дә. җирдә бер генә кистерелгән башакны да таба алмыйлар иде. Мотгәрәй исеме ничә еллар колхозның Мактау тактасыннан төшмәде. Ә монда? Монда Мотгәрәйнең исемен телгә алучы да юк. Хәтта начар бораулаучылар рәтенә дә кертмиләр. Яши шунда эт типкесендә... Бил тиңентен салам күбәсенә чумып утырды да комбайнны көтеп алды Мотгәрәй. Комбайнчы чыннан да яшь. әле мыек та чыкмаган егет иде. Күрәсең, быел гына укып кайткандыр. Мотгәрәй турына килеп җитү белән, комбайнын туктатып, егет җиргә сикерде — Папиросың юкмы, абый?—диде ул, чая кыланырга тырышып. — Әллә тарта да беләсең? — Беләм! Ә син комбайн йөртә беләсеңме соң? — Егет үзенең һөнәре белән Мотгәрәйяең авызын томаламакчы иде, ахры Ләкин шундый ук тон белән «беләм» дигән җаваптан соң уңайсызланып калды. Мотгәрәй папиросы белән шырпы тартмасын салам өстенә куйды ч — Алайса менә нәрсә, син тарта тор, ә мин берәрме әйләнеп килим. Машинаны туктатып тору килешмәс... — Пожалсты! Комбайнның сиртмәле йомшак утыргычына утырып, штурвалга тотыну белән әйтеп бетергесез иркенлек биләп алды Мотгәрәйне. Тизлекне тоташтырып, педальгә басуга, аякларны чымырдатып, тәненә бер л төрле рәхәтлек йөгерде — комбайн, чайкалачайкала, әкрен генә уры- g ныннан кузгалды, хедер канатларын җилпеп, алдына арышларны баш ° идерә башлады. Мотгәрәйнең мондый ләззәтне татымавына да инде, з уйлап карасац, өч ел тулып узды бит. Гомер дигәнен үтә дә үтә. 5 Авылыннан чыгып киткән көнне искә алмаска, онытырга тырышып “ карады Мотгәрәй — булдыра алмады. Күк айгыр булып килә идеанын ♦ күңеленә бу көн. Берничек тә түгел, яхшы тарантаска җигелгән, дуга- - ларына кынгырау тагылган, кызыл уралган күк юрга булып. = Мотгәрәйнең күрше авылда яратып йөргән кызы — Халидәсе бар х иде. Җизнәләренә кунакка баргач танышты ул Жор иде, телдәр нде, “ уңган иде кыз. Бер карауда теләсә кемне гашыйк итә, онытылмаслык. Z ташламаслык итә торган сихерләрне дә белә нде булса кирәк. Мона л кадәр бер кыз белән дә йөрмәгән, бер кызның кулын тотмаган Мотгә- _ рәй Халидәне күрде дә капланды Төрле йомышлар табып болар авы- = лына Халидәсе килгән булып, апасын, җнзнәсен күрергә Мотгәрәе я барган булып, бер ел буена егет белән кыз очрашып йөрделәр. Халидә- * ләрнсң авылында аларның дуслыгына гаҗәпләнмәгән кеше калмады 3 «Идел камышы кебек кыз, авылда нинди асыл егетләр була торып, нәрсәсен охшаткандыр ул бүкәннең?» «Билгеле, егетнең җнзнәсе председатель булгангадыр»,— дип нәтиҗә ясадылар аннан. Чыннан да, авылда Халидә артыннан чабучылар күп иде. ул урамга яки клубка чыкса, Халидәгә сырышкан егетләрне куып бетерешле түгел иде — ләкин кыз, нн гажәп, аларның берсенә дә карамады Инде Халидәләр өенә яучылар килеп йөри башлагач, Мотгәрәй түзмәде, бер көнне кызга тәкъдим ясады Килештеләр. Кояш баегач, күк айгыр җигеп килеп алырга булды Мотгәрәй Халидәне. Күк айгыр дигәне колхозда бердәнбер нәсел айгыры булып, ул идарә ишек алдындагы абзарда күз өстендә каш кебек сакланып кына асрала нде. Ара-тирә аны председатель Сәлимгәрәй районга барганда жпккәлп дә колхозга килгән иң кадерле кунакларны озатып кую өчен генә файдалана Председательдән башка айгырга тотынырга беркемнең бернинди хакы юк нде Ни өчен башка бер атны түгел, ни өчен нәкъ менә шул айгырны — председатель ялына ябышып яткан айгырны сорарга кирәк булгандыр, Мотгәрәй хәзер дә аптырый һәм үкенә Бирмәде үзенең «күз өстендәге кашын» Сәлимгәрәй. «Сине бик хөрмәт итәм, Мотгәрәй энем, син безнең нн алдынгы комбайнчыбыз да, ләкин бирә алмыйм айгырны,—диде ул башка сорарга урын калдырмаслык игеп—Айгыр хәзер генә ерак юлдан — районнан кайтты, бирә алмыйм». «Сәлимгәрәй абый, кыз алып кайту бит ул кешенең гомерендә бер генә килә, кызганма инде?» «Булдыра алмыйм, энем. Айгыр минеке түгел, хөкүмәтнеке» «Унбнш-егерме чакрым әйләнеп кайтканнан нәрсә була ннде, Сәлимгәрәй абый?»- «Хатынымны сорасак бирәм, ләкин айгырны бирмим, булмый!» Председательнең йөзенә төкерергә дә башка ат җигеп чабарга гына булган Халидә янына. Тик ачу алданрак бит — Мотгәрәй шул төнне гарьлегеннән авылны ташлап чыгып китте. IUx.1 төнне Халидә, сандыгы өстенә утырып елый-елый. Мотгәрәйне көткән, ул килмәгәч, әнисе аркылы әйттереп үзенә яучылап йөргән егетне чакырттырып китергән һәм хурлыгыннан ана кияүгә чыккан. Күпме жан газабы кичерде Мотгәрәй күк айгыр аркасында, туган жиреннән китте, сөекле Халидәсеннән колак какты, яраткан комбайныннан аерылды.. Җирне әйләнеп килгәндә комбайнчы егет салам ястенә ятып йоклап киткән иле. «Ярый, арыгандыр, уятмыйм, тагын берне у ратып килим»,— дип уйлады Мотгәрәй. егет яныннан комбайнны әкренәйтеп, газны киметә төшеп кенә үтеп китте. Икенче килгәндә дә яшь комбайнчы урыныннан тормаган иде. «Гамьсез егет икән, моннан комбайнчы чыкмый».— дип фикер йөртте Мотгәрәй һәм ачу белән моторны юри гүләтеп узды. «Әйдә, тормаса тормас»... Ары башка жнткәндә үзенә каршы арыш арасыннан, яулык бол- гый-болгын. ашыгып килүче хатын-кызны күргәч, комбайнын туктатырга мәжбүр булды. Килүченең бер кулында чиләк, икенче кулннм кызыл ашъяулыклы зур гына гөенчек ид« Шул инде, пешекче, нәкъ Мотгәрәйләр колхозындагы кебек, комбайнчыга аш китерә. — Камил, имансыз, нигә һаман ашарга килмисен? Әллә сина хезмәтче бармы монда! — дип. комбайнда кем утырганга да игътибар итмичә, тиргәнә иде пешекче хатын. Камил дигән сүзне дә «Кямил» дип, кызык кына авызын бөреп кычкыра иде. Арышларны ярып комбайн турына килеп тә житте, Мотгәрәйне күреп катып та калды — Пәрәмәч. Камил дип торам! — Ул. аптырап алъяпкычы белән авызын каплады.— Әллә үзен жен алыштырдымы сон? — Әллә мин женгә охшаган? — дип көлде Мотгәрәй Шунда ук тузан утырган маңгаен түбәтәе белән сөртеп алды Гаҗәпләнүнең чиге юк иде бу хатында. Комбайнның бер артына, бер алдына төште, каерылып-каерылып тирә-ягына карады — Әстагьфирулла! Кая килеп чыктым сон мин. саташкан2 — дип. кире китә башлады Мондый тамашаны күптәннән кергәне юк иде. күптән болан рәхәтләнеп көлгәне юк иде Мотгәрәйнен. — Ашыкма, ашыкма! Утыр яныма, илтәм Камилен янына — Канда сон ул? Чынлап әйтәсеңме? — Бер минуттан кавышырсыз. Пешекче хатын шикләнә-шикләнә генә кабина янына килде, башта төенен, аннан чиләген сузды Ничек менәргә белми аптырап тора торган хатынга Мотгәрәй кулын бирде. — Тизрәк, тизрәк!.. Итәген жыештыргалап азапланганда. Мотгәрәйнен көчле куллары бер секунд эчендә пешекче хатынны кабинага менгереп бастырды Ләкин шул арада да ААотгәрәй аның йпмры тез башларын күрергә, жылы йомшак кулларын тоярга өлгереп калды Комбайн белән урдырып барганда да ул үзе янына сыенып барган бу сөйкемле хатынга, анын кабина рамыча чытырдап ябышкан симез кулларына, юан беләгенә күз төшереп алгалады. — Камил дигәнен иренме әллә? — дигән булды — И-и. Камил бала гына бит әле ул! — дип көлде хатын Бераздан көрсенеп алды.— Минем ирем инде күптән Мәһди артында — Нәрсә сон ул «Мәһди арты»? — Кайтмаска китә торган урын. Тик ходаем күрсәтмәсен инде ул көннәрне... «Мәһди артының» болар авылында зират икәнен төшенгәч. Мотгәрәй хатынга тагын карап к\йды Шундый яшь. чибәр хатын ирсез калган... — Нишләп үлде сон’ — Урман кисәргә барган иде Агач баскан .. Хатын мояаеп каршыдагы урманга карап тора башлады — Күптәнме? — диде тагын да кызыксына төшеп Мотгэрәй Ишетергә теләп ул хәтта комбайнны да әкренәйтте. Инде анын күзләре бу хатынмын юан беләкләрендә дә. таза кулларында да түгел, урман ягында иде. Әйе. урман күңел ачу урыны гына түгел шул — Баласы да калдымы’ — Үзе үлгәндә юк иде. Күрә алмады Хәзер кызыма ике яшь тулып килә инде . Шунын белән сүз өзелде, алар егет яткан жиргә килеп життеләр. Камил дигәннәре әле урыныннан селкенеп тә карамаган иде — Нишләп ятасын, имансыз! — дпп. егеткә төрткәли башлады пешекче хатын.— Сине көтә-көтә аш суынып бетте бит инде! Сәгатенә карап алды да Мотгэрәй китәргә ашыкты. «Комбайнмын .моторы әйбәт,— лиле ул. күзләрен \ып торган егет янына килеп.— Тнк мотовилонны карыйсын, чылбырларынмы майлыйсың бар. аннан хеде- рынны аскарак төшереп көйләргә онытма! Юкса, арыш башларын кистерә-» Мотгэрәй китә башлагач, егет тә сикереп торды, жиргә ашъяулык белән табын әзерләп маташкан пешекче хатын да анын артыннан ташланды — Кара инде, кая китәсез әзер табынны ташлап' — Ашыгам, вахтага чыгасым бар — Юкны сөйләмәгез! — дип килеп ябышты пешекче Мотгәрәйнен жинеиә.— Бездә ашны ташлап китмиләр' Ул нпяди эш? — - Юк. рәхмәт. Чынлап ашыгам. — Тукта әле, кем сон син. кая ашыгасын’ — Иртәгә тагын килермен. Хушыгыз' Йокыдан айныр-айнымас егеткә дә. кулына чүмеч, савыт тоткан пешекче .хатынга да кырык төрле сорау калдырып. Мотгэрәй урмад юлыннан буровойга кайтып китте.

Дәвамы бар